Исемсез хат («Нух көймәсе» егетләре)

Романны башыннан монда укыгыз.

Әйе, әби-бабайларыбыз һәм дә әти-әниләребезнең язмышы белән мактанып, әдәби мирасыбызны китапханәләргә сыймаслык дәрәҗәдә баеттык. Инде дә килеп, үзебез турында язар вакыт җитте...

2018 елның 15 февралендә, мәркәзебез Казанның газета-журналлар нәшриятында гадәттән тыш хәл булды. Юк, янгын-шартлау да түгел, су да басмады, шөкер, үлем-китемсез генә...

Олы урамнан туктаусыз узып торган транспорт пассажирлары өчен әлеге вакыйга МЧС уйлап чыгарган эвакуация уены булып күренгәндер, бәлки. Эрелеваклы йөк машиналары, түрәләрне генә йөртә торган «иномаркалар» тирәсендә күпләгән – бик күпләгән кеше аркылы-торкылы йөгеренә. Һәркайсының кулында чаты чатка сүтелгән җиһазлар, авырлыгы тышыннан ук сизелеп

торган кәгазь тартмалар, тәрәзә пәрдәсенә төренгән төенчекләр... Әлеге ыгызыгының котылгысызлыгы алдан ук билгеле иде инде. Өч катны колачлаган тугыз редакцияне күчереп, бүлмәләрне заманча ремонтлыйсылар икән, дигән хәбәр белән инде ярты елдан бирле, төшке ялда бөтен ашханә эче пышылдап

торды. Ләкин күченү мәрәкәсенең февраль буранына туры килүе метеосизгер чирләшкәләр өчен генә түгел, ә кырык ел командировкаларда йөреп, чи каешка әверелгән абзыйлар өчен дә җан тынычсызлыгына әверелде. Безнең илдә бер генә хезмәткәр дә үзенең җитәкчесен сөйми, ләкин хөрмәт итә!.. Хөрмәтле

түрәләребезнең карары катгый иде: дүрт сәгать эчендә «Нух» көймәсенә төялергә! Чордашларым хәтерлидер, «Нух»ның Икенче көймәсе инде бу. 1986 елның җәендә элеккеге Бауман урамындагы «Язучылар союзын» төягән идек. Ул вакытта да татар әдәбиятының алтмыш ел буе бөртекләп җыелган архивы,

элеккеге Комлев урамына килеп җитә алмыйча, юлда югалган иде.

 

Менә хәзер дә без, сүз тыңлаучан татар матбагачылары, дүрт сәгать урынына өч сәгатькә сыештык! Ошбу үтә күренмәле бинада кырык ел буе җыелып килгән мәдәни катламны бик вак иләктән үткәреп, Кәҗә бистәсеннән «Байлар бистәсе»нә күчендек. Калды инде... Исемнәре халык теленнән төшмәгән шагыйрьләрнең кулъязмалары; шәхси култамгалар салынган калын-калын

томлыклар; Мансур Вәлиевтән рецензия өметләнеп бүләк ителгән китаплар өеме; Роберт Миңнуллин заманыннан ачылмыйча калган хатлар – барысы да китте, Самосыровога түгел, яңа ачылган полигонга...

Ремонт эшләре ике айдан арыга сузылмас, тәрәзә каршындагы алмагачлар чәчәк атканда, «Майның унбишләрен» җырлап кайтып керерсез, диделәр... Әйе, билләһи, шулай, диделәр. Тик кемнәр әйткәнен генә тәгаенләүче булмады.

Дөрес инде анысы, өеңне тузан күммәсен өчен, исәнлегеңне сиздереп торыр өчен, гел кыймылдап, җырлап һәм уйнап торырга кирәк. «Татар үлгәнме, йоклый гынамы, әллә мәрткә киткәнме», димәсеннәр! Казан футбол чемпионатына әзерләнә. Чит илдән үткен күзле, көйсез журналистлар килеп торыр. «О, коллеги!» – дигән булып, безнең белән күрешергә теләрләр. Ә монда

– Чемпионат «фан-зонасы»ның борын төбендә стеналары җыерчыкланган, җиһазлары таралып төшкән, идәннәре абынып егылырлык бүлмәләрдә ике «КамАЗ» «макулатура» өелеп яткан...

Күченгән эш көне әллә ни хәтердә калмаган, яңа «өебезне» эзләп тапканчы, әйләнчек бәрән шикелле бер тирәдән шактый урадым. Бүлмә ачкычын кул куеп аласың, минутына кадәр язып тапшырасы икән (ә без электрон пропускка күнеккән идек инде). Коридорның ике башында видеокамера чекерәеп тора

– кергәнеңне-чыкканыңны, бәдрәфкә ничә барганыңны вахтада күзәтеп утыралар. Бигрәк кәттә егетләр эшләгән икән бу йортта.

Эшкә кул бармый. Утны бер кабызып, бер сүндереп, бер кабызып, бер сүндереп уйныйм... Кабызсам, энергетиклар байый, сүндерсәм... Уйный торгач, лампа янып төште, үземә сатып алырга туры килер... Ияреп килгән дүрт-биш яшьлек кулъязмаларга ачу чыга. Кайчан шедеврлар килер?!.

Яңа эш урыныннан сигез сәгатькә картаеп кайттым...

Иң хәтәре – өйгә кайткач та язып булмый. Яз көне бакча эшләре, җәйге челләдә кәгазь кулга ябыша... Җиләк түтәледәй авылыма кайтам. Мишә буен урман булып каплап алган шомыртларның пешкәнен көтеп йөрим. Шәвәли комлыгында әле бер, әле икенче ягына әйләнеп яткан кала күмәчедәй кызларга сокланам да... Язу

кайгысы бетә... Көзне көтәм. Кулдан каләм төште. Марсель Галиевнең хезмәт кенәгәсе чаклы гына булса да, бер роман язып ташлыйсы иде бит инде...

Көз дә җитә. Җәйнең бөтен хәзинәсен тагын келәткә, базга, суыткычларга тутырып куябыз... Тик ак кәгазь һаман мине үртәп ята. Өч сәгать эчендә укып чыгардай романны да өч ел буе язам бит әле мин...

Депрессия дип аталырдай күңел төшенкелегенә өстәлеп, әллә каян гына шушы күченү мәрәкәсе килеп чыкты. Тәнем Вишневский урамында йөри, җаным – Кәҗә бистәсендә...

Ике айдан ремонт эшләре бетә, кире кайтырсыз, дигәннәре биш айдан соң искә төште. Үз күзләрем белән күреп кайтыйм әле, минәйтәм, безне югалтмадылар микән...

Җир шары футбол чемпионатына әзерләнә. Гавам телендә – туп тибеш. Шәһәрдә карт-коры юкка чыкты, урам халкы кисәк яшәрде. Кая карама – спорт киеме кигән төзүчеләр, волонтёрлар, кунаклар. Казанны кәләш урынына бизиләр.

Йа Хода! «Идел-пресс» тирәсе яктырып калган – өй түрендәге алмагачлар делянкасы юкка чыккан. Чистай урамыннан Казансу ярындагы «фан-зона»га чаклы арага, купшы бакча өстенә, евротакталар җәеп, киң сукмак кына түгел, йөк машиналары узарлык юл сузганнар. Таш паркеты үтүкләнгән тротуарда

адым саен чүп термослары, алар шифоньер шүрлеге кебек итеп, шома такта белән тышланган. Мин, ирексездән, берсе янында туктап калдым. Безнең халык мондый сервиска күнекмәгән әле, әйләнеп узалардыр шәт – эче чиста. Кызыктырып тора үзе. Үч иткәндәй, чүп-чар итеп ыргытып китәрдәй конфет кәгазем дә юк ичмасам... Кесә төбемдә кирәксезгә аунап яткан ун тиен акчаны

томырдым – мая булсын.

Пышылдап кына әйткәндә, Казансуның уң ярыннан уңмадык без. Әле кайчан гына... «Чаян» журналында төшке ял җитте исә, Мөслимнең йөзек кашы – шагыйрь Зөлфәт белән комлыкка чыга идек. Анда шәһәр челләсе коргаксыган халыкны су буена җыйган. Ерактан караганда, аяк төртерлек тә урын калмагандыр кебек, ә якынрак килсәң, бөтен редакцияң белән рәхим ит – урын җитәрлек. Ни хикмәттер, ирләр икешәрләп-өчәрләпме, йә аягүрә, йә утырып кына кызыналар иде. Ә Казан кызлары... чәчәкле-чуклы җәймәләр

җәеп, мөмкин кадәр чишенеп, хәзинәдә барын балкытып, сусыл тәннәренә нур җыеп ята иде. Һәммәсенең дә башлары төньякта, аяклары Кремль ягына сузылган. Зөлфәт белән без, вакыт әрәм итмичә, тиз генә коенып чыгабыз да рәт арасыннан да йөренәбез, буш урын эзләмибез. Шушы хөррият атавы гүя көн саен «Су анасы-95» конкурсына әверелә. Һәм без Зөлфәт белән икебез

дә мәртәбәле жюри рәисләре! Ә ком җылысында күпме җиңүче әрәм ята... Без эшләгән елларда «Чаян» сәхифәләрендә хатын-кызга карикатура ясаулар бермә-бер кимеде. Эрнест Дышаевны гына тыя алмадык, ул гел үз хатынына охшаш сурәтләрне китерә торды.

Ә көннәрдән бер көнне, «Идел-Пресс» комлыгына күз тиде. Санэпидемстанция әлеге пляжда кызынуны тыя, суда ниндидер таякчыклар тапканнар, Идел суы эчәргә генә ярый, ә коенырга ярамый, ди. Бу хәбәр шәһәр телевидениесендә кат-кат кабатлана торгач, ниһаять, катгый рәвештә рәсмиләште. Яр буена челтәрле биек койма күтәрелде. Комлыкка кеше атлап чыга алмаслык буразналар сыздылар. Халык ияләнгән урыныннан бизде, әкренләп комлык суынды. Боз тартылгач, дистәләрчә «КамАЗ» берсен-берсе этә-төртә, яр читенә ком китерә башлады. Ә без, иң югары каттагы ян тәрәзәдән ошбу гарасатны күзәтеп, үзебезчә

нәтиҗә ясыйбыз: әйе шул, меңъеллык Казанның үзәгенә үтүче җан тамырыдай транспорт дамбасы – ике яктан да миллион кеше сыешлы пляжга әверелгән булган. Юл өстендә мыжгып яткан татарны күреп, чит ил туристлары көләргә тиешме, әллә кызганып еласыннармы? Югары каттан барысы да күренә... Әнә, ул

комлык күңел ачу мәйданына әверелде. Кайчангыдыр пляж урынында, берьюлы өч сылуның чәчен бәйләрлек «Чаша», өч мөдирле «ЗАГС» бинасы хәзер. Бик кызынасың килсә, язылышып чыгасың да туп-туры диңгез буена китәсең...

 

***

Килгән-килгән, ремонт барышын күреп китим инде, хезмәттәшләргә кайтып сөйләрлек яңалык бардыр, бәлки. Киткәнебезгә биш ай үтсә дә, шөкер, вахтадагы апалар безнең чырайны онытмаганнар: «Керегез, кер», – дип каршы алдылар.

Без бушаткан этажларда билгесезлек тынлыгы. Тәрәзәләр юылган, идәннәр сөртелгән, коридорлар ялт иткән! Ремонт эшләре генә башланмаган...

Киткәнебезгә ярты ел үтте... Бер ел... Ел ярым... Кайтыгыз, дип чакыручы гына юк. Булмас та... «Информбюро» хәбәрләре шулайрак сөйли. Күченү фронт кебегрәк бит ул, киттеңме – йә яраланып кайтасың, йә хәбәрсез югаласың... Киткәннәр урынына яхшырагы килгәне юк әле... Зарплатасы кечкенә кеше телгә үткен инде ул, димәгез. Тормыш тәҗрибәмнән әйтәм. Матур сүзләр әйтергә өлгерербез. Мактау сүзләренә без бит юбилейларда һәм

дә бәхилләшкәндә генә юмарт.

Исемсез хатлар гына үзгәртә алмас инде безне...

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 9, 2019

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: