Логотип Казан Утлары
Роман

Каһәр (дәвамы)

Альфред тәкъдименә ышаныргамы? Ә ышанмаска нигез бармы? Ул моны уйлап эшләдеме, әллә уйнапмы? Әгәр чынлап икән, кыз Альфред сүзен тыңларга тиеш. Ул бит икесе генә белгән серне ачмаска кушты...

Романның башы.

VI


Динә Әхәтовна минем шикле биографиягә бер дә исе китмичә карады. Ул әллә үз өстенә тиешледән күбрәк алучылардан идеме? Кайберәүләрне шелтәләгәндә, каты бер дәлил итеп үз өстеңә күпне аласың, дип әйтәләр иде. Шул сүзләрдән кайберәүләр бик курка иде. Шул ук Эдуард Хәлимович та бервакыт әзрәк спирт капкан иде, ачылып китте: «Хатын миңа, соңга калып кайтсам, үз өстеңә күпне аласың, чамала, дип яный, куркыта. Ә кемне генә хатыны куркытмый икән? Таня, син дә иреңне газаплап яши торган җен хатыны булып китәрсеңме? Ә? Юк, әйт, китәрсеңме?..» – дип тукынды. Мин әйттем: «Әгәр иргә чыга калсам, мин аңа тулы ирек куячакмын», – дидем. Ул ышанмады, башын як-якка чайкап: «Син әле хосусый милек белән авызланмаган, син әле ул хисне белмисең, – диде. – Хатын бит иренә гомер буе имеп торырга тиешле шәхси милке итеп карый. Менә кем ул ир дигән зат. Хатынына гомере буе төшем биреп торучы, закладка салынган байлык. Кайбер хатыннар ирләрен фәкать шәхси милек итеп саный». «Ирләр дә бит хатыннарын шәхси милек итә, дидем мин, Эдуард Хәлимовичка каршы төшеп. – Ирләргә яраган хатыннарга ярамыймыни?» «Ярый, – диде Эдуард, – хатыннар – ирләренә, ирләр хатыннарына шәхси милек итеп карый. Шуңа күрә бездә ир белән хатын арасы гаять киеренке, катлаулы. Хатын, мәсәлән, мине теләсә нишләтә ала, ә мин хатынны берни дә эшләтә алмыйм. Бу хәл дә бик четерекле, күп кенә низагларны кискенләштерә һәм фаҗигале итә. Хатын белән ир арасы төрле богаулардан азат булырга тиеш, чөнки кешелек җәмгыяте эшләп чыгарган әхлак нормалары бар: ир белән хатын арасында ирек булмаса, мәхәббәт тә булмый...» «Анысы тагын нәрсә, аңламыйм», – дидем мин. «Син әле аны аңламыйсың, – диде Эдуард Хәлимович. – Менә иргә чык, сине үзенең шәхси милке итеп караучы кешегә туры кил, шул чакта аңларсың...» «Андый ирләр сирәк буладыр, Эдуард Хәлимович». «Сирәк, но була. Биредә ир-атка вакчыл булырга ярамый. Менә мин хатыныма шәхси милек итеп карамыйм, һич тә!» «Ә ул сезгә карый...» «Бу – үзенә күрә ярату билгесе. Әмма хатыннарның бу хисенә күп кенә бүтән хисләр кушыла. Иргә чыгуны алар зур горурлык һәм уңыш саный. Үзең дә беләсең, хатыннар ирләре белән ничек кенә мактанмый, ә? Синдә дә шундый хис йоклыйдыр әле». «Юк, миндә андый хисләр, Эдуард Хәлимович». «Кияүгә генә чык, барысы да кинәт уяныр», – диде Эдуард һәм көлеп җибәрде. Аңа кушылып мин дә көләргә тотындым.
Билгеле, Эдуардның гаиләле булуы күңелдә кузгалган тойгыларны да кире куа, салкын су сипкән кебек итә иде. Эдуард белән утырганда, мин гел шундый каршылыклы уйлар кичердем. Эдуард янәшә булмаганда, миндә акыл өстенлек итә, хисләрне уятырга ирек бирми иде. Озаграк очрашмый торылса, үзен бөтенләй оныта башлыйм. Берни дә булмаган кебек...

 

***


Алар Ирек мәйданы аша үткәндә, Альфред төзелеп ята торган театр бинасына ымлап әйтте. «Анда фрицларны эшләтәләр», – диде. «Күргәнем бар», – диде Таня. Альфред ничектер шуны сизде, аның фрицлар турында мыскыллы тонда әйтүен Таня бүлешкән шикелле булды. Икенче мәлдә Альфредка барып җитте: фрицларны биредә эшләтүдән канәгатьлек табу, болай уйлап караганда, обыватель эше, шактый сай нәрсә иде.
Бераз тын гына бардылар, аннан Альфред тагын сүз башлады.
– Таня, син дөресен әйтмә, – диде көлемсерәп. – Барысы да нормально, диген. Ә?
– Альфред, син нәрсә хакында әйтәсең, ә? – Таняның күзләре гаҗәпләнүдән зур булып ачылып, түгәрәкләнеп китте.
Альфред аның кулын тотып, учында каты гына кысты.
– Таня, син минем белән уйнама! – диде ул, тавышын күтәреп.
Таня шунда ук тынды, каршы килмәде, тын гына бераз уйланып барды. Аннары: – Альфред, дәвалану өчен зарар итәрбез бит, – диде. – Ә сиңа... бу очракта
яшерү әйбәт булмас, чирен яшергән үләр, ди татарлар.
Шуны әйтергә кирәк, Таня татарча яхшы аңлый иде. Динә Әхәтовна аны үзе белгән бик чиста бер татар карчыгына фатирга урнаштырган иде. Карчыкның беркеме дә юк, холкы да күркәм иде, аналы-кызлы кебек яшәделәр. Карчык русчаны начар белә, ярым русча, ярым татарча сөйләшә иде. Күңеле нечкәреп киткән чакларда, бүлмәне сиңа калдырам, дигән сүзләр дә ычкындырды. Аны кайсыдыр ерак туганы, җылы яктан кайтып, үзләренә алып китәргә тиеш иде. Ул һаман шуны көтте, өметен өзмәде. Чөнки аңа бер дә җылы җитмәде, гел күшекте дә күшекте ул. Җылы көннәрне зур бәхет көткәндәй зарыгып көтеп ала иде. Җылы якны бик сагынды. Әмма аннан хәбәр килмәде дә килмәде.
Бер иртәне, Таня төнге сменадан кайтканда, карчык телдән калган, дөнья белән бәхилләшеп ята иде.
Әмма карчыкның коммуналкадагы бүлмәсен Таня исеменә күчерү бик мәшәкатьле булды. Эдуард Хәлимович ярдәм итмәгән булса, эш бөтенләй өметсез иде.
– Таня, минем сүзне аяк астына салмачы?! – диде Альфред, тагын да ныграк ялынып сораган кебек.
– Үзеңә генә начар эшлисең, Альфред, – дип, Таня үз дәлилләрен китерде. – Сиңа яңа дәвалар бирерләр иде, Мәскәүгә юллама алырга да нигез булыр... – Алар бозып кына бетерәләр, – диде Альфред. – Организм үзе дәвасын, әмәлен табарга тиеш.
– Кем әйтте сиңа бу фикерне?
– Үзем шундый нәтиҗәгә килдем. Медицина гарипләгән кешеләр азмыни? Күргәнем бар...
Альфредның бу дәлиленә каршы Таня берни дә әйтә алмады. Мондый очракта кайбер врачлар «дело хозяйское» дип, җаваплылыкны өсләреннән төшереп, авыру җилкәсенә сала.
Таня, эшкә килгәч, врачлар күзенә чалынмаска тырышыбрак йөрде. Ничек дип әйтергә? Аңардан Динә Әхәтовна сораячак бит. Альфред кушканча эшләргәме, әллә дөресен әйтеп бирергәме? Бу Альфред нәрсә эшләмәкче була? Нигә шулай әйтергә куша? Ирлек горурлыгымы, әллә дәвалауга ышанычы беткәнме? Нишләргә? Таня Динә Әхәтовнага ялганлый алмый. Альфредны тыңламаска да хакы юк. Йә тегеләй, йә болай. Нишләп аңа шулай гел ике ут арасында калырга туры килә? Моңа әллә бәхетсез характеры гаеплеме?
Альфред тәкъдименә ышаныргамы? Ә ышанмаска нигез бармы? Ул моны уйлап эшләдеме, әллә уйнапмы? Әгәр чынлап икән, кыз Альфред сүзен тыңларга тиеш. Ул бит икесе генә белгән серне ачмаска кушты. Бер-берсенә физик яки рухи якын кешеләр арасында сер булырга тиеш. Сер булмаса, якынлык та булмый. Икенең берсе серне ачса, ул хыянәтче санала. Альфредка хыянәт итәргәме? Әгәр серне ачса, аның Танядан тәмам йөз чөерүе мөмкин. Чөнки бу хәл аның мин-минлеге, горурлыгы белән бәйләнгән. Кинәт ачудан бар мөнәсәбәтне өзеп куйса? Нервлары тәмам какшаган кешедән барын да көтәргә була. Әле холкындагы яшьлек кискенлеге дә чыгып бетмәгән, очлы почмаклары бик күп.
Хуш, Таня Динә Әхәтовнага дөресен дә сөйләсен, ләкин ул моны авыруга берничек тә сиздермәскә тиеш. Менә хәлдән чыгу юлы бар икән бит. Ләкин Динә Әхәтовнаның артык беркатлы булып ала торган чаклары да була. Шунда берәр сүз ычкындырмаса гына инде. Әгәр ычкындырса, Альфред сизеп алса, баш бетте дигән сүз инде. Уф! Нишләп ул шушындый икән? Гомер кыл өстендә генә тора... Кыз Альфред белән ара өзелүен теләми, чөнки аның хыяллары, өметләре шул егеткә бәйләнде, ул аңарда таяныч тапкандай булды...
Альфредның исә үз планы бар иде – Таняга өйләнергә һәм үзенең авыруын шуның артына яшерергә. Гаилә пәрдәсе белән капларга. Кемнең ни эше бар? Тату гына ирле-хатынлы кешеләр, берсе – хәрби, икенчесе – медицина хезмәткәре. Алар арасындагы серне кем белер? Юк, беркем дә белмәс. Ә Таня моңа риза булырмы соң? Булыр, һичшиксез булыр. Бунт күтәрсә дә, фәкать берничә ел үткәч кенә күтәрер. Ә ул чакта инде Альфредның, бәлки, бу ярасы төзәлгән булыр, бәлки, бүтән берәр хәл килеп чыгар. Анда күз күрер әле. Ә хәзер гаилә корырга да эшкә урнашырга кирәк. Тик менә врачлар, хәерсезләр, үзәк нерв системасы бик нык зарарланган, тузган, дип бара. Бу диагноз белән аны хәрби учёттан төшерүләре дә бик ихтимал бит! Шайтан алгыры! Менә чын бәла кайчан булачак. Гражданскида ул нишли ала? Юк дәрәҗәсенә төшә. Авызын корт чаккыры! Кая бара эшләр? Прәме ят та үл, җиргә башыңны ора- ора ела, бу бәладән беркая да кача алмыйсың.
Тукта, аның хәле шулай ук өметсез микәнни? Нәрсә тоя ул? Элеккедән аермалы буларак, бик тиз кабынып китә, ни әйткәнен һәм нинди хәрәкәт ясаганын контрольдә тота алмый. Тиз кабынып китә торган кешеләр бер бәла ул, әмма шул мәлдә нишләгәнеңне белмәү – бу инде бик җитди симптом булырга охшый. Барысы да шул үзенчәлекле яра аркасында килеп туганмы? Тик аңа бу авыру иркенә бирелергә ярамый. Гомумән, ул үзен нормаль тоя кебек. Әллә нидер аңлап җиткермимме? Шунысы кыен, баш миендә томан кебек нәрсә, ачыклык юк, тәгаенлек юк. Менә шул нәрсә эчен пошыра, сөлек кебек, җанны авырттырып, имеп тора. Хикмәт шунда: баш яхшы эшләсә, бар нәрсәне майтарып, булдырып була. Моңа ничек ирешергә? Элек тә Альфредның башы мактанырлык эшләми иде. Хәзер бөтенләй куе томан эчендә кебек. Ничек арынырга бу авыр, күңелне гел басып торган томаннан? Әллә ныклап дәваланып караргамы? Әтисенең элеккеге таныш профессоры әйтә: организмның үзенә ирек бирергә кирәк, ди. Ул бит үз-үзен дәвалый, аңа комачау итмәү яхшы, ди. Көн дә физкультура белән шөгыльләнергә куша. 

VII


Зур сумка белән азык-төлек күтәреп, Радик кайтып керде. Күпме генә кытлыкта яшәсәләр дә, әнисе Клара улының бу нигъмәтләренә сөенеп карамады. Сынаганы бар: Радик азык-төлек алып кайтса, өйдә тавыш куба. Егет әтисе белән бәхәсләшә, аңа басым ясый башлый. Әйе, әйе, һөҗүм итә, дөресрәге, аның рухына тукына, дөньяга карашыннан көлә, һәм шул кыланышы әтисен чыгырдан чыгара, провокация ясаган кебек итә. Аңлы рәвештә белеп эшлиме, әллә берәр максатны күз алдында тотамы ул?
Радик әнисенә ит консервасы ачып бирде, шуның белән бәрәңге кыздырырга кушты. Элеккеге иждивенец малайдан ул хәзер гаилә башлыгына әйләнеп бара иде. Немецлар аны ничектер шәһәр магистраленә эшкә алды. Радик телне әйбәт белә иде. Шунда эшли башлаганнан бирле, егет бик нык үзгәрде. Әнисенең сораулы карашыннан уңайсызланып, беркөнне әйтеп тә куйды: «Немецлар мине үз тәртипләренә өйрәтә, мин аларга совет тәртипләрен аңлатам», – диде. Әнисе аңа, ачуын китермәслек йомшак тавыш белән: «Кеше газапларына сәбәпче була күрмә», – диде. Соңгы вакытларда бик күтәренке кәеф белән йөрсә дә, егет бер сүздән дә кинәт кабынып китүчән була башлады. Нидән бу? Үзенең мөстәкыйльлеген тануданмы? Әллә моның артында бүтән нәрсә ятамы? Элек ул мыштым иде, хәзер исә аның йөзендә «мин беләм, ә сез берни дә белмисез» дигән нәрсә шәйләнә. Әллә немецлар аны тәмам үз кулларына алырга өлгердеме? Алар әнә шундый яшьләрне үз кармагына эләктереп сыный да үзләре яклы итеп эшкәртә. Моның өчен аерым кешеләре бар. Радик та шундый эшкәртүче кулына капканмы әллә? Алай булса, бик хәтәр бу. Ире Андрей үзенең сиземләвен әйткәч, хатыны аңа ышанып җитмәгән иде. Ләкин беркөнге сөйләшү бик нык сагайтты. Кич белән чәй эчеп утырганда, Радик:
– Немецлар Мәскәүне алган... – дип, ниндидер канәгатьлек белән әйтеп куйды.
Андрей улының немецлар белән уртак тел табуын бер дә өнәмәде, шуңа күрә аңа шикләнеп һәм куркып карый иде. Әнисе дә эндәшми кала алмады.
– Сөйләмә юкны, кеше ышанмастай сүзне! – диде ул кырыс кына. – Безне сынар өчен генә әйтәсең...
– Әни, син күп нәрсәләрне белмисең әле... – Радикның күзләре еракка караган кебек кысылды.
– Син әллә немецлар кубызына биисеңме? Алдыңны-артыңны чамала, уйла! – диде әнисе, кисәтүле тавыш белән.
– Нәрсә уйларга? Сайларга мөмкинлек юк...
– Немецларның әкиятләренә ышанма. Әнә ничек шапырыналар...
– Әни, син политиканы аңламыйсың, әти йогынтысыннан чыга алмыйсың. – Тукта, шапырыну нәрсәдән килеп туды, ә? Нинди кеше шапырынучан
була? Йә?
– Адәм баласын бөгеп буламыни? Көчлелектән дә шапырыналар. Син нәрсә? – Көчлелектән беркем дә шапырынмый. Ә үз көченә ышанмаудан шапырыну
килеп туа.
– Син әти фикерләрен тукыйсың...
– Анысы мөһим түгел, ә үз көчеңә ышанмаудан шапырыну хакында әйтәм мин. – Немецлар – бик исәпле халык... Аннары...
– Хискә бирелмә, улым, хис алдый ул. Немецлар шуңа исәп тота.
– Аларда бар төштә дә төгәллек, әни. Син әти сүзләрен сөйлисең. 

– Төгәллек белән әллә кая китеп булмый. Менә филне әнчек җиңә аламы?
– Филне кырмыскалар да җиңә ала, әгәр фил тирән чокырга төшсә, – дип, Радик көлеп куйды.
– Ул аерым очрак кына, ә безнең ил аерым очрак кына түгел, улым. Ул – бик көчле фил.
– Әнә бит немецлар кая кадәр керде хәзер. Ленинградны алырга җыеналар...
– Вакытлыча андый нәрсәләр булуы мөмкин. Шул хакта шапырынулары аларны сата да. Шапырыну аларның үзләренең дә күзен томалый һәм бу нәрсә, һичшиксез, җиңелүгә китерәчәк...
– Әни, син ничек шулчаклы ышаныч белән раслыйсың, ә? Әти тәмам миеңне чүпләп бетергән икән.
– Бар нәрсәне экономика – материаль ресурслар хәл итә.
– Безнең әти һаман шул экономик теориядән аерыла алмый инде. Хәзер бар эшне политика хәл итә.
– Политика вакытлыча гына ота ул, фәкать экономика гына тотрыклы эш итә. Бу – немецларның әлегә политик отуы гына. Ул озакка бара алмый.
– Һаман әти фикерләрен сөйлисең. Политик отуны экономик оту белән ныгыталар да, менә шул чын оту була. Әллә немецлар шуны белми дисеңме? Без белгәнне алар әллә кайчан чыгарып элгән.
– Аларның политик оту уңышыннан башлары әйләнгән. Уңышлардан һәркемнең башы әйләнә ул. Әйтәм бит, политик оту бары вакытлыча гына була ала.
– Әни, сукыр булма, әти хаталана. Нигә ул немецларга ышанмыйча карый, ә? Моның начар булып бетүе дә ихтимал бит...
– Ә нигә син әтиеңнән баш тартасың әле? Син аның улымы?
– Баш тартмыйм, әни, мин хәзерге шартларны гына күздә тотам. Яшәр өчен шул таләп ителә. Кем шартларга җайлаша алмый, шул бетә. Табигать законы. Шартларга яраша алмаган күпме кешеләр харап була.
– Немецлар чын ерткычлар, Радик, үз күзләрең белән күреп торасың. Күпме гаепсез кешеләрне концлагерьларга озаттылар?!
– Юк, әни, немецлар уйлап эш итә. Ул кешеләр Советлар тарафыннан подпольеда эшләргә калдырылган булган. Аларны үз араларыннан берәү саткан. Партийный хатын. Ничек кеше сатлык җан булып китә? Менә бу сатылуларны күргәч, мин шул хакта көне-төне уйланам...
Радик китап шкафы янына килде. Аның пыялалы ишеген ипләп кенә ачты да Пушкин томын алып актара башлады...

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 5, 2018

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев