Логотип Казан Утлары
Роман

ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (дәвамы)

Бу соңгы контузиясеннән Ринат әйтерсең лә яңадан туды. Һәм аның бик тә гаҗәеп сәләте ачылды. Ул инде миналарның кайда урнаштырылганын һич ялгышсыз әйтеп бирә башлады. Әйтерсең лә ул аларны телевизордан күрә иде. Шушы сәләте белән тиз кызып китүчәнлек тә барлыкка килде. Кызып китсә, нәрсә эшләгәнен аңламас хәлгә җитеп үзгәрә дә куя.

(Романны башыннан УКЫГЫЗ)

Ринатның шулай тыныч, бик тә басынкы сихри тавышына теге дә бераз тынычланды. Аның әйткәннәрен тыңлап һәм ниндидер өмет белән аның карашыннан күзен алмыйча, егеткә текәлде. Ринат, тәҗрибәле психолог кебек карашын аңа төбәгән килеш, әкрен генә эшкә кереште. Әзмәвер бераз дертләп куйса да, карышмады. Ринат тагын да басынкырак һәм әкрен генә:

– Тынычлан һәм курыкма. Безне әле малай чакта ук сөннәтләделәр. Бер дә үлеп китмәдек һәм исән-имин шушы тоткынлыктан котылсак, балаларыбыз да булыр әле, Аллаһы боерса!

Әзмәвер, Ринатның тыныч кына сөйләвеннән һәм миенә үтеп керердәй карашыннан, чынлап та гипнозланган кебек күзен аңардан ала алмады. Менә шулай итеп, Ринат бу әзмәверне сөннәтләде.

– Менә күрдеңме, барысы да гап-гади. Үтте дә китте. Исемең ничек?

– Ваня Соколов.

– Ярар, Иван, ачуланма. Мин сиңа ачу тотмыйм. Менә хәзер киселгән урынны йода белән эшкәртербез. Әзрәк әрнер һәм канар. Алай гына була инде. Туйга чаклы төзәлер!

– Бетте дәмени?

– Әйе, ә син куркып торасың.

Ваня үзенең бот арасына карарга курыкса да, елмаеп җибәрде. Бу тамашаны тын да алмый карап торган рухлар да Иванның елмаюын күреп һәм аның җәрәхәтен сөрткәләвеннән, бу эшнең уңышлы тәмамлануына соклануларын яшермичә, тел шартлатып, ах-вах килеп, бабачы ролен уйнаган Ринатны мактадылар. 

Менә шундый хәлләр белән Ринат рухлар арасында бераз ихтирам яулауга иреште. Аларны яңадан теге троска чылбырларын бикләп, бүген дә басуны минадан тазартырга алып китәргә әзерләнделәр. Ул, тылмач белән сөйләшеп, яңа гына сөннәтләнгән солдатны бүгенгә эштән азат итүләрен үтенде.

Теге аптырап:

– Кяфернеме? Юк! – диде.

Ринат үҗәтләнеп:

– Ул хәзер кяфер түгел. Ә сөннәтле кеше. Мөселман булырга әзерләнә. Тимик аңа бүген. Әнә нинди таза кыяфәтле шурави. Ул әле, әллә нинди эшләр башкарачак. Юкка имгәтмик. Көче җитәрлек, ат кебек эшләячәк ул, – дигәч, кул гына селтәде. Иванны сарай алдына богаулап калдырдылар. Басуга килеп җиттеләр. Өченче көн үлгән мәетләр өстендә козгыннар өере утыра. Иң элек, олы гына кабер казып, мәетләрне шунда күмделәр. Әле эш башланмаган, ә барча тоткынның кәефе иң түбән ноктасында. Мәетләрне козгыннар эштән чыгарып бозган иде. Әсирләрнең күбесе бу хәлгә түзә алмый укшып, барлыюклы ашаганнарын да косарга тотынды. Рухлар тоткыннарны, ничек кирәк шулай кимсетеп, түбәнсетү һәм аларның рухын сындыру өчен шулай эшлиләр иде. Чөнки рухы сынып, түбән тәгәрәгән әсирдән теләсә нинди әшәкелек эшләтергә була. Теләсә нинди мәлгуньне әвәләп була.

Менә япон машинасында теге көнне Ринат сөйләгән тимер тырнаклар, озын безләр белән арканнар китереп киттеләр. Егетләр эшнең рәтенә тиз төшенде. Иң мөһиме минаны табарга гына кирәк. Ә инде аны зарарсызландыру хәзер уен эш кебек кенә иде. Эшләр худка китте. Һәм егетләр үзләренең белгәннәре һәм тәҗрибәләре белән үзара бүлешеп, киңәшләшеп алды. Кем дә кем мина таба, шунда ук мина артына бер ярты метр чамасы ераклыкта теге ыргакны җиргә батыралар да җай гына арканнан тарта башлыйлар. Тырнакка эләккән мина еракта шартлый. Шуңа да зарары егетләргә тими. Тик ашыкмаска гына кирәк. Ринат безнең солдатлар урнаштырган миналарны ничек табарга кирәклеген тапкырлау таблицасы кебек күңеленә сеңдереп куйды. Яшергән әйберне табар өчен яшерүче роленә керергә кирәк. Мин сапёр булсам, минаны кайда урнаштырыр идем дип уйлый белергә кирәк.  

Бу басуга соңгы баруларында барысын да гаҗәпләндергән тагы бер хәл булып алды. Басуны миналардан арындырып бетердек дигән көнне Ринатның башына ниндидер бер шик килеп, ул басу межасы янына килеп басты. Күңеле белән сизде: шушы тирәдә мина булырга тиеш. Уйлап та бетермәде, аның янына Чиләбе якларыннан булган чуваш егете йөгереп килде дә:

– Сине көтәбез. Кайтырга команда булды, – дип борылып китеп тә барды. Ринат аны искәртеп өлгерә алмады, егет минага басты. Көчле шартлау яңгырады. Чиләбе егете нәрсә булганын да сизмәде, теткәләнеп җиргә ауды. Ринатны да шартлау дулкыны җиргә күтәреп бәрде. Ул аңын югалтты. Мәрхүмне басу читенә җирләделәр. Сакалтайлар рөхсәт итте. Ринат яраланмаган булып чыкты. Тик кырындагы минаның көчле шартлау тәэсиреннән тагы бер каты контузия алды. Әзмәвер аны берүзе күтәреп, кышлакка чаклы алып кайтты. Контузиясе бик каты булды шикелле, икенче көнне иртән генә аңына килде. Башта аңгы-миңге килеп йөрде. Җайлап, зиһене ачылды. Һәм шушы көннән башлап, ул чын сапёрга әверелде дисәң дә була. Аллаһ аны бу юлы да үз рәхмәтеннән ташламады, саклады. Бу кышлактагы басуларны миналардан тазартып бетергәч, аларны икенче кышлакка озаттылар.

Бу соңгы контузиясеннән Ринат әйтерсең лә яңадан туды. Һәм аның бик тә гаҗәеп сәләте ачылды. Ул инде миналарның кайда урнаштырылганын һич ялгышсыз әйтеп бирә башлады. Әйтерсең лә ул аларны телевизордан күрә иде. Шушы сәләте белән тиз кызып китүчәнлек тә барлыкка килде. Кызып китсә, нәрсә эшләгәнен аңламас хәлгә җитеп үзгәрә дә куя. Күзләре аларып, күзенә ак-кара күренми башлый. Ул чакта янында тормавың хәерлерәк. Үлемнән бөтенләй курыкмас дәрәҗәгә җитеп, Ринатның холыкфигыле үзгәрде. Шулай да була икән. Тауларда кыш җитте. Беренче кар озак яумый торды да бер көнне иртән дөнья ап-ак иде. Бу яңа кышлакта аларны төрле-төрле төркемнәргә бүлеп, башка кышлакларга озаттылар. Бай һәм хәллерәк халык аларны үзара бүлешеп алды. Эшче-хезмәтчеләр барысына да кирәк булып чыкты. Качу турында уйларлык та түгел. Бу кышлак бер зур гына тарлавыкта урнашкан. Әйтерсең лә, бер зур капчык. Якты дөньяга чыгар өчен капчык авызыннан үтәргә кирәк. Ә анда сакчылар тора. Бу Әфганстанны аңламассың. Һәр авыл үзенә бер аерым дәүләт кебек. Һәр авылның үз биләмәсе, үз сакчысугышчылары бар. Кайчакны бер авыл белән күрше авыл сугышып та алырга мөмкин. Йә булмаса, әле генә үзара сугышкан ике авыл берләшеп, икенче күршеләренә сугыш белән барырга да булдыралар. Ә инде барча ил өстенә берәр бәла-каза, йә булмаса, дошман яу белән килсә, бөтен ачу-үпкәләрен онытып, тиз арада берләшеп, дошманга каршы күтәреләләр. Ирләр бала чактан ук корал белән эш итәргә өйрәнгән. Ә коралның ниндие генә юк. Хан заманыннан калган, көбәгеннән кора торган филтәле мылтыклардан башлап, лазер төбәгечле пистолетларга чаклы табарга мөмкин.

Ринатны бер бик олы яшьтәге Лотфулла исемле бабайга бирделәр. Бабайның өч малае булган. Әмма алар шушы сугышта һәлак булганнар икән. Бабайның ике хатыны бар. Ә иң гаҗәбе: яшь хатын бабайдан бик яшь булып, яшь аралары илледән дә артык шикелле. Ринат бу яшь хатынны тәүдә бабайның кызы дип уйлаган иде. Алай түгел икән. Һәм бабайның барча йорт-җире шушы яшь кенә хатын кулында. Дөньяны ул көтә. Бабайның дөньясы ныклы. Менә шушы бабайга Ринатны хезмәтче итеп билгеләделәр. Бабай барысын да сорашып, кем-кайдан икәнен белгәч кенә, үзе ун әсир арасыннан Ринатны сайлап алды. Кул-аяктагы богауларны күптән алдылар. Ул хәзер ирекле йөри. Кышлак урамыннан да иркенләп үтә ала. Беркем бер сүз әйтми. Башта аны кызыксынып күзәтсәләр дә, хәзер алай караучы да юк шикелле. Һәрхәлдә ул андый карашларны сизмәде. Кышлак зур гына булып, бер лавкалары да бар. Ул лавкада җаның ни тели, шуны табарга була. Кәкре, тутыгып беткән шөреп-кадактан башлап, видеомагнитофонга чаклы бар. Безнең СССР нинди алга киткән космик держава булса да, Ринат беренче тапкыр сатуда видеомагнитофонны шул кибеттә күрде. Чынлап та халык урта гасырлардан калган гореф-гадәтләр белән яшәсәләр дә, «Мантана» джинсы белән аякларына соңгы модалы «Адидас» кроссовкилары кигән кыз-егетләрне һәр адым саен очратырга була. Советларның төшенә дә кермәгән хуш исле сагыз чәйнәп йөрүче, япон сәгате таккан балалар да җитәрлек монда.

Тырышлыгы бушка китмәде. Ул инде пуштун телендә дә, үзбәк телендә дә матур гына аңлашып сөйләшергә дә өйрәнде. Ни дисәң дә, ике ел шушы халык арасында тоткынлыкта үтте бит. Хәзер менә дари телен үзләштерә башлады. Бабайның өендә батарейка белән эшли торган транзисторлы радиоалгыч та бар. Шуның аша әле сугышның һаман дәвам иткәнен ишеткәләп ала. Мөгаен, әтиләренә улыгыз үлде дип, йә булмаса хәбәрсез югалды дигән кәгазь дә килгәндер. Әнисенә авырдыр инде. Ул бит гаиләдә бер генә малай иде.

Ринатны таң калдырганы Лотфулла бабайның яшь хатыны булды. Башта шурави аны үзеннән олырак яшьтәге хатын дип уйлаган иде. Пәрәнҗәсез күргәч, исе-акылы китте, булгач та була икән охшашлык кешеләрдә.

Бу яшь кенә хатын авылдагы күрше Тимербикә әбиләргә Уфадан кунакка кайтып йөргән кызга охшаган. Әйтерсең лә, аның игезәге иде. Менә шушы хатын Тимербикә әбинең оныгы Айсылуны исенә төшерде дә инде. Ә Айсылу шәһәр кызы булса да, кыргый. Үз янына авыл егетләрен якын китермәде. Аны озатырга һәм әзгә генә булса да, кулыннан тотарга күпме егет хыялланды. Юк, Айсылу авыл егетләре өчен күктәге ай сыман буй җитмәс бер сылу булып калды. Ринат та аны күпме озатырга хыялланып, байтак йокысыз төннәр үткәрде. Аптырагач, егетләр бу буй җитмәс кызга якын килми башладылар. Ә аңа авыл егетләре бар ни дә, юк ни. Менә хәзер шул буй җитмәс Айсылуга ике тамчы су кебек охшаган хатын шушы картның йортында дөнья көтә.

Егетнең үз киемнәре күптән тузганга, ул инде баштарак ни бирсәләр, шуны киде. Шуңа да ниндидер бер йолкышка охшап тора иде. Бабайда эшли башлагач, аңа бабайның үлгән улларының киемнәрен бирделәр. Картлар күңелләре белән бик кешелекле һәм ачык кешеләр булып чыкты. Әлеге шул уллары советларга каршы сугышта һәлак булулары аркасында башта шуравига ничектер шикләнебрәк карадылар. Аның һәр эшен, һәр адымын күзәтеп тордылар. Ә шурави авыл егете бит, йортта булган бөтен эшне белеп һәм җиренә җиткереп башкарды. Һәм ул көч ягыннан да нык егет иде. Картлар аның эшеннән канәгать булып, ашау ягын да кысмадылар. Шуңа да шурави бераздан тәненә ит кунып, матурланып китте. Югыйсә бу йортка килгәндә, тире дә сөяк кенә иде.

Тәрәздән әсирнең йортта эшләп йөргәнен карап торырга яраткан әби бу әсир солдатны үзенең кайсыдыр улына охшата да башлады шикелле. Кайчакны Ринатны күзәтеп, еш кына күзеннән яшьләрен дә сөрткәли иде. Ә бабай яшь чагында мөгаллим-хәлфә булып, балалар да укыткан. Ринатны, көчләп дигәндәй, гарәп әлифбасыннан хәреф танырга да өйрәтте. Шулай итеп, буш вакытында шурави гарәпчә укырга, язарга өйрәнде. Аннан инде үзе үк кызыксынып, Коръән китабын һәм кайбер догалыклар да укып карады. Тик гарәпчә аңламагач, кызыгын тапмады.

Кышның кыска бер көнендә бабай белән әбине башка бер кышлакка кунакка алып киттеләр. Бер-ике көннән кайтырга тиешләр иде дә, бик каты буранлап кар яуды. Буран дип әйтеп тә булмый, монда тау арасында әллә ни бураны да юк. Ә менә карны иште генә. Бабайның яшь кәләше өйдә бу шуравига күз-колак булып, эшләр кушып, шуларны тикшереп торырга тиеш иде. Ринат ул көнне көне-төне яуган карны көрәде. Чишмәгә суга бара торган юлны кардан чистартып, бик нык сусаган иде. Шул чишмәдән тирләгән килеш учлап су эчте. Менә шунда тамагына бәрде, күрәсең. Иртәнгә тамагы шешеп, тавышына чаклы югалды. Урынга ятты. Барча эш яшь хатын җилкәсенә калды. Шурави хәтта керткән ризыкны да йотарлык хәлдә түгел иде. Авыруның бик җитди төс алганын чамалап, яшь хатын әсир егетне үзенчә дәваларга тотынды. Шул вакытны битен ярым каплаган пәрәнҗәсен салырга туры килде. Башта Ринат бу хатынны танымады. Өйгә чакырылган берәр табиб кыздыр, дип уйлады. Тик киемнәренә игътибар иткәч һәм тавышыннан гына бу кызның бабайның яшь хатыны икәнен чамаламады. Ул үзен Зөһрә дип таныштырды.

Яшь хатын да бабайларның өйдә булмауларыннан файдаланып, үзен иркенрәк тотты. Ринатның аңа аптыраулы гаҗәеп матур күзләре белән йотардай булып каравыннан бераз кызарынса да, битен капламады. Тамагына ниндидер әчкелтем нәрсәләр каптырып, төрле төнәтмәләр эчерде. Яшь хатын рәхәтләнеп, бу яшь егетнең тәннәрен капшап, майлар сөртте. Зөһрә ир назына сусаган иде. Чөнки бабай бик карт һәм авыру сәбәпле, яшь кәләше белән бер төн кундымы, юкмы? Нишлисең, бабай бабай инде. Икенче көнне әзрәк арулангач, ни булса шул була дип, азагын уйлап та тормыйча, егет хатынның биленнән алып үз өстенә яткырды. Тәүдә курыккан иде, каршы килеп кычкыра башлар дип. Ә инде «миңа кул сузды, йә булмаса пәрәнҗәмне күтәреп карады» дисә, шуравины һичшиксез атачаклар иде. Хатын бик карышмады. Өстәлдә торган шәмне генә сүндерде. Бергә кундылар. Озак сөйләшеп яттылар. Хатын үзенең тарихын сөйләп бирде...

– Безнең кышлак таулар арасында иде. Һәм сезнең гаскәрләргә каршы бик нык каршылык күрсәтте. Бер очкычыгызны да бәреп төшерделәр. Шуңа үч итеп, авылны һавадан килеп, утка тоттылар. Авыл бетте. Мин дә һәлак була идем, авылдан ерак кына урында кышкылыкка утын әзерләргә энем белән елга буена төшкән идек. Шул сәбәпле, бер без генә исән калдык. Барчасы һәлак булды. Энем белән икәүләп кулдан килгәнчә кабер казып, мәетләрне җирләргә тотындык. Тик ике кеше нәрсә генә эшли ала? Күпләрен шул бомбадан калган чокырларга тутырып җирләдек. Үзебез бер зур гына баз табып, шунда яши башладык. Чөнки кышлакта бер исән йорт та калмаган иде. Энем, үч алырга теләп, авыл хәрабәләре арасыннан берәр корал табып булмасмы дип йөри торгач, ике автомат табып кайтты. Барча туганнарның үчен алырга дип, үзе теләп, сугышка китте. Өч ел элек булды бу хәл. Бабайның әбисе чыгышы белән шул безнең авылдан. Уллары сугышның беренче елында ук өчесе дә шәһит булган. Энем сугышка киткән ел иде. Лотфулла бабай шул елның кышында, әзрәк эшләре беткәч, кайнешенең хәлен белергә дип, авылга килгән. Ә авыл да, туганнары да юк. Тик мин яшәгән баздан гына бераз төтен чыкканын шәйләп алган. Кышкылыкка юньле рәтле ризык та әзерли алмадым. Менә шунда бабай мине килеп тапты. Кыш, үзең беләсең, караңгы тиз төшә һәм тауларда бик суык. Бабай куна калды. Ә иртәгәсен бөтен дөнья котырып, асты-өскә килде. Буранлап, айдан артык кар яуды. Ә без бабай белән ачлы-туклы шул базда яшәдек. Җитмәсә, базның өстенә дә күпләп кар өйгән. Баз капкачын күтәреп кенә чыгарлык та түгел. Ярый әле, морҗа булып хезмәт иткән калай торба буйлап тамчы тама. Менә шул суны эчеп айдан артык икәү генә яшәдек. Шул чакта оялып тору дигән нәрсә калмады. Һәм бабай үзенең кайгысын сөйләде.

– Улларым һәлак булды. Әбием картайды, яңадан бала китерерлек хәлдә түгел. Миңа икенче хатынлыкка риза булып кил. Барча мөлкәтемне калдырырга кешем калмады. Авылыгыздагы Абдулла – кайнешем иде. Аның малаена васыятьнамә китергән идем. Күреп торасың, барысы да һәлак булганнар. Риза булып килсәң, балабыз булса да, булмаса да – барча мөлкәтемне сиңа калдырам. Башка кешем калмады. Без карт инде, безне карарсың. Каһәрле сугыш аркасында илдә ир-атлар әз калды. Ичмаса үзең мал-мөлкәтле бай хатын булырсың. Риза бул, кызым, – дигәч, ризалаштым инде. Нишлисең, безнең әфган хатыннары бик оялчан. Ә монда бер баз эчендә яшәп ятабыз. Баз почмагына чокып, шунда бәдрәф ясадык. Бик оят булмасын өчен бер чыбылдык сыман нәрсә элдем. Менә шулай булды. Февраль башында гына, яз кояшы ныклап карый башлагач, баз өстендәге кар эреде. Һәм бер төнне тышка күтәрелдек. Көндез үк күтәрелә идек, бабай-ирем ризалашмады. Сукыраюыбыз мөмкин диде. Хәзер менә шушы өйдә асрау кыз вазифасында хуҗабикә булып, өченче ел инде дөнья көтәм, – дип, яшь хатын уфтанып алды. Базда чагыбызда никахны үзе укыган булды. Һәм дәвам итеп: – Ирем белән бала турында күп сөйләштек. Бабайның ирлек хәле дә шул үзе кадәр генә. Шуңа да болай диде: «Әгәр дә балага узсаң, барча күршеләр, халык алдында минем яшь хатыным, диярмен. Ә инде бала булмаса, асрау кыз булып яшәрсең. Асрау кыз булып калсаң, икенче кияүгә чыгарга да җиңелрәк булыр. Без карт бит инде, тагы күпме калган яшәргә, бер Аллаһ үзе генә белә». Ул үзе миңа синең белән йокларга тәкъдим итте. Балага узсам, бабай миңа өйләнгәнен халыкка белдерәчәк. Шулай булгач, бик оялып торма. Күреп торам, әле син өйләнмәгәнсең һәм хатыннар белән ничек йокларга кирәген дә чамаламыйсың.

 Һәм менә совет солдаты-шурави, ә чынлыкта Әфганстан әсире – Ринат беренче тапкыр хатын-кыз белән кунды.

Бабай әбисе белән кунакта ун көнгә якын торып кайтты. Һәм бабай бик хәйләкәр карт иде. Үзенең яшь хатыны авырга калганын белгәч кенә, теге оч мулласын чакырып, үзе белән яшь бичәсенә никах укыткан булды. Янәсе, белсеннәр: бабай үзе асрау кызым дип йөрткән хезмәтче кызга өйләнде. Әгәр бабайның асравы рус әсиреннән авырга калган дип, гайбәт таралса, Зөһрәне кыйнап, авылдан куачакларын көт тә тор. Дошман солдаты белән төн кунганын белсәләр, хатынны үтерергә дә мөмкиннәр. Ә хәзергә барысы да бабайны гаепләп: «Картаеп беткән бит инде, бер аягы, гүрдә, үзе һаман яшь кызга өйләнде», – дип, аны чәйнәделәр.

Монда өйләр өянкеләрне сырып алган карга оясы кебек. Кышлакта буш һәм өй төзергә яраклы җирләр әз булу аркасында, өйләрне тау битендә әзрәк тигезрәк урын булса, шунда менгереп салалар. Читтән карасаң, тау битен, кыя асларын төрле-төрле зурлыктагы өйләр ябышып сырып алган. Шуңа да тау-кыяга ябыштырып салынган өйгә җәяүләп керерлек кенә сукмактан йөриләр. Шул сукмактан суын да, ягарга утынын да үз җилкәләренә күтәреп ташыйлар. Абзарлары булып, сарык-кәҗә тотканнары да малга азыкны шул тар сукмактан бауга бәйләп, үз җилкәләрендә күтәрәләр. Бу бабайлар кышлагында шулай. Ә бабайның өе аста, тигездә һәм су кырында булганга, су һәм мал азыгы ташу алай ук кыен түгел. Юл-урам да якыннан үтә. Шушы тарлавыкта урнашкан башка кышлакларда да шулай. Ни-нәрсәсенә кызыгып, шушындый тар урынга тыкшынып утырганнардыр? Аңламассың. Бер туры килгәндә, бабайдан сораган иде, ул:

– Улым, безнең кышлакка беркайчан да дошман аягы басмаган. Һәм басмас та. Үзең күреп торасың: тирә-якта нинди биек кыя-ташлар. Безгә тик бер юл белән генә керергә була. Ә ул юлны безнең кешеләр саклый. Бабай шулай аңлатты. 

Март башларында кояш ныклап кыздырып, кар күпләп эри башлады. Рухлар Ринатның бабайда яшәгәнен онытмаганнар икән. Бер көнне кинәт кенә бу таулар куенына ышыкланып утырган кышлакка килеп менделәр дә монда булган тагы өч әсир белән бергә Ринатны да алып төшеп киттеләр. Бабай рухларга үзендәге шуравины алып калыр өчен акча да тәкъдим итеп карады. Тик тегеләр ризалашмады. Әсир белән, нечкә күңелле бабай күз яшьләрен сөртә-сөртә хушлашты. Зөһрә аны тәрәзәдән генә карап озатты. Ул да елый иде. Бабай әсирне алып китүчеләргә бу әсирнең әйбәт, яхшы һәм йомшак күңелле кеше икәнен әйтеп, бик кыерсытып җәфаламауларын үтенде. Ринат һәм тагы өч әсирне арбага утыртып, аска, тигезлеккә алып төштеләр. Тигезлеккә якынлашкан саен яшеллек тә мулрак күренә башлады. Менә тарлавыктагы сак постын да үттеләр. Алда – билгесезлек. Чөнки тарлавык авызына җитәрәк аларны алырга килгән адәмнәр исләренә төшеп, егетләрнең күзләрен бәйләп куйды. Постны үтүләрен шундагы сакта торган рухларның тавышыннан чамаладылар. Арба тәгәрмәченең үзенә май сорап, сызланып, сыкранып шыгырдавы гына йөрәкне әрнетә. Тәгәрмәчнең елавын бер Ринат кына аңлый иде. Ул инде шушы тәгәрмәчнең сызлануына кушылып үз уйларына батты. Әйе, Зөһрә тау арасындагы кышлакта калды. Өч көн элек кенә Лотфулла бабай, әсир яшәгән җылы алачык эченә кереп, аны үзләрендә калырга бик нык итеп үгетләде. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2023

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев