Логотип Казан Утлары
"Аһ, туган каумем газиз!"

Казан ханлыгы варисы – гүзәл Татарстан

Казан ханлыгы варисы – Бүген гүзәл Татарстан!

Казан ханлыгы – татарның

Тарихи туган иле.

“Татар” дигән зур милләтнең

Нигезе яралган җире.

Тарих йомгакларын сүтеп

Барып чыктым Иделгә.

Табигатьнең бай булуы

Оҗмах кебек күңелгә.

Иген иксәң – ачык ялан,

Җиләк-җимеш урманда.

Яңа тормыш кору өчен

Уңайлыклар күп монда.

Бөек дәүләткә нигезне

Болгарлар салган икән.

Мари, удмурд, чувашлар да

Бу якларны үз иткән.

Төрле милләт кешеләре

Үзара кушылганнар.

Идел буе татары, дип

Аларны атаганнар.

Авыл халкы иген иккән,

Үрчеткән күпләп терлек.

Шәһәрләрдә гөр киләдер

Сәүдә һәм һөнәрчелек.

Белем алу, мәгърифәткә

Зур өстенлек бирелгән.

Мөхәммәдьяр, Колшәрифләр

Шигъриятне үстергән.

Матур йортлар, мәдрәсәләр,

Зур мәчетләр салынган.

Казан ханлыгының даны

Еракларга таралган.

Ни аяныч, гүзәл Казан,

Сине дошман яулаган.

Ут эчендә калмас идең –

Көчләр тигез булмаган.

Еллар буе ачы язмыш

Уңлы-суллы йолкыган.

Тик шулай да татар халкы

Кыйбласына омтылган.

Казан ханлыгы варисы –

Бүген гүзәл Татарстан!

Бар дөньяның татарлары

Баш ия һәр тарафтан.

 

Сафин Ислам

МБГБУ – Татарстан Республикасы Теләче районы

Олы Мишә урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев