Һиҗрәт. Аккош каргышы. Габдрәшит хаҗи янында

Романның башын монда басып укыгыз.

Аккош каргышы

 ...Мөхәммәтҗан карт атның дилбегәсен үзенә тартыбрак куйды, юртак адымнарын әкренәйтте, хуҗасының ни теләгәнен аңлады ахры. Әйе, Тара шактый ерак булса да, Мөхәммәтҗан картның ашыгасы килми иде, бүген барыбер анда барып җитәрлек түгел, юлдагы берәр татар авылына кереп кунасы булыр. Шагыйрь җанлы кеше өчен моннан да зур хозурлык, моннан да бәхетле мизгелләр була аламы соң?! Соңгы вакытларда эш, дип, тормыш, дип, баш күтәреп карарга да вакыт булмаган, инде игеннәр урылган, амбарлар кышкы азык белән тулган, мал чалырга әле иртә, бер күкрәк тутырып, ял-сахра һаваларын да суларга була... Ул һиҗрәт белән дә күпме җанны ашарга мөмкин, ярар, киткәне китәр, калганы калыр, Мөхәммәтҗан карт үзе ике аягының берсен дә ул тарафка атламаячак. Тик менә... Һаман шул газиз балакай, зәгыйфь колынкай – Хөснибикәсе үзәкне өзә шул... Ире Салих, китәбез булгач китәбез, ди, ә хатынына ул хуҗа, ул ничек әйтсә, шулай булачак, уч төбендә генә үстергән ата сүзе үтми хәзер...

 Хуҗасының уйга бирелгәнен сизеп, Тулпар ат адымнарын әкренәйтте, озын муенын борып, юл читендәге үләннәрне чемченеп бара башлады. Чемченсен, аңа да ял кирәк, нәселле юртак булса да, аңа да авыл җирендә хуҗасы белән бергә җигелеп тартырга туры килә. Авыл җирендә шунсыз булмый, шуңа күрә дә ир-ат инде ул, бергә янәшә өстерәсәң генә тормыш бара... Менә Мөхәммәтҗан карт та заманында мәдрәсәләр тәмамлаган, имамлык иткән, балалар укытып йөргән укымышлы бер кеше иде. Артык туры сүзле булуы, үз фикереннән кайтмавы өчен ул да кайберәүләргә ярап бетмәде, төрле гаеп табып, аны да читкә этәреп куйдылар. Ишле гаиләне, авыл тормышын да тәсбих тартып утырып кына алып барып булмый иде, шуңа күрә, китапларын читкә куеп, тормыш арбасына җигелергә туры килде. Игенен дә чәчте ул, иңенә мылтык асып, ауга да йөрде, абзар тутырып, малын да асрады, гаиләсен, бер-бер артлы туып торган балаларын ач-ялангач итмәде. Авыл халкыннан аермалы буларак, әле тимер эше белән дә шөгыльләнде, тимер йорты-мастерскоенда ул төзәтмәгән, ул ясап карамаган нәрсә калмады. Гомер буе матурлыкка омтылды Мөхәммәтҗан карт, гомер буе әллә нинди хыяллар белән яшәде, болын чәчәкләренә охшатып, тимердән чәчкәләр койды, күлдәге аккошларны ясап куйды, капка-коймаларны чәчәкләп-бизәкләп бетерде... Озакка сузылган кышкы салкын төннәрдә аның өендә җәй матурлыгы яшәде, ул үзе чыгарган шигырьләре, җырлары белән бу матурлыкка җан өрде, шушы тормышыннан бер ямь тапты...

 Әмма өзелеп сөйгән яры, гомер иткән хатыны бала тапканда кинәт кенә үлеп киткәч, аның да кояшы сүнде, тормышының яме бетте... Бу фаҗига моннан ун еллар элек булды, ул чагында әле балалар да кечерәк иде, алар – анасыз, Мөхәммәтҗан үзе пар канатсыз калды... Ир башы белән үксеп-үксеп елады ул, Тайрасының киемнәрен күкрәгенә кысып, аннан сеңеп калган исләрдән иләсләнде, саташкандай, үзалдына сөйләнеп йөри башлады. Юк, саташмады ул, ә Тайрасы-Таһирәсе турында кырык көн буе шигырь чыгарды, аны мөнәҗәт итеп әйтеп йөрде. Монысын да гаеп итүчеләр булды, имеш, мулла башы белән, дога кыласы урында, шигырь әйтеп йөри... Юк, догасын да кылды ул, күзләре яшь, күңеле моң белән мөлдерәп тулганда, мөнәҗәтен дә әйтте. Шул хәсрәтле көннәрен исенә төшереп, Мөхәммәтҗан карт Шәм-Шәрифкәй көенә салмак кына җыр сузып җибәрде:

 

 Карның агындай тәннәрең,

 Багалмадай иде йөзкәең.

 Кара кашым, карлыгачым,

 Моңлы карый иде күзләрең.

 Чәч толымыңда чулпыларың,

 Чыңлаган күк тоела колакта.

 Энҗе-мәрвәт муенсаңны

 Үбеп-үбеп алам аулакта.

 Көмеш беләзегеңне тагып

 Йөргән кебек тоеласың.

 Көләч йөзле, бәгырькәем,

 Күз алдымнан таясың.

 Төннәр буе утырамын

 Шәмдәлләрдә шәм ягып.

 Зәгъфрандай саргаеп,

 Кара япан ябынып.

 Тәкъдиремдә язылгандыр –

 Сыктап-сыктап яшәрмен.

 Тимер өем эчләрендә

 Ялгыз гомер кичәрмен...

 

 Юртак ат, хуҗасының моңга сабышканын тоеп, үлән киртләвеннән туктады да, башын күтәреп, аңа карап тора башлады... Алар инде бергә картаеп киләләр, Тулпар да хуҗасының кайчан кайгырганын, кайчан шатланганын тавышыннан сизә, ул моңаеп җырлый башласа, үзенең дә күзләреннән эре-эре яшь тамчылары тәгәрәп төшә... Бу юлы да шулай булды – урман-дала уртасында ялгыз татар ире сулкылдап җырлый, аның җан дустына әйләнгән аты тын гына елый иде... Мөхәммәтҗан карт, юртагының башын кочып, аңа йөзен яшереп, үзе дә сүзсез генә елады... Инде Тайрасын гына түгел, баласын – телсез-чукрак Хөснибикәсен дә мәңгелеккә югалтасын ата йөрәге белән сизенеп, аты белән бергә кушылып елады ул урман юлында...

 Баш очында үзәк өзгеч аһылдаган тавышлар ишетеп, Мөхәммәтҗан карт күтәрелеп карады – зәңгәр күкне урталай телеп, кыйбла якка таба аккошлар китеп бара иде... Юк, алар кычкырмыйлар, бары тик сулкылдап-аһылдап кына куялар, бу шундый кошлар иде... Аккошлар... Алар да китә... Һиҗрәтчеләр кебек, кыйбла тарафка китә... Әмма алар кайту өчен китә, язларын шушы күлләрне тутырып, оя ясау, нәсел калдыру өчен барыбер Себергә әйләнеп кайта алар. Шул чакта Мөхәммәтҗан картның йөрәге «жу» итеп китте, бер – диңгездәй җәйрәп яткан күлләргә, бер шул күлләрне ташлап китеп барган аккошларга карады һәм тагы йөрәк ярасы исенә төште – «Аккош каргышы!» Аның нәселендә аккош каргышы бар бит, бөтен авыл шулай сөйли, үзенең язмышы да шул хакта искәртә...

 Яланкүл авылы тирәсендә күлләр бик күп – аларның диңгездәй зурлары да, җыйнак кына булганнары да, бик тирән-төпсезләре дә, тозлы-төчеләре дә бар. Аларның исемнәре дә җырлап тора – Рәчәп, Кошкүл, Еланкүл, Кәккүк, Акпава, Чуар, Мәрәткүл, Куртайлы-Дениз, Кумыслы, Мәүлет күл, Ырыслы... Менә шул Ырыслы күлдән башланды инде аның гаилә фаҗигасе... Бу күлнең ярларын камыш баскан, һәм анда һәр язда аккошлар кайтып, оя кора, бала чыгара, чөнки камыш арасында аларга тынычрак, күрәсең. Әмма алар бу камышлы күлгә башка кош-кортны якын китермиләр, адашып килеп кергән йорт казларын да канатлары белән кыйнап куып чыгаралар, хәтта аларның муеннарын канат белән чабып өзгән вакытлары да булды. Күлгә якын яшәгән Мөхәммәтҗан картның да йорт казлары ничә ел рәттән шулай кырылды, һич түзәр хәл калмады. Һәм бер елны ул бу әрсез аккошларны бераз өркетергә, акылга утыртырга уйлады.

 Тайрасының Хөснибикә белән авырлы елы иде. Җәен тагы Ырыслы күлдә аккошлар һәм йорт казларының сугышы башланды. Мөхәммәтҗан, ау мылтыгын алып, күл ягына юнәлде, исәбе – аккошларны куркыту, йорт казларына күлдә йөзәргә ирек бирү иде. Күлдә йорт казлары күренү белән, аккошлар, канатларын киң җәеп, аларга ташландылар, яман ысылдап, сәер сулкылдап һәм аһылдап, канатканчы чукый, шапылдатып кыйный башладылар, күл өстенә дә аккошлар көтүе җыелды. Алар шулай берләшеп үз ояларын, андагы нәни кошчыкларын саклыйлар иде. Күз алдында казларын аккошлардан талатып үтертмәс өчен, Мөхәммәтҗан гөрселдәтеп күккә атып җибәрде, бу тавыштан аккошларның кайсы күккә күтәрелде, кайсы камышлар арасына кереп качты. Мөхәммәтҗан аккош атам дип атмады, бары тик кисәтергә, куркытырга гына теләде, әмма ул аткач, бер аккош, канатларын күкрәгенә кысып, Мөхәммәтҗанның аяк астына килеп төште... Аның канат астыннан ак мамыгына кан бәреп чыккан, ул аккошның бар гәүдәсенә таралып бара иде...

 Әле җаны да чыгып өлгермәгән аккошны Мөхәммәтҗан канатларыннан күтәреп кулына алды, гафу үтенгәндәй, күзләренә карады, аннан, күкрәгенә кысып, өйләренә алып кайтып китте. Ул юл буе ниндидер авыр җинаять эшләгән кеше кебек кайтты, юлда очраган авылдашларына да күтәрелеп карамады, ә алар аның артыннан башларын чайкап, гаепләп калдылар. Татар авылларында беркайчан да аккош атмадылар, үзләре ачлы-туклы булганда да, аларга ниндидер изге, пакь кошларга караган кебек карыйлар иде, шуңа күрә алар Яланкүлгә дә һәр язда беренчеләрдән булып очып кайтып җитәләр иде. Һәм менә Мөхәммәтҗан аккош аткан, үз башына язык-гөнаһ алган, моның ахыры хәерле бетмәс, дип сөйләнделәр авылда. Иренең үле аккош күтәреп кайтып кергәнен күргәч, Таһирә дә тынсыз калды, күзләренә яшь бәреп чыкты, аннан алъяпкычына капланып, тыела алмыйча елый башлады.

– Гөнаһысын кая куярбыз, нәселебезгә аккош каргышы төшүе бар бит, нишләдең син?! – дип өзгәләнде ул.

 Мөхәммәтҗан аны юатып та карады, син авырлы бит, болай борчылып, балага зыян килмәсен, дип, тынычландырырга тырышты. Тайраның тынып-моңаеп калганын күргәч, аккошны алып, тизрәк өйдән чыгып китте. Күл буе да тынып-шомланып калган иде, ник бер аккош, ник бер йорт казы күренсен! Һавада әле дары исе дә таралып өлгермәгән кебек, җирдә исә атылган аккошның ак каурыйлары аунап ята, мамыгы җилдә очып йөри... Мөхәммәтҗан үле аккошны шул җиргә куеп калдырды, ул яр читеннән ерак түгел, камышлар тирәсендә иде. Нигә алай эшләде – үзе дә аңламады, пары күрсен, дип уйладымы – белми. Икенче көнне иртән күл буена килеп караганда, атылган аккош анда юк иде инде, суга таба кан таплары гына тамып-тамып калган, озын камышларга мамык йоны уралган иде... Аккошлар бөтенләй күренми, ә күлгә йорт казлары хуҗа булып өлгергән иде...

 Ә көз көне, аккошлар җылы якка киткәндә, Тайра Хөснибикәне тапты. Нәрсәдер әйтергә теләгәндәй, аккошлар авыл өстендә кат-кат әйләнделәр, аларның сулкылдаган-аһылдаган тавышлары белән күл буйлары тулды. Соңыннан билгеле булды – бер аккош җылы якка китмичә, Ырыслы күлендә калган икән, башкалары аны чакырып шулай өзгәләнгәннәр. Китмәде ул аккош җылы якларга, күл боз белән капланганчы, парын эзләп ялгыз йөзде, аһылдап-сулкылдап, авыл өстендә әйләнде, аның хәсрәте урман-далаларга сыймады. Аның белән бергә, авыл халкы аһ-зар итте, парын атып үтергән Мөхәммәтҗанны гаепләделәр, үз оялары да шулай тузгымасын, дип курыктылар... Инде елга-күлләр боз белән каплангач, инде җир өстен ак кар каплагач, ялгыз аккош күкнең иң биек ноктасына күтәрелде дә, канатларын күкрәгенә кушырып, түбәнгә томырылды... Җирдә ул ак кар белән бергә кушылды, бары тик күкрәгеннән бәреп чыккан кан табы гына монда аккош ятканын белдереп тора иде... Аның гәүдәсе пары белән янәшә ята иде...

 Бераз үсә төшкәч, Хөснибикәнең тумыштан телсез-чукрак икәнлеге беленде, ул, аккош тавышы чыгарып, сулкылдый-аһылдый гына ала иде... «Аккош каргышы!» дип аһ итте Тайра, баласының телсез-чукрак булуын белүгә. Авыл халкы исә «Мөхәммәтҗан мулланың баласы аккош тавышлы булып туган, аһылдый-сулкылдый гына ала икән, атасы аккош атып зур языклы булганга, баласы шундый туды», дип сөйләделәр. Мөхәммәтҗан исә Аллаһ алдында да, баласы алдында да үзен зур гөнаһлы исәпләде, шул вакыттан муллалыгын ташлады, ат кебек кара эшкә җигелде.

 Ә аккошлар шактый еллар яңадан Яланкүл авылы күлләренә кайтмадылар, аларның да нәсел хәтеренә бу фаҗига кан белән язылган иде. Ә менә Тайра баладан үлеп ятканда, язгы ямьле көннәрнең берсендә, авыл өстендә тагы аккошлар күренде. Алар Яланкүл өстендә кат-кат әйләнделәр, әйтерсең лә үзләренә төшеп оя корыр өчен камышлы күл эзлиләр иде... Тайрасы-җан кисәге, нидер әйтергә теләгәндәй, киң итеп ачып куйган тәрәзәгә текәлде, мәрмәрдәй ак йөзеннән күз яшьләре тәгәрәп төште. «Кайттылар... – диде ул, җиңел сулап. – Мине алырга кайттылар... Каргышларын кире алырга кайттылар...» Кул хәрәкәте белән, ул кызы Хөснибикәне үз янына чакырып китерде, аны йөзе белән ачык тәрәзәгә таба борды. Ә анда, зәңгәр күкне тутырып, аккошлар оча иде, әйтерсең лә җан биреп яткан үз тиңнәре белән бәхилләшәләр, аһылдап-сулкылдап кичерү сорыйлар... Аларга кушылып, телсез Хөснибикә аһылдый, очып китәрдәй булып, кулларын күккә таба суза, ятим каласын сизенгәндәй, бөтен гәүдәсе белән сулкылдый, елый иде... Аккошлар яңадан Ырыслы күлгә төшеп утырганда, Таһирә җан бирде, парын мәңгегә ятим калдырып, бу дөньядан китеп барды...

 Шул вакытлардан күңеленә әллә нинди бетмәс сары сагыш кереп оялады Мөхәммәтҗанның, ул аккош моңына әйләнеп, әле шигырь, әле мөнәҗәт булып бәреп чыкты, җырлатты һәм елатты. Мөхәммәтҗан Тара базарында гаҗәеп бер уен коралы – скрипка күреп әсәрләнеп кайтты, ат кылыннан тарттырып, эрбет агачын киптереп, ул да шундый уен коралы ясап карады – көй чыкты! Башта ул анда яшереп кенә тимер өендә уйнады, аннан күл буйларына, урман араларына да чыгып китә башлады, авыл халкы аны бөтенләй җиңеләйгәнгә санады... Ә Мөхәммәтҗан аккош көен уйный иде, мәңгелек мәхәббәт һәм мәңгелек ялгызлык турында сөйли, үз парына тугрылыгын аңлата иде... Бу көен ул күл буендагы аккошларга да барып уйнады, аккош кебек телсез кызына да тыңлатты, менә хәзер дә атында әкрен генә шуны көйләп бара...

 

 Бәнем ялгышларым җиттеме икән –

 Ялгыз аккош авыл-лай күгендә?

 Аккош каргышлары төштеме икән –

 Парсыз калдым гомерем-ләй көзендә...

 Кичерсәнә, Раббым, кичерсәнә,

 Коткар нәселемне каргыштан.

 Сакла нәселемне ул ялгыштан –

 Аккошлардин калган язмыштан...

 

 ...Тулпар ат җыр көенә әкрен генә кыр юлы буйлап Тарага таба атлый... Аның бу җырны инде күп тапкырлар ишеткәне бар, хуҗасы юлга чыккан саен, ялгыз калган саен шуны көйли. Хәзер караңгы төшеп, берәр җирдә кунарга тукталганчы, шулай барачаклар – җырлап һәм елап, елап һәм җырлап... Моны хәтта ки җыр дип тә әйтеп булмый, ул – күңелнең ыңгырашуы, бәндәнең ялгыз калып, үз-үзе белән сөйләшүе, үкенече һәм тәүбәсе, заяга үтеп барган гомеренә нәтиҗә ясавы... Себер урманнары, карагай-каеннары, поши-бүреләре, күлләрдә чуртан-җәеннәре, сазлыкларда бака-еланнары, күкләрдә аккош-бөркетләре белән бер татар картының җырын тыңлыйлар иде... Ул җыр Себер урманнары кебек иксез-чиксез, елга-күлләр кебек тирән-төпсез, дала җиле кебек җитез иде, ул көй зәңгәр күкләрдә аккош канатлары белән язылып, җирдә бәндәләр күңеленә мәңгегә сеңгән иде... Һәм бу җыр әле, мөһаҗирләр көе булып, алар белән бергә ерак Төркияләргә китәчәк, анда туган илләреннән мәңгегә аерылган татарларның йөрәк сагышы булып, тау-ташларга уралачак, әманәт итеп, буыннан-буынга тапшырылачак, бер гасырдан соң, яңадан Себер туфракларына кайтып егылачак әле... Әмма моның өчен йөз еллык мөһаҗирләр юлын үтәргә, йөз ел буе туган яктан аерылу сагышын йөрәкләрдә күтәреп йөртергә туры киләчәк... Һәм бу мөкатдәс тел, бу аккош моңы, бу мәңгелек иман изге әманәт булып гомер буе сакланачак...

Габдрәшит хаҗи янында

 Тарага икенче көнне генә килеп керделәр...

 Озын юлда төрлесен уйлады Мөхәммәтҗан карт, Яланкүлдәге кайнарлыгы бераз басыла төште, һиҗрәт мәсьәләсен дә төрле яктан килеп бәяләде. Ул үзе анда китмәячәк инде, бу турыда сүз дә була алмый, Тайрасының, ата-аналарының каберләрен калдырып, гомер буе бөртекләп җыйган йорт-җирне пыран-заран китереп, балалары белән билгесезлеккә чыгып китә алмый ул. Ә менә кызы Хөснибикә... Ул бик кызганыч, үзәкләрне өзә шул гарип баланың язмышы... Үзенең балалары нинди булып туар, ире риза булып яшәрме телсез-чукрак хатын белән? Әле монда, ни булса да, ярдәмгә ашыгырга карт атасы бар, анда кем янына килер, кем хәлләрен белер? Хәер, Мөхәммәтҗан картның ике кыз туганы һәм энесе дә, балалары белән, шушы һиҗрәт кәрванына кушылырга уйлыйлар, аларның инде хәл ителгән. Анда баргач та, Хөснибикәсен ташламаслар, инша Аллаһ! Алай да, инде бер юлга чыккач, Габдрәшит хаҗига хәлне аңлатып карарга кирәк, бәлки башлап йөрүчеләргә әйтер, Хөснибикәләр гаиләсен калырга үгетли алырлар?

 Теге вакытта Яланкүл мәчетендә Габдрәшит хаҗига каршы төшеп тә ялгыш эшләде ахры ул... Кеше алдында кирәкмәс иде, имеш, Коръәнне Мөхәммәтҗан карт та белә... Габдрәшит хаҗи исә ил алдында аның йөзен ертмады, каршы төшмәде, әмма үз фикереннән дә кире кайтмады. Мөхәммәтҗан карт та үз фикереннән кире кайтмады анысы. Тәмам башы катты аның бу һиҗрәт белән...

 Әнә шундый икеле-микеле уйлар белән Тарага килеп кергәндә, өйлә туры үтеп киткән иде инде, Мөхәммәтҗан карт атын мәчет ягына атлатты, намазын да укып алыр, Габдрәшит хаҗины да шунда күрермен дип уйлады. Башлыча ике катлы агач йортлардан торган Тара шәһәре аны көзге ярминкәләре, кайнап торган базарлары, урамда очып йөргән сары яфраклары белән каршы алды. Аның Тарага элегрәк тә килгәләгәне булды, биредә татарлар шактый яши, бохаралы мөселманнарның да төп яшәү урыннары шушында. Биредә ике мәчет бар, чиркәүләрнең саны хисапсыз. Заманында Күчем ханның җәйге ыстаны булган һәм Ялым-Тора дип аталган бу шәһәрне себер татарлары хәзер дә Тора, дип кенә йөртәләр. Урыслар исә аны басып алып, 1594 елда биредә хәрби кәлгә төзеп куялар, тора-бара ул бөтен Себерне яулап алырга бер үзәк була. Тара өчен сугышлар әле Күчем хан үлгәч тә озак дәвам итә, аның балалары һәм оныклары бу шәһәрне генә түгел, бөтен Себерне кире кайтару өчен көрәшеп карыйлар, әмма урысларны җиңә алмыйлар.

 Тара бөтенләе белән урыслар кулына күчкәч тә, татарлар биредә юкка чыкмыйлар, шул ук бохарилар каладан аз гына читтәрәк – тау асты бистәсендә оешып яши башлыйлар. Бик яхшы сәүдәгәрләр һәм оста арадашчылар булганга, җирле халыклар белән ике арада эш алып бару өчен, патша хөкүмәте аларга тими, тия башласалар, алар Петербургка илчеләр юллыйлар һәм мәсьәләне үз файдаларына хәл итеп кайталар. Алим шык та шулай заманында патшабикә янына барып, халыкны бөтенләй чукындырып бетерүдән саклап калган иде... Аннан соң да төрле хәлләр булды, бохаралылар да ышанычтан чыга башлады, чөнки алар урыс хакимияте өчен барыбер мөселманнар, барыбер татарлар иде. Габдрәшит хаҗи дөрес әйтә – алар татарларны чукындырып бетермичә туктамаячаклар. Татарлар да тик ятмый – кулларына аз гына акча кердеме – урыс арасында мәчет-мәдрәсә төзеп куялар, балаларын укыталар, һөнәр бирәләр, үрчиләр! Тарада беренче мәчет-мәдрәсәләрне дә шул Габдрәшит хаҗиның бабалары салды бит, әле ул Пётр патша заманында ук булды. Шул гасыр азагында шәһәрдә беренче таш мәчет салынды, түбәсен калай белән яптылар, анысын инде данлыклы Айтукә байлар эшләде. Мөхәммәтҗан карт хәзер менә шул таш мәчеткә бара, ул һаман эшләп тора...

 Аны күрергә дип тәгаенләп килсә дә, Габдрәшит хаҗи мәчеттә булмады. Мөхәммәтҗан карт намазларын укыды да, инде кайда яшәгәнен сораштырып, өенә барырмын, дип торганда, бер яшь татар килеп, аңа булышырга алынды. Ябык кына кыяфәтле, бер күзенә ак төшкән бу кеше үзен сәер тота, туктаусыз як-ягына карана иде. Ул Аубаткан авылыннан булып, Исмәгыйль исемле икән, хәзер Тарада яши ди, Мөхәммәтҗан картны да белә булып чыкты. Мөхәммәтҗан карт аңа үзенең гозерен әйтте, Габдрәшит хаҗины эзләп килүен җиткерде. Яңа танышы як-ягына каранды, аннан сер итеп кенә әйткәндәй, пышылдап куйды:

– Хәзрәт Питердән качып кайткан бит, ул мәчет тирәсендә бик күренеп йөрми хәзер, анда-санда гына кергәләп чыга...

– Алай икән, – диде Мөхәммәтҗан карт, авыр сулап. – Мин аны күрергә дип ат җигеп Яланкүлдән үк килгән идем бит... Килешеп бетмәсә дә, өенә бармыйча булмас инде, киңәшәсе нәрсәләрем бар иде...

 Яшь кеше аның янына ук килеп утырды.

– Авылда бер-бер яман нәрсә юктыр бит, агай? – диде ул, кызыксынып.

– Яман гынамы, энекәш, яман гынамы?! Бетә авыл, безнеке дә, сезнеке дә... Бөтенесе һиҗрәткә дип кузгалган, тыеп-туктатыр хәл юк...

– Габдрәшит хаҗига әйтүдән мәгънә юк моны, агай, – диде яңа танышы, бик белдекле кыяфәттә. – Ул үзе аларны котыртып йөри бит... Аны тыңлый күрмәгез! Иярә күрмәгез, харап булырсыз! Панисламист, пантюркист бит ул! Хөкүмәт дошманы, күзәтү астында ул хәзер, сак булыгыз!

 Шул чакта Мөхәммәтҗан карт аңлап алды – бу шома егет Габдрәшит хаҗига каршы кеше иде ахрысы, тел төбеннән шул аңлашыла. Үзе дә артыграгын әйтеп ташлады ахры, инде хәзрәткә зыяны-фәләне тия күрмәсен...

– Ярар, энекәш, мин китим әле алайса, – диде ул, авыр гына күтәрелеп. – Юл кешесенең юлда булуы яхшы.

 Яшь татар аңа ярдәм итәргә теләп иелде, шул чакта Мөхәммәтҗан карт аның изүендә нидер ялтырап китүен күрде, тимер чылбырга «тавык тәпие» тагылган иде!

 Мөхәммәтҗан карт, корт чаккандай, сикереп торды, чепи күз белән саубуллашып та тормыйча, тизрәк мәчеттән чыгып китте. Ошамады аңа бу егет, әллә нинди шымчы кыяфәтле бәндә, әллә муенында тәресе дә бар инде, әллә күзенә генә күрендеме... Ни булса да, яныннан тизрәк китүең хәерле. Мөгаен, мәчеткә кем кергән-чыкканны тиешле җирләргә җиткереп барадыр... Аллам сакласын, Габдрәшит хаҗига зыяны тия күрмәсен... Атына утырып, мәчет тыкрыгыннан борылуга, каршына очраган татарлардан Габдрәшит хаҗиның кайда торуын сорады. Аның өе якында гына булып чыкты, ул карагай агачыннан салынган җыйнак кына йортта яши икән, каршысында бакчасы да бар. Ишек шакылдаткан тавышка өйдән буй җиткән егет чыкты, каршында олы яшьтәге татар ирен күргәч, аны шунда ук эчкә үтәргә чакырды. Мөхәммәтҗан карт егет артыннан эчкә үтте, алар китаплар белән тулы якты бер бүлмәгә килеп керделәр, аның түрендә, Коръән укып, Габдрәшит хаҗи үзе утыра иде. Ул да бераз олыгаеп киткән кебек, йөзе дә арыган-алҗыганга охшаган, соңгы вакытта тормыш аны да нык басты шул... Баштанаяк актан киенгән, мәһабәт гәүдәле, ак сакаллы бу кеше Хозыр-Ильясның үзенә охшаган, аннан нур һәм көч-кодрәт бөркелеп тора иде...

 Кул биреп, кочаклашып күрештеләр, утырып, дога кылдылар. Кайбер фикер каршылыклары булса да, Габдрәшит хаҗи кунагына нык куанды, якын туганы кебек, түр башына утыртты. Капка төбендә аты калганлыгын белеп, улына аны ишегалдына кертеп куярга, алдына ашарга салырга кушты, егет ашыгып чыгып китте. Ул арада икенче бүлмәдән ирләрнең үзләренә дә ашарга чыгардылар, әнисе белән үсмер кыз алар янына тәмле-төмлесен ташып кына тордылар. Өстәлгә кайнар ашы да, салкынча ите дә, җиләк-җимеше дә, сөтле чәе дә чыкты, ирләр ашаган арада сүз дә башлап җибәрделәр.

– Син, Габдрәшит хаҗи, мине кичер инде, теге вакытта Яланкүл мәчетендә сүзеңә каршы төштем... Менә хәзер дә шул мәсьәлә буенча килдем әле...

– Әллә үзең дә китәргә җыенасыңмы, Мөхәммәтҗан мелла? – диде Габдрәшит хаҗи, гаҗәпләнеп һәм серле елмаеп.

– Юк, хәзрәт, мин андый олы юлга чыга алмыйм, – диде Мөхәммәтҗан карт, кырт кистереп. – Син, бәлки, беләсеңдер, Тайрам үлгәч, балаларны ятим итеп булмый, дип, мин туганнан-туганыма өйләндем... Бер-бер артлы тагы балалар туды... Әмма алар барысы да телсез-чукрак булып тудылар... Әниләре үзе дә шундыйрак... Менә шул ничә гарип-горабаны төяп, мин ничек билгесез юлга чыгып китим? Монда мин һәр үләнне, һәр киекне беләм, гаиләмне ач итмәм, анда нишләрмен? Син миннән яшьрәк, әмма мин алтмышка җитеп киләм бит инде, ак сакаллы бабай!

– Йә, куй, Мөхәммәтҗан әкә, син әле егетләргә биргесез! – дип, хуҗа аны бүлдерде. – Сине урмандагы аюга каршы коры кул белән барган, аның белән бил алышкан, сыртына салып, авылга алып кайткан, дип сөйлиләр бит...

– Анысы аның яшь чакта булды бит инде, – дип кул селтәде Мөхәммәтҗан карт, әмма үзенең күңеле булды, күзләре янып, хәрәкәтләре җиңеләеп китте. – Аюларны күп ектык без, хәзрәт, бүреләрне күп суктык... Ә хәзер тормыш басты, Тайрамның вакытсыз китүе, балаларымның зәгыйфь булып тууы да күңелне төшерде... Мин әле кайчан гына җир җимертеп, ун авылны бер итеп йөри торган кеше идем бит! Ярар, анысын куеп торыйк, сиңа килүемнең сәбәбе бик җитди, Габдрәшит хаҗи, шул теге вакытта кузгаткан сүз инде... Телсез-чукрак кызым Хөснибикә өчен бик борчылам, җитмәсә авырлы, бик зәгыйфь, йомшак бала, мондый юлны күтәрә алмас ул... Ире беркемне тыңламый, үзе дә китә, хатынын да өстери... Бәлки, син әйтсәң, калып торырлар иде, баласын табып, бераз тернәкләнгәч, үзләре хәл итәрләр иде тагын... Бу һиҗрәткә җыенучылар арасында карт-корылар, яшь балалар күп, аларны бер белмәгән-күрмәгән җиргә, кышкы юлга ничек чыгарып җибәрәсең? Әллә китәргә теләгән ирләр үзләре генә китсеннәрме башта, дим? Шул турыда киңәшергә дип, ат җигеп, махсус килдем синең яныңа...

 Габдрәшит хаҗи җавап бирергә ашыкмады. Кече яктан хатынын чакырып, тагы кайнар чәй китерттерде. Ул арада ат бәйләргә чыгып киткән уллары да кереп, алар янына килеп утырды.

– Мин үзем дә иртәгә таң белән озын юлга кузгалырга торам, Мөхәммәтҗан әкә, – дип башлады Габдрәшит хаҗи, сүзне ерактанрак урап. – Гаиләмне Казанга илтеп куям, аннан, җай чыккач, Истанбулга алдырырмын, инша Аллаһ! Бәлки, минем хәлләрне ишеткәнсеңдер – үзем дә жандармнардан качып йөрим, чөнки мәхкәмә төрмәгә ябарга дип карар чыгарды...

 Мөхәммәтҗан карт уңайсызланып куйды, менә бит, башта кешенең хәлен сорамыйча, үзенекен сөйли башлады! Һай шул авыл акылын, әйтерсең лә аның кайгысы гына кайгы, аның эше генә эш! Ә менә шундый гыйлем иясе төрмәгә хөкем ителеп, качып йөрергә мәҗбүр икән бит... Хәер, Тара мәчетендәге теге чепи күз нидер сөйләп маташкан иде бит, качып йөри, дигән иде... Димәк, белеп сөйләгән икән...

– Син тагы кичер инде мине, хәзрәт, – дип, ул икенче тапкыр гафу үтенде. – Хәлеңне сорамыйча, үземнекен сөйли башладым, синеке минекеннән дә авыррак булып чыкты...

– Без барыбыз да бер хәлдә, Мөхәммәтҗан әкә, – дип дәвам итте Габдрәшит хаҗи. – Без үз илебездә качак хәлендә, теләсә кайчан тотып, зинданга ябарга мөмкиннәр... Ул гасырлар буе шулай булды, алга таба әле тагы да куркыныч булачак, эшләр шуңа таба бара. Мин теге вакытта мәчеттә әйтеп бетермәдем, чөнки анда да озын колаклар булырга мөмкин, бу илдә әле канлы инкыйлаблар көтелә... Бишенче елгы халык күтәрелешеннән алар бик курыкты, хәзер рәттән – урысын-татарын, украинын-ләхен, җәбрәен-мөселманын төрмәләргә утырта башладылар. Авыз ачып бер сүз әйтергә ярамый, син хөкүмәткә, патша галиҗәнапләренә каршы икән, дип, килеп алып китәләр һәм ябып та куялар. Газеталар ябылды, думалар куып таратылды, инде чират мәчет-мәдрәсәләргә дә җитеп килә...

– Анысына ук бармаслар инде, хәзрәт, мәчет-мәдрәсәләрнең тыны да чыкмый бит, ак патшага дога кылып утыралар, – дип, тагы бераз каршы төште Мөхәммәтҗан карт.

– Синеке дә дөрес, ак патшага дога кылган урыннар да күп, – дип, моңсу гына елмаеп куйды Габдрәшит хаҗи. – Бәлки, башта аларына тимәсләр дә, әмма чират барысына да җитәчәк – тарих шуны күрсәтә... Татарда хәзер шуларны күрүчеләр, чын тарихны язучылар, халыкка аңлатучылар күренә башлады. Цензорлар гына бу дөреслекне сызып бетерә алмыйлар, татарның күзләре ачылып килә – менә нәрсәдән курка ул карагруһлар! Менә нәрсә өчен милли матбагабызны, дини уку йортларыбызны юк итәргә телиләр һәм шул кара эшкә тотындылар да инде!

 Сөйләшү шактый озакка сузылды, сүзгә уллары да катнашып китте, ул Мөнир-Әхмәт исемле икән, үсмер кызлары Фәүзия атлы булып чыкты. Менә алар да туып-үскән урыннарыннан кубарылып чыгып китәргә җыеналар икән, иртәгә иртүк юлга кузгаласылар ди. Шул исенә төшкәч, Мөхәммәтҗан карт тагы үз мәсьәләсенә күчте, аннан кузгалырга уйлады.

– Безгә нишләргә соң, хәзрәт? – диде ул, читкә-чатка кереп тормыйча. – Халык икегә бүленде бит, бөтен авыл купты, әле мондый хәлнең булганы юк иде, кыямәт диярсең...

– Китәргә ниятләгән кешеләрне туктату дөрес булмас, Мөхәммәтҗан әкә, – диде Габдрәшит хаҗи. – Һиҗрәт бит ул, иманны, динне саклап калу өчен, Аллаһ ризалыгы өчен дингә ирек булган урынга күчеп китү... Госманлы дәүләте, килегез, дип тора, еллар буе артыннан йөреп, тиешле документлар алынды, юлга чыгуның көне-сәгате билгеләнде – ураза гаетеннән соң, дип торалар... Дөрес, юл мәшәкате җиңел булмас, кышка каршы бит. Патша хөкүмәте махсус шулай сузды, кирәкле кәгазьләрне кышка таба юлга чыга торган итеп бирде. Мөгаен, шуннан куркып, туктап калырлар, дип уйлаганнардыр. Инде тагы да сузсак, юллар бөтенләй ябылырга мөмкин, чөнки дөньяда зур сугышлар, фаҗигаләр көтелә, китсәк, хәзер китеп калабыз, аннан капкалар ябылачак.

 Бу сүзләрдән соң Мөхәммәтҗан картка да куркыныч булып китте, чөнки Габдрәшит хаҗиның буш сүз сөйләмәгәнен ул яхшы белә иде. Бөтен дөньяны әйләнеп чыккан, ничәмә-ничә тапкыр Мәккә-Мәдинәләрдә булган, Төркиядә һәм Япониядә патшалар белән кара-каршы утырып сөйләшкән, монда да ничәмә-ничә газет-журналлар чыгарган, сәяси фиркаләр төзеп йөргән, мөфти-казый дәрәҗәсенә кадәр ирешкән, төрмәләрен дә күргән Габдрәшит хаҗи бит ул! Ул белми сөйләмәс, начар киңәш бирмәс. Әмма, әмма Мөхәммәтҗан картның да үз кайгысы кайгы бит, ничек шул зәгыйфь баласын йөрәгеннән өзеп чит-ят җирләргә чыгарып җибәрсен ул?!

 Аның борчулы уйларын сизгәндәй, Габдрәшит хаҗи үзе яңадан бу сөйләшүгә әйләнеп кайтты.

– Кызың өчен дә бик борчылма, Мөхәммәтҗан әкә, – диде ул. – Бәлки, менә шушы телсез-чукрак кызыңнан туган нәсел синең бердәнбер догачыларың булыр әле, Аллаһ белүче! Монда калганнарда дин кайгысы булмаячак, баш кайгысы булачак, бәндәләр исән калу турында гына уйлаячаклар, әмма күпләр харап булыр... Сугышлар, ачлык, төрмәләр, бер гаепсез кешеләрне, бигрәк тә, дин тотучыларны үтерүләр – аларның иге-чиге булмаячак, Мөхәммәтҗан әкә... Бу илдә гасырлар буе күргән газапларыбыз әлеге фаҗигаләр алдында кечкенә булып калачак...

 Габдрәшит хаҗи кыйбла якка ачып куелган тәрәзәгә карап сөйли дә сөйли, әйтерсең лә анда күк мөнбәренә куелган китапны укый, бәндәләрне шул хакта кисәтә... Зур укымышлы, мәһабәт гәүдәле, сакалы агарып килә торган бу ил картының сүзләренә ышанмау мөмкин түгел... Мөхәммәтҗан картның да күңелендә бер генә уй бөтерелә башлады – киткәннәр котыла, калганнар тотыла икән... Язмыш аларны, бугазларыннан эләктереп алып, кара гүргә салмакчы була икән... Ярый да әле анда иман кәлимәсе белән, мөселман булган хәлеңдә күчсәң, андый болганчык заманда барысы да онытыла бит!

– Аллага тапшырдык инде, хәзрәт, ни булса да ил белән күрербез... Киңәш-кисәтүләрең өчен зур рәхмәт, ни булса да, Аллаһ язган булыр! Әйткәнемчә, мин үзем китмим, нишлисен һәркем үзе хәл итәр. Бер генә үтенечем бар – кызымны... Хөснибикәмне ярдәмеңнән, догаңнан ташлама...

– Хөснибикәңне синең догаларың саклар, Мөхәммәтҗан әкә! Дөньяда иң зур дога – атаның баласына догасы. Бик кайгырма, ут йотма, баштарак авыр булса да, янында синең кыз һәм ир туганнарың да булачак бит, ярты авыл анда булачак! Аллага тапшырып, тәвәккәлләргә кирәк, безнең бабаларыбыз дин-ислам хакына җылы якларны Себергә алыштырганнар, ә монда – киресенчә – боз салкыныннан кояш нурына таба китә бит кешеләр! Ислам нурына таба! Моннан да зур бәхет була аламы?!

 Бу сүзләрдән соң Мөхәммәтҗан картның да күңеле тынычланып китте, ул күңеленнән генә Хөснибикәсенә фатихасын бирде. Инде кузгалырга дип торганда, Яланкүлдән Юанбаш Мөхәммәди һәм тагы берничә ир-ат килеп керде. Мөхәммәтҗан картның мондалыгын алар ишегалдындагы юртак атыннан ук белгәннәр иде, шуңа күрә аптырамадылар. Ә менә аның тыныч кына чәй эчеп утыруын күреп гаҗәпкә калдылар, Мөхәммәтҗан карт Яланкүлдәге кебек нәгърә ормый, шауламый, язмышы белән килешкән кебек күренә... Габдрәшит хаҗи янында башка төрле була да алмыйсың, ул – теләсә кемне ышандыра, үз артыннан алып китә торган шәхес, һиҗрәткә төп каршы кеше Мөхәммәтҗан карт та, әнә, икенче кешегә әйләнгән...

 Тагы кул биреп күрешүләр, кочаклашулар, хәл белешүләр китте, тагы өстәлгә сый-хөрмәт чыкты, вакыт сузылды да сузылды. Юанбаш Мөхәммәдиләр Габдрәшит хаҗиның иртәгә китәсен белгәннәр дә тагы шул һиҗрәт турында киңәшергә, документларны күрсәтергә дип килгәннәр. Юлга кузгалуны ноябрь уртасы, декабрь башы дип тәгаенләделәр, ул вакытта ураза да беткән булачак, юлларга кар да төшәр, әле аның Умба-Омскиена чаклы да ике йөз чакрымнан артык ара бит. Умбада кайда тукталырга, нинди поездга алдан заказ бирергә – барысы турында да киңәштеләр, җаваплы кешеләрне билгеләделәр. Ә Истанбулда аларны Габдрәшит хаҗи үзе каршы алачак, анда инде барысы да сөйләшеп куелган, мөһаҗирләрнең килгәннәрен генә көтәләр ди...

 Шушы сөйләшүләрдән соң, ирләрнең күңелләре күтәрелеп китте, Мөхәммәтҗан карттан кала, барысы да госманлы мәмләкәте белән хозурлана башлады, аның турында күбрәк беләселәре килеп, Габдрәшит хаҗидан Төркиядәге хәзерге вазгыять турында сораштырдылар, ул бик теләп җавап бирде.

– Госманлы иле дә кайный, җәмәгать... Анда да алда зур үзгәрешләр көтелә, чөнки яшьләр искечә яшәргә теләмиләр, хөкүмәт алдына көн дә яңа таләпләр куялар... Истанбулда бихисап газета-журналлар чыга, кем нәрсә теләсә – шуны яза, кем нәрсә теләсә – шуны сөйли... Хакимият кайда да үз-үзен яклый – анда да күп кенә яшь сәясәтчеләрне төрмәләргә утырттылар, илдән кудылар...

–  Соң, анда да шул хәл булгач, нигә туган илне госманлыга алыштырырга соң? – дип сораганын сизми дә калды Мөхәммәтҗан карт.

 Башкалар да куркып, сагаеп калдылар, алар шул төрмәләрдән качып, бу илдән китәләр бит инде, баксаң, анда да шул ук хәл икән!

– Әйе, анда да шул ук хәл, – диде Габдрәшит хаҗи, аларның уйларын сизгәндәй. – Әмма анда дингә тимиләр, мәчет-мәдрәсәләрне япмыйлар, муллаларны төрмәгә утыртмыйлар, синнән урыс-кяфер ясарга тырышмыйлар... Хәзергә шулай, алдагысын бер Аллаһ белә...

 Җыелган халык җиңел сулап куйды, иң мөһиме – дингә тимиләр икән! Алар шул дин-ислам хакына гына шушы озын юлга – мәңгелек юлга кузгала бит... Шушы туып-үскән якларыннан, Себернең карлы-буранлы кышларыннан, мең төрле сайрар кошларыннан, якын туганнардан, ата-бабаларның каберләреннән аерыла бит! Аларның бу моңсу уйларын сизгәндәй, Габдрәшит хаҗи тагы дәвам итте:

 – Төрекләр уку-укытуга бик зур игътибар бирә башладылар, гарәпкә генә ябышып ятмыйлар, чит телләр өйрәнәләр, французча белү бик модада, – диде ул. – Балаларыгызны теләсә кайсы уку йортларында укыту мөмкин булачак, аларга зур дөньяга юллар ачылачак, инша Аллаһ! Төрек халкы бик тырыш, җиргә ябышып ята, анда бар нәрсә үсә – карбызы да, әфлисуны-йөземе дә, җәннәт ризыклары булган инҗире, зәйтүне дә...

– Арпа-бодай бармы соң, анда да бәрәңге утырталармы? – дип сорап куйды бер авыл агае.

– Иген дә чәчәләр, яшелчә-җимешен, бәрәңгесен дә утырталар... Дөрес, анда һәр тарафта үз ризыгы, Шам тарафында, ягъни эссе якларда, Анадалада инҗир-йөзем, армут-анар кебек затлы җимешләр тиз өлгерсә, рум тарафында, Конья тирәләрендә салкынча була, анда иген игәләр, яшелчә үстерәләр.

– Безгә соңгысы яхшырак икән, – дип сүзгә кушылды Юанбаш Мөхәммәди. – Безгә, Себер халкына, салкынчарак җир кирәк, хәзрәт... Безнең халык андый эссегә күнекмәгән, авыр булыр... Хөкүмәт белән сөйләшкәндә, шул рум тарафы дигән урынны тәгаенләсәң иде...

– Үзем дә шулайрак уйлап торам, – диде Габдрәшит хаҗи. – Бик борынгы, бик тарихи урыннар ул Конья тирәләре, төрекләрнең изгеләштерә торган җирләре... Аларның беренче дәүләтләре, башкалалары да шунда булган... Анда бөек акыл иясе Мәүлана хәзрәтләре җирләнгән, мәчете-мәдрәсәсенә хәтле саклана. Дөрес, Коньяның үзендә зур сулар юк, әмма бераз арырак китсәң, суы да, яшеллеге дә бар. Казан татарлары исә Искешәһәр тирәсенә урнашканнар, баргач, үзегез барысын да карап, йөреп чыгарсыз, бер урында тукталырбыз, инша Аллаһ!

 Икенде вакыты кереп килә иде, барысы да рәхмәт әйтеп, урыннарыннан кузгалды, намазны янәшәдәге мәчеткә кереп укырга булдылар. Намаздан соң Габдрәшит хаҗи үзендә калырга тәкъдим итсә дә, аларның иртәгә иртүк ерак юлга чыгасыларын уйлап, Мөхәммәтҗан карт та, Юанбаш Мөхәммәди һәм аның белән килүчеләр дә рәхмәт әйтеп баш тарттылар. Ул кичне юлга кузгалмадылар, мәчет янәшәсендәге мәдрәсәгә кереп кундылар. Габдрәшит хаҗи әле анда кереп тә алар белән шактый сөйләшеп утырды, ахшам, ястү намазларын да бергәләп укыдылар. Шулчак Мөхәммәтҗан карт үзен мәчеттә каршылаган Аубаткан кешесенең гел Габдрәшит хаҗи артыннан тагылып, күзәтеп йөрүен шәйләде, бу хакта хәзрәтнең үзенә дә әйтте. Габдрәшит хаҗи үзе дә моңа игътибар иткән булган икән, шуңа күрә өйдәге кебек артыгын сөйләмәде, аларга да саграк булырга кушты. Шуны гына көткәндәй, Юанбаш Мөхәммәди ук кебек атылып чепи күз янына барды, авыл турылыгы белән, ярып та салды:

– Син нәрсә, чепи Исмай, һаман безгә тагылып йөрисең? – диде ул, аны зур гәүдәсе белән бер читкә кысрыклап. – Синең турыда төрле сүзләр йөри бит, тәти егет! Теге йорттагы абзыйлар тирәсендә дә күргәлиләр ди сине...

 Исмай ябык гәүдәсе белән аның көрәктәй куллары астыннан чыгып ычкынмакчы булды, үзе нидер мыгырданды, ризасызлык күрсәтте.

– Кара аны, егет, – диде Юанбаш Мөхәммәди, бала башыдай йодрыкларын аның борын төбендә уйнатып. – Кара аны, Габдрәшит хаҗиның башыннан бер генә бөртек чәче төшсә дә, үз башың белән җавап бирәсең! Ишеттеңме, аңладыңмы?

 Аубаткан Исмай аның кулыннан ычкынып китте, һәм шул чагында аяк астына чыңгылдап нидер килеп төште. Барысы да лампа яктысында шуңа текәлделәр, Исмайның аяк астында җиз тәре ялкылдап ята иде...

– Менә эш нәрсәдә икән... – дип куйды Юанбаш Мөхәммәди. Аннан, җирәнгәндәй, тәрене аягы белән тибеп җибәрде. – Бар, исән чакта ычкын моннан, югыйсә, болдыр баскычына асып куям үзеңне, хәшәрәт...

 Исмай мүкәләп тәресен эзләп тапты, аны тиз генә куенына яшерде һәм, артына да борылып карамыйча, ашыга-ашыга чыгып китте.

 Бу хәлдән барысы да аңга килә алмый тордылар, беренче булып сүзне Мөхәммәтҗан карт башлады.

– Харап булган егет, динен саткан, кяфер булган, – диде ул, авыр сулап.

– Яшьтән шушы Тарада, урыс арасында бөтерелде ул, – дип дәвам итте Юанбаш Мөхәммәди. – Югыйсә, атасы Габдрахман абзый да начар кеше түгел иде бит... Гомер буе үз хезмәте белән көн күрде. Ә менә улын кулдан ычкындырган, Исмәгыйльдән Иванга әйләнгән егет, адәм хурлыгы...

 Моңа кадәр бу хәлләрне авыр сулап, дәшми генә күзәткән Габдрәшит хаҗи да сүзгә кушылды:

 – Бер татар баласының үз иреге белән муенына тәре тагуында барыбызның да гаеп бар, җәмәгать, – диде ул. – Димәк ки, милләт белән, халык белән эшләп бетермәгәнбез... Хәзер бит теге заманнар түгел, муенга тәрене көчләп асмыйлар. Димәк ки, егетне ышандыра алганнар, үз диннәренә аударганнар... Бәлки, ниндидер куркытулар, янаулар да булгандыр, бәлки, закон каршында ниндидер гаебе бардыр, шуннан котылу өчен бу юлга баргандыр... Аллаһу әгълам, Аллаһ белүче. Алда әле мондый хәлләр күп булачак... Менә шуңа күрә, иманны саклап калу өчен, һиҗрәткә кузгала инде халык.

 Икенче көнне мәчеттә иртәнге намазны укыгач, һәркем үз юлына кузгалды – Габдрәшит хаҗиның гаиләсе – Казан ягына, Яланкүлләр – авыл тарафына... Аубаткан кешесе аларны чат башыннан борылганчы карап калды, аннары ашыга-ашыга полиция идарәсенә, жандармериягә юнәлде, аның үз эше иде... Тиздән авылда, тагы берничә елдан шушы Тарада, мәхкәмәдә бу бәндә белән кабат очрашасыларын Габдрәшит хаҗи да, Мөхәммәтҗан карт та уйларына да кертә алмыйлар иде...

 

Романның дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбызда укып барыгыз.

 

"КУ" 7, 2017

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: