Логотип Казан Утлары
Роман

Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)

Ана йөрәге барысын да аңлый иде. Кызы суга бармый, соңгы тапкыр Габделгазиз улы Солтангәрәйне күреп булмасмы дип өметләнә. Әгәр Солтангәрәйдән яучы килсә, кызын биреп кенә калдырырлар иде кана. Тик аларның да хәлфә кызын аласылары килмәс шул, заманы ул түгел...

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

Өстәл читендә утырган Нәфисәнең яңаклары буйлап күз яшьләре тәгәри.

Ул аларны сөртеп тормый. Күз яшьләре ап-ак мәрмәр сыман озын матур

муеныннан зәңгәрсу төстәге асылташлардан тезелгән муенсасына агып төшә.

Ул үксеми, бу аның чын татар кызларында гына була торган самими бер

сабырлык белән үзенең язмышына буйсынуымы, гомеренең шулай бөтенләй

дә ул аңламый торган якка китүе белән килешүеме – билгесез иде.

Иртәгә китәсе, бөтенләйгә китәсе! Ул кала! Көн саен алар урамыннан аны

күрер өчен, Нәфисәнең тәрәзә каршыннан гына булса да үтәр өчен, кыз йөргән

сукмаклардан гына булса да узар өчен, әле Нәфисә белән юньләп бер генә сүз

дә алышмаган, ләкин инде чишмә буенда әллә ничә тапкыр «ялгыш» кына

очрашкан Солтангәрәй кала! Ике арада ниндидер нәфис җепләр әллә кайчан

сузылган, шул нәфис җеп икесенең йөрәген бәйләп торсын өчен, Нәфисәнең

сандык төбендә ап-ак батист ситсыга кыңгырау чәчәкләре чигеп, киләсе ел

Сабан туенда бирер өчен әзерләп куйган кулъяулыгы ята. Шул кулъяулыкны

Нәфисә бүген ничек булса да аңа тапшырырга, бүләк итәргә тиеш! Тик ничек?

Кем аркылы? Ул Нәфисәне аңлармы? Оятсызга санамасмы? Себергә куылган

хәлфә Габдрахман кызыннан егет истәлеккә кулъяулык алырмы? Нәфисә әле

моны белми. Тик аның үзе дә ни икәнен аңламаган саф йөрәге шуны тели,

ярсый, дулый, таләп итә! Кыз әле күрешә дә алмыйча аерылуны күз алдына

да китерә алмый. Әнә, ул бүген дә Нәфисәләр урамын ике тапкыр урады. Ике

тапкыр! Каерылып-каерылып карады Габдрахманнар тәрәзәсенә.

Нәрсә күрәсе килде, соңгы тапкыр Нәфисәнеме? Энесе Камилгә әйткән бит:

– Синең минем каениш буласың киләме? – дигән. – Әгәр минем каениш

булсаң, мин сиңа ике җәпле пәке алып бирәм, – дип әйткән. – Балык кебек

ясалган кызыл сөяк саплыны!

Шул сүзләрне алты яшьлек малай кичке чәйгә утыргач, әтисе-әнисе алдында

әйтте:

– Әти, «каениш» ни дигән сүз ул? Миңа түбән очның Солтангәрәй абый:

«Әгәр минем каениш булсаң, мин сиңа ике җәпле, кызыл сөяк саплы пәке алып

бирәм», – диде. Әгәр мин аңа каениш булсам, син ни диярсең?

Шулчакта Нәфисә өстәл читендә чәй эчеп утырган җирендә, җир ярылса,

җир тишегенә кереп китәрдәй булган иде.

– Улым, Солтангәрәй кебек егеткә каениш булсаң да ярый анысы. Шәп

нәсел баласы, эшчән, уңган, укымышлы егет. Тик сиңа каениш булырга иртә

әле, улым, иртәрәк.

Нәфисәнең йөрәгенә сары майлар булып яткан иде ул сүзләр.

Быел печән ишелеп уңды. Печәнгә төшәр көнгә кыз-киленчәкләр бик

ныклап әзерләнделәр. Өр-яңа күлмәкләр, алларына каеп-каеп матур чәчәкләр

чиккән алъяпкычлар тектеләр. Нәфисә зәңгәрсу алъяпкычының күкрәгенә һәм

итәгенә чигәсе канәфер чәчәге өлгесен Нәҗми Инсафы хатыны Өммегөлсем

апасыннан алды. Шул бизәкне, йөрәгендә бөреләнеп кенә килә торган мәхәббәт

хисләрен беркемгә дә, хәтта әнисенә дә сөйли алмый торган яшерен серләренә

күз нурларын кушып, төрле-төрле тамбур җепләре белән чикте. Канәфер

чәчәкләре язын өй түрендә үсеп утырган шәмәхә канәферләр кебек күз явын

алырдай булдылар.

Әнисе – авылда атаклы тегү-чигү остасы Зөһрә:

– Һай кызым, кулларыңнан куан, бигрәкләр дә матур булган! Син миннән

дә уздыргансың. Тәмам агачтан өзеп алырдай канәферләргә охшаганнар! –

дигән иде ул чакта.

Әнисе беләмени соң кызының канәферләргә нинди хисләр кушып

чиккәнен?! Ул Нәфисәнең сандык төбендә кыңгырау чәчәкләр чигелгән

кулъяулыгы ятканын да белми! Алай дисәң, ана күңеле сизенми калмас!

Беркөнне әтисе барында әйтеп салды:

– Бу Габделгазиз улы Солтангәрәй иллә дә ару, ипле егет булып үсеп җитте!

Үткән елны печән өстендә сокланыплар карап тордым үзенә. Каерып-каерып

чаба печәнне. Пакуслары тип-тигез, калын. Үткән ел берсе дә аның артыннан

җитә алмады! Иң беренче булып керә дә кешедән күп алда Айбатау итәгенә

барып чыга. Габделгазиз дә яшь чагында шулай бик оста чаба торганые

печәнне, беркемгә дә баш бирмәде. Шулай инде, балалар ата-анасына охшап

туа. Юкка гына, атасына карап улын коч, анасына карап кызын коч, димәгән

борынгылар. Әнә, Лотфи улын кара син. Лотфулласы да адәм рәтле булмады,

Ярмие дә нәкъ атасы – ялкаулыкның чигенә чыккан!

Әнисе дәшмәде, ләкин кыз бу сүзләрне күңеленә салып куйды. Димәк,

әти-әнисенә дә ошый бу егет.

Әнисе куе зәңгәр төстәге җиңел тукымадан бала итәкле күлмәк текте. Әй

куанды инде кыз! Шул киемнәрен киеп, чишмә суына барырга күпме генә

талпынса да, түзде, сабыр итте. Бу бәхетле минутларын печән өстенә калдырды.

Әтисе җиңел генә тырма ясады да аны зәңгәр, сары төсләргә буяп та куйды.

– Мә, кызым, бу тырма үзе печән тетәрдәй җиңел, матур булды, – дип,

кызына тоттырды. – Инде яңгыр гына яумасын, көне генә ару торсын! Бу

атнада Ялантау болынына төшәргә булдылар. Бүген иртәрәк ятып йокла.

Иртәгә яктыра башлау белән төшәрләр печәнгә, дим. Үлән чыклы вакытта

печән һәйбәт чабыла. Хатын-кызлар да ир-атлар белән бергә төшәрләр, –

дигән иде әтисе.

Нәфисә йоклый алмыйча интегеп бетте. Әллә нинди бер татлы хис

йөрәген рәхәт авырттырып бимазалады. Урамда инде әтәчләр кычкырган,

атлар кешнәгән, кешеләр сөйләшкән тавышлар ишетелә башлаганда гына,

кыз йокыга куерып, керфекләренә йокы эленде. Ул ара, әнисе килеп, кызын

уятты:

– Тор, кызым, соңга калып, кеше алдында рисвай була күрмә. Абруең

төшәр. Бер кеше теленә керсәң, дәрәҗәңне күтәрү бик авыр булыр. Бигрәк тә

кыз кешегә.

Нәфисә килеп җиткәндә, кешеләр шактый җыелган, ат арбаларына

тезелешеп утырганнар иде инде, чалгыларын, тырмаларын өскә күтәреп тоткан

егетләр һәм кызлар Нәфисәне үз яннарына чакырып алдылар.

– Аллакаем гынадыр ла, алъяпкычың, күлмәгең, Нәфисәкәй! Шулкадәрле

әниеңә охшарсың икән! Ничекләр итеп каеп-каеп чиккәнсең бит, билләһи!

Әллә ул канәферләрне өй түрегездәге бакчагыздан өзеп алып, алъяпкычыңа

беркетеп куйдыңмы, сөбханалла, күзләребез генә тия күрмәсен!

Өлкәнрәк апалар шулай яратып каршылады Нәфисәне. Алдагы атта утырган

гармунчы егет тальянын сузып җибәрде. Аңа ир-егетләр кушылып, җыр

суздылар. Егетләргә хатын-кызлар кушылды. Тәртә башларына кызыл башлы

сөлгеләр бәйләнгән, кыңгыраулар тагылган атларда кара кәләпүшләр кигән

егетләр, аллы-гөлле күлмәк-алъяпкычлар кигән, башларына чөеп, ак батист

чиккән яулыклар япкан киленчәкләр, кыз-кыркын, инде олыгая башлаган

хатыннар, Алансу урамын шаулатып, гөрләтеп, Урыстау өстеннән кояш

күтәрелеп кенә килгәндә, Ялантау болынына зур ташкын булып агылдылар.

Авыл урамы Сабантуй көннәрен хәтерләтте. Барысына да рәхәт иде. Шундый

рәхәт иде! Печәнчеләргә атап суйган сарыкны зур казаннар белән чишмә

суына утыртып куйдылар. Өлкәнрәк апалар өйләгә аш-су әзерләргә калды.

Калганнары Мишә буена, Айбатауга таба киттеләр.

Ул болындагы хуш ис! Искитмәле инде! Чык тамчылары иртәнге кояш

нурында җиргә сибелгән асылташлар кебек җемелдәштеләр. Өздереп-өздереп

кошлар сайрый! Уен-көлке, җыр!

Нәфисәнең икенче тапкыр печәнгә төшүе. Кыз-кыркын, берсен-берсе

уздыра-уздыра, күлмәк, алъяпкычларын мактый.

Ләкин кызларның күзләре Ялантау кырыннан рәт-рәт итеп басып алдырып-

алдырып печән чабучы ир-атларда. Алар, кыр казлары кебек тезелешеп,

мускулларын уйната-уйната, инде беренче пакусларына кереп баралар. Артта

калырга ярамый, чөнки синең артыңнан ук чаж-чож итеп икенче чалгычы

килә. Чалгы тавышы, ашык, ашык, хурга калма, ди сыман. Печән өсте – яшь-

җилкенчәкнең сыналу вакыты. Монда сиңа авылның мең карашы төбәлгән,

сине күзәтә. Җитү кызларның әти-әнисе егетләрне күзләсә, өйләнердәй

егетләре булган әти-әниләрнең күзләре җиткән кызларда. Бу кыз ниндирәк,

уңган-булганмы? Җыбыткы түгелме? Бик чытлыкланмыймы? Кием-салымы

ничегрәк? Солтангәрәйнең әнисе Миңлебану түти дә шулар арасында

кайнаша. Өлкәнәя башлаган хатыннар белән беррәттән чалгычылар артыннан

печән тетәргә пакуска кереп барганда, ул Нәфисәнең иңенә кагылып, кеше

ишетмәслек тавыш белән әйтә куйды:

– Кызым Нәфисә, менә бу беренче пакуска кер әле, синең арттан башка

кызлар тезелер. Без, хатыннар, соңрак керербез.

Нәфисә инде әллә кайчан Солтангәрәйнең беренче пакуста икәнен шәйләп

өлгергән иде. Иптәшләреннән бер-ике адым алдарак мәһабәт гәүдәле егет

аякларын аерып баскан да киерелеп-киерелеп печән чаба. Беләме икән ул

Нәфисә күңелендә нинди хисләр уятканын?! Беләдер, әнә, чалгы янаганда,

артына әйләнеп карады да Нәфисәне күреп елмайды. Әллә болай гына, әллә

кызны күреп... Нәфисәгә исә бу елмаю:

– Әйдә җәһәтрәк, мине куып җит тә миңа якынрак булырсың, – дип әйткән

сыман тоелды.

Менә ул тырмасы белән тиз-тиз итеп җиләк кебек хуш исле болын печәнен

тетә, тарата башлады. Шулай кояш төшлеккә күтәрелгәнче, намаз вакыты

җиткәнче эшләделәр. Болында чалгы янаган, бер-берсенә шаярып дәшкән

тавышлар яңгырап торды.

Өйлә вакыты җиткәндә, Ялантау чишмәсе буеннан тәмле сарык шулпасы

исе килә иде инде. Бу ис, болын чәчәкләре исенә, яңа чапкан печән исенә

кушылып, инде ачыгырга өлгергән өмәчеләрне ымсындырып:

«Әйдәгез, тирләгән бит-кулларыгызны юыгыз да чишмә буена җыелыгыз»,

– дип, үзе дәшеп тора кебек, аш пешерүчеләрнең чакыруы да кирәкми иде.

Егетләр чалгыларын үзләре чыгып өлгергән пакус башларына куйдылар

да Мишәгә су коенырга төшеп киттеләр. Берәм-берәм елганың тын гына,

акрын гына агып яткан суына чумдылар. Аларның кояшта янган тәннәрендә

су тамчылары җемелдәште. Тын елга буе уен-көлкегә, шау-шуга күмелде.

Кыз-кыркын, яшь киленчәкләр исә Мишәнең, борылып, Чакрактауга таба

аккан ярына, кеше күзенә күренми торган аулаграк урынына, тирә-юне куе

таллыклар белән капланган ташлык ягына таба юнәлделәр. Җилсез тымызык

көндә су, купшы бөдрә таллар каймап алган илаһи бер моң булып, кайчагында

уенчак балыклар сикергәләп көзгесен ватканга үпкәләгән кыяфәт чыгарып,

тын гына агып ята. Ниндидер кошлар, суга тияр-тимәс кенә, яшькелт-карасу

канатлары белән җилпенеп-җилпенеп очып узалар.

Илаһи бер матурлык, тынлык. Күзне иркәләп, ефәк канатлы күбәләкләр

оча. Алар шулкадәр күп, төрле-төрле. Аклары, чуарлары, зәңгәрсулары,

канатларына көрән сипкелләр сибелгәне, ниндие генә юк, валлаһи!

Ташлык янында Мишә, киң борылыш ясап, Янсуар, Таутирмән якларына

таба борылып ага. Шунда инде ул менә дигән коену урыны! Яр буйлары ак-

сары комлык. Рәхәтләнеп коен! Кызларның салкын суга кереп чыркылдашканы,

Чакрактау маңгаена бәрелеп, үзләренә кире әйләнеп кайта:

– Мәликәү-ү-ү! Әйдә кер! Башта гына салкын кебек ул су, кергәч зерә дә

рәхә-ә-әт! Җанга шифа-а-а! Нәфисә-ә-ә, әйдә әнә теге каенга таба йөзик әле-е-е.

Нәфисә чалкан ятып йөзеп китте. Аның бу чыр-чудан арырак китәсе, күктә

ара-тирә генә агып барган болытларга карап, хыялларын үз иркенә җибәрәсе,

ялгызы гына каласы килә иде. Солтангәрәй дә шушы ук Мишә суында, күзне

иркәли торган зәңгәр күккә карап, кояшта янган көчле беләкләре белән суны

ярып йөзәдер. Нәфисәгә икесе бергә коенган Мишә суы да шулкадәр якын,

әйтерсең, елганың салкынча суы түгел, ә Солтангәрәйнең көчле куллары,

Мишәнең шифалы суына әйләнеп, кызны иркәли, назлый. Кояш нурлары исә,

чалкан ятып, тын гына йөзеп баручы кызның йөзен, су тамчылары кара бәрхет

өстенә сибелгән асылташлар сыман чәчрәп бизәгән, чигә тирәләре бөдрәләнеп

торган кара чәчләрен иркәли. Нәфисәнең мәхәббәт утында янган-көйгән

йөрәгенә исә бу кояшның җылы нурлары акрын гына, назлы гына искән туган

як җиленең йөзенә кагылып-кагылып китүе Солтангәрәйнең җылы тынының,

назлы иреннәренең иркәләвенә тиң. Суга сусаган елак таллар су эчәргә

Мишә суына назлы чукларын игәннәр. Яр буенда оя-оя булып үсеп утырган

төнбоеклар сусыл сары күзләрен кояшка төбәгәннәр. Йөрәктә әллә нинди бер

талпыну, ашкыну. Сөюгә сусаган җан тилмереп, нидер көтә. Дулый-дулый,

Нәфисәдән нәрсәдер таләп итә.

Нәфисә шулай үз уйларына уелып, акрын гына Мишә суында йөзә-йөзә,

шактый ерак киткән булып чыкты. Су коенучы кызлар, исләренә килеп:

– Ай Аллакай гынам, Нәфисә юк бит, әллә, Ходаем, чоңгылга эләгеп,

хараплар булганмы? – диештеләр дә курка-шөбһәләнә, кызны эзли башладылар.

– Нәфисәү-ү-ү, син кайда-а-а? Әйдә әбәд ашарга барабы-ы-ыз! – Шул

рәвешле дөнья бетереп кычкырган тавышлар яңгырап торды. Кыз да,

уйларыннан арынып, агымга каршы колач салып йөзеп китте.

Ялантау чишмәсе буенда өмәчеләр тезелешеп утырган. Һәркайсының

кулында үзләре белән алып килгән төрле-төрле коштабаклар. Әле кичә генә

пешерелгән хуш исле зур-зур түгәрәк икмәкләрне тау хәтле итеп, әллә ничә

җиргә өеп-өеп куйганнар. Бал исләренә оеп утырган болында, яңа чапкан

печән, аллы-гөлле чәчәкләр исенә яңа пешкән шулпа исе, икмәк исе кушылып,

үзенә бертөрле бәрәкәтле муллык исе хасил иткән. Бергә-бергә иңне иңгә куеп

эшләгәннән соң җыйнаулашып тәгам җыю өмәчеләрне бертуганнар кебек

берләштергән, якынайткан.

Аллага шөкер, Солтангәрәй дә аңа битараф түгел, ахрысы. Печән чапканда

да, пакуслар өстендәге кызарышып яткан җиләк чемнәрен җыеп, гөлләмә ясап,

Нәфисәгә тоттырды:

– Нәфисә, шундый да кызарып пешкәннәр, җиләк чат бал гына, – дигән иде

Солтангәрәй, аның күзләренә карап. – Мә, син дә авыз ит әле. Болын печәне

чат җиләк. Гел җиләк таптап йөрим, гел җиләк таптап. Кызганыч, аяк астында

изелә шул алар...

 

***

Менә шул бәхетле көннәрне бүгенгедәй хәтерли Нәфисә. Алар сагынып

искә төшерергә генә калыр дип кем уйлаган?! Әле генә иде бит ул печән өсте,

күптән түгел генә бөтен авыл халкы бертуганнар кебек иде. Әнә ул печән

эскертләре, моңаешып, инде азрак саргаешып тезелеп утыралар. Азрак кына

курпы үсә төшкән болыннар да моңсу, сагышлы.

Нәфисә әби-бабасы һәм әти-әнисе белән табын янында утырганда, шуларны

уйлады. Аның җанын-тәнен ут-сагыш уратып алган. Күңелендә – әллә нинди

төшенкелек. Әби-бабасы да әллә ни сөйләшердәй сүз таба алмады. Азрак

тынычлана төшкәч, дога кылдылар да, әбисе:

– Кызым, юлыгызга баллы төш пешерим әле, әтиегез ат казылыгы әзерләп

куйган иде. Кичкә сезгә килеп кунарбыз, – дип кайтып киттеләр. Нәфисә дә

акрын гына урыныннан кузгалды. Өйдән чыкканда:

– Әни, әле иртәгә иртән дә чәй эчәсе бар, әбиләр дә монда куна килмәкчеләр.

Чәй суына барып килимче? – дип сорады.

– Кызым, кисмәкләрдә су күп бит әле, кемгә дип ташыйсың ул суны? Безнең

йортта каласы шул Галәү әтрәк-әләмнәргәме? Ялантау чишмәсе белән соңгы

тапкыр хушлашам дисәң генә инде. Барасың килсә бар суң, үзеңә кара, – дип,

кызына ризалыгын бирде Зөһрә. Ана йөрәге барысын да аңлый иде. Кызы суга

бармый, соңгы тапкыр Габделгазиз улы Солтангәрәйне күреп булмасмы дип

өметләнә. Әгәр Солтангәрәйдән яучы килсә, кызын биреп кенә калдырырлар

иде кана. Тик аларның да хәлфә кызын аласылары килмәс шул, заманы ул

түгел. Элегрәк булса, аның алиһәдәй кызына йөз яучы килер иде. Йөз!

Нәфисә чиләкләрен көянтәсенә элде дә Ялантауга таба атлады. Соңгы

тапкыр чишмәгә килә. Челтер-челтер җырлап, моңланып агып яткан көмеш

сулы чишмәгә башка килә алмас. Түбәсенә ярым ай килеп куна торган Ялантау

буена кичке уенга да чыкмас Нәфисә. Ул әллә кайлардагы тайга урманнарында,

йортсыз-җирсез, ачлы-туклы зимләнкәләрдә яшәр.

Әле күрше авылдан куылганнар шулай дип язганнар ди: «...Юлда барганда,

балабыз авырып үлеп калды. Атна буе утларда янып ятты да күзләрен

мәңгелеккә йомды балакаем, юл буенда күмеп калдырдык оланны. Юл буйлап

андый кызыл-кара туфраклы каберләр шактый. Олаулар күп, башыннан ахыры

күренми. Ике яше генә тулган иде баламның. Исламия апагыз тилермәсә ярый

инде, тора-тора да «балам җаным» дип бәргәләнә башлый. Ай буе олауларда

бардык. Мондагы черкигә түзәр әмәл юк. Барыбызның да битләребез шешенеп,

күзләребез чүл халкыныкы кебек тар сызык булып кына калды.

Җир казып кереп, зимләнкәләрдә торабыз. Монда яши торган түгел».

Нәфисәнең әнисе нишләр? Менә сабыйлары туарга тора. Йә Раббым, ниләр

генә күрербез, нишләп кенә бетәрбез?! Шул авыр уйлар белән чиләген улакка

куеп, су алып торганда, Нәфисәнең иңеннән көянтәсен күтәреп алдылар. Кыз

сискәнеп китте. Бу ул иде – Солтангәрәй!

 

Дәвамын күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 1, 2020

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев