Логотип Казан Утлары
Роман

Гөләйза. Керәшен авылы Актауда

Бөтен авыл өстендә чиркәү чаңы шашынып бии... Бу шомлы тавыштан балалар куркынып уянды һәм елый башлады, Гөләйза да, коты чыгып, шул якка борылып карады. Нигә аларны монда китерделәр соң, әллә, Ходаем, хәзер үк шунда алып кереп, берәр нәрсә эшләтергә җыеналармы?!

Романның башы монда.

Актауга алар эңгер-меңгер вакытта килеп җиттеләр, приставлар аты артыннан авыл уртасындагы зур чиркәү янына килеп туктадылар. Чиркәү каланчасыннан тирә-юньгә чаң тавышы яңгырый, әйтерсең лә ул татарлар өстеннән каһкаһә белән көлә, тантана итә иде. Бала чагы урыс авылында үткән Гөлзада бу тавыштан куырылып килде, ата-анасын һәм үзен җирле халыкның чиркәүгә өстерәп алып барганын исенә төшерде. Анда кермәс өчен җан тартыштылар, чиркәүдә таш идәнгә тезләндереп тоталар иде, ә алар барыбер башкалар кебек чукынмады, эчләреннән генә Коръән укыды, дога кылды...

Әнә хәзер дә бөтен авыл өстендә чиркәү чаңы шашынып бии, тагы кемнәрнеңдер башына ашкына... Бу шомлы тавыштан балалар куркынып уянды һәм елый башлады, Гөләйза да, коты чыгып, шул якка борылып карады. Гомерендә чиркәүгә кергәне булмаса да, әнисе сөйләве буенча, аның нәрсә икәнен белә иде, ул иманнан, телеңнән һәм динеңнән язу урыны икән. Нигә аларны монда китерделәр соң, әллә, Ходаем, хәзер үк шунда алып кереп, берәр нәрсә эшләтергә җыеналармы?! Юк, юк, атасы моңа бармас, Гөләйзаны алай алдамас, оныкларын күрәләтә харап итмәс! Кызының борчылганын күреп, Ишмөхәммәт аны тынычландырырга ашыкты.

– Курыкма, кызым, монда кермибез без, Якуб атакайны күреп сөйләшерләр дә, кунарга китәрбез.

Алар белән килгән урыслар ишек төбендә үк чукына-чукына чиркәүгә кереп киттеләр, анда бераз булгач, Якуб атакайлары белән бергә кире чыктылар. Атакай дигәннәре шушы авылда поп икән, аны Ишмөхәммәт тә, Гөлзада да яхшы беләләр. Биредә аны Яков Алякринский дип йөртәләр, әмма шонталалылар өчен ул – Якуб инде. Бу Актау авылында яшәүчеләрнең күпчелеге – теге заманнарда ук Кыр Шонталасыннан күчерелгән иске керәшеннәр, ягъни, чукындырылган татарлар. Әле бу Әби патшага кадәр үк булган хәлләр, халыкны Поп елгасына куып кертеп, мәҗбүри чукындырганнан соң, Шонталадан башка авылларга күчереп утырта башладылар. Якубларның ата-аналары да Актауга шулай итеп килеп эләкте, аннан бирегә урысларны да китереп утырттылар, зур чиркәү салып куйдылар, татарларга борылырга да урын калдырмадылар. Урыс арасында, чиркәүле авылда яшәү, җитмәсә, өяз үзәгенең дә ерак булмавы, гел попларның күзәтүе астында торулары сәбәпле, Актау керәшеннәре яңадан исламга кайта алмады, чукынган килеш калды. Якуб та шушы авылда туып-үскән, Зөядә чиркәү мәктәбе бетергән, татарчасын да, урысчасын да камил белгән бер керәшен татары иде. Хәер, бу авылда барлык керәшеннәр дә татарча сөйләшә, динне бирсәләр дә, алар телне бирмәгәннәр иде...

Ишмөхәммәт белән дә Якуб татарча килеп күреште, алар бер-берләрен электән үк беләләр икән. Сөйләшүне тирәнгә җибәрмичә, башта кемнең кайда кунасын ачыкладылар, чөнки пристав белән полицайга да кайдадыр тукталырга кирәк иде. Ул арада алар янына авылның старостасы да килеп җитте, ул урыс кешесе икән, киңәш-табыш иткәч, казна кешеләрен ул үзләренә алып кайтып китте. Иртәгә таң белән кузгалырга, дип килештеләр, чөнки Чистайга мәхкәмәгә вакытында барып җитәргә кирәк иде. Якуб атакай да анда барачак, ул судта тылмач булачак икән. Ул Ишмөхәммәт белән Гөлзаданың ирле-хатынлы икәнлеген, Гөләйзаның аларның кызы булуын яхшы белә, әмма моны башкаларга сиздерми иде.

– Син хатының белән кызыңны Василийларга илтеп куй, Афанасьевларга, үзең миндә кунарсың, сөйләшәсе-киңәшәсе нәрсәләр бар, – диде ул Ишмөхәммәткә. – Мин Бәчилгә әйткән идем, алар белә.

– Бәчил-Василларгамы? Беләм мин аларны, яхшы кешеләр, әбиләре безнең авылдан иде бит! Алайса мин хатын-кызларны урнаштырыйм, аннан сиңа кайтырмын.

Ишмөхәммәт, атын борып, икенче урамга кереп китте, аннан Бәчилләр капка төбенә килеп туктады. Тун-толыпларына кунган карны каккалап, өйгә үттеләр, аннан бала-чаганың чыр-чуы, татарча сөйләшкән тавышлар ишетелде. Гөләйзаның күңеленә бераз җылы кереп китте, чит-ят җирдә шушы татарча сөйләшү дә аңа батып барганда тотынырга бер терәк булып тоелды. Җылы өйгә керүгә, балаларны тун-толып эчләреннән чыгардылар, аптырап басып торган Габделвахитны шунда ук балалар сырып алды, аны төрле яклап үзләренә тарткалый башладылар. Габделвахит яшьләрендәге сары чәчле бер кызчык аны кочаклап ук алды, шатланып, «минеке, минеке!», дип өй яңгыратып кычкырып җибәрде.

– Чүегез, балалар, юлчылар чишенсен, урнашсын, кунак малай белән дә уйнап өлгерерсез әле, тарткаламагыз, Мәрьям кызым, син дә азаплама аны, – дип, Гөләйза яшьләрендәге бер татар хатыны юлчыларны каршы алды. – Түрдән узыгыз, авылдашлар, читенсенмәгез, үз өегездәге кебек булыгыз.

– Мин аларны биредә төн кунарга калдырам, Нәчтүк сеңлем, ә үзем Якуб атакайларга китәм. Бәчил энекәш кайда соң әле?

– Абзар тирәсендә йөри иде, хәзер кереп җитәр.

Ул арада ишектә хуҗа үзе дә күренде, ул утыз-утыз биш яшьләрдәге, зур, таза гәүдәле бер татар иде. Ул да ачык күңел белән гөрләтеп күреште, әйтерсең лә иң кадерле кунаклары килгән!

– Сез, хатын-кызлар, иркенләп урнашыгыз, мин дә Ишук әзи белән Якуб атакайларга барып киләм, – диде ул. – Син, Нәчтүк, канәтем, кунакларны яхшы кара, мин соң гына кайтырмын.

Ирләр чыгып китте, хатын-кызлар өйдә үзләре генә калдылар. Гөләйза беренче эш итеп иркенләп сабыен имезергә тотынды, ул йотлыга-йотлыга әнисенең күкрәгенә капланды, әйтерсең лә көне буе ач торган! Гөлзада кышкы авыр киемнәрне ишек төбендәге чөйгә алып барып элде, Нәчтүк-Настя исә аларның дымлы итекләрен киптерергә җылы мичкә терәп куйды. Габделвахит башта бераз ятсынып торса да, кайда икәнен дә онытып, балалар белән тәгәрәп уйный башлаган, әйтерсең лә монда гомер буе яшәгән! Тагы ун елдан бирегә килеп яши башлыйсын бу бала гына түгел, әле беркем дә белми иде шул...

Гөләйза да бераз тынычланып, сабыен янәшәдәге мамык мендәр өстенә салды, өй эченә күз ташлады. Һәм карашы почмактагы икона-тактага килеп төртелде, аннан бала тоткан хатын-кыз карап тора иде. Мондый такталар Кыр Шонталасы авылында да бар, әмма чукындырылган татарлар аларны өйгә кертмәделәр, чоланда яки берәр алачыкта гына тоттылар. Бөтенләй дә утка ягырлар иде – Кызылъяр побы килеп тикшереп йөри, ул авыл башында күренүгә, бу такталар почмакка менеп кунаклый, ул китүгә, тагын сарайга чыгарып ташлыйлар. Гөләйзаларда да кайдадыр ауный иде ул такта, әмма әнисе аны беркайчан да өйгә кертмәде, ә монда, әнә, түрдә кукраеп утыра! Як-ягында шәмнәр янып тора, шул сәбәпле, тактадагы хатынның йөзе да, кулындагы баласы да ачык күренә...

Гөләйзаның почмактагы иконага шомланып карап торуын күргәч, хуҗабикә аны юатырга ашыкты.

– Изге Мәрьям Ана ул, Алла улы Гайсә пәйгамбәр белән... Аның турында Коръәндә дә бар икән.

– Әстәгъфируллаһ, сеңлем, Гайсә галәйһиссәлам нишләп Аллаһ улы булсын!

– Әби дә моны кире кага иде, әмма монда поплар башкача сөйли шул, түткәй! Аны коткаручыбыз, Аллабыз, дип өйрәтәләр...

Өй эчендә кинәт салкын, шыксыз булып китте, әмма бер кичкә кергән җиреңдә әйткәләшеп утырып та булмый иде. Моны хуҗабикә дә, юлчылар да яхшы аңлады, алай да Гөлзада, олы кеше буларак, әйтергә кирәк тапты.

– Гайсә галәйһиссәлам зур пәйгамбәр, сеңлем, әмма Алла түгел, ялгыша күрмә! Ул да ислам динендә булган, бер Аллага табынган, кыямәт көне алдыннан да җиргә ул киләчәк һәм ислам динен урнаштырачак. Миңа боларны урыс кулыннан шәһит киткән ата-анам сөйләп калдырды, мин балаларыма шушыларны аңлаттым.

Нәчтүк кинәт моңсуланып китте, башын аска иде.

– Миңа да әби-бабаларым шушыларны сөйләп калдырды, түтекәй! – диде ул. – Мин аларны беләм, әмма монда башкача яшәп булмый... Йә, ярар, һәркемгә үз дине, дия иде әти-әни! Сез ерак юлдан килгән, ашым пешкән, чәем кайнаган, табынга утырыйк!

Шулай диде дә Нәчтүк, тиз генә сәке өстенә ашъяулык җәеп, табын әзерләде, аңа үсмер кызы йөгерә-йөгерә булышып йөрде. Гөләйза шуңа да игътибар итте – почмактагы тактадан кала, монда барысы да башка татар өйләрендәге кебек иде. Җылы бәреп торган акшарлы мич, нәкъ Шонталадагы кебек, ике якны бүлеп торган чәчәкле чаршаулар, тәрәзәләрдә – чиккән кашагалар һәм ап-ак пәрдәләр, ярты бүлмәне алып торган зур агач сәке, аның теге башына тау кебек өелгән мамык мендәрләр, түшәк-ястыклар... Нәкъ алардагы кебек – өстәлдә зур корсаклы җиз самавыр гөжләп утыра, агач савыт-сабалар, тәтәй чынаяк-чәшкеләр... Хуҗабикә дә кайсыдыр ягы белән Гөләйзаның үзенә охшаган – Биләр хатын-кызларына хас алтындай чәч, зур яшькелт-зәңгәр күзләр, озынча ак йөз, сылу-зифа гәүдә... Аның да өстендә Гөләйзаныкы кебек итәге бөрмәле озын күлмәк, башында яулык, әмма ул башкачарак бөркәнгән.

«Нәчтүк», дип әйтергә уңайсызланып, алар аның тулы исемен сорадылар.

– Чиркәүдә поп кушкан тулы исемем – Анастасия, – диде ул. – Ә әбием мин тууга Коръән укып, колагыма «Нәгыймә», дип кычкырган. Шулай итеп, ике исемле мин, хәтта – өч, чөнки керәшеннәр исемне кыскартып әйтәләр, Анастасия дә чиркәү кенәгәсендә генә калды, ә болай – Нәчтүк инде мин... Миңа Нәгыймә дип әбием генә дәшә иде.

– Үземдә дә шул хәл, сеңлем – мулла бабай Гөлзада дип исем куйган. Чиркәү кенәгәсенә Фекла дип теркәгәннәр, Фекла Тимофеева...

– Ә минем исемем Гөләйза...

– Бик матур исем, беренче тапкыр ишетәм! – Әбисе, ягъни, минем әни Гөләйзар исемле иде, шуңа охшатып Гөләйза дип куйдык...

Шулай сөйләнә-сөйләнә, Нәгыймә-Нәчтүк сәкедәге ашъяулык өстенә ашарга чыгарып куйды, Гөләйза да аңа булышты. Әмма Гөләйза да, әнисе дә ризыкка үрелергә ашыкмадылар, уңайсызланып, астан гына бер-берләренә карап алдылар. Нәчтүк тә эшнең нәрсәдә икәнен тиз аңлады.

– Уңайсызланмагыз, курыкмый ашагыз, – диде ул. – Без чучка тотмыйбыз, бу – әби-бабаларыбыз әманәте, малны да алар өйрәтеп калдырганча суябыз. Керәшен дигәч тә, без бисмилласын да, татар гореф-гадәтләрен дә беләбез анысы...

Юлчылар да үзләре белән өйдән алган ризыкларын уртак табынга тезделәр, ашъяулык ат казысы, пешкән елкы ите, бавырсак һәм кош теле ише тәмтомнар белән тулды. Чәй дә нәкъ аларча куе һәм сөтле иде, янына бал да куелган, Нәчтүк кунакларын татарчалап кыстый-кыстый сыйлый... Уйнап туйган балалар да сәкене сырып алды, әниләре аларга да күчтәнәчләрдән өлеш чыгарды.

– Әбием Әкълимә дә нәкъ шушындый ризыклар пешерә иде, – диде Нәчтүк, моңаеп. – Шул чаклар исемә төште... Син дә минем әбиемә охшагансың, Гөлзада түтекәй! Сез килеп керүгә, йөрәгем өзелеп төшкәндәй булды, әбием кайтып кергән кебек тоелды... Шундый охшагансыз!

– Бер авыл кешеләре бит, сеңлем, бер як кешеләре! Бәлки әле ерак туганнардыр да, Аллаһ белә... Үзем дә күңелемә бик якын иттем, рәхмәт, балам!

Ул арада балалар идәнгә җәелгән түшәк-ястыклар өстендә тәгәрәп йокыга киттеләр, Габделвахит та алар арасына барып ауды, әйтерсең лә туганнан бирле шулар белән яшәгән! Кечкенә Мәрьям исә йоклаганда да аның кулын ычкындырмаган, бәхет кошын тоткан кебек, нәни учларына кыскан. Моны күреп, хатын-кызлар елмаешып куйдылар, Нәчтүк аларга да сәкедә урын әзерли башлады.

– Ятканчы, безгә намазларыбызны укып алырга кирәк иде, балам!

Шулай сөйләнә-сөйләнә, Нәчтүк сөлге белән почмактагы иконаны каплап куйды, әбисенең намазлыгын кыйблага турылап җәйде дә, үзе чаршау артына кереп китте. Ана белән кыз намазга бастылар, соңыннан үзләре өчен дә, кабере билгесез Әкълимә әби өчен дә, Нәчтүкнең үзе, гаиләсе өчен дә Аллаһның рәхмәтен сорап, дога кылдылар. Иртәгә иртүк тагы юлга кузгаласы бар иде, алай да Нәчтүктән әбисе турында күбрәк сорыйсылары килде. Нәчтүкнең үзенең дә аларга әбисенең бәхетсез язмышын сөйлисе килә иде, бу бичараларның да аны кабатлавын теләми иде ул...

– Иң куркынычы авыл халкын көчләп чукындырулардан башлана... Әкълимә әбием ул вакытта үсмер кыз була, ул барысын да бик яхшы хәтерли. Ямьле җәй көнендә була бу хәлләр, авыл халкы печәнгә төшәр алдыннан бераз ял итеп ала, атлар җигеп, бала-чагаларын төяп, бер-берләренә кунакка йөри, бәйрәм итә. Әкълимә әбиләрдә дә Иске авылдан кунаклар була, алар элеккеге гадәт буенча, бала-чагаларын алып, кырга чыгып, җәймәләр җәеп, самавырлар куеп, бәйрәм итәләр... Шул вакытта Кызылъяр ягыннан атлы җайдаклар күренә, алар артыннан кешеләр төялгән атлы арбалар да килә икән... Башта аларны Шонталага кунакка килүчеләр, дип уйлыйлар, әмма якынлашкан саен, аларның чит-ят тавышлар белән кычкырып җырлауларын ишетеп, шомланып калалар, чөнки мондый чиркәү җырларын күрше урыс авылларында ишеткәннәре бар. Арбада утыручыларның кулларында чиркәү байраклары һәм икона-такталары була, бу хәл татарларны тагы да куркыта... «Берәр урыс авылына үтеп барышларыдыр», дип үзләрен юатырга тырышсалар да, атлы хәрбиләрнең Шонталаны урап алуларын күреп, эшләрнең начар икәнен сизенәләр, әмма инде соң була. Аларның барысын да авыл башындагы елгага таба куалар, соңыннан ул елганы «Поп елгасы» дип атап йөртә башлыйлар. Самавырлар җирдә аунап кала, кайберәүләр урманга кереп качарга тырыша, әмма казак камчылары белән аларны кире боралар. Ир-атлар, шул исәптән Әкълимә әбинең әтисе дә атлы казакларга каршы төшеп карый, әмма аларны тиз тезләндерәләр, кулларына шартлатып богау салып куялар... Ул арада авылда да качкан кешеләрне берәм-берәм өйләреннән өстерәп алып чыгып, атлы казаклар елгага таба куалар, беркемгә дә яшеренергә ирек бирмиләр, алай да соңыннан кайберәүләрнең качып котылулары билгеле була. Халык ахырзаман җиткән икән, дип уйлый, үләргә әзерләнә, бабайлар тәкъбир әйтә башлый...

Әкълимә әбинең әти-әнисе балаларын үз яннарына җыя, үлсәк, үтерсәләр, бергә үләрбез, дип уйлыйлар, белгән догаларын укыйлар. Халыкны елга буена җыеп бетергәч, яхшы атларда Чистайдан зур түрәләр дә килеп төшә, исправник һәм приставлар эшкә керешә. Яр буена өстәл куялар, анда урыс түрәләре һәм язып баручы писарьны да утырталар, поплар исә иконаларны елга ярына тезеп чыга. Башта алар пумала белән су бөркеп, елганы чукындыралар, аннан халыкны суга куып кертә башлыйлар. Елгага керергә теләмәгәннәре тояк астында калып изелә, бала-чагалар, карт-корылар куркуларыннан шунда ук тончыгып, су төбенә китә, аларның кайберләрен урыс хәрбиләре чәчләреннән өстерәп чыгара, кайберләре шунда җан бирә... Әкълимә әбием сөйли иде, без, балалар, чытырдатып әнинең ботына ябыштык, кечкенә энемне ул кулына алды, әтинең исә куллары богаулы иде, дип... Бер хәрби килеп, әнисенең кулыннан кечкенә улын тартып ала һәм башы белән өч тапкыр суга чумдыра. Бала күгәреп ката, тончыга, буыла башлый, соңыннан ул гомер буе өянәк чирле булып кала... Аннан елгадагы кешеләргә яр буенда торган поп пумаласы белән су бөрки башлый, үзе нәрсәләрдер сөйләнә... Татарлар, урысча белмәсәләр дә, моның чукындыру икәнлеген сизенеп алалар, судан чыгар өчен, тагы яр буена ыргылалар, атлы казаклар аларны яңадан елгага этеп төшерә... Аннан кешеләрне берәм-берәм елгадан өстерәп чыгаралар, ирләрнең түбәтәйләрен салдырып суга ыргыталар, хатын-кызларның яулыкларын тартып төшерәләр, чыккан беренең муенына чукындырып калай тәре асалар. Юеш киемнәрдән дер-дер калтырап торган Әкълимә әбиемнең дә муенына сүс бау белән бәйләп шундый тавык тәпие тагалар. Әбием әйтә иде, шул тәрене көчләп муеныма асканчы, пычак салсалар яхшырак булыр иде, дип... Аннан аларның барысына да урыс исемнәре бирәләр, писарь бөтенесен язып бара, ундүрт яшьлек Әкълимә дә чиркәү кенәгәләрендә, хөкүмәт язуларында Акулинага әйләнә, әтисе Мөхәммәткә – Иван, әнисе Мәрфугага Марфа дип яңа исем кушалар... Шушыннан соң безнең керәшенлек чоры башлана...

Нәчтүк авыр сулап, сөйләвеннән туктап калды. Гөләйза белән Гөлзада, тын алырга да куркып, бу шомлы кыйссаны тыңладылар, тарих пәрдәләре артында үзләренең дә шәүләләрен күрделәр. Идәндә балаларның мыш-мыш килеп йоклавы, йокы аралаш авыз чәпелдәтеп куюлары ишетелә, урамда җил улый, яртылаш кар астында калган карындык тәрәзәләрне шыгырдата... Чиркәүле керәшен авылы Актауда татар тарихы актарыла, хәтер күзәнәкләрендә тамгаланган иң куркыныч вакыйгалар яңара...

– Әйе, безнең әти-әниләр дә ул вакытта үсмер бала булган, әмма бу хәлләрне яхшы хәтерлиләр иде, миңа да сөйләп калдырдылар, – дип, сүзгә Гөлзада да кушылды. – Поп елгасын беләм мин, аның суы кипкән инде, язларын гына тула... Ә менә ул чакта күргәннәрдән безнең күз яшьләребез һаман кипмәгән, керәшенлек шул чаклардан нәселебезгә ябышып калды бит, һаман җибәрми...

– Сез аннан киткәнсез инде, Гөлзада апа, керәшенлекнең исеме генә калган сездә, җисеме юк. Сез бит әнә яшермичә намаз укыйсыз, ислам динен тотасыз, ә без – юк инде, без беткәнче керәшен инде, татардан телебез генә калды...

– Анысы шулай, сеңлем, Аллага шөкер, күпме кыссалар да, күпме газапласалар да, без үз динебездә калдык! Әмма моның өчен күпме корбаннар бирүебезне үзебез генә беләбез. Әле алда тагы нәрсәләр булыр... Без чиркәү кенәгәләрендә һаман керәшен булып исәпләнәбез бит, бала туса да, шунда теркәтергә тиешбез, кеше үлсә дә, аларча күмәргә тиешбез. Без гомер буе качыппосып, ике тормыш белән яшәдек, шушы кара язмыш хәзер балаларыбызны да эзәрлекли... Менә хәзер дә дин өчен хөкемгә барышыбыз бит, аның нәрсә белән бетәсен белмибез.

Гөләйзаның бу турыда артык сөйләшәсе килми иде, чөнки ул үзе дә курка, үзе дә борчыла. Шуңа күрә сүзне тагы Әкълимә әби тарихына борды, аның ахырын беләсе килде.

– Ә сез ничек бу авылга килеп эләктегез соң, Нәчтүк? – диде ул. – Нигә Шонталада гына калмадыгыз, анда күбесе ислам динен тота бит, кәгазьдә генә керәшен.

– Калдырмаганнар шул, мәҗбүри монда күчергәннәр. Халыкны көчләп Поп елгасында чукындырганнан соң, сулар бөркеп, авылдагы бөтен өйләрне чукындырып чыкканнар, чишмәләргә, авыл капкаларына зур-зур тәреләр утыртып киткәннәр. Аннан халыкны, палицайлар белән саклап, Кызылъяр чиркәвенә куа башлаганнар, кешеләрнең бер өлеше юлда качып беткән, бер өлешен чиркәүгә өстерәп тә кертә алмаганнар, мәҗбүри кергәннәре дә кулын күтәреп чукынмаган, эчтән гел мөселман догалары кылып басып торган. Әкълимә әбинең әти-әнисе дә үз динендә каты торган, үзләре дә, балалары да тегеләр көчләп аскан тәрене такмаган, икона-такталарын өйләрендә тотмаган, ачыктан-ачык намаз укыганнар. Мөхәммәт зурбабай әле башкаларны да исламда калырга өндәп йөргән, урыс поплары аны җиңә алмаган. Берничә ел шулай азаплангач, һаман үз диннәренә кертә алмагач, кайбер гаиләләрне урыслар арасына яки чиркәүле авылларга күчерергә булганнар, Мөхәммәт бабайлар бу исемлеккә беренче булып эләккән. Ул әле монда килгәч тә үзенчә яшәргә тырышкан, чиркәүләренә үзе дә йөрмәгән, гаиләсен дә анда кертмәгән, курыкмыйча намазын укыган, әле башкаларны да шуңа өндәгән. Бу хәбәр Чистайга, Биләргә дә барып ирешкән, Мөхәммәт зурбабайны, христианнарны диннән яздырырга тели, чукындырылган булса да, чиркәүне санга сукмый, һаман үз динен тота, дип, кулга алалар. Аны, кул-аякларын богаулап, башта Чистайга алып киткәннәр, аннан – Казанга, шуннан бабабызның эзе югалды, Себергә сөргәннәр, диделәр. Мәрфуга зурәбием гомер буе аны көткән, гомер буе намазын ташламаган, урыс диненә кермәгән, балаларын да шулай өйрәткән, чөнки бу зурбабамның соңгы васыяте булган. Әмма Актауда алардан башка мөселманнар булмаган, халык керәшенлеккә каршы көрәшә алмаган, әкренләп үз язмышы белән ризалашкан. Мәрфуга зурәби өчен иң зур кайгы – үлгәч ничек һәм кайда күмүләре булган, чөнки Актауда мөселман зираты юк, поп мәетләрне үзенчә күмәргә көтеп кенә тора. Авырый башлагач, ул гел Шонталаны гына сөйли, анда туганнары барлыгын искә төшерә, үзен шунда кайтарып куюларын сорый. Әкълимә әби ул вакытта инде буй җиткән кыз була, атын җигеп, әнисен чанага төреп салып, кышкы төндә Шонталага чыгып китә, чөнки көндез булса, поп авылдан җибәрмәс иде. Алар анда ничек исән-сау барып җиткәннәрдер – бер Ходай үзе генә белә! Әкълимә әби Шонталада туганнарын эзләп таба, әнисен шунда калдыра һәм яңадан Актауга, эне-сеңелләре янына әйләнеп кайта. Ул ике нәрсәгә гомере буе үкенеп яшәде, беренчесе – әнисенең соңгы минутларында аның янында булмавы, ташлап диярлек кайтып китүе, икенчесе – ятим туганнары хакына үз аягы белән яңадан шушы керәшен авылына кайтып керүе. Хәер, куанычы-юанычы да бар иде – зурәбине Шонталада туганнары мөселманча күмгәннәр...

– Ә ник монда кайткан икән соң, нәрсә буласын белә торып?

– Монда авыру энесе белән сеңелләре калган бит! Ул аларны кайда куйсын? Алар барысы да чиркәү кенәгәләрендә керәшен дип язылган булган бит, кая китсәләр дә, барыбер эзләп табарлар иде. Хәер, сеңелләрен ул каядыр татарлар арасына алып барып урнаштырган, мөселманнарга кияүгә биргән, алар шулай котылды керәшенлектән.

– Ә үзе ничек, кемгә кияүгә чыккан соң, иманда шулхәтле нык була торып, чукынган татарга чыга алмый бит инде ул, моны динебез тыя!

– Әйе, Әкълимә әбием кияүгә шактый соң, теге өянәк авырулы энесе үлгәч кенә чыга. Башта ул шулай кыз килеш картаерга уйлый, кем генә соратса да, кире бора, кяфердән нәсел калдырганчы, үлүең артык, ди, чыксам, мөселманга гына чыгам, ди... Моны ишетеп, Түбән Шонталадан татарлар килә, алар сезнең кебек мәкруһлар була, ягъни, чиркәү кенәгәсендә керәшен, дип язылган, ә үзләре ислам динен тота. Әкълимә әбине олыгаеп бара торган Абдулла исемле татарга димлиләр, Шонталага китеп, яшерен никах укыталар һәм шунда яши башлыйлар. Әмма Биләр атакайлары әбиемнең эзенә төшәләр, иреннән кычкыртып аерып, авырлы килеш канвай белән Актауга кайтарып ташлыйлар. Ирен, Абдулла бабакайны, христиан динендәге хатын-кызны аздырган, дип, кул-аякларын богаулап, Казан ягына, Идел буендагы Зөя монастырена алып китәләр. Соңыннан, безнең авылның чиркәү мәктәбендә укучылары күргәннәр анда Абдулла бабакайны, ул аларның янына үзе килгән, минем сезнең авылда хатыным булырга тиеш иде, ни хәлләрдә икән, дип сораган. Абдулла-Андрей шул монастырьда үлгән, соңыннан аның киеменнән гарәпчә догалар язылган бөтиләр тапканнар, яка асларына, күлмәк чабуларына тегеп куйган булган, ул гел шуларны укып йөргән икән... Ул вакытта Әкълимә әбием инде ир бала тапкан, ярдәм итәргә кеше булмагач, кендеген үзем чәйнәп өздем, дип сөйләгән иде безгә...

– Авыл хатыннары ярдәм итмәсләр идеме икәнни бер бичара хатынга?

– Итәрләр иде, әлбәттә, халык яхшы безнең, кешене алай керәшенгәмөселманга бүлми, кулыннан килгәнчә ярдәм итә, артыгын күрми, сатмый... Монда шул Биләр-Чистай атакайлары барыбызның да теңкәсенә тия, ул вакытта бигрәк тә котырганнар... Әкълимә әби дә бит, баласын чукындыртмас өчен, аны авылда тапмаган, авырлы килеш тагы чыгып качкан. Әйтәм ич, андый хәлләр еш булган, чиркәү кенәгәсенә эләкмәс өчен, хатыннар балаларын үз авылларыннан читтә табарга тырышкан.

Шулай да поп белән пристав нәни Мөхәммәтне алып китәргә киләләр, әмма әбекәй аны аларга бирми, улын күтәреп, үзе чиркәүгә китә. Бу хәлне карарга бөтен авыл йөгереп урамга чыга – моңа кадәр беркемгә дә баш бирмәгән Акулина-Әкълимә баласын чукындырырга чиркәүгә алып бара! Башындагы ак яулыгының чит-читләре, каерылган кош канатларыдай, салкын җилдә җилферди, өстендә бер кат юка күлмәге кар каплаган авыл урамы буйлап яланаяк чиркәүгә таба атлый... Юк, атламый, ә кара язмышы буйлап өстерәлепшуышып бара, мамык шәленә төргән сабыен үз куллары белән үлемгә илтә, башын бүкәнгә сала...

Чиркәүдә аны, авып китмәсен өчен, як-яктан тотып торалар, ә нәни Мөхәммәтне әнисе кулларыннан тартып алып, табактагы суга чумдырачумдыра чукындыралар, Михаил дип яңа исем бирәләр. Шул көннән соң Әкълимә әбием бик нык үзгәрә, беркем белән аралашмый-сөйләшми башлый, үз эченә йомыла. Әйе, кеше белән бергә чиркәүгә йөри, әмма анда кулын күтәреп чукынмый, ә таш сын кебек басып кына тора. Ә бер көнне ул, урыс диненең зур бәйрәмендә, бөтен чиркәү халык белән тулган көнне, атакай җырлый-җырлый Инҗил укыганда, аңа кушылып кычкырып Коръән укый башлый. Тирә-юнендә беркемне күрмичә, беркемгә игътибар бирмичә, ул башта көчле күкрәк тавышы белән «Фатыйха» сүрәсен укый, аннан «Ихлас»ка күчә, «Фәлак», «Нәс»ләрне башкарып чыга. Аны туктата алмыйлар, янына килергә дә куркалар, чөнки ул үзен алышынган кеше кебек тота. Иң соңыннан ул «Аятелкөрси»не укый, аннан чалгы белән чапкан кебек идәнгә ава, башы бәрелеп, күзләрен кан каплый, ул әбекәемнең күз яшьләре белән кушылып, саргайган бите буйлап агып төшә... Соңыннан сөйләп йөрделәр, «Акулина канлы күз яшьләре белән елады чиркәүдә, шулхәтле авыр кичерә икән үз диненнән аерылуны», дип... Хәер, ул үз диненнән аерылмады да, мин әле һаман хәтерлим – төннәр буе намаз укып чыга иде, аяклары тота алмаслык хәлгә килгәнче, ауганчы укый иде ул төнге намазларны! Кайвакытта мине дә үз янына бастыра иде, мин тиз арый идем, намазлык өстендә йокыга китә идем, бала бит...

Ул арада авылга Чулман аръягыннан яңа керәшеннәрне китереп тутырдылар, имеш, алар үзләрендә яшереп кенә ислам динен тотып ятканнар, хәзер җәза йөзеннән аларны монда җибәргәннәр. Әбекәй, бу хәбәрне ишетүгә, җилтерәп алар янына чыгып китте, кичкә таба берничәсен ияртеп тә кайтты.

– Алар да каты торыр, сез дә каты торыгыз, – дип өйрәтте ул аларны. – Тыштан алар кебек кылансагыз да, эчтән үз динебезне бирмәгез! Кеше саен үрәдник куя алмаслар, һәр тәрәзәдән карап тормаслар – төннәрен булса да укыгыз намазларыгызны! Чиркәүләрендә дә гел үзебезнекен укып торыгыз, аларныкын күңелегезгә кертмәгез. Аллаһ – белүче һәм күрүче, дөньялар гел болай бармас әле, исламга да бер ирек килер, күңелләрдә булса да иманны саклагыз!

Шулай яңа керәшеннәр янында йөри торгач, ул әтигә бер ятим татар кызын җитәкләп кайтты, алар өйләнешеп яши башладылар. Мария-Мәрьям әнидә әле татар дине чыгып бетмәгән иде, ул әби әйткәннәрне тиз алдырды, алар бергәләп кача-поса намаз укый башладылар, кайвакытта мин дә кушыла идем. Авылда тагы сүз таралды – «Җенле Акулина инде яңа киленен боза башлаган, качып үз диннәрен тотып яталар икән», дип, атакайга да җиткергәннәр. Әмма Мария әни дә әти белән һәр атнада чиркәүгә йөри, поп әйткәннәрне үти, шуңа күрә атакай аңа бәйләнерлек сәбәп тапмый иде.

Ул арада мин дә буйга җиттем, әбекәйнең бөтен кайгысы мине иманлы бер татарга кияүгә бирү иде. Әмма Актауда андый татарны кайдан табасың? Әбием күптән Мария әнинең энесе Васил-Бәчилне карап-күзәтеп йөри икән, тагы үзе ике арада димче булды. Бәчилгә дә безгә әйткән сүзләрен әйтте, күңелдә булса да иманны саклагыз, Алланы онытмагыз, бисмилласыз йөрмәгез, намазны белегез, диде.

Әмма әбекәйгә безнең туйны күрергә насыйп булмады, шуның алдыннан гына ул авырый башлады. Башта барыбыз да бу чире үтеп китәр, әбекәй тагы элеккечә йөгереп йөри башлар, дип уйладык, әмма ул көннән-көн сулды, аннан урынга ук ятты һәм башка тора алмады.

Кайдан белгәннәр диген – әбекәй соңгы сулышын алып ятканда, өйгә Чистай һәм Биләр атакайлары килеп керде, аларга үзебезнең авылның керәшен побы да ияргән иде.

Биләр атакае әбекәй кулындагы дисбегә ташланды, аның ярсып тартуыннан дисбенең җебе өзелде һәм төймәләре идән буйлап тәгәрәп китте (без аны соңыннан җыеп алып, яңадан тездек)... Шул чакта әбекәйнең дә җаны өзелде ахыры, ул авыр итеп соңгы сулышын алды да, котылдым бу кайгылы дөньядан, дигәндәй, мәңгегә күзләрен йомды. Аның йөзе бик тыныч иде, матур иде, нурлы иде... Әйе, әйе, әбинең йөзеннән нур сирпелеп тора, үзе тыйнак кына елмайган, әйтерсең лә күктән төшеп килгән җәннәт фәрештәләрен күргән... Әбекәй, әле үлгәнче үк, үзен йөзе белән кыйбла якка – Шонталага таба борып куйдырган иде, поплар аны почмактагы иконага каратып борырга куштылар. Әти аларны тыңламады, атакайларның моңа бик нык ачулары килде. «Акулинаны иртәгә, христианча отпевать итеп, Актау зиратына күмәчәкбез, әзерли торыгыз», дип чыгып киттеләр. Без, нишләргә белмичә, бер-беребезгә карап, идән уртасында басып калдык...

Нәчтүк туктап калды, ул хикәятенең иң авыр, иң куркыныч урынына килеп җиткән иде. Ул чагында күргән-кичергәннәрен сөйләп тә, аңлатып та бирерлек хәлдә түгел иде. Гөлзада үзе аңа ярдәмгә килде.

– Шонталага алып кайтып күмгән булсалар, без белмичә калмас идек, ул вакытта инде авылда яши идек. Насыйп булмаган инде Әкълимә әбигә туган авылы зиратына кайтып ятарга, минем әти-әни дә шулай чит-ят җирләрдә ятып калды...

– Әйе, әбекәйне туган авылына алып кайтып җиткерә алмый әти... Өйдән поплар чыгып китүгә, без Мария әни белән әбине ул өйрәткәнчә юып-кәфенләдек, балалар кебек, ак биләүгә биләдек. Әти ул арада авылны әйләнеп кайтты. «Авылны чыгып китәрлек түгел, баш-башына каравылга кешеләр куйганнар, поплар шулай кушкан, – диде ул, гасабиланып. – Ә мин аны барыбер аларга бирмим, үзем күмәм, ул кушканча, мөселманча күмәм! Үземнең ишегалдына күмәм!»

Шулай диде дә, әти әзерләнә башлады, әбекәй белән Шонталага баргалаганда, ул барысын да карап, өйрәнеп йөргән икән, мәет күмү тәртибен дә белә булып чыкты. Үзенә ярдәмгә минем булачак ирем Бәчилне чакырып китертте, алар төнге якта бергәләп ишегалдының алма бакчасы ягында кабер казыдылар, ләхет алдылар, бергәләп җеназа намазы укыдылар, бергәләп әбекәйне җир куенына салдылар. Әмма икенче көнне иртүк атакай килеп җитте, атылып өйгә керде, ә анда Әкълимә әби юк! Ул кычкырына, дулый, каргана башлады, әтигә төрмә белән янарга тотынды һәм атылып чыгып та китте. Бераздан ул көрәкләр күтәргән авыл ирләре белән яңадан әйләнеп кайтты, янында Чистайдан килгән этле хәрбиләр һәм пристав та бар иде. Алар әбекәйнең мәетен таптыра башладылар, чөнки аны авылдан алып чыгып китмәүләрен беләләр иде, авыл сакланды. Хәрбиләр этне ишегалдына җибәрделәр, ул шунда ук әбекәйнең кабере янына барып тырнаша, күккә карап улый башлады. Поп та эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алды, аның инде керәшеннәр арасында мондый хәлләрне күргәләгәне булган. Ул хәрбиләргә каберне казырга кушты, әти каршы килеп карады, аны читкә бәреп кенә аттылар. Бу – коточкыч күренеш иде, мин мунча почмагыннан качып карап тордым. Әбинең җәсәден кабереннән өстерәп чыгардылар, чиркәүдән алып килгән агач табутка салдылар, өстенә «изге суларын» бөрки-бөрки чукындырдылар, атакай озаклап чиркәү догаларын башкарды. Аннан соң табутны күтәреп, урыс зиратына юнәлделәр, әти дә, башын иеп, алар артыннан атлады, мин бармадым...

Әти төнлә атын җигеп, тагы өйдән чыгып китте, ул миңа да, Мария әнигә дә берни әйтмәде. Мин аның нәрсәдер эшләргә җыенганын сизендем, әмма аңламадым, чөнки ул беркем белән дә сөйләшмәде. Әмма арбасындагы тимер көрәкне, балтаны күреп, йөрәгем жу итеп китте, зиратка бармыймы икән бу, дип уйладым. Нәкъ шулай булган да, моны мин иртәнге якта әти өйгә кайтып кергәч кенә аңладым. Аның өс-башы, куллары кызыл балчыкка баткан, әмма йөзе бик канәгать иде.

– Әбиеңне Бахта елгасының биек яр буенда җирләп кайттым, кызым, – диде ул. – Шонталага барып җитә алмадым, арттан куа чыгарлар, дип уйладым. Мондыйга киткәч, Шонталага барып та актарып алырлар иде, аны мөселманча күмгән өчен башкаларны гаепләрләр иде... Ә болай – җаным тыныч, яңадан җеназа намазы укып күмдем, анамның соңгы васыятен үтәдем. Тегеләр бераз тынычлангач, сиңа да урынын күрсәтермен әле, моннан шактый ерак ул, кеше эзләп таба торган түгел.

– Алар әбинең мәетен эзләп, тагы монда килеп җитәчәкләр бит инде, әти! Сине төрмәгә алып китәргә мөмкиннәр!

– Китсеннәр... Миңа инде барыбер... Үзеңчә яши алмагач, үз динеңне тота алмагач, шул ук төрмә инде ул, кызым!

Мин дөрес курыкканмын икән – әти өс киемнәрен дә алыштырып өлгермәде, тагы кичәге хәрбиләр һәм атакай килеп керде, алар аннан әбинең мәетен таптыра башладылар. Әти дәшмәде, аны кул-аякларын богаулап, Чистайга алып киттеләр. Әтине анда камчы белән суктырганнар, тәнендә тетелмәгән җире калмаган иде, өстендәге киеме канга баткан, ертылып беткән... Әти йөткереп, берничә көн кан косып ятты да, дөньялыктан үтте. Үләр алдыннан ул миңа киңәшләрен дә әйтеп өлгерде:

– Болар барыбер безгә үзебезчә яшәргә ирек бирмәсләр, кызым... Без аларны җиңә алмыйбыз, ә алар безне берәм-берәм кабергә кертәчәк... Зурбабам Мөхәммәт дин-ислам хакына Себердә юкка чыкты, атам Абдулла Зөя монастыренда үлде, анама үлгәч тә тынгы юк, хәтта үзе теләгән зиратта ятарга да рөхсәт бирмиләр... Инде менә мин шушы хәлдә, сизәм – озак яшәрлегем калмады... Син шушылар арасында берьялгызың каласың... Беренче киңәшем – Бәчил белән никахлашыгыз, яхшы егет ул, миннән сезгә хәер-фатыйха... Икенче киңәшем – боларга каршы барып, безнең кебек харап булмагыз. Алла – алар өчен дә, безнең өчен дә бер, ул безнең хәлебезне күрә, ул рәхимле, безне кичерер... Әмма тыштан аларның диннәрен тотсагыз да, күңелләрегездә исламны саклагыз, дөньялар гел болай бармас әле, иркенлек килү белән, үз динебезгә кайтырсыз... Безне догадан калдырмагыз.

Гөлзада белән Гөләйза Нәчтүкнең сөйләгәннәрен тетрәнеп тыңладылар, бу ишеткәннәре янында үз кайгылары кечкенә булып күренде. Әйе, хәтерли алар, моннан ун-унбиш еллар элек Шонталага атлы казаклар, пристав һәм атакайлар килеп, этләр белән ниндидер Актау карчыгының каберен эзләп йөргәннәр иде. Бөтен авыл халкыннан – керәшененнән-мөселманыннан каравыл өенә җыеп сорау алдылар, зиратларны тикшереп чыктылар, әмма шикле нәрсә тапмадылар. Шул Әкълимә карчыкның каберен эзләп йөргәннәр икән...

– Әни, мине дә шушы хәлләр көтәме инде?

Кызының шулай дип соравыннан Гөлзада сискәнеп китте, нәрсә дип җавап бирергә дә белмәде.

– Исламда калсам, мине һәм балаларымны да Әкълимә әби язмышы көтәме?

Бу сорауга җавап юк иде... Бу авыр хәлдән чыгу юлы да юк иде...

– Без керәшенлек белән ризалашырга мәҗбүр булдык, чөнки исән калуның башка юлы юк иде, – дип җавап бирде аңа Нәчтүк-Нәгыймә. – Әгәр мин исламда калган булсам, балаларымны тартып алырлар иде, үземне йә монастырьга ябарлар, йә Себергә сөрерләр иде... Минем боларга каршы торырлык көчем юк, мин исән калу өчен үзем дә чукындым, балаларымны да керәшен иттем. Аллаһы Тәгалә кичерсен, башка юлым юк иде... Дөрес, безнең хәзерге побыбыз Якуб атакай тегеләре кебек явыз түгел, әмма яшерен генә ислам дине тотып ятучылар да юк инде хәзер.

– Безне әле, бәлки, иртәгә мәхкәмәдә акларлар, Гөләйза беркайчан да чукынмаган, бер көн дә урыс динен тотмаган бала бит! Ул гомер буе исламда булды, мөселман кешесенә никах белән кияүгә чыкты, балаларына да мулла мөселманча исем кушты. Иртәгә шушыларны сөйләрбез, борчылма, кызым!

Шундый уй-теләкләр белән йокларга яттылар, иртәгә иртүк юлга чыгасы бар.

Урамда буран купкан ахры, карындык тәрәзәләргә учлап-учлап кар сипкәне ишетелә. Бу яз киләсенә хәбәр инде, соңгы бураннар...

Балалар җылы өйдә идәндә таралып йоклыйлар, нәни Габделҗәббар вакытвакыт уянып, әнисенең сөт тулы күкрәкләрен чәпелдәтеп имәргә тотына, аннан икесе дә йокыга китәләр... Гөлзада гына һаман йоклый алмый, Поп елгасына куып кертелгән Шонтала халкы күз алдына килә. Аның әти-әнисе дә шулар арасында булган бит... Әле карлы урам буйлап яланаяк килеш баласын чиркәүгә чукындырырга алып барган Әкълимә каршына килеп баса, Себергә сөрелгән Мөхәммәт, Зөя монастырена ябылган Абдулла, анасын мөселманча күмгән өчен кыйнап үтерелгән икенче Мөхәммәт караңгыда күз алдыннан үтеп китәләр... Алар Гөлзаданы да бөтереп үзләре арасына алып кереп китәләр, Гөләйзаны да эзләп йөриләр... Юк, бу бит Гөлзаданың урыс авылында мунчада тончыктырып үтерелгән әти-әнисе, кара төтен арасыннан балаларын эзлиләр... «Минем исемем Гөләйзар! Минем исемем Гөләйзар!» Бу бит әнисенең тавышы, ул үзен камчылап чиркәүгә алып барган попларга шулай дип тәкрарлый... Юк, бу янында сабыен кочып яткан кызы Гөләйза шулай саташа икән бит, бөтен өйгә ишетелерлек итеп: «Минем исемем Гөләйза! Минем исемем Гөләйза!» дип ыңгыраша... Ул әле бу исемне күп тапкырлар кабатлаячак, мәхкәмәләр каршында да, поплар алдында да, сорау алганда да, җан биргәндә дә, ул «Минем исемем Гөләйза!» дип әйтәчәк...

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
 
"КУ" 7, 2018

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев