11 июнь 2025 яңалыклары
-
11 июня 2025 - 17:00
БИБИДӘН БИБИНУРГА КАДӘР ИҖАТ ЮЛЫ
Фирдәвес Әхтәмова үзенең олы иҗат юлының башында халык күңеленә Г.Камалның “Беренче театр” әсәрендәге Биби роле белән килеп кергән иде. -
11 июня 2025 - 16:00
Куркак күз һәм уңган кул
«Күз курка, ә кул эшли» – Мөмкин түгел килешми... -
11 июня 2025 - 15:00
Сәхнәдән нур чәчеп
Карт фотограф Дания турында Мэрилин Монроң моның бер ягында торсын, дигән. Ә бит чыннан да бик кәттә киенмәсә дә (күп очракта шактый киелгән яшел җәйге пәлтәдән йөрер иде), бизәнмәсә дә, Даниянең ир-атларга тәэсире чик-чамасыз иде. Хәтта үз курсыбызның бик тәҗрибәле егетләре дә Калинин посёлогында яшәүче Нургаяз абзый (Даниянең атасы) янына барып, 18 яшьлек кызын кияүгә сорап йөдәттеләр... -
11 июня 2025 - 14:00
Төн болыты
Канатларын җәеп төн болыты, Комарланып көн яктысын йотты. Җилпенгәләп, җиһан дөньясының Караңгылык чоңгылына упты. -
11 июня 2025 - 13:00
ИКЕНЧЕ ӘНИ (хикәя)
Карлы-яңгырлы ноябрь көнендә булды бу хәл. Юешләнеп, туңып беткән кичне мин гомеремә җитәрлек җылылык алдым. Моңа кадәр «яшьләр үзгәрде» дигән сүзләрне үземә кабул итеп, киресен дәлилләргә тырышкан мизгелдә миннән дә яшьрәк егетләр бик яхшы сабак бирделәр. Бу әсәрдәге барлык кеше образлары чын тормыштан алынган. -
11 июня 2025 - 12:00
Монда бар да үзгә. Күкләр сыек зәңгәр.
...Анда – ургып чапкан поезд тәрәзендә Уелып калды болыт. Кургаш-кургаш. Сагыш тоташ. Беләсеңме, синең сагыну миңа Үлчәп теккән кебек! Шундый таман. -
11 июня 2025 - 11:00
“Мине чынлап яклаучы булмады”
“Әдәби суд” әдәбият мәйданында һәрвакыт шау-шу, резонанс тудыра. Гаепләнүчеләр үзләре турында хәбәр бирә, гаепләүчеләр тәҗрибәсен, осталыгын аклый. Зөләйха Камалованың татар әдәбиятында сирәк яңгырый торган эротик шигырьләр шәлкемен дә “суд”та тикшерделәр. -
11 июня 2025 - 10:00
Кино карыйм
Чынбарлыкның тамырлары тирән – Уртак сагыш бездә, уртак сөрән. -
11 июня 2025 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
Лагерь начальнигы янында Шәфи Алмас белән очрашудан соң Алиш белән Саттарны икенче лагерьга чыгардылар. Монда шартлар күпкә үзгә, әсир икәнеңне күрсәтеп торган буй-буй сырлы киемнән йөрүчеләр дә күренми. Әйтерсең лә фашист солдатлары хезмәт итә торган хәрби частька алып килгәннәр.