Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Ә ятим Сәетнең ураза тотканын белгән укытучылар, малайның көчләп авызын ачтырып, су салдылар. Әнисе беркайчан ул эшне эшләмәде. Елап бер читтә басып торган ятим малайның янына килеп, бер сүз дә әйтмичә, башыннан сыйпап узды.
(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)
* * *
– Бабай, бабай! Бу елганы нигә, Шәкүр карак елгасы, дип атаганнар? Ул карак булганмы?
– Ат карагы булган ул, кызым. Ул атларның телен белгән, имеш, дип сөйлиләр иде, дөрес булса. Шәкүр исемле бу адәм, атлар янына килә дә, алар белән серләшеп, җиде кат йозак астында булсалар да, урлап алып чыгып китә икән. Хуҗалары, күпме генә сакламасыннар, атларын алып чыгып китүләрен сизмичә дә калалар, ди. Тик бу ат карагы ярлыларның атларын
урламаган, ә байларныкын гына алып китә торган булган.
– Әй бабай, барыбер кеше әйберенә тияргә ярамый инде ул, бай булса да, ярлы булса да.
– Шулай, олан, беркайчан да кеше әйберенә тияргә ярамый. Маңгай тиреңне түгеп тапкан мал гына кадерле. Хәләл көчең белән тапкан мал гына бәрәкәтле. Намусыңа хыянәт итмичә яшәүгә ни җитә? Кеше алдында да йөзең ак. Ә мәңгелектә андый урлашкан, кеше хакына кергән адәмнәргә җәза бик каты, ди. Әгәр ятимнәр хакын ашасаң, кеше ите ашаган күк буласың икән.
Менә шулай, олан, тыелганнарыннан тыелып, намус белән яшәү ару.
Җәйнең челлә иртәсендә онык белән бабай Шәкүр карак елгасына печән чабарга баралар. Бабай, иртәнге чык кипкәнче печән һәйбәт чабыла дип, иртән иртүк оныгын уятып, печән тетәргә алып килгән. Таң йокысы татлы булса да, бабасы әйткәч уяна онык. Печән чабып, тетеп арыгач, елга буенда үскән гөләп куаклары төбенә утырып, хәл җыеп алалар.
Кыз, җәйге кояшта янып каралган йөзен, күзләрен күккә төбәп тынып кала. Күктә ара-тирә генә йөзеп барган болытларга сокланып, чикерткәләр чурлавын, гөләп куагына кунып сайраган сандугач тавышына кушылып башка кошларның җырлаганын тыңлый кыз.
Бабасы, үзе белән алып килгән ару тастымалын ямь-яшел печән өстенә җәя дә намаз укый:
– Илаһым, ният кылдым өйлә намазын укымакка, йөземне юнәлдердем кыйбла тарафына...
Бабасының моңлы, калын, куе тавышы, кошлар моңына кушылып,
йөрәкләрне тетрәндерә, җаннарны айкап, әллә кайларга, ерак-еракларга алып китә. Бу аһәң кызның уйларын еракка, зәңгәр күкләргә, юк, анда гына түгел, үзе дә белмәгән, ләкин күңеле, җаны-тәне белән тойган якларга чакыра.
Әби-бабаларына ураза аенда кунакка барганда да, алар сәхәр ашарга торгач, җиз ләгәнгә куелган җиз комганнан су коенып аруланганнарын күзәтә. Әбисенең акрын гына өч аяклы чаяк астына ут элендереп, манный боткасы пешергәнен, сары майда гына чыжылдатып күкәй куырып алганын күзләрен тутырып карап тора.
Бабасы:
– Кызымдыр ла, сәхәр ашарга торып утырган бит ул, таң йокыларын калдырган лабаса! – дип, тәлинкәгә ботка сала да, уртасын чокырлап, бер бал кашыгы сары май куя. Гәрәбәдәй сары майның ботка өстендә эреп агуы ошый кызга. Өйгә шундый да хуш ис тарала инде, аннан соң ботка кырыена бераз куырылган йомырка куйгач, кыз бал кашыгы белән ботка ашый.
Әбисе яратып кына битәрләп ала:
– Соң, балам, нәрсәгә дип таңнан торып утырасыңдыр?! Рәхәтләнеп йокласаң, ни була?!
– Сүз әйтмә балага, колагына Коръән аятьләре, иман керсен! Нәрсә дип оланга кагыласың? Көн саен шулай безнең белән сәхәр ашарга тор, кызым. Аллаһы Тәгалә сиңа да ураза тоткан әҗерен бирер.
Кыз боткасын ашап бетереп, урынына барып ята да бабасы белән әбисенең аллы-артлы басып, намаз укыганнарын тыңлый:
– Әшхәде әллә илаһы иллаллаһ, әшхәде әннә илаһы иллаллаһ...
Өйгә әллә нинди серле тынычлык иңә. Әбисе белән бабасы гына түгел, тагын кемдер, күзгә күренми торган илаһи бер зат хәвеф-хәтәрдән, караңгы төннәрдә, бабасы зур кулы белән каплап, керосин исе таратып янган җиделе лампаны өреп сүндергәннән соң, сәке асларыннан, туктаусыз чикерткә чурлап утырган мич артында качып яткан куркыныч нәрсәләрдән дә саклый
кызны. Кемдер бар, кызны кемдер яклаячак, кемдер гомере буена аны озата барачак! Бабасы әйтмешли, иманлы кеше Аллаһының яраткан бәндәсе сабыр итә белсә, кеше рәнҗетмәсә, зур гөнаһлар кылмаса, аңа беркайчан да кара көннәр килмәс, чөнки ул Ходай Тәгаләнең яклавында булачак. Тик ни өчен мәктәптә динне агу, диләр? Әби-бабасы намазларын да кача-поса гына укыйлар, ураза тоталар? Картлар һәр җомга саен, дини бәйрәмнәр саен барыбер җыелып, намаз укыйлар. Әнә бабасы:
– Кызым, мәктәпкә баргач, әби белән бабай ураза тоталар, намаз укыйлар дип әйтә күрмә! – дип кисәтеп куйды.
Әтисе мәктәптә:
– Дин – агу, – дип өйрәтә дә бабаларына килгәч: – Әйдә, бабай, бер дога, – дип, кулын күтәреп, дога кыла.
Әнисе Корбан, Ураза гаетләрендә, өйгә таба исе чыгарырга кирәк дип, алтын сыман коймакларын каз мае белән майлап, тау хәтле итеп өеп куя. Дини бәйрәмнәрдә коймак пешергәндә, мич каршында җил-җил килеп эшләп йөргән әнисенең бит урталары алланып, йөзенә бер илаһи нур куна. Аның бертуктамыйча «Бисмиллаһ» дип әйтеп, Аллаһыга, үзенә шуның кадәр бәхет, бәрәкәтле тормыш, итәк тутырып балалар, бәрәңге уып кушкан
булса да, авыз тутырып ипи биргәненә рәхмәт укый әнисе. Ә иртән мәктәпкә барып, класс бүлмәсенә кергәч, әнисе икенче төрлегә әйләнә дә куя.
– Балалар, безнең дини бәйрәмнәрдә коймак пешерүебез турында кешегә әйтә күрмәгез, – дип, үз балаларын кисәтә.
Ә ятим Сәетнең ураза тотканын белгән укытучылар, малайның көчләп авызын ачтырып, су салдылар. Әнисе беркайчан ул эшне эшләмәде. Елап бер читтә басып торган ятим малайның янына килеп, бер сүз дә әйтмичә, башыннан сыйпап узды.
Менә шуларга гаҗәпләнә кыз. Бабалары ураза тотканнан, намаз
укыганнан кемгә зыян?
Инде менә бабасы өйлә намазын укып бетерде дә, гөләп агачы төбенә тастымал җәеп, өйдән алып килгән тәгамнәрне тезде.
– Бабай, ник әти белән әни мәктәптә безгә дин агу дип өйрәтәләр, ә өйдә гел «бисмиллаһ» әйтеп, «Аллаһка шөкер» дип сөйләшәләр ул? Ялганларга ярамый түгелме соң?!
– Аларның башка чаралары юк, олан. Моны син аңлап бетерә алмыйсың, акылың яшь әле, үскәч аңларсың.
– Әй сәнә, әни дә шулай ди, син дә! Кайчан үсәм әле мин, минем бүген беләсем килә. Барыгыз да «үскәч», «үскәч», дисез. Ник Сәетнең ураза тоткан өчен авызына көчләп су салалар, аннан кемгә зыян? Ни өчен аны елаталар, ул болай да ятим. Әтисе дә, әнисе дә юк, шундый жәллим Сәетне.
– Кызым, мин сиңа ниләр генә әйтим соң? Шундый дөнья бу, гаҗәеп аңлаешсыз. Артык сүз сөйләшергә ярамый, олан! Алла сакласын, берәрсе кәнсәгә барып әләкләсә, өтермәнгә ябып куярлар. Сак була күрегез.
Бабасы Шәкүр карак елгасының текә ярында күз күреме җирдә рәт-рәт печән чабып куйган. Кыз тетеп бетерә алмаган җирләрен бабасы белән икәү тетеп баралар. Аяк асларында кып-кызыл җир җиләкләре сытылып кала.
– Их! – ди бабасы. – Кыш көне боларны күзгә кырып салырга да таба алмыйсың инде. Кара син боларны, бармак башы хәтлеләре бар бит. Хәзер печән өстендә җыеп, как коеп, киптереп куярга кирәк тә бит. Кышка эчегезгә азрак витамин керер иде, вакыт юк шул. Тәүлегенә егерме сигез сәгать булса да, крәстиянгә җитмәс.
Таякка эшләп йөрибез бит, таякка! Бер тиен акча алмый калхузчы. Көне- төне шул Сәвиткә бил бөгәбез дә, кайткач, өйдәге мал-туары көтеп тора. Ник ул Сәвит дигәннәре үзенең колхозчысын әзрәк якламый икән? Бала-чага басудан җыеп кайткан чүп үләнен дә фермага илтеп бушаттыралар, рәхмәт яугырлары! Балалар кача-поса нәни куллары белән колхоз басуының чүбен утыйлар, ә бригадирлар аларның уфалла тәгәрмәчләрен салдырып алып
калалар. Ул сабыйлар Америкадан килмәгән ләбаса?! Шул ук коммунизм төзүче Совет иленең уллары-кызлары.
Белмим, бабасы бу сүзләрне оныгына әйтә, белмим үз-үзе белән
сөйләшә? Кыз аңламый, бабасына артык сорау бирергә дә курка. Чөнки бабасы күп сөйләшкәнне яратмый.
– Әйдә, кызым, – ди Габделхәй, – арыгансыңдыр, кайтыйк. Минем дә бүген кәефем юк...
Чалгы белән тырмасын икесен бергә бәйләп, калган ризыкны тастымалга төйнәп, тырма башына элә дә иңенә салып тузанлы юл буйлап атлыйлар онык белән бабай. Калган ипи – өйдә калган оныкларга куян күчтәнәче. Кыз, ниһаять, өйгә кайтуларына сөенеп, сикерә-атлый бабасына иярә. Бабасы әллә ниткән моңлы җыр көйли:
Карада гынай урман, караңгы төн,
Яхшы атлар кирәк ләй узарга...
– Әйе, ат булса шәп булыр иде, – ди тәмам хәлдән тайган кыз. Әле басу капкасын атлап керергә дә шактый ара бар. Инде аякларның тәмам җегәре беткән. Бабасы бер атлаганны өч тапкыр атлый ул. Кояш кыздыра, үлеп эчәсе килә. Өйгә кайткач, бер чиләк су эчәрмен дип тәгаенләп куя.
Бабасы үзенең зур куллары белән оныгын җитәкләп ала:
– Иртүк әтәчләр белән бергә уяндың, йокың да туймагандыр. Арыдыңмы, олан? – ди. – Кайткач ял итәрсең, яме. Арып кайткач, йокы шундый да тәмле була ул.
– Юу-ук, – дип суза кыз, – бер тамчы да арымадым, бабай. Тик тузан гына аякны пешерә. Ә болай бер дә арымадым. Иртәгә дә печән тетәргә мине алып барырсың, яме.
– Ярар, иртәгә Җәүдәт абыең машина белән менгерәм, диде.
– Чынлапмы? Бабай, сәгать ничәдә?
– Чык кипкәч, кызым. Печән тетәргә иртәнге чык кипкәч барырга кирәк. Иртәрәк кузгалырбыз, берәр җамаяк җиләк тә җыеп алырбыз. Син дә савыт алып мен, эне-сеңелләреңә җиләк җыярсың.
– Ярар, бабай, түлке мине калдыра күрмә, җәме!
Басу капкасы янына килеп җиткәндә, чәрелдәп, чат-чат итеп ике хатын кычкырышкан тавышка сискәнеп китте кыз. Бик матур уйлар уйлап бара иде югыйсә. Чит-читләренә яшел чирәм үскән тузанлы юлдан барып, сайрар кошлар моңына коенып, җанына мөлдер-мөлдер итеп тулган хыялларыннан айнып китте.
– Ник синең тавыкларың, ямь-яшел чирәмне пычратып, безнең капка төбендә тырманалар ул, ә? Үзеңнең капка төбең җукмыни? Эт җан син! Кеше санлый торган күршеләргә тап булмадым, билләһи газыйм! Башың беткере, бәдбәхет! – дип чәрелди юан хатын.
– Мин аларның аякларыннан бәйләп куйыйммыни соң? Алар бит
кәҗә түгел. Сезнең кәҗәгез дә беркөнне безнең бәрәңге бакчасын аерылы тояклары белән ботарлап чыкканые. Мин сиңа анда да бер сүз әйтмәдем. Үзең кем соң син, Шәрәфи килене дигәч тә... Бик масайма! Хәзер ирләребез кайтты. Мотыйгуллага әйтеп иманыңны укыттырам, бел аны! Ирләребез сугышта вакытта яклаучыбыз булмагач, каенатаң җелеккә төште, инде
хәзер син.
– Мотыйкка әйтәм, имеш. Синең аксак иреңнән куркырдай күлмәгем күптән тузган.
– Минем ирем аягын яу кырында, сугышта калдырып кайтты. Синең каенатаң кебек тыл күсесе булып качып ятмады, – ди күзләренә яшь тыгылган Мәфтуха.
Шәрәфи килене китте тезеп, китте тезеп...
Габделхәй:
– Тфү! – дип төкереп куйды. – Оятсызлар. Бу Шәрәфинең килене дә үзенә охшап килгән тагын. Бөтен дөньяга рисвай булып нишлиләр бит?! Җир йотар әле үзләрен. Ничек бу дәҗҗал хатыннар белән ирләре тора икән, рәхмәт яугырлары? – дип узып китте дә кисәк кенә оныгын туктатты.
– Кызым, әйләнеп кара әле бу тамашага, шаккаткыч хәл бит бу! Кеше ышанмаслык хәл. Ошыймы сиңа бу тиатыр? Менә күр, күрше белән күрше талаша. Теге дөньяга баргач, күршең белән ничек яшәдең? – дип сорарлар икән. Күрше туганыңнан да якын булырга тиеш. Ә боларны күр! Синең тавыгың минем капка төбендә тырмана, имеш. Тырманса соң, шуңа күрә дә тавык инде ул. Колагыңа киртләп куй, олан. Кеше сиңа кычкыра дип син дә
җикеренмә. Югыйсә син дә шул кеше дәрәҗәсенә төшәчәксең, нәкъ менә шушы хатыннар дәрәҗәсенә. Ишетсен колагың, минем бу киңәшләремне онытасы булма! Намусыңны бер югалтсаң, син аны күпме эзләсәң дә, таба алмассың, кызым. Намус ул аклы күлмәк түгел, пычранса юармын да агарыр, димә. Сүзне, сөйләгәнче, башта уйларга кирәк. Шуның өчен дә Аллаһ телне ике катлы капка артына бикләп куйган, ләкин әле алай да тыеп бетерә алмаган. Сак булырга кирәк, олан, сак булырга. Тән ярасы онытыла,
тел ярасы онытылмый. Яман сүз кеше үтерә. Дәрәҗәңне төшерергә ярамый.
– Ярар, – ди онык, «дәрәҗә» сүзенең ни икәнен аңлап бетерә алмаса да, бабасының, акыллы ил картының гел дөрес сүз генә сөйләвенә ышанып,– кычкырмам, бабай.
– Безнең барыбызны да Аллаһы Тәгалә бер итеп яраткан. Җир йөзендәге барлык адәм балалары, ак тәнлеме ул, сары тәнлеме, кара тәнлеме, аларның барысында да бертөсле кан ага – кызыл кан!
Әле кара, сары тәнле кешеләрне күреп карамаган онык:
– Әнә теге кәнсә почмагына элеп куйган байрак төслеме? – дип сорый.
– Юк, кызым, кызыллыкка кызыл, тик кәнсә почмагына элеп куйган
кызыл байрак кебек түгел. Үскәч аңларсың әле, олан, ул байракның төсе икенче төрле кызыл. Мин сиңа әлегә әйтми торам, яме. Вакыты килер, әле бу кызыллык турында сез кычкырып, мәйданнарга басып сөйләрсез. Шулай гына була күрсен, олан. Мин аның шулай буласына ышанам.
Онык кызыл байрак төсе белән кызыл кан төсенең аермасын аңлар дәрәҗәдә түгел. Ләкин белә, кайчан да булса, ни дә булса үзгәрәчәк. Бәлки, кызның әти-әнисе өйдә бер төрле, мәктәптә икенче төрле сөйләшми башларлар. Бәлки, әби-бабасы җомга намазларын таш келәттә яисә зират артында Кыйгасар елгасы ярындагы гөләп куаклары арасына качып укымас. Бәлки, улын сөннәткә утырткан әтисе Шамилне, кәнсәләргә чакыртып,
партбилетыңны алабыз дип сүкмәсләр. Ярый әле әтисе ялганлап котылды:
– Иптәшләр, мин белми дә калдым. Әби белән бабай мин Теләчедә вакытта авылга сөннәтче бабай килгәч, минем газиз улымны хараплар гына иткәннәр. Мин кайтканда, озын күлмәк киеп, урын өстендә ята иде балакаем. Нәрсә ул сөннәтче бабайга: «Улым, мин сиңа хәзер озын ыштан тегәргә үлчәмеңне генә алам», – дигән дә, чык кына итеп улымны харап итеп, кискән урынына утын череге сибеп, сәдакасын алып кайтып киткән.
Бу хәлләрне әнисенең җиделе лампа яктысында дәфтәр тикшереп
утырганда, балалары йоклыймы-юкмы дип, кече якка кереп тикшереп караганнан соң, партком секретаре булып эшләүче әтисе белән сөйләшүеннән ишетте кыз, ул бу вакытта йоклаганга салышып кына ята иде.
Әйе, Шамил Муратов төшеп калганнардан түгел! Үзе үк оештырган бу хәлдән менә шулай котылган.
– Улымның мәктәпкә барасы елы, исән генә була күрсен! – дип, әле
күзеннән яшь тә чыгарган дип сөйлиләр. – Ә бабай белән әбине эт итеп сүгеп кайттым, әгәр улыма бер-бер хәл булса яки мине партиядән чыгара калсалар, кызыгызны аерам да җибәрәм, – дип тә өстәгән.
Менә шулай шома гына котылган әтисе ул вакытта. Әби-бабасы,
кешегә сиздермичә генә, оныкларын сөннәткә утырту мәҗлесе сыман аш үткәргәндә, көлешә-көлешә, әтисенең бабалары белән шул турыда сөйләшкәннәрен хәтерли кыз. Кайда ялган, кайда дөреслек икәнен аңлый алмый аптырый. Нинди генә сорау бирмәсен, барысы да үскәч белерсең, диләр. Кайчан үсә әле ул? Вакыты шундый озак үтә. Бабасы әйтмешли, көне дә дилбегә буе бит аның.
– Ялганларга ярамый, ялганчыларга теге дөньяда утта кызган таба ялаталар, – дип, котын ала бабасы. Ә үзләре ике төрле сөйләшәләр, мәктәптә бер төрле, өйдә икенче төрле. Әби-бабасы гына ялганламый.
Бабасы әйтә:
– Кызым, Аллаһ бөтен җиһанны юктан бар иткән. Ул синең эшләгән
һәр гамәлеңне язып бара. Уң ягыңда бер фәрештә яхшы гамәлләреңне язса, сул ягыңдагысы начар гамәлләреңне язар. Аң бул, олан! Бу дөньяда без кунак кына. Яши дә башламыйсың, инде гомер үтеп тә китә. Әле өлгерермен, яхшы гамәлләр эшләрмен дә, оҗмахка керермен дигән кеше ялгыша. Үзеңне үзең белә башлаганнан бирле гел яхшылык кына эшләп торырга кирәк. Гомерең буе! Әле аның белми калган гөнаһлары да чутсыз.
Шуңа күрә, кызым, һәрбер эшеңне уйлап эшлә, тырыш бул! Шунда гына син чын кеше булырсың!
Әлегә син бала, акылың яшь әле синең. Исәя төшкәч, барысын да
аңларсың. Иманым камил: балам, намазлар укып, әби-бабаң, әтиең-әниең рухына дога кылырдай иманлы кеше булып үсәрсең.
– Бабай, ураза тоткан өчен Сәетнең авызын ачтырып, су салган шикелле, ул вакытларда мине дә елатмаслармы?
– Юк, олан, вакыты җитәр, сез яңа мәчетләр салырсыз. Динле кеше, иманлы кеше пачутта булыр. Шулай булыр, – дип, уйга чума бабасы.
Бу – Габделхәйнең хыялы. Үзенең унбиш оныгына аңлата: иманлы, тырыш булыгыз, кеше рәнҗетмәгез. Намаз укып, Аллаһка гыйбадәт кылыгыз. Соңыннан кылган гөнаһларыгыз өчен үкенерлек итеп яшәмәгез.
(Дәвамы бар)
"КУ" 01, 2021
Фото: pixabay
Теги: проза роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Әлхәмдүлилләһ мәәшәллаһ
0
0