Логотип Казан Утлары
Бәян

Сары каеш билләрдә (дәвамы)

Хоменко: – Менә җыр бу, ичмасам! Татар җыры шулай яңгырый, дисәләр, ышанмас идем. Чыннан да, украин җырларының ниндидер билгеләре бар. Син, Фоат, юкка гына армиягә килгәнсең, сиңа рәхәтләнеп, үз халкыңа җырлап кына йөрисе иде. Беткәнмени армиядә хезмәт итәрлек башка егетләр? Мә, бишне, – дип, кулын сузды.

(Башыннан МОНДА басып укыгыз) 

Һәммәсенең күзе миндә. Мин исә уйланам. Моңлы «Рушник»тан соң шундый ук дулкындагы көй кирәктер. Әмма кайсы җыр отышлы булыр? Бу бит гадәти генә җырлау булмаячак, башка милләт кешеләренә татарның күңел дөньясына пәрдә ачып кую кебек кабул ителәчәк. Шактый озын тоелган паузаны кыскартырга кирәк иде. Ниһаять, «Сибелә чәчәк»не җырлап җибәрдем. Өч-дүрт ай җырлаганым булмаса да, шунда ук сизеп алдым, тавышым шактый иркен генә чыга икән әле. Моны аңлап, тавышыма
тагын да көч өстәдем. Киң диапазонлы җырның кульминациясендә исә, тавышымны күкрәк төпкеленә төшереп, әкрен генә яңгырашын көчәйтә- көчәйтә җырлап бетердем. Җыр тынгач, барысы да дәвамын көткәндәй, миңа карап калдылар. Бераздан шул ук Хоменко:
– Менә җыр бу, ичмасам! Татар җыры шулай яңгырый, дисәләр, ышанмас идем. Чыннан да, украин җырларының ниндидер билгеләре бар. Син, Фоат, юкка гына армиягә килгәнсең, сиңа рәхәтләнеп, үз халкыңа җырлап кына йөрисе иде. Беткәнмени армиядә хезмәт итәрлек башка егетләр? Мә, бишне, – дип, кулын сузды.
Бу хәл шул ук көнне бөтен ротага таралды. Миңа җырчы итеп карый башладылар. Сафта барганда, командир боерык бирә:
– Запевай!
Шуны ишеткәч, Петро җыр башлый. Аңа бөтенебез дә кушыла.Әмма мин сафта башлап җырлый алмыйм. Минем җырлау рәвешем аңа көйләнмәгән. Моның өчен йә рус, йә украин, йә белорус мохитендә тәрбияләнергә кирәктер. Моны башкалар да аңлыйлар дип беләм. Шуңадыр миңа башлап җырла дип әйтүче юк. Клуб мөдире капитан Самсонов исә бер концертта катнашуымны сорады.
– Русча җырласаң әйбәтрәк булмасмы? Кайсы җырны беләсең?
– Җырларны беләм-белүен. Әмма бер дә сәхнәдән русча җырлаганым юк бит.
– Рус телендә әйбәт сөйләшәсең бит.
– Мин татар мохитендә үстем. Рус җырының рәтен белмим. Аларны тыңларга гына яратам.
– Шулай да җырлап кара әле. Кайсысын уйныйм?
– Яз, гөлләр турында җырларга булдым.
Самсонов фортепианода уйный башлады, мин кушылдым. Бер куплет җырлагач, капитан әйтә:
– Әйе, синең тамак русча җырга көйләнмәгән. Татар бормалары белән матурларга тырышасың. Кирәкмәгәнгә сузасың да. Йә, татарча җырлап күрсәт әле.
Минем кулда ноталар юк, шуңа күрә Самсонов фортепианода уйный алмый. Акапелла гына җырларга булдым. Рөстәм Яхинның «Оныта алмыйм» романсын сайладым. Моның сәбәбе дә бар иде. Әле узган елны Кукмарага һәвәскәрләрнең район күләмендә уздырылган йомгаклау концертын карарга Казаннан Халык иҗаты йорты директоры, атаклы дирижёр Разия апа Яруллина килгән иде. Ул минем җырлавымны ошатып, Казанга барасы башкаручылар арасында мине дә күрергә теләвен әйтте.
Бер атнага якын башкалада чыгыш ясарга тиешле кешеләр белән җыр дәресләре уздырды. Миңа Р.Яхинның шушы әсәрен җиренә җиткереп өйрәтте. Җырлар алдыннан төрле күнекмәләр эшләтеп, тавышымның дөрес ясалышын булдыруга, сулыш алуымны көйләүгә әһәмият бирде. Шуңа күрә бу әсәрне «киртәсенә кертеп» башкару буенча күнекмәләрем барлыкка килде. Самсоновка да шуны җырлап күрсәттем. Капитан җырлавымны ошатты.
– Менә шушыны җырларсың. Бу композиторыгыз дөнья классик
музыкасы алымнары белән иҗат итә икән. Татар халкының үз җырлары безнең аудиториядә авыррак кабул ителергә мөмкин. Ә бу җыр, ничектер, нейтральрәк кебек тоела, ягъни башка милләт вәкилләренә дә артык ят тоелмас. Концертта да инструменттан башка гына җырларсың. Нотасы булмагач, уйнап булмас. Шулай да мин сиңа тиешле югарылыктагы нотаны биреп куярмын.
Шулай эшләдек тә. Иң курыкканым – «тональностьны» дөрес алмау иде. Әмма капитан миңа сәхнә артыннан тиешле нотаны биреп куйгач, мин ышанычлы гына башлап җибәрдем, шул рухта ахырга кадәр дәвам иттерә алдым. Мул гына итеп кул чаптылар.
Залда Тәлгат тә утырган икән. Соңгы көннәрдә аны каядыр командировкага җибәргәннәр иде. Шуңа күрә концертта катнашачагым турында аңа әйтә алмадым. Минем сәхнәгә килеп чыгуым аның өчен көтелмәгән хәл булган.
Ул әйтә:

 – Бу төрле милләт егетләре арасында томаналары да бар икән. Сине игълан иткәч, янәшә-тирәдә утыручыларның кайберләре бу татарлар җырлый да беләләр микәнни, дип куйдылар. Җитмәсә, син романс башкара дигәч, татарларга нинди романс, диештеләр. Аның каравы, җырлавың әйбәт килеп чыкты. Шулай да мондый җирдә татарча җырламасаң, әйбәт булыр иде. Барыбер сәерсенеп карыйлар. Тавышыңны сакла, хезмәт итеп кайткач, үзебезнекеләр алдында рәхәтләнеп җырларсың.
Мин Тәлгаткә рәхмәт әйттем. Чыннан да, алга таба җыр белән сәхнәгә чыкмаска тырыштым. Малиновкада чагында чыгарылыш кичәсендә генә җырларга җөрьәт иттем.
Мин еш кына уйланам: теге чакта мин үземнең фиркале булуымны иптәшләремә әйтми кала алдым. Ә менә шушы нәрсә егетләргә билгеле булгач, аларның миңа карата мөнәсәбәте кайсы якка булса да үзгәрмәсме икән? Чөнки солдатлар арасында төрле караштагылары очрый. Бигрәк тә Балтыйк буе илләреннән килгәннәре, сәяси мәсьәләләр тирәсендә сүз чыкса, ара-тирә
шактый сискәндерерлек нәрсәләр әйтеп куйгалыйлар. Дөрес, андыйлар күп түгел, әмма юк дип тә булмый. Мин, сүз андый темаларга килеп чыкканда, дәшми калуны өстен күрәм. Ә менә минем идарәче фирканең әгъзасы булуым мәгълүм булгач, алар миңа аерым мөнәсәбәт күрсәтмәсләрме?
Көннәрдән бер көнне ротада кизү торучы солдат казарманы яңгыратып кычкырмасынмы:
– Рядовой Галимуллин, сине парткомга чакыралар.
Мин ул вакытта гимнастёркага яка тегеп утыра идем. Минем тирәдәге иптәшләрем дневальныйның бу сүзләрен ишеткәч сәерсенеп калдылар.
– Партком кешеләренең синдә нинди эше булырга мөмкин?
– Әллә берәр җирдә ялгыш сүз әйттеңме?
– Алай булса, парткомга чакырмаслар иде. Андыйларны башка җиргә чакыралар.
Әмма мин үзем ни өчен чакырганнарын белә идем. Шуңа күрә егетләрнең шөбһәле сүзләре миңа нинди дә булса тәэсир ясамады. Ап-ак яка тегелгән чиста гимнастёркамны киеп, башыма пилотка чәпедем дә партком урнашкан бинага киттем. Анда эшләүче капитан болай диде:
– Безгә синең учёт карточкаңны тапшырдылар. Син хәзер безнең партия оешмасында әгъза булып торачаксың. Моңа лаеклы бул! Яхшы укы, тәртипле, үрнәк бул. Партия җыелышларында катнашу мәҗбүри. Партия билетыңны күрсәт әле.
Мин түш кесәсеннән билетны алып бирдем.
– Дүрт айга взносың түләнмәгән икән. Хәзер түли аласыңмы?
Мин аңа тиешле акчаны суздым. Ул билетка взнос түләвем турында билге ясады.
Минем кайтуымны иптәшләрем бик кызыксынып көтеп торалар икән. Казарма ишегеннән килеп керүгә, сорау яудыра башладылар:
– Ник чакырганнар?
– Парткомда кешене ачуланалар гына икән. Сине ни өчен орыштылар?
– Әллә сине икенче урынга күчерәләрме?
Иптәшләрем миңа карап торалар, җавап көтәләр. Дәшмичә калып
булмый бит инде. Мин шактый ипсез генә әйтеп куйдым: – Берни дә юк, барысы да әйбәт. Анда кемдер Казанга барырга җыена
икән. Миннән Татарстан, аның башкаласы турында сораштылар.
Бу сүзләремне ишеткәч, ниндидер гадәттән тыш хәл турында әйтер дип көткән егетләр җиңел сулап куйдылар. Әлеге дә баягы Хоменко да сүзне уенга борды:
– Син болай диясең калган: «Казан шәһәре бик буталчык, анда кирәкле җирне таба алмыйча аптырап бетәрсез. Мине юл күрсәтүче итеп алмасагыз, эшегез харап». Шулай итеп, туган ягыңда булып килер идең. Солдатлар шаулап көлештеләр.
Якташым Фаил Гобәйдуллин сүзгә кушылды:
– Үзем генә кайтып килер идем дә, миннән файда булмас. Ник дигәндә, Казанны мин үзем дә белмим.
Чуваш егете Николай да сүзсез калмый:
– Казан ни, Чебоксар ни, безнең авылга икесе дә ике йөз чакрым. Без аларның нәкъ утасында торабыз. Без әти белән бер атнада Казанга барсак, икенчесендә Шупашкар базарында була торган идек. Безнең чувашлар Казанны Хузан дип йөртәләр. Мин Хузанны Фаилгә караганда яхшырак беләмдер. Алай-болай ул якка барырга, дисәләр, миннән дә яхшырагы булмас. Мин берьюлы ике республиканы да әйбәт беләм.
Василий Стендик дигән егет тарихтан, бүгенге иҗтимагый хәлләрдән хәбәрдарлыгын күрсәтергә җай гына эзли. Һәм еш кына таба да. Ул армиягә тарих бүлегенең беренче курсын тәмамлаганнан соң алынган. Әле дә чуваш Коляның «ике республика» дигән сүзтезмәне ычкындыруын файдаланмый
каламы соң ул?
– Менә син, Коля, республика, дисең. Сезнең Татария белән Чувашия республикалармы соң? Өлкәләр ич алар!
Монда инде мин дә сүзгә кушылырга тиеш булам:
– Ничек инде республика булмасын? Башкалаларыбыз да бар, Верховный Совет та, Конституциябез дә бар. Өлкәләрдә алар юк бит. Баш шәһәрләре дә өлкә үзәге генә дип атала.
– Шулаен шулай, – ди Вася. – «Башкала» дип атыйлармы, «үзәк» дип әйтәләрме, эш анда түгел. Эш әлеге шәһәрнең респубика өчен нәрсә эшли алуында. Менә Казанны алыйк. Зур, матур шәһәр, дисез. Әмма ул, башкала буларак, нәрсә эшли ала? Үзе закон чыгарып, аны үтәтә аламы? Шуны эшләргә омтылып карасын, хәзер башына сугачаклар. Татарияме, Чувашияме, сез инде Көнчыгыш илләрендәгечә авыз тутырып, Татарстан, Чувашстан, дисез. Янәсе, Татар иле, Чуваш иле! Мин моның алай түгеллеген
бер җөмлә белән исбат итә алам.
– Йә, исбат ит әле, шундый көчле дәлилле нинди җөмлә икән ул? – ди Коля.
Мин инде белеп торам, Вася Стендик шундый егет, уйламыйча бер сүз дә әйтмәс. Дөрестән дә аның андый дәлиле бардыр.
Вася безгә көлемсерәп карап ала. Мин сизеп торам, хәзер ул саллы фикер әйтәчәк. Чөнки үз-үзенә булган ышанычы йөзенә язылып куелган. Ирен кырыйларына «шуны да белмисезмени?» дигән елмаю кунаклаган.
Ул җавабын сорау бирүдән башлады:
– Менә әйт әле, Коля, сезнең республикада иң олы җитәкчелек оешмасы ничек дип атала?

– Минемчә, Верховный Совет. Ул үзенең сессияләрендә карарлар,
законнар кабул итә. Аларны үтәү һәр оешма, һәр кеше өчен мәҗбүри санала.
– Ярый, алай да булсын, ди. Шулай да әйт әле, Татарстанның иң зур җитәкчесе кем? Шул син әйткән Верховный Совет председателеме?
– Юк бугай. Бөтенесе дә обкомның беренче секретаре авызына карап тора. Ул әйткән сүз һичшиксез үтәлергә тиеш дип санала.
– Менә, менә! Инде обком сүзе нинди сүзләрдән кыскартылып ясалганын да әйт.
– Аңлашыла инде – областной комитет.
– Менә күрдеңме? Республиканский комитет булса, ул реском дип аталыр иде. Ә чынлыкта «областной комитет – обком» дип атала. Менә хәзер сез көткән төп җөмләне әйтәм: димәк, Татарстан – югары оешмалар карашынча, нибары өлкә генә. Ә теге Верховный Совет дигәнегез ул бары тик уен гына. Курчак уены! Мәскәүнең Генеральный секретаре Татарстандагы беренче секретарьгә боера, ә бусы сезнең Верховный Совет председателенә куша.
Ул нәрсә әйтсә, халык «сайлаган» депутатларыгыз шуңа кул күтәреп утыра. Сездә генә түгел, бөтен җирдә шул хәл. Менә безнең Украинада барысы да мөстәкыйль кебек. Ә чынлыкта ничек? Безнең беренче секретарь да Мәскәүдәге Генеральный секретарь сүзеннән чыга алмый. Украина коммунистлар партиясе дип әйтү чын хәлне яшерү өчен генә. Барысына да КПСС Үзәк Комитеты хуҗа.
Минем дә болар турында уйланганым бар иде. Чыннан да район бар, аның партия комитеты бар. Татарстан күләмендә алганда, шул ук оешма республика комитеты дип аталырга тиештер бит инде. Нигә аны өлкә комитеты дигәннәр икән? Әмма мин, Вася кебек, мәсьәләнең төбенә төшеп уйлый белмәгәнмен. Дөрестән дә, ул әйткәннәр барысы да туры килә бит. Әлеге югары оешманың исеме Татарстанны, Чувашстанны гадәти өлкәләр рәтенә тарта да төшерә. Монысының да, тегеләренең дә иң зур түрәсе –
өлкә комитетының беренче секретаре. Мин Вася дәлилләренә карата нәрсә әйтим инде дип уйланып утырганда, старшина тавышы яңгырады:
– Рота, тезелергә!
Без ашыгып, урыннарыбыздан тордык, бил каешларын рәтли-рәтли, казарма алдындагы мәйданга тезелдек. Старшина безне хуҗалык складларына таба алып китте...
...Шул ук төнне, йокыга талгач, мине рота дежурные уятты.
– Тор әле, якташың Губайдуллин белән бәхетсезлек булган!
Мин сикереп тордым. Тиз-тиз генә өс-башымны киенеп, дежурный
бүлмәсенә кердем. Анда әлеге дежур торучы сержант белән Фаил генә иде. «Фаил исән-сау бит, нинди бәхетсезлек?» Башымнан шундый уй үтте. «Гобәйдуллин белән бәхетсезлек булган» дигәч, мин инде аны мондый сәламәт хәлдә түгелдер дип уйлаган идем. Йокы арасында ишетелгән андый сүз аеруча фаҗигале булып аңлашыла бит. Карыйм, шулай да Фаилнең күзләре яшьле. Димәк, нәрсәдер булган. Нәрсә? Фаил кулына кәгазь тотып, аптырап калган. Миңа бер сүз дә әйтә алмады, шул кәгазьне сузды. Бу телеграмма иде. «Әниең фаҗигале рәвештә вафат булды. Кайт. Бу үлем факты Кукмара районы баш врачы, хәрби комиссариаты тарафыннан раслана», дип язылган иде.Димәк, фаҗигале хәл әнисе белән булган. Бу инде Фаил өчен зур хәсрәт иде. Кайт дип язганнар язуын, әйтерсең лә, кайту мәсьәләсе аның үз карамагында. Армия бит бу. Хезмәт итүенең беренче генә елы. Шунда минем аңыма әни әйтә торган сүзләр килде:
– Безнең туганнан туган Мәрьям апабыз Зур Сәрдек авылы кешесенә кияүгә чыкты. Аның ире Харис исемле. Харис җизни белән Мәрьям апабыз өйләнешкән елларны Арпаязга кайткалыйлар иде. Бала-чагалар үстерү мәшәкатьләре күмеп киттеме, байтактан инде килгәннәре юк. Ара да ерак.
Безнең үзебезнең дә анда барып чыгарга күңел җиткәне юк.
Менә шушы Мәрьям апа базга бәрәңге алырга төшкәч, шуннан менеп җитә алмаган. Анда кеше өчен зарарлы газ җыелган булган. Инде аны җирләгәннәр дә икән. Әтисе берүзе калган. Фаилнең апалары кайсы кайда үз гаиләләре белән яшиләр, ди.
Мин ничек тә Фаилне юатырга теләдем. Үз телебездә сөйләшеп,
күңеленә җиңеллек китерергә кирәклеген аңлыйм, ләкин аны нинди
сүзләр белән юатыйм соң? Шулай да мине үз янында күреп, ул бераз тынычланды.
– Иртәгә командирлар белән икәү сөйләшербез. Минемчә, сиңа кайтып килергә рөхсәт итәрләр. Бәлки, әле армия хезмәтеннән бөтенләй дә азат итәрләр. Әйдә, кереп урыныңа ят. Йоклап китә алмассыңмы?
– Юк инде, Фоат, ятып тормыйм. Барыбер йокы кермәячәк. Төнне
шушында утырып чыгам.
– Юк, алай ярамас. Бу – дежурда торучылар бүлмәсе. Рөхсәт итсәләр, бераз Ленин бүлмәсендә утырыйк.
Дежур сержант Онищенко риза булды. Без бер-ике сәгать шул Ленин бүлмәсендә сөйләшеп утырдык. Мин ахыр чиктә аны урынына ятарга ризалаттым.
– Сиңа иртәгәсен көч кирәк булачак, кайтырга рөхсәт итсәләр, юлга
чыгасы. Ял итмәгән килеш авыр булыр, – дип юаттым. Бу вакытта төнге бер якынлаша иде.
Мин байтак вакыт йокыга китә алмыйча яттым. Фаилләрнең авылы күз алдыма килде. Кукмарадан килгәндә, Купка авылы урнашкан тау башына килеп чыккач, алда зур киңлек ачыла. Өч-дүрт чакрым арада шушы авыл җәйрәп ята. Үзе бер бистә кебек. Сул як очта тирә-якка атаклы мәктәп бинасы, бирерәк агачларга күмелгән зират күренә. Колхоз фермалары, гаражлар шәһәрләрдәге завод-фабрикаларны хәтерләтә. Колхозга Камил
Шакиров дигән гаярь ир-ат җитәкчелек итә. Ул кече яшьтән үк үзенең тәвәккәл холык-фигыле белән бөтен районга билгеле булган. Яше җитмәүгә карамастан, үзе теләп сугышка киткән. Полк улы булган.
Сугыштан соңгы елларда төзүче булып эшләве турында халыкта
риваятьләр йөри. Бик җитез һәм сыйфатлы эшләгән. Кукмараның үзәк урамындагы ашханә төзелешендә аңа берничә кеше кирпеч биреп өлгермәгән, диләр. Аннан соң бу кыю йөрәкле егет үз авылларында колхоз җитәкчесе булып эшли.Ул вакытта бер хуҗалыкта да булмаганча, басу- басу җитен, суган үстереп, аларны сатудан күрелмәгән күп акча эшләп, Зур Сәрдек, Чишмәбаш, Аш-Буҗи, Адай кебек авылларны мул тормышлы
итеп яшәтүгә иреште. Фаил дә, шушы мохиттә тәрбияләнеп, игелекле һәм көчле егет булып үскән. Әле монда армиядә дә гер, штанга күтәрү буенча барысын да шаккатырды. Латвиядән килеп хезмәт итүче Лёня Клагиш дигән егет ни таза инде, әмма ул Фаил җиңел генә күтәргән авырлыкны күкрәгенә ала алмыйча төшереп җибәрде. Шундый егетне үстергән авыл бит ул – Зур Сәрдек!
Шулай уйлап ята торгач, йокыга кителгән. Әллә йоклаганмын, әллә
юк. Казармада «торырга!» дигән тавыш яңгырауга, гадәттәгечә сикереп тордым. Тиз генә урын-җирне җыеп, физзарядкага чыгып барганда, күз алдыма кичтән булган хәлләр, Фаилнең хәсрәтле кыяфәте килеп басты. Кире борылып килеп, аның караваты янына бардым. Ул урын-җирен рәтләп тора иде. Сержант Онищенко икебезгә дә казармада калырга кушты:
– Физзарядканы сездән башка да ясарлар...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев