Һиҗрәт. Одессада кораб көтү

Романның башын монда басып укыгыз.

 ...Одесса татар мөһаҗирләрен җил-яңгырлар белән каршы алды...

 Аларның диңгез буендагы бу шәһәргә тизрәк барып җитәсе килгән иде, әмма һиҗрәт паровозы дөбердәп Одесса вокзалына килеп туктагач, каушап-куркып ук калдылар. Мөһаҗирләр бу тимер арбага инде ияләнгәннәр иде, аның тәртибен-җаен беләләр, ятарга урыннары, ашарга ризыклары, намаз укырга мәчетләре бар иде. Ә монда кая барырлар? Бу бит Себердәге Умба түгел, монда татарның Мәтин байлары юк иде... Җитмәсә, урамда юеш, монда кышның эзе дә юк, ә алар җылы киемнәрдән, киез итекләрдән, кайры туннардан... Әмма озак уйлап торырга вакыт юк, составны бушатырга кушалар, сандык-төенчекләрне җиргә төшерергә кирәк. Юанбаш Мөхәммәди тагы вагоннан-вагонга очып диярлек йөри башлады, аңа Зыятдин улы Вәли, Күчемнекеләр-Князевлар, Салих, хатын-кызлардан Таһирә һәм Зәйнәп абыстайлар ярдәмгә килде. Аякларга читек-кәвешләрне алып киделәр, өстәге калын киемнәр дә салынып, төргәкләргә тутырылды, төенчеләр артса да, йөрергә җиңел булып китте. Хатын-кызларны һәм балаларны, әйберләр белән бергә, вокзал мәйданына бастырдылар, шуннан кузгалмаска куштылар. Ирләр ике арада йөгереп, әйберләрне бушатты, хатын-кызлар малларны һәм балаларны саклап торды.

 Ул арада вокзал каршындагы мәйданга яхшы атлар җигелгән берничә бөркәүле арба килеп туктады, алардан чалма-чапаннар кигән олы яшьтәге дин әһеле һәм башына кырпау бүрек кигән бай кыяфәтле ир-ат чыкты, артларыннан тагы берничә кеше күренде. Аларның татар икәнлекләре йөзләренә язылган иде, әмма себерләргә охшамаган, аксыл йөзле, эре гәүдәле, аурупа кыяфәтле татарлар иде алар. Бу татарлар туп-туры вокзал читендә зур төркем булып басып торучылар янына килделәр, мөселманча, татарча сәлам бирделәр, кайдан килүләрен сорадылар. Хатын-кызлар башта куркып-каушап калдылар, аннан үз авылларының исемнәрен әйтә башладылар. Ул арада төркем янына Юанбаш Мөхәммәди үзе дә килеп җитте, сәлам алыштылар, бер-берләре белән таныштырдылар.

– Без Габдрәшит хаҗиның соравы буенча, Сибириядән килгән мөһаҗирләрне каршы алырга килдек, – дип сүзен башлады чалма-чапан кигән дин әһеле. – Мин шушы шәһәрнең мулласы булам, атым – Ибраһим, фамилиям – Адикаев. Бу әфәндебез шәһәребезнең мәртәбәле кешесе Хөсәен бай, зур сәүдәгәр... Әйе, Габдрәшит хаҗи сезне каршы алып, кунакханәгә урнаштыруны үтенде, без инде урыннар белешеп куйдык.

 Габдрәшит хаҗиның исемен ишеткәч, мөһаҗирләр сөенеп куйды, менә бит, аны монда да беләләр икән! Аның исеменнән ярдәм итәргә торучылар монда да бар икән! Көтүләре белән урамда калмыйлар икән болай булгач...

– Без мөсафирларга шулай ярдәмгә килгәнегез өчен сезгә Аллаһның рәхмәтләре яусын, – дип, барысы өчен дә Юанбаш Мөхәммәди җавап бирде. – Мин Төхфәтулла улы Мөхәммәди булам, шушы һиҗрәт төркеменең өлкәне, җаваплысы, ягъни... Безгә ярдәм бик кирәк булачак, хәзрәт, чөнки монда һичкемне белмибез, кайда кунарга, кайдан Истанбулга пароходка утырып китәргә – әле берсе дә хәл ителмәгән... Үзегез күрәсез – халык күп, озын юлда килеп, авыручылар, хәтта үлем очрагы да булды... Тагы юлга кузгалганчы, кешеләрне бераз ял иттерәсе иде, күрәсез, олылар, балалар да күп бит...

 Моңарчы сүзгә катнашмыйчарак торган Хөсәен бай әңгәмәгә кушылды:

– Алайса, болай итәрбез, Мөхәммәди туган, – диде ул. – Моннан ерак түгел хаҗилар өчен махсус салынган Кәрван-Сарай бар, без аны Хаҗиханә дип тә йөртәбез. Ул бик зур, өч меңләп кеше сыярлык, үзенең мәчете, ашханәсе, мунчасы, кирәк булса, хастаханәсе дә бар. Без сезнең өчен шуны белешкән идек. Әле пароход тиз генә булмас, дөрес, ул да белешенгән, әмма сезнең үзегезгә аерым кирәк, шуңа күрә бераз көтәргә туры килер. Әйберләрегезне ташырга хәзер атлы-арбалар килеп җитәр, халык шул якка таба җәяүләп тә бара тора ала, Хаҗиханә моннан ерак түгел. Менә бу егетләр юлны күрсәтер, анда очрашырбыз, калганнарын шунда иркенләп сөйләшербез.

 Хөсәен байның бу сүзләрен күктән төшкән бәхет итеп кабул иттеләр, чөнки алар бөтенләй чит-ят җирдә ярдәм итүчеләр булыр дип башларына да китермәделәр. Ул арада эшелоннан әйберләрне ташып бетерделәр, аларны әллә кайдан гына килеп чыккан атлы-арбаларга төяделәр, халык исә үзләрен озата барган җирле татарлар артыннан ияреп китте. Аяк астында чыптырдаган суларны күреп, тирә-юньдә шаулап үсеп утырган ямь-яшел сәер агачларга карап, алар гаҗәпкә калганнар иде... Кайда монда кыш, кайда монда Себердәге ап-ак кар-бураннар, кайда чыршы-наратлар, башлары күккә тигән карагайлар? Аларның монда берсе дә юк, кешеләр дә Себердәге кебек түгел, бик җиңел киенгәннәр, үзләре каядыр ашыгалар, яннан бәрелеп диярлек китәләр... Ул арада шәһәр халкы да бу сәер кешеләргә игътибар итә башлады, – башларында җон бүрекләр, күбесенең өсләрендә җылы туннар, аякларында да әллә нәрсәләр – кемнәр соң болар? Чегәннәр, дияр идең – чегәннәр болай киенми, алар җиңелчә йөрергә ярата, хаҗилар, дияр идең – бала-чагалар, хатын-кызлар күп, ә Хаҗга, гадәттә, Одесса аша ир-атлар гына китә. Шәһәр халкы аларны әнә шундый шикле һәм аптыраулы караш белән озатып калды, бары тик соңыннан гына аларның Истанбулга күчеп китеп баручы себер татарлары икәнлекләрен белделәр.

 Кәрван-Сарай дигәннәре, чыннан да, бик зур, рәт-рәт тезелеп киткән таш биналардан торган үзе бер кала булып чыкты. Рәсәй мөселманнары Хаҗга Одесса аша бара, башта пароход белән Кара диңгездән Истанбулга, аннан тагы су юлы белән Җиддәгә китәләр икән. Одессада алар өчен шушы гаять зур Хаҗиханә салынган, ул ел әйләнәсе хаҗиларга хезмәт итә, олы Хаҗдан тыш, гомрәгә дә гел барып торалар икән. Шулай ук Истанбулга сәүдә белән йөрүчеләр, шәкертләр һәм эш адәмнәре дә шушы Хаҗиханәдә тукталырга тырышалар, чөнки ул вокзалга да, пристаньга да якын, үзендә яшәү өчен бөтен шартлар бар, диделәр. Шулай дип әйтсәләр дә, Хаҗиханә гаиләләр өчен каралмаган иде, аерым бүлмәләр алырга Себер мөһаҗирләренең матди мөмкинлекләре дә чамалы иде, шуңа күрә тагы, эшелондагы кебек, зур-зур бүлмәләргә хатын-кызлар – хатын-кызлар белән, ирләр исә үз ишләре белән урнашты. Барысы да монда озак тоткарланмабыз, пароход белән тиз арада Истанбулга китеп барырбыз, дип уйлады. Әмма аларга Одессаның дымлы, юеш һавасын сулап, ягылмаган салкын таш биналарда туңып, Хаҗиханәдә шактый озак ятарга туры килде...

 Килгән көнне үк Хөсәен бай мөһаҗирләрнең өлкәннәрен үзенә кунакка дәштерде, алар арасында Юанбаш Мөхәммәди, Зыятдин улы Вәли, Күчемнекеләр дә бар иде, яшь булса да, Салихны да алдылар. Хөсәен бай шәһәр уртасында ике катлы таш йортта яши икән, уллары Хәсән белән Абдулла да гаиләләре белән янәшәдә генә яшиләр булып чыкты. Бу татар байлары Пенза ягы мишәрләре булып, бөтен Одессаны диярлек ит-май белән тәэмин итәләр икән, улларының унбиштән артык ит кибете бар, диделәр. Аталары Хөсәен Истанбул белән сәүдә эшләре алып барган, бераз олыгайгач, бу эшне улларына тапшырган, әмма төрекләр белән араларын өзмәгән. Себер татарлары килеп, аш янына утыргач та, сүз шул госманлы иле турында булды, аны Хөсәен бай үзе башлады.

– Бик тынгысыз вакытта юлга кузгалгансыз икән, туганнар, – дип башлады ул сүзен. – Истанбулда бер дә тыныч түгел хәзер – халык солтанга каршы күтәрелә... Солтан Абдулхәмит тә бик каты тора – төрмәләр яшь милләтчеләр, укымышлы төрекләр белән тулган... Госманлы кулыннан берәм-берәм хәлифәт җирләре китә, аларга аурупалылар ябырылды. Монда ил эчендә шундый хәлләр, ни белән бетәр – бер Аллаһ белә... Аларда хәзер чит кеше кайгысы юк, үзләренекен кая куярга белмиләр.

 Боларны ишетеп, мөһаҗирләр телсез калды, хәтта ашаудан туктадылар, әмма каршы бер сүз дә әйтә алмадылар, чөнки алар аңларлык нәрсә түгел иде бу. Кунакларның ни хәлдә калганын күреп, сүзгә Ибраһим мулла катнашты.

– Син кунакларны алай куркытма әле, Хөсәен туган, – диде ул. – Алар инде ниятләп шушы авыр юлга чыккан, монда кадәр килеп җиткәннәр... Истанбулда төрекләр үзара сугыша, дип, алар инде кире борыла алмый. Документлары кулларында, аннан кил, дип торалар, Габдрәшит хәзрәт үзе ярдәм итәргә алынган, шәт, урамда калмаслар, инша Аллаһ!

– Әйе, мин Габдрәшит хаҗины күрдем анда, ул хөкүмәт кешеләре белән бу мөһаҗирләр турында сөйләшкән-килешкән, элегрәк хәтта солтанның үзе белән дә очрашкан булган. Әмма заманалар үзгәрде, госманлыда вазгыять бөтенләй башка... Авыр хәлдә калмасыннар, дип, кисәтеп әйтеп куям, кая барганнарын бераз чамаласыннар.

– Әмма, Хөсәен кардәш, госманлыда солтан-вәзирләрдән кала, халык та бар бит әле, алар бик дини, кунакчыл, һиҗрәт кебек изге юлга чыккан мөселманнарны авыр хәлдә калдырмаслар, инша Аллаһ!

– Әйе, анысы да бар – төрекләр Аллаһ юлындагы инсаннар, ихласлар һәм ярдәмчәннәр, алар солтан-пашаларга карап тормаслар, кулдан килгәнне эшләрләр... Әмма алар арасында да төрлесе бар – төрекне төп башына утыртырга һәрдаим әзер торган әрмәние, һаман Византияне кире торгызырга өметләнеп йөргән рум-греклары, бөтен сәүдәне-банкларны, акча капчыгын үз кулларында тоткан елгыр яһүдиләре, беркемгә буйсынмыйча, үзләренчә яшәп яткан көрдләре... Һәркем бу болганчык суда үз балыгын тота. Киңәшем шул: татар туганнар аларның берсенә дә ышанмагыз, бер Аллаһка таяныгыз да ихлас мөселманнарга сыеныгыз. Үзебезнең татарлар да бар анда, алар ерак авылларга таралып урнашкан, хәлләрен алай җиңел димәс идем, әмма госманлыда тамыр җибәрделәр инде. Алар янына да барып карагыз, киңәш-табыш итегез...

– Безнең үзебезнең дә шундыйрак исәп бар иде – элегрәк күчкән татарларны эзләп табып, алар белән киңәшергә, – дип сүзгә кушылды Юанбаш Мөхәммәди. – Без – авыл халкы, гомеребез буе шунда яшәгән, шәһәр тормышы безнең өчен ят нәрсә, авыр булачак... Аннан, үзегез беләсез, без бит гомер буе салкын Себердә яшәгән халык, ә госманлыда бик эссе, диләр, хәтта кыш та булмый икән! Безгә андыйга ияләнү бик авыр булачак, шуңа күрә ул илнең салкынрак урынын эзләп, шунда урнашырга туры киләчәк. Андый җирләр бардыр бит төрек илендә?

 Хөсәен байның моңа кадәр сүзгә катнашмыйча утырган уллары Хәсән белән Абдулла бер-берләренә карап, елмаеп куйдылар. Алар госманлыда еш булалар, бу илнең төрле почмакларын күргән кешеләр, аның турында барысыннан да яхшырак беләләр иде. Яшьләр Төркияне ярата, анда барган сәяси хәлләргә, үзара ыгы-зыгыларга да куркып карамыйлар, киресенчә, шулай булырга тиеш, дип табалар иде.

– Төрек илендә һәр шәй бар, – дип, Хәсән мөһаҗирләр соравына җавап бирде. – Төньягында – кара урманнар һәм Кара диңгез, көньягында – җәннәт җимешләре һәм Ак диңгез, уртада – Мәрмәр диңгез, рум тарафында – Эгей диңгезе... Истанбулны икегә бүлеп, ике диңгезне тоташтырып, Бугаз сузылып яткан... Су дисәң – суы бар, тау дисәң – тавы, илнең уртасында – Анадулуда – иген кырлары, җимеш бакчалары, тоз күлләре... Әмма әти хак әйтте – госманлы иле бүген зур тетрәнүләр кичерә, яшь төрекләр искечә яшәргә теләмиләр, алар солтан басымы астыннан чыгып, үз Ана Ясаклары, ягъни Конституция буенча яшәүне таләп итәләр. Бу дөрес тә булыр иде, чөнки халык бераз булса да ирек өмет итә, яшь төрек зыялылары шуның өчен көрәшә. Әмма без сезгә ул эшләргә катнашмаска тәкъдим итәр идек, хәзер Төркиядә сәясәткә катнашу, солтанга, хакимияткә каршы эшләү – туп-туры төрмәгә илтеп тыга. Хәер, сезгә моны сөйләп торасы юк, монда да шул ук хәл бит инде! Бердәнбер аерма – анда хәзергә дингә кагылмыйлар, мондагы кебек, дин өчен төрмәгә утыртмыйлар...

– Әмма мондагылар әләкләсәләр, утырталар да, тотып та бирәләр, улым, – дип, аның сүзенә каршы төште Хөсәен бай. – Оныттыңмыни, моннан берничә ел элек Габдрәшит хаҗины, урыс хөкүмәте әләге һәм таләбе белән, башта Истанбулда кулга алдылар, аннан монда тотып җибәрделәр, Одесса төрмәсенә утыртып куйдылар... Артыннан үзебез күпме йөрдек бит, бөтен шәһәр мөселманнары аны яклап купты... Рәсәйдән күпме телеграммнар килде! Халык тавышыннан куркып кына хәзрәтне төрмәдән чыгардылар. Рәсәй сорый, дип, Габдрәшит хаҗи кебек акыл иясен дә урысларга тотып бирде төрек солтаны... Тукай абзагыз нәрсә дигән әле, улым, «Мондагы ун урнына ул җирдә унбиш шпион!» дигәнме? Шәп әйткән, дөрес әйткән!

– Гаҗәпләнмәгез, Истанбулга безнең аша баручы шәкертләр бирегә Казаннан бар яңалыкны җиткереп торалар, Тукай шигырьләре дә тиз килеп җитә, – диде Хәсән. – Чыннан да, шагыйрь шәп әйткән, дөрес әйткән, өздереп «Китмибез!» дигән:

 Кара йөзләр безне булмас эшкә тәклиф иттеләр:

 – Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит! – диләр.

 Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен:

 Мондагы ун урнына ул җирдә унбиш шпион.

 Мондагы төслүктер анда һәм казаклар гаскәре;

 Камчылар – шул иске камчы, башкалык – тик фәсләре!

 Анда бит бардыр хәзинәне талаучылар, шөкер;

 Ач мужиктан соң кисәкне тарткалаучы бар, шөкер!

 ....................

 Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл;

 Бәйләмеш бу җиргә безне Тәңребез (гыйззе вә җәл).

 Себер урманнарына татар шагыйренең бу шигырьләре килеп җиткәне юк иде, мөһаҗирләр аны тетрәнеп тыңладылар... Бу Тукай дигәннәре нәкъ Яланкүлдәге Мөхәммәтҗан карт кебек сөйли иде. Ул да бит бу һиҗрәткә күпме каршы төште, күпме дәлилләр китерде, күпме ялварды, аннан инде тәкъдиргә буйсынды, авыру кызын һәм туганнарын үзе фатихасын биреп озатып калды. Инде илдән кубарылып чыгып киттеләр, инде монда хәтле килеп җиттеләр, инде алда ни көтсә дә, кире борылу юк... Моны мөһаҗирләр дә, аларны кунак итүчеләр дә яхшы аңлый иде, шуңа күрә, йөрәк яралардай сүзләрдән ераграк булырга тырыштылар. Алай да, Салихның йөрәгенә ук булып килеп кадалды бу сүзләр – «Китмибез без!» Аның күзләре ачылып киткәндәй булды, үзе юлга чыкканнан бирле эзләгән сорауларга җавап тапты. Әйе, ахрысы, каенатай хаклы булган – китәргә кирәкмәгән аларга... Алдагы авырлыклардан куркудан түгел, ә илне, туган җирләрне шул кяферләргә ташлап киткәнгә җаны янды Салихның. Әйе, һиҗрәт изге, әмма үз илеңдә, үз җиреңдә динең өчен көрәшү, иман хакына җиһад тагы да саваплы һәм кирәкле эш булган булыр иде... Тик хәзер бу турыда уйларга да, сөйләшергә дә соң инде.

 Табын янында сүз үз җаена дәвам итте, токмачлы аштан соң, өстәлгә табак-табак ит китерделәр, аннан бәлеше, җимешле чәе чыкты. Юлдан килгәннәрнең инде Умбадан бирле кайнар ризык ашаганнары юк иде, алар күбрәк токмачлы ит шулпасын якын иттеләр, чит җирләрдән китерелгән җиләк-җимешләргә бераз ятсынып карадылар. Ул арада Хөсәен байның кече улы Абдулла да сүзгә катнашты.

– Менә бу җәннәт җимешләре барысы да Истанбулдан китерелгән – йөземе, анары, алма-армуты, карбыз-кавыннары, әфлисуны-бананы, – диде ул, өстәл тулы җиләк-җимешкә күрсәтеп. – Ел әйләнәсе анда бөтен нәрсә үсә, бигрәк тә – эссе якларында... Әмма сезгә анда авыр булыр, шуңа күрә, Габдрәшит хаҗи белән киңәшеп, илнең уртасынарак урнашырга тырышыгыз. Үзегездәге кебек, иген игәрлек, мал асрарлык булсын. Салкынчарак булган, инеше-су агып торган урынны табарга кирәк, ә су булган урында яшеллек тә бар... Инде тәвәккәлләп шушы юлга чыккансыз икән, нык торыгыз, андагы татарлар белән дә, безнең белән дә элемтәдә булыгыз. Сез – Аллаһ юлындагы кешеләр, без дә кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәрбез, инша Аллаһ!

 Аннан соң сүз Кара диңгез аша булачак соңгы сәфәргә күчте. Бу хакта сөйләшүләр инде күптән, мөһаҗирләр бирегә килеп җиткәнче башланса да, һаман ачыкланып бетмәгән нәрсәләр күп икән әле. Себер мөһаҗирләрен Одесса портында туктаган төрле пароходларга бүлгәләп утыртып җибәреп булмый, ә аерым кораб бик кыйммәткә төшә һәм шактый көтәргә туры киләчәк. Әмма һич башка чара юк, диңгез аша җәяүләп чыгып китеп булмый, торырга урыннары бар – көтәрләр. Пароход чыгымнарының бер өлешен Хөсәен байлар да күтәрешергә булды, әмма алар да тулаем түли алмыйлар иде. Инде бу Кәрван-Сарайда тотканнарына да зур рәхмәтләр әйтеп, Себер кунаклары таралышты, аларны торган урыннарына кадәр яхшы атларда илтеп куйдылар. Шулай итеп, мөһаҗирләрнең Одессада мөсафирлыклары башланды... Хаҗиханәдә бикләнеп ятмас өчен, алар әкренләп шәһәргә чыга башладылар, башта куркып, якын-тирәдә генә йөрделәр, аннан диңгезгә хәтле барып җиттеләр. Бу таш кала аларны таң калдырды...

 Әйе, Одессаның шаккатырлыгы бар иде, ул инде Умба-Омски гына түгел! Инде кыш кереп килсә дә, ямь-яшел булып утырган агачлар дисеңме, өчәр-дүртәр катлы сырлы-бизәкле таш йортлар дисеңме, ул чуен күперләр, алар буенча дагаларыннан ут чәчеп чапкан көяз атлар, аларда кәпрәеп утырган эшләпәле ирләр дисеңме... Умбада боларның берсе дә юк иде... Дөрес, анда да, монда да чат саен чиркәүләр, кибетләр, базары, театрлары бар, әмма Одессаныкы бөтен яктан да бай һәм келпеп тора! Ул Пассаж дигән кибетләренә керсәң, адаша торган, ул Дума дигәннәре хан сарае кебек, ул китапханәләре, кереп ашый торган рестораннары – исең-акылың китәрлек... Әмма Себердән килгән мөһаҗирләрне иң шаккатырганы, әлбәттә, диңгез булды, аларның мондый зур суны гомерләрендә дә күргәннәре юк иде. Әле бу диңгезнең култыгы гына, дисәләр дә, аның очы-кырые күренми иде, ә яр буйлары эреле-ваклы пароходлар, көймәләр, җилкәнле җаеклар белән тулган, ничек бер-берләренә бәрелешмиләрдер! Алар да менә шушы корабларның берсенә утырып, шушы төпсез дәрьяга кереп китәчәкләр бит инде – бу аларны куркыта да, ымсындыра да иде. Биредә себер татарларын иң гаҗәпләндергәне яр буендагы бик биек баскыч булды, аның басмалары ике йөзгә якын, диделәр, югарыга ниндидер тимер тартмаларда төшеп-менеп йөриләр. Мөһаҗирләр аңа утырырга курыктылар, кырыйдан гына карап тордылар. Диңгез эчендәге маякка да алар аптырап карап тордылар, ул чиркәү каланчасыннан да биек һәм кичләрен утлары янып тора иде...

 Урамнарда йөргәндә, биредәге халыкка да игътибар иттеләр, алар бик төрле, чуар иде. Умбадагы кебек, урысча киенеп, урысча сөйләшеп йөрүчеләрне дә күрде алар, телләре аңлашылмаган кешеләр дә шактый иде, аларын яһүдиләр, диделәр, бу халык монда күп яши икән. Әмма иң гаҗәбе – сөйләшүләре татарчага охшаган, киемнәре дә урысныкы түгел, әмма себер халкыннан шактый аерылып торган кешеләрне дә очратты алар Одесса урамнарында. Боларын кырым татарлары, диделәр, алар да монда шактый икән. Хөсәен байның сөйләвенчә, Одесса элек татар шәһәре булган, ул Хаҗибәйле, дип йөртелгән. Монда хәтта төрек хәрбиләренең кәлгәсе дә булган. Әмма Әби патша заманында шәһәрне урыслар басып ала, бу сугыш вакытында бик күп татарларны һәм төрекләрне үтерәләр, җирле халыкның бер өлеше качып котыла. Еллар үткәч, кырым татарлары тагы туган җирләренә җыела башлый, аларга казан татарлары, Пенза ягыннан мишәр-татарлар да килеп кушыла, шулай итеп, көчле генә мөселман җәмгыяте барлыкка килә. Алар тиз арада биредә мәчет салалар, мәдрәсә-мәктәп ачалар, мөселман-татар зираты булдыралар. Татарларның биредә төп кәсепләре – сәүдә һәм, моңа өстәп, Одесса аша хаҗиларны җибәреп-каршы алып тору да алар өстендә икән.

 Себер мөһаҗирләре бирегә килгәндә, көн шактый яңгырлы һәм дымлы булса да, тора-бара кояш чыгып, бераз җылытып җибәрде, татарлар да җиңелчә генә киенеп, салкын Хаҗиханәдән урамнарга ашыктылар. Шәһәр бүген аеруча ямьле һәм купшы күренә иде, урам тулы матур итеп киенгән кешеләр, бөтен җирдә гөрләп эшләп торган кибетләр, янәшәдән генә җылы пар бөркеп чабып узган җигүле атлар... Болар барысы да Одессага бәйрәм төсе кертә, күңелләрне күтәреп җибәрә иде. Гомер буе авылда бикләнеп ятып, алар шушындый илләр-җирләр барлыгын да белмәгәннәр бит! Одесса шушындый булганны, әле Истанбул ниндидер, аны да сөйләп бетерә алмыйлар бит!

 Салих белән Хөснибикә дә, җиңелчә матур киемнәрен киеп, Зөлбануны да үзләре белән алып, шәһәр карарга чыктылар. Хөснибикә өстенә чиккән затлы бәрхет камзулын киде, башына энҗеле калфагын эләктерде, ак ефәк шәлен ябынды, аягында әтисе Тара базарыннан алып кайткан каюлы читекләр иде. Муенындагы энҗе-мәрҗәннәре, беләгендәге фирүзә кашлы беләзеге аны кино афишаларындагы шәрык гүзәле кебек күрсәтә иде. Әллә шуңамы, үткән-сүткән борылып-борылып аңа карый, кырым татарлары исә сәлам биреп китәләр, аларга җавапны Салих кайтара... Зөлбану да апасыннан калышмаган, Яланкүлдән алып чыккан бөтен затлы киемнәрен кигән, алар болын чәчкәләре кебек, әллә кайдан нур чәчеп торалар. Икесенең дә ак мәрмәрдәй йөзләре, зур яшькелт күзләре, талчыбыктай төз сыннары бу татар кызларының затлы нәселдән икәнлеген күрсәтеп тора иде. Тик Хөснибикә генә инде шактый түгәрәкләнеп килә, гәүдәсен киң камзулы астына яшерсә дә, аның хәрәкәтләре инде Зөлбануныкы кебек түгел, сак һәм әкрен. Салих та Хөснибикәсен күз карасыдай саклый, кулыннан ычкындырмый, тавышсыз ханбикәсен керфек сирпүеннән үк аңлый...

 Менә алар тагы диңгез буена килеп бастылар, ул шомлы да, серле дә, матур да иде... Хәзергә көннәр җылы тора, шуңа күрә диңгез дә тыныч, җилле көннәрдә исә аның янына килергә куркыныч. Бөтен яр буе эреле-ваклы көймәләр белән тулы, ак төтеннәр чыгарып, зур-зур пароходлар да килеп туктый. Пристань белән ике арада йөк төягән арбачылар чабыша, кешеләр ашыга, мөһаҗирләр моңа кадәр гомерләрендә дә күрмәгән әллә нинди машиналар, техника эшләп тора. Әмма аларны иң кызыксындырганы – менә шушы зур кораблар, чөнки үзләре дә тиздән шуларга утырып, Төркиягә китәчәкләр... Бу хәл бераз куркыта, шул ук вакытта моннан тизрәк китү теләге дә көчле. Ә дәрьяның очы-кырые юк, әле моны «култык» кына, диләр, ә диңгез үзе бөтенләй дә иксез-чиксез икән... Төбенә дә төшеп җитеп булмый, ди, бу сиңа Яланкүлдәге Ырыслы күл генә түгел инде, Аллам сакласын!

– Җизни, бу көймәгә без барыбыз да ничек сыярбыз икән? – дип сорап куйды Зөлбану диңгезгә текәлеп карап торган Салихтан.

– Әллә ничә катлы ул, балдыз, аның әле астында да зур-зур бүлемнәр бар, – дип җавап бирде аңа Салих, чөнки аның Тарада Иртыш буенча йөзгән пароходларны күргәне бар иде.

– Ә ул ничек батмый икән, бигрәк куркыныч бит!

– Ул шулай төзелгән инде, аның су астында да бер зур өлеше бар әле, батырмыйча күтәреп тора торган... Диңгездә давыл булмаса, куркыныч түгел, ә менә җил-давыл котырганда, чыннан да, Аллам сакласын инде! Әлегә көннәр әйбәт тора, әмма кайчан кузгаласы һаман билгеле түгел. Декабрь азагында монда да суытып җибәрә, көчле җилләр була, диләр, ничек тә шуңа кадәр китеп каласы иде, балдыз...

 Хөснибикә аларның нәрсә турында сөйләгәннәрен ишетмәсә дә, йөзләрендәге борчуны күреп, сүзнең алда торган сәфәр турында икәнен аңлады. Ул, гомумән, кешенең йөзеннән, иреннәреннән, күз карашыннан бик күп нәрсәләрне төшенә иде, әмма сөйләшә алмагач, аңлата да алмый иде. Хөснибикә сизә – алар шушы зур су буенча еракка китеп барачаклар, әмма янында ире һәм туганнары булгач, ул инде бераз тынычланды, элеккеге кебек өзгәләнми. Тик үзен Умбада ак кар өстенә тезләнеп озатып калган карт атасын, чылбырын өзеп, поезд артыннан чапкан Пүреханны ул һаман оныта алмый... Ни өчен алардан, авылыннан аерып алып, шушы диңгез буена китереп бастырганнарын да аңлый алмый ул. Әмма үзе өчен дә, туачак баласы өчен дә өр-яңа тормыш башланганын, үткәннәргә инде юлларның ябык булуын бөтен йөрәге белән тоя...

 Ул арада диңгез ягыннан ниндидер салкынча җил исеп алды, су өстеннән шадра дулкыннар йөзеп узды. Җил тиз арада көчәйде, әллә диңгез суын, әллә яңгыр тамчыларын йөзләргә китереп сылый башлады. Салих җиңелчә генә киенгән Хөснибикәсен үзенә табарак тартып куйды, диңгездән читкәрәк алып китте. Зөлбану да алар артыннан ашыкты, чөнки җил көчәйгәннән-көчәя бара, яр буендагы агачларны да дер селкетә иде.

– Кайтыйк булмаса, монда җил-давыл кузгалырга тора ахрысы, – диде Салих, Хөснибикәне кулларыннан җитәкләп. Хөснибикәнең куллары боз кебек салкын иде, үзе җиңелчә генә калтырый, җил-давылдан сакларга теләгәндәй, карындагы сабыен камзул итәге белән капларга тырыша... Әмма диңгез җиле бөтен җиргә үтеп керә, җелекләргә төшә, аннан бары тик качып котылырга гына мөмкин...

 Алар йөгерә-атлый Хаҗиханә ягына ашыктылар, яр буендагы кешеләр дә бик тиз таралып бетте, урамнар бушап калды. Шәһәр өстенә диңгез тарафыннан җил-давыл килә иде, судагы кечерәк көймәләр йомычка кебек бата-калка башлады, зур пароходлар да салмак кына арлы-бирле чайкалдылар, яр буена таба йөгерешеп килгән дулкыннарга каршы басарга мәҗбүр булдылар... Монда бөтенесе дә бик тиз үзгәрә икән – әле генә чалт аяз кояшлы көн иде, ә хәзер диңгез дулый, әллә яңгыр ява, әллә кар төшә, һава шунда ук салкынайтты, җил сөякләргә хәтле үтеп керә башлады. Шәһәр карарга чыккан мөһаҗирләр төрле яктан Хаҗиханәгә ашыктылар, чөнки аларның беркайчан да мондый хәлне күргәннәре юк иде. Ай ахырында һавалар бозыла, дигәннәр иде, бозыла башлавы шушы икән...

 Һәм ашыга-ашыга, чыланып Хаҗиханәгә кайтып җиткәч, аларга яңа хәбәр әйттеләр – Истанбулдан аларны алырга паром дигән йөк көймәсе юлга чыккан, берничә көннән монда буласы икән... Алар бу хәбәргә шатланырга да, кайгырырга да белмәделәр. Шатланырлар иде – урамда эт чыкмаслык көн, җил-давыл котыра, шундый вакытта ничек диңгезгә чыкмак кирәк? Кайгырырлар иде – алар менә инде ун көнләп шушы шәһәрдә, салкын таш бинада ята, инде чирләүчеләр дә бар, барысы да моннан тизрәк китү турында хыялланды, инде китү хәбәре килгәч, ничек борчылмак кирәк? Инде аларга дигән кораб юлда, бу көннәрдә бар әйберләрне әзерләп, тиздән соңгы сәфәргә... Соңгы сәфәргә, шушы диңгез дигән дәрьяларын исән-имин кичсәләр, аннан соң Истанбул, аннан соң һиҗрәттә яңа тормыш башланыр, инша Аллаһ! Һәркем бу көннәрдә әйберләрен барлады, юлга әзерләнде, киңәшеп, җылырак киемнәрне янга алырга булдылар, чөнки диңгездә бик салкын була, диделәр. Ирләр исә соңгы тапкыр Одесса кибетләреннән юлга кирәк-ярак алды, хатын-кызлар да, бинадагы боз салкынына түзә алмыйча, урамга чыгып-чыгып керде. Күпләр исә, авыллардан киеп чыккан туннарына төренеп, намаз-гыйбадәттә утырды, һәркем Аллаһтан бу соңгы сәфәрнең хәерле булуын теләп догалар кылды, теләкләр теләде, ә кемнәрдер өчен чыннан да соңгы сәфәр буласын әле беркем дә белми иде...

 Урамда исә җил-давыл бер тынды, бер көчәйде, хәтта аяк астындагы суларны да туңдырып-катырып җибәрде. Себердәге кебек ап-ак карлар булмаса да, хәтта монда да кыш сулышы сизелә иде. Мөһаҗирләр яңадан кайры туннарын, тире бүрекләрен киеп куйдылар, ераккарак яшерелгән киез итекләр дә яңадан чыкты. Шуңа карамастан, халык өшеде, туктаусыз исеп торган салкын диңгез җиленнән эчләренә суык төште, аларның хәтта Себердә дә болай туңганнары юк иде. Мөһаҗирләр арасында мондый юеш һәм салкын һавадан авыручылар артты, Таһирә апа тагы үлән-төнәтмәләрен күтәреп, Хаҗиханә бүлмәләре буйлап йөри башлады. Бу көннәрдә Хөснибикә дә кәефсезләнде, тәне әле боз, әле ут булды, ул үзенең авырый башлаганын сизенде, әмма бу хакта әйтә алмады, атасы кидереп җибәргән тунына төренеп, салкын урын өстенә менеп ятты... Юлга чыгар алдыннан, Хөснибикә авырып киткән иде... Хаҗиханәнең үз хастаханәсе бар иде, аннан табиб килеп, Хөснибикәне карады һәм кичекмәстән больницага салырга кирәклеген әйтте. Ул чагында Салихның да, Хөснибикәнең дә һиҗрәте өзеләчәк иде.

 Бу хәбәрне ишетеп, мәчеттән Ибраһим мулла белән хатыны Әминә абыстай килеп җитте, алар Хөснибикәне өшкереп тә карадылар, үзләре белән алып килгән ниндидер әчкелт дарулар да бирделәр, әмма аның хәле яхшырмады. Бүлмәдәге боз салкынлыгын тоеп, Әминә абыстай эшнең нәрсәдә икәнен аңлады, Хөснибикәне олы юлга чыкканчы үзләренә алып кайтып китәргә теләде. Бу хакта иренә дә әйтте.

– Бу бала монда тиз генә терелә алмаячак, өйгә, җылыга алып кайтыйк без аны, аның эченә салкын төшкән, – диде Ибраһим мулла.

 Хөснибикәнең ире Салих һәм мөһаҗирләр җитәкчесе Юанбаш Мөхәммәди белән киңәшеп һәм килешеп, Хөснибикәне Ибраһим муллаларга алып кайтып киттеләр. Ибраһим мулла Хаҗиханәдән ерак түгел, җыйнак кына үз өйләре белән яши икән, йорт янында бакчалары, мунчалары, каралты-куралары да бар, авылдагы кебек көн күреп яталар... Алар икесе дә инде олы яшьтә булып, балалары аерым яши икән, мулла белән абыстайның да күп вакыты мәчеттә һәм аш мәҗлесләрендә үтә. Авыру Хөснибикәне алып кайткач, абыстай күп вакытын аны дәвалауга бирде, аны аерым бүлмәгә урнаштырды, үз баласы кебек юындырып, киемнәрен алыштырды, төрле йорт ашлары пешерде, өшкерде... Инде айдан артык җылы өй, кайнар аш күрмәгән Хөснибикә күзгә күренеп тернәкләнде, битләре алсуланды, күзләренә нур кайтты... Аның бәхетенә, мөһаҗирләрне алырга килгән паром да, диңгездә давыл булу сәбәпле, берничә көнгә Одессада тоткарланды, юлга чыкмады.

 Үзенең балалары күптән үсеп-таралып беткән Әминә абыстай Себердән килгән бу телсез кыз баланы аерата якын итте, авырлы килеш шундый ерак юлга чыкканын кызганды. Хөснибикәнең ире Салихтан сорашып, ул аның әнисе үлгән булуын, әтисенең инде карт икәнен, телсез-чукрак кызын һиҗрәткә бер дә җибәрәсе килмәвен белде. Әле җитмәсә, авырлы да бит! Юлда нишләр ул, анда баргач, ничек ияләнер, ул бит башкалар кебек сау-сәламәт түгел! Шул телсез-чукрак килеш тә, авыру һәм авырлы була торып та Хөснибикәнең бер генә намазын да калдырмавы Әминә абыстайның бөтенләй күңелен нечкәртте, аны яныннан җибәрәсе килмәде. Ул кайсыдыр ягы белән Әминә абыстайның яшьли үлгән кызына да охшаган иде. Балачакта ук ана җылысыннан аерылган Хөснибикә дә йомшак күңелле, йомшак куллы, олы яшьтәге бу хатынны бик якын итте, үз анасыдай күрде. Алар бергәләп намаз укыдылар, Хөснибикә бераз терелгәч, кул арасына да керә башлады, Әминә абыстай аның аш-суга да бик оста икәнен күрде.

 Бу хакта ул иренә дә әйтте, Хөснибикәне ире белән монда калдырсак та яхшы булыр иде, анда аңа бик авыр булачак бит, диде. Салих белән Хөснибикәнең төпле, ныклы иманлы, тырыш яшьләр булуына Ибраһим мулла үзе дә игътибар иткән иде, әмма Аллаһ юлында һиҗрәткә чыккан кешеләргә калыгыз, дип әйтергә аның теле әйләнмәде. Алай да, Салих хатыны янына килгәч, ул сүзне читтәнрәк башлап карарга булды.

– Хатының авырлы, үзе авыру да, шушы хәлдә аны ерак юлга алып чыгу дөрес булырмы икән, энем? – диде ул. – Әминә абыстаең аны монда калдырып торырга куша... Әлбәттә, шәһәрдә сиңа да эш табылыр иде, күреп торабыз, тырыш кешеләр сез...

 Салих хәзрәттән мондый сүз көтмәгән иде, башта аптырап калды, дәшмичә шактый уйланып торды. Бәлки, Аллаһы Тәгалә аларга илдә калырга шушы соңгы мөмкинлекне бирәдер? Бәлки, шушы чит-ят җирләрдә калыргадыр, аннан авылга кайтырлар? Ә анда ни йөз белән кайтып кермәк кирәк? Шушы һиҗрәт өчен авылда күпме сүз булды, инде нинди авыр юл үттеләр, соңгы сәфәр генә калды, инде монда хәтле килеп җиткәч, ничек баш тартасың? Аллаһ ни әйтер, юлдашлары моны ничек кабул итәр? Дөрес, Хөснибикәнең хәле алай ук яхшы түгел, әмма мөһаҗирләр арасында салкын тиеп авыручылар шактый, бигрәк тә хатын-кызлар һәм балалар арасында, әмма берсе дә кире борылырга уйламый.

– Бу тәкъдимегезгә рәхмәт, хәзрәт, Хөснибикәмне үз балагыз кебек карадыгыз, анысына да зур рәхмәт... Әмма инде монда кадәр килеп җиткәч, юлдашлардан аерылып калуны, һиҗрәт сәфәребезнең өзелүен күңел кабул итә алмый... Баштарак уйларга кирәк булган да бит, хәзер соң инде. Без бит Аллаһ ризалыгы өчен дип шушы юлга чыктык...

– Аңлыйм, улым, бик аңлыйм, әмма синең хатының башкалар кебек түгел – авыру, авырлы, җитмәсә, ишетми дә, сөйләшә дә алмый... Аңа бигрәк тә авыр булыр дип борчылабыз. Баласын тынычлап монда табар, аннан үзегез карарсыз тагы кайда яшәргә...

– Хөснибикә үзе беләме соң моны?

– Юк, синең белән киңәшмичә әйтә алмадык. Хәер, ул бөтенләй ишетмәгәч, без ни теләгәнебезне аңлата да алмаган булыр идек. Син аның белән аңлаша аласың, үзе белән киңәшеп кара әле...

 Алар хатын-кызлар янына чыктылар, Салих Хөснибикәсен таный алмыйча сокланып карап торды. Әминә абыстай аңа шәһәр кызларыныкы кебек яңа затлы күлмәк кидергән, башында да матур яулык, аякларында чиккән чүәкләр... Салихны күргәч, Хөснибикәнең битләре алсуланып китте, ак нәфис кулларын иренә таба сузды, янында хәзрәт булгач, уңайсызланып куйды. Салих хатынының янына утырып, кул хәрәкәтләре белән аңа нидер аңлата башлады. Хөснибикәнең зур яшькелт күзләре гаҗәпләнүдән тагы да ныграк ачылды, ул бер иренә, бер Әминә абыстайга карады. Салих аша Әминә абыстай да сүзгә катнашырга булды.

– Син әле терелеп бетмәдең, кызым, мондый хәлдә юлга чыгу авыр булыр, – диде ул. – Кал монда, балаңны монда табарсың, без сиңа ярдәмче булырбыз...Мөселманнар бит без, татарлар, әлхәмдүлилләһ! Ирең дә монда кала ала, калырга теләмәсә, барып урнашкач, сине кайтып алыр. Син миңа үз кызым кебек якын, әле үзең дә балалыктан чыгып җитмәгәнсең, бик авыр булыр, дип, кызганып әйтәм бу сүзләремне...

 Салих кул хәрәкәтләре белән Әминә абыстайның сүзләрен Хөснибикәгә җиткергәч, ул бер тын уйланып утырды, аннан иренә карап, ишарәләр белән аңлата башлады.

– Мин – ир хатыны, ул ничек әйтсә, шулай булыр... Әмма мин туачак балабызны һиҗрәт савабыннан мәхрүм итмәс идем... Ул ислам илендә, мөселманнар арасында туарга һәм яшәргә тиеш... Без шуның өчен илдән кубарылып кузгалдык бит... Ә монда... сез бик яхшы, Аллаһның рәхмәтләре булсын сезгә, әмма монда гел урыслар, кяферләр бит, минем балам да алар кебек булыр, дип куркам...

 Телсез-чукрак Хөснибикәнең, әле үзе дә балалыктан чыгып бетмәгән Хөснибикәнең, шушы сүзләреннән барысы да тетрәнеп, тынып калдылар. Әйе, ул ишетмәсә дә, иң кирәген – иман хакына һиҗрәт кылганлыгын аңлаган, ул сөйләшә белмәсә дә, иң кирәген – иман хакына юлын дәвам итәргә кирәклеген белә. Ишеткән-сөйләшә белгәннәргә җаны, йөрәге белән үзенә ни кирәген аңлатты. Моннан соң үгетләп торудан мәгънә юк иде. Салих та әллә нишләп китте, ул соңгы вакытларда гел киресен уйлап йөри башлаган иде, ә Хөснибикәсе иң кирәген әйтте дә бирде: «Туачак балабыз хакына кяфер иленнән китәбез», – диде. Әйе, алар үзләре илдән генә түгел, кайчан да булса бу дөньядан да китеп котылырлар, ә калган балалар, нәсел кем булыр? Кем арасында яшәсә – шул булыр. Моны хәтта бер тапкыр да авылдан чыкмаган телсез-чукрак хатын да аңлаган, ә ул, ир башы белән, әллә нинди вәсвәсәләргә төшеп бетте...

– Ярар, балалар, үзегез беләсез, – диде сүзне йомгаклап Ибраһим мулла. – Без Хөснибикәнең авырлы һәм авыру булганы өчен генә кызганып әйткән идек бу сүзләребезне. Ишегебез һәрчак ачык, Аллаһ мөсафирларына ярдәм итү безнең изге бурычыбыз. Калганын үзегез хәл итегез.

 Урамда җил-давыл бераз тынган арада, Хөснибикә дә шактый тернәкләнде, инде аягына басты, китәргә әзерләнә башлады. Ул арада мөһаҗирләрне алырга килгән кораб хуҗалары да диңгезгә чыгарга әзерлекләрен белдергәннәр, иртәгә таң белән юлга кузгаласы, ди. Хөснибикәне җылы итеп киендереп, сиртмәле тарантаска утыртып, диңгез портына Ибраһим мулла белән Әминә абыстай үзләре илтеп куйдылар. Бирегә инде Хаҗиханәдән дә мөһаҗирләр җыела башлаган иде, алар Хөснибикәне күргәч, шатланып, аны кочаклап алдылар, бигрәк тә Зөлбану сөенде, ул апасы монда кала икән, дип, бик курыккан иде. Ирләр әйберләрне ташыдылар, хатын-кызлар төркем-төркем булып аларны саклап торды, бала-чагалар да шул тирәдә генә чуалды, аларның тизрәк бу кораб дигәннәренә кереп утырасы килде...

 Көн бераз рәтләнеп киткән кебек тоелса да, диңгез бөтенләй үк тынычланып бетмәгән иде әле, мөгаен, бу айларда ул инде ахыргача тынычлана да алмыйдыр. Әнә бит каралы-сорылы дулкыннар әллә кайдан гына килеп чыгалар да ярсу бер көч белән яр читенә китереп бәрәләр, һавага су баганалары күтәрелә... Бер дулкын артыннан икенчесе йөгереп килеп кенә җитеп тора, әле бу култык дигәннәрендә шулай, ә ачык диңгезгә чыккач ни булыр? Белгән кешеләр шулай сөйләшә, ә мөһаҗирләр борчылмаска тырыша, кораб хуҗасы юлга кузгала икән, белеп эшлидер, диләр. Инде монда хәтле килеп җиткәч, диңгез аша Истанбулга бер-ике көндә ничек тә барып җитәрбез, түзәрбез, дип үз-үзләрен юаталар. Ә диңгез һаман нәрсәгәдер ачуланып кайный, мырлый, җырлый, әллә нинди ят тавышлар чыгара, тагы әллә нәрсәләр вәгъдә итеп, юеш йодрыгын селки, мөһаҗирләрне куркытырга тели...

 Мөһаҗирләрне озатырга Хөсәен бай да уллары белән килгән иде, тагы күп кенә татарлар, мөселманнар да пристаньга җыелды. Һәрберсе нидер күтәреп килгән, китүчеләргә үзенең киңәшен һәм күчтәнәчләрен бирә, дога кыла... Инде мондагы халык белән танышып-дуслашып беткән мөһаҗирләр дә, туганнары белән аерылгандай, аларны кочаклап елыйлар, дога кылалар... Диңгезнең бу ягында, бу ярында яшәүче татарлар – алар туган илдә күргән-белгән соңгы татарлар, шуңа күрә аерылышу да бик хәсрәтле-сагышлы... Озата килүчеләр белән саубуллашып, паром-корабка утыра башладылар. Хөснибикә дә инде үз туганы кебек якынаеп өлгергән Әминә абыстай белән кочаклашып саубуллашты, ишарәләр белән аңа рәхмәтләрен әйтте. Салих та Ибраһим мулла белән саубуллашып, Хөснибикәне кулларыннан җитәкләде һәм алар, мөһаҗирләр төркеменә кушылып, тар баскычлардан күтәрелделәр. Аннан соң Салих Хөснибикәне апалары кулына тапшырып, үзе Юанбаш Мөхәммәдигә ярдәм итәргә китте, чөнки халыкны урнаштырырга кирәк иде. Бу кораб дигәннәре йөк ташый торган гаҗәеп зур паром булып чыкты, чөнки бу кадәр халыкны гадәти пароходларга сыйдыру мөмкин түгел, мөһаҗирләрнең аны сатып алырга акчалары да җитмәс иде...

 Ә халык керде дә керде, инде астагы зур-зур бүлемнәр дә кеше белән шыплап тулды, өскә, баскыч асларына, бөтен буш урыннарга әйберләрен куйдылар һәм үзләре урнаштылар, берничә көнгә ничек тә түзәрбез, дип, үз-үзләрен юаттылар. Монда инде ирләргә-хатыннарга аерылып торырга мөмкинлек юк иде, һәркем үз гаиләсе, үз туганнары, үз авылдашлары белән бер тирәдә урнашырга тырышты. Хөснибикә дә Зөлбанулар белән бергә булды, ә Салих исә һаман Юанбаш Мөхәммәдиләргә булышып, әйберләрне урнаштырып йөрде. Менә халык бөтен бүлемнәргә шыплап тулды, монда хәтта кыймылдарлык та урын калмады, алар кисмәктәге балыкларны хәтерләтәләр иде. Шунда ук эссе булып китте, салкыннан куркып киенгән кышкы киемнәр тагы салынды, һава җитми башлады. Ул арада кораб, торбасыннан аклы-көрән төтеннәр чыгарып, сузып кычкыртып җибәрде, шалдыр-шолдыр китереп тимер чылбырларны җыйдылар, баскычны күтәрделәр һәм чайкала-чайкала кузгалып та киттеләр.

 

Романның дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбызда укып барыгыз.

 

"КУ" 7, 2017

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: