7 февраль 2023 яңалыклары
-
7 февраля 2023 - 16:00
Әллә...
Татар теле белән бергә Моңнар да китеп бара. Әлфия, Илһам кебекләр, Кызганыч, бетеп бара. -
7 февраля 2023 - 15:00
Алло, кем әле бу?! (дәвамы)
Бер мизгелдә аңа карата булган мөнәсәбәт үзгәрде дә куйды. Соңгы айларда нык тетрәнүләр кичергән Бориковка читлектәге тормышка ияләшер өчен бик күп вакыт кирәк иде әле. Иң мөһиме: азау теше ярган рецидивистлар аны сынап, тикшереп, үз араларына кертте. Керттеләр дип әйтү артыграк шикелле, дөресрәге, ул беренче сынауларны лаеклы үтте. -
7 февраля 2023 - 13:00
Килен капкасы
«Мәдхиямал әбинең тәрәзәсендә нинди чиккән пәрдәләр ул?» Күземә генә күрендеме янәсе... «Юк, күзеңә ялгыш күренмәгән, – ди әнкәем. – Килен төште бит Мәдхиямал әбиеңә. Үзе генә күрми китте килен рәхәтен, мәрхүмәкәем... Әле син өй эчләренә керсәң?! Бөтен нәрсә чигүле. Мендәрләр, ишек, матча кашагалары, карават япмалары... Ул өендәге чисталык! Идәннәре сары май кебек! -
7 февраля 2023 - 12:00
Ат өйрәтә берәү
...Бу ат – үзем. Камчылысы – язмыш, Өйрәтергә теләп кизәнә. Баш очымда чаж-чож килеп куя – Юртып киләм гомер-үзәннән... -
7 февраля 2023 - 10:00
...кирәк
«Халкым» дияр өчен халык кирәк, «Илем» дияр өчен ил кирәк. -
7 февраля 2023 - 09:00
УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)
Баялун, янә ачуы кабарып, Үзбәккә якынлашты. Аның күзләре ут булып яна иде. – Тәхеткә менәсең килсә, минем сүземне тыңлап, барысына да түзәчәксең, – диде Баялун хатын.