Исемсез хат (Хат ташучы курчаклар)

РОМАН-ЭЛЕГИЯ

«Тургайлы болытлар» романының ахыры ачык калган иде («К.У.» 2015, 2-3 сан.).

Төзелеп бетмәгән шәһәрләр, ярты юлда калган сәяхәтләр, төгәлләнмәгән

әсәрләр бар.

Һәр шәхес – үзе бер архив. Бәхетле кеше үз биографиясен үзе язып калдыра,

даһиларның үткән юлын башкалар яза. Бүгенге татар әдәбиятында «Даһи

язучы» дигән вакансия бар... Бөекләрнең каберенә басып, йолдыз чүпләүчеләр

дә күбәйде...

Автор белән бүгенге укучы арасында ачу китергеч каршылык ята – ул синең

ярты гасырлык иҗатыңны ярты сәгатьтә укып чыгарга мөмкин. Бүгенге

проза диетада, ул сынга үсми, санга үсә.

Ашыгып яшәдем, ашыгып сөйдем. Бер хатаны төзәтәм дип, икенче хата

ясадым. Бер кат үлчәп, җиде кат кистем. Ләкин ашыгып яза алмадым.

Хезмәт кенәгәсенең Мактау кәгазьләренә кергән чорын еллар белән түгел,

юллар белән саныйм. Бүлмәдәге байрак җилфердәми. Ерак юлга чыккач, кешенең

чын йөзе ачыла, зиһене арта. Үкенүләр минем өчен «тукран тәүбәсе» генә.

Хатлар ялгызлыктан коткарды, җанымны асрады. Язмышымның сюжеты

хатлардан килә.

Китап сөючеләр өчен язучылар бар, язучылар укысын өчен генә язучылар

бар... Әгәр мин зур язучы була алсам – кызлар гына гаепле... Алар мине хат

язарга өйрәтте. Талантлы язучы булыр өчен талантлы укучы кирәк.

Романны фотолар белән бизәргә исәбем бар иде, соңрак бу уйдан кире

кайттым. Яшермим, 1975 елның маенда, «Идел» халыкара яшьләр лагеренда,

яшьләр иҗатына багышлап үткәрелгән атналык семинарда, фотоаппарат

күтәреп килгән авторлардан бер мин генә идем... Бүгенге классикларның яшь

чагы әле дә архивымда саклана. Фото – каты бәгырьле хәтер инде ул, һәм

позитив булган җирдә негативы да бар. Гафу итегез, еллар үткәч, сынаулар

кичкәч, ул рәсемнәрдән кемнәрнедер кисеп ташлыйсы килә башлый, ә күмәкләп

төшкән фотолар әкренләп «туганнар каберлеге»нә әверелә. Соңгы утыз елда

кулыма гупчим фотоаппарат тотканым юк. Кеше саен ике-өч камера күргәч,

чыраеңны кая яшерергә белмәссең...

СССР язучысы дигән билет алган көнемнән (1983) бүгенгәчә, оешмабызда

җиде председатель алышынды. Язучылар оешмасы Менделеев таблицасы

кебегрәк бит ул: затлы металлга тиңләрдәйләре дә бар; чамадан тыш авыр,

инерт, тиз кабынучы язучыларыбыз да җитәрлек. Ул таблицада әле исемнәре

ачылмаган буш урыннар да күп. Оешмабызның «Менделеевы алышынса, әлеге

таблицаның күп кенә элементлары югала, алар урынына яңалары ачыла.

Шөкер, нәсел кушаматым «Корыч» (Fe) булгач, прозада минем урыныма

кызыгучы кеше юк. Ә бит әдәбиятның валюта курсын проза билгели!

Парнастан «бөекләр» егылып төшә башлады... Әнә, тагын бер йолдыз

атылып, атмосферага кереп янды. «Х ә с ә н т у ф а н» йолдызы гына булмаса

ярар иде! Җир шарыннан 250 миллион чакрымда пыскып торган 3 мең метр

диаметрлы ошбу балкышны татар күгенә күпсенмәсәң иде, Раббым!..

Шекспирмы әле әйткән: «Тормыш – ул театр, ә кешеләр – актёр!» – дигән.

Чынлыкта исә, безнең гомер шушы уенның бердәнбер репетициясе генә. Ни

кызганыч, аның премьерасы юк... Булса да, теге дөньяда гынадыр.

Фикер сөрешемдә афоризмнар, канатлы сүзләр, «мөгез чыгарулар» очраса,

кылтаю дип кабул итмәгез, безнең буын партия элгән лозунглар, ялтыравык

шигарьләр йогынтысында үсте.

Без – социализмның соңгы малайлары.

Кызлар егет сөя башлагач, көндәлек яза. Кияүгә чыккач, андый юк-бар

эш белән мавыкмыйлар. Көндәлек язып калдырган берәр хатын-кыз язучыны

белсәгез, миннән сәлам әйтегез.

Культура-агарту эшендә чәчем агаргач кына, автобиографик әсәргә

тотындым.

Шундый сәер кешеләр инде без – ирләр! Гомернең сөеп-сөелеп үткән

көннәрен генә Яшәү дип атыйбыз.

Яшәлгәнен яза торам...

 

Хат ташучы курчаклар

Яңа машинага утырганнан бирле хат-хәбәрнең өзелгәне юк. Урамнан килеп

керүгә, лифт чакырырга ашыкмыйм, диварга кат-кат итеп эленгән «почта

ящиклары» арасыннан дөм караңгылыкта да үземнекен абайлыйм. Көннекенкөнгә карап бармасаң, юктан гына кызык эзләп йөргән малай-шалайлар

алданрак өлгерә. Баскыч төбендәге лампочкаларны сәгать саен алыштырсаң

да, барыбер ут яктысы күрмәссең...

Бу әрҗәләр «СССР почтасы» заманыннан калган истәлек, нәзберек

йозаклары күптән коелып беткән, шуңа күрә дә ишекләре шыр ачык. Тышкы

дөнья белән элемтәсе өзелгән әби-бабайларның аларга исе дә китми, Йортлар

идарәсеннән килгән исәп-хисап кәгазьләрен дә аларның фатир ишегенә

кыстырып китәләр.

Бу арада мин хат-хәбәрне көнгә икешәр тапкыр карарга тырышам, бәйрәм

сылтавы белән Нуриәхмәт кызының туган авылына – Әгерҗе ягына кайтып

килдек. Якын ара түгел, барып килү дигәнең җиде йөз чакрымга җыела. Гомеренә

бер машина йөртеп карамаган шагыйрьләр аңлый алмаслык бер халәт бар,

ераккарак барган саен, юл кагыйдәләрен чикләү-кисәтү билгеләренең күбәюе

ачуны кабарта, аларны санга сукмыйча узып китү рульдәге кешенең күңеленә

әйтеп бетергесез ләззәт бирә башлый. Ә аннан соң... Үзебезнекеләргә өстәп,

Удмуртиядән дә штрафлар килә торгач, атналар буе ГАИдан «бәхет хатлары» көтеп

ятасың. Өйдәгеләрнең: «Йөри белмәгәч, шулай инде ул...» – дигән үртәүләрен

ишетмәс өчен генә дә хат ташучыларны урамда көтеп утырырсың, билләһи.

Әйе, менә тагын бер хәбәр килгән...

Чакыру ярлыгының артына үзем турында белешмә тутырганда, артык

җентекләп тормаганмын, юкса адресатка күз салырлык кына вакытым бар иде...

«Бәхет хаты» урынына түгәрәкләп төрелгән бандероль тоттырдылар! Әдәби

журналда эшли башлаганнан бирле, калын кулъязмаларны, идән астында

басылган китапларны җибәрүчеләр күп булды, әлбәттә. Ләкин почтаның безнең

редакциягә турыдан-туры хезмәт күрсәтүче бүлекчәсе бар, ул – эш урынына

якын гына. Икенчедән, мине «сөендерүче» кешенең исем-фамилиясе бөтенләй

таныш түгел, һәрхәлдә, моңарчы хәбәрләшеп торган авторга охшамаган.

Аптырагач, бандерольне кысып карыйм – кәгазь түгел; селкеп карыйм,

эчендә нидер шыкылдый – мәгәр тимер түгел... Каян алган, шунда кире кертеп

тапшырыр идең, аңламаслар – сюрприз төгәл миңа атап җибәрелгән. Әйдә,

ярар, сабырсызланып, урам уртасында төргәк сүтеп тормам инде. Авыру

төрле-төрле булыр, ди китап... Яз-көз көчәя торган чирләр бар. Тагын берәрсе

яза башлагандыр, күрәсең. Хәзер бит укучыга караганда, шагыйрә булырга

хыялланучылар күбрәк. Адресының язылу рәвешенә караганда, бу яшь автор

ким дигәндә инде саллы гына ике юбилеен үткәрерлек яшьтәдер, бәлки. Эш

урыныма барып җиткәч, барысы да ачыкланыр.

Каләмдәш дусларымның кәефен күтәрер өчен, ниләр генә сөйләмәдем дә,

нинди генә маҗараларга юлыкмадым инде мин: өйләнергә акча эшлим дип, Чирәм

җир сөреп кайттым; Актаныш кызы өчен Агыйделнең бозлы ташкынын яланаяк

ерып чыктым; Шәле кызы белән кавышыр өченгә дөнья чите – Магаданга барып

җиттем, ә ул килмәде; сынган долотаны эләктерер өчен баштүбән скважинага да

чумдым; ун яше дә тулмаган чия-кызыл «Жигули»емны үз хуты белән тимертомырга илтеп тапшырдым; стипендиядән алимент түләдем... Кыскасы, акыл

туплап, адәм көлкесенә калмыйча, тыныч кына картаерга иде инде исәп...

Бандерольнең кәгазь сүрүен ерткач, 147 нче бүлмәдә беркавым тынлык

урнашты, чөнки анда чәчәкле-чуклы бизәк төшерелгән, һәммәбезгә дә бик таныш

уенчык – «Матрёшка» иде. Агач курчак, әлбәттә, көмәнле марҗага ишарәләп

ясалгандыр – аның эче тулы «бала»... Өченче курчакны ачып өлгермәдем, дүрткәбишкә бөкләнгән хат кисәге килеп төште, һәм бүлмәдәге тынлык шартлады!

Мондый көлүне бары тик хаттагы «сер» генә туктата ала. «Нәрсә язганнар?»

– дигән кызыксыну бу көлүдән көчлерәк иде. Ләкин мин кычкырып укымадым.

«Нихәл, дип сорамыйм, үзеңне бик һәйбәт хис итәсең бугай.

Кая югалдың? Хатынны ташласам да, сине ташламам, дигәниең... Сиңа

ышанып өйдә утырсаң... Җиләк корты бит син. Аерылышырга лицензия

бирмәделәр бугай. «Адәм белән Һава» тапшыруында күреп үртәлдем. Хатының

белән алай ук мактана торган кеше түгелиең бит син, нәмә булды? Бөтен

ялгыз хатыннарны да бәхетле итәрдәй телең барые. Сиңа кемне яратсаң да,

барыбер бугай – яратырга гына булсын. Губной помада ялап агуланырсың

әле бер... «Кларунчигың» белән яшәп ятасың алайса... Олыгаясың, ахрысы.

Кеше өендә кунып кала алмыйсыңдыр, үз мендәреңне күтәреп йөрмәссең

ич... «Матрёшкалар»ны сервантыңа тезеп куй, кинаямне аңларсың шәт –

мәхәббәттән җыр да туа, бала да туа... Кызганыч, бу хат кыска чыкты, төпчек

матрёшканың көмәне бик кечкенә. Язучылык һөнәрен ташладыңмы, соңгы

елларда бик күренмисең...

Мин. Апрель, 2018 ел.»

Апрель. Апрельдә 1 апрель дә бар, апрельдә – 26 апрель дә бар... Апрельдә

– башыма килгән беренче сөенеч «Юмор көне» булды. Үзен тел остасы дип

йөрүчеләр бер мин генәме?! Һәр шаян кеше үзенчә көлә.

Бандерольнең тузгыган сүрүеннән мөһерен эзләп табам, бер дә көлке

түгел – почтага космонавтика көнендә кергән. Ягъни Г.Тукай премиясен бирү

турындагы Указ чыгарга ун көн кала оештырылган... Алай дисәң, кандидатлар

хакында низаг чыгару өчен хәзер интернетның «көфер почмагы»на бер

әләк ыргытуың җитә, профессиональ гайбәтчеләр шундук чәйнәп ташлый...

Юк, иҗади көрәш алымы түгел бу, исемсез хат һичшиксез минем гаиләне

җимерер өчен язылган. Теле, фикер сөреше, кинаясе һәм уйнаштан туган

«матрёшкалар»га ишарәләве белән – мондый ясалма бомбаны бары тик ялгыз

калудан коты алынган хатын-кыз гына ыргыта ала...

Кайтып җитәрәк кухня тәрәзәсендә ут балкыса, ир кешенең борыны чөелә,

иңбашлары канатлана, башы әле уңга, әле сулга каерыла – янәсе: бармы

берәрегез, күрегез – әнә, көтә, пешә, кайный, дөрли бәхет учагы. Бүген тагын

берәр сәбәбе табылгандыр: гаилә бәйрәменә җиләк анасыдай төпчегем,

Нуриәхмәт кызына «Әни!» дип өзгәләнеп торган киленем, инде миңа акыл

өйрәтә башлаган улым, тәти күлмәкләрен киеп күргәзмәгә тезелгән оныкларым

көтә торгандыр. Хәзер, хәзер, урам ишеген шапылдатып ябам – ишетсен, ачкыч

бәйләмен кыңгырау итеп, өй ишегенең өске йозагын ачам – Нуриәхмәт кызы

чәчен-башын төзәтсен, икенче йозакны ашыктырам – каршы алсын.

«Кларунчик, мин кайттым!» – бу минем елга 365 кат әйтелергә тиешле догам.

Ул зәйтүн мае сеңгән кулын өстәл сөлгесенә сөртә-сөртә каршыма килеп

баса. Баштанаяк күзәтеп чыга, алай гына да түгел, күземә туп-туры карамакчы

була – тик карашымны тота алмый.

«Алай икән, тагын остаханә утырышы үткәргәнсез», – дияр дә азык-төлек

цехына әверелгән аш бүлмәсенә ашыгыр.

Акланмыйм. Мактанмыйм. Каршы дәшмим, дөрләп китәргә әзер торган

учакка каен тузы өстәмим. Гаилә бәхетенең шушы вариантын кыл өстенә

куйган исемсез хатны агач курчаклары белән чүп савытына ташлыйм.

Шөкер, эш урынымда «онытып» калдырганмын икән...

Мәктәп елларыннан бирле: «Киләчәккә хатлар» (Һ.Такташ), «Хат ташучы»

(М.Җәлил), «Тапшырылмаган хатлар» (Г.Кутуй), «Соңгы хат» (Х.Вахит)

әсәрләреннән рухланып үзем дә хатлар эчендә яшәргә өйрәнгән «Корыч малае»

никтер почта әрҗәсендәге хатлардан сискәнә торганга әверелдем. Һәр яңа

әсәрем басылып чыккан саен, мине хатлар эзәрлекли. Күпме хат юлда югалган

һәм күпмесе җавапсыз калган?!. Хатлар кавыштыра ала һәм шул ук вакытта

кырык ел буе корган җылы-көйле ояңны туздырырга да бер хат җитә...

***

– Почтаны карадыңмы?

– Эштән кайткан кешене, «нихәл», дип каршы алалар иде, нишләдең син

бүген? – дигән булдым мин, җаваптан качып.

– ??!

Нуриәхмәт кызының күз карашында тагын шул ук сорау. Минем белән

яши-яши әүлиягә әверелде, тәки, көн саен: «сатабыз», «көтәбез», «арзан гына»,

 «иң түбән бәяләр бездә» дигән рекламалардан арыны күрмәгән әрҗәдә, бүген,

нәкъ менә бүген минем исемгә хәбәр килгәнне каян белә ул?!

– Җимешем, кемнән хат көтәсең соң син? Штрафларга гел үзем түләп

торам, сиңа мәшәкате юк; авылдагы әти-әниләребез күптән гүр иясе инде; кесә

телефоныңда, ачуым килмәгәе, көн саен туксан тугыз хәбәр; мәктәп елларың

төшеңә кереп интектерә мәллә?.. Иртән уянуга хатыны: «Картым син мине

яратасыңмы әле», – дип сорагач, ире нәрсә дип җавап биргән? «Ну, карчык,

әче таңнан кара тавыш чыгарма инде», – дигәнме?!. Кайтып керүемә, нихәл

син, дип сөендерәсе урында, хат эзләтеп интектермәгән булсаң...

– Абау! Үскән саен вакчыллана барасың син. Бер сүз белән генә: «Юк!» – дип

җавап бирсәң ярамыймы?! Бөтен иҗатың сүзгә күчте. Өч ел бит инде бернәрсә

язганың юк. Прозаиклар гомер буе язарга тиеш, дигән кеше син түгелме соң(!)?

Нуриәхмәт кызы иң авырткан җиремне – җан тамырымны чеметеп алгандай

итте, «язмыйсың» дигән гаепләүдән минем уйларымда кыска ялганыш яшьнәп

ала... Бер үк шелтә белән өч ел буе битәрләсә дә, хак сөйли үзе. Акланырдай

сәбәпләрем һаман да шул: күңел төшенкелеге; яшәешнең бертөрлелеге;

күптән инде мине урап алган офыкның теге ягына чыкканым юк. Әллә инде,

соңгы кырык елда, никах кичендә биргән вәгъдәләрем акланып, социалистик

йөкләмәләрем үтәлеп, барча хыялларым гамәлгә ашып беттеме – үзем дә

аңламыйм, никтер кулдан каләм төште.

Нуриәхмәт кызы, мине Дәүләт бүләге алып кайткан көнемдәгечә сыйлый:

өлеш тәлинкәләрен шалтыратмыйча гына тезә; тамгалы кашыкларны

ашыкмаенча тарата; гадәттәгечә, бисмилласын әйтеп, үз кулыннан икмәк

телеп бирә һәм минем тарафтан хосусыйлаштырылган пыяла шүрлектәге

рюмкаларга ихтыяри карап куя... Елмаймыйча, әмма шул ук вакытта чыраен

да сытмыйча, төпле тынгы белән ашауга күчә. Бу – аның озакка, әгәр юату

сүзеңне кызгансаң, сәгатьләр буена сузылачак тынлыгы. Аның эндәшмичә

утыруы әрләвеннән дә яманрак. Җан өшеткеч тынлыкны җылыту миңа кала.

– Хәтерлисеңме, студентларның төзелеш отряды белән киткәч, минем

сиңа 27 хат язганымны? Син l курста китапханәдә практика үтеп калдың. Ә

мине Әчтерхан өлкәсенең Володар районына помидор җыярга җибәрделәр.

Беренчесеннән башлап, һәр хатка саннарын куеп бардым... Ә егерме бишенчесе

югалган иде. Укулар башлангач кына килеп җитте ул сиңа, ике ай буе кайдадыр

качып яткан... Адашып йөри торган хатлар да бар дөньяда, – дип түгәрәкләдем

фикеремне, бүгенге исемсез хатка ишарәләп. Шуның белән Нуриәхмәт

кызының «йомык авыз» уены өзелде.

– Ул хатлардагы матурлыкның әчмухасын да ишеткәнем юк хәзер, һәр

җөмләңдә сагыну белән ярату үрелеп бара иде. Менә дигән әсәр!

– Әйе, бер повестьлык чимал әрәм булган!.. – дидем мин артык

хафаланмыйча гына.

– Ник әрәм булсын, исән алар. Синең соңга калып кайткан төннәреңдә укып

ятам. Ул хатларда хыянәт юк, яшь язучы хисләре генә.

– Белмим, җимешем, хыянәт дип нәрсәне әйтәсеңдер. Өйгә кайтмыйча

кунып калганым бармы – юк!

– Сайланма әсәрләреңне чыгарсаң, йөзәрләгән хатын-кыз үзен эзләп

табачак. Шул түгелме хыянәт?!

– Иҗат итү – ул әсәрләрдә кеше тудыру кебек. Рәссамнар портрет ясаганда,

шәрә натурага да сокланып утыралар әле, аңа карап берсен дә хатыннары

куып чыгармый.

– Суң, хатыныгызга сокланып кына иҗат итеп булмыймы?

– Көлдермә инде, җимешем! Күрсәт, әйдә...

– Нәрсә?!! – Нуриәхмәт кызы мине сугып егардай җенен көчкә тыеп тора.

– Хатларымны, дим...

– Ә-ә-ә... Юк инде. Җыртып атар идең бугай. Ә бәлки шулайдыр да...

Мин өч бүлмәле фатирыбызның сер саклардай почмакларын күз алдыннан

кичердем... Һи, гомер буе табып, алып, кирәк-кирәк дип яшәлгән өйдә бер

вагон хат яшерергә була ич.

Унсигез яшьлек кызга язган хатларны дәү әни каршында укып утыру өчен

сабырлыгым җитмәс... Мәхәббәт ул тән сусавы, тән дигәнең – материя. Материя

югалмый ич ул, бер халәттән икенче халәткә күчеп үзгәрә генә. Инде яшьлектә

әйтелгән сүзләрнең күбесен кабатлау килешми дә, оят кебек хәтта. Гомер

бакый бергә яшәп, тән тәннән, мендәр мендәрдән, карават караваттан ерагая

башлый. Аның каравы җан җанга кушылып, аерылгысыз бөтенгә әверелә.

«Сиңайтәм, ниме?» дигән чагында җавап кайтаручы булмаса, уйларың кинәт

туктап кала, җылы өең суына, җаныңның яртысын ялгызлык, югалту шомы

биләп ала. «Әү?!» Нинди кадерле һәм тирән мәгънәле сүз бу! Исемен сорарга

оялып йөргән көннәр, «яратам»ны бик җиңел әйттерә торган төннәр, икебезнең

каникулны бер иткән студент җәйләре, гаилә кору сөенечләре, сынауларыкөенечләре – бөтенесе сыйган бу сүзгә! Шушы барлыкны югалту өчен бер

ялгышу җитә. Әлеге дә баягы, исемсез хат алып килгән курчаклар түгелме ул?

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 9, 2019

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: