25 апрель 2023 яңалыклары
-
25 апреля 2023 - 17:00
Замандашларны аңлау юлында
Кешеләрне яратсаң, үзең дә мәхәббәтсез калмассың, ди халык. Мәдинә Маликова үзе дә, һәм шәхес, һәм язучы буларак, замандашларының, күпләгән укучыларының мәхәббәтен казанды. -
25 апреля 2023 - 16:00
Еллар аша хәбәр юлладың
...Еллар аша хәбәр юлладың да Искә төштең янә, кабаттан. Оча алмый күңел, тик талпына, Канатларны сөю канаткан. -
25 апреля 2023 - 15:00
"Менә шундый Зәйнәб инде мин…" (истәлекләр)
"Әнием 84енче яшендә минем туган көннән соң озак та тормый вафат булды. Ул җан биргәндә, кызганычка каршы, без гаиләбез белән Төркиядә ялда идек. Юлга чыкканчы янына кайтып килдек, хәле яхшы иде әле. Тугызынчы дистәсе белән барса да, үз аягында, ихатадагы эшләрне карап, умарталары янында кайнашып, баллар аертып йөрде. Төркиядән көн саен шалтыратам, хәлен белешеп торам, үзебезнең исән-саулыкны җиткерәм. Бер шалтыратуымда, сизәм, тавышы зәгыйфьрәк чыга. Әни, авырыйсыңмы әллә, дим. Суык кына тиде бугай, зарарлы түгел, ди әни..." -
25 апреля 2023 - 14:00
Юлга чыкканда
«Китмә син, кал инде, әй, улым, Кал инде бер көнгә, аз гына...» Башаклар пышылдый тын гына... -
25 апреля 2023 - 12:00
Казан ханлыгы варисы – гүзәл Татарстан
Казан ханлыгы варисы – Бүген гүзәл Татарстан! -
25 апреля 2023 - 10:00
Хәерле иртә
Илем-көнем, балаларым! Уяныгыз, Ямыйсы бар Бу дөньяның яраларын! -
25 апреля 2023 - 09:00
ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (дәвамы)
Бу соңгы контузиясеннән Ринат әйтерсең лә яңадан туды. Һәм аның бик тә гаҗәеп сәләте ачылды. Ул инде миналарның кайда урнаштырылганын һич ялгышсыз әйтеп бирә башлады. Әйтерсең лә ул аларны телевизордан күрә иде. Шушы сәләте белән тиз кызып китүчәнлек тә барлыкка килде. Кызып китсә, нәрсә эшләгәнен аңламас хәлгә җитеп үзгәрә дә куя.