Логотип Казан Утлары
Шигърият

Юлга чыкканда

«Китмә син, кал инде, әй, улым, Кал инде бер көнгә, аз гына...» Башаклар пышылдый тын гына...

– Үстеләр канатлар,

Әнкәем мин китәм...

– Кайларга китсәң дә,

Кайт, улым, мин көтәм!..

Мин киттем. Әнием озата чыкканда,

Каеннар уянды шыбырдап.

Оясын югалткан кош кебек

Тәнкәем куйды, әй, чымырдап.

Әнием күңеле шикелле,

Каеннар шыбырдый җай гына:

«Китмә син, әй, улым, кал инде,

Кал инде бер көнгә, аз гына...»

Еракка-еракка юл буе

Озата бардылар арышлар.

Тоямын: башаклар шавында

Шундый ук бер моң бар, сагыш бар.

Әнием күңеле шикелле,

Башаклар пышылдый тын гына:

«Китмә син, кал инде, әй, улым,

Кал инде бер көнгә, аз гына...»

Башаклар пышылдый тын гына...

 

"КУ" 6, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев