Әсәлем...

Җирнең кайсы гына ноктасында булсам да, гел бер үк кешеләрне күрәм. Бүген минем Казанда беренче генә көнем, ләкин мондагы кешеләрне үзем туган Испаниядә дә көн саен очратам кебек. Минемчә, сез дә аларны танырсыз, алар бит һәрвакыт безнең арабызда, ә бәлки, без дә күптән шундый ук кешеләргә әверелгәнбездер. Аларны күрәсегез килсә, мин утырган паркка гына килегез. «Саф һава сулап, бүгенге көн өчен энергия җыям», дип акланып, үзләренең Инстаграмнарына яңа фотолар әзерләргә килгән кешеләр монда бихисап. Әнә берсе иртәнге сәгать җидедә «подписчикларына» видео аша хәерле позитив иртәләр, уңышлар теләп, башы күккә тигәндәй елмаеп мөрәҗәгать итә дә соңыннан, борынын салындырып, инде биш ел буе интегеп эшләгән эшенә китә. Ә берсе үзен иртәнге кояш нурлары һәм ямь-яшел хәтфәдәй чирәмдә фотога төшерергә дус кызын ияртеп килгән. Парктагы каеннарның һәр ботагына тотынып төшкәннән соң, алар, һичшиксез, колакларына наушник тыгып, шул фотоларны редакцияләячәк һәм лайклар санының артканын тикшереп торачак.

Әле кичә генә минем дә проблемаларым шул Инстаграм белән чикләнсә, бүген башны башка уйлар бораулый. Хәзер үземне дөньядагы иң бәхетсез кешедәй хис итәм. Бер көндә мин 17 ел буена төзегән якты тормышымны, якын дусларымны, диңгез буенда урнашкан яраткан өемне, мәктәбемне, беренче мәхәббәтемне калдырырга мәҗбүр булдым. Югары уку йортына керү, Испаниядә шәхсән үземнең ресторанымны ачу кебек планнарым, әлеге парктагы балаларның комнан ясалган сарайлары кебек чәлпәрәмә килде. Әти-әни минем өчен кадерле булган бар нәрсәне тартып алды сыман. «Кызым, Назлы, Казан бит ул – синең ата-бабаң туып үскән җир, син монда да бар максатларыңа ирешә алачаксың, яңа тормыш башлавы да авыр булмаячак. Әз генә вакыт үтсең, син бу шәһәргә гашыйк булачаксың», – дисәләр дә, мин аларга ышанмыйм. Бердәнбер кызларының язмышы белән уенчык кебек уйнагач, әзрәк тынычландырырга гына телиләр алар. Минем әти – Испаниянең иң атаклы хирургларының берсе. Казанга яшәргә килүнең сәбәбе дә шунда. Имеш, монда әти кебек табиблар җитешми, ә чит илгә очарга мөмкинлекләре булмаган, авыр операцияләргә мохтаҗ кешеләр бик тә күп. Шуңа да әти минем дөньяма күз йомып, бу шәһәрдә яңа тормыш башларга карар кылды. Хастаханәгә якынрак фатирны да озак эзләмәдек. Хуҗаларына аны бик тиз арада сатарга кирәк булган, шуңа безгә зур ташлама ясадылар. Әлбәттә, мин дә алар урынында тизрәк качар идем моннан, артык бер генә көн дә тормас идем. Әлеге паркны биләп алган кешеләр арасында гына үземне бик үк ялгыз хис итмәсәм дә, өйгә кайтырга кирәк, әнидән тагын лекция тыңлау гына җитмәгән иде миңа.

Җәй быел Испаниядә дә салкын килде, ләкин бүгенге көн аеруча моңсу тоела. Парктагы, йөзләреннән елмаю төшми торган балалар да, кешеләрне әз генә бәхетле итәргә тырышып, үзенең ахыргы җылысын, якты нурларын бирергә теләгән кояш та, хәтта Инстаграмдагы 2336 подписчик та күңелне җылытмый. Шуңа күрә мине көтәчәк яңа бүлмә генә түгел, ә яңа тормыш та күңелемә тынычлык өстәми иде.

Ишекне ачып, фатирга керү белән, мине ниндидер салкынлык биләп алды, әлбәттә, ул күптәннән үзенең эшен оныткан батареялардан, кыршылып беткән ак стеналардан, рамнары искергән тәрәзәләрдән түгел иде. Әти-әни тегендәмонда йөгереп, аңа игътибар итмәсә дә, сизәм: бу фатирда инде күптәннән бернинди өмет һәм күңел тынычлыгы калмаган... Әлеге урынның тәрәзәләре, кояш бар бүлмәләрне дә үзенең нурында коендырырлык итеп урнашса да, ишекне ачуга сине бәхетле кешеләрдән калган яктылык биләп алмаса, Африканың иң эссе кояшы да күңелне җылытмаячак. Күрәсең, элеккеге хуҗаларның моңа вакытлары, бәлки мөмкинлекләре, яисә, гомумән, теләкләре дә булмагандыр.

Шулай бу фатирның серенә төшенәсем килә торган мәлдә, эшсезлектән интегәдер, дип уйлапмы, фикерләремне әни бүлдерде. Минем моңсу һәм ниндидер җавап көткән күзләремдә, әни әле дә Казанга алып килгәнгә нәфрәт һәм үпкә күрсә, аларда инде бары тик бушлык һәм ул бушлыкны җиңеп чыгарга тырышкан якты киләчәккә өмет тә бар иде. Әни инде шул чиксез аңлатулардан туеп, миңа сораулар бирмичә генә, үз бүлмәмә кием-салымнарны урнаштырырга кушты. Шул эш кенә булса да миңа уйларымны онытып торырга ярдәм итәр дип теләгәндер инде ул.

Машинадан әти алып кергән кап-әрҗәләр, ниһаять, бүлмәне тутырды. Иң беренче булып үземнең иң бәхетле мизгелләрем сурәтләнгән фотоларымны киштәләргә тездем. Менә бу фотоларда мин дусларым белән. Юлда рамнарның пыяласы чатнаса да, минем аларга карата мәхәббәтем беркайчан да чатнамаячак. Шул рәвешле, йөрәгем күңелле хатирәләр белән тулган арада, игътибарымны тузанлы киштәләрнең берсендә хуҗасыз калган китап җәлеп итте. Элеккеге сәер хуҗаларның нәрсә укыганнарын гына булса да беләсе килү теләге белән, мин китапка таба кулны суздым. Юк, бу китап түгел, ә күз яшьләре белән кайбер битләре катып калган, кайбер җөмләләрен укып та булмаслык дәрәҗәдәге көндәлек иде. Безгә кадәр торган хуҗаның көндәлеге. Ыгы-зыгы аркасында мине генә борчый торган сорауларга җавап табу нияте белән, кыяр-кыймас кына бу көндәлекнең беренче битен ачтым. Аның тышында «Хәдичәм, дөрес юлны сиңа йөрәгең күрсәтер. Сине мәңге яратучы әниең Клара. 2003 ел» дигән нәсыйхәт язылган иде. Димәк, минем кулда Хәдичә дигән кызның беренче мәхәббәте, ничә еллар буена бу тормыштан алган сабаклары, дуслары тарафыннан хыянәт кичерү, мәктәптәге укытучылары белән булган мөнәсәбәтләр турындагы язмалардыр инде, дип уйладым мин. Алай булса, һичшиксез, Хәдичә минем хәлне аңлар иде. Үзем өчен ниндидер киңәшләр табармын, дип, мин беренче көн вакыйгаларын укырга керештем.

«1 июнь. Кадерле әнием, бу дөньяда синсез ялгыз калганнан соң, инде ундүрт тапкыр 1 июнь үтте. Әмма ундүртенчесендә генә син миңа аеруча җитми башладың. Син миңа бу көндәлекне беренче тапкыр кулга тоттырган көнне хәтерлисеңме? Әлбәттә, әнием, синең өчен дә бу көн хәтереңдә мәңгегә уелып калгандыр. Син мине унбиш яшемдә «Халыкара балаларны яклау көне» уңаеннан бәйрәмгә алып бардың. Көндәлек сатып алып, сөендергәннән соң, йөзеңдә балкыган елмауюың әле дә күз алдымда тора. Синең шулкадәр ягымлы елмаюыңны мин хәзер кызым – Әсәлнең бәхетле күзләрен күргәч кенә аңлый башладым. Син якты дөньядан киткәч, ул гына миңа яшәргә көч һәм дәрт өстәп торды. Берничә көннән аңа җиде яшь тулачак, бигрәк зур үсте инде. Үскән саен, ул сиңа охшый бара, әнием... Ә холкы минеке... Дүрт яшендә үк укырга-язарга өйрәнде, дуслары курчак киендереп уйнаганда да, тәрбияче артыннан китап күтәреп йөри иде минем Әсәлем. Менә хәзер дә ул кулына китабын тотып йокыга китте. Нигәдер көндез күп йоклый, нәрсә генә эшли башласа да, хәле тиз бетә. Бер дә тик торганы юк үзенең, шуңадыр инде. Хәзер ул уянганны көтәм, син мине ундүрт ел элек алып барган бәйрәм мәйданын күрсәтәчәкмен. Аның өчен генә түгел, үземә дә шул урынга кире кайту зур вакыйга булачак...»

Шуның белән көндәлекнең беренче язмасы тәмамланды. Ләкин шул язмадан соң да, күңелдә авырлык сиздем. Уйларымда Хәдичә минем хәлемә керер кебек тоелса, хәзер үзем аны аңларга тырыштым. Бу дөньяда һәркем өчен дә иң кадерле кешене югалтып, яшәүнең тәмам тәмен тоймый башлагач, Ходай аңа өмет бүләк иткән. Мәгънәсез караңгы тормыштан чыгу юлын күрсәтүче маяк булып, аның кызы туган. Балалы өйдә мондый бушлык берничек тә хөкем итә алмый, димәк, ялгышканмын. Эш, чыннан да, иске ремонтта булгандыр. Мин әнием янына фатирны үзгәртү тәкъдимнәре белән чыгып кердем дә, көндәлекнең икенче битен ачтым.

«4 июнь. Кадерле әнием, йөрәгем дөрес сизгән: бәйрәм мәйданына бару минем өчен бик зур вакыйга булды. Аның зурлыгы куркынычлыгы белән тәңгәл килә. Әсәлем үзе кебек баллы мамык ашаганнан соң, аның яшендәге башка балалар җыелган, шарлар тараткан урынга барырга сорады, ләкин... барып җитә алмады. Үзенең кечкенә тәпиләре белән зур кызыл шар артыннан йөгергән арада, аңын югалтып егылды. Әнием, хәтерлисеңме, син минем бер йөткерүемне ишетеп тә, кичектермичә хастаханәгә алып бара идең? Шуңа күрә, мин начар уйларны читкә куеп, башына эссе генә тигәндер дип уйласам да, табибка күренмичә булдыра алмадым. Әсәлнең хәле турында сөйләгәч, ул да миңа: «Хәдичә ханым, 7 яшьлек шук кыз өчен бу гадәти хәл. Урамда эссе, кояш кыздыра, бәлки, бик сусаган булгандыр. Барысы да яхшы булачак, борчылмагыз шулхәтле», – дип, Әсәлне бәйрәм уңаеннан кәнфит белән сыйлап, өйгә кайтарып җибәрде. Табибның сүзләре миндә ышаныч уятмаганга күрә, мин барыбер томография узарга булдым. Нәтиҗәләр билгеле булгач, табиб миңа нәрсәдер аңлатырга тырышып карады, ләкин: «Сезнең кызыгызда баш мие шеше табылды. Өченче дәрәҗә», – дигән сүзләрдән соң, мин инде аны тыңлый алмадым. Син үлгәннән соң, минем әле шулай йөрәк тетрәнгәне юк иде, әнием.. Кызымны могҗиза, бары тик могҗиза гына коткара алачак».

Бер белмәгән кешенең кайгысы минем күңелне шулкадәр әрнетә алыр дип башыма да килмәс иде. Күздән яшь тама. Күпме генә киләсе язманың куанычлы булуын теләсәм дә, әтием шул өлкәдә эшләгәнгә күрә, могҗизаларның аз, бик аз булуын аңлый идем мин. Ләкин алар юк түгел. Әсәлне Хәдичәдән тартып алмаячаклар, бу мөмкин түгел, шуңа күрә дә мин укуымны дәвам иттем.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 02, 2019

Фото: pixabаy

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: