ИКЕНЧЕ ӘНИ (хикәя)

Кереш

Карлы-яңгырлы ноябрь көнендә булды бу хәл. Юешләнеп, туңып беткән кичне мин гомеремә җитәрлек җылылык алдым. Моңа кадәр «яшьләр үзгәрде» дигән сүзләрне үземә кабул итеп, киресен дәлилләргә тырышкан мизгелдә миннән дә яшьрәк егетләр бик яхшы сабак бирделәр. Бу әсәрдәге барлык кеше образлары чын тормыштан алынган. Вакыйгасы да, әйткәнемчә күз алдымда булды. Ни кызганыч, мин аның ахыргы мизгелләрен генә күрдем. Ә башын бераз хыял белән, егетләрнең сөйләвеннән чыгып язам. Шуңа күрә дөреслеккә туры килеп бетмәгән урыннар булса, ачуланмагыз. 

Дима

Әллә салкын карлы яңгыр, әллә инде дөньядагы вазгыять кешеләрне кырыс, усал итеп бетерде?.. Менә бүген дә бәйрәм көн булуга карамастан, барысы да башларын аска игән килеш каядыр ашыга... Барлык эшчеләре дә килеп бетмәгән Мәскәү базары әкрен генә, көйсез бала кебек уянып килгән мәлдә Дима, пыр туздырып, чәчәк сатучы Венера ханым белән бәхәсләшә...

– Каян килеп өч мең? Кичә генә мең ике йөз иде бит.

– Кичә алырга иде. Бүген үзең беләсең –  бәйрәм, – диде шактый гына олы яшьләрдәге кырыс булырга тырышкан Венера ханым. Тик аның эчкерсез күзләре, яхшы күңелле кеше икәнен әллә кайчан саткан иде инде.

– Менә шундый  шул сез, кеше бәхетендә акча эшлисез, – дип, Дима бераз кызгандырмакчы булды. Тик көннәр буе нинди генә сүзләр ишетмәгән Венера ханым кашын да селкетми, үзенекендә торды. Үтенеп тә, Роспотребнадзор чакыртам дип тә янап карады Дима, тик ханым чигенмәде.    

– Сез бит бары ике очракта гына чәчәк аласыз: хатыннарыгыз белән талашканда һәм бәйрәмнәрдә. Ә безгә аренда өчен түләргә кирәк. Бүген урак өсте, алмасаң, комачаулап йөрмә. Бар, иртә таңнан кәефемне кырма әле, – дип, Венера ханым борылды да чәчәкләр саклана торган суыткычка кереп китте. Шул мизгелдә Диманың башында искиткеч хәйлә туды. Ул урамга чыгып, бөтен базарны котлады. Һәм бары тик бүген, бәйрәм хакына, Венера ханымның кибетендәге чәчәкләр ярты бәядән сатылачагын, кичә генә өч мең торган бәйләмнәрне исә мең ярымнан гына сатып алу мөмкинлеге барлыгын, аларның да бик аз  калуларын игълан итте.

Зур-зур роза төргәкләре тоткан Венера ханым суыткыч ишеген аерым осталык белән арт саны ярдәмендә генә ачып җибәрде. Көтелмәгән шау-шудан сискәнеп китеп, чак кына егылмый, ишек янындагы урындыкка чүмәште. Рәхмәт төшкере. Безнең халык гади бит ул, очсыз дисәң, кирәкме, кирәк түгелме – сатып ала. Әгәр илле  процент «скидка» дисәң, йолкып алырга да күп сорап тормас. Шулай итеп, бәләкәй генә чәчәк кибетендә кеше саны шул кадәр күп иде ки, кая ул метр ярым ара саклау, бер-берсенең өстенә басмасалар – рәхмәт әйтерсең. Ә иң алда күзләрен майландырып, өч мең акча тоткан егетебез тора. Венера ханымның иртәдән бирле көянтәгә охшаган авыз читләре, ниһаять, елмая башлады.

Дима, умарта күче кебек гөжләп торган кибеттән ике матур чәчәк бәйләме тотып чыкты. Аның икесе дә әниләренә иде.  Карлы яңгыр никадәр генә бу шат күңелле егетнең кәефен төшерергә теләмәсен – берни дә барып чыкмады. Дима, түш кесәсеннән телефонын чыгарып, ватсап төркеменә «Зиратта күрешкәнчегә кадәр» дип яздыра-яздыра Шамил Усманов урамыннан атлый иде... 

 Марат

Ватсапка язма килгәндә, Маратның ванна бүлмәсендә теш чистарткан чагы иде. Дөресрәге, теш щеткасын микрофон итеп тоткан килеш Элвин Грейны да уздырып, «Роза-роза – сөю гөле...» җырын башкара. Эх, дусты Рәдиф кебек көйне ишетә белсә икән. Юк шул, табигать аннан мәхрүм иткән. Шуңа күрә ул, фатир тутырып, бии-бии җырлый. Моңа кадәр Элвин Грей да ясый алмаган мондый шоуны плитәдәге чәйнек сызгыруы бүлде. Марат йөгереп чыгып, газны сүндерде. Су артык күп салынганлыктан, түгелә башлаган чәйнекне тиз генә күчереп куймакчы иде, кулы пешеп, әле генә матур җырлар яңгыраган Марат авызыннан, миңа монда язарга ярамаган катлы-катлы сүзләр бәреп чыкты. Кискен авыртуга түзеп кара әле син... Ул шунда ук кранны ачып, кулын салкын су астына тыкты. Аннан сул кулы белән музыканың тавышын кысты да:

– Гафу ит, әнием. Ялгыш ычкынды, – диде.

Ул беркайчан да әнисе каршында сүгенмәде. Бәләкәй чакта, әлеге дә баягы дуслары белән «крутой» булырга теләп сүгенеп сөйләшә башлагач, әнисе аңа: «Чын егетләргә сүгенү килешми, бигрәк тә, яныңда хатын-кызлар булганда», – дигән иде. Шуңа күрә Марат үзен бик гаепле санады. Үсмер чакта, егетләр генә булганда, үзара ычкындыргаласа да, менә инде 5 елдан артык аның, гомумән, сүгенгәне юк.

– Бәйрәм белән сине, әнием. – Ул үзен тиз генә кулга алырга тырышты. – Без бүген, гадәттәгечә инде, әнием. Соң кайтам, ачуланма, яме.

Ул кул астында гына торган кечкенә лейкага су тутырып, әнисенең гөлләренә су сипте. Аннан ашыгып кына киенеп, стенада эленеп торган зур фото янына килеп басты да:

– Яратам мин сине, әнием. Гафу ит, синсез чәй дә эчәсем килми. Ачуланма, – дип чыгып йөгерде. 

Сәйран

Сәйран, смс килгәндә, сазлыкка баткан машина тирәсендә маташа иде. Әле бер сәгать элек кенә көзгедәй ялтырап торган ботинкалар шактый гына саз ерган, кап-кара чалбарның балагы җыелган, юка кара куртканың җиңнәрен сызганган килеш лач-лоч атлап, ботак җыеп йөри. Ул күбесен тәгәрмәч астына тезеп куйды да берничәсен шофёр утыра торган ишек астына ыргытты. Ни дисәң дә, кредитка алынган «Ауди» машинасына пычрак ботинка белән утырырга ярамый. Сәйран дуслары арасыннан иң беренче булып, шундый кыйммәтле чит ил машинасы алган иде. Бу аның күптәнге хыялы. Ләкин текә әрмән малаеның хыялдан гайре бурычлары да бар.

Кайда гына, нинди генә хәлдә булса да, яңа ел төнеме, сигезенче мартмы  һәм, әлбәттә, әниләр көнендә ул төп йортка, әнисе янына кайтып килергә тиеш. Биш кенә минутка булса да. Юк, аңа әнисе бернәрсә дә әйтмәгән дә булыр иде. Әмма бала чактан килгән әлеге йоланы Сәйран таш яуса да, бозмаячак.

Ул әкрен генә машинасын әле алга, әле артка тарттырды. Тик шәһәр асфальты өчен яратылган кыйммәтле чит ил машинасы, авыл сазыннан арына алмады. Болай да тиз кызып китә торган Сәйран ялгыш газ пидәленә ныграк басып җибәрде. Ни кызганыч, бу мизгелдә ул, тәрәзәсен төшергән килеш, ботакларның тәгәрмәч астына эләгүен үрелеп караган иде. Машина бер үкереп алды да, шофёрны суытырга теләгәндәй, якынча бер чиләк сазны, Сәйранның нәкъ битенә томырды. Ярый әле, ботаклары эләкмәде...

Кешенең холкы һәрвакыт киресен эшләргә күнеккән бит инде. Кая ул тынычлану, Сәйран, машинасыннан сикереп чыгып, бар көче белән алгы тәгәрмәченә типте. Әйтерсең бу хәлдән соң, аның тимер аты торып чабарга тиеш... Ул болынны яңгыратып кычкырып җибәрде. Нишләп шәһәрдә сәгатьләр буе бөкеләрдә утырган, меңләгән машиналарның берсе генә булса да,  ялгыш кына үтеп китсен? Юк шул, шәһәр белән авыл аермасы километрларда гына түгел, елларда да исәпләнелә, ахры...  Бераз тынычлангач, ул, битен сөртте дә, телефонын алып, БАНДА төркеменә бар булган вакыйганы сөйләп бирде.   

Айнур

Сәйранның зарын Айнур көлә-көлә руль артында тыңлады. Ул үзе, буйга нибары метр да алтмыш сантиметр булса, киңлеккә бер метрдан чак кына таррак иде. Дуслары аннан, «Легче перепрыгнуть, чем обойти», – дип еш көлсәләр дә, ул аларга үпкәләми. Чөнки «зур» кешеләр яхшы күңелле булалар. Менә ул үзеннән чак кына зуррак булган совет «внедорожнигы» – «Нива» машинасында авылдан шәһәргә тупырдап торган сыр кисмәкләре ташый. Бу аның зур бизнес дөньясына беренче адымнары... Кешеләр бит хәзер теләсә нәрсә ашамый. Химия кушылмаган, чын ризык сорый. Сәламәт буласылары килә. Тик һич кенә дә, авылга кайтып, мал үрчетәселәре, яшелчәләр үстерәселәре килми. Ә нигә мәшәкатьләнергә? Акча барында Айнур кебек егетләр өеңә үк китереп бирергә мөмкин.

Ә Айнур иренми, тырыша. Аның бигрәк тә әти-әнисенә, сеңлекәшләренә булышасы килә. Ни дисәң дә, абый кеше абый булырга тиеш. Ул бер шалтырату белән, сеңлекәшләре янында була, аларны яклый, кирәксә акча бирә, яки укудагы вак-төяк эшләрен җайлый. Һәм әлеге серне беркайчан да әти-әниләр алдында ычкындырмый. Шуңа да аны сеңлекәшләре бик хөрмәт итә, ярата. Менә ул таныш адрес буенча килеп, Галимә апаларга сырын калдырды да, акчасын кесәсенә салып, Сәйран җибәргән геолокация буенча саздан чыга алмый тилмергән немец машинасына таба китте. 

Рәдиф

«Сәйран, гафу ит, мин килә алмыйм, соңрак аңлатырмын», – дип яздырып бетерде дә Рәдиф кабалана-кабалана, сәхнәгә чыгып йөгерде. Аның шырпы таягы хәтле генә нечкә аякларына, ян белән басса, үтәкүренмәле гәүдәсенә яңа кызыл концерт костюмы бик килешеп тора иде. Килешмәслек тә түгел... Ул аны тектерер өчен ничәмә-ничә туй-юбилейлар алып барды, тиененә кадәр санап җыйды.

Әллә шул кызыл костюм, әллә тамашачы залында әниләр генә җыелган булганга, Рәдифкә бик озак кул чаптылар. Хәтта биска тагын бер җыр сорадылар. Моңа кадәр кадет мәктәбендә укып, яңа гына сәхнәгә чыгарга теләгән Рәдифнең шул бер җырына гына аранжировка ясалган иде шул. Тик ул югалып калмады, сәхнә артындагы гармунчыны чакырып, «Су буеннан әнкәй кайтып килә» җырын башкарды. Ул аны үзәкләргә үтәрлек итеп, чын йөрәктән тамашачы залындагы әнисенә карап җырлады. Моны тамашачылар да бик тиз аңлап алдылар. Бу мизгелдә улының уңышын күргән Гөлфия ханымнан да бәхетлерәк кеше юк иде...

Бу җырга тамашачы тагын да күбрәк кул чапты. Хәтта берничәсе үзләренә бүләк иткән чәчәк бәйләмнәрен Рәдифкә бирергә теләделәр. Ул аларны алмады. Рәхмәт әйтеп баш иде дә: «Бу чәчәкләр бит бездән сезгә бүләк. Без нәрсә генә эшләсәк тә, сезгә булган рәхмәтебезне җиткереп бетерә алмыйбыз. Шуңа күрә гафу итегез, мин сезнең чәчәкләрегезне ала алмыйм», – дип, сәхнә артына чыкты.  

 Концерт тәмамланып, тамашачылар чыкканда, Рәдиф әнисен машинасы янында көтеп тора иде.

– Рәхмәт, улым. Бик матур җырладың, барысы да сине генә сөйлиләр.

– Ул кадәр үк түгелдер инде, әни, – диде Рәдиф бераз  читенсенеп.

– Хагы шул, – дип дәвам итте Гөлфия ханым. – Син мине көтмә, иптәш кызларым белән бергә кайтырбыз дип килештек.

– Салкын бит, әнием, әйдә мин сезне үзем кайтарып куям, – дип кыбырсыды Рәдиф.

Аның бер дә әнисен бу карлы яңгыр яуган көнне урамда җәяү йөртәсе килмәде.

– Борчылма, улым. Без башта кафега кереп чыгабыз, аннан такси чакыртырга килештек. Үзең беләсең, Роза апаң бер сөйли башласа, сүзе тиз генә бетә торган түгел. Шуңа күрә син бар, дусларың көтәдер...

– Рәхмәт әнием, гафу ит, бүген соң кайтам инде, яме, – диде Рәдиф, әнисен кочаклап.

– Беләм, борчылма. Миннән дә сәлам әйт, – дип, Гөлфия ханым иптәшләре янына китте.

Сәгать инде ике тулып киткән, ашыгырга кирәк. Рәдиф телефонын алып, БАНДА төркеменә юлга чыгасын һәм бер сәгатьтән зиратта буласын әйтте. 

Тимур

Зират капкасына иң соңгы булып Рәдиф машинасы килеп туктады. «Без инде Айнурны синең арттан җибәрмәкче идек. Кая батып яттың болай озак? Бер сәгатьтән булам дигән кеше. Сәйран инде әнисенең тәмлүшкәләрен суктырып килеп җитте, ә син һаман юк...» – дип төрттерделәр дуслары. Рәдиф исә пәлтә якаларын күтәреп куйды да багажнигыннан чәчәкләр бәйләме чыгарды.  «Фанаткаларыңның чәчәкләрен әрәм итмә инде, кайткач иснәп хозурланыр идең әле...» – дип көлә башламакчы иде Дима, Алинә аны бик тиз урынына куйды: ул Диманың кулын җай гына чеметеп алды. Дима нидер әйтергә теләп, Алинәнең күзенә караган иде, сихерләнгән төсле коелды да төште. Күрәсең, мәхәббәт дигәннәре шушыдыр инде.

– Йә, керәбезме инде? Бер дә кояшлы рәхәт көн түгел, – диде фырт киенгән һәм шунлыктан туңып та өлгергән Сәйран.  

– Бисмиллагызны әйтергә онытмагыз, – дип искәртте Айнур. Алинә җитез генә машинадан футбол җанатары шарфын алып, Димага сузды да, кочаклап, зиратка кермичә машинада гына көтәчәген әйтте. Дима аның бит очыннан гына үпте дә кысып кочаклап алды.

– Егетләр, без Диманы югалтабыз, ахры. Алинәнең итәгеннән аерыла алмый, – дип төрттерде Рәдиф.

Шул сүзне генә көткәндәй, Дима егетләрне куа китте. Алар зират эченә йөгерешеп килеп керделәр. Бары тик Айнур гына «уң аяктан» дип кычкырып калды. Әйтерсең, алар зиратка түгел, ә балалар бакчасында чабыша.

Мәчет манарасы төшерелгән мәрмәр ташта «Хәйруллин Тимур Илдар улы. 1996-2019» дип язылган иде. Биш дус бер сүз дә дәшми аның каршында басып торалар. Әллә карлы яңгыр тамчылары, әллә егетләрнең бәхетле хатирәләре яңаклары буйлап әкрен генә аска таба йөгерде. Алар бер-берсенә сиздермичә генә битләрен сыпырып алдылар да төп ниятләренә тотындылар. Айнур эченнән генә әбисеннән отып калган бисмилласын укыды, Сәйран белән Марат иске чәчәк калдыкларын, корыган яфракларын тазартты, Рәдиф исә матур итеп, яңа чәчәк бәйләмнәрен урнаштырды.

 Тик берсе бер сүз әйтмәде. Әйтү кирәк тә түгел, чөнки алтынчы класстан бергә кадетлар мәктәбендә укыган егетләр бер-берсен сүзсез дә бик яхшы аңлый иде. 

Икенче әни

Әлфия апа белән без иртәдән бирле кибеттән-кибеткә ризыклар, көндәлекләр, машина өчен кечкенә догалык, көмеш беләзек һәм тагын әллә нинди мин аңламаган әйберләр җыеп йөрдек. Дөресрәге, хатыным Альбина белән аның Әлфия апасы җыйды, мин ташыдым...  Ярты көн машинада, карлы яңгыр астында йөргәнгәме, әллә кибетләрне яратмагангамы, кәефем бик кырылган иде. Сиздермәскә тырышсам да, Альбинадан яшереп буламы соң инде? Ул килеп колагыма гына: «Түз инде, бераздан бетә» дигәч тынычланам тагы. Гәрчә тиз генә бетмәгәнен бик яхшы аңласам да. Ярар, юкка-барга зарланмаска кирәк. Ни дисәм дә, Әлфия апага булышам бит.

Әлфия апа минем тёщамның (каенанамның) сеңлесе, ул Тимурны бәләкәйдән берүзе карап үстерде. Укытты, кеше итте. Киләчәктә таянычым, яклаучым булыр дип тәрбияләде. Тимур кадетлар мәктәбен тәмамлагач, аш-су остасы булырга укып чыкты,  армиядә хезмәт итеп кайткач, эшкә урнашты. Кем сиңа яхшы урын белән әйбәт хезмәт хакы әзерләп куйсын, ди? Шуңа күрә Тимур каравылга эшкә урнашты. Вакытлыча, яхшырак эш табылганчы гына... Тик насыйп булмады... Төнлә бер явызы Тимурны атып китте. Тикшерүләр, эзләнүләр булды, ләкин берәү дә Әлфия апаның бердәнбер малаен кире кайтара алмады... Кайтара алмады. Ә бүген әниләр көне!..  

Мин залда кыздырылган тавык ботларына, биш-алты төрле салатка, матур итеп туралган кыяр-помидорларга, пар бөркелеп торган өчпочмакларга ач күзләрем белән карап утырам. Дөресрәге, күрмәскә тырышып, телефонымда казынам. Ишектә звонок булуга, Әлфия апа алъяпкычын салып атты да, көзгедән үзенә карап, чәчләрен матурлап, ишек тоткасына тотынды. Ул бер мизгелгә икеләнгән кебек булды. Әйтерсең, нәкъ менә Тимур кайтып керер кебек тоелды. Авыр сулап куйды да, елмаеп, ишекне ачты. Анда стенада эленеп торган фотодагы алты кадет егетнең бишесе басып тора иде. Алар берәм-берәм эчкә уздылар. Һәрберсе кочаклашып исәнләште, бүлмәгә узды. Иң ахырга иртүк алган чәчәк бәйләмнәренең берсен тоткан Дима белән Алинә калган иде.

– Әни, таныш бул, Алинә. Минем йөргән кызым. Синнән хәер-фатыйха сорарга алып килдем.

– Хәер-фатыйхасын үз әти-әниеңнән сорарга иде, мин бит ул дәрәҗәдә түгел, – диде Әлфия апа, читенсенеп кенә. Ул җайлап кына, Алинә сузган күчтәнәчләрне алды.

– Алардан сорадым инде, менә сиңа күрсәтәсем килде.

– Хәзер, тукта әле! – Әлфия апа кинәт нидер исенә төшкәндәй, кухнядагы пакетларны актара башлады. Дима белән Алинә эчкә үттеләр. Өске киемнәрен салып, элеп маташканда, Әлфия апа алар янына килеп:

– Менә, йөрәгем сизгәндәй алган идем, сиңа булган икән, балам, – дип, көмеш беләзекне Алинәнең кулына кидерде.  

– Нинди матур, – дип шатланып куйды да Алинә, салып, Әлфия  апага сузды.

– Кирәкмәс, бик кыйммәтле бит бу.

– Дима, улым, иртәгә үк өйләнсәң дә, риза. Бигрәк яхшы кыз тапкансың, молодец, – дип аркаларыннан сөеп, залга алып керде. Марат белән Рәдиф инде телевизордан музыкаль каналны кушкан, Сәйран компот бүлә башлаган, ә Айнур исә стенадагы фотоларны күзәтә иде.

Альбина кайнар ашлар бүлеп, барлык тәм-томнарны да чыгаргач, без мыштым гына киенеп, ишекне ачтык. Бу мизгелдә Әлфия апа Сәйранны яңа машинасы белән котлап догалык, Айнурга бизнесында төгәллек булсын өчен көндәлек, Рәдифкә матур кызыл күбәләк-галстук, Маратка  кырыну машинкасы, ә Димага бик затлы колакчыклар бүләк итә иде. 

Без саубуллашмый гына киттек. Аларны бүлдерәсебез килмәде. Сөйләшсеннәр рәхәтләнеп икенче әниләре белән. Ни дисәң дә, бүген бит Әниләр көне...
 

 

"КУ" 08, 2022

Фото: unsplash

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: