Ат өйрәтә берәү

Ат өйрәтә берәү. «Йолдыз»ы да
Ак күбеккә батып ярсыган.
Таң томаны күтәреләме соң –
Бөтерелеп аннан пар чыга.
Чыгымчылый, тимер авызлыгын
Шатыр-шотыр чәйнәп ашкына.

Җир йөзендә беркем юк шикелле –
Хуҗа белән шушы ат кына.
Тояк асларыннан ак кар түгел,
Ак чаткылар оча, диярсең.
И тулпаркай, син дә инде тиздән
Камыт-ыңгырчагың киярсең.
Яңгыратып кешни, кушаяклап
Азатлыкка һаман омтыла.
Хуҗасы да нәкъ шул тае төсле
Бер котырып ала, бер тына.
Аның сүзе дилбегәдәй кыска,
Камчысы да каеш-каюлы:
«Ну ничауа, ерак киталмассың,
Биетәләр хәтта аюны».
...Бу ат – үзем. Камчылысы – язмыш,
Өйрәтергә теләп кизәнә.
Баш очымда чаж-чож килеп куя –
Юртып киләм гомер-үзәннән...

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: