Логотип Казан Утлары
Публицистика

Шәриф Камал исемендәге Әдәби бәйге

Премия Шәриф Камалның әдәби мирасын популярлаштыру, чәчмә әсәр иҗат итүче талантлы яшь авторларны барлау, кече жанрларны үстерү, яшь авторларның әдәби эшчәнлеген стимуллаштыру, киң җәмәгатьчелек игътибарын тере әдәби процессның феноменына җәлеп итү максатыннан гамәлгә куелды.

ТР Мәдәният министрлыгының

Приказы белән расланган

26.11.2020 № 897

 

Шәриф Камал исемендәге

әдәби премия турында Нигезләмә

(2020 ел)

 

I. Гомуми кагыйдәләр

 

1.1. Әлеге Нигезләмә 2020 елда Шәриф Камал исемендәге Әдәби премиянең максатларын, уздыру тәртибен һәм вакытын билгели (алга таба – Премия).

1.2. Премия яшь язучыларның иң талантлы әсәре, тәрҗемәсе өчен 2 номинациядә бирелә:

1. «Әдәби проза»;

2. «Әдәби тәрҗемә».

1.3. Премиянең максатлары:

- Шәриф Камал әдәби мирасын популярлаштыру;

- «әдәби проза» һәм «әдәби тәрҗемә» жанрларында иҗат итүче яшь, талантлы авторларны барлау;

- «әдәби проза» һәм «әдәби тәрҗемә» жанрларының үсешен тәэмин итү;

- яшь авторларның әдәби эшчәнлеген стимуллаштыру, бүгенге тере әдәби процесска киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү.

 

II. Премияне гамәлгә куючылар һәм оештыручылар

 

2.1. Шәриф Камал исемендәге әдәби премияне гамәлгә куючы – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы (алга таба – Министрлык).

2.2. Премияне оештыручылар:

- «Татарстан Республикасы Милли музее» Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе;

- «Татарстан Республикасы Милли музее» Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе филиалы – Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) (алга таба – Татар китабы йорты).

 

III. Премиягә дәгъва итүчеләр

 

Премиягә дәгъва кылучылар «әдәби проза» өлкәсендә үзләрен сынап караучы 12 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге яшь язучылар (мәктәп укучылары, студентлар, башлап язучы авторлар) һәм «әдәби тәрҗемә» белән шөгыльләнүче яшь тәрҗемәчеләр була ала.

 

IV. Премиягә дәгъва итәр өчен бәйгедә катнашу шартлары

 

4.1. Премиягә дәгъва итәр өчен бәйгедә катнашучыларга татар телендәге кече һәм урта жанрдагы проза әсәрләрен (хикәя, новелла, зур булмаган повесть, нон-фикшн жанрындагы әсәр) яки Шәриф Камал әсәрләренең инглиз, алман, төрек һ.б. телләргә тәрҗемәсен конкурска тәкъдим итәргә кирәк (алга таба – Конкурс эшләре).

4.2. Конкурска тәкъдим ителгән һәм премиягә дәгъва иткән текстларның моңарчы беркайда да басылмаган булуы шарт.

 

V. Конкурсның Оештыру комитеты

 

5.1. Премиянең җиңүчеләрен билгеләр өчен, әлеге Нигезләмәнең 1.2 пунктында тәгаенләнгән номинацияләрне исәптә тотып, Премиягә дәгъва итүчеләрнең эшләрен тикшерергә һәм җиңүчеләрне ачыкларга тиешле Оештыру комитеты булдырыла (алга таба – Оештыру комитеты). Аның башында Конкурсның рәисе, рәис урынбасары, секретарь һәм Оештыру комитеты әгъзалары тора.

5.2. Оештыру комитеты составы Министрлык тарафыннан раслана.

5.3. Оештыру комитеты Оештыру комитеты әгъзаларының гомуми составыннан утырышта 3/2 се катнашкан очракта карарлар чыгарырга хокуклы санала.

5.4. Тавышлар тигез булган очракта, Оештыру комитеты рәисенең тавышы хәлиткеч дип исәпләнә. Оештыру комитетының Премиягә дәгъва итүчеләрне сайлау буенча карары ачык тавыш бирү юлы белән күпчелек булган хәлдә һәм әлеге Нигезләмәнең VII бүлегендә күрсәтелгән таләпләргә туры килгән бәяләмәләр критериена туры килгән рәвештә кабул ителә.

Оештыру комитеты карары протокол белән теркәлә һәм Оештыру комитеты рәисенең култамгасы белән раслана.

 

VI. Конкурсны уздыру тәртипләре

 

6.1. Премиягә дәгъва итүчеләрнең гаризалары (алга таба – Гариза) белән бәйгегә тәкъдим иткән эшләре Татар китабы йорты адресына, конкурсның махсу электрон тартмасына 2020 елның 15 декабренә кадәр җибәрелә: kamalpremiyese@yandex.ru

Гаризада түбәндәге мәгълүмат күрсәтелергә тиешле:

- Премиягә дәгъва итүченең ФИО (үзгәргән очракта – соңгысы);

- Премиягә дәгъва итүченең туган көне, ае һәм елы;

- Премиягә дәгъва итүченең яки аның законлы вәкиленең (әти-әнисе, туганы, тормыш иптәше, укытучысы) элемтә өчен телефоны;

- эшнең конкурска тәкъдим ителә торган номинациясе;

- конкурс эшенең исеме;

- Конкурс эшенең эчтәлегенә кыскача аннотация;

- «Персональ мәгълүмат турында»гы 27.07.2006 № 152-ФЗ Федераль закон буенча Премиягә дәгъва итүченең яки аның вәкиленең персональ мәгълъматларын эшкәртүгә рөхсәт бирүе;

- гаризаны тутыру датасы һәм Премиягә дәгъва итүченең яки аның вәкиленең култамгасы.

6.2. Конкурска килгән эшләр гаризаларны исәптә тотып, Оештыру комитеты тарафыннан әлеге Нигезләмәнең VII бүлегендә күрсәтелгән критерийларга нигезләнеп карала.

Оештыру комитеты конкурс җиңүчеләре турындагы карарны, әлеге Нигезләмәнең 5.4. нче пунктында күрсәтелгән кагыйдәләргә нигезләнеп, 2020 елның 20 декабренә кадәр кабул итә.

6.3. Җиңүчеләр турындагы карарны теркәгән Оештыру комитеты Протоколы, комитет рәисе тарафыннан расланып, 3 эш көне дәвамында Министрлыкка җибәрелергә тиешле.

 

 

6.4. Премиягә дәгъва итүчеләрнең авторлык хокуклары һәм башка керешеп китүче хокукларына Россия закончалыгы нигезендә регуляция ясала.

 

VII. Конкурс эшләренә бәя бирү критерийлары

 

7.1. «Әдәби проза» номинациясендәге Конкурс эшләренә бәя бирү критерийлары түбәндәгеләр:

- әдәби прозаның кече һәм уртача зурлыктагы жанрларында (хикәя, новелла, зур булмаган повесть, нон-фикшн жанрындагы әсәр) иҗат итү;

- бүгенге заман әдәби героен гәүдәләндерү һәм аның характерын, үзенчәлекләрен ачып бирү;

- әдәби әсәрнең темасы һәм иҗади нигезе бүгенге иҗтимагый-мәдәни контекстны гәүдәләндерергә тиешле;

- үз халкыңның, төбәгеңнең, мәдәниятеңнең традицияләрен, менталитетын чагылдыру зарур;

- мәдәни-тарихи мирасны саклауга юнәлтелгән темаларны актуальләштерү хуплана;

- сәнгати алымнарны һәм чараларны куллануда оригинальлек, әдәби әсәрне иҗат иткәндә инновацион якын килү таләп ителә.

7.2. «Әдәби тәрҗемә» номинациясе буенча Конкурс эшләренә бәя бирү критерийлары түбәндәгеләр:

- әдәби тәрҗемә өлкәсендә әдәби телне яхшы дәрәҗәдә белеп эшләү таләп ителә (тәрҗемә ителә торган телне (татар телен) һәм тәрҗемә ителәчәк телне);

- башка телгә тәрҗемә иткәндә, Шәриф Камал әсәрләренең милли-менталь, сәнгати-метафорик яссылыкларын өйрәнеп, ул иҗат иткән чордагы гомуми мәдәни-иҗтимагый контекстны белеп эш итү сорала;

- Шәриф Камал әсәрләренең тел байлыгын һәм үзенчәлекләрен тиешле дәрәҗәдә чагылдыру шарт.

 

VIII. Конкурсның җиңүчеләрен бүләкләү

 

8.1. Әлеге Нигезләмәнең 1.2. пункты буенча билгеләнгән номинацияләрдә конкурс җиңүчеләре булып Премиягә дәгъва итүчеләрнең Оештыру комитеты әгъзалары тарафыннан иң күп тавыш җыйган Конкурс эшләре испәләнәчәк.

8.2. Әлеге Нигезләмәнең 1.2. пункты буенча билгеләнгән номинацияләрдә Конкурс җиңүчесе булган Премиягә дәгъва итүчеләргә Премия лауреаты булуын раслаган Почетлы диплом һәм һәр номинациядә 50 шәр мең премия тапшырыла.

8.3. Премияне финанслау Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы чыгымнары сметасында каралган Татарстан Республикасы бюджеты хисабына башкарыла.

8.4. Премияне тапшыру тантаналы рәвештә Татар китабы йортында (Казан шәһәре, Островский урамы, 15 йорт) 2020 елның 28 декабренә кадәр уздырыла.

8.5. Премияне тапшыру тантанасының вакыты һәм урыны турында Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында мәгълүмат урнаштырылачак.

(https://mincult.tatarstan.ru/).

 

Фото: Татар китабы йорты командасы

Теги: бәйге хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев