Сары каеш билләрдә (дәвамы)

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

– Әйдә, егетләр, төялегез!
Таныш тавышка күтәрелеп карасам, рульдә Тәлгат икән. Аның янында безнең майор Шаронин. Димәк, безне шәһәргә алар алып бара.
Без машинага төялдек. Училищеда унбишебезне унбиш урынга
алып китәчәкләрен әйттеләр. Без радиусы 5 километрдан ерак булмаган урыннарга таратылачакбыз, бирелгән парольләр белән училищедагы нокта белән элемтәгә керергә тиешбез һәм ике арада текстлар алмашачакбыз. Алай гына да түгел, аерым ешлыкларда эшләүче биш нокта белән элемтәдә булачакбыз. Тәлгат безгә хәерле юл теләп, училище ихатасында калды.
Авызы ерык:
– Юкка хафаланганмын, ярый әле машина йөртүче булганмын, 15 килолы йөк күтәреп йөргәнче, рульда булуың яхшырак, – ди.
Апрельнең егерме икесе булса да, көн шактый сүрән, болытлы, салкын җил исә. Машинабыз ике авыл арасындагы урман полосасы янында туктады.
– Безнең урын шушы, – диде мине озатып килгән сержант-макаронник.
Мин тиз генә радиостанцияне көйләдем, аккумуляторлар тоташкан
урыннарны тикшердем. Сигналлар көтә башладым. Миңа тиешле сигналны һәм эфирга тапшырасы текстны морзе әлифбасы белән хәбәр иттеләр. Шуннан соң мин тапшыргычны училищедагы «партнёрым» ешлыгына көйләдем. Ничектер, җайлы гына килеп чыкты. Объект белән элемтә урнаштырып, текстны тапшырдым. Минем ерактагы коллегам икенче объектка керү өчен ешлык һәм текст бирде. Мин тагын бу ешлыкта көтеп торучы адресатка бу мәгълүматларны тапшырдым. Шулай бер-бер артлы
дүрт адресат белән әйбәт кенә аралаштык. Әмма бишенчесе белән һич кенә дә элемтәгә кереп булмады. Барысы да дөрес кебек, техника да эшли сыман, әмма, нихәл итәсең, элемтә юк! Безгә бирелгән вакыт та чыкты. Макаронник ашыктыра, соңга калабыз, киттек, ди. Шулай итеп, бурычны үтәп бетермичә, борчыла-борчыла училищега кайттык. Мин инде шелтә
алырга әзер идем. Әмма майор Шаронинның ерык авызын күргәч, ничектер җиңел булып китте.
– Нәрсә, сөмсерең коелган? Булдырдың! Котлыйм! Ә бишенче
адресатның техникасы көйсезләнгән өчен без җаваплы түгел!
Училище ашханәсендә безне тәмле әбәт белән сыйладылар. Без Тәлгат белән бәйрәм табынында бер өстәл янында утырдык. Монда аңа да эш тапканнар икән. Өйрәнү аэродромына биредәге курсантларны илтеп кайткан. Алар безгә очыш ясауларын күрсәтәчәк икән. Аштан соң, без дә, Тәлгат машинасына төялеп, шул аэродромга киттек. Хәрби очучы булачак егетләрнең күрсәтмәле очышларын карадык. Кичен училище клубында
шәһәр кызлары белән биедек, күңел ачтык. Төн уртасында арып-талып, әмма бик канәгать булып, Малиновкадагы казармабызга кайтып аудык.
Менә кыш үтеп тә китте. Бу якларда, бездәге кебек, зәмһәрир салкыннар булмый, ахры. Һәрхәлдә кыш кырыслыгы белән артык үзәккә үтмәде. Казармадан йөз илле адымдагы солдат ашханәсенә гимнастёркадан килеш стройга тезелеп барасы. Шулай да беркем салкынлыктан зарланмый. Шул кыска гына арада кайчакта җырлап та алабыз. Йоклар алдыннан кичке прогулка юлы күпкә озынрак. Казармадан өч йөз метр арадагы стадионнан ике тапкыр, кайсы көннәрдә өч мәртәбә җырлап әйләнәбез. Миңа кайчакта җыр башларга кушалар. Мин алар башлаганга гына кушылам. Моны алар белә. Шуңа күрә артык бәйләнмиләр. Рус, украин егетләре арасында җыр башлаучылар һәрвакыт табыла тора. Бу аларга үзләрен күрсәтү өчен җайлы очрак та. Алар андый форсатны файдаланмый каламы соң?
Безгә, монда укучы курсантларга, «иң әйбәт солдат» дигәнне белдерүче «ефрейтор»ны бирмиләр. Шуңа күрә украин егетләре үзләрен күрсәтергә әллә ни атлыгып тормый. Әмма башкалардан өстенрәк тору, дигән теләк барыбер үзен сиздерми калмый. Уңайлы очракны файдаланып, менә мин кем дигәндәй, мактанып алудан тыелып кала алмыйлар. Строй җырларын үз телләрендә җырлау алар өчен берни дә тормый. Телләре дә рус теленә
бик якын. Әйтелгәнчә, алар биредә күпчелекне дә тәшкил итә. Строй белән сержант Иваншутник командалык итсә, ул үзе украинча җырларга куша:
– Игнатенко, запевай по-украински, – ди.
Ә инде сержант Мошнин безнең белән булган чакларда мондый
башбаштаклыкны өнәми. Кемдер украинча башласа да, ул игътибарсыз калмый:
– Бу җырны рус авторлары язган. Оригинал телендә җырлагыз, – ди.
Аңа берсүзсез буйсыналар. Аның талканы коры.
Әкренләп, армия тормышына, кырыс яшәү рәвешенә, хәрби уставта каралган барлык таләпләрне үтәп яшәвебезгә күнегеп беттек дияргә мөмкин. Уку-өйрәтү подразделениеләрендә солдат тормышын хәрби тәртипләрне исәпкә алып оештыруга бигрәк тә әһәмият бирәләр икән. Әмма якташым Тәлгаткә мондый нәрсәләр кагылмый диярлек. Чөнки аларның хуҗалык взводында «отбой» белән «подъем» командалары бирелсә дә, һәрвакыт үз көчендә була алмый. Чөнки алар юлдан төн уртасында да, таң алдыннан да кайтырга мөмкин. Солдатка сигез сәгать йокы тиеш.
Шуңа күрә алар казармасында егетләр көпә-көндез дә урын өстендә ятарга мөмкин. «Хозчастьләр» – без аларны шулай дип йөртәбез – сафта йөрүләрне төшләрендә генә күрә торганнардыр. Алар старшиналарына гаражга барам, машинаны тәртипкә китерәсем бар, диләр дә, казармаларыннан чыгып китәләр. Машина белән кайнашамы, әллә иптәшләре белән чикмәнле
бәрәңге пешереп ятамы – берәүнең дә эше юк. Г.Тукай әйтмешли, «вәләкин бер шарты бар»: машинаң теләсә кайсы сәгатьтә төзек булырга тиеш. Безнең Янсыбы егете соңгы вакытларда үз хәленнән канәгать, авызы һәрвакыт ерык. Көннән-көн, безгә караганда, үзенең җайлырак шартларда яшәвен бәяли бара. Күрә: аның каравылда да торасы юк, төймәләренең, каеш аелларының тиешенчә ялтырап торырга тиешлегендә дә эше юк. Урын-җиреңне курчакныкы кебек тип-тигез итеп җыештырып кую да аңа кагылмый. Шулай да ул, үз ихтыярында булса, курсант булыр иде
кебек. Армиядә булып, чын солдатларча хезмәт итмичә калам инде, ди. Командирлары аннан канәгать. Иманым камил, ул безнең кебек уку- өйрәнү курсларына эләксә, үрнәк солдат булыр иде. Андагы җыйнаклык, пөхтәлек, уңганлык сирәк кешеләрдә булыр. Техниканы яраткан егетнең радиостанцияне дә менә дигән итеп өйрәнәчәгенә шик юк. Менә мин дә, армиягә кадәр мондый эшләрдән читтә торган булсам да, кирәк кадәр барысын да үзләштереп киләм бит әле.

Бара торгач, июль ахыры да килеп җитте. Димәк, шушы ай ахырында без, укуларны тәмамлап, алга таба хезмәтне дәвам иттерү өчен, башка урыннарга китәрбез. Имтиханнарны тапшырдык. Мин сәяси әзерлек, радиостанцияләрнең техник төзелеше, аларны эшләтә алу, морзе әлифбасы буенча кабул итү имтиханнарыннан бик яхшы билгеләр алдым. Бары тик сигналларны тапшыру тизлеге буенча гына югары бәя куелырлык норманы үтәп җиткерә алмадым. Заболотин белән өч-дүрт егет «икенче класслы белгеч» дигән дәрәҗәле диплом алса, миңа күпчелегебезгә бирелгән «өченче класс»лы белән канәгатьләнергә туры килде. Зыян юк, яңа урында аларны куып җитәрмен дип, үз-үземне тынычландырдым.
Алда бер сорау тора: кая җибәрерләр? Әле май аенда ук мине Воронеж шәһәренә хәрби медицина комиссиясенә җибәргәннәр иде. Бик җентекләп тикшергәннән соң, Арктикада хезмәт итәргә яраклы, дигән нәтиҗәгә килеп кайтардылар. Димәк, минем әнә кайда китү мөмкинлегем бар дигән сүз!
Воронеж матур шәһәр икән. Аны сугыштан соң өр-яңадан төзегәннәр. Бакчалар, парклар күп, яшеллек бихисап. Поездга кадәр вакытым шактый иркен иде. Сынлы сәнгать музеенда булдым, «Дон» кинотеатрында «Строгая игра» дигән кинокомедия карадым. Хәтта аэропортка да барып кайттым. Ул шәһәргә бик якын булып калган икән. Авиациядә хезмәт итәм дип исәпләнгәч, хәзер минем өчен самолётлар белән кызыксыну бер гадәт
булып бара. Менә алдагы хезмәт урыным гына кайда булыр?
Майор Шаронин сүз арасында әйтеп куйган иде куюын:
– Сине алга таба хезмәт итү өчен үзебездә калдыруыбыз ихтимал.
Сержант итәрбез, яңа курсантларны өйрәтерсең. Мин исә моңа гомуми сүз белән генә җавап биргән идем:
– Ватан кайда кушса, шунда хезмәт итәргә әзер, иптәш майор!
Инде күбебезне җибәрделәр. Мин һаман кала киләм. Әллә чыннан да монда калдыралар инде? Тәлгаткә кая да булса китү янамый, аны монда яраталар, булдыклы егет, диләр.
Ул арада хәрби частебыз тормышында бер вакыйга булды. Без укыган чакта ул аерым батальон дип атала иде. Хәзер аны Липецк өлкәсенең Грязи шәһәрендә урнашкан авиация частеның филиалы иттеләр. Димәк, андагысы да, мондагысы да бер хәрби берләшмә булып яши башлады, икесенә бер командир хуҗа. Шаронин әйтә:
– Менә сине үзебездә калдырабыз дип әйткән идем, чыннан да шулай булып чыкты. Сине Грязидәге полкка җибәрәбез. Сиңа анда белгеч буларак үсәргә, үзеңне төрле яклап расларга мөмкинлек зуррак булачак.
Бу хәбәргә мин дә, Тәлгат тә шатландык.
– Ни дисәң дә, без бер частьта хезмәт итәчәкбез булып чыга. Йөз илле чакрым хәзерге заманда ерак ара түгел. Һәрхәлдә очрашкалап торуыбыз да бик мөмкин, – диде ул.
Әйе, Тәлгатнең сүзе икенче көнне үк тормышка аша башлады. Мине һәм тагын берничә радистны Грязи шәһәренә илтеп куюны аңа тапшырдылар. Аның кабинасында теге вакытта безне Казаннан алып килгән Власов (инде капитан) бар иде. Без, унлап солдат, өсте брезент белән ябылган машинада бардык. Бөркәнчекнең арткы өлеше ачык. Без шуннан тирә-якны күзәтеп
барабыз.

Тәлгат машинаны җайлап кына йөртә. Югыйсә бу якта юлларның
рәте бер дә юк. Кайчандыр асфальт булган урыннар да чокырланып беткән. Шундый шартларда да ул ничектер тигез генә бару мөмкинлеген таба. Без яңа урынга бераз моңсуланып та, шул ук вакытта өмет белән дә барабыз.
Малиновкада сигез ай дәвамында бергә булган иптәшләребезгә күнегеп беткәнбез, алардан аерылып китү (бәлки, мәңгегә) бик үк җиңел булмады. Ярый әле, менә хәзер унлап малиновкалыларның бергә булуы күңелгә рәхәтлек бирә. Тамбов өлкәсе чиген үтеп, Липецк ягына керүгә, юл рәтләнеп китте кебек. Монда юлны бетоннан салганнар. Ул озаграк саклана икән. Барасы шәһәрнең исеме дә сәер – Грязи. Күрәсең, анда бик пычрактыр, дибез. Юкса, андый исем белән яшәмәсләр иде, исеме җисеменә туры
киләдер.
Бара торгач, ниһаять, шушы шәһәрнең урамына килеп кердек. Юк,
матур гына, төзек кенә бер шәһәр. Ул тимер юллар кисешә торган урын буларак атаклы икән. Шуңа күрә дә аны узловая станция дип тә атыйлар. Миңа ул кайсы ягы беләндер Нократ Аланын хәтерләтте. Үзәккә таба өч- дүрт катлы таш, кирпеч йортлар тезелеп торса да, күбесе авыл өйләрендә яши. Һәрберсенең диярлек бакчалары бар. Урамнарда тавыкларын иярткән
әтәчләр дә күренгәли.
Без хезмәт итәчәк частька шәһәрне аркылыга үтеп барышлы икән. Шәһәр белән ике арада өч-дүрт чакрымлы урман аша үтү сулышларны киңәйтеп җибәрде. Бөркү һава кинәт дымлылыгы, салкынчарак булуы белән уңай тәэсир итте. Димәк, без биредә, Малиновкадагы кебек, саф һава сулап яшәячәкбез!
Частьның КППсында (контроль-пропускной пункт) дежур торучы
лейтенант безнең килүебезне телефон аша кемгәдер хәбәр итте. Безгә таба борылып, әйтеп куйды:
– Үтегез! Туп-туры юлдан штаб янына барып чыгарсыз, анда
каршыларлар.
Власов безне икешәр итеп сафка тезде. Без асфальт юлдан атлап киттек.
Штаб бинасы янында бер майор көтеп тора иде.
– Майор Зитерев, – дип исәнләште.
Власов аңа рапорт бирде:
– Хезмәт итүне биредә дәвам иттерү өчен ун белгеч килде.
Зитерев «вольно» диде дә елмаеп әйтте:
– Эшне тамак ялгаудан башлыйк. Башкасы аннан соң.
Власов миңа таба борылды:
– КППга йөгер, якташыңны алып кил! Туп-туры ашханәгә!
Мин Тәлгатне алып килгәндә, малиновкалылар яңа урындагы беренче ризыкларын авыз итә башлаганнар иде. Без дә аларга кушылдык. Аннары «склад» дип аталган корылмага алып киттеләр. Тәлгат тә машинасын монда алып килеп куйды. Без аның кузовына ниндидер авыр- авыр ящиклар төядек. Власов белән Тәлгат кире Малиновкага кайтып киттеләр. Якташымнан аерылып калу миңа шактый кыен булды. Әйтерсең лә, ул туган авылыбызга кайтып китте. Мин шунда гына үзебезнең янә чит-ят җиргә килеп урнашуыбызны аңладым.

(Дәвамы бар)

"КУ" 04, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: