Сары каеш билләрдә (дәвамы)

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Сөйләшә торгач, шул беленде: Александр Николаевич әле өйләнергә дә өлгермәгән икән. Быел көзгә туй ясарга җыенабыз, ди.
Смоленск якларында туып үскән бу егет, нигездә, чын урыс мохитендә яшәгән. Шуңа күрә армиягә кадәр башка милләт кешеләре белән аралашмаган диярлек. Ул бик кызыксынып, миннән татарлар турында сораша.
– Безгә, – ди, – кечкенәдән үк татарларны усал итеп сөйләделәр. Тирә- якта татарлар булмаса да, балаларны куркытыр өчен, әнә, татар килә, капчыгына салып алып китәр, дип әйтәләр иде. Без, моны ишеткәч, куркып, әти-әниләр, әби-бабайлар кочагына сыена идек. Менә син – татар егете. Минем каршыда утырасың. Бер дә куркыныч түгел, нәкъ башкалар кебек кеше.
Мин аңа да шундый ук сүзләр белән җавап бирәм. Безне дә урыс килә дип куркытканнарын әйтәм. Хәтта халыкта бер җыр да бар иде дим:
Урысларны усаллар дип,
Тәмам бүки иттеләр.
Балалары еласа да,
Урыс килә, диделәр.
Икебез дә көлешәбез.
Ул дәвам итә:
– Күрәсең, кайчандыр моңа сәбәпләр дә булгандыр. Тик хәзер безгә бер-беребезне якын итәргә, үз күрергә кирәк. Зур илебездә һәркемгә урын җитәрлек. Тормышны матурлап яшәргә дә яшәргә!
Мин сүзсез генә аны хуплыйм.
– Синең документларны карап чыктым. Син инде унҗиде яшьтә
башлангыч комсомол оешмасына җитәкчелек иткәнсең. Унсигездә район комсомол комитеты аппаратына алганнар. Димәк, бик яшьли син үзеңне оештыру эшләрендә күрсәтә алгансыңдыр, шулаймы?
– Мине уналты яшемдә авыл клубы мөдире итеп куйдылар. Бу инде авылның бөтен иҗтимагый эшенең үзәгендә булу дигән сүз иде. Ни өчен дигәндә, авылда башка зыялылар юк. Дөрес, ике башлангыч сыйныфларда укытучы апалар бар иде. Алар шактый өлкәннәр. Укыту эшләреннән башканы белмиләр, бүтән бернигә дә катышмыйлар. Шулай итеп, зур гына авылдагы мәдәни-агарту, җәмәгатьчелек эшләре минем җилкәгә төшә. Безнең авылга кагылышлы бөтен шундый эшләрне оештыруны минем аша алып баралар. Шуңа күрә мин клуб эше белән башка җәмәгать
вазифаларын бер-берсеннән аермый башладым. Бөтен нәрсәдә минем катнашым бар дип уйлый идем. Комсомол эшен дә клуб эшенең бер юнәлеше буларак исәпләдем. Шулай мавыгып эшләгәч, тырышлыгымны күрми кала алмаганнардыр инде.
– Армиядә сиңа хәзер радиотехника белән эш итәргә туры килә, алга таба шул юнәлешкә тагы да керә барачаксың. Җәмәгать эшләренә күңел тартылмыймы?
– Бик тартыла. Әмма монда минем бурычым башка. Моны яхшы аңлыйм. Әнә шул белгечлегем буенча эшләүне иҗтимагый эшем итеп тә карарга кирәктер дип уйлыйм. Аны күпме яхшырак башкарсам, үземә дә, илгә дә әйбәтрәк.
– Син бик пафослы итеп әйттең. Төптән уйлаганда, сүзләрең дөрес инде. Мин синнән нәкъ менә шундый сүзләр ишетергә теләгән дә идем. Без әле синең белән күп эшләрдә бергә катнашырбыз.
Липецк яшел генә шәһәр икән. Урамнар парк кебек, ике яктан биек-
биек тирәкләр тезелеп тора. Өлкә үзәгеннән ерак та түгел зур металлургия комбинаты эшләп торгач, һаваны әнә шулай чистарталар.
...Округ политбүлегендә мине бер полковникка керттеләр. Шактый
олы яшьтәге бу абый (нигәдер, яшьләргә олырак кешеләр һәрвакыт инде бик өлкән булып күренәләр) беренче сүзләрдән үк ягымлы кеше булып тоелды. Ул миннән, Духновский кебек үк диярлек, моңа кадәрге эшләрем турында сорашты. Алга таба да башкаларга үрнәк булып яхшы хезмәт итәргә тиешлегемне әйтте.
– Учётка кую өчен килүең мәҗбүри дә түгел иде. Гадәтем шундый, безнең карамакка килгән һәр кешене үз күзләрем белән күрергә телим. Кеше белән кәгазь ярдәмендә генә танышу һич тә җитәрлек булмый. Менә үзеңне күрдем, сүзләреңне тыңладым. Ил мәнфәгатьләренә тугрылыклы тагын бер яшь кеше белән очрашу миңа да күңел рәхәте бирә. Сиңа хезмәтеңдә уңышлар телим,
иҗтимагый активлыгыңны тагын да үстерерсең дип ышанам.
Инде урынымнан кузгала башлагач, көтелмәгән сорау бирә:
– Ә син үз телеңне – татарчаны беләсеңме?
– Беләм.
– Бик яхшы. Офицерлар арасында минем бер татар дустым бар иде. Аңардан миңа сезнең шагыйрь Муса Җәлилнең татарча китабы калган иде.
Полковник урыныннан торып, шкафтан бер китап эзләп тапты, аны миңа сузды.
– Менә шушы китап. Миндә аның русчасы да бар. Анысы өйдә. Көчле шигырьләр. Менә шул дустым әйтә иде, татарчасы тагын да көчле яңгырый, дип. Чыннан да шулаймы икән?
– Шулайдыр дип уйлыйм, иптәш полковник. Оригинал һәрвакыт
яхшырак була. Тәрҗемә – тәрҗемә инде ул.
– Алаймы? Йә, укып күрсәт әле берәрсен. Менә беренче шигырьне.
Бу М.Җәлилнең атаклы «Җырларым» шигыре иде. Мин аны бишенче сыйныфтан ук өйрәнеп, төрле кичәләрдә, концертларда сөйләп киләм. Шуңа күрә аны уку өчен миңа китап кирәк тә түгел.
Мин китапны кулымда тоткан хәлдә, әмма аңа карамыйча, сөйләп киттем. Полковник миңа гаҗәпләнеп карап тора, мин аның саен, әсәрнең рухына керергә тырышып, сөйли бирәм. Строфадан строфага хис киеренкелеге арта бара, югары пафоста тәмамлануга килә. Укып бетергәч, тирән тынлык урнашты. Полковник бераздан телгә килде:
– Ихлас көчле икән! Татар теле, миңа бөтенләй аңлашылмаса да, сез кичергән хисләр миңа да күчте кебек. Тагын берәрсен укымассызмы?
Мин «Кичер, илем!» шигырен укыячагымны әйттем. Полковникка, әлеге шигырь басылган битне ачып, кулына тоттырдым. Ул минем арттан карап барырга булды. Аны да укып бетергәч, әйтте:

 – Без, бер генә тел белүчеләр, рухи яктан шактый ярлы. Менә гарәп хәрефләре белән татарча язылган бу шигырьләр бөтен дөньяга таралды. Димәк, бу әсәрләрнең оригиналь теле бер генә телдән дә ким түгел, никадәр бай, матур, аһәңле. Татар теле аралашу теле генә түгел, бәлки, шигърият теле икәнлеген менә мин хәзер үзем тойдым. Рәхмәт сезгә. Безгә үз халыкларыбызның рухи байлыгы белән горурланырга да сәбәпләр юк түгел. Мин бу китапны сезгә бүләк итәм. Ул сезгә файдалырак булачак.
Ул миңа кадерләп кенә, китапны сузды. Аның тагын бер соравы калган икән:
– Ә сез М.Җәлил шигырьләрен рус телендә дә сөйлисезме?
– Юк шул. Моңа кадәр бары татарча сөйләп килдем.
– Монысы кызганыч. Әгәр русча да укысагыз, сезгә бәя биреп бетереп булмас иде. Русча укуны да максат итегез.
Көтмәгәндә, бу яше ягыннан да, хәрби дәрәҗәсе ягыннан да олы кеше белән сөйләшүем әнә шундый күңелне нечкәртерлек булып тәмамланды.
Хәрбиләр бертөрле генә түгел икән бит. Алар арасында киң күңелле, башка халыкларга да тигез итеп караучылар, матурлыкны аңлаучылар булуына сөендем. Кемнең нинди өлкәдә эш итүе генә түгел, аның шәхси эчке дөньясының әһәмиятле икәнен аңладым.
Моннан чыккач, күңелгә рәхәт иде. Духновский да моңа игътибар итте.
– Нәрсә, сиңа политбүлектә берәр бүләк бирделәрме әллә?
– Сез хаклы, бүләк бирделәр. Менә М.Җәлилнең татар телендәге
җыентыгы.
– Татар телендәге, дисеңме? Кайдан килгән аларга мондый китап? Ул чыннан да синең өчен зур бүләктер. Татарстаннан ерактагы бер шәһәрдә, туган телеңдәге китапны очрату гадәти генә хәл түгелдер.
– Мин андагы әсәрләрне ятлап бетерергә тиеш. Үз алдыма шундый бурыч куям.
Без, Духновский белән аның тагын берничә урындагы йомышларын йомышлап, шәһәр буенча байтак сәяхәт кылдык. Бер хәрби частьта тамакларыбызны туйдырдык. Грязигә төн уртасында гына кайтып җиттек.
Инде гадәти солдат көннәре башланды. Без Козырев белән ай чамасы радиостанциябезнең схемаларын, гамәлдә эшләү үзенчәлекләрен өйрәндек. Энергиягә тоташтырып, кат-кат эшләтеп карадык. Тиздән безгә инде боларны кыр шартларында, ерак аралардан торып, әйтергә яраса, сугышчан бурычларны үтәү шартларында сынап карарга кирәк иде. Безнең тәкъдимне рота командиры да хуплады. Алар, баш инженер белән сөйләшеп, экипажыбызны атна-ун көнгә Малиновкага җибәрергә, биредәге
башка радиостанцияләр белән элемтәгә кереп, тәҗрибәләр ясарга дигән карарга килделәр. Минем күңелгә җылы керде. Ник дигәндә, үзебезнең Малиновканы кабат күрәчәкмен! Әлбәттә инде, Тәлгат белән күрешү дә шатлыклы булачак. Күңел түрендә бер зуррак өмет тә уянды. Бәлки, капитан Фролов бу көннәрдә безгә консультант була алыр? Ул әлеге яңа техниканы ныклап үзләштереп кайткан кеше. Бу теләкне мин Козыревка әйттем. Ул
исә моны рота командирына җиткерде. Юлга чыгар алдыннан бу хакта сөйләшүләр булганлыгын, Фроловның берничә көнгә безгә җитәкче булып беркетеләчәген җиткерделәр.Шушы тулыр-тулмас бер ай вакыт эчендә Малиновкадагы частебызны тансыклаганмын икән. Анда килеп керүгә, күңел бөтенләй үзгәреп китте.
Шулай да бирегә әйләнеп килүебезгә иң сөенгән кеше Тәлгат булды кебек. Ул хәзер дә тегендә чаба, монда чаба. Шундый эш араларында гына булса да, аның белән очрашып, туган ягыбыз, аннан килгән хәбәрләр турында сөйләшкәләп алабыз. Әле частебыз буш диярлек. Яңа курсантлар килергә кимендә бер ай вакыт бар, диләр. Кызык, солдатлар булмагач, безгә командир булган Мошнин, Ивашута кебек сержантлар кулларына көрәк,
себерке тотып, биредә чисталык, тәртип саклый. Килер яңа курсантлар, алар инде бөтен эшләрне алар җилкәсенә салырлар.
Капитан Фролов берничә көн буена безгә нык булышты. Катлаулы
схемаларны, алай гына да түгел, кәгазьдә чагылган мәгълүматларның чынбарлыктагы узеллар, күп төрле блоклардагы гәүдәләнешен йокыдан уятып сорасалар да, сөйләп, күрсәтеп бирер дәрәҗәгә җитеп өйрәндек. Грязидәге коллегаларыбыз белән элемтәгә кереп, төрле параметрларда сынаулар, тәҗрибәләр үткәрүгә ирештек. Үзебезнең генә теш үтмәгән чакларда яныбызда Фроловны тоеп тору безгә ышаныч бирде. Ниһаять, сентябрь ахырында без сугышчан бурычларны үтәү өчен Грязигә кайттык.
Рота командиры безнең әзерлекне сынап карарга теләде. Шуңа күрә без Добринка дигән районның урман аланына чыгып, радиостанциябезнең антенналарын тиешенчә җәеп урнаштырып, Малиновка – Грязи – Добринка өчпочмагында элемтә урнаштыруның ныклыгын кат-кат сынадык. Яшерен
кодлар ярдәмендә партнёрлар белән арлашуларның аудио, телеграф ысулларының төрле вариантларын кулландык. Аларның нәтиҗәләрен җентекләп тикшереп, полкның баш инженеры безнең экипажның хәрби бурычларны үтәргә тулысынча әзер икәнлеге турында җитәкчеләргә рапорт бирде. Шул рәвешле без бу бурычны ике ай ярымда тормышка ашырдык. Нәтиҗәдә Козыревка ун көнгә туган иленә кайтып килергә отпуск игълан ителде, миңа исә кече сержант званиесе бирелде.
Козырев әйтә:
– Бер тарыдан ботка булмый, дип әйтәләр әйтүен, әмма була икән. Син килмәсәң, без бу эшне болай масштаблы итеп җәелдерә алмас идек кебек. Отпуск турында хыяллану төшебезгә дә кермәс иде. Рәхмәт сиңа, Федя!
– Юк, Федя түгел, Фоат!
– Фоат инде, Фоат! Ну син, татарин, эшли дә беләсең, татарлыгыңны да яклыйсың. Шуның өчен хөрмәт итәм үзеңне.
Мин инде хәзер ротада үз кеше идем. Малиновкадан бирегә бергә килгән иптәшләр (күбесе украиннар) мине үз абыйлары кебек якын күрәләр (мин алардан ике яшькә олы!), миңа сыеналар. Мин дә аларны кирәк урыннарда һәрвакыт яклап, ниндидер кытыршылыкларын җайлап җибәрергә ярдәм итәм. Сержантлар составында булу миңа бу яктан шактый мөмкинлекләр тудыра.
Козыревка ун көнлек отпуск игълан итсәләр дә, Донецкига кайтып килүен ноябрь аена күчерделәр. Чөнки аңа кадәр офицер һәм сержантларга техник укулар оештырыласы билгеле булды. Мәскәү һәм башка шәһәрләрдән, фән- техника инкыйлабы шартларындагы соңгы казанышлар турында теоретик лекцияләр уку өчен, төрле югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү институтларыннан лекторлар җәлеп ителәчәк икән. Аларны тыңларга хәтта
бу тирәдәге гарнизоннардан да хәрбиләр киләчәк, диделәр. Димәк, безнең Грязидәге хәрби шәһәрчек бу көннәрдә үзенә күрә белем күтәрү үзәгенә әверелә. Козырев та, мин дә шушы укуларга йөрергә тиеш булдык. Әмма лекцияләрнең кайберләре бары офицерлар өчен генә икән. Ярый, безгә үзебезнеке дә бик җиткән.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: