Логотип Казан Утлары
Шигърият

...кирәк

«Халкым» дияр өчен халык кирәк, «Илем» дияр өчен ил кирәк.

«Халкым» дияр өчен халык кирәк,
«Илем» дияр өчен ил кирәк.
Кулда менә ил торгызыр өчен,
Кабер казыр өчен бер көрәк.
Ә яшисе килә күбрәк.
Кемдер дәшәр кебек якын итеп,
Борылам да карыйм тизрәк.
Берни булмас аяк астымдагы
Туган туфрагымнан үзрәк.
Шуңа бугай гел каберләр арта...
Һәм көннән-көн без дә төзрәк.

Җир-күк арасында бәргәләнгән
Сүзебез дә гүя сүзрәк.
Тик ни мәгънә?
Өметләрен чөеп,
Кая алгысына бу йөрәк?
Белмиммени...
«Кызым» дияр өчен халкым кирәк,
«Таян» дияр өчен ил кирәк.

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев