26 апрель 2021 яңалыклары
-
26 апрель 2021 - 15:00Онытырга хакыбыз юк (хикәя)Улларының батырларча һәлак булуларын әйтсәләр дә, аның моңа һич кенә дә ышанасы килмәде. Үзе үлгәнче улларын көтте. "Ике улым, ике шатлыгым, Аудакимнарның нәсел агачының җимешләре иде бит алар," - дип тилмерде Марфа әби. Сугыш бетәр алдыннан иренең дә һәлак булуы турында "кара" кәгазь ала Марфа түти. Улларын югалту хәсрәтеннән айнымаган анага ирен югалту хәсрәте дә өстәлә. Бәхетсез хатын аяктан егыла...
-
26 апрель 2021 - 12:00Туган телИ туган тел, и матур тел, әткәм- әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
-
26 апрель 2021 - 11:00Истанбул малае (дәвамы)– Менә син татар малае, мин дә татар малае бит. Мәхмәт Исмәт абзыйсына кулындагы комикстан аерылырга теләми генә күтәрелеп караган иде, гаҗәпкә калды. Комикс геройлары төсле баһадир абзыйның әле генә көлеп торган кысык күзләреннән берничә яшь бөртеге сыгылып чыкты. Тиресе җилдә, кояшта ашалып тупасланган яңакларга күренер-күренмәс кенә эз салып, бик тиз юк булдылар.
-
26 апрель 2021 - 10:12Сәләтле җәйнең иң иҗади, иң креатив форумы – Arts Biler Forum-га гаризалар кабул итә.Arts Biler Forum 2018 нче елдан бирле Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Традицион рәвештә Биләр дәүләт тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә уза.
-
26 апрель 2021 - 10:00ТукайгаТугры сүзең йөрәк каның белән Иман нуры кушып язылган. Уянырга, уйланырга өндәп, Рухың дәшә җиһан языннан.
-
26 апрель 2021 - 09:00Үз ТукаебызБу дөньяны сабый чактан ук Тукай шигырьләре аркылы күреп-белеп, ул язганча кабул итеп үскән бәхетле буын кешеләре без.