Һиҗрәт. Соңгы сәфәр

Романның башын монда басып укыгыз.

Гомерләрендә беренче тапкыр корабка утырып диңгезгә чыккан татар мөһаҗирләре баштарак кыймылдарга да куркып бардылар, аннан, бу хәлгә дә килешеп, ияләнә төштеләр. Ир-атлар хәтта батыраеп китеп, өске катка да менеп карады, намаз уку урыннарын җайладылар, һәркемне яңадан барлап-тикшереп чыктылар, барысы да көймәдә иде. Әмма култыкны үтеп, ачык диңгезгә чыккач, кораб сизелерлек итеп айкала-чайкала башлады, көчәя барган җил аны әле бер якка, әле икенче якка бәрде, әйтерсең лә таудан-тауга сикерәләр иде. Кешеләрнең кулларындагы пешкән йомыркалары тәгәрәп китте, авызларына китергән сулары чайпалып түгелде, тотынмыйчарак барганнары бер-берләренең өсләренә аудылар. Бу хәлдән балалар чырылдап елап җибәрде, хатын-кызлар пыш-пыш килеп дога кылды, ирләр исә, тотына-тотына, өске катка менеп киттеләр, кораб белән ни булганын ачыкларга уйладылар. Ә кораб белән берни булмаган иде, бары тик диңгездә җил көчәеп бара һәм тагы давыл чыгу куркынычы бар, шуңа күрә татар мөһаҗирләрен төягән йөк көймәсе дә шулай алпан-тилпән чайкала иде...

– Аллага тапшырдык, туганнар, исән-имин шушы дәрьяны кичәргә насыйп итсен инде! – диде Юанбаш Мөхәммәди. – Бик давыллап тора, хатыннарыгызга, балаларыгызга әйтегез – өскә менмәсеннәр... Бу хәлне күреп, куркырлар, җил очырып алып китүе дә бар, Аллам сакласын!

 Ә өстә, чыннан да, җил улап тора иде, тагы әллә кайдан гына килеп, яңгыры башланды, ул төшә-төшешкә катып бозга әйләнә, инә кебек чәнчеп йөзгә бәрә, күзләрне томалый иде. Диңгезгә эчкәрәк кергән саен, давыл көчәя барды, тау-тау дулкыннар кораб өстенә ыжгырып киләләр дә палубага ябырылалар, тотынмыйча басып торсаң, үзләре белән алып төшеп китүләре дә бар. Кораб исә гәүдәсен тота алмыйча калтырана, дулкын китереп бәргән саен, сискәнгәндәй, сикереп китә, әле бер якка янтаеп куя, әле икенче якка авып диярлек бетә... Бу хәлне күреп, ирләр дә куркып калды, тизрәк аска төшеп киттеләр, анда исә аларны идән буенча тәгәрәп йөргән балалары, аларга чытырдап ябышкан хатыннары көтеп тора иде. Нәрсә бу?! Нигә бу кораб дигәннәре шулай болгый, аякка басарга да ирек бирми, идәнгә сылый соң? Балалар коса, хатын-кызлар елый, төенчекләре, ризыклары кайсы-кайда тәгәрәп ята... Кайда монда ашау, кайда монда йоклау, хәтта намазны да күпләр утырган килеш кенә укыдылар, чөнки аякка басу мөмкин түгел иде...

 Салих Хөснибикәсен кысып тотты, кочагыннан чыгармады, дулкын  кайсы яктан китереп бәрсә дә, аларны бер-берләреннән аера алмады, идән буйлап та бергә тәгәрәделәр. Икесе дә үзләре өчен түгел, карындагы бала өчен борчылдылар, аның сирәк-мирәк тибенеп куюына да сөенеп, үз хәлләрен оныттылар, сабыр иттеләр. Әмма беркем дә диңгез юлының болай ук куркыныч һәм авыр буласын күз алдына да китермәгән иде... Тышта яман тавыш белән диңгез үкерә, эчтәге мөһаҗирләр кайсы ятып, кайсы тезләнеп, кайсы утырып Аллаһка ялвара, балалары хакына бу афәттән исән калдыруны сорый... Корабтагы бөтен тимер-агач корылмалар соң чиккә җитеп, шартлап сынардай булып шатырдый башлады, өстә кемнәрдер йөгереште, аста кемнәрдер җан ачысы белән кычкырып җибәрде:

– Батабыз, бетәбез бит!!! Нишлик?! Шушында җан бирү өчен юлга чыктыкмы икәнни, Раббым?!

 Аубаткан авылыннан яшь кенә хатын, баласын күкрәгенә кысып, үкереп елый иде... Ә баласы, дүрт-биш яшьләрдәге малай, камыр кебек анасының кулына салынып төшкән, йөзендә җан әсәре юк, хәтта сулыш алганы да сизелми... Алар янына Зәйнәп абыстай белән Таһирә апа шуышып диярлек килделәр, хатынның кулыннан авыру баланы алдылар, ә ул инде суынып беткән иде...

– Үлгән, балакай, киткән, җаны очкан, – диде Зәйнәп абыстай, баланың өстенә иелеп. – Иннә лилләһи вә иннәә иләйһи рааҗигуун! Аллаһтан килдек, Аллаһ каршына китәбез... Сабыр ит, Гафифә кызым...

 Аубаткан хатыны шунда гына аңына килде, бу сүзләргә ышанмыйча, бер баласына, бер Зәйнәп абыстайга карады, аннан: «Улым, Абдулла, улым, Абдулла, ач күзеңне!» – дип өзгәләнде. Башкалар да үз хәлләрен онытып, яшь ана башына килгән олы хәсрәттән шашып калдылар. Юлда авырулар булса да, Кумыслы хатыны Мәрфуга үлгәннән соң, әле беркемнең дә башына мондый кайгы-хәсрәт килмәгән иде. Инде күпме юл үтеп, инде ниятләгән җиргә барып җитәбез, дип торганда, тагы бер хәсрәт, тагы бер мәет! Инде монысы диңгез шәһите! Бәлки, аларның барысын да шушы хәл көтәдер?

 Аубаткан хатыны үле баласын күкрәгенә кысып, үксеп-үксеп елый башлады, янына ашыгып ире килеп җитте. Аның да хатынын юатырлык сүзләре юк иде, ул да бердәнбер улын, кичә генә йөгереп уйнап йөргән баласын югалткан иде, ул да баласы өстенә капланып, сулкылдап елый иде... Ирләр киңәш-табышка җыелдылар, баланы күмәргә кирәк иде, әмма кайда, ничек итеп? Тирә-якта диңгез актарыла, әле коры җиргә ерак, ә мәетне каядыр куярга кирәк. Кораб хуҗасы белән дә киңәшеп, мөселман гадәтен дә искә алып, баланы кәфенләп, җеназа укып, диңгезгә ташларга булдылар, белгән кешеләр, тәртибе шундый, диделәр. Инде ата-анасына шуны җиткерергә, халыкка ни өчен шулай эшләгәннәрен аңлатырга кирәк иде.

– Туганнар, ни эшләмәк кирәк, күрәсез – арабызда тагы бер мәет бар, – дип сүзен башлады Юанбаш Мөхәммәди. – Аллаһы Тәгалә юлдашларыбыз Гайнетдин белән Гафифәнең бердәнбер улларын үз янына алды... Димәк, баланың тәкъдиренә үзе туганчы ук шулай язылган булган... Ата-ана өчен авыр кайгы, әмма бернишләп булмый, тәкъдирне үзгәртә алмыйбыз... Аллаһтан сезнең өчен сабырлык сорыйбыз... Инша Аллаһ, сабыйның урыны җәннәттә булыр, һиҗрәт шәһитләреннән булыр, сезгә дә җәннәт капкаларын ачар... Инде баланы җеназа укып, күмәргә кирәк, әмма без диңгез уртасында, димәк ки, без аны суга гына тапшыра алабыз... Кораб капитаны да шулай ди, хәтта Мәккәгә барырга чыккан хаҗилар да, диңгездә үлсә, аларны җеназа укып, диңгезгә ташлыйлар икән... Безгә дә шулай итәргә туры киләчәк.

 Бу сүзләрне ишеткәч, халык тынсыз калды, алар мондый хәл булыр дип күз алларына да китермәгәннәр иде. Димәк, монда үлә калсалар, аларны да шушы язмыш көтә? Кәфенлеккә төреп, диңгезгә ыргыту көтә?! Аларның хәтта каберләре дә булмаячакмыни инде?

 Халыкның дулкынлана башлавын күреп, Юанбаш Мөхәммәди тагы сүз башлады:

– Туганнар, без нинди юлга чыкканыбызны белеп чыктык, – диде ул. – Аллаһ ризалыгы өчен, туган җирләребезне калдырып, һиҗрәткә кузгалдык. Бу озын һәм авыр юлда теләсә кайсыбызның җанын Газраил килеп алырга мөмкин иде. Бу инде бездән тормый... Алай да без бирегә хәтле исән-имин килеп җитә алдык, әмма барыбызның да язмышы кыл өстендә... Без хәзер корабыбыз белән котырган диңгез өстендә йомычка кебек бөтереләбез, сәфәребезнең ахыры ни белән бетәр – белмибез... Аллаһ безне менә шушындый без белмәгән һәм күрмәгән авырлыклары белән сыный... Инде барыбызга да көне-төне гыйбадәт кылып, Аллаһтан сорарга кирәк – һиҗрәт юлыбызда бу сабый корбаны соңгысы булсын иде! Үзебезгә бу бәладән исән-имин котылып, җиргә аяк басарга насыйп итсен иде! Шул хакта дога кылыйк! Ә баланы югарыга алып менеп юарбыз, кәфенләрбез, җеназа укырбыз һәм Аллаһка тапшырырбыз.

 Абдулланың мәетен анасы кулыннан сак кына алдылар да атасына тапшырдылар. Баланы төрергә кәфенлек кирәк иде, берничә кеше үз кәфенлеген сузды, кешеләр юлга барысына да әзер булып чыкканнар икән. Ирләр өскә менеп китте, Зәйнәп абыстай белән Таһирә апа баласының үлеменә һаман ышанмаган Гафифәне кочакларына алдылар, ана кешенең бу хәлләрне күрмәве хәерлерәк иде... Ирләр исә арлы-бирле чайкалып торган юеш палубада, идәнгә яткырып, нәни Абдулланы юдылар, кәфенләделәр, баш очына басып, җеназа намазы укыдылар, аннан бисмилла әйтеп, диңгезгә ташладылар... Боларны эшләгәндә, олы ирләр дә сүзсез елады, алар гына түгел, бу хәлләрдән күпне күргән Кара диңгез үзе дә ярсып елый, бәргәләнә иде... Абдулланың ап-ак кәфенгә төрелгән нәни гәүдәсе, диңгез өстендәге акчарлак кебек, актарылып кайнаган суга барып төште... Кара дулкыннар аны шунда ук үз араларына суырып алдылар, бала мәете бата-чума бераз су өстендә талпынды да, күздән югалды, юкка чыкты. Мондый хәлдән тетрәнгән ирләр дә аска, гаиләләре янына төштеләр, кораб, кара дәрьяның кара суларын ерып, кара төнгә кереп бара иде...

 Хөснибикә тирә-ягындагы тавышны, диңгез үкерүен, хатын-кызларның һәм балаларның елауларын ишетмәсә дә, барысын да күреп торды – корабка бәла килгән иде... Күрше авыл хатынының терекөмеш кебек бердәнбер балалары үлгән, аны ир-атлар өскә алып менеп киттеләр... Аннан соң ни булганын Хөснибикә аңламады, әмма йөрәге белән шомланып сизенде – баланың мәете корабтан юкка чыкты. Ул карынындагы үз баласын куллары белән кысып тотты, сабый анасының җылысын тоеп, тибенеп-тибенеп алды, Хөснибикә тынычланып китте. Ире Салих та кулларын аның корсагына куйды, карындагы сабый аңа да тибенеп җавап бирде. Ир белән хатын, бер-берләренә сыенып, караңгы корабта шушы бәхеттән дә яктылык табып, уй-хыялларында киләчәкләренә таба йөзәләр иде...

 Төнлә давыл бераз басылды ахры, ул чаклы болгамый башлады. Көне буе идәндә бәргәләнгән, үлем фаҗигасен күргән, тәннәре һәм җаннары арыган-талчыккан мөһаҗирләр кайда ятсалар, шундук изрәп йокыга киттеләр. Алар төшләрендә Себернең ап-ак карларын, шул карларда уелып калган җәнлек эзләрен, артларыннан томырылып чабып килгән тугры атларын, авыл өстеннән туп-туры күтәрелгән морҗа төтеннәрен, шул төтен белән бергә бар дөньяга таралган ризык исләрен, себеркеле мунча парларын, боз каплаган күлләрне, бәкедән су алган хатын-кызларны, мәчетләрдән кайтып килгән ак сакаллы картларны күрделәр... Алар моңсу гына туган илдән китеп баручыларга карыйлар, сагынудан саргаюларын әйтәләр, мөһаҗирләр белән мәңгегә бәхилләшәләр, ахирәт көнендә күрешергә өмет итәләр иде...

 Хөснибикә исә төшендә балачагын күрде...

 Әле әнисе дә исән вакыт икән, алар Ырыслы күл буенда йөриләр, әтиләре дә шунда... Ә күл өстендә ниндидер сәер кошлар бөтерелә, болар аккошлар түгел икән, чөнки алар хәзер монда килми, башка җирдә оя коралар... Бу кошлар бераз кечерәк һәм ап-ак, диңгез акчарлаклары кебек... Менә кошларның берсе, очып барган җиреннән, күлгә егылып төште, башкалары исә авыл өстеннән бер әйләнделәр дә кыйблага таба очып киттеләр... Суга егылып төшкән кош та алар артыннан йөзә башлады, кинәт ул кичә үлгән малайга әйләнде, кулларын сузып, башка кошлар артыннан йөгерде... Менә ул Хөснибикә янына килеп җитте, кулларын сузып, аны су буена өстерәде, ә анда... кәфенлеккә төрелгән бала мәете йөзеп килә иде...

 Хөснибикә сискәнеп уянып китте, әкрен генә Салихны да уятты. Аның башы әйләнә, күңеле болгана иде, ул иреннән өскә, һавага алып чыгарга сорады. Алар изрәп йоклап яткан кешеләргә басмаска тырышып, караңгыда текә баскычтан өскә үрмәләделәр. Төнлә давыл бераз басылган, диңгез өсте дә тына төшкән, таң әле атып кына килә иде. Иркенлектән файдаланып, ире белән бергәләп иртәнге намазны укыдылар, аннан бераз диңгезгә карап, саф һава сулап тордылар. Шул чак Хөснибикәнең таң алдыннан күргән төше исенә төште, чөнки диңгез өстендә дә нәкъ шундый кошлар очып йөри иде... Аннан ул нидер сизенеп, аска карады, ә анда, кораб койрыгы артыннан, ак кәфенлеккә төрелгән бала гәүдәсе йөзеп килә иде...

 Хөснибикә иренең беләгенә чытырдатып ябышты, куллары белән диңгезгә төртеп күрсәтте. Бала мәетен Салих та күрде, «Абдулла!» дип пышылдады ул, коты алынып. Әйе, кичә суга ташлаган бала мәете дулкыннар арасында бата-калка, кораб артыннан йөзеп килә иде... Салих белән Хөснибикә җитәкләшеп аска йөгерделәр, кешеләрнең күбесе инде йокыдан уянган, кайсы намаз укый, кайсы тирә-юнен тәртипкә китерә иде. Алар котлары чыккан Салих белән Хөснибикәгә аптырап карадылар, ни булганын аңламадылар. «Абдулла!» – диде Салих, диңгез ягына кулы белән күрсәтеп. Халыкның бер өлеше өскә ашыкты, Абдулланың әти-әнисе дә алар арасында иде. Кораб артыннан йөзеп килгән Абдулланы шунда ук күрделәр, аның өстендә акчарлаклар бөтерелә, алар аны әллә саклап килә, әллә үз вакытларын көтә – аңлап булмый иде...

– Улым! – Диңгез өстен үзәк өзгеч тавыш телеп үтте, бу – Абдулланың әнисе Гафифә шулай ачыргаланып кычкыра иде. – Улым! Балам! Балам!!!

 Гафифәне тизрәк читкә алып киттеләр, чөнки ул рәшәткәгә күкрәге белән капланган, бер-ике талпынса, үзе дә диңгезгә очып барып төшәргә мөмкин иде. Хатыннар кочаклап алып, аны юата башладылар, баланың атасына исә үзенә ярдәм кирәк иде. Ул диңгез белән палубаны аерып торган тимер рәшәткәгә сыгылып төшкән, улын йөрәге белән тартып алырлык булып, кулларын аңа сузган, үзе туктаусыз, «балам, балам», дип кабатлый... Диңгез өстендә ачыргаланып акчарлаклар елый, кораб идәненә тезләнеп, бердәнбер балаларын үз куллары белән диңгезгә салган ата-ана елый, алар артыннан, аерылып калырга теләмичә, Абдулланың ак кәфенгә төрелгән нәни гәүдәсе йөзеп килә... Бала әле шактый вакыт шулай бата-калка кораб артыннан йөзеп барды, аннан диңгезнең соры дулкыннары аны соңгы тапкыр өскә күтәрделәр дә, акылдан шашарлык хәлгә килгән ата-анасына соңгы тапкыр күрсәтеп, үз куеннарына алдылар. Абдулланы озата килгән акчарлаклар да күздән югалды, палубадагы кешеләр дә, салкынга түзә алмыйча, берәм-берәм аска төшеп китте, бары тик тимер рәшәткәгә капланып, ата белән ана басып калды... Алар һаман нәни Абдулланың гәүдәсе су өстендә күренер, дип көтәләр иде... Ә ул башка күренмәде, кара дәрья илсез-җирсез бер татар баласын үз кочагына алды...

 Ә аста халык тын калып, озак кына сөйләшмичә утырды. Мондый дәһшәтле, шомлы, куркыныч хәлне аларның гомерләрендә дә күргәннәре юк иде. Әле кайчан гына йөгереп йөргән газиз балаң күз алдында җан бирсен дә, аны үз кулларың белән суга ташла әле! Һәм шул бала дәрьяда батмыйча, кораб артыннан ияреп килсен әле – акылыңнан шашарсың! Бу юлда аларның һәрберсен шушы хәл көтәргә мөмкин бит! Менә нәрсә икән ул һиҗрәт – ул һәр мизгелдә үлем белән очрашу, су төпләренә китү, дигән сүз дә икән әле! Җәннәткә юл шушы җирдәге тәмуглар аша да үтә икән!

 Халыкның күңелсезләнеп калуын, пошаманга төшүен күреп, Юанбаш Мөхәммәди сүз башлады:

– Монда үзебездә дә гаеп бар, җәмәгать, мәетне суга салганда, авыррак әйбер бәйләргә кирәк булган, – диде ул. – Күрәсез, ул батмаган, су өстенә калкып чыккан... Дулкынга ияреп, арттан йөзеп килгән... Ата-анасына авыр инде бу хәлләрне күрү, Аллаһ сабырлыклар бирсен... Мондый хәлләр бер безнең башка гына төшмәгән, хәтта пәйгамбәрләр башына да килгән. Юныс пәйгамбәр кыйссасын хәтерләсәгез, аны хәтта диңгездә зур балык йота, ул балык карынында да Аллаһка дога кылуын ташламый. «Лә иләһә иллә әнтә, субханәкә инни күнтү минәз-залимин», дип дога кыла, ягъни, «Синнән башка илаһ юк, Син пакь булучы Зат, дөреслектә мин золым кылучылардан булдым», дип Аллаһка ялвара. Ни өчен Юныс галәйһиссәлам үзен шулай дип атый, чөнки ул иман китермәгән кавемен ташлап китә, ә кавеме, күзенә үлем газабы күренгәч, иман китерә, Аллаһ алардан газабын кире ала... Әйткәнемчә, Юныс пәйгамбәр Аллаһ рөхсәтеннән башка халкын ташлый, әле җитмәсә, аларга рәнҗеп дога кыла, менә шулар өчен Аллаһ аның үзенә җәза бирә. Әгәр Юныс пәйгамбәр балык карынында тәүбә итмәгән булса, Аллаһка гыйбадәт кылмаган булса, кыямәт көнгә хәтле шунда калган булыр иде... Коръәннең «Нун» сүрәсендә бу хакта болай әйтелә: «Чыда Раббыңның хөкеменә һәм кяферләрнең каршылык күрсәтүләренә, вә балык юлдашы Юныс кеби булма. Ул Юныс балык эчендә тарлыкта Раббысына мөрәҗәгать итте, ялварды эченә кайгы тулган хәлдә. Әгәр ул Юныска балык эчендә Раббысыннан нигъмәт ирешмәгән булса иде, әлбәттә, балык эченнән чыгарылып, агачсыз вә үләнсез булган сәхрага хур итеп ташланыр иде. Ул Юнысны Раббысы ихтыяр кылды, яңадан вәхи иңдереп, пәйгамбәрлеген дәвам иттерде, дәхи аны изгеләрдән кылды». Күрәсез, Аллаһ хәтта үзенең сөекле пәйгамбәрләренә дә ялгыш-хаталары өчен нинди җәзалар биргән, ә без, гади халык, җаһиллектән әле чыгып та җитмәгән кавем, ни көтик? Шуңа күрә төрле көфер уйларга бирелмик, кардәшләрем, һиҗрәтебезнең савабын киметмик, Аллаһның җәзасына тарымыйк. Нишлисең, мондый озын һәм авыр юлда төрлесе булырга мөмкин, без әле дә күпчелектә монда кадәр исән-имин килеп җиттек. Инде күп калмады, сабыр итик! Әнә, күрәсез, диңгез дә бераз тынычланды, хәзер алай болгамый. Сабыр итик, авылдашлар, юлдашлар, күбенә түздек, инде азына түзик... Аллаһ ризалыгы өчен, түзик... Бу барыбыз өчен дә зур сынау...

 Юанбаш Мөхәммәдинең бу сүзләреннән соң корабта тынлык урнашты. Һәркем үзенекен уйлады, һәркем эченнән генә тәүбә итте, дога кылды... «Инде пәйгамбәрләр башына да шундый авырлыклар килгән икән, без ничек бер авырлык күрмичә җәннәт өмет итик?» дип уйлады алар. Һиҗрәт бит ул күрше авылга гына барып кайту түгел, яки теге яки бу нәрсә ошамый, дип, урын алыштыру түгел. Һиҗрәт – Аллаһ ризалыгы өчен, иманыңны саклау өчен, дин тотарга ирек булган урынга күчеп китү... Шушы юлда сабыр итү, сыналу, барысына да түзү... Хәтта үлем-китемгә дә, чөнки Аллаһ бирә – Аллаһ ала...

 Юанбаш Мөхәммәдинең бу сүзләреннән соң Салих тагы уйга калды. «Аллаһы Тәгалә Юныс пәйгамбәрне кавемен рөхсәтсез ташлап киткән өчен шулай каты җәзалаган, ә без дә туган халкыбызны, туып-үскән җирләрне ташлап китеп барабыз бит, – дип уйлады ул. – Үзебезнең җаннарыбызны, иманыбызны саклау өчен, без халкыбыздан, илебездән мәңгегә аерылдык... Ә алар нишләр? Анда калган милләт нишләр? Бөтен халык кубарылып чыгып китә алмый бит, димәк, без аларны дошман кулына калдырып киттек? Бер яктан, һиҗрәт – савап, икенче яктан, халкыңны дошман арасында калдыру гөнаһ та булырга мөмкин бит әле... Һәм моңа җәза да булуы мөмкин... Раббым, кичер без гөнаһлы бәндәләреңне, ниятебез изге иде, инде бу эшләрнең ахырын да хәерле кыл! Мөселманнар арасына исән-имин барып урнашып, үзебездән соң иманлы нәсел калдырырга насыйп ит!»

Диңгез бераз тынычланганга, ирләр өйлә һәм икенде намазын иркенләп өстә укыдылар, хатын-кызлар да бераз тынычланды, кулларына тәсбих тотып, белгән догаларын укырга утырдылар. Юл никадәр авыр булса да, үлем һәм авырулардан торса да, инде килеп җитәбез, инде аз гына калды, дигән өмет барысын салкында да җылыта, бөтенләй аумаска көч бирә иде... Әйе, инде ерак калмады, арыган һәм тилмергән сабыйларны йөрәккә кысып, тагы бераз түзәргә... Ә анда, диңгезнең аръягында – Истанбул, мөселман өммәтен үзенә җыйган Исламбул, аларның булачак Ана Ватаннары, туачак балаларының, оныкларының Ата Йорты, нәселнең нигезе хәзер син булачаксың, Төрек Иле, Төркия! Җылы күңелең белән кабул ит салкын Себерләрдән иман хакына сиңа күченгән себер татарларын, заманында бөек милләт булган кавемнең илсез-җирсез, дәүләтсез калган ятим балаларын! Алар сиңа өмет белән килә, карлы-бозларны күкрәкләре белән ерып, коллык чылбырларын тешләре белән өзеп, алар сиңа дога белән килә, Төркия! Кабул ит татар мөһаҗирләрен...

 

Беренче китап тәмам.

 

 

"КУ" 7, 2017

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: