Карт шомырт хатирәсе
– Балакаем ла, бәгырькәй генәм, ничекләр түзәрсең, мин нихәлләр итим, дәрьяларга агып китимме? Җаным, балаңны ничекләр итеп табарсың? Соңгы көннәреңне йөрисең бит инде! Йә Алла, нинди гаепләребез бар?
Котдуслар өе каршындагы шомырт агачы быел беренче тапкыр чәчәккә
бөреләнде. Тулып ачылырга торган тәлгәш-тәлгәш хуш исле бөреләр язның
җылысын тоеп шартладылар да кояшка карап, ап-ак таҗларын ачтылар. Әле
үткән ел гына, беренче улы Габделхәй тугач, Котдус Акборын чишмәсе буенда
моңсуланып-ямансулап, ялгыз үсеп утырган нәзек кенә шомырт агачын үз
бакчасына күчереп утырткан иде.
Котдус аты белән Акборынны узып ук киткән иде инде. Кинәт:
– Тукта әле, өйдәгеләргә чишмә суы алып кайтыйм, Акборын чишмәсенең
суы тәмле, бар авыруларга да шифа, – дип, кире борылды. – Әле кичә генә
бәбидән котылган Нәзифәмнең күңеле булыр, – дип уйлый-уйлый, арбадагы
кечкенә кисмәккә су тутырды... Кисмәкне, бөкеләп, арбага салыйм дигәндә,
ялгыз моңаеп үсеп утырган шомырт агачына күзе төште: – Бәй, ник монда
берүзең ямансулап утырасың, Акборын аланындагы иптәшләреңнән аерылып,
чишмә буена килеп төпләнгәнсең. – Котдус авыр эштән бирчәеп беткән куллары
белән нәни агачның нәфис яфракларыннан йомшак кына итеп сыйпап алды.
Аның әллә ниткән күңеле – очынып, җаны җырлап торган чак иде. – Әйдә, мин
сине үзем белән алып кайтып китим әле. Ишетәсеңме, шомырткай, кичә генә
минем углым Габделхәем туды. Ишетәсеңме, углым туды минем! Беренчем!
Менә сез икәүләшеп бер-берегез белән узыша-узыша үсегез әле! Гасыр башы
– бер мең тугыз йөз дә беренче елның унынчы мае сезнең туган көнегез булыр.
– Ул арбадан көрәк алып килде дә нәни агачны, ипләп кенә җире-тамыры
белән казып алып, чиләккә утыртты. Үзе һаман агач белән сөйләшүен дәвам
итте: – Әйдәле, әйдәле, кешеләр янына кайт, монда берүзең утырганчы, сиңа
анда күңеллерәк булыр.
Шомырт яфраклары йомшак таң җилендә лепер-лепер уйнаклап алдылар.
Әйтерсең, чишмә буена Акборын аланлыгыннан җилләр агачтан өзеп
китереп ташлаган яисә берәрсе шомырт җимешенең әчкелтем-сусыл тәгамен
суырганнан соң, җиргә аткан кытыршы төше, чишмә суы белән сугарылган
бәрәкәтле Җир-ана куенына кереп ятып, яшел-сусыл борынчыклары кояшның
мәрхәмәтле җылы нурларында рәхәтләнеп коенып үсеп яткан агач Котдуска
рәнҗегәндәй дәшә иде:
«...Ник тидең инде син миңа, ә?! Мин бит үземнең туганнарыма якын гына
килеп урнаштым. Зур булып үскәч, тирә-ягыма аклык, сафлык таратып, минем
яныма нәсел-нәсәбем җыелыр. Без, Акборын тирәсен хуш искә төреп, язын
чәчәк атар идек. Ә син мине күчереп утыртмакчы буласың. Минем нәзберек
тамырларыма үзеңнең кичә генә үткер пычак кебек итеп кайраган көрәгеңне
батырдың. Мин синең нигезеңдә үсеп китә аламмы әле, юкмы, ул турыда
уйлап та карамадың. Чишмә буена кире кайтып утырырга аякларым юк лабаса.
Әгәр үз иркемдә булсам, аякларым булса, туган туфрагыма, туганнарым янына
йөгерә-йөгерә кайтыр идем дә чишмә җырына, сандугач тавышына коенып,
туган якның назлы җилләрендә кардәшләрем белән серләшә-серләшә үсәр
идем. Туган туфрактан аерылуның авырлыгын аерылганнар гына белә. Сине,
Котдус агай, Аллаһ минем хәлгә төшермәсен! Илсез, җирсез калырга Ходай
язмасын!..»
Менә шул Котдус хатыны Нәзифә беренче улын тапкан көнне Акборын
чишмәсе буеннан алып кайткан ялгыз шомырт агачы быел беренче тапкыр
чәчәк атты.
Нәзифәнең сөт белән тулышкан күкрәкләрен суырып, тамагы туйган
Габделхәй, нәни шомырт агачының хуш ис таратып утырган ап-ак чәчәкләрен
күреп, алпан-тилпән тәүге адымнарын атлап, агачка таба юл алды.
– Сиңа әйтәм, кил әле, күр әле, улыбыз тәпи китте! – дип сөенеп, иренә
дәште Нәзифә.
– Кара син аны, шомырт чәчәк атканда, карлыгачлар улыбызга тәпи алып
килгән түгелме соң?! – дип, Котдус улын күтәреп үк алды.
– Әттә, әннә, сәсәк, – дип, чәчәккә үрелде улы.
– «Әттә» дигән сүз белән теле ачылды угланның, икенче балабыз да угыл
булыр, Алла теләсә, имана җиребез артыр! – диде Котдус.
– Исәнме, кордаш! – дип малай белән исәнләшкәндәй, ап-ак чукларын
тибрәтеп алды яшь шомырт агачы.
* * *
Габдрахман хәлфә җиделе лампаның филтәсен күтәрә төште дә Көлич
авылында яшәүче дусты Яковка хат язды: «Друг мой Җәкәү, безне Себергә
гонят, без с тобой больше не увидимся. Мин сизәм: миңа убратной дороги
нет. Жина Зухра скоро должна ружат. Уже восемь месяц корсаклы. Двоих
сыновей сабой заберу. Но кызым Нәфисәне спасти надо. Күрше авылдан
сөрелгән Зыятдинның кызын там много мужики көчләгәннәр. Ей было всего
шеснадцать. Она после в реке утопилась. Минем Нәфисәмә тоже пятнадцать. Я
очень куркам за кызым. Хочу сегодня ночь отправить аны к тебе. А син ничек
тә отправляй дучку Үзбәкстанга. Анда минем жинаның абыйсы Гыйниятулла
очень бульшой бәлшәвик. Ул булышыр. Прошу, коткар минем баламны. Аны
будут искат. Спряч, сиңа тоже могут килергә эзләп: знают, что ты мой дус.
Бәхил бул, дустым Җәкәү. Мин знаю: когда-нибуд бу хәлләргә конец килер.
Без генә не увидим.
Беренче минем дучку Нәфису спаси!
Хуш, бәхил бул!»
Габдрахман хәлфә хатны язып бетерде дә кабат укып чыкты. Күзеннән аккан
күз яшьләре, әле карасы да кибеп өлгермәгән хәрефләр өстенә тәгәрәп төшеп,
хәрефләре юеш тап булып җәелделәр. Аннары ул Зөһрә янына килде. Хатыны
сәке читенә утырган да баеп баручы кояшка карап уйга калган. Аның сагышлы,
уйчан, матур йөзендә әллә нинди әрнү, гаҗизлек, газап. Иренең иңнәренә
кулын салуыннан сискәнеп китте ул. Шулай да, йөзенә елмаю әсәре чыгарып:
– Сиңа әйтәм, кемгә хат яздың? Әллә еладың да инде? Картым, алай
бетеренмә! Әле әнә Халисә кереп чыкканые. Авыл халкы: «Җибәрмибез, ник
балаларыбызга белем бирүче хәлфәбезне тик торганда Себер җибәртик?!
Куа башласалар, авылыбыз белән капка төпләренә егылып ук ятачакбыз,
җибәрәбезме суң! Шул хәлфәбездә укып чыккан ничә кеше указлы мулла
булды! Тапканнар, тоталар да җыен уңган-булган кешеләрне Себер куалар!
Җитмәсә, хатыны да менә-менә бала табарга тора», – диләр икән. «Бер дә
курыкма, Зөһрә, әйтте диярсең, кумаслар. Сувислары җитмәс», – дип әйтеп
әйтте. Алла боерса, картым, акылларына килерләр әле, менә шушы туачак
балабыз хакына булса да калдырырлар. Менә кара, җаным, ничек тибенә
сабый, якты дөньяга туасы килә, – дип, Габдрахманның кулын үзенең эченә
куйды. Иренең тамырлары бүртеп торган зур куллары астында дөньяга туарга
талпынган нәни җан тибенә иде.
Ирнең көрән күзләре тирәсендә сөйкемле генә җыерчыклар җыелып,
күзләрендә елмаю әсәре күренде.
– И балакаем ла, әле бу дөньяга килгәч, ниләр күрәчәгеңне белмисең шул!
Белсәң, алай ашкынмас идең! Әле исән-имин бу дөньяга килә алсаң... Аллага
тапшырдык, – диде ул, төшенкелеккә бирелеп.
– Сиңа әйтәм, алай дип әйтмә әле син! Анда да адәм балалары яшидер бит.
Без дә төшеп калганнардан түгел – яшәрбез әле. Балаларны саклап каласы
иде. Рәшитебез бигрәк сабый, Камил исәйгән инде. Нәфисәсенә унбиш тулды
– җиткән кыз. Әле кичә, шул Халисә инде, ул бөтен авыл хәбәрләрен белә,
әйтеп торганые, Лотфулла малае Ярми: «И-и шул Нәфисә баскан эзләргә
басып йөрсәң иде! Әгәр миңа кияүгә чыга калса, ул кызны сөрмиләр инде.
«Камсамулга кияүгә чыкса – сөрмәскә» дигән закун бар икән. Әллә яучы
җибәрәсе инде», – дип әйтеп әйтә, ди.
– Кит, булмаганны, ул хөрәсән Лотфулла малаена кияүгә биргәнче, Себергә
китсен! Бигрәкләр дә булмаган, ялганчы бәндәләр бит алар! Шул мәнсез Галәү
дә кеше булган! Безне куарга дип карар чыгарган көнне әйткәннәр: Габдрахман
хәлфәләрне куып чыгарган көндә үк шулар өенә күчәрсең. Балаларың да ишле,
өең дә өстеңә ишелергә тора, терәү өстендә терәү, Алла сакласын, харап була
күрмәгез, дигәннәр, ди.
– Безнең намазлы, динле, гүрнәчә кебек йортыбызны рисвай итеп, шулар
кереп утырыр микән? Нишлисең, без күрәсен кеше күрмәс! Ходай, кешегә үзе
күтәрә алмаслык кайгы-хәсрәт бирмәм, дигән, түзәрбез, чыдарбыз.
– Аллага тапшырдык, бигрәк шөбһәле, шомлы заманга туры килеп торуын
кара син бәхетсез оланның, бигрәк имансыз чорга.
– Алай димә, әтисе, бәхете белән тусын, иманы белән! Бәлки, калдырырлар
әле.
– Белмим, булмас, авыл халкы гына саклап кала алмас. Имеш, Теләчедән
атлы гаскәрләр чакыртканнар, ди. Әгәр халык күтәрелсә, аларны куып тарату
өчен. Кеше сүзе генәдерме, күрше Галәү сөйләп торган, Теләчедән ишетеп
кайткан, ди.
– Анысы ни эшкә тагын?
Үзләре генә булдыра алмаслар дип куркалардыр. Синең юлга чыгасы
әйберләрең әзерме? Җылырак киемнәреңне, бозылмый торган ризыкларыңны
күбрәк куй. Юлда нәрсә буласын белеп булмый. Анда айлар буе барырга туры
килүе бар.
– Сиңа әйтәм, җылырак туннарны, шәлләрне алып чыгып киттеләр бит. Әни
үзенең җылы шәлен, әтинең тунын китерергә тиеш иде. Син югында әти килеп
китте. Кичә әниегез, йөрәк өянәге тотып, түшәккә егылды, бу хәсрәтне күтәрә
алырмы, белмим дип, бик ашыгып кайтып китте. Бахыркаем, әти шундый
картайган. Минем белән тыныч кына сөйләшкән кебек булса да, сизеп торам:
тавышы калтырый, күзләреннән яшь тамарга гына тора.
– Бала хәсрәте үзәкләрне өзә инде ул, карчык. Алар да безнең өчен өзгәләнә
бит. Нихәлләр итмәк кирәк, бер генә мыскал да гаебебез юк бит. Ни өчен, ни
гөнаһыбыз бар? Минем балаларга сабак бирүемнән кемгә зыян? Шул булмаган
Галәүгәме? Оятсыз, әле: «Сезне иртәгә иртән озаталармы, синең өйгә күчәсе
иде», – дип тора. Нәгъләт төшкере, аны әйтмичә калса ни була? Наданныкы
гел надан инде. Синең ап-ак итеп юган идәнеңне үзенең пычрак чабатасы
белән кереп изәр инде, хәшәрәт!
– Кайгырма, әтисе, язмышыбызга шулай язылгандыр. Аллаһы Тәгалә
җәзасын бирми калмас. Һәркем үзе эшләгән гөнаһлары өчен үзе түли, гамәлеңә
карап бирермен, дигән Хак Тәгалә, гамәлеңә карап. Без синең белән, әтисе,
кеше рәнҗетеп яшәмәдек, кеше хакын ашамадык, әҗерен дә күрербез әле, Алла
теләсә. Тик син генә исән була күр! Син исән булсаң, ничек булса да яшәрбез.
Синең белән бер-бер хәл булса, мин яши алмам. Хараплар гына булырмын.
Синең белән Себердә дә ким-хур булмабыз. Кулыңнан килмәгән эшең юк.
Нәрсәгә тотынсаң, шуны булдырасың. Үзеңне сакла, әтисе, бик бетеренмә! –
Зөһрә шулай диде дә Габдрахманның иңенә башын куеп елап җибәрде. – Йә
Раббым, сабырлык бир, саулык бир! Балаларымны бәла-казаларга дучар итмә!
– Аның инде ничә көннәр буе иренә – кадерлесенә тыныч күренергә тырышып
тыеп торган күз яшьләре ташып чыктылар да, Габдрахманның яшел кәзәкиенә
тамып, юеш карасу тап булып җәелделәр.
Габдрахман хатынын – уналты ел буе гөрләшеп, сөешеп, бер-берсенә авыр
сүз әйтмичә, һәр көннең кадерен белеп яшәгән кадерлесен – куенына алды.
– Зөһрә, тукта, сабыр ит! Сиңа дулкынланырга ярамый! Синең әле миңа,
үзеңә яисә Нәфисәгә охшаган нәни кыз алып кайтасың бар. Ул кызны синең
белән иркәләп, сөеп үстерәсебез бар. Моңа хәтле тыныч булдың бит. Башны
ташка орсаң да, баш ярыла, ташны башка орсаң да, баш ярыла. Ояларга –
оясы, кунарга колгасы булмаган әтрәк-әләмнәрне сөендереп юкка чыкмабыз.
Бер җае чыгар әле. Ходай: «Җан биргәнгә җүн бирермен», – дигән. Мин сезне
беркайчан да авыр хәлдә калдырмам, беркайчан да. Әйдә икенде намазын укып
алыйк та, сиңа әйтәсе сүзем, киңәшем бар иде.
Габдрахман чыпта намазлыгын, аның артына Зөһрә үзе суккан намазлыкны
җәйде дә, бер-бер артлы басып, икенде намазын укыдылар. Озын-озак итеп
дога кылып, намазлыктан күтәрелеп килгәндә, болдырда Хәбибулла карт
белән Фәгыйлә карчык күренде. Хәбибулланың кулларында төенчекләр,
Фәгыйләдә – казан белән ниндидер ризык. Ризык кайнар, күрәсең, карчык
казанны тастымал белән ураган иде. Исәнләшеп керделәр дә бергәләшеп
утырып дога кылдылар.
– Нихәлләрдә яшәп ятасыз?
– Аллага шөкер, әлегә Аллага шөкер.
Габдрахман белән Зөһрә башка әйтергә сүз таба алмыйча төртелеп туктап
калдылар. Өйдә авыр тынлык урнашты.
– Әзерләнеп беттегезме, балалар?
Хәбибулла карт, төенчегеннән үзенең затлы тунын чыгарып, киявенә сузды.
– Синең тунны су буе Ялкау Әдһәм малаена биргәннәр. Габдринең тунын
юк бәягә генә торгида сатып алдым, дип әйтеп әйтә, ди, – диде.
– Ярар, бабай, эссе тәнендә тузсын! Исең китмәсен, бабай, мин синең
туныңны да алмыйм. Әле көз генә, кышка чаклы берәр җае чыгар, Алла теләсә.
Менә Зөһрәмә әбинең мамык шәле, җылы жикеты әйбәт булыр. Киез итекләрне
дә алырбыз – Себер хәтле Себер бит ул.
– Кит, булмаганны, кияү, нинди алмау ул, нинди алмау! Себергә тунсыз
чыгарып җибәрәм, диме?! Аласың булгач аласың! – дип, тунны этә-төртә
киявенә бирде.
– Ярар, бабай, мин сиңа бурычлы булып калмам. Бу болгавыр заманнар
бер бетәр әле. Дөреслек таш яра, диләр. Без дә әйләнеп кайтырбыз. Сталинга
да бу башбаштаклыклар килеп ирешер. Бездәй гаепсез кешеләрне акларлар.
Гаеплеләр җәзасыз калмас!
– Аллага тапшырдык. Шулай булса иде кана, шулай була күрсен!
Хәбибулла карт, кулларын күтәреп, дога кылган кебек битен сыпырып
куйды. Барысы да, бер-берсенең тынычлыгын бозмас өчен китү турында сүз
кузгатмыйча, сөйләшмичә, тын гына утырдылар. Шунда Зөһрә: «Әйдәгез, чәй
эчеп алыйк», – дип урыныннан кузгалуга, Фәгыйлә:
– Әй, Аллакай гынам ла, онытылыплар торам лабаса, онытыплар торам,
сезнең вакытыгыз булмас, дип, сарык ите белән бәрәңге пешереп алып килгән
идем. Әйдәгез әле, әйдәгез, ашап алыгыз. Балалар кайда, Нәфисә, Рәшит,
Камил? – дип каударлана башлады.
Ул арада Зөһрәнең ишегалдында йөргән балаларын ашарга дәшкәне
ишетелде. Өстәлдәге киндер ашъяулыкка ризык тезгәндә, өйгә Нәфисә килеп
керде. Кызның күзләре кызарган, матур йөзе суырылып калган, чөеп бәйләгән
ак батист яулыгы астыннан чулпылар таккан кара озын толымнары күренеп
тора. Карлыгач канаты сыман кап-кара нәзек кашлары, озын керфекләре
астыннан түгелергә торган моң тулы күзләре! Сөбханалла гына диясе лә,
сөбханалла гына! Өзелердәй нечкә биленә канәфер чәчәкләре чигелгән зәңгәрсу
алъяпкыч япкан. Бала итәкле куе зәңгәр күлмәгенә зәңгәрсу җирлеккә шәмәхә
канәферләр төшкән алъяпкыч шундый килешә үзенә! Бу матурлык – татар
кызларында гына була торган садәлек, сафлык, мөлаемлык!
Әби-бабасы белән кул биреп күреште Нәфисә. Артык сүз әйтмичә генә,
өстәл читенә килеп утырды.
– Малайлар кайда? – дип сорады Габдрахман. – Ник ашарга кермиләр?
– Камил дуслары белән саубуллашырга китеп барды, Рәшит кайдадыр йөри.
Ташлыкта ташбаш сөзәдер әле. Дус малайларына: «Без иртәгә атка төялеп,
җир читенә чыгып китәбез, сез анда бара алмыйсыз», – дип мактанып тора
иде, – диде Нәфисә.
– Сабый, нинди сәфәргә чыкканын белми шул әле, әйтеп, күңелен
төшермәгез инде. Сәфәр чыгам дип куанып йөрсен. Юлга чыккач, үзе аңлар
әле. – Хәбибулла картның тавышы сынып, калтырап китте. – Бу сабыйлар
шундый хәлгә дучар булыр дип кем уйлаган? Кемнәрнең башына мондый
вәхшилекне күрермен дигән уй килсен? Раббым, бер Аллам! – дип, башын
учлары белән тотты да тавышсыз гына үксеп елап җибәрде. Бу күренеш –
картның гаҗизлектән калтырана-калтырана елавы үзләренең эчләрендә ут-
ялкыннар кайнап торса да, бер-берсенә авыр булмасын дип, тыныч булырга
тырышкан һәммәсенә дә тулып ташырга торган буаны ерып җибәргән кебек
тәэсир итте. Иң беренче Фәгыйлә кызын кочагына алып:
– Балакаем ла, бәгырькәй генәм, ничекләр түзәрсең, мин нихәлләр итим,
дәрьяларга агып китимме? Җаным, балаңны ничекләр итеп табарсың?
Соңгы көннәреңне йөрисең бит инде! Йә Алла, нинди гаепләребез бар? – дип
такмаклый-такмаклый, үксеп елап җибәрде.
Әнисе кочагындагы Зөһрә:
– Әни, әни җаным, нишлик, нихәлләр итик, нишләпләр генә бетәрбез?
Күрешүләр булмас инде. Бәхилләр генә була күрегез! Исән генә була күрегез!
Озакламаслар, сезгә дә килеп ябышырлар. Котырган эт кебек бит алар,
котырган эт кебек! – дип тәкрарлады.
Дәвамын күзәтеп барыгыз.
"КУ" 1, 2020
Фото: pixabay
Теги: проза роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев