Һиҗрәт. Татарларны төрмәдән коткару. Олы сәфәр алдыннан

Романның башын монда басып укыгыз.

Татарларны төрмәдән коткару

Иртән билгеле булды – Юанбаш Мөхәммәди белән бергә, төнлә авылдан тагы берничә ир-атны кулга алып, конвой белән Тарага алып киткәннәр икән. Аларның барысын да хөкүмәткә каршы сөйләгән өчен, Рәсәйне яманлап, төрекләрне мактаган өчен гаеплиләр, ди. Имеш, халыкны Истанбулга, төрек иленә күчеп китәргә котырталар икән. Имеш, монда калсалар, аларны чукындырачаклар, урыс ясаячаклар икән...

 Ничә еллардан бирле һиҗрәткә дип җыенган, соңгы вакытта инде мал-мөлкәтләрен дә сатып бетергән, бүген-иртәгә юлга кузгалырга торган халык аптырашта калды. Ничек инде ул, кулда Питерның үзеннән рөхсәт кәгазьләре була торып, шулай каршы чыгарга, һиҗрәт өчен төрмәгә утыртырга мөмкин? Җитмәсә, ураза вакытында? Әле мондый хәлнең авылда булганы юк иде! Төнлә килеп, авыз ачып, намаз укып утырган җиреңнән өстерәп алып чыгып китсеннәр инде! Нәрсә, алар кеше үтергәнме, кеше талаганмы, хөкүмәтне бәреп төшерергә чакырганмы?! Әйе, алар хөкүмәтнең мөселман-татарларга каршы алып барган эшләреннән риза түгел, чукындыруга да каршы, урыс булырга да теләмиләр. Шул сәбәпле, туган җирләрен ташлап китәләр дә инде – иманны саклап, мөселман-татар булып калыр өчен җир читенә чыгып китәләр...

 Авыл халкының моңарчы һиҗрәткә каршы булганнары да аларның хәлләренә кереп, ярдәм итә башладылар. Иң беренче эш итеп авылның үткенрәк ир-атларын Тарага юлладылар, алар анда өяз түрәләре белән сөйләшергә, кулга алынганнарга ярдәм итәргә тиешләр иде. Бик барам, дисә дә, Мөхәммәтҗан картны авылда калдырдылар, хәзер барысы өчен дә ул җаваплы иде. Кызы Хөснибикә хәсрәте дә бер кырыйдарак калды, чөнки сүз милләт хәсрәте, халык кайгысы турында бара иде... Ни генә булса да, һиҗрәтне өзмәскә, кулларында рөхсәт кәгазе булганнарга гаеттән соң әзер булып торырга кушылды. Биш-алты авылдан олаулар әзерләү башланды, моңа җаваплы кешеләр билгеләнде, бөтен халык шушы тормыш белән яши башлады...

 Ул арада Тара татарлары да тик ятмады, милләтнең бөтен өске катламы – муллалар һәм ахуннар, байлар һәм сәүдәгәрләр, шәкертләр һәм һөнәрчеләр калыкты. Күренекле Айтүкә байлар Питерга, хәтта патшаның үзенә кеше юллаган, диделәр, бик күп акча түләп, адвокат та яллаганнар, ди. Ә Айтыкиннар тотынса, алар болай гына туктамый инде, бөтен шәһәрне тотып торучы, ярты дөнья белән сәүдә итүче атаклы байлар бит алар! Җитмәсә, ураза вакытында Яланкүл татарларын кулга алганнарын ишетеп, тирә-як авыллардан да Тарага кешеләр килә башлады, шәһәр мәчете һәм мәдрәсә шундый юлаучылар белән тулды.

 «Бүген аларны, иртәгә безне килеп алырлармы? – дип кайнады халык. – Салымын түлибез, солдатын бирәбез, инде мал йөртергә, иген чәчәргә урын калмады, барысын алып бетерделәр, хәзер иманыбызга ябыштылармы? Бездән керәшен кыры ясамакчы булалармы? Барып чыкмас! Үлсәк үләбез, әмма мөселман-татар булып калабыз!»

 Бу хәлләрне полиция бүлегендә дә шомланып күзәттеләр, охранка шымчысы Исмай-Иван исә өенә кереп бикләнде, чөнки урамда күрсәләр, татарлар аны өзгәләп ташларга мөмкин иде... Мондагы хәлләр турында хәбәр губерна үзәге Тубылга да барып ишетелгән булып чыкты, өяз начальнигына аннан телеграмма килеп төште. Баксаң, Тара татарлары инде Петербургка барып җиткәннәр, госманлыга китәргә рөхсәт биргән патша чиновниклары янында булганнар, бу хакта Истанбулга да хәбәр итеп өлгергәннәр икән. Ә бу – халыкара гауга дигән сүз! Җитмәсә, шәһәр тулы сөргенгә сөрелгән революционерлар, араларында кызыл байрак болгап йөрүчеләр дә бар, алар күтәреп кенә алачак бу каршылыкны... Өяз начальнигы үзе дә чукынган татар Исмай-Иван сүзе белән бу ыгы-зыгыга кереп батуына үкенә башлады, китсеннәр иде шунда, Төркиягә түгел, хет җәһәннәменә!

 Өяз начальнигы, карт урыс, бүлмәсенә становой приставны чакыртты, чөнки бу тоткын татарлар аның карамагында, алар белән алга таба нишлисен дә шушы полиция башлыгы белән сөйләшергә-киңәшергә кирәк иде.

– Йә, нишлибез бу тоткын татарларың белән? – дип башлады ул сүзен, бүлмәсенә полиция башлыгы килеп керү белән. – Менә, Тубылдан, губернаторның үзеннән телеграмма бар, татарлар безнең өстән жалу белән Питерга хәтле барып җиткәннәр... Имеш, без монда Төркиягә китәргә теләүчеләрне законсыз кулга алганбыз икән... Хәзер Тубылда да, Питерда да бездән җавап көтәләр.

– Соң, Иван Иваныч, ул татарларның хөкүмәткә каршы сөйләп йөрүләре дә дөрес бит инде! Безнең яшерен шымчыбыз Исмай-Иван аларның артларыннан тагылып йөреп, барысын да үзе ишеткән!

– Бер сатлык татар сүзе белән генә без берни дә эшли алмыйбыз! Эш мәхкәмәгә барып җитсә, алар җиңәргә мөмкин... Үзең беләсең, монда аларның тамырлар тирән, бер Айтикиннары гына да бөтен Себерне кулда тота. Үлән арасындагы елан кебек эш итәләр ул татарлар... Юлларында торсаң, чагып алулары да бар.

 Әйе, татарлар арасында Айтүкә байлар, дип йөртелгән бу нәсел Себернең иң атаклы кешеләре иде. Алар да чыгышлары белән бохарилар булып, нәселләре Күчем ханга ук барып тоташа, Динали сәетнең оныклары булып торалар, ягъни пәйгамбәрләр токымыннан. Инде алар монда ныклы тамыр җибәргәннәр, сәүдә белән Кытайларга хәтле барып җиткән кешеләр иде. Аталары Нияс Айтикин әле узган гасырда ук Тарада күн заводы, кибетләр тоткан, 1нче гильдия купец булган, Омск-Коканд кәрван юлын ачкан атаклы кеше. Аның уллары Абдулфәттах, Рәхмәтулла, Насретдин, Нәҗметдин исә тагы да еракка – Көнбатыш Европага сәүдә кәрваннары озаталар, Иртышта аларның «Работник» һәм «Тара» дип аталган үз пароходлары йөзеп йөри, ә Тарада исә зур-зур йортлары, пыяла заводлары, ризык һәм кием кибетләре бар. Айтүкә байлар шәһәр казнасына да бик зур өлеш кертәләр, ә аларның хәйриячелек эшчәнлеге турында инде әйтеп тә торасы юк – юмартлар, халыкны урыска-татарга аермыйлар! Һәм менә шушы кешеләр хәзер һиҗрәтчеләр ягына басты, әнә, патша түрәләренең үзләренә барып җиткәннәр!

– Айтикиннарның бу эшкә кушылулары начар булды, әлбәттә, – дип сүзгә кушылды полиция башлыгы. – Югыйсә, мәхкәмә өчен бөтенесе әзер иде... Хөкүмәтнең яшерен күрсәтмәсе барын да беләсең бит, Иван Иваныч, күпләп аларны моннан җибәрмәскә кушылган.

 Монысын өяз начальнигы үзе дә белә иде, әмма аның шәһәрдә тавыш та чыгарасы килми. Ул полиция башлыгының губернатор тарафыннан билгеләп куелуын да яхшы белә, ә аның тел төбе – бу татарларны төрмәдә черетү. Аларны якларга тырышуын сизсә, өяз начальнигының да башына җитүе мөмкин, чөнки ул турыдан-туры Тубыл белән эш йөртә. Әмма бу эшләр Тарада зур тавыш кузгатачак, һай, давыл кубачак монда! Дөнья читендә, кара урманнар уртасында урнашкан кебек булса да, үзенең баш бирмәве һәм бунтлары белән танылган кала әле ул Тара! Пётр патшаның әмерләренә буйсынмыйча, аны антихрист дип игълан итеп, йөзәрләп үз-үзләрен яндырып үтергән раскольникларның нәселе, иске урыс динен тотучылар яши әле монда! Һәм меңләгән сәяси тоткын биредә сөргендә ята, шәһәр шырпы кабызмасаң да гөлт итеп кабынырга тора... Инде хәзер бу татарлары аяк астында бутала! Становой пристав та дөрес әйтә – аларны моннан җибәрергә ярамый, яшерен кәнсәләриянең әмере шундый.

– Чөнки алар биредә төп салым түләүчеләр, рекрут бирүчеләр, шәһәр халкын ашатучылар дип санала, – диде өяз начальнигы. – Үзең беләсең, мондагы урыс авылларыннан әллә ни көтеп булмый, Тарада да спирт заводыннан башка берниебез юк. Татарлар моннан күпләп китә башласа, шәһәрне эш белән тотып торучы Айтикиннарың да калмас, аны ашатып торучы авыл татарлары да калмас... Менә кайсы ягы да бар бит әле аның!

– Айтикиннар бу эшкә нык комачау итәчәкләр, – дип дәвам итте полиция башлыгы. – Алар патшаның үзеннән көмеш медаль алган кешеләр бит, элемтәләре бик саллы! Җитмәсә, аларның сукно фабрикаларында Рәсәй хәрбиләре өчен кием тегәләр, таныш-белешләре бик күп! Айтикиннар хәзер бу татарларны яклар өчен бөтен каналларны кулланачак, Иван Иваныч! Әмма безгә дә чигенергә ярамый, монда кем хуҗа икәнне күрсәтергә кирәк ул татарвага!

 Сөйләшүдән шул аңлашылды: мәхкәмә өчен дәлилләр җитеп бетмәсә дә, бу татарларны төрмәдән чыгарырга ярамый иде. Һәм ул һиҗрәт дигәннәрен өзәргә кирәк, чөнки патша хөкүмәтенең яшерен әмере буенча, илдән күпләп күчеп китү тыелган. Алар читтә Рәсәй дәүләтенә карата кире фикер тудырырга мөмкиннәр, монда калганнарны да шуңа өндәргә, патша хөкүмәтенә каршы баш күтәрергә котыртырга мөмкиннәр. Димәк ки, һиҗрәтне өзү өчен, Яланкүлдән, Кумыслыдан, Аубатканнан, Черналыдан һәм тагы якын-тирә авыллардан ир-атларны кулга алырга кирәк булачак, алардан башка хатын-кызлары юлга кузгалмаячак, татарларда шундый тәртип. Себердә генә түгел, бөтен Рәсәйгә яңгырарлык эш кузгатырга кирәк булачак – бу татарларны пантюркизмда, панисламизмда гаепләргә, аларны госманлы шпионнары дип игълан итәргә, иң мөһиме – аларны хәлифәт төзергә омтылуда гаепләргә! Әмма моны ышандырырлык итеп эшләргә кирәк, араларыннан Исмай-Иван кебек йомшакларын чүпләп табарга, аларны мәңгелек каторга белән куркытырга һәм шушы гаепне үз өсләренә алдырырга... Яшерен охранканың моңа зур тәҗрибәсе бар иде, полиция башлыгы бу зур эштә Тубылдан да ярдәм чакырачагына ышандырды. Инде бөтенесе килешенеп бетте, дигәндә, ишек артында ниндидер шау-шу ишетелде, өяз начальнигы бүлмәсенә бер төркем кеше килеп керде. Бу – татарлар, аның да әле иң атаманнары – данлыклы Айтикиннар иде!

 Өяз башлыгы аларны күптән белә һәм бу татар байлары белән яхшы мөнәсәбәттә булырга тырыша иде. Сәбәбе – аларның шәһәргә файдадан башка зыяннары тигәне юк! Киресенчә, шушы татар сәүдәгәрләре аркасында гына Тара дөньяга чыга, дөнья белән аралаша, Европадан Кытайга хәтле сәүдә юллары шушы Айтикиннар сәбәпле Тарага да кагылып үтә. Алар – шәһәрнең мактаулы әгъзалары, 1нче гильдия купецлар, Тарада гомумкитапханәгә хәтле алар үз акчаларына ачтылар! Моңа кадәр Айтикиннар өяз башлыгын һичкайчан юк-бар белән борчымадылар, ә менә бу юлы аның йөрәге кысылып куйды – җүнлегә түгел боларның кинәт килеп керүе, дип уйлады. Барысы белән дә кул биреп күрешкәч, ул аларга утырырга тәкъдим итте, ишек төбендәге хезмәткәренә кунакларга чәй китерергә кушты.

– Борчылмагыз, Иван Иваныч, без уразада, – диде Айтикиннарның өлкәннәреннән булганы, саф рус телендә. – Һәм эшебез дә бик ашыгыч һәм бик мөһим...

 Ул өяз башлыгы алдына үзе белән алып кергән кәгазьләрне чыгарып салды. Тегесе аны караган арада, тагы сүзен дәвам итте:

– Полиция башлыгының да монда булуы яхшы булды әле, чөнки бу мәсьәлә икегезгә дә кагыла. Менә адвокатыбыз, ул яңа гына Питердан кайтып төште, бик мөһим хәбәр белән кайтты...

 Полиция башлыгы эшнең нәрсәдә икәнен инде үзе дә чамалый башлаган иде – кулга алынган Яланкүл татарлары артыннан йөри болар! Кыяфәтләре бик җитди, үз-үзләренә ышанып сөйлиләр, ниндидер кәгазьләр күтәреп килгәннәр. Ә ничек киенгәннәр – патша сараена килгәннәрмени! Өсләрендә затлы сюртуклар, аларның кесәләреннән алтын чылбырлары асылынып тора, аякларында елкылдап торган чит ил ботинкалары, ә башларында – кара бәрхет татар түбәтәе! Менә шул түбәтәйләре һәм пөхтә сакал-мыеклары гына аларның татарлыгын күрсәтеп тора, ә калганы – барысы да Европача! Аларның кече энеләре һәм уллары хәзер шул Европа тарафлары белән – Алмания, Италияләр белән генә эш йөртәләр икән, ә Финляндия белән Балтыйк буе илләреннән кайтып кергәннәре дә юк, дип сөйлиләр. Кирәк икән, бөтен Европаны күтәрәчәк алар, Рәсәйдә татарларны кысалар, дип, дөньяны сасытачаклар... Полиция башлыгы офтанып куйды, бу татарлар белән бәйләнүенең ахыры җүнле бетмәсен аңлады.

 Аның уйларын сизгәндәй, Айтикиннарның өлкәне тагы телгә килде:

– Һиҗрәткә җыенган татарларны кулга алу дөрес эш булмады, – диде ул. – Моның шулай икәнлеген, шөкер, Питерда да аңладылар. Менә бу белешмә шул хакта.

– Әмма алар патша галиҗәнапләренә каршы сөйләделәр, Рәсәйне хурладылар, халыкны хөкүмәткә каршы котырттылар! – дип, аңа каршы төште полиция башлыгы. – Бездә шаһитлар да, дәлилләр дә җитәрлек...

– Әмма алар һиҗрәткә рөхсәт бирелгән көннән бу ил ватандашлары булып саналмыйлар, – дип, аңа җавап бирде Айтикиннарның адвокаты. – Алар җиде ел буе шушы рөхсәт артыннан йөрделәр, ниһаять, аны алдылар, госманлы илендә бу татарларның киләсен беләләр һәм көтеп торалар... Хәзер аларны тоткарлыйсыз икән – халыкара конфликт чыгачак, бу хәбәр инде Истанбул газеталарында басылган!

 Өяз башлыгы тирләп чыкты, мундиры бугазын буа башлады, ул үзенең бу татарлар белән бик авыр хәлдә калганын аңлады. Бер яктан – җибәрмәскә, дигән яшерен әмер, икенче яктан – тотмагыз, җибәрегез, дигән ачыктан-ачык күрсәтмә... Кайсын тыңларга? Аларга суд була калса да, дәлилләр бик йомшак, боларны җиңәрлек түгел... Ул, җавап көткәндәй, полиция башлыгына карады, анысы инде дәшмәде, чөнки әйтер сүзе калмаган иде... Айтикиннарның кечесе сүзгә кушылды:

– Иван Иваныч, без моңа кадәр сезнең белән тату яшәдек, үзегез беләсез, шәһәргә кулдан килгәнчә ярдәм иттек, – диде ул. – Инде эшләр мондыйга киткән икән, безнең дә сезгә карата мөнәсәбәт үзгәрәчәк бит, безнең дә моннан китеп баруыбыз бар... Бу татарлар төрмәгә утыртылып, һиҗрәт сәфәрләре өзелсә, без барыбыз да өстебезгә зур гөнаһ алган булабыз... Иван Иваныч, барыбыз өчен дә Аллаһ бер, барыбыз да шушы салкын Себердә җан асрыйбыз... Үзегез беләсез, татарлар дин өчен бик куркалар, чөнки узган тарихларда төрлесен күрдек... Тагы шул көннәр килер дип борчылалар. Алар бары тик иманны саклап калу өчен генә шушы авыр юлга чыга, тотмагыз аларны, алмагыз өстегезгә зур гөнаһ!

– Ә Себерне кем тотар, кем иген игәр, кем мал асрар, барыбыз да моннан качып бетсәк? – Өяз башлыгы шулай дип әйтүен сизми дә калды.

– Анысы өчен дә борчылмагыз, әнә Идел буйларыннан йөзләгән татар гаиләләре бу якларга күченә башлады бит... Үзегез беләсез, авыллар гына түгел, урман аланнары да килгән татарлар белән тулды, урнаштырып бетерә алмыйбыз, алар да безнең өстә.

 Бу сүзләрдә дә дөреслек бар иде – соңгы елларда Идел-Уралдан бик күп гаиләләр монда күчте, җирсезлектән, хокуксызлыктан тилмереп, туган якларын шушы салкын Себергә алыштырдылар. Бер караганда, патша хакимияте берни дә югалтмый кебек – болары китсә, бушлыкны күчеп килгән казан татарлары тутырачак, эшләргә, салым түләргә кеше булачак... Өяз башлыгы инде бер карарга килгән иде – кулында Питердан кайткан рөхсәт кәгазе бар, суд өчен дәлилләр йомшак, җитмәсә, бу тоткын татарлар өчен нинди кешеләр аның каршына баш иеп килгән! Димәк, чыгарырга аларны ябылган җирләреннән, теләсә кая китсеннәр, хәзер аларны тотар көч юк иде...

– Ярый, килештек, миңа хөкүмәт кәгазе закон, – диде ул, полиция башлыгына карап. – Чыгар үзләрен зинданнан, биреп җибәр боларга... Калганын үзләре карарлар... Ә сез кергәләп йөрегез, Рәхмәтулла Ниязович! Менә шәһәрдә яңа больница салырга кирәк, ә рәт юк инде, каян булсын!

– Больницаны үз өстебезгә алабыз, Иван Иваныч! Халык өчен бит! Ә бу карарыгыз өчен зур рәхмәт! Гает бәйрәменә өйләренә кайтсыннар бу мөселманнар, юлга әзерләнсеннәр...

 Куллар бирешеп, кочаклашып аерылыштылар. Айтикиннар ишек төбендә затлы төлке туннарын киделәр, урамда үзләрен көтеп торган сиртмәле фаэтоннарга утырып, пар атлар белән полиция бинасына таба юнәлделәр. Алар анда шатлыклы хәбәр белән бара – Яланкүл татарлары зинданнан чыгачак, һәм һиҗрәткә юллар ачылган иде... Өяз башлыгы, карт урыс, аларны тәрәзәдән башын чайкап карап калды – бу татарлар бер-берләре өчен утка керергә дә әзер иде! Кара син аны, дөньяның нинди зур байлары, олы башларын кече итеп, зинданда яткан шул авыл татарлары өчен сорарга килгәннәр бит! Питерларга хәтле барып җиткәннәр! Һәм үз дигәннәрен эшләделәр – Себер тарихында беренче тапкыр йөзләгән татар хәзер дин өчен чит илгә күчеп китәчәк... Моның яхшымы-яманмы икәнен өяз башлыгы хәзергә үзе дә аңлап бетерми, әмма бу хәлләрдән соң аның да күңеленә шом керде. Татарлар шулай кубарылып китә икән, димәк, нидер сизенәләр, дөньяда ниндидер зур үзгәрешләр булырга тора... Сәясәт дөньясы да тыныч түгел – казан кебек кайный, көн дә террор, кеше үтерүләр, инкыйлабка чакырулар... Тара-Тубыл төрмәләре әнә шул революционерлар белән тулган, алар өчен Алла да юк, мулла да юк, поп та юк... Бәлки, бу татарлар шушы хәлләрне сизенеп, алдан аяк киенәләрдер, инде ут капкан бу җирләрдән качып-күчеп китәләрдер? Бу сорауга өяз башлыгының җавабы юк, ә җавап тапканда, ул инде үзе дә төрмәдә булачак иде...

 Полиция башлыгы исә тыкрыклар буйлап, җәяүләп кенә эш урынына ашыкты, ул шушы татарларны җиңә алмаганына гарьләнде, алар сүзенең өстен чыгуына кимсенде. Әмма өяз башлыгында да хаклык бар – бер Исмай-Иван сүзе белән генә аларны төрмәгә утырту авыр булачак, шуңа күрә бу юлы бәйләнмәвең хәерле. Ә вакыт киләчәк әле, киләчәк, урысның телен дә, динен дә кабул итәрсез, рәхмәт әйтә-әйтә, нәселегезгә, куеныгызга кертәчәксез. Моның шулай буласына полиция башлыгы шикләнми, чөнки Себерне басып алучылар нәселеннән бит ул! Ата-бабаларының юкка кан түкмәгәннәрен белә, һәм ул үзе дә бу җирләрнең бер карышын да, беркемгә дә бирмәячәк, шул исәптән, бу татарвага да!

 Айтүкә байлар зинданда яткан Яланкүл тоткыннарын туп-туры үзләренә алып кайттылар. Ураза вакыты, көн кичкә авышып бара, шушында авыз ачып, намазларын укып, үзләрендә кунып китәргә тәкъдим ясадылар. «Сез – Аллаһ мөсафирлары, сезләрне кунак итү безнең өчен мәртәбә», диделәр алар. Айтикиннар бөтен зур нәселләре белән шәһәрнең тау астындагы Татар бистәсендә үзләре зур бер утрау булып яшәп яталар икән. Ерак түгел Иртыш елгасы, аңа коючы Аркар, елгаларның кырый-кырыйлары инде кар-боз белән капланган. Шәһәргә терәлеп кара урман шаулый, башлары күккә тигән карагайлар, эрбет агачлары җилдә чайкала... Табигатьтә инде кыш башланган, инде ничә көннән бирле талгын гына йомшак ак кар ява, ул юлларны, кырларны, урман-болыннарны каплап киткән. Яланкүл татарлары үзләре Тара төрмәсендә ятканда, табигатьтә берничә көн эчендә булган үзгәрешләргә таң калдылар, моңа сөенделәр. Әмма иң зур сөенеч, могҗизага тиң яңалык, ул, әлбәттә, төрмәдән исән-имин котылулары, һиҗрәтнең өзелмәве иде. Моның өчен алар Айтүкә байларга кат-кат рәхмәтләрен әйттеләр.

– Без сәбәпче генә, бу Аллаһның рәхмәте, – дип җавап бирде Айтүкә байлар. – Башта без дә сезнең авылларыгыз белән һиҗрәткә кузгалуыгызга аптырабрак караган идек, чөнки монда да яшәргә була... Әмма соңгы еллардагы хәлләр, дәүләт думасын куып таратулар, Тубыл-Тара зинданнарының тоткыннар белән тулуы, бирегә сөргенгә сөрелгән революционерларның көннән-көн артуы уйландыра башлады... Бу хәлләр хәерле бетмәс кебек, бу илдә ниндидер зур тетрәнүләр булырга охшаган... Габдрәшит хәзрәт тә шулай дип әйткән иде. «Үз дәүләтебез булса, болай дөнья буйлап каңгырып йөрмәс идек, кяфер законы белән түгел, үзебезнең тәртип белән яшәр идек», дигән иде... Хак сүзләр. Әмма дөньялар бик нык үзгәрәчәк. Без бит дөнья буйлап йөрибез һәм моны бик яхшы сизәбез... Әмма без кузгала алмыйбыз инде – үзебез олыгайдык, балалар монда ияләшкән. Башлаган эшләребез дә көн дә биредә булуны таләп итә – Умбада, Кызылъярда, Павлодарда, Верныйда да завод-фабрикаларыбыз бар, аларның эшен өзә алмыйбыз.

 Яланкүл татарлары арасында иң абруйлысы Юанбаш Мөхәммәди иде, Айтүкә байларга җавапны да ул бирде.

– Тоткынлыктагы дин кардәшләрегезгә шулай эчкерсез ярдәм иткән өчен Аллаһ үзегезгә дә ике дөньяның һидәятен насыйп итсен, – дип башлады ул сүзен, бераз рәсмирәк төстә. Аннан гадирәк, авыл теленә күчте. – Инде дә борчылган идек безнең аркада һиҗрәт сәфәре өзелә икән дип! Юк, үзебез өчен алай кайгырмадык, халык бездән башка бу олы эшне башкарып чыга алырмы, дип борчылдык... Зинданда көннәр буе тоткан уразаларыбыз, төннәр буе укыган тәһәҗҗүд намазларыбыз, кылган догаларыбыз кабул булды, Аллага шөкер, Хак Тәгалә ярдәмгә сезне җибәрде! Инде авылда халык та сөенер, гает бәйрәменә кайтып та җитәрбез, инша Аллаһ!

 Авыз ачканда да сүз юл, һиҗрәт мәшәкатьләре турында барды, киңәшләшү намаздан соң да дәвам итте. Шул хәтле кешегә Умбага барырга алтмыш-җитмеш кенә олау җитмәс, дигән фикергә килделәр, әле бит һәркем үзе белән күтәрә алган кадәр кирәк-ярагын да алачак. Шуңа күрә Айтүкә байлар олаулар санын йөзгә җиткерергә киңәш итте, калганнарын Тарадан үзләре бирергә килештеләр.

– Атлар бездән булыр, – диде алар. – Олаучылар гаеттән соң Яланкүлгә барып кунар, икенче көнне юлга чыгарга җайлырак булыр... Умбага барып җиткәнче юлда татар-казакъ авылларында төн кунарсыз, алары белән дә алдан сөйләшербез. Умбада Мәтин бай белән сөйләштек, ул сезнең барыгызны да үзенә алачак, анда сыймаганнарыгыз минем Умбадагы өйләремдә торырсыз, без Мәтин бай белән янәшә генә яшибез. Поезд чыгымнарын да бүлешеп күтәрербез, дип торабыз, аның буенча инде эшләр бара... Аз булса да хәлегезне җиңеләйтәсе килә инде, кардәшләр!

 Яланкүл татарлары Айтүкә байларның сүзләрен авызларын ачып тыңладылар. Алар төрмәдә ятканда да милләттә күпме эш барган икән, күпме кеше аларга сиздерми-күрсәтми генә ярдәм итәргә алынган! Моны Аллаһ рәхмәте дими, тагы ни дип әйтәсең! Димәк, Аллаһы Тәгалә бу һиҗрәттән риза, шуңа күрә юлларын да ача, яхшы кешеләрне сәбәпче итә... Инде тәвәккәлләргә, бу юлда ниләр генә булса да, сабыр итәргә, Аллаһ ризалыгы өчен түзәргә кирәк булачак. Халык төрле, араларында икеле-микелеләре дә бар, инде ничек тә фетнә чыгармаска, бу сәфәрнең ни дәрәҗәдә җитдилеген гел исләренә төшереп торырга туры киләчәк. Ә моны бары тик ислам дине, Коръән нигезендә генә аңлатып булачак.

Олы сәфәр алдыннан

  Икенче көнне таң беленгәнче сәхәр ашап, иртә намазыннан соң, Айтүкә байлар биргән яхшы атларга утырып, яланкүллеләр кышкы юлга кузгалды. Күңелләр күтәренке, көн искиткеч матур, инде чана юлы да төшкән, атлар ап-ак урман-кырлар өстеннән очып барган кебек кенә җилдерәләр иде. Ә кар һаман әкрен генә ява да ява, җир өстенә бәрәкәт булып ява, күңелләргә дога булып иңә, җаннарны тынычландыра иде... Җилдәй искән шәп атлар белән авыз ачкан вакытка, кичке ахшам намазына Яланкүлгә кайтып җиттеләр. Юанбаш Мөхәммәдиләрнең төрмәдән котылып кайтулары турында хәбәр шунда ук бөтен авылга таралды, авыз ачу белән, халык мәчеткә җыела башлады. Бүген уразаның соңгы көне, тәравих намазы булмаячак, әмма ирләр төнге намаз алдыннан тагы бер җыелып киңәшергә булдылар, чөнки вакыт аз калып бара иде. Хатын-кызлар исә бәйрәм мунчалары яктылар, иртәгесе көн өчен пешеренделәр, китәселәр исә тагы бер кат төенчекләрен барлады, юлга хәзерләнде.

 ...Ураза гаетенә җыелган халык мәчеткә генә сыймады, урамда ак кар өстенә җәймә җәеп, намаз укучылар да күп булды. Монда тәртибе шундый иде: бер генә ир-ат та өйдә утырып калмый, гает намазында катнаша, сәдакасын бирә, вәгазь тыңлый. Бүген дә шулай булды, гает бәйрәме бүген бигрәк тә үзәк өзгеч булды, чөнки бу туган авылда, туган илдә соңгы гает иде... Бу – бәхилләшү гаете иде, моның шулай икәнен китүчеләр дә, калучылар да яхшы аңлады. Элек капма-каршы торулар, бәхәсләр булса да, мәңгелеккә аерылуны аңлау аларны килештерде. Бүген намазда Мөхәммәтҗан карт имамлык итте, вәгазьне дә ул сөйләде.

– Җәмәгать, авылдашларым, кардәшләрем, менә без бүген соңгы тапкыр бергәләп гает намазы укырга җыйналдык, – дип башлады ул сүзен. – Иртәгә иртәнге намаздан соң һиҗрәтчеләр, Аллага тапшырып, ерак юлга кузгалачаклар, җыелу шушы мәчет янында булачак... Үзегез шаһит – без башта бу сәфәргә каршы идек, әмма Аллаһтан шулай язган, күрәсең, аларны беркем туктата алмады, хәтта төрмәләрдән дә алар исән-имин котыла алдылар. Инде бу мәсьәлә ахыргача хәл ителгән, патшадан башлап, өяз түрәләренә хәтле рөхсәтләрен биргәннәр, инде бездән дә бер хәер-фатыйха, җәмәгать! «Бисмилләһи тәвәккәлтү галәлләһи вә хаулә вә лә куәтә иллә билләһи» – «Барлык эшләребезне Аллаһка тапшырабыз, Аллаһ куәте-көченнән башка гайре көч юктыр». Бу Аллаһ мөсафирлары ниятләгән җирләренә исән-имин барып җитеп, шул туфракларда тамыр җибәрсеннәр иде. Амин! Болар бары тик Аллаһ ризалыгы өчен, иманны, динебезне саклап калу өчен, туган яклардан мәңгегә аерылып, күз күрмәгән җирләргә китеп баралар, аларга догада булыйк! Бәхиллегебезне бирик, элеккеге ачуланышуларны онытыйк! Инде киткәннәргә дә әйтер сүзем бар. Юлда да, анда баргач та төрле хәлләр булыр, Аллаһ ризалыгы өчен, Аның хакына түзегез, сабыр итегез! Сез иманны саклау өчен, җәннәт өмет итеп, шушы юлга кузгаласыз, алда үзегезне ни көткәнен белмисез... Ни булса да, Аллаһка таяныгыз, бер-берегезне ташламагыз, бер-берегезгә терәк булыгыз. Безнең бохари ата-бабаларыбыз дин-ислам хакына шушы Себер җирләренә һиҗрәт кылганнар, кара урманнарда яшәүче халыкка иман нуры таратканнар. Сез исә ислам иленә китәсез, тоташы белән мөселманнар яшәгән, мөселманнар идарә иткән җирләргә һиҗрәт кыласыз. Анда барысы да булыр, инша Аллаһ – дин тотарга ирек тә булыр, мәчет-мәдрәсәләр дә эшләп торыр, көчләп чукындыру куркынычы да булмас... Салкын Себердән аермалы җылы табигать булыр, җәннәт җимешләренә тиң ризыклар булыр, анда барысы да булыр, әмма анда туган җир, туганнар гына булмас... Без булмабыз... Димәк, тәкъдирдә шулай язылган булган. Моның белән килешергә кирәк. Үзәкләрегезне туган якларны, туганнарны сагыну өзгәләр, елап күзләрегез сукыраер, төшләрегезгә шушы ак карлар, шаулап утырган карагай урманнары керер, туган илгә җәяүләп йөгереп кайтыр хәлгә килерсез – әмма түзегез, бу сезгә Аллаһның сынавы булыр. Аның әҗерен ике дөньяда да күрерсез, бу дөньяда – иманлы нәсел белән, ахирәт көнендә – җәннәт бүләге белән… Инде сез дә безгә, биредә кяфер арасында калган кардәшләрегезгә, догада булыгыз, бу дөньяда насыйп булмаса, ахирәт көнендә җәннәтләрдә бергә булырга язсын, дип Аллаһтан сорыйк!

 Мөхәммәтҗан карт бу сүзләрне елый-елый сөйләде, аңа кушылып, гаеткә җыелган халык та елый иде... Сукса тимер өзәрлек, басса бакыр сытарлык әзмәвер ирләр, аю-бүреләрне коры кул белән тотып, сыртларына салган татар ирләре, алда торган мәңгелек аерылуны бөтен йөрәкләре белән тоеп, сүзсез генә елыйлар иде... И, бәхетсез милләт, үз дәүләтең булса, син шулай каңгырып дөнья буйлап йөрер идеңме, чукындырудан качып, кара урманнарга, сазлык араларына таралыр идеңме? Инде телсез-динсез каласыңны аңлап, бөтен нәселең белән кубарылып, туган якларны ташлап китәр идеңме? Анда сине ни көтә? Син кем кадерлесе анда? Моны барысы да аңлый иде, һәм моңа барысы да әзер иде...

 Халык гает намазыннан таралгач та, һиҗрәт өчен җаваплы ир-атлар әле мәчеттә калдылар, иртәгә башланачак сәфәрне тагы бер кат барлап-тикшереп чыктылар. Юлга чыгачак бөтен гаиләләрнең исемлеге төзелде, һәр олауга бер җаваплы кеше билгеләнде, ә бөтен төркемнең башлыгы итеп Тайяр улы Тәһсинне куйдылар, чөнки Умба-Омски юлын иң яхшы белүче ул иде. Һәр ат чанасына кышкы киемнәрдән биш-алты гына кеше утырырлык иде, ә әйберләр, сандык-төенчекләр өчен артта аерым олаулар билгеләнде. Атларның үзләренә дигән азык та аерым олауларга төялде. Китүчеләргә үзләре белән әйберләрне күп алмаска киңәш ителде, әмма хатын-кызлар тегү машиналарыннан, ә ирләр һөнәрчелек коралларыннан аерылмаска булдылар, чөнки киләчәктә аларны шулар ашатачак иде.

 Юлда кереп кунасы татар-казакъ авыллары инде алдан билгеләнгән, сөйләшенгән иде, төннәрен шунда туктап, атларны ял иттерергә булдылар. Ерак юл өчен бөтенләй ризыксыз да булмый, аның бозылмый торганнарын – казылык, каклаган һәм тозлаган ит, бавырсак, кипкән икмәк алырга дип киңәш ителде. Инде намаз мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк иде. Авылдан кузгалган вакыттан башлап, Истанбулга барып җиткәнче алар мөсафир саналалар иде һәм намазларны да дин рөхсәт иткәнчә, кыскартып, сәфәр намазы итеп укырга килештеләр. Намаз вакытлары җиткәнне төркемгә азан әйтеп белдерергә булдылар, мөмкинлек булганда, намазны җәмәгать белән, андый шартлар булмаса, олауларда утырган җирдән укырга дигән фикергә киленде. Инде тәһарәт мәсьәләсенә килгәндә, юлда гел су булмас, дин рөхсәт иткәнчә, тәэммүм алырга килештеләр, моның өчен һәркем үзе белән зур булмаган таш-кирпеч кисәге алырга тиеш иде.

 Мөхәммәтҗан карт үзе дә олаулар белән Умбага кадәр озата барырга булды, ул юлда дин эшләренә дә җавап бирер, Хөснибикәсенә дә күз-колак булыр... Бүген ул Коръән ашына кияүләренә чакырулы, өенә кайтып, гаиләсе белән бәйрәм чәен эчәр дә Хөснибикәсе янына китәр... Аласы әйберләрен алганмы, юлда ашарына ризыгын салганмы, җылы өс-башларын әзерләгәнме – ата кеше үзе күзәтәчәк, үзе хәстәрләячәк. Инде ул тәкъдире белән килеште, ичмасам, соңгы көннәрдә булса да баласына кулыннан килгәнчә ярдәм итеп калсын...

 Бүген Яланкүлдә аерата ямьле һәм ыгы-зыгылы иде...

 Авыл кайнап тора, капкалар ачыла да ябыла, берәүләр, кочак-кочак әйбер күтәреп, урамның икенче башына ашыга, икенчеләре калган мал-туарны кемнәргәдер урнаштыра... Кышкы авыл өстенә коймак исе, итле бәлеш исе таралган, бүген бар халык ураза бәйрәмен бәйрәм итә, кунакка йөрешә, бүләк бирешә... Яңа яуган ап-ак кар исе кичтән яккан кара мунча исе белән кушыла, кемнәрдер олы юлга чыгар алдыннан бүген дә иркенләп юынып ала, халык әле бүгенгә көндәлек авыл тормышы белән яши. Ә иртәгә барысы да үзгәрәчәк. Чаналарга менеп утырганнан башлап, икенче тормыш, башка яшәү шартлары башланачак... Моны барысы да белә, әмма ничек буласын чамалыйлар гына, котылгысыз тәвәккәллек өстенә кешеләрнең йөрәкләрендә бераз хәвеф һәм шом да бар... Ничек булыр? Ахырга чаклы түзәрләрме? Түзә алмыйча, берәр җирдә өзелмәсләрме? Һәркем күңеленнән шул сорауларга да җавап эзли иде...

 Ә балаларның бер нәрсәдә кайгылары юк, алар Яланкүл урамнарын тутырып, соңгы тапкыр агач чаналарда шуалар, аякларына киң агачтан ясалган аучы чаңгылары киеп, урман юлыннан җилдерәләр... Иртәгә бу балалар да ата-аналары белән ерак юлга кузгалачаклар – урмансыз, карсыз, чаңгы-чанасыз җирләргә... Әмма татар балалары әле боларны белми, алар бу ак карлар, бу кара урманнар, бу Себер табигате бөтен җирдә дә бар, дип уйлый һәм шуның белән бәхетлеләр... Кара, Зөлбану белән Хөснибикә дә шул балалар арасында бит, хәер, алар үзләре дә әле балалыктан чыгып җитмәгән шул! Әмма инде аларның йөзләрендә елмаю булса да, күзләрендә әллә нинди моң, аерылу сагышы, алар, гүя, туган җирләре белән мәңгелеккә бәхилләшергә дип соңгы тапкыр урамга уйнарга чыкканнар...

 Мөхәммәтҗан карт алар янына килде, Зөлбану белән Хөснибикәнең кар атышып уйнавын елмаеп карап торды. Ул арада капка астыннан шуып чыгып, Пүрехан да килеп җитте. Пүрехан – Хөснибикәнең көчек чагыннан карап үстергән бүре-эте, аны Мөхәммәтҗан карт урмандагы ау алачыгыннан табып алып кайткан иде. Бияләй кадәр генә иде әле ул вакытта, бер аягы яралы иде, ишегалдында малайлар белән бергә үсте. Бүре затыннан булгач, Мөхәммәтҗан карт башта аннан шикләнгән иде, кире урманга җибәрергә дә уйлады, әмма Пүрехан һәрвакыт йөгереп өйгә кайтты. Бәлки, бер аякка гарип булуы сәбәпле, урманга түгел, кешеләр янына сыенгандыр, ул анда барыбер ачтан үләр иде. Хөснибикә белән алар бигрәк тә дуслашты, чөнки башка балалар Пүреханга кычкырсалар да, Хөснибикә аһылдап аның башыннан гына сыйпый иде. Шулай итеп, Пүрехан Мөхәммәтҗан картларда яшәп калды, ә Хөснибикә кияүгә чыккач, берничә көн җир тырнап елады, бу хәлгә түзә алмыйча, ул аны кияве йортына илтеп куярга мәҗбүр булды. Менә хәзер дә ул Хөснибикәнең артыннан тагылып йөри, иртәгә нишләр – белгән хәл юк. Иртәгә чылбырга бәйләп куймый булмас үзен, югыйсә, Хөснибикәдән калмаячак ул...

 Өйгә кергәч, ул бу хакта кияве Салихка да әйтте, Пүреханны иртәдән чылбырга бәйләп куярга кушты. Бу йортта да юлга чыгарга барысы да әзер иде, кода-кодагыйлар китми-китүен, алар да, Мөхәммәтҗан карт кебек, уллары белән килененең һиҗрәткә китүенә каршы булдылар. Әмма Салихны үгетләп кенә кире күндерә торган түгел иде, әллә нинди эчке бер ашкыну белән җыенды ул бу сәфәргә... Адәм баласын тәкъдире йөртә шул инде, димәк, эчәр сулары, ашар ризыклары анда булган, шулар тарткан... Алай да, кунаклар җыелганчы, Мөхәммәтҗан карт киявенә бераз үгет-нәсихәт бирергә булды.

– Башта бик каршы булсам да, инде китүегез белән килештем, кияү, – диде ул. – Үзең беләсең – Хөснибикәмне йөрәгемнән өзеп алып чит җирләргә җибәрәм... Мин бит монда аңа ата урынында да, ана урынында да идем. Ул бит әле балалыктан да чыгып бетмәгән, колынкаем, әнә, Зөлбану кардәше белән кар атып уйнап йөри... Син аңа каты кагылма инде, кияү, хәленә кер. Ул бит кая, нәрсәгә киткәнен дә белми, бездән мәңгегә аерыласын да аңламый, сагынудан саргайса да, моны беркемгә әйтә алмас...

 Мөхәммәтҗан картның күзләренә яшь бәреп чыкты, ул аны күлмәк җиңе белән сөртеп алды. Атаның ничек баласы өчен йөрәге өзгәләнгәнен кияве дә сизде, чөнки Себер ирләре юкка-барга еламый иде...

– Борчылма, бабай, үзем исән чагында Хөснибикәнең башыннан чәч бөртеге дә төшмәс, күз яше таммас, мин аны тормыштан да, кешеләрдән дә рәнҗеттермәм, Алла теләсә! – диде ул. – Инде баласын исән-имин таба күрсен, икесен бергә карап үстерермен. Үзебез урнашып алгач, сезне дә чакыртырбыз, бергә-бергә гомер итәрбез әле, бабай!

 Киявенең бу сүзләреннән Мөхәммәтҗан картның күңеле күтәрелеп китте. Әйе шул, нигә әле ул һаман дөнья беткән кебек кара кайгыга батып утыра? Хөснибикә бер ялгызы чыгып китми бит, янында әзмәвердәй ире бар, ярты авыл, туган-тумача шунда булачак... Дөньяныкын белеп булмый, Аллаһ насыйп итсә, бәлки әле үзе дә ул якларны бер әйләнер... Хаҗга да юлны шул Истанбул аша диләр бит, балаларын бераз аякка бастыргач, андый нияте дә бар Мөхәммәтҗан картның... Шуңа күрә исән чакта бер-береңне тереләй күмәргә кирәкми, бер Аллага тапшырырга кирәк, дип уйлады ул. Бәйрәм табыны янында Коръән укып, кызы белән киявенә фатихасын бирде, аларга хәерле сәфәрләр, хәерле-имин тормыш теләде, үзләреннән соң иманлы нәсел калдырсыннар, дип, озаклап дога кылды. Ата кешенең баласына догасы кабул булмыймы соң инде? Кабул булыр, инша Аллаһ, әмма моның өчен җир йөзендә үк тереләй сират күперләре кичәргә туры килүе дә бар шул... Һәм ул шулай була да...

Романның дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбызда укып барыгыз.

 

"КУ" 7, 2017

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: