Һиҗрәт. Һиҗрәт шәһите. Киттеләр

Романның башын монда басып укыгыз.

 Һиҗрәт шәһите

 Баралар...

Татар тарихыдай чиксез кыпчак далаларын, милләт хәсрәтедәй төпсез Себер елгаларын кичеп, инде Урал тауларына кереп баралар...

 Гомерләрендә дә тау күрмәгән себер татарлары, шомланып һәм сокланып, юлларында мәгърур басып калган таш-кыяларга текәләләр... Үзләренең дә заман башларында шушы биек таулардан төшкән Тау Ирләре икәнлекләрен белмиләр алар... Нух пәйгамбәр көймәсе белән шушы Урал-Җаек тауларыннан төшеп, көнчыгыштагы урман-далаларга, көнбатыштагы үзән-кырларга таралган бөек төрки-татар кавеме хәзер инде тауларын танымый... Инде аларны да җиде ятка калдырып, илдән китеп баралар... Инде үзенең дәһшәтле таулары белән Миасс, Злотоуст станцияләре артта калды, алда Уфа – татар шәһәре, диделәр, анда эшелон шактый торасы икән.

 Һиҗрәт эшелоны Урал таулары аша үткәндә, Хөснибикәләр вагонында баручы олы яшьтәге Кумыслы хатынының авырып киткәне билгеле булды. Аның авырганлыгын Таһирә апа ачыклады, чөнки ул һәр көн иртә-кич хатын-кыз вагоннарын йөреп чыга, берәрсе аз гына авырый башласа да, аны карый, үләннәре белән дәвалый, аякка бастыра иде. Ә менә Кумыслы хатыны Мәрфуга белән әллә нәрсә булды, дарулар да ярдәм итмәде, күзгә күренеп сүнде, хәле начарайганнан-начарая барды. Хатыннар аның янына барып, баш очында «Ясин» дә укыдылар, өшкерделәр дә, төрле төнәтмәләр дә биреп карадылар – файдасы тимәде. Уфага җитәр алдыннан, ул кул хәрәкәтләре белән Зәйнәп абыстайны үз янына чакырып алды, аңа ияреп, башкалар да Мәрфуга яткан урынга җыелдылар. Ул ярылып кипкән иреннәрен көч-хәл белән ачып, аларга соңгы сүзләрен, соңгы теләген әйтеп калырга ашыкты:

– Мин китәм инде... Аллаһ янына китәм... Үз өемә кайтам... Мине юлда ташлап калдырмагыз... Мөселманча күмегез... Соңгы әманәтем шул... Үлемтек-кәфенлекләрем үзем белән... Мин аларны юлга алып чыккан идем... Һиҗрәтем өзелә инде... Шул үкенеч...

 Мәрфуга хәле бетеп, күзләрен йомды, ут булып янган битләре өстеннән тозлы күз яшьләре тәгәрәп төште. Янына балалары җыелды, кайсыдыр тагы Коръән укый башлады. Ул туктаган арада, Зәйнәп абыстай Мәрфуганың ак яулыклы башыннан сыйпап, үз догаларын укыды, тагы өшкереп карады...

– Һиҗрәтең өзелмәс, туганым, борчылма... Юлга һиҗрәт нияте белән чыккач, савабы да һиҗрәт өчен булыр, инша Аллаһ!

 Мәрфуганың керфекләре тетрәп куйды, ул күзләрен ачты, беренче һәм соңгы тапкыр күргәндәй, янында басып торган хатын-кызларга карады. Кайда ул, кая бара? Аста ярсып тәгәрмәчләр дөберди, барган уңайга, идән-түшәмнәр чайкала, тәрәзгә юеш кар бөртекләре килеп сыланалар да, күмер төтене белән кушылып, каралып агып төшәләр... Әйтерсең лә табигать үзе бу татар хатынын соңгы юлга кара күз яшьләре белән елап озата... Юк, бу бит Кумыслы күл өсләреннән шулай кара карлыгачлар очып уйнаклый, әйтерсең лә зур давыл, яңгыр буласын хәбәр итәләр...

– Кумыслы... күл... буйларында...

 «Саташа, бичара, һаман шул Кумыслы күл, туган авылы белән саташа», дип уйлады үлеп барган Мәрфуганы чорнап алган хатыннар. Ә ул саташмый иде, аның, мәңгелек өенә киткәндә, үзе белән Кумыслы күл буйларында үскән үләннәрнең исен, суының тәмен алып китәсе килә иде... Әмма исәннәр моны аңлыймы соң?!

 Мәрфуга хәлсез куллары белән баш очына ишарәләп күрсәтте. Ул яткан кайнар мендәрне бераз күтәреп карадылар, аннан төенчеге белән үлемтекләре һәм... төргәктә кипкән үләннәр һәм туфрак белән кечкенә шешәдә су килеп чыкты. Болар – Мәрфуга белән Кумыслыдан һиҗрәткә китеп барган туган туфрак һәм берничә йотым су иде... Төргәкне Мәрфуганың еш-еш күтәрелгән күкрәгенә куйдылар, ул аннан калтыранган бармаклары белән кипкән үләннәрне алды, аларны битләренә китерде, тирән итеп бер иснәде, талгын бер рәхәтлек кичереп, елмаеп куйды...

 Саташа, бичара, һаман Кумыслы күл буйларында үскән үләннәр белән саташа, дип уйладылар аны саклап торган хатыннар. Ә ул саташмый иде, ул туган туфрагы белән тагы бер тапкыр бәхилләшә иде... Моны аңлап, хатыннар нәни шешәдәге Кумыслы суын инде китеп барган Мәрфуганың уттай иреннәренә тидерделәр, ул җиңел сулап куйды, әйтерсең лә шуны гына көтеп яткан, шуны гына теләгән... Суның соңгы тамчыларын ул йота алмады, алар ирен читеннән үлемтек төенчегенә тәгәрәп төште... Мәрфуга очып китәргә теләгән коштай талпынып-тартынып куйды, терсәкләренә таянып, яткан җиреннән бераз күтәрелә төште һәм, җиңел сулап:

– Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһу үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән габдүһүү үә расүүлүһ, – дип шәһәдәт кәлимәсен әйтте һәм тынычланып, урынына сеңде... Кумыслы хатыны Мәрфуга беренче һиҗрәт шәһите булды...

 Мәрфуга шулай тыныч кына, язмышы белән килешеп, бу дөньядан китеп барды, калганнар исә бары тик бер сорауга җавап эзләделәр – мәет белән нишләргә? Монда аны юып та, күмеп тә булмый, димәк, бу эшләрне алдагы станциядә эшләргә туры киләчәк. Әмма паровоз бу хәтле вакыт аларны көтеп тормаячак бит, ирен, балаларын да мәет күмү өчен анда калдырып булмый, алар соңыннан һиҗрәткә кушыла алмаячаклар. Димәк, мәетне Уфада калдырырга туры килә, әмма кемгә? Бу хакта эшелон башлыгына да җиткерделәр, ул да мәсьәләне Уфада хәл итәргә киңәш итте. Нәрсә генә булса да, мәет вагонда калдырыла алмый иде.

 Уфага килеп туктау белән, урысча бераз яхшырак белгән ир-атлар станция начальнигына юнәлделәр, хәлне аңлатып бирделәр. Олы яшьтәге урыс кешесенең мондый хәлләр белән очраштыргалаганы булган, ул аларга бу тирәдә яшәүче татарларны эзләп табарга һәм мәетне күмәр өчен шуларга биреп калдырырга киңәш итте. Вокзал янында гына татарлар яши икән, эзләп табып, хәлне аңлаттылар, үзләренең Себердән бөтен состав белән госманлыга һиҗрәткә китеп баруларын, юлда олы яшьтәге бер хатынның үлүен, аны биредә мөселманча күмәргә кирәклеген әйттеләр. Әмма паровоз аларны көтеп тормаячак, шуңа күрә, Аллаһ ризалыгы өчен, мәетне күмәргә алып калуларын сорадылар, кәфенлекләре дә, хәер-сәдакалары да барлыгын белдерделәр.

 Бераз киңәш-табыш итешкәч, барысы да җыелып тагы вокзалга киттеләр, Уфа татарлары үзләре белән мәет салырга кабык колашасын, кирәк-яракларын алдылар. Ирләр җыелып Мәрфуга яткан вагонга керделәр, бу вакытта хатын-кызлар урамга чыгып торды, ярдәм итәргә якыннары гына калды. Мәрфуганы үлемтек төенчеге белән бергә күтәреп колашага салдылар, калган әйберләрен иренә, балаларына бирделәр. Мәетне күтәреп урамга чыккач, мөһаҗирләр аның янына җыелышты, барысы да тын гына һиҗрәт шәһидәсе белән бәхилләште... Ул арада, монда мин дә бар әле, дигәндәй, ачы итеп паровоз кычкыртып җибәрде, вокзал өстенә кара төтен таралды, аның ачысы бу юлы күзләргә генә түгел, йөрәкләргә дә үтеп керде... Бу – кыйблага таба карап очкан, нурга таба йөгергән бер юлдашларыннан инде мәңгелеккә аерылу иде...

 Паровоз тагы сузып кычкыртып җибәрде, вагоннар сискәнеп тартылып куйдылар, ул арада Мәрфуганың мәетен күтәреп алып киттеләр. Моны күреп, балалары һәм хатын-кызлар елаша башладылар, ирләр тәкъбир әйтергә тотындылар. Уфаның карлы урамнарына Себер мөһаҗирләренең бәхилләшү авазы булып тәкъбир яңгырады, ул Мәрфуганы күздән югалганчы озата барды, баш очында эленеп торды...

 

  Киттеләр...

 Тагы кузгалып киттеләр...

 Һиҗрәт юлында беренче шәһитләрен биреп, инде юлда ук һәрнәрсәгә әзер булып, язмышның күзенә туры карап, алар тагы кузгалып киттеләр... Алда – кар каплаган авыллар һәм шәһәрләр – Самар, Рузаевка, Рәзән, Мәскәү... Аннан – Хаҗибәйле-Одесса... Ары таба – Кара диңгез аша – Истанбул, госманлы иле, мөселманнар җире... Әмма аңа кадәр әле күпме барырга, юлда тагы күпме шәһитләр бирергә туры киләчәк аларга! Ә хәзергә алар бара – тәкъдирләренә буйсынып, киләчәккә зур өмет белән, әмма эчләре тулы сагыш-моң белән, Себер мөһаҗирләре һиҗрәткә китеп бара... ... Хөснибикә дә инде бу тимер арбадагы тормышына күнегә башлады. Ире белән тукталышларда, урамда очрашалар, уникенче вагондагы мәчеткә барган-кайтканда да күрешкәлиләр. Инде Салих та тынычланган, кире кайтып китү турында уйламый да, сорамый да... Үз вагоннарында да, мәчеттә дә көне буе вәгазьләр, дәресләр бара, Салих аларда гомер буе яшәп тә моңарчы белмәгәннәрен белде. Авылда мал арасында ятып, җәй буе озын кышка утын-печән әзерләп, кышлык азык булдырып, аның дөнья турында уйларга да вакыты юк иде. Ә дөнья әнә нинди зур икән бит – инде ничә көн баралар, әле Рәсәй җирләренең дә теге башына барып җитә алганнары юк. Монда төрле халык җыелган, шактый укымышлылар да бар, менә шуларның әйтүенчә, бу җирләр борынгыда  барысы да татарларныкы булган икән. Себере дә, Уралы да, Самары да, менә хәзер үтеп китеп бара торган мишәр яклары да татарлар кулында булган. Башта Явыз Иван дигән патша, аннан башкалары бу җирләрне татар канын түгеп басып алган, үзләрен кол иткән... «Ә нигә татарлар бу җирләрне яңадан сугышып тартып алмыйлар икән?» Бу сорау Салихның башында юл буе бөтерелде, ул аны Юанбаш Мөхәммәдигә бирмичә булдыра алмады.

– Мөхәммәди әкә, тагы бер сорау тынгы бирми миңа – бу безнең җирләр икән, ни өчен без, татарлар, аннан китәргә тиеш соң? Иманым камил, беркем дә сөенеп ташлап китмәде бит туган җирләрне, һәрберебезнең җаны елый... Нигә без китәргә тиеш соң моннан, ә алар түгел?

– Кемнәр – алар?

– Кемнәр, дип, безне басып алучылар инде... Бәс, бу безнең җирләр икән, бәс, монда безнең дәүләтләребез булган икән, ул заманнарда иркенләп үз динебезне тотканбыз икән, нигә хәзер дә без шуны эшли алмыйбыз соң? Нигә без китәргә тиеш моннан?!

 Юанбаш Мөхәммәди бу яшь себер татарына бераз тын гына карап торды. Сорау бик гади тоелса да, бик җитди иде, аңа орды-бәрде генә җавап бирсәң, күңелендә шик калуы бар. Ирләрчә туры сорауга ирләрчә туры җавап та кирәк булачак.

– Әйе, Салих энем, син дөрес әйтәсең, моннан без түгел, алар китәргә тиеш иде... Әмма китмәячәкләр, чөнки алар бу җирләрне сугышып, кан коеп яулап алдылар... Әйе, безнең канны коеп, гөрләп яшәп яткан татар дәүләтләрен юк итеп, алар татар җирләрен басып алдылар, һәм кылыч, һәм тәре тотып, үз тәртипләрен урнаштырдылар. Безнең халык гасырлар буе аларга каршы көрәште, җиңелгәннән соң да тиз генә бирешмәде, яу артыннан яуга кузгалды... Күчем ханның оныклары Урал аръягына чыгып, анда яшәүче татар-башкортларны, мишәрләрне патша хөкүмәтенә каршы сугышларга күтәрделәр... Казан, Идел-Урал-Себер кулдан киткәч тә, татарлар ике йөз ел буе баскыннарга баш бирмиләр, буйсынмыйлар, ирек өчен көрәшәләр. Шушы юлда бик күп каһарман ирләр корбан була.

– Без аларга ата-бабаларыбызның җирләрен калдырып китәбез бит, кол ителгән милләтебезне ташлап китәбез! Без үзебезнең җаннарыбызны, иманыбызны саклыйбыз, дип чит-ят илләргә китәбез, әмма бөтен милләт китә алмый бит! Алар нишләр? Нигә соң шундый зур, бөек тарихлы милләттә татарны яңадан дәүләтле итәрлек кешеләр табылмый? Ярар, без инде кара халык, авылда мал-туардан башка нәрсә белмибез, әмма Казан-Уфа-Төмән-Таралар бар бит әле, аларда яшәүче укыган татарлар бар, нигә күтәрми алар халыкны дәүләт өчен көрәшкә?

– Сорауны дөрес куясың, энем, әйткәнемчә, булган татарның андый ир-егетләре, мондый күтәрелешләр ике йөз ел буе дәвам иткән. Әмма татар хәзер шушы коллык шартларында башын күтәрмичә генә исән калуның юлларын эзли башлады, чөнки баш күтәрүнең үлем икәнен яхшы белә... Милләткә хәзер исән калырга кирәк, әмма Габдрәшит хаҗи әйткәнчә, үз дәүләте булмаган милләт иртәме-соңмы барыбер юк була, көчлеләр тарафыннан йотыла... Менә шуңа күрә без китеп барабыз инде...

– Әмма анда да безнең үз дәүләтебез булмаячак бит, без кайда да килгән-килмешәк булачакбыз!

– Әйе, дөрес әйтәсең – безнең анда да үз дәүләтебез булмаячак... Без төрекләр гасырлар буе төзегән һәм саклаган ислам дәүләтенә барып сыенабыз... Анда безнең динебезгә тимәячәкләр, иманыбыз зәгыйфьләнмәс. Бары тик шуның өчен генә без шушы авыр юлга чыктык, Салих энем, Аллаһ барыбызга да сабырлыклар бирсен!

  Халыкның күңелсезләнгәнен күреп, Зәйнәп абыстай аларга тагы үгет-нәсихәтләрен бирде, барыбыз да Аллаһ кулында, тәкъдиребездә ни язылган булса, шул булыр, әҗәлдән качып котылу мөмкин түгел, диде. Таһирә апа исә вагонны җилләтергә, мәет яткан урын-җирләрне читкәрәк алып куярга кушты, яшь киленчәкләр шунда ук эшкә керештеләр. Хөснибикә дә аларга кушылырга булды, күз яшьләрен сөртте дә тиз генә урыныннан сикереп торды, әмма эчендәге сәер хәрәкәттән куркып, яңадан урынына утырды. Аның күзләре зур булып ачылган, йөзендә курку да, гаҗәпләнү дә чагыла, үзе куллары белән эчен тоткан иде. Хатыннарга булышып йөргән Зөлбану моны күреп, Хөснибикә янына йөгереп килде, янына утырып, ул да кулларын аның инде беленебрәк торган корсагына куйды.

– Тибә, Хөснибикәнең бәбие тибә башлады! – дип, ул бөтен вагонга кычкырып җибәрде.

 Алар янына Мәхсүрә белән Мансура йөгереп килде, башкалар да җыелышты, вагон җанланып китте.

– Менә бит, тере җан аннан да хәбәр бирә! – дип сөенештеләр. – Сабыйга җан керде! Фәрештәләр Аллаһ әмере белән аңа җан иңдерде! Менә бит, берәү үлә, берәү туа, дөнья шулай яратылган инде ул... Инде бәхетле сабый булсын, фәрештәләр хәерле язмыш иңдергән булсыннар...

 Зөлбану кул ишарәләре белән Хөснибикәгә боларның барысын да аңлатты. Хөснибикә башта нигәдер оялды, кызарып чыкты, аннан йөзенә елмаю таралды, бу аның юлга чыкканнан бирле беренче елмаюы иде. Аның баласы тибенә, хәбәр сала бит! «Син хәзер минем өчен дә җаваплы, үзеңне нык тот, әни!» – ди бит... Әни, ди, инәй, ди, балакаем... Елама, син миңа кирәк, бик кирәк, ди... Бу минутта бөтен вагонында, юк, бөтен эшелонда Хөснибикәдән дә бәхетле кеше юк иде, аның бу шатлыкны ире белән дә бүлешәсе килде. Яшь кызлар күрше вагонга Салихтан сөенче алырга йөгерделәр, аннан Хөснибикә ире белән тамбурга чыгып, бик озак бер-берләренә сыенып, янәшә басып тордылар... Ә ике арада аларның туачак балалары, нәсел дәвамчысы гайрәт белән тибенә, шул рәвешле, дөньяга аваз сала иде... Ә һиҗрәт паровозы ак карлар арасыннан аларның киләчәгенә таба томырылып чаба иде...

Романның дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбызда укып барыгыз.

 

"КУ" 7, 2017

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: