“Мине чынлап яклаучы булмады”

“Әдәби суд” әдәбият мәйданында һәрвакыт шау-шу, резонанс тудыра.

Гаепләнүчеләр үзләре турында хәбәр бирә, гаепләүчеләр тәҗрибәсен,

осталыгын аклый. Зөләйха Камалованың татар әдәбиятында сирәк яңгырый

торган эротик шигырьләр шәлкемен дә “суд”та тикшерделәр. “Әдәби суд” ка

аның карашы нинди? Татар эротик шигыре нинди булырга тиеш? “Суд”тан

соң без Зөләйха беләншул хакта сөйләштек.

-Зөләйха, иҗат юлына беренче адымнарыңны кайчан ясаган идең?

-Балалар бакчасына йөргәндә үк, шигырь язып караганымны хәтерлим. Ул

примитив, әмма үз эчендә берникадәр фикер йөрткән шигырьләрнең

кайберләре әле дә сакланып тора. Нәнәебез (Башкортстанда әбине шулай

диләр) безгә әкиятләр, шигъри поэмалар укый иде, аларның да тәэсире

булгандыр. Абый белән гел китап арасында үстек. Шунысын әйтергә

кирәк: безнең гаиләдә булачак һөнәр, матди тотрыклылык, мул тормыш

турында сөйләшүләр булмады. Нәтиҗәдә, беркем дә иҗадилыгыма каршы

-Син татар әдибе Нурихан Фәттахның оныгы да бит әле. Иҗатка

тартылуың геннардан да түгелме? Үзең ничек уйлыйсың бу турыда?

-Минемчә, бу күбрәк гаиләдән, тәрбиядән килә. Нәнәебез кичләрен

“Симбад-мореход” һәм “Мең дә бер кичә” әкиятләрен укып, иҗатка

мәхәббәт уятты. Карт әтәемнән, аның иҗатыннан да үрнәк алырга

тырыштым. Тик минем фикер йөрешем, аннан аермалы буларак, шактый

техник, мантыйкый, әллә ни хискә бирелеп утырмыйм мин. Техникада

казынырга, компьютерны ачып, кат-кат тикшерергә, төпченергә яратам.

Әсәрләремдәге персонажлар да шундый. Геройны психологик яктан сүтеп

җыю, аны аңларга тырышу – әдәбиятта иң җәлеп итүче фактор дип

саныйм. Ләкин карт әтәем белән минем миссиябыз бер – татар дөньясына

хезмәт итү һәм рухи яктан файдалы булырга тырышу.

-Әдәбиятта сине алма агачыннан ерак төшми дип кабул итмиләрме?

-Юк, алай әйтүчеләр булмады. Кызганыч, үземне тулаем татар әдәбияты

мәйданына кереп киттем дип саный алмыйм. Әлегә тормыш мәшәкатьләре

белән иҗатка вакыт кала, адымнарымны да курка-курка, саклык белән

ясыйм, чөнки тәҗрибәм җитәрлек дип санамыйм. Әле эшлисе дә, эшлисе...

Шулай да Нурихан ага иҗаты белән үзеңдә бер уртаклык та

сизмисеңмени?

Юк, чөнки карт әтәемнең иҗаты минекеннән күпкә үзгә. Ул күбрәк

тарихка, документаль фактларга таянып язса, мин күбрәк уйдырмаларга

тартылам. Хәзер укучы да бит үзгәрәк. Кино структурасына күнеккән

кешегә бүген кыска текстлар, әсәрдә эмоциональ тулылык, атынгыч кирәк.

Замана текст структурасына корректировкалар кертә һәм бу фактны

берничек тә кире кагып булмый.

Зөләйха, шигырьләрең, язмаларың, гомумән, иҗатың тарих белән

бәйле түгел. Син үзең тарих белән кызыксынасыңмы? Тарихи

әсәрләргә ничек карыйсың?

Чын дөресен әйткәндә, мин тарих белән артык кызыксынмыйм. Мин

мифологик дөньяга, мәдәният тарихына тартылам. Мәсәлән, Карт әтәйнең

әсәрләрендә булган вакыйгалардан бигрәк, миңа андагы ышанулар,

ырымнар тормышы, айлар атамалары, албастылар, шүрәлеләр җәлеп итә.

Мин аларны тарихның бер өлеше итеп карыйм, ләкин икенче күзлектән.

Эротик шигырьләр. Бу юнәлешне, жанрны сайларга ничек

кыюлыгың җитте?

Бу очраклы рәвештә килеп чыкты, чынлыкта махсус әлеге темага

кагылмадым. Илһам юк чактаа мин үземнең Инстаграмга язылучыларга

мөрәҗәгать итәм. Эротик темага тайпылыш та шул авантюраларның берсе

аркасында килеп чыкты. Эмоциональ халәткә ияреп, бер шигырь урынына

берничәсе туды. Мин әлеге шигырьләрне эпатаж булсын дип иҗат

итмәдем. Гомумән, укучыларда шау-шу кубарыр дип уйламаган идем, бу

мине бик гаҗәпләндерде.

Татар – ул әдәпле, нәфис һәм тәрбияле, ул эротика турында

сөйләшми, бу тыелган тема. Син моны стереотип итеп кабул

итәсеңме?

Эротика турында кычкырып сөйләгән бер халыкны да белмим. Әлбәттә,

стереотиплар бар, бигрәк тә хатын-кызга карата. Әмма бу темаларны ачу,

ниһаять, аларның табигый икәнлегенә күзләрне ача, бу темадан

курыкмаска, оялмаска өйрәтә.

Зөләйха, эротик шигырьләр татар әдәбиятында булсынмы? Аларны

әдәби журналларды, газеталарда бастыру хокукы да булырга

тиешме?

Монда тиеш, тиеш түгел дигән нәрсә туры килми дип саныйм. Укыласы

шигырь һәрвакыт укучысын таба бит ул. Газета-журналлар редакцияләре

исә матбугат битенә нинди материал куюны, язучы-шагыйрьнең ихтыяры

шушында тәмам була. Журналда әлеге шигырьләремне бастырмаганга бер

дә аптырамадым. Әлеге эротик шигырьләргә карата “хайп” та ясалма

булды.

Татар эротик шигыре нинди була ул?

Ул татарча булырга тиеш (көлә). Ныграк бу сорауга кереп китсәк, анда

татар элементларын кертергә кирәк. Мәсәлән, көрәш, атлар чабышы,

кайнар чәйдән тирләү, мәхәббәтне бал белән чагыштыру.

-Синең эротик шигырьләрең

“Әдәби суд”та тикшерелде. Бу

авантюрага ничек ризалаштың?

“Идел” журналында эшлим, шуңа шигырьләремне “Әдәби суд”ка тәкъдим

итү инициативасы миннән чыкты. Бу судның беренче видеочыгарылышы

иде, шуңа караучыны эләктереп ала торган тема кирәк булды. Минем

шигырьләр сары матбугаттагыча әйтсәк, “кычкырып торучы исем” ролен

үтәде һәм шулай итеп, үзенә халык игътибарын җәлеп итте.

- “Әдәби суд” нәтиҗәләре, анда әйтелгән фикерләр белән

килешәсеңме? Кайсы җөмләләр синең хәтереңдә калды, бәлки, нык

ачуыңны чыгаргандыр?

Юк, ачуым килмәде, мин башкача булыр дип тә көтмәдем. Бердәнбер

нәрсә – мине чынлап яклаучы булмады. Рифат Сәлахның “хатын-кызның

шундый әйбер язуы дөрес түгел” дигән сүзләре дә сәер булып тоелды. Ни

өчен юк?! Мин бу фикер белән бөтенләй килешмим. Нәтиҗәсе белән мин

тулаем канәгать калдым анысы, чөнки аның буенча мин тәҗрибәле каләм

иясе белән иҗатыма корректировкалар ясарга тиеш булып чыктым. Бу

эшләрне контрольдә тотучылар минем белән элемтәгә керсен иде.

“Әдәби суд” - гаепләнүче өчен стресс. Әмма син үзеңне тыныч

тоттың, берникадәр битарафлык та сизелде. Бу шулай булдымы әллә

мин ялгышаммы?

“Әдәби суд”та утыручы экспертларны бик хөрмәт итәм һәм ул

чыгарылышта да аларның сүзләрен тыңладым, миңа аларның фикере бик

кызык иде. Бәлки, битарафлык чынбарлыкта судта иҗатка бәя бирү түгел,

ә эротик шигырьләр темасында сикергәләү аркасында барлыкка

килгәндер. Мин шулай булачагын бераз сизенгән идем.

“Әдәби суд”та, билгеле, иҗатка бәя бирелә, ул хөкем ителә. Ничек

уйлыйсың, иҗатка, бигрәк тә шигырьләргә, бәя бирү дөресме?

Гомумән алганда, иҗатны бәяләп булмый. Сәнгатьне дә шкалалар, баллар

белән бәяләргә бөтенләй ярамый. Хөкем итү белән дә шул ук хәл. Ул бит

уен, җидти суд утырышы түгел.

Зөләйха, син хәзер нәрсә белән мәшгуль? Алда нинди планнарың бар?

Алда нинди шигырьләр, язмалар, юморескалар көтәргә?

Хәзер күбрәк бала тәрбияләү белән шөгыльләнәм. Иҗат әзерлек һәм вакыт

таләп итә, шуңадыр да шигырьләр язмыйм хәзер. Проза язу кызыграк,

күбрәк шул якка тарта. Балалар өчен татар әдәбиятында дефицит сизә

башладым, балага укырлык әсәрләргә кытлык икән бездә. Журналистика

юнәлешенә дә борылырга җыенам, психология, сексология кебек өлкәләр

турында язмаларда үземне сынап карыйсым килә.

Әңгәмәдәш - Айзилә Сабирова

Фото: Зөләйха Камалова архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: