Карт шомырт хатирәсе (романның дәвамы)

Романны башыннан монда басып укыгыз.

Котдус картның балалары Габделәхәт, Габделкаюм, Зәкиябану, биштәрләрен асып, Казан ягына таба атладылар. Пәһлевандай озын буйлы, киң җилкәле абыйлары янында әнисе Нәзифә шикелле җыйнак гәүдәле Зәкиябану бала кебек кенә күренә иде. Үрне менгәндә, тәмам хәлдән тайды. Җитмәсә, биткә бәреп яуган яңгыры да җелеккә төшәрдәй салкын. Әллә салкыннан, әллә өйләрендә булган шундый тамашадан, әти-әнисенең сәкенең ике ягына утырган килеш елашып калуларыннан балаларның үзәкләре өзелде. Исән-имин күрешүләр насыйп булырмы? Алда нинди язмыш көтә? Калада килеп туктардай туганнары да, танышлары да юк бит аларның.
Юеш киемнәре инде тәннәренә ябышты. Абыйлары бер атлаганны уналты яшьлек Зәкиябану ике атлый. Ярый әле апасы Галиябану кияүгә чыгып өлгерде. Җизнәсе Рәхимулла ятим булгач, аларга кагылмадылар. Аллага шөкер, аларның торыр почмаклары, нарат сагызы исе аңкып торган өр-яңа йортлары бар. Абзар-кура тулы мал – башка чыкканда, Котдус карт биреп чыгарган башмак тана, сарыклар, кош-корт.
Ә Зәкиябану коеп яуган көзге яңгыр астында абыйлары белән, калтырана-калтырана, тәмам өметсезлеккә бирелеп, караңгылыкка таба атлый. Алда, әйтерсең лә, мәңге таң атмаслык, очы-кырые күренмәгән караңгы төн!
Күк йөзендә бер йолдыз әсәре күренми. Бары тик тоташтан туктамыйча яуган яңгыр гына. Әле шуның өстенә җиле дә каршы исә, җанны кисә.
Ни өчен алар, туган илләреннән, әти-әниләреннән аерылып, юньле кеше этен дә чыгармаслык төндә билгесезлеккә таба атлап качып китеп баралар? Зәкиябануның әле яңа балалыктан чыгып килүче йөрәге менә шуны аңлый алмый. Ул үзен белә башлаганнан бирле гел эшләде бит: абыйсының балаларын карашты, идән-сәке, кер юды. Кышкы озын кичләрдә бәйләде, чикте, киндер тукыды... Үсә төшкәч, кыр эшләре... Авыл җирендә эшне санап бетереп буламыни? Шулай ук чиләнә-чиләнә эшләгән абыйлары һәм Зәкиябану бүген авылдан чыгып качтылар. Чөнки кичә төнлә, инде кеше йоклап беткәч,Тырлыйн Хәсән Котдус картка килеп әйткән (ул, авыл активы булса да, Котдус нәселен якын итә иде):
– Котдус агай, төнлә балаларыңны чыгарып җибәр. Бүген камунислар җыелышында Себергә сөрелүчеләр ыспыйсыгына синең өч балаңны да керттеләр. Камунисларның шул карарын ишетүгә, тиз генә чыгып сыздым да, инеш буйлап кына сезнең бакча артына килеп, кача-поса бакчагызга сикердем. Алар кизү торучыларны билгели калдылар. Мин менә сезгә чаптым. Сак була күрсеннәр, авыл уртасыннан бармасыннар, Урыстау итәгеннән китеп юк булсыннар. Мин әйткәнне, зинһар, кеше-карага әйтә күрмә, Котдус агай, үземне дә, гаиләмне дә бетерерләр, – дип килеп әйткән дә үзе шунда ук бакча артына караңгылыкка чумган.
Тырлыйн Хәсәнне озаткач та, Котдус карт йоклап яткан балаларын, хатынын уятты.
– Тиз булыгыз, яңгыр коеп ява, өстегезгә җылы киемнәр, кожан киегез дә чыгып китегез. Казанга таба юл тотыгыз. – Аннан карчыгына: – Сиңа әйтәм, тиз генә ашарларына ризык әзерлә. Биштәрләренә күбрәк итеп ипи, ат казылыгы сал, – диде дә, каударлана-каударлана, балаларына җыенырга 
булыша башлады. – Хәсән сак булырга кушты, камсамулларга кизү торырга кушканнар. Алар аяк киенгәнче, сез юк булыгыз.
Котдусның өч баласы биштәрләрен астылар да инеш буендагы таллыклар арасына кереп чумдылар.
Шул арада клуб ягыннан дөп-дөп итеп чабып килгән тавышлар ишетелде. Бу кизү торырга тиешле комсомоллар иде. Әле кичә генә, ваемсызланып, Нәфисәне качырган яшьләрне Шәрәфи эт итеп сүккән иде. Инде бүген, үз эшләрен җиренә җиткерергә ниятләп, өчесе өч почмакка килеп постылар. Ә Гарәфи шомырт агачы төбендәге эскәмиягә барып утырды. Шомырт агачының инде саргылт кызыл төскә кергән яфраклары, көзге җилдән зарлангандай өзелеп, җиргә коелалар. Тәүлек буе яуган яңгыр Гарәфинең болай да юешләнеп беткән кожаны өстеннән, әйтерсең лә, чиләкләп ага иде.
– Шушы гына җитмәгән, – дип, ул, муенына, тәненә агып төшкән салкын яңгыр тамчыларыннан чирканып, кожан башлыгын күтәреп куйды. – Нәрсәгә дип, бәбкә алырга килгән тилгән күк, кеше ишек төбендә интегеп утырам инде? Яңа блач төзер өчен үзеңне корбан итәргә, йомшак түшәкләр өстендә җылы юрганнар ябынып ятасы урынга катып-өшеп, бу контрларның, байларның ишек төбен саклап утырырга кирәк. Шуннан башка хәерчеләрне яклый торган блач төзеп булмый. Әнә, кичә дә хәлфә кызы юкка чыкты. Качырды инде ул кызын, мәчет козгыны. Күрмәдем, белмәдем, дигән була. Үзебез дә инде, кичтән үк капка төпләрендә кизү торасыбыз калган. Кая гына китеп олакты, белмәссең. Авыл халкы, үзен үзе үтергән, ди. Ярар, бер дошманга кимрәк булыр. Тик Шәрәфи райуннан бик бетеренеп кайтты. Анда әйткәннәр, ди, тагын шундый аплошныс ясасаң, үзеңне Себер җибәрәбез, дигәннәр, ди. Коты очкан Шәрәфинең. Камсамулларны эттән алып эткә салды, билләһи! Мин сезне ник туганыгызга үкенерлек, җир йөзләрендә яшәмәслек итәм, ди. Татарчалап, урысчалап сүгенә.
Гарәфи бераз тын утыргач, тагын карт шомыртка карап, күңелен бушатты.
– Мин сине, диде Шәрәфи, самогон, сарымсак исләре аңкытып, үземнең заместителем итеп куям. Синнән менә дигән камунист чыгачак. Менә бу мәчет козгыннарын, кулакларны юк иткәч, авылга мин хуҗа булачакмын, ә син минем беренче памушнигым булырсың. Миңа синең кебек каты куллы, халык дошманнарына аяусыз ярдәмчеләр кирәк. Котдуслар капка төбен дүрт күзләп саклагыз. Әгәр чыгып качсалар, миңа хана! Минем партбилетымны алачаклар. Райунда шулай дип, бик каты итеп әйтеп кайтардылар. Әле төнлә үзем дә Котдуслар ихатасын бер әйләнеп узармын, пустта торучыларны тикшереп кайтырмын, – диде дә Бикәмәтләр тыкрыгына таба атлады.
– Хәзер Шәрәфи рәхәтләнеп, җылы өендә гырлап йоклап ята торгандыр, – дип, әллә үз-үзе белән, әллә шомырт белән сөйләште Гарәфи, Котдусларның җан әсәре күренмәгән караңгы тәрәзәләренә карап.
Котдус карт исә алгы якның тәрәзәләреннән шомырт төбендә шәйләнгән шәүләне күзәтә-күзәтә, үз-үзенә:
– Утырыгыз, әйдә, утырыгыз, минем балаларыма гына туңып, калтырап, яңгырда чыланып юлга чыгып китәсе түгел, сез дә көзге яңгыр астында күшегеп, үләксә саклаган козгын кебек утырыгыз әле, – дип сөйләнде дә, сөенеп, нәфел намазын укырга утырды. Үзенең балаларын коткарган Тырлыйн Хәсәнгә, аның әти-әнисенә, гаиләсенә озын-озак итеп теләкләр теләде. Аннан 
соң: – Йа Раббым, бу камунислар арасында да адәм рәтлеләр бар икән. Болар, динем өчен түгел, көнем өчен дип, бу имансызлар арасында йөриләрдер, күрәсең, – дип ахылдап-ухылдап, карчыгы Нәзифә янына барып ятты.
Нәзифә йокламый иде.
– Саклыйлармы, Котдус, әйдә, сакласыннар! Рәхмәтләр яусын Хәсәнгә, ни теләсә, шуны Аллаһ йөрер юлларына чыгарып куйсын! Балаларымны Себер газапларыннан коткарды. Әгәр ул килеп әйтмәгән булса, бу Аллаһ каргаган гөнаһ шомлыклары килеп җиткән булсалар, нихәлләр итәр идең? Хәлфәләрне сөргәндәге тамашаны күрдең бит, Фәгыйлә түти әле дә аңсызланып ята, ди. Алар да, безнекеләр күк, көзге яңгыр астында гаиләләре белән кубарылып чыгып киттеләр. Юлларында фәрештәләр юлдаш булсын инде, Раббым, бер Аллам! Зәкиябануым туңгандыр инде, аягына киертергә яңа галушымны да таба алмадым. Вакыты бигрәк тар булды бит, каушавымнан кожан эченнән кияргә камзул да бирергә өлгермәдем. Туңар инде җаным, күшегер инде балам. Үпкәсе кабармаса җарар иде. Сиңа әйтәм, әле кая барып җиттеләр икән? Күкчәне узганнардыр инде. Урманга кереп барышларыдыр, – дип, ул сулкылдап елап җибәрде.
– Юк, Нәзифә, алар Күкчәгә кереп тормаслар. Мин аларга, Галиәскәрләр тыкрыгыннан борылып, Кәвәлгә таба атларга куштым. Көндез урман эчләтеп барырлар. Ял итәргә Тау иле Җәмиләләргә туктарлар. Әйбәт кешеләр алар, кием-салымнарын киптереп, чәйләп алсалар, әйбәт булырые. Юлларына хәйран гына акча да бирдем. Яңа Бистәдә Шәйхелисламга керерләр, мин аның белән таныш. Бер җае чыгар әле. Әгәр эзли башласалар, Казаннан ук чыгып китәргә кирәк булыр. Нишләмәк кирәк, карчык. Безнең күп яшисе калмады, балалар исән булсын! Әле менә шуңа сөенәм: Рәхимулла белән Галиябану авылда. Ничек булса да яшәрбез, Ходай ташламаса, бүре ашамас. Тик менә йөрәкнең генә рәте юк. Һай, бетте лә йөрәк, һай, таланды ла!
Таң атканда гына йоклап киттеләр. Башлары аңкы-миңке килеп, күзләренә таң алды йокысы эленгән генә иде, кинәт каты итеп ишеккә бәрделәр.
Котдус ак эчке күлмәк-ыштаннан гына ишеккә килде.
– Кем бар анда, нәрсә таң тишегеннән кеше мазасызлап йөрисез?
– Ач, Котдус, сөйләшәсе бар. – Бу Шәрәфи тавышы иде.
– Сүз сөйләр өчен көн беткәнме сиңа? – дип, карт сукрана-сукрана, ишек келәсен күтәрде. – Әле әтәчләр уянмаган, ни эшегез төште тагын? – Бар, балаларыңны уят, аларны кәнсәгә өчесен дә чакырдылар. Себер җибәрергә дип боерык чыкты, – диде Шәрәфи, йөзенә мыскыллы елмаю чыгарып. – Күп яшәделәр байлыкта, әзрәк Лаеш шулпасы эчеп кайтсыннар.

– Минем балаларымны син байлыкта яшәтмәгәнсеңдер ич. Ач-ялангач булмасыннар өчен, алар үзләре көнне төнгә ялгап эшләделәр. Башка кешеләр кебек, арт якларына кояш төшкәнче әче бал, көмешкә эчеп, йоклап ятмадылар.
– Телеңә салынып тор әле монда, салып торып җиффәрермен, – диде Шәрәфи һәм гайрәтләнеп, итекләрен дә салып тормыйча, алгы якка узды. Итекләреннән аккан пычрак Нәзифә түтинең үзе суккан паласларында, күкәй сарылары кушып сап-сары итеп юган идәнендә кара эз булып пичәтләнеп калды. Олы якта караңгы иде. Шәрәфи, атылып мич кырыендагы кучкарда янып торган җиделе лампаны алып, кире әйләнеп керде дә катып калды.
Урын-җирләр пөхтә итеп җыеп куелган, мендәрләр өстенә кулдан бәйләнгән челтәрләр ябылган, ә балалар юк!
Шәрәфи Котдуска ябышты.
– Кая балаларың, әйт, кабахәт?!
– Соң кичә, хәлфәләрне кугач, алар артыннан ук чыгып киттеләр ләбаса.
«Әти, без Донбасс ягына китәбез. Анда нинди дә булса эш табылыр әле. Олы Мәтәскә авылыннан әллә кем, Гыйльфан диме, шул Донбасстан кунакка кайткан, анда күмер чыгарырга эшчеләр җитми икән. Җаңа блач төзергә күмер кирәк», – дип, өчәүләшеп чыгып киттеләр. И Шәрәфи туган, балалар безне тыңлап торамыни, аларның үз туксаны туксан. Әле менә, анда баргач, камсамул булабыз, диләр, аннан соң – камунис. Алар инде пуезга утырганнардыр. Чуен юлдан баралардыр. Инде юллары хәерле була күрсен! Усал-мотагайларга очрап харап була күрмәсеннәр, диюем. Зәкиябануыбыз жәл, тегеләре аякларында нык басып торалар инде. Әнә, Габдрахман хәлфә кызы үзен-үзе үтергән, диләр бит, – дип, Котдус сәке читендә туктаусыз үксеп елап утырган карчыгы янына барып утырды.– Елама, карчык, нишлисең инде, камсамул буласылары килсә, булсыннар. Заманасы шундый булгач, алар безнең закун белән яшәмәсләр инде. Әйдә, бер кайтырлар әле. – Ниме соң, иртәнге чәйне эчтегезме? Сиңа әйтәм, Нәзифә, бар, самавырыңны җырлатып җибәр. Кунаклар белән гөрләшә- гөрләшә чәй эчәрбез, – дип елмаеп, Котдус Шәрәфигә карады.
– Үзең эч, чәй кайгысы җук әле монда. Өченче көн берсе чыгып тайды, хәзер тагын өчесе. Мин җавап тотасы бит, мин – галавный, – дип, Шәрәфи ишеккә китереп типте. Гомердә мондый хәлне күрмәгән ишек шапылдап ачылды да тын гына ябылды. Тик Шәрәфинең итегеннән төшеп калган кап-кара эз, пичәтләнеп, ишектә дә калды.
– Рәхмәт яугыры! – диде Котдус, яулык чите белән авызын каплап утырган хатынына карап, – бу гөнаһ шомлыгы ничек яшәр икән?! Бу Шәрәфинең кыланышларын күр әле син! Җаңа блач килгәнче, аннан да җалкау, дәрәҗәсез кеше бөтен Алансуда җук иде бит. Иң абруйсыз гаилә шуның гаиләсе иде. Инде менә Алансу халкының котын алып тора торган бер имансызга әйләнде. Белми әле ул, акылы яшь дисәң, инде чигә чәчләре агарган, алда ниләр күрәсен белми. Аллаһ газизеңне алып сыный ул. Ә бала кайгысы мәңгелек, дөнья белән хушлашканчыга чаклы йөрәгеңне әчеттереп, әрнетеп тора. Мәңгелеккә кайткач, ничек җавап бирер? Мич башында әче бал әчетеп, әшнәләре белән сыйланып, тел астына тәмәке салып, мәчет тирәсенә аяк та басмыйча яши бит ул. Әле шул да кеше булып сөйләшә, рәхмәт җаугыры! Ничек әле, карчык, телемә «Донбасс» дигән, «балаларым камсамул була» дигән сүзләр килде. Алла сакласын, динсезләнеп йөри күрмәсеннәр. Аллаһны бар дип, кеше рәнҗетмичә яшәсеннәр. Камсамул булып, Аллаһны хурлап йөрсәләр, яшәп тә торасы җук. Җир йөзенә килеп, үз артыңнан намаз укымый торган, динне бар дип белмәгән дәһриләр калдырып китсәң, яшәп тә торасы җук, карчык.
– Алай димә, карт, безнең балалар кыйблаларын югалтмаслар. Нәселләре андый түгел, кемгә карап җүнсез булсын, ди, алар? Алла бирсә, барысы да әйбәт булыр әле. Йөргән юлларында фәрештәләр юлдаш булсын, – дип, Нәзифә карчык самавыр куярга кече якка кереп китте.

Ишегалдында әтәч кычкырган тавыш ишетелде. Котдус карт, өстенә кожанын киеп, ишегалдына юнәлде. Яңгыр һаман ява. Ул йөзгә бәреп яуган көзге яңгырдан чирканып, кожан башлыгын күтәреп куйды. «Бигрәк салкын ямьсез иртә. Балалар җеп бөртексез булганнардыр инде, туңганнардыр җаннарым. Кай тирәгә барып җиттеләр икән? Тау иле Җәмиләләргә барып җитә алсалар, киемнәрен киптерерләр иде. Инде авырып кына китә күрмәсеннәр. Юллары хәерле була күрсен», – дип борчылып, өенә әйләнеп керде.
** *
Йөзембикәнең – ак яулыклы әбинең – үзләре белән икәнен бераздан гына абайлап алды хатыннар. Югыйсә поездга утырырга булышкан Балыклы егетенә: «Бу абыстай да безнең белән, аны да утыртсана», – дип, үзләре үк ялынып сораганнар иде. Күрәсең, ирләре, балалары белән кавышу шатлыгыннан әбине исләреннән чыгарып җибәргәннәрдер.
– Һай Аллакаем, әтисе, Йөзембикә абыстайның бер йотым суы гына коткарды бит мине. Өтермәндә һавасызлыктан тәмам бетерешкән идем. Сиңа әйтәм, аңымны җуеп, үләр хәлгә җиткәнием. Рәхмәт җаугыры, Йөзембикә абыстайның азрак суы булган, шуны берәр йотым капкач, аннары соң... аннары соңы-ы-ы, – дип сузды каушап калган Зөһрә, – йөземә шул суны бөркегәч кенә аңыма килгәнмен. Сиңа әйтәм, сиңа әйтәм, менә таныш бул әле, бу Йөзембикә абыстай мәдрәсәдә кызлар укыткан, ә хәзрәте – указлы мулла. Менә бит, Аллаһ рәхмәте, хәзрәт тә бу вагонга туры килгән. Әйдәгез әле, әйдәгез, түрдән узыгыз, – дип, хәзрәтне үзләренең сәндерәсенә чакырды. Барысы да, кысылышып, картка урын бирделәр. Хәзрәт, кысыла-кысыла, сәндерә түренә кереп урнашты.
Тәрәзәләренә такталар кагылган вагон мәхбүсләр белән шыгрым тулы иде. Кайсылары – вагонның кырый-кырыйларына катлы-катлы итеп куелган сәндерәләргә, кайсылары идәнгә җәелгән салам өстенә урнашып беткәч, тынып калдылар. Әллә ниткән хәвеф-хәтәр алдыннан була торган тынлык иде бу. Йөрәкнең һәрбер күзәнәге сызлап, сыкранып әрни. Мәхбүсләрнең башында бер уй:
– Кайларга таба чыгып китеп барабыз?
– Алда гомерләр нинди булыр?
– Илгә исән-имин кайтып булырмы?
– Раббым, сәфәрләребезне уңай итсәнә!
Һәрберсе, эчтән генә дога укып, поездның рельслар буйлап тәгәрәгән
тәгәрмәч тавышына оеп баралар. Әйтерсең алда җәннәт кебек тормыш булачак. Шулай, Казанның кысан, параша исе килеп торган сасы төрмәсеннән соң аларга алда барысы да яхшы булыр кебек тоеламы? Адәм баласы гел яхшыны көтә, алда тормыш матуррак булыр дип өмет итә. Әйе, кешеләрне өмет яшәтә.
Әнә, ак яулыклы ак әби дә, хәзрәтенең ябык кулларына ябышып:
– Сиңа әйтәм, хәзрәт, йөрәгең ни хәлдә? Тел астыңа сала торган сәдәпләреңне югалтмадыңмы? Сине таба алмам дип шундый курыктым, котларым калмады. Аллага шөкер, кавыштык тагын! – дип әйтеп куйды.
Хәзрәтнең көмешсыман ялтырап торган ак чәчләре өстендә кара кәләпүш. Йөзе – зәңгәрләнеп, күз төпләре күгәреп эчкә баткан. Карашы дөньядан ваз кичкән, инде ни күрсәм – шул, дигән мәгънәне аңлаткан кыяфәткә кергән. Ул аптырап, Йөзембикә карчыкның юлдашларына карады да:
– Әссәламегаләйкүм, кардәшләр! – дип, акрын гына исәнләште. Кайчандыр кечкенә генә итеп пөхтәләп сөннәтләгән сакал-мыегы матур гына булгандыр, тик инде ничә көннәр кырынмаган йөзен ап-ак чаларган төк баскан.
– Хәзрәт! – диде Йөзембикә карчык, – сәдәбең дә булышмыймыни соң? Сәдәп кабып куйсаң, хәлең яхшыра иде бит, әллә ул да булышмый башладымы? – дип бимазаланды.
– Алып калдылар шул, карчык, төрмәгә кергәндә үк. Үтенепләр сорадым. Шушы сәдәпләрсез яши алмыйм мин, оланнар, йөрәк беткән. Аллаһ хакына бирегез, зинһар, тия күрмәгез, дип ялындым. Берсе, яшьрәк кенә сакчы: «Күрсәтермен мин сиңа Аллаһны, мәчет күсесе!» – дип, алагаемга башыма китереп сукты, мәтәлеп җиргә килеп төштем. Әллә тимер белән орды инде имансыз. Шул минутта ук башыма тавык күкәе чаклы шеш килеп чыкты, әле дә сызлап тора. Күңелем болганып, косасы килә. Сулыш алулары бер әҗәл инде, шулкадәр хәлем авыр.
Габдрахман хәлфә вагон тутырып утырган мәхбүсләргә карап торды да күршесендәге Габделхак хәзрәткә дәште:
– Хәзрәт! Юл озын, авыр булачак. Күрәсеңме, вагон почмагына зур параша чиләге куйганнар. Әнә, бер татар хатыны, хаҗәтен үтәргә оялып, чиләк тирәсендә әйләнә. Без, мал вагонында барсак та, кеше булып калыйк. Берәрсендә пычак-мазар булса, вагонның идәнен чокып тишеп, хаҗәтханә сыман әйбер ясарга кирәк. Аннан соң чаршаусыман итеп чүпрәкләр белән каплап куйсак та яхшы булыр иде. Яшәү булгач, хаҗәтханәсе дә кирәк. Ничекләр итеп ул хаҗәтне бөтен халык алдында үтисең, ди! Оят бит, хәзрәт, тән ояла, җан тартына. Бигрәк тә хатын-кызларга уңайсыз. Ничек тә үткен тимер табасы иде. Кечкенә пәке белән калын вагон идәнен тишеп булмас ул. Шуңа озынрак пычак кирәк.
– Каян табасың инде аны... – булды Габделхакның җавабы.
– Җәмәгать! – дип торып басты Габдрахман, – берәрегездә пычак-мазар юкмы? Вагон идәнен тишеп, хаҗәтханә сыман әйбер ясыйсы иде. Күрәм, монда мөселман кардәшләр күп. Үзегез беләсез, ире-хатыны, баласы-чагасы бергә барабыз. Юлыбыз озын булачак. Ничек тә, кешелегебезне югалтмыйча, бер-беребезгә мәрхәмәтле булып, Себерләргә барып җитәргә язсын! Хатын-кызларыбызга бигрәк уңайсыз лабаса.
Вагондашлар арасында кузгалучы булмады. Мифтахетдин генә, оекбаш кунычыннан әлеге дә баягы кызыл сөяк саплы пәкесен чыгарып:
– Габдрахман, менә бу пәке белән чокып карамыйбызмы? – дип, пәкесен Габдрахманга сузды.
– Юк, Мифтахетдин, идән таза, калын тактадан эшләнгән. Бу уенчык белән генә булдырып булмас, калынрак пычак кирәк булыр. Юктыр шул инде, берсе дә пычак алып керә алмагандыр. Төрмәгә кергәндә тентеп, бар булган әйберләрне алып калдылар бит. Кешеләрнең ыштаннарын салдырып, арт якларына кадәр тикшерделәр. Кешене шуның кадәр түбәнсетергә, рәнҗетергә ярыймы инде?! Кая анда пычак хәтле пычак алып керү!
– Әйтегезче, берәрегездә нинди дә булса озын тимер яисә пычак юкмы? – дип кабатлады хәлфә. Вагонда тынлык иде. Беркем бер сүз дәшми. Габдрахман да: – Бер дә булмаса, параша чиләге кырыена чаршаусыман нәрсә элеп куйыйк, тик аның чүпрәген каян табасың? Ничек булса да 
бу мәсьәләне хәл итәсе иде бит, – дип, өметен өзеп, кысыла-кысыла, үз урынына барып утырды.
– Туктагыз әле, – диде Йөзембикә абыстай. – Менә миндә хәзрәт белән икебезгә дип әзерләгән кәфенлек бар иде. Шушы көнгә чаклы саклый алдым. Андый-мондый безнең белән ул-бу хәл булса, ничек тә җирләрсез әле,– дип, төенчегеннән ак бәздән тегелгән ахирәт күлмәкләре чыгарды. – Мин инде аларны үзебезгә үлчәп тегеп тә куйган идем, – дип, кәфенлекне Габдрахманга сузды.
Ә Габдрахман:
– Абыстай... күңелгә авыр, – дип, Йөзембикә сузган кәфенлекне алмыйча торды.
– Ал, ал. Аллаһ җан биргәнгә җүн бирер әле. Без үлеп китсәк, күлмәк итәкләребезне юып булса да, кәфен тегәрсез. Ничек булса да, җаен табарсыз. Аллаһ кичерер, бәбкәм, үзебез теләп алган язмыш түгел. Безне мондый хәлләргә төшергән адәмнәр җавап тотар, – дип, этә-төртә соңгы сәфәргә дип әзерләп куйган, үзенә, хәзрәтенә үлчәп теккән ахирәт күлмәкләрен Габдрахманга сузды.
Хатын-кызлар Габделхак хәзрәт кәфенлеген сүтеп, чаршау сыман нәрсә ясап, вагон почмагына элделәр. Артып калганын Йөзембикә карчык төенчегенә кире тыгып куйды.
Каршы яктагы сәндерәдә аякларын салындырып утыручы түгәрәк йөзле, чәчен пәке белән кырып алган зур гәүдәле адәм, сөзеп, Габдрахманга карап торды да, күн итек кунычыннан чүпрәккә төреп тыгып куйган нидер чыгарып, әллә ничек кенә бер төймәсенә басты. Аннан ялт итеп ялтырап торган пычак атылып килеп чыкты. Соңыннан, урыныннан торып, кешеләр өстенә басмаска тырышып, кәфенлек белән бүлеп куелган параша чиләгенә таба атлады һәм, үзе чамалап, вагон почмагының идәнен каезлый башлады. Идән калын такталардан ясалган, такыр башына кара бәрхет түбәтәй кигән адәмнең дың-дың итеп тактага бәргәне, тәгәрмәч тавышына кушылып, бөтен вагонга ишетелә. Үзе пычак белән идәнне каезлый, үзе нидер сөйләнә, кемнедер сүгәме?
Вагонда тынлык урнашты. Беркем бер сүз дәшми. Барысының башында, бу нинди адәм, ничек итеп төрмәгә зур пычак алып керә алган, дигән уй. Димәк, сакчылар тарафыннан тоткыннар янына махсус куелган. Бу адәм төймәсенә басуга атылып чыга торган пычагы белән... Алла сакласын!
Шактый вакыттан соң Габдрахман, идән каезлаучы янына килде.
– Кая, кардәш, арыгансыңдыр, мин дә маташып карыйм әле. Чиратлап каезлап карыйк, – дип, пычакны сорап алды.
– Атың кем синең, туганай, исемең кем? Мин Габдрахман атлы булам.
Такта идәнне шактый гына каезлап, маңгаена, кып-кызыл йөзенә бөрчек-бөрчек тир тамчылары бәреп чыккан кырык яшьләр тирәсендәге ир Габдрахманга кара күзләре белән сөзеп карады да:
– Фәрит, – диде. Тавышы калын, әллә ниткән тамак төбеннән чыккан гырылдавык иде.
– Фәрит кардәш, ничек кенә әле бу коралны алып керә алгансың?! Аллаһ ярдәме белән бу эшне башкарып чыга алсак, бер мәсьәләне хәл итеп бетерер идек. Аллаһка тапшырдык.
Фәрит дигәннәре сүзгә кушылмады, акрын гына атлап, үз урынына барып 
утырды да тынып калды. Бу әллә ниткән сәер адәм иде. Каударланмый, кыбырсымый, үзалдына караган да тик утыра яисә сөзәргә килгән үгез кебек, күзеңә карап тора.
Габдрахман янына яшь кенә бер егет килде дә:
– Кая, абый, арыгансыңдыр, азрак мин чокып карыйм, – дип, пычакны сорап алып, тиз-тиз идәнне каезлый башлады. Аны Камил алыштырды. Шулай берсен-берсе алмаштыра-алмаштыра каезлый торгач, вагон идәнендә түгәрәк уем хасил булды. Идән тишелгәч, тәгәрмәч тавышлары ачыграк ишетелә, тук-тук, тук-тук дип, чигәләргә китереп бәрә иде. Инде ни хәлләр итәрбез, ничекләр генә итеп яшәрбез дигән уй җаннарын, йөрәкләрен телгәли.
– Җәмәгать, – диде Габдрахман, – күрәсезме, бергәләп тырыша торгач, бу бик мөһим мәсьәләне бик тиз хәл иттек. Бердәмлек кирәк. Әгәр Себергә барып җиткәч тә күмәкләшеп, бер-беребезгә булышып яшәсәк, авырлыкларны җиңәрбез. Әгәр аерылышып, таралышып бетсәк, безгә бик авыр булачак. Без монда күбесенчә мөселманнар. Бер-беребезгә булышып, барасы җиребезгә барып җиткәч тә, күмәк булсак, безгә җиңелрәк булыр. Аннан соң тукталышларда чаршауны җыеп куеп, идәндәге тишекне дә каплап кую зарур булыр. Ник дисәгез, хөкүмәт милкенә зыян салуны гафу итмәсләр. Параша чиләге дә дөм буш булмасын, сакчыларга сиздермәскә кирәк.

Дәвамы бар.

"КУ" 11, 2020

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: