УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)
Баялун, янә ачуы кабарып, Үзбәккә якынлашты. Аның күзләре ут булып яна иде. – Тәхеткә менәсең килсә, минем сүземне тыңлап, барысына да түзәчәксең, – диде Баялун хатын.
5
Сарайның коллар базары күпсанлы халыкның туктаусыз сөйләшү-кычкырышуыннан гөжли иде. Урдага якын-тирә дәүләтләрдән куып китерелгән мескен бәндәләр арасында кем генә юк! Тәннәренең, чәчләренең, күзләренең төсләре, киемнәре, килеш-килбәтләре җирнең әллә нинди кыйтгаларыннан җыелуына ишарәли. Хуҗалары, акыра-бакыра, тере тауарны һәрьяклап мактый. Менә бу ир-ат эшкә талымсыз, урта яшьләрдәге хатын-кыз – оста тегүче, араларында данлыклы бавырчы, ат караучы, бала тәрбияләүче бар. Кемгә кем хаҗәт – сайлап ал, акчаңны гына түлә!
Әлеге базар уртасында хан йорты тамгасы салынган арба күренгәч, аңа баш иеп, юл бирделәр. Арба өсте ябулы, төрле төстәге тукыма кисәкләре, затлы җәнлекләрнең койрыклары белән бизәлгән. Ул, базарның урта бер җиренә җиткәч туктап калды. Шул мизгелдә үк аны ике дистәгә якын нүкәр уратып алды, каяндыр пәйда булган җарияләр төркеме дә аларга кушылды. Нүкәрләр тирә-юньне күзәтсә, җарияләр, башларын ия төшеп, арба ишеге төбенә тезелештеләр.
Ниһаять, озакка сузылган көттерүдән соң, арбадан Баялун хатын төште. Як-яктагы халыкка борылып та карап тормый, ул ышанычлы нык адымнар белән алга атлады. Нүкәрләр, аңа юл ачып, халыкны кысрыклады, ханбикә артыннан җарияләр иярде. Сәүдәгәрләр арасыннан берсе, ханбикәне күрү белән, ярдәмчеләренә усал итеп әмер бирде дә симез йөзенә киң елмаю тарттырып, Баялун хатын каршына йөгерде. Берничә адым кала ул тез чүкте һәм башын түбән иде.
– Аяк асларыңдагы җиргә дә тиңләшергә хакы булмаган колың Сәргәлән сине ихлас сәламли, юмартлардан-юмарт ханбикәм Баялун хатын! – диде ул, сүзләрен җырдай сузып.
– Тор, Сәргәлән, әллә кай төшләреңә салкын тимәсен.
Сәргәлән сәүдәгәр торып басты.
– Ни йомыш белән килдең, сөекле ханбикәм?
– Сөекле дип атарга әле ярый син бар... – Ханбикә Сәргәлән сәүдәгәрнең биләмәсен күздән кичерде. – Башкалардан акылы белән аерылып торырлык берәр кечкенә кызың юкмы?
Сәргәлән уйга калды, аннан соң янә йөзе елмаюдан балкыды.
– Акылын белмим, ләкин киребеткән кыз бар, – диде ул, ханбикәнең гозеренә җавап таба алуына шатланып.
Баялун хатын сәүдәгәргә үтергеч караш ташлады.
– Минем кебек киребеткән димәкче буласыңмы?!
– Юк ла инде, сөекле ханбикәм, син нәрсә?! Синең кирелекне үз җилкәмдә тоюдан мине Мәңге Күк Тәңре саклап калды... – Сәргәлән, телемне тыя алмадым инде дигән булып, уч төбе белән авызына суккалады да җитдиләнде. – Акыллы кызга охшаган. Яхшы тәрбия бирсәң, ут чыгарырдай килен үстерергә мөмкин.
– Кай тарафлардан үзе?
– Рус олысыннан.
– Һөнәрләре бармы?
– Ууу, һөнәрләре бик күп. Акыра, бакыра, сугыша, тибенә, тырнаша һәм менә – тешләшә. – Сүзләренең хаклыгын раслап, Сәргәлән ханбикәгә күптән түгел яраланган бармагын күрсәтте. Ханбикә елмаеп куйды.
– Телеңне тешләсә, әйбәтрәк булыр иде, карт төлке.
– Синең мине кызганып әйтелгән сүзләрең йөрәгемә май булып ятты, сөекле ханбикәм...
– Ярый, телеңә салынып торма, күрсәт шул кызыңны.
Сәргәлән ханбикәне үзе белән ияртеп, коллар тотылган бинага алып керде. Бичара кызчык читлектә бер ялгызы утыра. Арыган, талчыккан, кул-аяклары тырналып беткән, пычранган чәчләре чәбәләнгән. Күзләре генә очкыннар ата-ата җемелдәп тора. Карап торышка ун яшьләр чамасы. Сәүдәгәр белән ханбикә кергәндә, ул эченнән генә ниндидер рус җырын җырлый иде, затлы киемнәр кигән Баялунны күргәч, кисәк кенә тынып калды.
– Күпме тора бу кызың?
Сәргәлән бәясен әйткәч, ханбикә аңа «акылдан шашма» инде дигән караш ташлады. Тегесе шунда ук колның хакын ике тапкырга киметте. Баялун хатын артындагы хезмәтчесенә борылып карамый гына тиешле акчаны санап, сәүдәгәргә бирергә боерды. Үзе исә, елмаеп, читлеккә иелде.
– Исәнме, кызыкай, – диде ул, тавышына үзенә хас булмаган җылылык өстәп. – Синең иза чигүләрең тәмам. Бүгеннән син минем канат астына күчәсең. Сәргәлән сәүдәгәр, ач читлекне!
Читлек ачылу белән Баялун хатын иелгән килеш уң кулын сузды. Кызый башта ни эшләргә дә белмәде, аннан соң сак кына торып басып, ханбикәнең кулына кечкенә учын салды. Алар коллар тотылган зинданнан шулай икәү бергә кулга-кул тотынышып чыгып киттеләр. Тирә-юньгә җыелган халык өчен бик сәер тамаша иде бу. Үтә дә купшы киенгән озын буйлы мәһабәт гәүдәле ханбикә янәшәсендә карлы җиргә ялан аяклары белән сак кына басып баручы, телгәләнеп беткән күлмәк кигән нәни кызчык...
Хансарайга алып кайткач та, Баялун хатын баланы юындырырга, ашатырга, юньле киемнәр бирергә кушты. Чәчләрен ике толымга үреп, ханбикә хозурына килеп басканда, ул инде бөтенләй башка кешегә охшап калды.
– Мин сине тәрбиягә алам, – диде Баялун хатын, кызчык каршына чүмәшеп утырып.
Тылмач барысын да тәрҗемә итә торды.
– Син минем балам булачаксың. Минем сүзне тыңласаң, тормышыңда барысы да әйбәт булыр. Исемең ничек синең?
– Настя, – диде кызчык, башына ишелеп төшкән көтелмәгән бәхеттән дөньясын онытып.
– Моннан соң синең исемең Тайдула булыр! Исеңдә калдыр – Тай-ду-ла!
Кызчык, куркынып, таныш булмаган сүзне кабатлады да, эченә җыелган хисләргә түзә алмыйча, кычкырып елап җибәрде.
Баялун хатын аны күкрәгенә кысты.
– Бер дә борчылма, Тайдула, минем янымда син бернидән дә курыкма, мин синең яклаучың да, саклаучың да...
Баялун хатын, кырыслыгын онытып, рус җирләреннән куып китерелгән ятим кызга кушылып, үзе дә үксеми булдыра алмады...
Тайдуланы ышанычлы тәрбиячеләргә тапшырып, Баялун хатын кызга телне, гореф-гадәтләрне, динне өйрәтергә боерды. Бу очрашу ханбикәне нык тетрәндерде. Ул үзе авыр тормыш узды, аның терәк булырдай кешеләре юк. Бәлки, Тайдуланы Мәңге Күк Тәңре аңа олыгаеп барган көннәрендә юаныч итеп җибәргәндер? Һәрхәлдә, ул баланы җәберләргә ирек бирмәячәк. Тәнендә җаны булганда, җил-давыллардан аралап яшәячәк. Ханнарга тиң килен итеп үстерәчәк.
Хисләнеп китеп, ул тирмәсенә тавыш-тынсыз гына килеп кергән шәүләне абайламый да калды. Күргәч тә, һушы китте, коты алынды. Берничә мизгелдән генә ул тирмә бусагасы янында башын иеп торган шәүләнең Кара икәнлеген абайлады. Киң итеп сулыш алып, бераз тынычлангач, Баялун нүкәргә эндәште.
– Болай кисәтми-нитми йөрсәң, син мине теләмәсәң дә үтерәчәксең, Кара, – диде ул, йөзенә гадәти кырыслык битлеген киеп.
– Гафу ит, ханбикәм, минем сине куркытасым килмәде...
– Синең кул астында күпме кеше дидең әле?
– Нәкъ утыз хәнҗәр сиңа хезмәт итәргә әзер, ханбикәм.
– Үзбәк ханзадәне беләсеңме?
– Ишетеп кенә.
– Озакламый сез аның карамагына күчәрсез. Ханзадәнең гомере өчен син башың белән җавап бирәсең, Кара!
– Аңладым, ханбикәм.
– Синең үч алу турындагы гозереңә килгәндә, мин сүз бирәм – андый мөмкинлек чыгу белән барысын да оештырам. Тик минем әмердән узып, бернинди гамәл дә кыла күрмә. Бәлки, озак көтәргә туры килер, ләкин һәр нәрсәнең үз вакыты.
– Аңладым, ханбикәм. Баялун хатын, сандыгын ачып, берничә төенчек чыгарды һәм Карага сузды.
– Әлегә алып торыгыз. Сарайда болганып йөрмәгез, артык игътибар җәлеп итмәгез. Иртәгә мин Үзбәк ханзадә белән сөйләшермен, аннан соң сез аның утарына кереп урнашырсыз. Кара, барысына да төшенүенә ишарәләп, башын иде һәм тирмәдән чыгып, юк булды.
6
Нәзифә белән Тимербәк килү, аларны башта хан, аннары туганнары белән таныштыру мәшәкатьләре Үзбәкне авыр уйлардан аралап торды. Хан үзе оештырган мәҗлесләргә чакырды, бәкләр, әмирләр, тәхет тирәсендә чуалучы әрәмтамаклар да аңа хөрмәт-илтифат күрсәткән төсле тоелды. Гомумән, ханзадәгә яңа урында төпләнәсе, тормышны җайлыйсы бар, ә бу шактый вакыт һәм көч таләп итә иде.
Баялун хатын аша Кара белән танышкач, Үзбәк башта борчуга калды. Әтисенең үлемен күргән канечкечеләрнең берсе шушы кеше бит. Ул үтерешне оештыруда да Кара турыдан-туры катнашкан. Бусы һәркемгә көн кебек ачык. Бөтен астыртын пычрак эшләрен Ногай Кара куллары белән башкарып килде. Хәзер аны үз янәшәсенә якын җибәреп, дөрес эшлиме? Тик Баялун хатын аны Караның тугрылыгына инандырды.
– Гомере буе карусыз хезмәттә булган эт, хуҗасын югалткач, кая барырга белми. Аңа яңа хаким кирәк, – диде Баялун хатын. – Кара Ногайга намус белән хезмәт итте. Үзе күренми торып, гамәлләре хакында даны таралды. Сарайда аның йөзен танучы кеше юк. Ногай олысында да сирәк кеше күзенә чалынгандыр, анда да битен күрсәтмичә. Андый бәндә сиңа бик файдалы булыр. Беренче очрашуда ук ант эчтер. Каны белән ант итсен. Аның осталыгы зур, антыннан соң курыкмый ышана аласың.
– Исабәк ни дияр бит...
Баялунның йөзенә «Син әллә юләр инде?!» дигән кыяфәт чыкты. Үзе тәрбияләп үстергән Үзбәкнең беркатлы булуына нык хәтере калды.
– Исабәкнең үз урыны, Кара белән икесен бергә бутама!
– Тик Исабәк һәрвакыт янәшәмдә...
– Исабәк каны Чыңгызларныкы белән катнаш. Ул Урданың аксөякләре нәселенә карый. Кайсы аксөякнең хакимлеккә омтылмавын күргәнең бар?! Янындагы ышанычлы дип санаган кешеләре күпме ханны суеп үтергәнен беләсеңме?! – Баялун, чыгырыннан тәмам чыгасын тоеп, тукталып, киң итеп сулыш алды һәм тынычланып дәвам итте. – Беркемгә дә ышанма. Кара бары тик синең тәнсакчың гына. Син Исабәккә берни дә аңлатырга тиеш түгел, хәтта ул сораса да. Серләреңне эчеңдә бикләп сакла. – Миңа бу авыр булыр...
Баялун, янә ачуы кабарып, Үзбәккә якынлашты. Аның күзләре ут булып яна иде.
– Тәхеткә менәсең килсә, минем сүземне тыңлап, барысына да түзәчәксең, – диде Баялун хатын.
Пышылдап әйткән бу сүзләр белән Үзбәк башын иеп килеште. Баялун янә тыныч, хәтта салкын халәткә кайтты.
– Нәзифә хатының бик чибәр, ләкин сай акыллы кешегә тартым. Бу сүзләрдән инде Үзбәкнең өянәге кузгалды.
– Минем хатыныма тел-теш тидерәсе булма, Баялун хатын, – диде ул, бар нәфрәтен җыеп. Нәзберек, каршы дәшмәс Нәзифәсен кыерсытуларын күз алдына китереп, ул аны нык кызганып куйды.
– Карале, нинди гарьчел, – дип, тел шартлатты Баялун, йомшый төшеп. – Мин тел-теш тидермим, теләсәң нишлә, синең хатының. Тик ул дәүләт эшләрендә киңәшче-терәк булырлык кызга охшамаган. Күче белән бала табып, шулар белән әүмәкләшеп йөрүдән артык китмәячәк. Тимербәк тә шундый булып үсәчәк...
– Баялун хатын!
– Чү, чү, тынычлан. – Баялун елмаеп куйды. – Синең тормышыңда ул хатыннан кала башкалары да булыр, ләкин анысын вакыт күрсәтер. Нәзифә ахирәт буларак миңа килеште, мин хәзер хатын-кыз фикерен түгел, тәхет әһеле уйларын гына җиткерәм. Минем әйткәннәрне аңа сөйләп, хәтерен калдыра күрмә. Кызулыгыңны, үпкәли торган гадәтеңне ташла. Ауда вакытта Кадакның боланын екканыңны сөйләделәр, бер мәңгелек дошманың өстәлде дигән сүз. Шуңа Кара һәм аның кешеләре сиңа бик кирәк, ханзадәм. Һәм, әлбәттә, үз-үзеңне кулда тота белү мөһим...
Баялун хатыннан чыккач, Үзбәкнең янә йокысы качты. Үзенә аксөякләр каныгуы җитмәгән, хәзер инде Баялун хатын Нәзифәсеннән җитешсезлек тапкан. Интегеп йөри торгач, ул әнисе Әрибах белән сөйләшеп карады. Тегесе улын булдыра алганча тынычландырды. Баялун хатын Нәзифәнең дәүләт эшләреннән ерак торуына гына борчыла. Яшь кызны ул дус-иптәше итеп кабул иткән, төрле мәсьәләләргә сөйләштереп, кылларын тартып караган, әмма тегесенең гаиләдән ары гаме юклыгы ачыкланган. Һичшиксез, ханзадәнең хәрәмендә аның эшләренә тыкшынмый, катлаулы вакытта башын бушатырлык хатын да кирәк, һәм Нәзифә бу яктан бик тә урынлы. Тимербәкне исә Баялун да, Әрибах та оныклары буларак кабул иткән, Үзбәк югында алар олы хатыннарның тирмәләрендә еш кунак булалар, Баялун Тимербәк белән дөньясын онытып уйный, күңел ача икән. Хатыны белән дә сөйләшкәннән соң, әнисе сүзләренең хаклыгына тәмам инанып, Үзбәк бу хакта бүтән сүз кузгатмады.
(Дәвамы бар)
"КУ" 01,2023
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев