Логотип Казан Утлары
Публицистика

Сәләтле җәйнең иң иҗади, иң креатив форумы – Arts Biler Forum-га гаризалар кабул итә.

Arts Biler Forum 2018 нче елдан бирле Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Традицион рәвештә Биләр дәүләт тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә уза.

Сәләтле җәйнең иң иҗади, иң креатив форумы – Arts Biler Forum-га гаризалар кабул итә башладык!

Arts Biler Forum 2018 нче елдан бирле Татарстан Республикасы

Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Традицион рәвештә Биләр дәүләт тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә уза. Быел, X Халыкара «Сәләт» яшьләр белем бирү форумының икенче сменасы буларак, 26 нчы июньнән 1 нче июльгә кадәр үтәчәк.

Музыка, бию, театр сәнгате – шушы 3 юнәлеш буенча эш алып барыла. Катнашучылар иҗат лабораторияләрендә шөгыльләнә, белгечләр белән аралашып, аларның фикерләрен һәм тәкъдимнәрен ишетә, үз сәләтләрен күрсәтә, башка катнашучылар һәм экспертлар белән һөнәри элемтәләр булдыра алачак. Шушы максаттан, форумның уку-укыту программасы нигезендә һәрюнәлеш өчен (һәрбер юнәлешнең үз экспертлары) берьюлы берничә иҗади лаборатория эшли. Анда катнашучылар Форумда сайлап алу нәтиҗәләре аша алына.

Форумда катнашу шартлары:

Аерым башкаручылар да, коллективлар да катнаша ала.

Катнашучыларның яше 12-22 яшь.Форумда катнашу өчен www.selet.biz сайтында билгеләнгән үрнәктәге гариза тутырыла. Шулай ук иҗади номерның (һәр юнәлеш өчен дә) һәм спектакльнең (театр юнәлеше өчен) видеоязмасын җибәрергә кирәк. Моның өчен видеоны Инстаграм, YouTube, Google Диск яисә башка интернет челтәрләрендә урнаштырырга һәм аның сылтамасын гаризада күрсәтергә кирәк.

Форумның төп этабында рәсми чакыру алган башкаручылар һәм

коллективлар катнаша алачак. Форум 3 этапта үткәрелә:

1 нче этап – «Катнашучылардан гаризалар кабул итү»: 2021 нче елның 5 нче апреле – 14 нче мае. Гаризалар www.selet.biz сайтында кабул ителә.

2 нче этап – «Читтән торып сайлап алу этабы»: 2021 нче елның 20 нче маеннан 30 нчы маена кадәр. Экспертлар комиссиясе катнашучыларны Форумга тапшырылган гариза, күрсәтелгән казанышлар hәм видеоязмалар нигезендә сайлап ала.

3 нче этап – «Төп этап. Форумда катнашу»: 2021 нче елның 26 нчы июненнән 1 нче июленә кадәр. Форумның остаханәләр, тренинглар, иҗади очрашулар, түгәрәк өстәлләр, экспертлар комиссиясе тәкъдиме белән режиссер төркеме сайлап алган номерлардан торган гала-концерт һәм белем бирү, иҗади

лабораторияләр, мәдәни программасында катнашу.

ARTS BILER FORUM-ның тәртибе, шартлары һәм нигезләмәсе белән www.selet.biz сайтында танышырга мөмкин.

Белешмә өчен телефон: 8 904 667 74 41 медиа-үзәк җитәкчесе – Алмаз Сәмигуллин.

Мөрәҗәгатьләр өчен Форум Дирекциясенең контактлары:

+7 9276705671/+7 9870061392 (эш вакыты:9.00-20.00).

еmail: artsbilerforum@selet.biz

Фотолар: 

Arts Biler Forum архивыннан

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев