Сары каеш билләрдә (дәвамы)

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Парашюттан сикерү

23 февраль – армиядә зур бәйрәм. Аңа әзерлек февральнең беренче көннәреннән үк башланды. Шул әзерлекнең иң зур чарасы – безне самолёттан парашют белән сикертү икән. Сугыш шартларында радио элемтәсен тәэмин итүчеләр десантчылар кебек. Безне дә һавадан кирәкле урыннарга ташлыйлар. Моңа да әзер булып торырга кирәк.
Погоннарыбызда авиация билгеләре булса да, монда килгәч, самолёт күргән юк иде әле. Фотоларга карап, Кукмарадан син авиациядә хезмәт итәсең икән, дип кызыгып язалар иде. Аларның хатларын укыгач елмаеп куярга туры килде. Самолётның кырыен да күргән юк әле, дип язгач, бер дус кыз такмак язып җибәргән иде:
Минем дустым армиядә
Самолётта оча, ди.

Самолётны танымыйча,
Тракторны коча, ди.
Дөресен әйтим, мин бераз шөлләп тә калдым. Бу сиңа малай чактагы кебек колхозның ат абзары түбәсеннән генә сикерү түгел. Анда да без сикереп төшәсе урынга калын итеп салам җәеп куя идек. Монда инде кая барып төшәсеңне алдан белеп булмый. Ивашута белән Мошнин безне тынычландырырга, моны бик гади бер эш итеп күрсәтергә тырышалар. Үзләре дә узган ел сикергән булуларына карамастан, дулкынланалар, әмма киеренке халәтләрен сиздермәскә тырышулары барыбер күренеп тора. Ник
дигәндә, алар да безнең белән сикерергә тиешләр икән.

Кичке аштан соң булган буш вакытымда хуҗалык взводы казармасына киттем. Тәлгатне чакырып чыгарып, аңа бу хәлне сөйләдем. Ул исә, бер дә исе китмичә:
– Эх, хуҗалык взводында булуның бер җитешмәгән ягы! Безне шундый сынаулар аша уздырмыйлар. Нигә генә шофёрга укыдым икән? Мин ике дә уйлап тормыйча сикерер идем. Ние бар аның? Парашютта тирбәлә-тирбәлә, бөтен тирә-якны карый-карый төшә бирәсең. Баш очында сине саклап алып төшүче купол. Әгәр ул ачылмаса, җиргә төшеп сыланасың, эһ, дияргә дә өлгермисең. «Хәрби бурычны үтәгәндә...» диячәкләр.
– Авызыңнан җил алсын, кешеләр сикерәләр бит әле, ул-бу булмый. Шулай да бераз куркыта. Самолёт люгыннан бушлыкка атлау мизгеле бик хәтәр, диләр.
– Курыкма, анда сезнең кирәкле әйберләрне төяп, мин дә барырмын әле. Мин сиңа җирдән курыкма, якташың монда дип, көч биреп торырмын.
Шулай да, Тәлгат белән сөйләшкәч тынычланып калдым. Башкаларга ни язган, миңа шул!
Менә ул көн килеп тә җитте. Курсантларны бер сәгать иртәрәк уяттылар. Безнең беренче рота бүген сикерә икән. Ике автобуска төялеп, Пушкари бистәсен үтеп, Тамбовтан утыз-кырык чакрымдагы далалы районга чыктык. Тәлгат дөрес сизенгән икән, аның машинасы безнең автобус артыннан бара. Түбәләмә итеп ниндидер төргәкләр, ящиклар төялгән. Кабинада аның белән
янәшә Булкин фамилияле капитан утырган.
Көн кояшлы, басулардагы ап-пак кардан күз чагыла. Аякларга унты кебек җылы итекләр бирделәр, бушлат эченнән свитер сыман җылы нәрсә кидерделәр. Безне күккә Тамбовтагы Марина Раскова исемендәге хәрби очучылар мәктәбе самолётлары күтәрәчәк икән. Кыр аэродромында алар безне көтеп торалар. Якынрак килсәк, җиңел сулап куйдык. Бу самолётлар безгә гражданкадан ук билгеле ләбаса! Басуларга ашлама сибүче
«кукурузниклар»! Самолётлар таныш булгач, рәхәт булып китте. Аларга бәйле шаян сүзләрне-вакыйгаларны искә төшердек.
Мин кечкенә чагында безнең Арпаяз авылының Кырмач болынына
шушындый самолёт төшкән иде. Кайдадыр Пермь якларында зур урында эшләүче Зәки Салихы кайткан, диделәр. Авылның бөтен малае-кызы шунда йөгердек. Бала-чага гына түгел, самолёт күрергә зурлар да җыелды. Болынга төшүен төшкән, әмма очып китәр өчен тигез җир кирәк икән. Трактор белән тарттырып, самолётны якындагы такыр басу юлына чыгарганнарын авыл
халкы соңыннан шактый еллар узгач та сөйләп йөрде.
Бу Зәки Салихы дигәннәре, апасы Бибинур өендә бер утырып чәй
эчкәннән соң, бүләк-күчтәнәчләрен биреп, карт-карчыкларга сәдакаларын таратып китеп тә барды. «Лётчик» дигән абый белән икесе дә күн киемнәрдән, иңнәренә дә шундый ук күн сумка асканнар. Икесе үзара русча сөйләшәләр. Салих абый авылдашлар белән туган телдә аралаша. Гали Нәҗибе белән бала чагында дуслар булганнар икән, бер-берсенең
аркаларыннан кагып күрешүләре бүгенгедәй күз алдында.
Самолёт күтәрелеп киткәч, халык аны күмелгәнче карап калды.
Гайфетдин абый әйтеп куйды:
– Убыр китте, урыны калды, дигәндәй, бу сәмәлүт дигәннәре юк булды, туфракта эзе генә калды.
Юктан да кызык табарга маһир Билалетдин дигән малайга бу җитә
калды:
– Безнең авылга күктән убыр төште. Сак булыгыз, очып китсә дә, ул шаукымын калдыра икән. Төннәрен убырлы болында йөрмәгез.
– Җыен тузга язмаган нәрсәне син уйлап чыгарасың, балалар куркытып дип, аны әнисе Мәрьям абыстай шелтәләп тә алды.
Шул балачак хатирәсе искә төште. Эчемнән генә көлеп куйдым. Бу исә мине бөтенләй тынычландырды. Теге вакытта очып киткән шул абыйларга кызыгып калган идек, менә хәзер үзебез утырабыз. Дөресен әйткәндә, минем әле самолётка бер генә тапкыр да утырып караганым юк иде. Җитмәсә, мине беренче нәүбәттә очачаклар исемлегенә керткәннәр икән. Инструктор
өс киемнәребезне җентекләп тикшереп чыкты. Парашют сумкаларын да үзе киертте, күкрәк турысыннан аркылы-торкылы каптырмаларны да үзе карап каптырды. Парашютны ачу өчен кирәкле боҗраны тартып җибәрүнең ничек эшләнгәнен төпчеп аңлатты. Аннан:
– Һәркемнең язмышы үз кулында. Каушамагыз, салкын канлылык – иң мөһиме, – дип, сүзен бетерде.
Самолётка кереп утырдык. Мин ишектән өченче булып утырдым. Димәк, беренче булып сикерүче мин булмыйм икән әле. Миннән алдагыларның нәрсә эшләгәннәрен күзәтә алачакмын.
Шул вакыт инструктор боерык бирде:
– Галимуллин, ишек янына утыр!
Миңа урын бушаттылар. Ишек янына урнаштым.
– Син – тыныч кеше. Башкаларга үрнәк булачаксың!
Самолётка җан керде, дерелди, калтырый башлады. Ниһаять, аның урыныннан кузгалуы сизелде. Бераздан иллюминатордан карасам, җир шактый аста калган. Һаман өскә күтәреләбез. Бераздан очкыч борыла башлады. Шул ук вакытта өскә күтәрелүен дә дәвам итте. Менә аның очышы тигезләнде, инструктор да ишек янынарак килде, люкны ачып җибәрде. Самолёт эченә җил ташкыны килеп керде. Инструктор миңа
кул хәрәкәте белән урынымнан торырга, ишеккә якын килергә кушты. Мин һич тә якыная алмыйм, җил эчкә таба этә. Ниһаять, ишек янындагы тимер тоткычны эләктереп алдым. Якынрак килдем. Җир әллә кайда аста. Инструктор минем аркадан сыйпап алды:

– Сикер!
Мин күземне йомып, башым белән аска чумдым. Таштай атылып төшеп киттем. Әмма баш эшли, тиз генә боҗраны тоттым, һәм тирән сулыш алып, аны тартып җибәрдем. Нәрсәдер мине үзенә тартып алгандай булды. Бер якка күтәрелеп-чайкалып киттем. Бу вакыт эчендә мин шатырдатып күзләремне йомганмын икән. Ачып җибәрсәм, парашют җәймәсе ачылган, мин аның астында, Тәлгат әйтмешли, тирбәлә-тирбәлә генә түгел, айкалып- чайкалып төшеп киләм. Отыры җирдәге машиналар, кешеләр шәйләнә башлады. Әмма инструкторның парашют хәрәкәтен ничек көйләү турында
әйткәннәре хәтеремнән чыккан. Шушы килеш исән-сау төшеп җитсәм, бик шөкер дип, нәрсә дә булса кыймылдатырга җөрьәт итмичә, төшәм дә төшәм. Ниһаять, аягым җиргә тиде, мин берничә адым йөгереп барып, җиргә аудым. Әй, мине әйләндереп алдылар, молодец, диләр. Ходай рәхмәте, парашют бауларын тарткаламасам да, мин төшәргә тиешлерәк урынга кунганмын
икән ич!
– Менә Галимуллин молодец, тәҗрибәле парашютчы кебек төшеп
җитте. Егылып китүе генә эшне боза язды. Беренче тапкыр сикергәндә, анысы гына гафу ителә инде, диештеләр. Алар арасында Тәлгатнең йөзе шәйләнеп калды. Баш бармагын күрсәтә. Кем әйтмешли, авызы колагына җиткән. Булдырдың диюе!
Шуннан соң мине җыелышларда парашюттан сикерүне дөрес
үзләштергән курсант дип, уңай яктан телгә ала башладылар. М.Раскова исемендәге хәрби авиация уку йорты курсантлары белән очрашуга баручылар арасында булуымны да шуның өчен дип уйладым. Ләкин күктән дөрес төшкән булуымның бәхетле очраклылык икәнлеген әйтеп тормадым инде. Парашют белән тагын берәр сикерергә туры килсә, әйтмәсәң дә аңлашылыр, дип уйладым. Һәрвакытта да уңыш юлдаш булып тормас.
Әмма, язмыш кочагына ташлагандай, самолёттан беренче итеп сикертергә булулары гына аңлашылып бетмәде. Син үзеңне паникасыз, тыныч тотасың, диюләре хак инде анысы. Ләкин бу тынычлык күңелдә барган давылларны баса белү бәрабәренә икәнлеген алар ничек белсен? Мин аны кешегә сөйләп йөримме? Тәлгаткә генә әйтеп куйгалыйм. Ә ул минем сүзләрне сөйләп
йөри торган кеше түгел.
Самолёттан беренче булып сикертүгә бәйләнешле сер соңыннанрак ачылды. Кече сержант Иваншутникның авызы ни сөйләгәнен колагы ишетми торган гадәте бар. Шулай бервакыт тәмәке тартып торганда әйтә икән:
– Бу татарин Галимуллинны гел мактап кына торабыз. Аның да
кимчелекләре бардыр. Аны шул яклары ачылырлык хәлләргә куйгаларга кирәк. Инструктор булып баручы дустыма әйттем әле, Галимуллинны самолёттан, үзе көтмәгәндә, беренче итеп сикертергә кирәк. Шул вакытта ул үзен ничек күрсәтер икән? Кеше артыннан сикерүе җиңел ул...
Аны минем отделение командиры Мошнин бүлдергән:
– Галимуллинга милләт ягыннан карап бәя бирү дөрес булмас. Ул,
күзәтүемчә, милләт вәкиле булуга караганда, безнең тулаем җәмгыятьнең гадәти бер кешесе. Без үзебез дә аңардан өстен түгел, ул да бездән ким түгел. Син минем отделение эшләренә кысылма, аның үз командиры бар, яме. 

Шуннан соң теге Иваншутникка сүзне уенга борып җибәрүдән башка чара калмаган.
Урыс малайларында татарларга аерым бер мөнәсәбәт күрсәтү бик
сизелми. Ә менә украин егетләре ара-тирә безгә карата үзләренчәрәк мөнәсәбәттә булуларын сиздереп-сиздереп алгалыйлар. Шулай, ашханәдә унлап курсант бәрәңге чистартып утырабыз. Хоменко атлысы әйтеп куя:
– Карап-карап торам да шуңа исем китә: сезнең Татариядә бик эссе бит, шулай булгач, анда бәрәңге дә үсми торгандыр. Фоат та, Фаил дә бәрәңге әрчи беләләр.
Аңа зур гәүдәле Маленко җавап бирә:
– Син, Хоменко, татарлар алдында үзеңне хур итеп утырма. Татария кайда урнашкан? Идел буенда. Анда уртача һава. Син Татарияне Ташкент ягында дип беләсеңме әллә?
Мин өстәп куям:
– Татария түгел, ә Татарстан. Ягъни татар иле. Бездә бәрәңге дә үсә, башкасы да. У нас средняя погода. Безнең зур шагыйребез Габдулла Тукай язган: «Вовремя там дует ветер, вовремя идут дожди…»
Шул ук Хоменко дәвам иттерә:
– Уртача һава... Ә үзегез кара?
Мин җавапсыз калмыйм:
– Сез дә бертөрле генә түгел. Син менә, Хоменко, сап-сары, Стендик кап-кара, аны бик рәхәтләнеп, үзбәк яки кыргыз дип уйларга була. Тик йөз төзелеше генә алардан шактый аерыла. Татарлар да шулай, төрле- төрле. Менә Фаил Гобәйдуллинны гына алыгыз. Ул – саф татар. Әнисе миңа кардәш тиешле әле. Карагыз, аның чәче сап-сары, йөзе дә алсуланып тора, «блондин». Әнә Сабир Гәрәевне күрегез, ул кап-кара чәчле. Фәргать Гайнетдиновны рус егетләреннән аерып булмый. Илья Большовның исеме русча, үзе татар.
Хоменко дигәне инде икенче яктан китереп суктырырга итә:
– Менә без – украиннар. Украинлы, дидеңме, ул инде христиан динен тотучы була. Ә сездә әнә Илья Большовның исеме дә, фамилиясе дә урысча, ә үзен татар, дисең. Ул ничек була? Үзең татар бул, шул ук вакытта башка халыкның исемен йөрт?
– Монысы инде тарих. Без мондый мәсьәләләргә кермик. Керсәк, чыга алмабыз. Төпкә төшкән саен, ераклаша гына барырбыз. Ә бу безгә кирәкме? Төрлелеккә килгәндә, сез үзегез дә бер калыптан гына сугылмагансыз. Баш шәһәрегез Киев тә үзегезнең сүз түгел, диләр. Ул Татарның кияү дигән сүзеннән килә. Кияү – Киев! Ә кияү «зять» дигән сүз. Моны безнең тарихи әсәрләр иҗат итүче бер бик зур язучыбыз әйтә. Белсәгез, кайчандыр татарлар белән украиннар туганлык мөнәсәбәтләрендә дә булган. Украин җырларын карагыз. Аларда татар җырларына хас булган көй бар.
Майбороданың «Рушник» дигән җырында бу аеруча шулай. Андыйлар украиннарда шактый. Шуңа күрә без сезнең артистларны үз итәбез. Алар моны белеп бетермиләрдер, юкса, Татарстанга ешрак килерләр иде.
Бу сүзләр украин егетләренең күңеленә хуш килде булса кирәк, алар беразга тынып калдылар. Хоменконың да йөзе җитдиләнеп китте.

 – Петро, әйдә, Фоатның сүзен раслап яки кире кагып, җырлап җибәр әле. Татар җырына хас нәрсә безнең җырларда да бар микән?
Петроны кыстап торасы юк, ул сорамасаң да, гел җырлап йөри. Менә хәзер дә әле генә мин әйткән «Рушник» («Сөлге») дигән җырны сузып та җибәрде. Аның тигез, йомшак кына баритон тавышы ашханәнең башка бүлмәләренә дә ишетелгән, күрәсең. Бер ишектән аш-су пешерүче апаның да башы күренде. Йөзендә рәхәт елмаю. Җыр бетүгә кычкырып җибәрде:
– Сезне тыңлап, әнә табадагы маема ут капкан. Ашханәгә килгәч,
кушканны гына эшләргә кирәк. Кем сезгә, җыр җырлап, безгә комачауларга кушкан?
Шулай дигән була. Үзенә ошады инде җыр. Малайлар моны сизделәр. Хоменко инде татар егетләренә таба борыла.
– Менә украин җыры яңгырады. Инде чират татар җырына. Икесе
арасында бармы икән Фоат әйткән охшашлык? Йә, кайсыгыз җырлап күрсәтә?
Нигәдер барысы да миңа төбәлде. Җырлау минем өчен күңел хаҗәте икәнен әллә алар беләләрме соң? Дөрес, татар егетләре минем җырлый алуымны беләләр булыр. Хәер, белеп бетермәүләре дә мөмкин. Ни өчен дигәндә, мин йөргән агитбригада концертларын кукмаралылар әллә караганнар, әллә юк.
Арча, Әтнә ягыннан булган Фәрхәт, Сабирлар каян белсен? Армиягә килгәч, минем әле үзем өчен генә булса да җырлаганым юк. Чөнки монда үзең белән үзең калырга һич тә җай юк, гел күмәк тормышта кайнашырга туры килә. Минем ялгыз гына калып, иркенләп бер җырлыйсым килә, шушы юк кына теләкне канәгатьләндереп булмый. Хоменконың җырларга тәкъдим итүе
үзенә күрә күк капусын ачып җибәргәндәй булды.
Әрчегән бәрәңгене сулы чиләккә салдым да күңелемнән җыр сайлый башладым.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2021

Фото: pixabay
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: