Логотип Казан Утлары
Роман

Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (дәвамы)

Бомбага тотылып, нигезенә кадәр җимерелгән шәһәрдә меңәрләп кеше һәлак булган икән, нәрсә, шул кадәр күп гөнаһлы кешеләр яшәгән микәнни анда?.. Күпме кайгы, күпме кан!.. Күпме күз яше!.. Бу хәлләрдән соң да алга таба Җирдә кешеләр яши алачаклар микәнни? Бу бик сәер һәм, никтер... куркыта. Яшәү дәвам итсә дә, алга таба кешеләр рәхәт яши алмаячаклар.

(Башыннан УКЫГЫЗ)

12

Сугыш тәмамлангач, еллар узгач, романнар, мемуарлар язырлар, фильмнар төшерерләр. Тетрәндергечләре, матурлары, тирән мәгънәлеләре булыр, әмма бер язучы да, бер режиссёр да, бер актёр да бүген ике кешенең – кыз белән егетнең арасында кабынган утны яңадан балкытып, укучыга, тамашачыга җиткерә алмас. Бүген, сугыш барганда, ике якты күңелдәге хисләрне еллар узгач, кемгә, ничек аңлатмак кирәк?! Бу сугыштагы газапның ни дәрәҗәдә тирән булганын да сөйләп, киләчәк буыннарны ышандыра алмаслар. Дәһшәтле елларда кичергәннәрне – газапны да, мәхәббәтне дә оныкларга аңлату мөмкин булмаячак, чөнки газап та, мәхәббәт тә халыкларга түгел, аерым кешеләргә генә хас һәм канлы еллардагы вакыйгалар аерым кешеләрнең язмышлары белән үрелгән.

Кыз белән егет бер-берсенә шактый вакыт карап тордылар, гүя алар күптән танышлар һәм, әйтерсең лә, алар бер-берсен сагынганнар иде. Әйе, алар сагынганнар. Егет – озакка сузылган окоп тормышыннан соң, ачык йөзле, җылы тәнле гүзәл кызга сусаган, кыз оккупацияләрдән качып, туганнарын югалтып, җан тынычлыгын җуйганнан соң, яшь егетне очратырга хыялланган иде.

Алар шундук икесе дә аңладылар – бу очрашу дөрес, бу кавышу булырга тиеш иде. Башкача мөмкин түгел, әгәр алар очрашмасалар, бу яшәештән ни мәгънә?!. Әгәренки алар бүген очрашмаган булсалар, табигатьтә төзәтелмәслек хата китәр иде, мөгаен. Моны аңлаулары хиссият дәрәҗәсендә тукталып, алар бу мизгелләрдә яшь акыллары белән ниндидер тирән серриятле бөек көчкә әсир төштеләр.

Самат кинәт үзен бәхетле итеп хис итте. Ярым җимерек булса да, бу хастаханәдә тыныч, монда дошман янамый, гүя ниндидер ызан сызылып сузылды да, каһәр суккан сугыш теге якта, кайдадыр еракта, ә ул дөньяның тыныч-имин тарафында калгандыр шикелле тоелды аңа. Әсир турында ул бөтенләй онытты, аның ыңгырашканы, имәнгеч тавыш белән иңрәп куюы, үз телендә нидер мыгырдавы колакны читләтеп үтә торды.

Светлана исә Иван Константинович ни кушканны онытты. Аңа да барлык михнәтләр, кайгылар, кан, күз яшьләре каядыр еракка китеп олакты кебек тоела башлады. Монда хәзер тынлык урнашты, монда тыныч, баштан кичергән бәлаләр калмады, киләчәктән куркыныч та юк шикелле иде. Фәкать менә шушы минутлар гына бар... Минутның эчендә секундлар... Секунд эчендә мизгелләр...

– Димәк, синең исемең Света? – диде Самат, кызга сокланып карап.

– Так точно! – дип матур иттереп кыланып җавап бирде Света. – Синеке?

– Самат.

– Самат? – диде Света, елмаеп. – Кызык исем... Самат... Евреймы?

– Юк, татар.

– Самат. Һем... – дип, матур итеп кашларын җыерды кыз. – Ни дигәнне аңлата?

– Самад – гарәп сүзе. «Нык, түземле, үзгәрми торган» дигән мәгънәдә. Минем исем шул гарәп сүзеннән. Соңгы хәрефе генә башка.

– Ә нишләп синең исемең гарәпчә?

– Чөнки мин – мөселман. Татарлар мөселманнар бит. 

– Татар... Ә үзең русча әйбәт сөйләшәсең...

– Чөнки мин Казан егете, – диде Самат горур тавыш белән.

– Син үзең хохлушкамы?

– Никак нет! – дип, тагы да матуррак әртистләнеп куйды Света.

– Мин – рус кызы. Ә аның исеме ничек? – диде ул, немецка ымлап.

– Кемнеке? – дип аңламаганга сабышты Самат, кыяфәтен кинәт усалландырып.

– Әсирнеке.

– Белмим. Документын укырга өлгермәдем. Документы бандерачыларда калды.

Кыз коридорны яңгыратып, әсиргә эндәште:

– Ви һайс ду?9

Әсир башын калкытты, әмма дәшмәде.

– Ви һайс ду, диләр сиңа! – дип җикерде Самат. – Мөртәт! Җавап бир!

Әсир сыкраулы тавыш белән:

– Ortwin. Ortwin Meyer, – дигән аваз чыгарды.

Света немец янына якынрак килеп карап торды.

– Бигрәк әллә нинди бу, – диде ул, әсир яныннан әйләнеп килгәч. – Кайда тоттың син аны?

– Мин тотмадым аны. Кайда, ничек, кем тоткандыр, белмим. Әмма мин аңардан инде тәмам туйдым, гарык булдым.

Света, зәңгәр күз алмаларын киңәйтеп:

– Әйдә, үтерәбез аны, – дип, Саматка текәлде һәм рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Кызның күңел шатлыгы хәтта табигыйлек чикләреннән дә чыккан, әмма мондый шаяру да аңа шулкадәр килешеп тора иде. Боларның килүе кызның соңгы вакыттагы төксе көннәренә ниндидер үзгәреш һәм бераз яктылык алып кергән иде. Күренеп тора – кыз боларның килүенә куана, хәтта әсир немец булганга да сөенгәне күренеп тора иде.

– Мин инде үзем дә аны әллә ничә тапкыр үтермәкче идем, – дигән булды Самат, әсир ягына күз ташлап. – Ярамый. Смерш бүлегенә тапшырырга приказ бирделәр.

Света стена буенда яткан рюкзакка туфли очы белән кагылды:

– Рюкзагың бик авыр бугай синең...

– Минеке түгел ул, – диде Самат. – Менә бу фашистныкы.

– Нәрсә соң анда?

– Рация.

Света йөзенә ясалма җитдилек чыгарып:

– Әйдә, сатабыз рацияне, – диде һәм тагын бинаны яңгыратып көлеп җибәрде. – Акчаны бүләбез.

Самат кызның оста кылануының аның үзенә бик килешеп торуына сокланып:

– Бик шаян кыз икәнсең, – диде.

– Әйе, мин шаян, – диде Света һәм кинәт җитди кыяфәткә керде. – Ә син ниндидер моңсу...

– Чибәр кыз күрсәм, шундук моңаям мин, – дип елмайды Самат. 

– Мин чибәрме? – диде Света, тагын да җитдиләнебрәк, мондый җылы сүзләрне кабат ишетәсе килеп.

– Бик гүзәл син, – диде Самат, ихлас күңелдән, соклануын яшермичә. Тавышың да искиткеч... Хәтфә тавышлы син.

– Күлмәгең дә бик матур, килешеп тора үзеңә. – Һәм шаяруга күчте: – Сиңа хәтта себерке дә килешә.

Света көлеп җибәрде.

– Менә бит, син дә шаяра башладың, – диде ул һәм кинәт пышылдауга күчеп, әсир ягына ымлады:

– Карале, ничек усал карый безгә.

– Нишләсен инде ул, мескен, – диде Самат, вакытлыча булса да, немец турында онытып торасы килеп.

Светлана көлемсерәп әсиргә эндәште:

– Әй, портвейн! Ник усал карыйсың безгә?

– Ortwin! – диде әсир, исемен дөрес әйтмәгәнгә тагын да ныграк усалрак кыяфәткә кереп.

– Әсир белән чит кешеләр сөйләшергә тиеш түгел! – диде Самат коры гына.

– Матур кеше түгел бу, – диде Света әсир ягына карап һәм янына барып, аның иңбашына күз салды. – Ярасы нык түгел моның. Пулясын алгач, тиз төзәлер. Озак буласызмы монда?

– Бераз хәл алабыз да, үзебезнең частька юл тотабыз, – диде Самат. – Менә бу хәшәрәтнең хәленнән тора инде. Әллә, чынлап та, буып үтерергә генәме?..

Света тагын шаярырга тотынды:

– Әйдә! Тыпырчынмасын өчен мин аны аякларыннан тотып торырмын, син буарсың. Аннары рациясен сатып эчәрбез. Икесе дә рәхәтләнеп көләргә тотындылар.

– Әллә нинди сүзләр чыга синнән, – диде Самат, көлә-көлә. Көлеп арыгач, Света:

– Син кайдан? – дип сорады.

– Гаврилов дивизиясеннән, икенче полктан.

– Тумышың белән дим?

– Казаннан.

Света түшәмгә карап уйланып торды:

– Казаннан? Кайда әле ул?

– Татарстанда.

– Казакъстанда? – дип юри сорады кыз.

– Юри аңламаган булып кыланасың. Татарстанның башкаласы ул. – Зур шәһәрме?

– Зур.

– Безнең Березняктан да зурракмы әллә? – диде Света, иреннәрен бөрештереп.

– Зуррак булмый, сезнең Березняк авыл шикелле генә бит. Света, тагын нинди сораулар бирим икән дип уйлап, егет каршында әрле-бирле йөрде дә кинәт:

– Хәзер, алма алып киләм, – диде.

Света коридор башындагы бүлмәләрнең берсеннән өч алма алып килеп, берсен Саматка, икенчесен әсиргә бирде дә өченчесен үзе шытырдатып ашый башлады.
– Danke schon, – диде немец, кызга елмаерга тырышып. Әмма елмая алмады, ыңгырашып, алма тоткан кулын иңбашына куйды. – Аша, тәмле булсын, – диде Света.

– Ник аңа алма бирдең? – диде Самат, кырысланып.

– Ярар инде, ашасын. Смерш аны әллә исән калдыра, әллә юк. – Ул кинәт сискәнеп китте:

– Ой! Миңа бит Иван Константинович операциягә урын әзерләргә кушты. Тизрәк! Әйдә, булыш миңа! Света каяндыр йөгереп кенә, ачкыч алып килде, аннары, коридорның икенче тарафындагы, кайчандыр баш табибныкы булып саналган бүлмәнең ишеген ачты. Самат, кереп, бүлмәгә күз йөгерткәндә, Света:

– Карават бар, су бар... Кирәкле даруларны хәзер Константиныч алып килә, – диде. – Онытканмын бит. Син дә әйтмисең. Урын әзерләргә кирәк. Константиныч минем башымны ашаячак.

Әсирне главврач бүлмәсенә алып кереп, менә-менә таркалырга торган артсыз урындыкка утырттылар. Немецның хәле мөшкел, ярасы нык авыртканы күренеп тора, Света биргән алманы да ашый алмаган, коридор идәненә төшереп калдырган иде.

– Geben Sie mir bitte Wasser10, – дип ыңгырашты әсир.

– Су сорый бугай, – диде Самат.

Света тиз генә банка белән су алып килеп, Ортвинга эчертте. Стенага терәлеп торган караватны, абаланып-кабаланып, бүлмә уртасына күчерделәр. Пружиналы караватның матрас астына өч такта куелган иде – күрәсең, монда авыруларны караганда, кирәк чакта караватны кушетка урынына да файдаланганнардыр һәм баш табиб үзе дә шушында ятып ял итә торган булгандыр, мөгаен. Света, күп юуудан үтә күренмәлегә әйләнгән простыняны шкафтан алып, караватка җәйде – җәймә саф ак төстә түгел, күпне күреп, мең кат юылган чүпрәккә охшаган иде. Баш врачның шкафында, шушы җәймәдән кала, таушалып беткән иске пинжәк, бөкесез графин һәм саргаеп беткән кәгазьләр генә бар иде.

– Әсирең моннан кача алмаячак, – диде Света. – Тәрәзәдә тимер рәшәткә, ишек тә тимердән. Шуңа күрә Константиныч операцияне монда ясарга булды да инде. Пулясын алгач, перевязкалардан соң, шушында ятар.

– Өстеннән бикләргә кирәк булыр, ачкычны миңа бир, – диде Самат, әсир берәр җай табып качмагае дип шөбһәләнеп.

Света ачкычны биргәндә, Самат аның йомшак кулын, учына алып, җибәрми торды.

– Җибәр, – дигән булды Света, кырысланган булып кыланып. Ә үзенең эче-тәне буйлап көчле һәм рәхәт дулкын йөгереп үтте. Саматның каушавы юкка чыкты.

– Минем сине дә пленга аласым килә башлады, – диде ул, кыюланып һәм көлеп куйды.

Света исә:

– Син әле монысын да илтеп тапшыра алмыйсың, – дип җавап бирде, немецка ишарәләп.

– Ә мин сине беркая, беркемгә тапшырмас идем, гел үзем белән генә йөртер идем, – диде Самат, тавышына аз гына да шаяру төсмере кертмичә.

Бу сүзләр кызга бик көчле тәэсир итте. Ул Саматка күзләрен тутырып карады. Күренеп тора – кыз әсирлеккә риза булыр иде. 

9 Ви һайс ду – немецчадан: исемең ничек?
10 Geben Sie mir bitte Wasser – немецчадан: Зинһар су бирегез! 

13

Иван Константинович әсирнең иңбашыннан алган пуляны тәрәзә яктысында әйләндергәләп карады да чиләккә ташлады. Яраны марля белән бәйләгәч, Света укол кадады һәм берничә минуттан Ортвин йокыга китте.

– Кайчан аякка баса бу? – дип сорады Самат.

– Ике-өч көннән, – диде Иван Константинович. – Канны күп югалткан. Хәлсезлеге шуннан аның.

Иван Константинович ике банка тушёнка белән ярты ипи алып килгән иде.

– Аңа ашарга кирәк, – диде ул. – Ачлыктан организмы арыкланган.

– Алайса хәл кергәнче ул монда ятсын инде, – диде Самат.

– Кайда ятсын инде ул тагын, – диде хирург. – Света, берәр карават калдымы әле безнең?

– Ундүртенче бүлмәдә бар, – дип җавап бирде кыз.

– Матрас?

– Матрас та бар. Ул, Саматка борылып:

– Син, иптәш солдат, шунда йокларсың, – диде.

– Света, иртәгә перевязка ясарсың. Спиртны чамалап тот. Бүтән юк. Иртәгә үзем дә кереп чыгармын. Минем эшләрем күп... – дип, уйга калды ул. – Ярар, вакыт табармын, – диде хирург, тагын җанланып. – Әсирне Верхнегорскига илтергә җай эзләп карарга кирәк. Шул якка баручы машина очрамасмы. Булмаса, ат эзләп карыйм. Нигә аны монда берничә көн яткырырга?

– Ә транспорт табылмаса? – диде Самат. – Нимес, әйткәнемчә, ике-өч көннән генә җәяү бара алачак. Верхнегорскига моннан егерме чакрым. Кызганычка каршы, телефоннар һаман эшләми, юкса шалтыратыр идек тә, килеп алырлар иде.

– Хаҗәтен ничек башкарыр икән ул? – диде Самат. – Мин бит аны өстеннән бикләячәкмен. Гел ишек төбендә утырмам бит инде.

– Света, чиләк кертеп куй, – диде Иван Константинович. – Графин белән су алып кил.

Света хирург кушканнарны үтәгән арада Самат:

– Дошманга операция ясаганда, сездә аны кызгану хисе буламы ул? – дип сорап куйды.

Хирург Саматка карап, чак кына елмайды:

– Бу дөньяда сиңа кем дошман икәнне – кем белгән...

– Ничек инде?..

– Без, кешеләр – барыбыз да, һәрберебез киләчәк буыннарга – ашлама гына.

– Мин сезне аңламадым, – диде Самат, чынлап та хирургның әйткән сүзләренә төшенә алмыйча.

– Беркем дә бу дөньяга үз теләге белән килми, хәтта бу бичара әсир дә. Дошманнар, безнекеләр, имеш... – Ул күзләрен йомып, тирән сулыш алды. – Газапның чиге-азагы юк. Нигә бу?.. Ни хакына? Нинди гөнаһлары өчен бу сугыш дүрт яшьлек кызның ике кулын да өздерде? – Хирургның чыраеннан газап саркыды. – Ул бала, миңа карап, кулларын кайтарырмын дип өметләнде... Күз алдымнан һаман китми.

– Сез коммунистмы? – диде Самат, хирургны мондый авыр хисләрдән арындырырга теләп.

Беркавым дәшми торганнан соң, Иван Константинович:

– Минем коммунист буласым килми, – диде. – Хәзер хирург буласым да килми. Миңа инде хәзер кеше булуы да авыр. – Аның тавышы калтырап чыга башлады. – Кеше буласым килми, аңлыйсыңмы?! Минем берәр бөҗәк буласым килә!

– Сезне сугыш алҗыткан, – диде Самат. – Сугыш кынамы... Сугышка кадәр дә кайгы, газап җитәрлек булды. Куркыныч авырулар, яман чирләр сугыштан соң да булачак. Минем хатын, бөерләре каты авырта башлагач, гөнаһларым күп булды микәнни дип, сыктанып ята. Гөнаһлар кыласы булгач, Алла бу вәхши дөньяга кешеләрне ник тудыра икән соң?.. Бомбага тотылып, нигезенә кадәр җимерелгән шәһәрдә меңәрләп кеше һәлак булган икән, нәрсә, шул кадәр күп гөнаһлы кешеләр яшәгән микәнни анда?.. Күпме кайгы, күпме кан!.. Күпме күз яше!.. Бу хәлләрдән соң да алга таба Җирдә кешеләр яши алачаклар микәнни? Бу бик сәер һәм, никтер... куркыта. Яшәү дәвам итсә дә, алга таба кешеләр рәхәт яши алмаячаклар.

– Шул тыныч, рәхәт яшәр өчен сугышабыз бит инде, – диде Самат. – Киләчәгебез имин булсын өчен дошманны дөмбибез. Иван Константинович Саматка карап, дымлы күзләре белән елмайды.

– Син кайсы яктан?

– Казаннан.

– Әйбәт егет син, – диде хирург, Саматка туры карап. – Аста, керә торган ишектә йозак юк. Анда, ишек кырыенда күсәк сөялгән. Шуны аркылы куеп бикләрсең. Света! Киттек! Анда мин бераз ипи, ике банка тушёнка калдырдым. Берсе сиңа, берсе әсиргә.

– Аңладым, – диде Самат. – Рәхмәт, Иван Константинович.

– Монда төнлә мародёрлар керми калмас. Урларлык әйбер булмаса да, алар һаман киләләр. Син алардан курыкма. Алар үзләре синнән куркачаклар, куып җибәрерсең.

– Минем коралым бар, – дип, кесәсенән «вальтер»ны чыгарып күрсәтте Самат.

«Әйе, бу егет атарга да мөмкин», – дип уйлап куйды хирург һәм: – Атмасаң яхшырак булыр, – диде.

– Әйдә, Света, киттек. Иптәш солдат, безнең арттан ишекне бикләп кал.

Самат кызның монда булуын бик теләгән иде. Әсиргә укол кадарга, йә каны ага башласа, перевязка ясарга кирәк булмагае дигән сылтау белән, Светага здравпунктта бераз тоткарланырга мөмкин түгелме дип сорамакчы да иде ул, әмма кыймады, читенсенде. Чыгып китәр алдыннан Иван Константинович беренче катта, коридорның уң як башында душ бүлмәсе бар икәнне әйтте. 

– Су акрын ага, әмма юынырлык, – диде ул. – Анда сабын кисәге дә булырга тиеш. Сөртенергә берәр чүпрәк табарсың.

Самат, аларны озаткач, ишеккә эчке яктан күсәкне аркылыга урнаштырды да икенче катка менде. Әсир янына керер алдыннан, ишекне ачканчы, коридордан колак салып тыңлап торды. Тынлык. Самат әкрен генә ишекне ачты. Немец йоклый иде. Сары кашлары җыерылган, авыр сулый – әллә начар төш күрә, әллә йокысы шундый... Урындыкта тишкәләнгән, берничә җирдән ертылган һәм канга буялып беткән кителе эленеп тора. Чалбарын салдырмаганнар, күнитекләре почмакта ята. Самат тушёнканың берсен һәм ипинең яртысын сындырып, карават янындагы тумбочкага куйды, бүлмәдән чыккач, ишекне йозакка бикләп, коридор буйлап атлады. Күз алдында гел Света тора, колакта аның хәтфәле тавышы яңгырый. Бар көченә: «Света!» – дип кычкырасы килде аның.

Ул кайчандыр палата булып хезмәт иткән бүлмәләрне карап чыкты. Берсендә, хирург әйткәнчә, матраслы карават бар иде. Кулында ризык барлыгын искә төшереп, тушёнканы тәрәзә төбенә куйгач, утырып, ипине ашады һәм кранны ачып караган иде, су ага икән, рәхәтләнеп су эчте.

Бүлнистә электр уты юк иде, караңгы төшкәнче душта юынырга кирәк дип, Самат бүлмәләргә кереп сөртенер өчен чүпрәк эзләде. Җимерелгән шкаф такталары арасында иске, кайчандыр ак төстә булган җәймә тапкач, ул беренче катка төшеп китте.

Юынгач, тән рәхәтләнеп китте. Тимер карават та йомшак булып тоелды. Ә башта гел бер генә уй иде – Света!

Тышта караңгы төшеп килә иде. Тын вә сакин әбелхәят үз кочагына алды һәм Саматны әкренләп, йокы баса башлады.

Кинәт аста дөбердәгән тавыш ишетелде. Самат, уянып, беравык аңышмыйча ятты – кайда ул? Тышта инде төн, ә бүлнис эчендә тагын да караңгырак иде. Аста катырак дөбердәделәр. Ишекне кагалар түгелме?

Самат караңгыда стенага ышкыла-ышкыла, берничә тапкыр абынып, аска төшеп җитте.

– Кем анда? – дип Самат ишекнең теге ягына эндәште.

– Бу мин – Света, – дип ишетелде тыштан.

Света! Әйтерсең лә, Саматның бик якын кешесе каядыр китеп торган да менә хәзер кайтып кергән. Бүген очрашачакларына барыбер өметләнгән иде бит ул. Хыял гамәлгә ашты, теләге кабул булды. Бик нык теләгәнгәдер, бәлки...

– Ипи, сөт алып килдем, – диде Света, еш-еш сулап.

Самат, чиксез куанып, шул ук вакытта гаҗәпләнеп тә:

– Ничек курыкмадың килергә? – диде.

– Кемнән?

Самат кызның җылы сулышын тойды. Кызның тыны җылы агым булып, үзәккә үтеп керде.

Ташландык палата тәрәзәсеннән Ай яктысы төшеп, төнге дөньяның Күк тарафы кыз белән егетнең мәхәббәтенә шаһит булды. Ни гаҗәп, югыйсә төн бит, әмма Самат өчен иң якты көннән дә яктырак төн иде бу. Тар гына тимер карават та кысан түгел, иркен, йомшак, җайлы булып тоелды. Ике сулыш бер сулышка әверелде, ике йөрәк бер көйгә типте. Ике язмыш, ике юл кушылгандай, киләчәк офыгына сузылыр кебек иде.

Света бу болгавыр елларда беренче тапкыр үзен бәхетле хис итте. Кирпеч заводының механик вазифасында хезмәт итүче әтисен 1940 елда, донос буенча нахакка хөкем итеп, Себер якларына озаттылар. Бер ай да үтмәде, шул ук завод директорының шофёры булып эшләгән абыйсын да кулга алдылар. Икесе дә сәвит властен каргауда гаепләнеп, юкка чыктылар һәм менә инде кайчаннан бирле хатлары да, хәбәр-хәтерләре дә юк. Ирен, улын хөкем итүләре әнисенең сәламәтлегенә каты китереп бәрде – йөрәге авыртып интегә башлады. Хәзер ул Верхнегорскида, сеңлесе Серафима апа янында иде. Светаның күптән Верхнегорскига әнисе янына барырга нияте бар, әмма Иван Константинович әлегә монда булырга куша – җимерек булса да, бүлнистә булырга кирәк, ди, имеш, шушы көннәрдә Березнякка хакимият билгеләнәчәк, телефон элемтәсе урнашачак.

Светаның бер кыю теләге туды – Самат белән әсиргә ияреп, Верхнегорскига барырга. Әмма Иван Константинович рөхсәт итмәячәк шул, ә аның ризалыгыннан башка китәргә ярамый иде. Ярар, тиздән әнисе дә Березнякка кайтачак инде. Әлегә ул Верхнегорскида торсын, анда дәваланырга мөмкинлекләр күбрәк, Серафима апаның район медсанчастенда дуслары бар, шунда йөртә ул аны.

Самат Светаның эче тулы моң икәнне тиз арада аңлап алды. Аның шаярулары, кыланулары кайгыдан арынырга, эчке киеренкелектән котылырга тырышканнан икән ләбаса. Тавышының моңы да күңелендәге тирән сагышыннан иде аның. Аннары... Самат кызның күңеленә бик хуш килде, шаян булып күренергә тырышуы да күбрәк шуннан иде, ахрысы.

Самат сораргамы, юкмы дип икеләнеп торганнан соң:

– Нимесләр монда чакта кайда идең? – диде.

– Мин, алар килгәнче үк, ерак авылга качтым, әтинең туганнан туган апасында яшәдем. Әни монда үзе генә калды, ул үзе мине, немецлардан куркып, анда озатты. Әни өчен борчылып, гел ут йотып яттым. Җитмәсә, апа бик кырыс, усал кеше, әтиләр нәселеннән димәссең. Аллага шөкер, безнең өйгә нимесләр кермәгән, әни үзе өйдән бик сирәк чыга торган булган... Аннары, оккупация тәмамлангач, кайттым. Әни йөрәк белән нык бимазалана башлагач, Верхнегорскига сеңлесе янына бардык. Монда үзебезнең бүлнисне күрәсең бит инде – врачлар да, дарулар да юк. Әнине Верхнегорскида калдырып, кире монда кайттым, чөнки Иван Константинович монда калуымны үтенеп сорады. Верхнегорскидан бер нәчәлник кисәге килеп, тиздән Березнякта сәвит власте яңадан урнаша, бөтен нәрсәне торгызабыз, фәлән-фәсмәтән, диде. Миңа зур хезмәт хакы вәгъдә итте. Бу ярым җимерек бинада нишләргә тиеш икәнебезне генә әйтмәде... Иван Константинович үзен барыбер харап итәчәкләр дип йөри. Тимәсәләр ярар иде аңа... Шундый әйбәт кеше...

Саматның сүзне икенчегә борасы килде.

– Мародёрлар килми, нишләптер, – диде ул, көлемсерәгән булып. – Шулар гына җитмәгәние монда, – диде Света, егеткә ныграк елышып.

Самат, кызны кочагына алып:

– Безнең җитди эш белән шөгыльләнүебезне чамалаганнардыр, мөгаен, – дип пышылдады.
– Бәлки бүтән килмәсләр инде, монда урларлык әйбер калмады бит, – диде Света, иреннәрен чак кына кыймылдатып.

Света егет кочагында изрәп йокыга китте, бераздан Самат үзе дә төшләр дөньясына чумды. Самат уянуга, Света инде торып, аның гимнастёркасын, чалбарын юган һәм аларны ачык тәрәзә капкачларына киптерергә элеп куйган иде.

– Хәерле иртә, иптәш красноармеец! – дип сәламләде Света, карават кырына утырып.

Самат, елмаеп:

– Хәерле иртә, – дип җавап бирде һәм торып утырды.

Света йомшак кулы белән аның такыр башын сыпырып:

– Синең пилоткаң кайда? – диде.

– Бандерачылардан качканда төшеп калды, – диде Самат.

Ул Светаны кочаклап, караватка яткырмакчы булды, әмма кыз аның кулларыннан җитез генә шуып чыгып сикереп торды һәм оста итеп кыланып:

– Отставить, иптәш красноармеец! – дип, буш бүлмәне яңгыратты. – Һәр эшнең үз вакыты була.

Ул ишек капкачында эленгән гимнастёрка белән чалбарны барып капшап карады:

– Боларын, кипкәч, киярсең дә, күлмәк-ыштаныңны юармын, – диде Света, тәрәзә капкачларын киңрәк ачып.

– Безнең фашист ничек икән анда? – диде Самат, киерелеп.

Әсир кичәгечә чалкан яткан, кыяфәте дә шул ук иде. Самат белән Света кергәч, ул күзләрен ачты. Аңа ипи белән сөт бирделәр. Аннары, тамак ялгаганнан соң, Света аның иңбашын яңадан чиста марля белән бәйләп куйды.

– Danke schon, – диде Ортвин, моңсу елмаеп.

– Исән бул, – диде аңа Света.

Саматның моңа ачуы килде:

– Чык тизрәк, ишекне биклим! – дип җикерде ул. – Исән бул, имеш...

– Ярар инде, ул да кеше бит, – диде Света, Самат ишекне йозакка бикләгәндә.

– Кеше... Тапкан кешене... Хәзер тотам да караватында яткан килеш атып үтерәм!

Света ягымлы итеп елмайды һәм Саматка елышты:

– Юк, син хәлсез кешене тик торганда үтермисең. Син бит герой... Орденың, медальләрең бар. Син чирле-чинке кешегә кул күтәрә торганнардан түгел. Син бик әйбәт, олы җанлы... Син... ниндидер... җылы кеше... Шул сүзләр белән Света аңа күзләрен тутырып карады. Самат эреп китте – кызның әйткән сүзләренең ихласлыгы аның күз карашыннан күренеп тора иде.

Самат уңайсызланып куйды. Светаның әсир белән ягымлы сөйләшкәненә ачулануының сәбәбе бер генә ләбаса – көнләшү. Эшсөяр, җанҗылымлы бу кыз аңа бик якын бит хәзер. Матур булмаган бер генә хәрәкәте дә, ягымлы булмаган бер генә чалымы да, җанга ятмаслык бер генә сыйфаты да юк бит аның! Һәрьяктан мөкаммәл бу кыз асылда һич кенә дә чәпчек түгел, танышканда уенчак булып кыланган гына иде бит ул. Хәер, шуклык та килешә иде үзенә, шаянланганда да, аның нәзафәтле кыз икәне күренеп тора һәм килеш-килбәте, бәрхетле тавышы, үзен тотышы – гүзәл, кызык һәм үзенә магнит сыман тарту көченә ия иде.

Коридор буйлап бергә әрле-бирле сөйләшеп йөрү дә рәхәт иде аларга. Чәчәкле күлмәк кигән кыз белән янәшә ак күлмәк-ыштанлы кешене читтән күзәтүчегә бу күренеш мәзәгрәк күренер иде, мөгаен. Яшьләр бу турыда уйламадылар да. Шулай да Света, исенә төшереп:

– Гимнастёрка белән чалбарың кипкәндер инде, – диде. – Хәзер «белугаңны» юармын. (Солдатның эчке киемен «белуга» диләр иде).

Шул вакытны шыпырт кына Иван Константинович пәйда булды һәм боларга шактый вакыт дәшмичә карап торды. Света гына түгел, Самат та уңайсызланып куйды – хирург теләсә кайсы вакытта килергә мөмкин икәнне онытканнар, чөнки алар инде үзләрен бу дөньяда икесе генә калган кебек хис итәләр иде.

Бүген Иван Константинович эшләпәсен кимәгән иде, Самат аның артка тарап яткырылган ап-ак чәченең үзенә бик килешеп торуына игътибар итте – иске эшләпәсе генә аны сәләмә итеп күрсәткән булган икән, бүген исә килеш-килбәтеннән аның гаять фәһемле кеше икәнлеге әллә каян күзгә ташланырлык иде.

Үткен күзле хирург, килеп керүгә үк, егет белән кыз арасында нидер булганны сизенде. Ул тагын ике банка тушёнка алып килгән иде, шуны биргәндә, Саматка кырыс караш ташлап:

– Сезне илтергә транспорт табалмадым, – диде. – Хәер, булса да, аны кем миңа бирә... Элемтә дә юк, телефоннар дәшми...

Света, беравык нишләргә һәм ни әйтергә белми торганнан соң:

– Мин бәрәңге пешереп алып киләм, – дип, тиз генә чыгып китте. Иван Константинович, кереп, әсирнең ярасын карады, йөрәген, тын юлларын, үпкәсен тыңлады. Аннары, бер сүз дәшми, аска төшеп китте. Кичә бик күп сөйләшкән иде, ә бүген никтер дәшми... Самат, бераз пошаманга калып, аңа ияреп төште.

Ишегалдына чыккач, Иван Константинович, каядыр алга карап:

– Кыерсытма Светаны, – диде. Самат аптырап китте.

– Ник кыерсытыйм, ди, мин аны?.. «Ник алай диде икән Иван Константинович? Светаның монда кунганын сизде бугай», – дип уйлап куйды Самат.

– Рацияне, бәлки, монда яшереп калдырырсыз, – диде Иван Константинович. – Миндә ярамас. Мине бүген-иртәгә алып китүләре ихтимал. Оккупациядә чакта нимесләрне дәвалаганым өчен җавапка тартмый калмаслар. Рацияне миндә тапсалар, тагын әллә нинди коточкыч җинаятьләрдә гаепләячәкләр. Светалар йортында калдыру да ярамас – әтисе, абыйсы хөкемгә тартылганны исәпкә алып, кызга әллә ниләр тагулары мөмкин. Монда, бүлнистә яшерерлек урын да юк инде... Уйларга кирәк.

Ә Саматның яралы немец белән җансыз рация турында бөтенләй уйлыйсы килмәде һәм полк командирының фәрманын барыбер үтәячәкмен дигән ышаныч белән, шул ук вакытта, әлеге дә баягы приказга үзеннән-үзе җиңел генә хәл ителәчәк нәрсәгә караган кебек карый башлады. Аның бөтен җанын-тәнен мәхәббәт яулап алды. Хәзер ул үзе тоткын хәлендә иде. Җиңеп булмый торган көчле хис аны кулга алды, әсир итте. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07, 2022

Фото: unsplash

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев