Логотип Казан Утлары
Роман

Гөләйза. Гөләйзаны алырга килделәр!

Гөләйзаны алырга килгәннәр икән! Иртәгә Чистайда суд буласы, ди. Балаларын да алып китәләр икән, анасын да монда китергәннәр. Барысын да чиркәүгә алып барып чукындырасылар, ди...

Автордан

Татар әдәбиятында бик аз яктыртылган өлкәләр бар, көчләп чукындыру темасы әнә шундыйлардан.
Бигрәк тә ХIХ гасырда булган фаҗигале хәлләр аз өйрәнелгән. Монда бары тик Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» драмасы гына нигез булып тора. Татарларны көчләп чукындырулар Явыз Иван чорында һәм ХVIII гасырда гына булган, дигән ялгыш караш яшәп килә. Имеш, Екатерина II заманында дин иреге килгән, чукындыру беткән, диләр, әмма бу өлешчә генә дөрес. Әби патша фәрманы белән, һәркемгә үз динен тотарга рөхсәт ителсә дә, элек көчләп чукындырылганнарга үз диннәренә кайту тыелган, моның өчен каты җәза каралган. Ә инде Николай I патшалык иткән чорда (1825-1855) хакимият белән чиркәү берләшеп, яңадан үз диннәренә кайтырга теләгән татарлар өстенә ябырылган. Бу чорда Россия җирлегендә, татар тарихында, «отпавшие» – мәкруһлар дип аталган дини катлам барлыкка килгән.
ХIХ гасырның беренче яртысында татарлар арасында яңадан исламга кайту хәрәкәте бигрәк тә Кама аръягында, тарихи Биләр-Болгар төбәгендә, Чистай һәм Спас өязләрендә зур көч ала. Архив документларыннан күренгәнчә, бары тик 1827-1864 елларда гына да бу ике өяздә өч мең ярым татар-мишәр, бернинди рөхсәтсез, ачыктан-ачык яңадан ислам динен тота башлый! Һәм, әлбәттә, судлар аларга каршы эшләр белән тула, татар авылларын пыр туздырып, мәкруһларны чиркәүле урыс авылларына күчерәләр, керәшеннәргә хәерхаһ булган муллаларны, исламга кайтырга өндәүчеләрне, аяк-кулларын богаулап, Себергә сөрәләр. Моңа җавап итеп, Чистай-Спас өязләрендә йөздән артык татар авылы баш күтәрә... Бу милли һәм дини күтәрелешне оештыруда һәм җәберләнгән халыкка ярдәм итүдә Чистай өязенең мишәр морзалары катламы һәм тәрикатьче-суфыйлар да зур ярдәм итә, әлеге тема да бик аз өйрәнелгән.
Халык телендә «Гөләйза тарихы» дип аталган бу эш архив документларында «Об отпадении от православия в магометанство крещённой из татар девки деревни Степной Шенталы Пелагеи, по отцу не известной» дип атала. Мөселман-татар хатыны Гөләйзага (аларча – Пелагеяга) каршы җинаять эше Биләрнең өлкән рухание Михаил Лавровның 1837 елның 18 ноябрендә Казан консисториясенә язган әләгеннән башлана.
Архив документларыннан күренгәнчә, Гөләйза-Пелагеяга каршы судлар 1838 елның февраленнән 1844 елның мартына кадәр дәвам итә. Ул шушы мәхкәмәләр юлында егылып үлгәннән соң, аның ата-анасын, балаларын, туганнарын, муллаларны хөкем итә башлыйлар, бу эшкә 1850 елда гына нокта куела.
Әсәрдәге вакыйгалар, тарихның үзендәге кебек, хәзерге Чистай районының Чирүле Шонталасы авылында, Гөләйзаның туган авылы Кыр Шонталасында (хәзерге Алексеевск районы), керәшен татарлары авылы Актауда (Чистай), Биләрдә (Спас районы), Чирүле Шонталасында (хәзер – Югары Татар Майнасы, Алексеевск районы), Чистайның үзендә һәм бу тирәдәге татар-мишәр авылларында бара. Әсәремнең төп каһарманы Гөләйза эзләре буйлап, мин аларның барысында да диярлек булдым, төбәкнең болгар-татар тарихы белән бәйле истәлекле урыннарын өйрәндем.
Шулай ук бу чорга караган бик күп тарихи чыганакларны барладым, урыс миссионерларының татарларны чукындыру турында том-том хезмәтләрен укып чыктым, алар арасында Лука Конашевич, Евфимий Малов, Аполлон Можаровский, Пётр Знаменский, Николай Ильминский хезмәтләрен аерып әйтер идем. Шулай ук А.Н.Григорьевның чукындыру турында инде совет чорында басылып чыккан хезмәтләре, 1936 елда Мәскәү-Ленинградта дөнья күргән «Аграрный вопрос и крестьянское движение 50-70 годов XIX в.» китабы бу тема буенча бик күп яңа мәгълүмат бирде. «Гөләйза» романын язганда, өстәл китабым булып Галим Хисамиевның «Гөләйза кыйссасы» фәнни-популяр хезмәте торды. Үзе дә Кыр Шонталасы авылыннан булган техник фәннәр галиме, төбәк тарихчысы Галим Хисамиев миңа бик күп ярдәм итте, аңа Алланың рәхмәтләре яусын! Шулай ук тарих фәннәре кандидаты, Кама аръягы татар авыллары тарихы буенча зур белгеч, Түбән Татар Майнасы урта мәктәбе директоры Рафик Насыйров та миңа күп мәгълүмат бирде, аңа да рәхмәтләрем чиксез! Казаннан татар галимнәре Ирек Һадиев һәм Раиф Мәрданов, әлеге четерекле темага алынуымны белүгә, миңа ярдәмгә килделәр, чукындыру буенча сирәк хезмәтләр белән таныштырдылар, юнәлеш бирделәр. Шулай ук тарихчы Радик Исхаковның «Миссионерство и мусульмане Волго-Камья» китабы да зур ярдәмче булды, бу кешеләрнең барысына да рәхмәтләремне әйтәм!
Шушы чорны өйрәнгәндә һәм бу әсәремне язганда, Гөләйза язмышының Гаяз Исхакыйның «Зөләйха»сына бик охшаш булуын да ачыкладым, моңа Галим Хисамиев та игътибар иткән. Гөләйза белән Зөләйха икесе дә бер төбәктән, авыллары янәшә генә, Гөләйза – Кыр Шонталасында, Зөләйха күршедәге Яуширмәдә туып-үскән. Икесе дә бер чорда яшәгәннәр, икесенең дә язмышлары уртак, хәтта ике авыл арасындагы «Керәшен зираты» да уртак!

БЕРЕНЧЕ КИТАП

«Гөләйзаны алырга килделәр!»

«Гөләйзаны алырга килгәннәр икән! Иртәгә Чистайда суд буласы, ди. Балаларын да алып китәләр икән, анасын да монда китергәннәр. Барысын да чиркәүгә алып барып чукындырасылар, ди...»

Бу куркыныч хәбәр авылда тиз таралып өлгерде, бигрәк тә чукындырылган татарларның эчләренә шом төште. Дөрес, аларның күбесе поп кенәгәләрендә генә керәшен дип язылган, ә чынлыкта мөселманча яшәп яталар – намазын укыйлар, уразасын тоталар, чиркәүгә йөрмиләр, тәре такмыйлар, икона-такталарын өйгә кертмиләр. Моңа кадәр Кызылъяр побы да, Актауныкы да аларга әллә ни бәйләнмәде, Кызылъяр урысына бу татарлардан акча гына кирәк иде, ә Актауныкы – шушы як кешесе, элек-электән керәшен татары, күп нәрсәне күрмәмешкә салышты. Соңгы вакытта Кызылъярда поп алышынган, диделәр, яшь кенә урысны куйганнар, эчәргә дә ярата ди, бәлки шул бу татарлар өстеннән әләк язгандыр, чиркәүгә йөрмиләр, балаларын чукындырмыйлар, мәетләрен җирләргә попны чакырмыйлар, дип тиешле урынга хәбәр иткәндер?

Авыл халкы нәрсә уйларга да белмәде, һәркем бу хәлләрнең үзенә дә килүеннән курыкты. Чөнки алар тарихында инде төрлесе булды – әби-бабаларын, бозлы суларга куып кертеп, үлем куркынычы астында көчләп чукындырулар да, яңадан исламга кайткан өчен тереләй яндырып үтерүләр дә... Әби патша заманында бу мәхшәр туктатылып, бераз дин иреге дә килде. Шуннан файдаланып, керәшен татарлары авыллары-авыллары белән яңадан исламга кайта башладылар, инде рәсми рәвештә дә христиан диненнән, поп кенәгәләреннән чыгу өчен яңа патшалар исеменә меңәрләгән прошение-үтенечләр язылды... Моны күреп, чиркәү әһелләре дә кубарылды, алар исламга кайтырга теләгән керәшен татарлары каршына кыя булып бастылар, яңа патшаны да бу мәкруһларга каршы бордылар. Әйе, аларны мәкруһлар дип йөртәләр, ягъни, поп кенәгәләрендә христиан булып теркәлеп тә, ислам динен тоткан татарлар, рәсми кәгазьләрдә «отпавшие» дип язылган кешеләр... Менә хәзер аларга да чират җитте ахры...

Югыйсә, заманында Болгар-Биләр олылары, Кырым ханы Гәрәйнең оныкчыгы Морат морзалар нигез салган затлы, тарихлы, динле авыл иде бит ул – Чирүле Шонталасы! Хәтта патша заманында да алардан бүләккә җирләр алган, үз динендә калган, унике баласы тирә-юньдәге унике авылга нигез салган затлы Морат морза нәселе бит ул! Яуширмә һәм Мөслим, Талкыш һәм Әдәмсу, Нарат-Елга һәм Урман асты Шонталасы, тагы дистәләгән татар авылларына тарала бу нәсел. Моның өстенә Чирүле Шонталасында Мортаза морза Янгилде, Нүркәй морза Сюнәй, Морат морза Кадрәк, Акай морза Дәүләткилде, Сәит морза Килдеш, Әсәнали морза Аганиннар да яшәгән бит, бу хәлләр дә бик күптән булган, ул нәселләр дә инде таралып беткән. Әйе, патшалар үзгәрә, илдәге вазгыять үзгәрә, элеккеге хезмәтләр онытыла, мишәр-татар морзаларын да көчләп чукындыру турында яңа фәрманнар чыга. Ул арада Кадермәт улы Морат мулла да үлеп китә, борынгы Биләр төбәгендә яңа чукындыру, чукынмаганнарны юк итү фаҗигасе башлана. Морат мулла нәселе, алар яшәгән зур-зур мишәр-татар авыллары шушы афәт чоңгылына чумалар...

Чирүле Шонталасы авылында, бу керәшеннәрдән тыш, мөселман татарлар да яши, авылның бер башына урысларны да китереп тутырдылар, алар урыс алпавытларының кол-крепостнойлары булып исәпләнә. Заманында мишәр морзалары нигез салган затлы Шонтала, зиратында Морат мулла яткан дини татар авылы, менә шулай кулдан-кулга китте, урыска, мөселман-татарга, керәшенгә бүленде. Аларның зиратлары да, тормышлары да аерым иде. Әмма авыл халкын сөендергәне шул булды: урыслар яшәсә дә, Шонталада чиркәү салмадылар, ә мәчет һәрзаман булды. Теге заманда патша хакимияте җимергәннәре урынына халык яңасын салды, ул да юкка чыккач, башкасын торгызды. Әле дә Чирүле Шонталасында мәчет эшләп тора, авылның указлы мулласы, мөәзине бар. Алар да керәшен татарларының мәчеткә намазга йөрүенә сүз әйтмиләр, балалары туса, мөселманча исем кушалар, яшьләргә яшереп никах укыйлар, үлгән мәкруһларны, поп килгәнче, тизрәк мөселманча җирләп тә куялар. Югыйсә, бу эшләре беленә калса, аларның үзләрен дә төрмә, Себер көтә бит!

Гөләйзаның балаларына да Әхмәт мулла үзе мөселманча исем кушты, аларны мәчет кенәгәсенә теркәде, олысына – Габделвахит дип, яңа туганына Габделҗәббар дип исем бирде. Хәер, Гөләйзаның никахлы ире Габделхәким мөселман кешесе бит, аның балалары да мөселман буларак теркәлергә хаклы, дип уйлады ул. Ә менә урыс түрәләре алай уйламый икән, әнә, атларга төялеп, шул бичара хатынны һәм балаларын алырга килгәннәр, болай булса, Әхмәт мулланың үзенә дә чират җитәргә мөмкин, чөнки аларга никахны ул укыды, балаларына мөселманча ул исем кушты... Кышкы көн дип тормаганнар, әнә, Чистайдан полицае да, приставы да төялеп килеп җиткән. Икенче ат чанасыннан Гөләйзаның анасы Гөлзада төште, дилбегәне Ишмөхәммәт тоткан иде. Алар моннан ун-унбиш чакрымнар булган Кыр Шонталасыннан килгәннәр, анда да, монда да Ишмөхәммәт һәм Гөлзаданың никахлы ир белән хатын икәнен яхшы беләләр, әмма поп кенәгәләрендә, рәсми кәгазьләрдә алар аерым теркәлгән, шуңа күрә хөкүмәт кешеләреннән ирле-хатынлы икәнлекләрен яшерәләр. Югыйсә шушы Ишмөхәммәттән Гөлзада биш бала тапты, уллары Бикмөхәммәтне аңа тәрбиягә биргән итеп яздырырга мәҗбүр булды, керәшенлектән качу өчен, калган балаларын да төрлечә яшерде, ә менә барыбер эзгә төштеләр, Гөләйзасы артыннан килеп җиткәннәр...

Гөләйзаның ире Хәким ишегалдында кар көрәп йөри иде, капка төбендә ят тавышлар ишетеп, ул, кулындагы көрәген дә куеп тормыйча, урамга ашыкты. Аңа таба абыйсы Абуталип килә иде, ул шушы авылда хуҗа булып тора, өяз түрәләре тарафыннан йөзбашы итеп билгеләнгән. Чистайдан килүчеләр дә иң башта аңа мөрәҗәгать иттеләр, ул аларның барысын да җыеп, энеләре өенә алып килде. Алып килми кая барасың – кулларында мөһерле кәгазь, мәхкәмәгә, диелгән! Моның шулайрак бетәсен Абуталип үзе дә сизенеп йөри иде инде, энесенә дә әйтә килде, керәшеннәргә тагы закон катыланды, итәк-җиңнәрегезне җыеп йөрегез, диде. Ул Гөләйзаның Кыр Шонталасыннан килгән керәшен кызы икәнлеген белә иде, әмма әти-әнисе, үзе дә диндә-намазда булгач, керәшен дип кире бора алмады, энесенең аңа өйләнүенә каршы килмәде. Әхмәт мулла аларга качырып кына никах укыды, балаларына мөселманча исем кушты, шулай итеп, керәшенлектән котылдык, дип уйладылар. Юк икән шул, юк икән, бабайлар әйтмешли, кара сакалың, кая барсаң да, артыңнан ияреп йөри икән!

– Гөләйза киленне алырга килгәннәр! – диде ул, энесенә иелә төшеп. – Биләр побы Казанга жалу язган, балаларын чукындырмады, дигән… Иртәгә Чистайда суд буласы икән, үзен дә, балаларын да шунда алып килергә кушканнар. Кодагыйны да чакыртканнар...

Бу сүзләрне ишеткәч, Хәкимнең кулындагы көрәге төшеп китә язды, ул  бер абыйсына, бер капка төбендә торган җигүле атларга карады. Ул арада хатынының ата-анасы да алар янына килеп туктады, алар да бу куркыныч хәбәрдән телсез-аңсыз калган иде.

– Бар, син Гөләйза янына керә тор, әзерләнсен, – дип, Ишмөхәммәт хатынын өйгә кертеп җибәрде.

Елаудан бите-күзе шешенеп беткән Гөлзада, тун чабуларына абынып, капкага таба атлады, ирләр шунда басып калды. Гөлзада өйгә килеп кергәндә, кызы Гөләйза баласын имезеп утыра иде. Әнисен күргәч, ул урыныннан ук сикереп торды, шатланып, аңа каршы атлады. Әнисенең әле яңа туган оныгын күргәне юк иде, бәби ашы китергәннәрдер, дип уйлады.

– Әти белән килдеңме, әни? Әллә сеңелләрем дә килдеме?

Гөләйза, әнисе аша үрелеп, ишеккә карады, әмма анда берәү дә күренмәде. Ул хәзер генә әнисенең елудан шешенеп беткән йөзенә игътабар итте, куркып китте.

– Әллә берәр нәрсә булдымы, әни? Әллә ...берәрсе... үлдеме?

– Юк, кызым, барыбыз да исән-сау, Аллага шөкер! Әйе, әтиең белән килдек...

Гөлзада башкасын әйтә алмады, кызын кочаклады да тагы елап җибәрде.

– Мин бу хәлләрне инде беткәндер, дип уйлаган идем бит, кызым! Инде минем күргәннәрем дә җиткән, син боларны күрмәссең, дигән идем... Юк икән, юк... Ничекләр түзәрсең, балам-бәгърем!

Әнисенең бу сүзләреннән Гөләйзаның эченә шом төште. Ул кулындагы баласын бишеккә алып барып салды, аяк астында уралып йөргән улын күтәреп сәкегә утыртты.

– Нәрсә булды, әни? Минем тормышым түзмәслек түгел, Аллага шөкер!

– Безнең өстән язганнар, кызым! Керәшенлекне казып чыгарганнар... Мин бу хәлләрне бетте дип уйлаган идем бит инде! Сине мөселман кешесенә кияүгә биргәч, эзне яшердек, эзләмәсләр, төпченмәсләр, дип уйлаган идек... Тапканнар, язганнар, сине эзләп, әнә, Чистайдан үрәдникләр килеп җитте, иртәгә икебезне дә анда хөкемгә алып китәләр, балаларны да алырга кушканнар... Аларны чиркәүгә алып барып чукындырасылар, ди...

Гөләйзаның аяк астында идән селкенеп куйды, ул, чайкалып, улы янына сәкегә барып утырды.

– Син нәрсә сөйлисең, әни? Нинди керәшен, нинди чукындыру? Без бит мөселманнар, син үзең мине туганнан бирле ислам динендә тәрбияләдең, намазга өйрәттең!

– Әйе, кызым, без, әлхәмдүлиллаһ, мөселманнар... Әмма теге вакытларда минем ата-анамны көчләп чукындырдылар, безне христиан, дип, поп кенәгәләренә яздылар... Аллаһ шаһит – без беркайчан да урыс динен тотмадык, үз динебездә калдык, шуның өчен әби-бабаңны кара урыс мунчасында төтенгә тончыктырып үтерделәр... Инде безнең нәсел күрәсен күргән иде бит, инде дөньялар үзгәрде, бу хәлләр яңадан кабатланмас, дип уйлаган идек... Инде сине эзләп килгәннәр, балам! Чөнки поп кенәгәләрендә мин чукындырылган, дип язылгач, миннән туган балалар да шулай дип теркәлеп куела икән... Кичер, балам, нәселебездәге бу кара тап сиңа да килеп иреште... Балама ярдәм ит, и Раббым!

Бу сүзләрдән Гөләйза башта тораташ кебек катып калды, мәрмәрдәй йөзе тагы да агарды, аннан калтыранган куллары белән ул әнисен кочаклап алды, сулкылдап елый башлады.

– Әти нәрсә дип әйтә соң? Ул да бу хәлләрне белгән бит инде...

– Атаң юата ул, хәзер элекке заманнар түгел, судта мөселманлыгыбызны исбатларбыз, берни эшли алмаслар, ди... Шуңа күрә, юлга да үзе чыкты. Ул да бит инде мондый хәлләрне күп күрде, кызым, дин-ислам өчен бармаган җире, язмаган урыны калмады. Ул да шул поп кенәгәсеннән төшә алмый интегә, хөкүмәт өчен һаман керәшен исәпләнә. Шуңа күрә менә утыз елга якын инде ир белән хатын булып яшәвебезне хөкүмәт кешеләреннән яшерәбез, яшерен никах белән генә торабыз. Урыс дине ике хатын белән яшәүне тыя, ә атаң мине теге вакытта урыс авылыннан урлап алып кайтты бит...

Әйе, Гөләйзаның болар турында бераз ишеткәне бар иде, аталарының аерым гаилә белән яшәвен дә белә иде ул. Әмма Шонталада ике хатын белән яшәүче башка мөселманнар да бар иде, шуңа күрә, моңа гадәти нәрсә итеп карады. Гөләйзаның ата-анасы да, барлык туганнары да ислам динендә, күрше авылдагы чиркәүгә йөрмәделәр, муеннарына тавык тәпие асмадылар, сурәт ясалган такталарын өйгә кертмәделәр. Бәлки атасы сөйләшә белгәндер – Кызылъяр побы да, Актауныкы да аларга әллә ни бәйләнмәде, чиркәү өчен тиешле акчаларын алдылар да тынычлыкта калдырдылар. Әмма бу тынычлык вакытлыча гына булган икән, менә хәзер аларның да эзләренә төштеләр... Хәер, Шонталада керәшен дип язылган барлык татарлар да диярлек нәкъ алар кебек яши, әле мөселманлыкта башкаларны да уздырып җибәрәләр иде. Муллалар да аларның мәчеткә йөрүенә сүз әйтмәде, әмма никахларны яшерен укыды, кеше үлсә, поп килеп җиткәнче, мөселманча җирләп куярга ашыгалар иде. Керәшеннәр өчен иң шомлы, иң куркыныч вакыт бала тугач һәм кеше үлгәч була, чөнки поп алдан килеп яки белеп өлгерсә, йолалар урыс динендә булачак, мулла өлгерсә – ислам динендә. Шуңа күрә кайбер авырлы хатыннар, бала табуларын поп белмәсен өчен, авылдан чыгып китәләр, айлар, хәтта еллар буе читтә йөриләр, аларның кайберләрен полиция белән эзләтеп табалар һәм балаларын чиркәүгә алып барып чукындыралар иде. Поп кенәгәсенә эләктең икән – беттең инде, рәсми рәвештә яңадан үз динеңә кайту закон белән тыелган, син аны кача-поса гына тота аласың. Үзеңне килеп тотканчы... Яки патшага үтенеч-прошениеләр язып кына, судлар аша яңадан үз динеңә кайтырга мөмкин, әмма мондый хәлнең әле булганы юк диярлек.

Хәер, янәшәдәге Акъяр авылы татарлары патшаның үзенә барып җиткәннәр, дип сөйлиләр, алар поп кенәгәсендә керәшен дип язылган булсалар да, Казанга бу хәбәр китмәгән, консисториядә бу мәгълүмат бөтенләй юк икән. Имеш, Казан идарәсе Акъяр татарларын керәшен дип танымаган, имеш, аларга яңадан үз диннәрен тотарга рөхсәт биргәннәр икән...

Менә шуннан соң бөтен Чистай өязе, юк, бөтен Казан, Сембер губерналары татарлары күтәрелде, урыс диненнән чыгарга меңләгән гариза язылды, әмма инде хөкүмәт тә аңга килеп өлгергән иде, капкаларны тиз яптылар. Ул гына да түгел, чиркәү белән хакимият берләшеп, мәкруһлар өстенә ябырылдылар... Мескен Гөләйза да шул туфанның бер корбаны иде... Иртәгә аңа Чистайда суд булачак, пристав белән полицай аны алырга килгәннәр иде...

Әйе, пристав белән полицай бирегә үз эшләрен эшләргә килгәннәр иде. Алар мөһерле кәгазьне Хәкимгә күрсәттеләр. Хәким аны алып, әйләндергәләп карады, гарәпчә укый-яза белсә дә, бу урыс хәрефләрен танымый да, аңламый да иде. Ул, ярдәм көткәндәй, абыйсына текәлде, Абуталип, мөһерле кәгазьне кулына алып, тагы шул сүзләрне кабатлады:

– Шул инде... Гөләйза киленне Чистай судына алып килергә кушылган... Тик монда аның исеме Пелагея дип язылган, кодагый да Гөлзада түгел, Фекла Тимофеева икән... Балаларны да үзләреннән калдырмаска кушылган... Чиркәүгә алып барып чукындырырга, диелгән.

– Нинди Пелагея булсын ул, Гөләйза, Гөләйза аның исеме! Ул беркайчан урыс исемен йөртмәде, урыс динендә булмады, мөселманнар без, барыбыз да мөселманнар! Балаларыбыз да мөселман! Аларның мулла кушкан исемнәре бар!

Чистайдан килгән урыслар Хәкимнең ни әйткәнен аңламасалар да, кызып-кызып сөйләвеннән аның ризасызлыгын белделәр. Бу татарлар белән алар инде төрлесен күрде, авылы-авылы белән җыйналып, казна кешеләрен кыйнап җибәргән чаклары да булды. Аннан соң үзләре дә авылы-авылы белән яткырып суктырылды, башбирмәсләре Себергә сөрелде, монастырьларга ябылды. Барысы да шул чукындырылган татарларның үз диннәрен тотулары аркасында килеп чыкты, поплар алар өстеннән туктаусыз язды, хөкүмәт бу татарларны бастырырга хәрбиләрне җибәреп торды. Ә алар һаман баш күтәрде, үз диннәренә теш-тырнаклары белән ябышты, аның өчен хәтта үлемгә дә бардылар. Әнә монда да әкренләп җыела башладылар, кара урман кебек халыкны күреп, йорт хуҗасы да батырая төште.

– Ул нинди закон – хатынны һәм балаларны иреннән, аталарыннан аерып, хөкемгә алып китә торган?! Аларның нинди гаепләре бар? Бирмим мин аларны сезгә! Җибәрмим беркая да! Сезне дә өйгә кертмим! Исән чакта китегез моннан!

Хәким шулай диде дә капкага аркылы басты, авыл ирләре дә, шаулашып, аны сырып алды. Чистай урыслары мондый ук хәлне көтмәгән иде, алар, ярдәм эзләгәндәй, Абуталипка карадылар, чөнки авылдагы тәртип өчен ул җавап бирә. Абуталип та башта аптырап калды, ул да энесеннән мондый ук каршылыкны көтмәгән иде. Икенче караганда, Хәким дә хаклы кебек – ничек инде яңа туган сабыеңны һәм яңа теле ачылган балаңны, бала имезгән хатыныңны шулар кулына бирергә мөмкин? Кышкы көндә, кичкә каршы, аларны ни намусың белән озын юлга чыгарып җибәрәсең? Анда нәрсә булыр? Чиркәүгә алып барып, барысын да чукындырырлармы, Гөләйзаны – никахлы иреннән, балаларны аталарыннан аерып алып, монастырьларга ябарлармы, кяферләр кулына бирерләрме? Моны сизенеп, халык та шаулашырга тотынды:

– Бирмибез беркемне дә!

– Бүген – Гөләйза, иртәгә безнең хатыннарны да алырга килерсезме?!

– Безнең хөкүмәт каршында бер гаебебез дә юк суд юлларында йөрерлек! Салымын түлибез, чирү хезмәтен башкарабыз, кая җибәрсәләр, шунда барабыз!

– Урманын да кисәбез, лашман булып та изеләбез, игенен дә игәбез, җирен дә эшкәртәбез – тагы нәрсә кирәк бездән?!

– Барысын да алдыгыз, таладыгыз, җирләребезгә урысларны китереп утырттыгыз, авылыбызны шулар белән тутырдыгыз, инде иманыбызны, хатын-кызларыбызны, балаларыбызны да алырга килдегезме?!

– Бирмибез беркемне дә! Динебезне дә бирмибез! Себер китсәк китәрбез, үлсәк үләрбез, әмма үз динебезне бирмибез!

Эшләрен җиңел генә башкарып чыгарга җыенган Чистай урыслары да шикләнә калдылар.

Пристав әле җәй көне генә үзен Биләр тирәсендәге бер татар авылында кыйнап җибәрүләрен исенә төшерде, ирексездән, шинель кесәсендә яткан револьверын капшап куйды. Дөрес, аларга корал кулланырга рөхсәт итмиләр, әмма бу кыргый халык өере өстеңә килә башласа, башкача котылу юлы юк! Әзмәвер кебек зур гәүдәле, аю кебек көчле, тоткан җирләрендә сындыра торган мишәрләр бит болар, чирүле-гаскәри татарлар! Әнә бит, йонлач бүрек асларыннан нинди нәфрәт, үч белән карап торалар, кодрәтләреннән килсә, хәзер ботарлап ташларлар иде! Биләр янындагы авылда шулай эшләделәр дә бит – христиан динен тотмаган һәм салымнарын түләмәгән өчен, андагы татарларның җирләрен, мал-мөлкәтен, атларын алырга килгәч, халык аларга каршы сәнәк күтәреп чыкты! Пүнәтәйләр шунда ук качып бетте, моңа кадәр гел татарларга каршы котыртып йөргән поп та каядыр тайды, бөтен тукмак приставка эләкте. Ул да бу хәлләр башлангач, атына утырып, авылдан чыгып качмакчы булган иде, артыннан куып җитеп, арбасыннан өстерәп төшереп кыйнадылар татарлар. Әле ничек үтермәделәр... Соңыннан үзләренә дә эләкте эләгүен – өяз үзәгеннән солдатлар килеп, бөтен авыллары белән яткырып суктырдылар, башлап йөрүчеләрен Себергә сөрделәр, каторгага катырып үтерергә җибәрделәр. Менә бу Чирүле Шонталасы авылы да Биләрдән кул сузымында гына, андагы хәлләр турында ишеткән булырлар, хөкүмәткә каршы китүнең дә ни белән бетәсен белергә тиешләр.

Пристав Ишмөхәммәтне үз янына чакырып алды, чөнки Кыр Шонталасында берниниди каршылык булмады, шушы кеше ярдәмендә, әнә бер карт хатынны судка алып бара, мондагысын алып китәргә дә ул ярдәм итәргә тиеш.

– Что будем делать, Измаил Ефремов? – дип, ул аңа чукындырылган христиан исеме белән эндәште. – Драться будем? Яман, очень плохо!

– Яман, әйе, очень плохо! Но драться не будем... Аллага тапшырдык инде...

– Тогда скажи своим – пусть угомонятся! Мы на государственной службе!

– Беләбез, артыңда шул государстваң булмаса, без сөйләшеп тә тормас идек сездәйләр белән, – дип, Ишмөхәммәт, сукрана-сукрана, авылдашлары янына юнәлде.

– Хәзер болар белән бәхәсләшеп торудан мәгънә юк, җәмәгать, – диде ул. Ишмөхәммәт барысы арасында да иң өлкәне, үз гомерендә мондый хәлләрне күп күргән, аның нәрсә белән бетәсен дә яхшы белә иде.

– Болай бармаса, канвай белән килеп, аяк-кулларга богау салып, мылтык астында ристан итеп алып китәчәкләр... Боларында коралы да, богавы да бар... Биләр тирәсендәге авылларны нишләткәннәрен дә онытмыйк – андагы татарларның яшәрлекләрен калдырмадылар, кайсы төрмәдә, кайсы монастырьда ята хәзер, кыйналып үлүчеләрне инде әйтеп тә тормыйм. Мин сезгә дә, үз гаиләмә дә андый афәт килүен теләмим. Шуңа күрә барырга кирәк Чистайга, мәхкәмәдә исбатларга кирәк үзебезнең хаклы икәнне...

Ишмөхәммәтнең бу сүзләреннән соң җыелган халык гөжләп алды, аннан әкренләп капкадан читкә киттеләр. Хәким бер абыйсына, бер бабасына карады. Авыл халкы «аһ»-«уһ» килеп таралды, бу хәл кешеләрне кайгыга салды, бер килеп, Гөләйзаны һәм балаларын жәлләсәләр, икенче яктан, үзләре өчен борчылдылар, чөнки чират аларга да җитәргә мөмкин... Тыныч-имин генә кышны чыгып барган авыл өстенә яңа афәт килде – тагы керәшеннәрне тикшерә башладылар. Моның шаукымы барысына да кагылырга мөмкин иде. Һәм ул шулай булды да...

Хәкимгә шикләнеп карый-карый, пристав белән полицай өйгә уздылар, Ишмөхәммәт белән Әбуталип та аларга иярде. Ир-атлар килеп кергәндә, Гөләйза өзгәләнеп елаган имчәк сабыен юата, икенчесе дә аяк астында шыңшып йөри, әнисе исә юлга кирәк-ярак әйберләрне төйни башлаган иде. Чит ир-атларны күргәч, алар шундук чаршау артына кереп киттеләр, пристав кулындагы кәгазен тагы Гөләйзаның иренә бирергә мәҗбүр булды. Аннан тагы сотник Әбуталип белән сөйләшеп алдылар.

– Гөләйза килен мәхкәмәгә бер баласы белән генә чакырылган, яңа туганын поп белмичә калгандыр, – диде Әбуталип, суд чакыруын кулында әйләндергәләп. – Хәзер пристав икесен дә алып барырга куша, күрде бит инде... Әзерләнергә бераз вакыт бирделәр, бүген кичтән ярты юлда булган Актауга кереп куначаклар икән, аннан попны да алачаклар... Шуңа күрә тизрәк кузгалырга ашыгалар. Хәзер алар урысларга барып, капкалап киләчәкләр, атларын ашатачаклар... Мин дә аларны озата барам, сез әзерләнә торыгыз, вакыт аз калды.

Әбуталип Чистай урыслары белән чыгып китте, өйдә үлем тынлыгы урнашты. Сүзне, эшне нәрсәдән башларга белмичә, башта барысы да телсезөнсез калды, әйтерсең лә башларына сугып миңгерәтелгәннәр иде...

– Без күрәсен башкалар күрмәс, канәтләрем! – дип, башта Ишмөхәммәт аңга-телгә килде. – Димәк, тәкъдиребездә шулай язылган булган. Беләсез булыр, безнең әби-бабаларыбыз моннан яманрак хәлләрне дә күргәннәр, динислам хакына бозлы суларга батып үлгәннәр, тереләй утларда яндырылганнар... Бу Аллаһның безгә бер сынавы инде, аңа сабыр итәргә кирәк, газизләрем! Һәм иманны саклап калу өчен көрәшергә! Кайгырма, кызым, Аллаһ аларга бу яманлыкларын ирекле кылмас! Судларыннан да курыкма, синең яныңда без – атаң-анаң булырбыз... Син, Хәким кияү, өйдә калырсың, мин Гөлзаданы да, Гөләйзаны да, туруннарны-оныкларны да үзем алып барырмын Чистайга. Ә хәзер, әйдәгез, юлга чыгар алдыннан намазыбызны укып алыйк, Аллаһ безгә исән-имин яңадан монда әйләнеп кайтырга насыйп итсен, шуны сорыйк!

Азан әйтеп, камәт төшерделәр, ирләр – алга, хатын-кызлар алар артына басып, бергәләп намаз укыдылар. Гомер буе, үзләрен белгәннән бирле шулай – поплар күпме генә котырсалар да, урыс үрәдникләре күпме генә куркытсалар да, бу татарлар намазда булды, үз динен бирмәде, аларныкын алмады. Менә хәзер дә шулай... Өсләрендә палач балтасы эленеп тора, мәхкәмә карары белән, иртәгә аларның төрлесен-төрле якка аерып ташларга мөмкиннәр, бәлки алда төрмәләр һәм монастырьлар көтәдер – ә алар намаз укый... Югыйсә, шушы дәрәҗәдә кыйналмас һәм кагылмас өчен, исән калыр өчен бу татарларның бер гамәле җитә – исламнан, иманнан баш тарту. Үз ирегең белән муенга тәре асу, алар кыланганны кылану, алар кебек булу. Әмма бу гамәлнең бөтен нәселеңне, хәтта ки туачак балаларыңны да кяферлеккә һәм көферлеккә, мәңгелек җәһәннәмгә дучар итү булачагын бу татарлар яхшы аңлый... Шуңа күрә дин сәбәпле нинди генә газаплар күрсәләр дә, иман аларга барысыннан да, хәтта гомерләреннән дә кадерле... Шуңа күрә кара урманнар, кар көртләре арасында күмелеп калган бер татар авылында, кыйблага карап торган бер татар өендә, меңьеллык ислам тарихы булган борынгы Биләр төбәгендә мөселман-мишәрләр тезләнеп намаз укый... Дәүләтен югалткан, кяфер тарафыннан җиңелгән, урыслардан күргән җәбер-газаплары сәбәпле, җир йөзендә үк тереләй сират күпере кичкән бәхетсез милләтнең ятим балалары һәр намазларын соңгы намаз, дип укыйлар... Чөнки иртәгә алар белән ни була, тагы нинди бәла-казалар, кимсетүләр көтеп тора – бу мәкруһ татарлар белми... Бәлки белмәүләре белән бәхетлеләрдер дә... Аларның бөтен өметләре һәм ышанычлары – Аллаһка, бөтен көткәннәре – Аллаһтан, бөтен таянычлары – бары тик Аллаһ!

Әнә Гөләйза да, сәҗдәләргә китеп, елый-елый дога кыла... Бәлки ул бу йортка яңадан әйләнеп тә кайта алмас, бәлки ирен, балаларын, ата-анасын да яңадан күрә алмас, бәлки язмышы аны чит-ят җирләргә, чит-ят кешеләр арасына илтеп ташлар... Әти-әнисе, әби-бабалары да шушы газаплы юлны үткән бит, әмма барыбер иманда калганнар, кяфергә әйләнмәгәннәр, үз диннәрен бирмәгәннәр. И Раббым, елый-елый дога кылган бу яшь хатынга да Син аларның сабырлыгын һәм тәкъвалыгын бир, аңа терәк бул, ярдәмеңнән ташлама! И Раббым, бу хатынның иманын һәм гомерен кяферләргә ирекле кылма, аңа бу дөньяларда мөселман хәлендә яшәп, синең каршыңа да мөэмин-мөселман булып килеп басарга насыйп ит! Аның нәселен көферлектән сакла!

Моңа кадәр гел әнисенең намазлыгында аунарга яраткан Габделвахит та бүген нигәдер тынып калган, бала да, алда ниндидер шомлы үзгәреш буласын сизенгәндәй, моңсуланып киткән. Аңа бит әле нибары өч кенә яшь, ә бишектә ятканына исә өч ай да юк, ә аларның язмышларын инде Казан һәм Биләр чиркәүләрендә хәл итеп куйганнар... Имеш, чукындырылган хатыннан тугач, балалары да чукындырылырга, христиан динендә булырга тиеш икән! Менә хәзер аларны да киендереп, кышкы юлга алып чыгып китәчәкләр, ә анда инде аларның язмышын бары тик бер Аллаһ кына белә...

Намазларны укып бетергәч, сәкегә ашъяулык җәеп, ашарга утырдылар. Гөлзада аш салып җибәргән иде, үзе белән Кыр Шонталасыннан алып килгән итен-маен, камыр ризыкларын да табынга куйды. Гөләйза белән иртәгә юлга да ризыклар әзерләделәр.

– Әллә кечкенәсен үзебез белән алмыйбызмы соң? – диде Ишмөхәммәт, бишектә изрәп йоклап яткан оныгына карап. – Ул бит пристав кәгазендә язылмаган, анда олысы гына бар... Мондый кышкы озын юлга яңа туган сабыйны алып чыгып китү дөрес булмас, әле анда да ни белән бетәсен белмибез... Үз кулыбыз белән китереп тоттырган кебек килеп чыга бит...

– Миннән торса, икесен дә җибәрмәс идем, Гөләйзаны да капкадан чыгармас идем, бабай! Үзегез шулай хәл иттегез бит абый белән... Ичмасам, алдан да сизенмәдек, качырып та өлгерә алмадык... Берәр авылга илтеп куйган булсак, таба да алмаслар иде, эзләп тә тормаслар иде... Алдан сиземләп өлгермәдем, алдан!

– Мондый хәлләрнең шактыйдан булганы юк иде шул, кияү! Без дә артык тынычланып киткәнбез, кемлегебезне онытып җибәргәнбез... Менә хәзер искә төшерделәр... Күрше авылларда да керәшен мәкруһларына каты тотынганнар, дип ишеттем, Кызылъярда поп алышынган, барыбыз өстеннән дә Биләрдәге атакаена язып биргән, ди. Ә анысы Казанга жалу җибәргән, Казанның карары каты – барысын да чиркәүгә! Суд аша! Юк икән – төрмәгә. Монда хәзер безгә бер генә юл кала – Чистайга барып, мәхкәмә каршында үзебезнең хаклыкны раслау, мөселманлыгыбызны исбатлау. Бармый калсак, богау кидереп алып китәчәкләр, барыбер алып китәчәкләр.

– Имчәк баланы ничек анасыннан аерып калдырасың? – дип, сүзгә Гөлзада да кушылды. – Берничә көнгә китәбез бит, бәлки әле күбрәккә дә булыр, Аллаһ белә... Яхшылап төрербез, толып эчендә генә тотарбыз, туңдырмабыз, мин дә шунда булам бит әле... Инде суыклар да бераз сындырды, көннәр дә язга таба авышты...

Шулай килештеләр – ике баланы да алырга, юлга җылы киемнәрдән тыш ризык та салырга, чөнки кайда, кемнәрдә туктыйсылары билгесез. Ишмөхәммәтнең әле моннан кала да әйтәсе җитди сүзләре бар иде, приставлар килгәнче, ул шуларны сөйләргә ашыкты.

– Син, кызым, судта анаң белән бер сүздә бул – атамны белмим, дип бар, чөнки алар безнең никахны танымый, законсыз дип таба. Хәким кияү белән никах укытканыгызны да әйтмә, чөнки моның бәласе аңа да, сезгә никах укыган Әхмәт муллага да булачак, хәзер моның өчен Себер җибәрәләр. Никахсыз яшибез, диген, кяферне шулай алдаларга да була, гөнаһ түгел. «Әни мине кияүгә бирер алдыннан Кызылъяр побына барып әйтте, ул минем исемне кенәгәсеннән тапмады, мөселман кешесенә кияүгә чыгарга рөхсәт бирде», диген. Бу бик мөһим. Моны оныта күрмә! Балаларыңа мулла исем кушканны әйтә аласың, чөнки аларның аталары мөселман кешесе, шулай булырга тиеш тә. Әниеңнең Фекла икәнен дә әйтә аласың, чөнки ул шулай теркәлгән инде, аны яшереп булмый. Үзеңнең туганнан бирле ислам динендә тәрбияләнүеңне, урысның динен дә, телен дә белмәвеңне әйт. «Беркайчан чиркәүдә булмадым, миннән моны таләп тә итмәделәр», диген.

– Ул чыннан да шулай бит инде, әти, – дип җавап бирде Гөләйза. – Әни мине исламда тәрбияләде, син поплар һөҗүменнән аралап тордың, сезгә Аллаһның рәхмәтләре булсын! Мине мөселман кешесенә кияүгә бирдегез, балаларыбыз да мөселман, әлхәмдүлиллаһ! Иремә дә Аллаһның рәхмәтләре булсын – керәшен, дип какмады, үзе белгәнне өйрәтте, тормышымда бер авырлык та күрсәтмәде... Аллаһтан шуны гына сорыйм – иманымнан, ирегемнән, иремнән, балаларымнан аермасын иде, исән-имин шушы куышыма әйләнеп кайтырга насыйп булсын иде!

Гөләйза шулай диде дә, әнисенең күкрәгенә йөзен яшереп, елап җибәрде, аңа Габделвахит та кушылды, бишектәге сабый да уянып, сулкылдый башлады. Әйтерсең, бөтен өй эче аерылу сагышын тоеп әрни, өзгәләнә иде. Бу хәлне күреп, Хәким түзмәде, кискен бер карарга килде:

– Юк, бабай, мин үзем барам Чистайга гаиләм белән! Мин аларны болай чыгарып җибәрә алмыйм! Бәлки без соңгы тапкыр күрешәбездер... Юк, үзем барам! Өйне күршеләр карап торыр, әзи дә килгәләр.

– Сиңа анда күренеп йөрү дөрес булырмы соң, кияү? Алар хәзер кемгә килеп ябышырга, татарларның күпләп исламга кайтуына кемне гаепләргә белмиләр. Сине дә керәшен кызын юлдан яздырган, үз диненә керткән, дип гаепләргә, хәтта тотып утыртып куярга мөмкиннәр. Юк, күренеп йөрмә син анда!

– Соң, бабай, ике сабый бала белән ничек ялгызын чыгарып җибәрим мин аны кышкы юлга? Ни булса да, янында булырмын, ни күрсәк тә, бергә күрербез...

– Анда мин дә бар бит әле, кияү, менә, әбиең дә бар... Минем Чистайда да, Актауда да таныш-белешләрем шактый, үз баламны һәм оныкларымны якларлык кына җаен табармын, Алла теләсә!

Аларның бу бәхәсенә урамнан кергән Әбуталип чик куйды. Хәким аңа үзенең дә Чистайга барырга җыенуын әйтә генә башлады, абыйсы аны шунда ук бүлдерде.

– Юк, энем, монда эшләр без уйлаганнан да начаррак әле, – диде ул, борчулы тавыш белән. – Сине авылдан чыгармаска куштылар, шул хакта миннән кул куйдырдылар. Син дә хәзер шикле кеше саналасың икән, әле үзеңә дә эш ачып куюлары бар, Аллам сакласын! Әхмәт мулланы да бик сораштылар, аларга никах укыганмы, юкмы, дип тәфтишләделәр. Балаларыгызның икесен дә алып барырга куштылар. Алар хәзер килеп җитә, әзерләнә торыгыз.

Хәзер инде барысы да эшнең ни дәрәҗәдә җитди һәм куркыныч икәнен аңладылар. Әйе, кәгазьдә генә керәшен булып, ә чынлыкта мөселманлыкта йөргән вакытлар үтеп бара, патша хөкүмәте бу мәкруһларга ныклап тотынган иде. Һәм аның беренче ядрәсе ерак бер мишәр авылында яшәп яткан татар хатынына – Гөләйза язмышына килеп бәрелде... Биләр атакаеның әләге белән, Казан чиркәү суды кушуы буенча, хәзер урыс хәрбиләре бу мөселман хатынын сабый балалары белән Чистайга алып китәчәкләр... Аны ислам диненә кире кайтканы, балаларын чукындырмаганы өчен хөкем итәргә җыеналар. Бу бичара хатынга Аллаһы Тәгалә ярдәмче, фәрештәләр юлдаш булсын иде...

Бу хәлләр 1838 елның февраль азагында, Казан губернасының Чистай өязендә бара...

 
Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
 
"КУ" 7, 2018
Фото: Ильяс Бекмансуров; ok.ru

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев