Логотип Казан Утлары
Повесть

Кайту (дәвамы)

Сез бәхеткә лаек. Әмма өстегездә сәләмә кием, аягыгызда чабата яки анысы да юк. Күзләрегез моңсу. Авыр эштән йончуыгыз, ач булуыгыз йөзләрегезгә чыккан. Германиядә дә кешеләр эшли, илнең икътисадын күтәрергә, аның куәтен ныгытырга тырыша. Ләкин алар сезнең кебек ач түгел. Алар нәрсә теләсә, шуны алып ашый. Алар күзне сөендерерлек матур, зур һәм уңайлы йортларда яши. Ә сез бер караңгыдан икенчесенә кадәр җигелеп эшләсәгез дә, фәкыйрьлектән чыга алмыйсыз. Ни өчен?

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

13

Урманнан чыгу белән Тәнзилә авылга табан йөгерде. Яктырганчы
авылга кереп калу хәерлерәк иде, югыйсә күреп калучы булса: «Иртә белән урманда нишләп йөрдең?» – дип тинтерәтүләре бар. Алай итмәсәләр дә, кеше күзенә күренмәвең яхшы. Үзләренә кайтып җиткәч, абзарга кереп, пистолетны яшерергә уйлаган иде, урам очында шау-гөр килгән тавышлар ишетеп туктап калды.
Урам буйлап немецлар килә иде. Алар ни өчендер олы юлга якын торган кәнсәләр ягыннан түгел, ә авылның икенче очыннан кергәннәр. Алдан йөк машинасы килә, аның артыннан җиңел машина, аннан тагын йөк машинасы, азактан берничә җигүле ат һәм җәяүле солдатлар. Тәнзилә күпме икәнен төгәл саный алмады, боларның таң белән кинәт авылда пәйда булуына аптырап, авызын ачып калды: чама белән йөзләп бардыр. Алар ашыкмый
гына, үз биләмәләре буйлап баргандай, иркен атлыйлар. Бернәрсәгә дә артык исләре китми кебек. Үзара сөйләшәләр, шаярталар, кайдадыр төртеп күрсәтеп көлешәләр. Машиналары яхшы. Тәнзиләнең мондыйны беркайчан да, беркайда да күргәне юк. Йөк машинасы да «полуторка»дан күпкә артык, җиңеле
дә «Эмка» ише генә түгел. Солдатларның киемнәре дә күпкә матуррак, затлырак та. Кызыл Армия төбе тезгә төшә язып торган капчык кебек чалбар киеп йөрсә, боларныкы үз тәннәренә ятып, кешене зифа буйлы, сылу гәүдәле итеп күрсәтә. Пинжәкләрендә дә, фуражкаларында да, хәтта пилоткаларында да ялтырап торган бизәкләре күп.
Таң алдыннан гына туйдан кайтып килүче тәртипле ирләр шикелле, немецлар урам буйлап шау-гөр килеп уздылар да кәнсәләр янына барып туктадылар. Тәнзилә ындыр артлап кына чыкты да елга буйлап турыдан гына кәнсәләр ягына барып күзәтә башлады. Монда уңайлы иде. Үзең бик күренмисең, ә барысын да күреп-ишетеп торасың.
Немецларны кемдер тәрәзә аша яки койма ярыгыннан гына күзәтсә, кемнәрдер урамга ук чыгып басты. Урамга чыгучылар хәтсез иде. Алар сәлам дә бирмәделәр, баш кагып та исәнләшмәделәр, бары тик авызларын ачып катып калдылар һәм яңа хуҗаларын күзәттеләр. Ә Хәтмулла карт йокысыннан торып, юл буена ук чыгып баскан иде.
– Хуш килдегез, – диде ул тавышын ягымлырак чыгарырга тырышып, – Рәхим итегез. Озаккамы, узып барышлый гынамы, дигәндәй...
Аңа игътибар итүче булмады. Җиңел машинадан чыккан юантык офицер урам буендагы пычрак эткә карагандай, усал караш ташлады да кәнсәләр ягына атлады. Берничә кеше аңа иярде. Солдатлар урыннарында калды. Бераздан кәнсәләрдән бер немец чыкты да бабайга карап саф рус телендә:
– Ключ от сейфа? – диде.
– Хәзер, хәзер... – дип, Хәтмулла карт кабалана-кабалана ишек ягына атлады. Алар кереп югалуга тагын бер немец чыкты һәм үз телендә нәрсәдер кычкырды.
Моңарчы тыныч кына көтеп торган җәяүле немецлар арасында да
кычкырган тавышлар ишетелде. Кече офицерлар солдатларга боерык бирде бугай. Аларның бер өлеше өчәр-дүртәр кешедән торган төркемнәргә бүленеп, авыл урамнары буйлап китте. Бер өлеше йөк машиналарыннан әрҗәләр алып, кәнсәләргә ташый башлады. Икенчеләре зур казан шикелле нәрсәне елга ярындагы яланга табан алып китте. Торбалар утыртып асып куйгач, ул чынлап та ашарга әзерли торган зур казан булып чыкты. Аның
янына тагын өстәлләр, утыргычлар, шкафлар һәм тагын шундый кирәк- яраклар әзерләп куйдылар.
Урам буйлап киткән немецлар өйләргә кереп, андагы кешеләрнең
барысын да тышка куып чыгардылар. Өлкәннәр инде торып өлгергән иде, ә йокыдан уянмаган бала-чаганы юрган астыннан йолкып алдылар. Урамга чыккач, кәнсәләр ягына төртеп күрсәттеләр дә күршедәге йортка кереп киттеләр. Шул рәвешле өйдән өйгә йөреп, тиз арада бөтен авыл халкын кәнсәләр
янына җыеп бетерделәр. Тәнзилә ахирәтләрен барлап чыкты. Аларның барысы да үз гаиләсе белән бергә басып тора иде. Аннан соң төркемнән әнисен эзләп тапты. Ул борчулы, әле анда, әле монда каранып, нәрсәдер күзәтә. Төркемнең бер башыннан икенче башына бара. Аннан эзләнә- эзләнә, тагын кире китә. «Мине эзли», – дип уйлады Тәнзилә һәм урыныннан кузгалды.
Җыелып торган кешеләр немецлар килүен чамаласа да, моның яхшымы, яманмы икәнен, нәрсә вәгъдә иткәнен тәгаен белми иде әле. Алай гына да түгел, әлеге хәлнең чынбарлык икәненә дә ышанмаучылар хәтсез булгандыр. Чөнки адым саен: «Без дөньяда иң бөек дәүләт! Без иң көчле ил! Без...» – дип кабатлый торгач, бу сүзләргә кешеләрнең күбесе чынлап ышана башлаган иде. Иң көчле дәүләт һәм менә кинәт – немецлар... Тиз генә ышанырлык та түгел. Кайдадыр еракта сугыш баруы әле ул бер нәрсә.
Әгәр сугыш еракта бара икән, җиңү мөмкинлегенә инанырга, рухыңны нык тотарга, җиңүгә ихтыяр белән яшәргә мөмкин. Ә монда... Менә ул немец, кул сузымы арада. Шуңа күрә җыелган халык арасында авыз ачып сүз әйтүче табылмады. Әйтерлек сүзләре дә юк иде.
Тәнзилә әнисенең кай тирәдәрәк икәнен чамалап, төркемне ипләп кенә ерып, эчкә узды.
– Әни!
Әнисе аны күрү белән кочаклап алды да күкрәгенә кысты. Башыннан сыйпап, битен кызының битенә терәп торды. Тәнзилә үзен олы кешегә саный һәм бик иркәләнергә тырышмый иде. Ә бу юлы читкә тайпылмады, зур кыз булсаң да, әни назы рәхәт иде, әниләрдән тылсымлы җылылык, ягымлылык, яктылык ургыла, алардан берничек тә аерыласы килми. Кыз да шушы ләззәткә изрәп торды. Бераздан әнисе аны куеныннан ычкындырды
да шелтәләргә тотынды:
– Кайда чыгып олактың таң белән? Уянып китсәм, беркайда да юксың. Котым очты. Дәшми-тынмый шулай чыгып китәләрмени?
Кыз аңа ягымлы елмайды.
– Гафу ит, әни. Мин тышка чыккан идем, урам буйлап немецлар килә. Аннан күзәтергә дип, елга буена киттем. Сине күргәч, монда йөгердем.
Тәнзилә үзенең шулай шома гына алдаша алуына үзе дә сокланып куйды. Нишлисең инде... Коралларны «Тылсымлы йорт»ка илтеп яшердем, дип әйтеп булмый бит. Ул әле хәтта олы юлда солдатлар белән булган хәлне, үзенең үлемнән калуы турында да сөйләмәде. Әнисен санламаган, аның белән борчаклары пешмәгән өчен түгел. Юкка борчылмасын дип. Булган, узган бит инде. Үлмәгән, исән калган. Шулай булгач, ник аны сөйләп торырга?
– Ярый, – дип, аркасыннан кагып куйды әнисе. – Хәзер янымнан китәсе булма. Яңа властьның нәрсә кыласын белгән юк, кайбер авылларны яндыралар икән дип тә сөйлиләр.
– Ярар, әни, – дип елмайды Тәнзилә. – Гел яныңда булырмын...
Солдатлар халыкны уратып алып бер тирәгәрәк тупланырга боердылар. Сүзләре аңлашылмаса да, автоматлар белән ишарәли-ишарәли төркемне этәргәч, кешеләр үзләре үк җыйналды. Ул арада кәнсәләр күтәрмәсендә фуражка кигән берничә немец пәйда булды. Колхоз рәисе белән бригадир
Барбосны да чакырып менгерделәр.
– Тынычланыгыз! – дип боерды колхоз рәисе, немецның ишарәсеннән соң. – Күрүегезчә, бүген безнең авылда зур үзгәреш. Бүген бездә Өченче рейхның тугры вәкилләре. Алар яңа тормыш вәгъдә итә. Ә ул тормышның нечкәлекләре белән безне... э-э-э... герр... офицер таныштырып үтәр. Сүзне аның үзенә бирәбез.
«Гер офицер» русча яхшы белә иде. Ул алгарак атлап, карашлары белән җыелган халыкны айкап чыкты да елмаеп куйды.
– Мин сезнең авылның коменданты булам, исемем Сигмунд Шульц...
Ул исемен атады, әмма бер дә колакка ятышлы булмагач, Тәнзилә
хәтерендә калдыра алмады, тик офицер аңа җавап биргән шикелле итеп, әгәр күнегелмәгәнчә яңгыраса, «Саша» дип атарга да яравын әйтте. Болай диюе күпләрнең күңеленә ятты. Ләкин Саша монда гына туктап калмады:
– Мин сезгә карыйм да сокланам. Сез шундый матур кешеләр. Киң
күңелле, эшчән, кыю йөрәкле. Сез бәхеткә лаек. Әмма өстегездә сәләмә кием, аягыгызда чабата яки анысы да юк. Күзләрегез моңсу. Авыр эштән йончуыгыз, ач булуыгыз йөзләрегезгә чыккан.
Германиядә дә кешеләр эшли, илнең икътисадын күтәрергә, аның
куәтен ныгытырга тырыша. Ләкин алар сезнең кебек ач түгел. Алар нәрсә теләсә, шуны алып ашый. Алар күзне сөендерерлек матур, зур һәм уңайлы йортларда яши. Ә сез бер караңгыдан икенчесенә кадәр җигелеп эшләсәгез дә, фәкыйрьлектән чыга алмыйсыз. Ни өчен?
Комендант бер мизгелгә тукталып калды. Карашы белән тагын халыкны айкап чыкты. Һәм көлемсерәп куйды. Сүзләре халыкка барып җиткән, кешеләрнең күзләрендә инде сизелер-сизелмәс очкыннар кабына башлаган иде. Хәтта Тәнзилә дә колакларын торгызып, сөйләүчегә төбәлде. Чөнки комендант нәкъ менә кызны борчыган сорауларны күтәрә иде. Саша дәвам итте:
– Боларның берсе дә сезнең гаеп белән түгел. Бу надан большевикларның акылсыз сәясәте нәтиҗәсе. Шул тиклем зур һәм бай табигатьле илдә халыкны хәерчелектә яшәтү, ачка интегергә мәҗбүр итү җинаятькә тиң. Бу ярлылык – сезнең ялкаулыктан килеп чыккан нәрсә түгел. Большевикларга сезнең хәерче булуыгыз кирәк, чөнки ачка интеккән хәерчеләр белән идарә
итү җиңелрәк. Алар сезгә беркайчан да җитеш тормышта яшәргә ирек бирмәячәк.
Бәхеткә каршы, без килдек. Без сезгә азатлык алып килдек. Бу сүзләрне ишеткәч, кешеләрнең бер өлеше кул чабып куйды. Көчле
алкышлар килеп чыкмады, әмма шушысы да комендант сүзләренең тәэсирен күрсәтергә җитә иде. Ул дәвам итте:
– Большевикларның бюрократик системасы кешене изүгә, ялганга
һәм террорга корылган иде. Демократия һәм азатлык урынына СССРда кешене тарихта моңарчы күрелмәгән кимсетүгә дучар иттеләр, бер гаепсез кешеләрне төрмәләргә яптылар, атып үтерделәр. Шул сәбәпле совет җәмгыятендә рухи деградация барлыкка килде: үзе һәм якыннарының язмышы өчен дер калтырап яшәргә мәҗбүр ителгән совет кешесе эгоистка әйләнде, әләкчелек белән шөгыльләнә башлады. Алар якыннарына, хезмәттәшләренә, хәтта дусларына сәяси йомшаклыкта,
шпионажда, дошманлыкта гаепләп, яла яктылар, хәвефсезлек органнарына донослар язып, аларны төрмәгә утырттылар. Ә партия һәм совет органнары моны хуплап торды, үстерергә, киңрәк җәелдерергә тырышты.
Җыелган хатын-кызларның кайберләре яулык очы белән күз читләрен сөртеп куйды, кайберләре ачыктан-ачык мышкылдап җибәрде. Тәнзиләнең әнисе аскы иреннәрен кысып, күзләрен йомды. Күз читләреннән бер бөртек яшь чыгып, яңагы буйлап тәгәрәде. Комендантның тавышы да матур, сөйләү осталыгы да зур, сүзләре дә дөрес иде.
Тәнзиләнең дә тамагына төер тыгылды, күзләренә яшь килде. Бер гаепсез кешеләрнең кайсын атып, кайсын төрмәгә утыртып, иректә калганнарын дер калтыратып тоткан Совет власте юкка чыкты. Немецлар хакимияткә килгәч, хәлләр үзгәрәчәк, әле аның әтисен дә азат итеп, гаиләсе янына кайтарып җибәрерләр. Бу немецлар кемнәрдер сөйләгәнчә ерткыч та, кыргый да түгел. Әнә бит авыл халкының проблемаларын белеп торалар, ярдәм итәргә тырышалар. Һәрхәлдә, алар азатлык алып килә.
Русча сөйләгән бу комендантны халык алкышлап озатты. Озак
алкышладылар, немецлар үзләре дә кушылып кул чабып торды. Аннан соң сүзне икенче офицер алды. Монысы бераз юантыграк гәүдәле иде, ул немецча сөйләде, ә янына баскан граждански киемдәге кеше тәрҗемә итеп торды.
– Без сезгә дошман түгел. Без сезне кол иткән Совет властена каршы сугышабыз. Без сезне большевиклар коллыгыннан азат итәргә телибез.
Юантык офицер халыкка күз йөртеп чыкты. Һәм дәвам итте:
– Без сезнең белән бергәләп яңа тормыш төзибез. Шуңа күрә тәртипләр дә бераз үзгәрәчәк. Тик әлегә күнегелгән тормышыгыз белән яшәгез, яңа системага өйрәнегез. Без сезнең авыл җитәкчелеген дә әлегә шул килеш калдырабыз. Тик аларның вазифалары беркадәр үзгәрәчәк. Элекке колхоз рәисе – хәзер авыл җәмәгатьчелеге старостасы булып кала. Аның ярдәмчеләре казначей, писарь һәм полиция хезмәте. Элекке счетовод
казначей урынында булыр. Полиция хезмәтенә керергә теләүчеләр старостага килеп теркәлү узсын, соңрак без аларны кабул итәрбез. Яңа тәртипләр турында аерым хәбәр итәрбез. Ә хәзергә барыгызга да теркәлү узарга кирәк. Менә бу өстәл янында сезне көтәләр.
Юантык офицер сүзен тәмамлауга колхоз рәисе комендант Саша
каршына килеп басты:
– Герр офицер... – диде ул, дулкынланып. – Без моңа кадәр бригадир белән эшли идек, аны үз урынында калдырсак яхшы булачак. Бик булдыклы кеше, халык та бик ярата.
Комендант бер мәлгә уйланып торды да:
– Кая ул, күрсәтегез әле, – диде.
– Барый, – дип кычкырды элекке колхоз рәисе, яңа староста. – Кил әле монда.
Барбос чатанлый-чатанлый аның янына килеп басты. Комендант аңа бик текәлеп, сынап карап торды да:
– Сез Беренче Бөтендөнья сугышында катнашмадыгызмы? – дип
кызыксынды.
Барбосның күзе маңгаена менде:
– Катнаштым дип... Әсирлеккә эләктем мин анда... Бер алпавытка эшләп яттым. Ә сез каян беләсез?
– Барый Васил улы Борһанов! – дип елмаеп, колачын җәйде комендант. – Сез бит минем әтидә эшләдегез. Русча сөйләшергә дә сез өйрәттегез мине. Татарча да беләм әле бераз. Кечкенә Сигмундны хәтерлисезме? Мин шул малай инде.
Моңа кадәр ни әйтергә, ни кылырга белми аптырап торган Барбос аны кочаклап алды:
– И бәләкәч... Сигезмут!
Һәм алар сөйләшә-сөйләшә бер як читкәрәк киттеләр. Бу мизгел авыл халкына өмет өстәде: Барбос белән кочаклашып күрешерлек булгач, бу немецлар бик үк куркыныч түгелдер әле.
Ул арада халык юантык офицер күрсәткән өстәл янына чиратка тезелде. Тәнзилә кечкенә буйлы бөтерчек кебек кыз булгач, кешеләр арасыннан җайлы гына узды да беренчеләрдән басты һәм әнисен чакырды.
– И кызым, бу хәтле булырсың икән, – дип елмайды әнисе. – Мин
аңгыраеп калган идем...
Өстәл артында берничә офицер утыра иде. Берсе документлар биреп тора, икенчесе нәрсәдер яза, калган өчесе сораулар бирә. Берсе тәрҗемә итә. Алар артында ярымтүгәрәк ясап, алты солдат тора. Автоматлары төзәүле. Ялгыш кына кискен хәрәкәт ясасаң да атып үтерерләр кебек тоела. Сүзләре ничек кенә матур, үзләре нинди генә ягымлы булмасын, автомат төзәп торган кешеләрдән барыбер шикләндерә икән. Алдашырга да куркыта, ялганыңны сизү белән атып үтерерләр кебек тоела.
Чират аларга да җитте. Исем-атларын сорадылар. Коммунистмы?
Яһүдме? Кайда эшли, ничә яшьтә? Тәнзиләнең әнисе ни өчендер кызының яшен киметеп әйтте:
– Ун яшь.
Офицерларның берсе текәлеп карап торды да баш кагып куйды. Тәнзилә бераз гарьләнде, ул чынлап та кечкенә гәүдәле, чынлап та ун яшьлек бала шикелле иде шул. Их, үсәргә иде ул Наташа яки Ольга шикеллерәк матур булып. Ун яшь... Ичмасам унбер дә, димәде бит. Әнисе дә инде...
– Ирегез фронттамы?
– Юк, фронтта түгел.
– Кайда?
– Төрмәдә.
– Бандит, димәк?

– Бандит түгел.
– Халык дошманы?
– Әйе.
– Ул коммунист идеме?
– Юк.
– Коралларыгыз бармы?
– Нәрсә? – дип аптырады Тәнзиләнең әнисе. – Нинди корал?
– Автомат, мылтык, пистолет, граната...
Тәнзилә дертләп китте. Ярый әле әнисе әйтеп өлгерде:
– Юк, бездә нинди корал булсын...
– Булган очракта старостага китереп тапшырыгыз, – диде офицер
тыныч кына. – Югыйсә бәлагә таруыгыз бар. Моның өчен атып үтерергә дә мөмкиннәр.
– Юк, юк... Бездә бернинди корал да юк...
– Паспортыгыз бармы?
Әнисе паспортын чыгарып бирде. Офицер аны актарып карады да нәрсәдер язып утыручыга сузды. Тегесе битләрен җентекләп карап чыкты, аннан язарга тотынды һәм тиздән ике якка ачылмалы бер катыргы сузды.
– Аусвайс.
– Таныклык бу, паспорт урынына, – дип төшендерде тәрҗемәче. –
Һәрвакыт үзегез белән йөртегез. Караңгы төшкәч, урамда йөрү тыела. Башка авылларга барасыгыз булса, старостадан белешмә алырга кирәк. Шулай ук фронт сызыгына якын барырга ярамый. Яңа тәртипләр турында сезгә җентекләп аңлатырлар, ә әлегә сез ирекле.
Таныклык бирә торган урыннан берничә адым киткәч, алар янына бер солдат килде дә елмаеп, әнисенең терсәгеннән алды:
– Фрау, битте, – диде ул, бер читтәрәк әзерләнгән өстәл ягына ымлап.
– Кушать.
Тагы нәрсәләрдер әйтте. Хатын аңлап җитмәгәч, култыклап алып, өстәл янына китерде дә ашнакчыга эндәште. Тегесе баш какты һәм Тәнзиләгә карап елмайды:
– Мы угощать мать с маленький ребёнок.
Әнисе аптырабрак калды. Өстәл янында утырган хатыннарның берсе аны үз янына чакырды:
– Әйдә, утырыгыз, – дип, урын күрсәтте. – Балалары белән килүчеләрне ашаталар монда. Ризыктан зур булырга ярамый, әйдәгез.
Ул арада елмая торган немец аларга поднос сузды. Анда төеп пешерелгән бәрәңге өстенә консерва балыгы салынган ике тәлинкә, юка гына итеп теленгән ике телем икмәк һәм ике стакан компот бар иде. Баскынчыларның мондый гадәте бик сәер кебек тоелса да, ашыйсы килү теләге көчле булып чыкты.
Кай арада фронтка барудан качып, урманга киткән ирләрнең бер өлеше төшеп, полицай булып теркәлергә өлгергән. Аларга әле корал да, махсус кием дә бирмәгәннәр, бары тик беләкләренә генә кара тәреле ак бәйләвеч такканнар. Алар әлегә бишәү генә бугай. Һәрхәлдә кәнсәләр баскычы янында биш ир-егет басып тора иде. Кыяфәтләрендә канәгатьлек... Бәй, анысы булыр инде, урманда яшәү дә бик җиңел түгелдер, хәзер сөенәләрдер инде, авылда, үз йортларында яшиләр, җылы, йомшак түшәктә йоклыйлар, теләгәннәрен ашыйлар... Юк, канәгатьлек кенә түгел, горурлык, хәтта бераз тәкәбберлек тә бар. Анысы да булырга тиештер, урманнан чыгу белән кулыңа шундый власть тоттырсыннар әле! Болар хәзер качкыннар түгел, ә яңа хакимиятнең яңа законнарын саклаучылар бит.
Бераздан, барысы да теркәлү узып, аусвайслар алгач, халыкны кабат кәнсәләр күтәрмәсе янына тупладылар. Староста чыгып, исемлек укырга кереште, исеме чыкканнарга бер читкәрәк барып басарга кушты. Ул укып бетергәч, теге юантык офицер сүз алды. Тәрҗемәче аның сүзләрен халыкка җиткерде:
– Теркәлү вакытында берегез дә үзен коммунист дип атамады, – диде ул җитди, әмма дустанә тавыш белән һәм исемнәре аталган унлап кешелек төркемгә борылды. – Ә чынында сез бит барыгыз да – коммунистлар.
Җыелган халык шым булды. Нацистларның яһүдләрне һәм
коммунистларны яратмавын барысы да белә иде.
– Ләкин фюрер һәм Рейх киң күңелле, – дип дәвам итте юантык офицер.
– Коммунистлар – актив кешеләр, ә һәр эштә актив булучылар безгә бик кирәк. Сез үз вазифаларыгызда каласыз. Әмма хәзер коммунистлар партиясенә, советларга һәм алдакчы Сталинга түгел, ә бөек фюрерга һәм Рейхка хезмәт итәчәксез.
Коммунистлар арасында өч бабай, ниндидер сугышларда гарипләнеп кайткан дүрт ир, ике хатын һәм бер әби бар иде. Авылда алар болай гына түгел инде, калганнары, күрәсең, качып өлгергән. Боларның исемен Тәнзилә хәтерләми, ләкин кайбер җыелышларда ярсып-ярсып, нотык тотканнарын, аңлы булырга, совет властеның яшерен дошманнары белән аяусыз көрәшергә өндәгәннәрен күргәне бар иде. Коммунистлар бу юлы эндәшергә ашыкмады.
– Сез шуңа ризамы?
Офицерның бу сүзеннән соң карт коммунист бер адым алга атлады һәм трибунадан нотык тоткан кебек көр тавыш белән:
– Мин – коммунист! – дип, күкрәк сукты. – Мин партиягә революция елларында ук кердем. Һәм партияне дә, ватанымны да сатарга җыенмыйм. Сез – минем дошманым. Һәм мин сезгә хезмәт итмәячәкмен. Кызыл Армия сезне иртәме-соңмы себереп түгәчәк, ә мин соңгы сулышыма кадәр җиңү хакына көрәшәчәкмен.
– Браво! Браво! – дип, кул чапты юантык офицер. – Сезнең арада тагын кемнәр шулай уйлый?
Чебен очканы ишетелерлек тынлык урнашты. Кинәт тынлыкны теге әбинең тавышы бүлде:
– Мин! – Ул төркемне ерып, бабай янына килеп басты.
Юантык офицер әлеге төркемне энә күзеннән үткәрде дә җыелган
халыкка эндәште:
– Шулай уйлаучылар, бәлки, сезнең арада тагын бардыр?
Ул бераз сүзсез торды, кешеләрне күзәтте. Әмма беркем дә сүз әйтмәде, бер хәрәкәт тә ясамады.
– Яхшы, – диде офицер. – Бик яхшы. Ә хәзер сез менә бу яккарак килегез.
Һәм ул күтәрмәдән төшеп, полициягә килгән ирләрнең берсе янына
тукталды да аңа пистолетын сузды: 

– Ат.
– Нәрсә? – Полицай коелып төште.

– Юк!.. Юк! Юк!.. Мин булдыра алмыйм.
Юантык офицер елмаеп, кулын сузды, полицай аңа пистолетны кире бирде. Офицер полицайның маңгаена пистолет төзәде. Бөтен халык селкенергә кыймый тынып калды. Барысын да дертләргә мәҗбүр итеп шартлау тавышы яңгырады. Полицай булырга теләп, урманнан килгән ир җиргә тәгәрәде. Юантык офицер икенче полицай янына килде һәм пистолет сузды. Ләкин тегесе пистолетны алмады, кулларын артка яшерде. Офицер
елмаеп ары узды һәм пистолетны өченче полицайга сузды:
– Ат!
Өченче полицай теләмичә генә алды да карт белән карчык ягына юнәлде.
Әмма юантык офицер аны туктатты:
– Менә моңа ат, – диде ул пистолетны алудан баш тарткан полицайга күрсәтеп. – Ул – хыянәтче!
Егет үзе белән бергә урманнан килгән иптәшенә борылды. Пистолетны күтәрде. Аның кулы калтырана иде. Күзләрен йомды һәм тәтене тартты. Шартлау яңгырады. Икенче полицай җиргә ауды һәм авыртуга чыдый алмыйча тыпырчынырга тотынды.
– Үтер! – дигән тавышы ишетелде юантык офицерның. - Интектермә кешене. Ат!
Өченче полицай пистолетын ике куллап тотты да җирдә аунаган
иптәшенә пуля яудырды. Патроннары беткәч тә, берничә тапкыр тәтене тартып торды. Офицер аның кулыннан пистолетны алып янында торган солдатка сузды. Тегесе каядыр китте һәм тиз арада пистолетны корып кире килде.
Бу вакытта полицай булырга теләк белдерүчеләрнең берсе беләгендәге тасманы сүтеп маташа иде. Юантык офицер аңа пистолет сузды, тегесе коты алынып, башын чайкады:
– Юк, юк... Мин кире уйладым...
Ул арада бишенче полицай үзе кулын сузды. Пистолетны алгач,
ашыкмыйча гына алга чыкты да тасмасын һаман чишеп бетерә алмаган егетне атып екты, аннан соң карт коммунистлар янына юнәлде.
– Хәтерегездәме, сез минем бабайны кулак дип, Себергә сөргән идегез? – диде ул астыртын тантана белән. – Әтине «халык дошманы» дип, әләк язучылар да сез идегез. Сезнең аркада әни ачлыктан һәм чирдән үлде, ә мин детприёмникта үстем. Сез социализм төзедегез һәм кешеләр язмышын җимердегез. Сезнең бәхетле киләчәк белән агуланган җаныгыз йөзләрчә кешенең бүгенге бәхетен үтерде. Үзегезнең гомерегезне кешеләрне бәхетсез итүгә багышладыгыз. Җаннарыгыз җәһәннәмгә очсын!
Һәм ул карт белән карчыкның маңгайларына төбәп, бер-бер артлы атты да пистолетны офицерга сузды:
– Рәхмәт, герр офицер!
Офицер пистолетын алып, кәнсәләр эскәмиясенә күтәрелде, тәрҗемәче аңа иярде. Халыкны тагын бер кабат күздән үткәргәннән соң, сүз башлады:
– Болар Рейхның дошманнары һәм кеше булып җитмәгән нәрсәләр
иде, – диде ул тантаналы бер кыяфәт белән. – Сез андый түгелдер дип ышанам. Без сезнең белән яңа җәмгыять төзибез. Ә моның өчен берсүзсез буйсыну һәм корычтай тәртип таләп ителә. Тәртип бозучылар, караклар, астыртын эш йөртүчеләр, партизаннар һәм Кызыл Армия белән бәйләнештә торучылар, хәрби вакыт кануны буенча, атып үтереләчәк. Сез тәртипле
булыгыз һәм без килешеп яшәрбез.
Ул туктап, халыкны беркадәр күзәтеп торды да дәвам итте:
– Белүебезчә, авылда урын өстендә ятучы өлкән кешеләр күп, яшьләр арасында да чирлеләр һәм инвалидлар җитәрлек. Без, әлбәттә, медпункт эшчәнлеген киңрәк җәелдерербез, элек анда бер генә кеше эшләсә, хәзер Германиядән килгән докторлар һәм урындагы белгечләрдән торган җитди коллектив булыр. Медпункт бинасын зурайтып, хастаханәгә әйләндерербез. Әмма каты чирлеләрне Германиягә алып барып, дәвалау мөмкинлеге бар.
Анда медицина алга киткән һәм мөмкинлекләр бик зур. Әгәр теләсәгез, старостага килеп язылыгыз, без аларны тиз арада озату хәстәрен күрербез. Сезнең сәламәтлек безнең өчен бик әһәмиятле...
Тәнзилә нәрсә уйларга, нинди фикергә килергә дә белмәде. Сәер иде бу немецлар. Бер караганда, җанга үтәрлек сүзләр сөйлиләр, ашаталар. Ә икенче караганда, чырай да сытмыйча кеше үтерәләр. Үтерергә мәҗбүр итәләр. Гамәлләре берничек тә башка сыймалы түгел. Болар бөтенләй икенче төрле кешеләр сыман.
Болар чынлап та бүтән төрле иде.

Төшкә кадәр авыл кешеләрен әллә нинди исемлекләргә аерып бетерделәр, шул төркемнәрнең кайсы кайда эшкә чыгарга тиешлеген билгеләделәр. Ундүрт яшькә тиклем балалар
исемлеге дә төзелде, аны тагын әллә ничә төрлегә бүлделәр... Төштән соң медпунктны киңәйтү буенча эш башлап җибәрделәр, монысында авыл кешеләре түгел, ә немецларның махсус төркеме эшли иде. Юантык офицер тәкъдиме буенча, авыл халкы авыр чирлеләрне Германиядә дәвалау өчен исемлеккә яздырды. Кайбер йомры башлар бик үк чирле булмаганнарны да шунда тыгарга тырышты, әмма докторлар андыйларны кире какты һәм
башкача хәйләләшмәскә куштылар, югыйсә бу фаҗига белән тәмамланырга мөмкин, дип кисәттеләр. Кич җитүгә авыруларны йөк машиналарына җайлап утыртып, район үзәгенә алып киттеләр.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев