5 декабрь 2020 яңалыклары
-
5 декабрь 2020 - 17:00Табасы иде чишелешен...Юлга кара, юллар нинди: Түбән төшә, үр менә. Дүрт аяклы атлар да бит Вакыт-вакыт сөрлегә.
-
5 декабрь 2020 - 16:00МайраАннары әбисе тагын сөйләп китте: – Бабаң миңа үләр алдыннан, миннән калып, карчык, син дә бик озак яши алмассың, мин сине теге дөньяда көтеп торырмын, дигән иде. Җир шарында мондый үзгәрешләр булачагын, киберкешеләр яшәячәген без күз алдына да китерә алмадык! Ул вакытта кешенең тузган әгъзаларын да алыштырып куя белмиләр иде.
-
5 декабрь 2020 - 14:00Язларымда кайтырсың– Нигезебезне сиңа ышанып калдырам. Газиз әнкәебезне карарга да, Камиләбез, мәхәббәт җимешебезне, күз карасы кебек саклап торырга да тик сиңа гына ышанам. Авыр булыр... Тик нишләтәсең, түзәргә кирәк булыр, – диде дә газиз һәм дә сөекле хәләл җефетен күкрәгенә кысты. Күпме ярсу катыш ләззәт иде ата күңелендә...
-
5 декабрь 2020 - 13:00Булгандыр инде...Булгандыр инде гөнаһларның да Белеп кылганы, белми кылганы. Яшәү – көрәш шул, шул ике нәрсә Шул тарткалашу тота дөньяны.
-
5 декабрь 2020 - 12:00Әсәлем...Ишекне ачып, фатирга керү белән, мине ниндидер салкынлык биләп алды, әлбәттә, ул күптәннән үзенең эшен оныткан батареялардан, кыршылып беткән ак стеналардан, рамнары искергән тәрәзәләрдән түгел иде. Әти-әни тегендә монда йөгереп, аңа игътибар итмәсә дә, сизәм: бу фатирда инде күптәннән бернинди өмет һәм күңел тынычлыгы калмаган...
-
5 декабрь 2020 - 11:00Синең беләнТик бу хыял гына... Инде күптән Башка берәү синең кочакта. Тилерепләр сине сагынасым Уйламаганмын шул чакта...
-
5 декабрь 2020 - 10:00Ватан (Беренче бүлек / 1)Муса күзләрен ачты. Озак ятканмы шушы хәлдә – һич аңлый алмады.
-
5 декабрь 2020 - 09:00Шәриф Камал исемендәге Әдәби бәйгеПремия Шәриф Камалның әдәби мирасын популярлаштыру, чәчмә әсәр иҗат итүче талантлы яшь авторларны барлау, кече жанрларны үстерү, яшь авторларның әдәби эшчәнлеген стимуллаштыру, киң җәмәгатьчелек игътибарын тере әдәби процессның феноменына җәлеп итү максатыннан гамәлгә куелды.