Сары каеш билләрдә (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Җиңүнең егерме еллыгы, чыннан да, олы тантанага әверелде. Сталин үзе исән чагында ул тыйнак кына, тантаналы җыелышлар уздыру рәвешендә генә бәйрәм ителгән. Атна уртасында туры килсә, хәтта ял көне дә бирелмәгән. Күрәсең, Сталинның олы Җиңүебезнең данын кемнәрдер белән уртаклашасы килмәгән. Киресенчә, башкаларның бу эштәге өлешен тануга саранлык
күрсәткән. Җиңүгә аннан ким өлеш кертмәгән Жуков һәм башка хәрби җитәкчеләрне икенче пландагы кешеләр итеп бәяләргә тырышуы шуны раслый. Хрущёв исә, үлеменнән соң булса да, Сталинның абруен какшатуны максат итте. Бер үк вакытта аның җитәкчелек итү алымнарын үзенә корал итеп алды, шул юл белән үз шәхесен культ дәрәҗәсенә күтәрергә омтылды. Ниһаять, ил җитәкчелеге Бөек Җиңүдә төп көч булып, халык торганлыгын
танырга мәҗбүр булды – шушы юлда егерме миллион кешенең һәлак булуын әйтә башладылар. Моңа кадәр бу санны ун миллионнан да киметеп күрсәтәләр иде (хәзер инде егерме җиде миллион дип сөйлибез).
«Ватан сугышында җиңүнең егерме еллыгы» дигән медаль чыгарылу да бәйрәмнең быелгысын истәлеклерәк итте. Аны сугыш шартларында көрәшкән һәм җиңүебезгә тылда да фидакарьлек күрсәткән барлык кешеләргә дә бирделәр. Әлеге бүләк хәтта минем күкрәгемне дә бизәде.

Бу болай булды. Мине көтмәгәндә полковник Здебловскийга дәштеләр. Часть командирына керү көн саен була торган хәл түгел. Шуңа күрә аның белән очрашу алдыннан үзеңнең бөтен эшләреңне күз алдыннан уздырырга тиеш буласың. Нинди эшеңне килештермәгәннәр икән, нәрсә эшләп бетермәдем яки тиешенчә башкармадым дигән сорауларга җаваплар табарга кирәк була. Еш кына ул синең алга нинди дә булса яңа бурыч кую өчен чакыртып ала. Мин шуларны уйлый-уйлый, аның кабул итү бүлмәсенә
ашыктым. Секретарь мине тоткарлыксыз кабинетка кертеп җибәрде.
Полковник телефоннан сөйләшә иде. Ым кагып, утырырга ишарә ясады. Трубкасын куйгач, алдындагы «делоны» кулына алды.
– Син әтисез үскәнсең икән. Сугыш ятиме.
– Әллә әтием турында берәр хәбәр бармы, иптәш полковник?
– Кызганыч, бик үк төгәл хәбәрем юк. Тик шуны белдек, ул 1941 елның декабрендә Мәскәү янында һәлак булган. Подольскидагы хәрби архивта ачыклаганнар. Димәк, бернинди сугышчан бүләк алырга да өлгермәгән.
– Ул көннәрдә бүләк турында уйларга мөмкин дә булмагандыр.
– Шулай. Сез ничә бала калдыгыз?
– Өч малай. Иң кечесе – мин. Әти киткәндә, миңа нибары өч ай булган.
– Сугыш башланганга 24 ел, син хәзер менә үзең ил сагында торучы.
Озын гына паузадан соң, сорау бирде:
– Җиңү бәйрәменә комсомол ничек әзерләнә?
Мин аңа үзебезнең эшләр турында сөйләп бирдем. Сугышчан
эстафетаның ничек оештырылуын һәм барышын бәян иттем. Ул
сөйләгәннәремне хуплады һәм уңышлар теләп, миңа китәргә мөмкин икәнлеген әйтте.
Аның мине ни өчен чакырганын һич тә аңламадым. Шулай да әтинең кайда һәм ничек һәлак булуы турында сорашуы көн буе башымнан чыкмады.
Менә 9 Май да җитте. Часть клубында сугыш һәм тыл ветераннары, хәзерге хәрби хезмәткәрләр, солдатлар җыелды. Тантана оркестрның Дәүләт Гимнын уйнавы белән башланды. Часть командирының бәйрәм уңае белән сөйләгән докладыннан соң, ветераннарга һәм офицерларга шушы медальне тапшырдылар. Бүләкләнүчеләр арасында минем фамилияне дә
атагач, башта каушап калдым. Ялгыш ишетмәдемме? Миңа андый медальне ни өчен бирергә тиешләр әле? Дөрес яңгыраган икән, янымда утырган капитан Духновский кабыргама төртте:
– Сәхнәгә күтәрелегез, сезне әйттеләр бит!
Мин командир алдына килеп бастым. Ул залга карап, болай диде:
– Кайберәүләр аптырап та калгандыр, ни өчен әлеге медаль белән бүгенге сержант бүләкләнә? Монда аптырарлык бернәрсә дә юк. Галимуллинның әтисе сугышта бер медаль дә алырга өлгермичә һәлак булган. Сугышчан бүләкне аның улы алса, гаделлек булыр, дип исәплибез. Зал моны хуплап, гөрләтеп, кул чапты.
Мин исә тантаналы рәвештә җавап бирдем:
– Советлар Союзына хезмәт итәм!
Әйе, командир дөрес әйтте. Әтием Галимулла Сәмигулла улы сугышның иң хәтәр вакытында – дошман башкалабызга берничә дистә чакрымда калганда – декабрь аенда һәлак булган. Моны күреп калган бер райондашыбыз бу хакта авылга килеп, безнең гаиләгә сөйләп тә киткән булган. Нәкъ утыз яшендә якты дөнья белән хушлашкан әтием бу сугышны аңлап та өлгермәгәндер.
Оста гармунчы буларак, ихтимал, бу һәлакәтле хәлләргә җиңелчәрәк, романтикларча караган булуы да ихтимал. Әмма кешелек тарихындагы иң явыз көч булган фашист кавеме шаярмый иде. Ул Җир йөзендә бары тик үзе ишеләр генә яшәргә хокуклы дип санады. Шуңа күрә бу сугыш барлык башка халыклар өчен яшәү яки үлем мәсьәләсен хәл итә торган тартыш булып
чыкты. Моңа кадәр Советлар илен дошман күргән АКШ белән Англиянең сугышта безнең ил белән союзга кереп катнашырга барырга мәҗбүр булулары ук шуны күрсәтә. Алар исәпләгәнчә, Советлар Союзы да, Германия дә ул вакытта бер-беренә тап килгән явызлык көчләре. Ләкин ахыр чиктә алар, Гитлер Германиясе белән түгел, бәлки, сугышта нәкъ менә Советлар Союзы белән бер яклы булып катнашырга тиеш булдылар. Әлеге факт үзе генә дә – гаделлекнең кайсы якта булганлыгын күрсәтүче ныклы дәлил.
Бу дөнья күләмендәге сугышның һәр аерым бер кеше күңелендә тирән эз калдырган үзенә бер аерым нәтиҗәсе дә бар иде. Минем өчен ул бөтен гомеремә әтиемне тартып алган, мине ятим калдырган фаҗига булып калды. Мин, бу сугыш турында сүз чыкканда яки уйланганда, һәрвакыт иң элек шуннан чыгып бәя бирә торган булдым. Менә хәзер әтием алырга тиешле медальнең миңа бирелүе үк аның белән минем арадагы күзгә күренмәс бәйләнешне тагын да ныгытып куйгандай булды.
Сәхнәдән төшеп, Тәлгат янына утыргач, дустым котлап, кулымны кысты.
– Син бүген әтиең яулап калдырган бүләкне алдың, тормышыңда үзеңә дә шундый бүләкләр алу насыйп итсен, – диде.
Мин шунда уйлап куйдым: кара син, нинди мәгънәле сүз әйтте бит,
якташ! Чыннан да, шулай бит, әлеге медаль һәрвакыт әтиемне искә төшереп торыр. Бу исә миңа аның истәлегенә лаеклы булырга тагын бер этәргеч булып хезмәт итәргә тиеш!
...Җәй фасылы безнең часть өчен өйрәнүләрне тагын да ешрак һәм
катлаулырак итеп уздыру айлары булып әверелә. Ел саен шулай. Быел да, бәйрәм көннәре узу белән, без шушы кырыс шартларда яши башладык. Теләсә кайсы мизгелдә, полкны тревога белән күтәреп, әһәмиятле бурыч үтәүне тапшырулары мөмкин. Шуңа күрә һәммәсе дә шундый хәбәрне көтү уе белән яши. Барысы да әзерме, сигнал булган очракта техниканың нинди дә булса бер шөребе җайсыз хәлдә калдырмасмы? Һәммәсен, кат-кат карап,
тикшерәләр, майлыйлар, чистарталар.
Тәлгатнең әлегә сугышчан экипаж белән мондый өйрәнүләрдә
катнашканы юк. Аның эше бу юлы шактый катлаулы булачак. Моңа кадәр бу экипажда шофёр машинаның төзек булуы, барасы урынга вакытында илтеп җиткерү өчен генә җавап бирә иде. Бу – үзе бик мөһим бурыч. Әмма хәзер мондагы бер штатны кыскарттылар. Шул ук шофёр антенналар хуҗалыгы өчен дә җавап бирергә бурычлы булып чыкты. Димәк, ул, күрсәтелгән
урынга килеп җитү белән, шунда ук антенналарны җәелдерү эшен тиешле вакыт эчендә нормативка туры китереп башкарырга да тиеш була. Әле аның моны эшләп караганы юк. Әлбәттә, радиостанция командиры белән механик аңа ярдәм кулын сузмый калмаслар, чөнки барысының да эше тулаем коллективның элемтәне тәэмин итүгә әзерлегеннән чыгып бәяләнә. Шулай да Тәлгат дулкынлана, борчыла, минем аркада башкаларга сүз
ишетергә туры килмәсә ярар иде, ди.
Бу көн озак көттермәде. Унбишенче май иртәсендә тревога сигналы яңгырады. Барысы да, ут капкандай, урыннарыннан купты. Ярты сәгать дигәндә, капкадан машиналар колоннасы агыла башлады. Бирелгән маршруттан шул беленде, бу юлы да Аннино урманына таба юл алабыз икән. Мин өйрәнүләр вакытында төрле подразделениеләрдә булырга тырышам. Аларның барысы да минем өчен мөһим. Әмма бу юлы радио
элемтәсе ротасында күбрәк булуны максат иттем. Чөнки якында булсам, Тәлгаткә минем дә ярдәмем тияргә мөмкин. Ник дисәң, бу экипажда мин үзем дә хезмәт итеп алдым, андагы эшнең рәтен беләм. Дустым шофёр буларак, үз эшен эшләр, әмма өстәмә вазифасын мондый гадәттән тыш шартларда аңа беренче тапкыр башкарырга туры киләчәк.
Билгеләнгән сәгатькә күрсәтелгән ноктага килеп җиткәч, барысы да
җан-фәрманга радиостанцияне элемтә бирергә әзерләүгә керештеләр. Мин Тәлгат белән радио антеннасы колгаларының буыннарын бер-берсенә ялгап, күрсәтелгән координатларга туры китереп урнаштырып куйганнан соң, аларны тиешле юнәлешкә җайлап җәелдердек. Монысы – гадирәк антенна. Ләкин бу радиостанциядә пирамидага охшаш антенна да бар.
Анысы җәелдерү шактый мәшәкатьле, аннан да бигрәк четерекле эш, чөнки ул сантиметрына кадәр төгәл урнаштырылганда гына, комачаулаучы чит тавышлардан арынып, кайдадыр тегендә эфирга чыгучы дулкыннарны «таный» ала, аның каравы, бу режимда эшләгәндә, элемтәнең тотрыклылыгы даимирәк була. Боларны башкарып чыгу өчен, нормативта күрсәтелгән
ярты сәгать вакыт җитә язды. Нибары биш минутка сыя алмадык. Аның каравы, радиостанция чип-чиста итеп «телгә килгәч», иркен сулап куйдык.
Радиостанцияне көйләп бетерүдә командирга да минем ярдәмем кирәк булып чыкты. Шунысы мөһим, бурыч үтәлде. Тәлгатнең җилкәсеннән тау төшкәндәй булды. Һәрхәлдә ул хәзер мондый хәлләрдә үзенең ни эшләргә тиешлеген яхшы төшенеп калды. Әмма шунысы да бар, кайсы чакта, яңа урында урнашып, элемтә бирергә өлгермисең, сиңа икенче координат бирәләр, шунда барып җитү вакыты билгеләнә. Тәлгат әйтә:
– Монысы булды, инде командирлар күңеленә Ходай миһербанлык бирсен дә шушыннан кузгалырга гына кушмасыннар.
Аның теләге кабул булды. Бу өйрәнүләрдә әлеге экипаж башыннан
ахырына кадәр бер урында гына торырга тиеш дип планлаштырылган икән. Мин исә хезмәтем буенча барлык подразделениеләрдә булырга тиеш. Аларның урнашу мәйданы йөз квадрат километрга якын. Шуңа күрә мин Тәлгатләр урнашкан ноктага тагын бер айдан, өйрәнүләрнең иң соңгы көнендә генә әйләнеп килә алдым. Алар үзләренә куелган бурычларны
әйбәт үтәп барганнар. Командирлары елмая:
– Тәлгат машинаны әйбәт йөртүче, менә дигән такелажник кына булып чыкмады. Аш-су әзерләргә кулы ята икән. Менә күрегез, монда өчебез дә тазарып, түгәрәкләнеп киттек, бу – Тәлгат эше!
Әйе, Тәлгат биредә үзен кирәкле кеше итеп раслаган. Шуның белән үзенең уңганлыгын, булдыклылыгын тагын бер тапкыр күрсәткән.
Мин Грязидәге хәрби шәһәрчегебезгә дә алар машинасына утырып
кайттым. Кайтуыбызга атна-ун көн үттеме, Тәлгат минем янга йөгереп килде.
– Безнең экипажны радиостанциябез белән Малиновкага күчерәләр. Андагы курсантлар шушы техника белән практика үтәчәк икән. Без исә аларга мастер-инструктор булабыз, ди. Даими шунда калачакбыз, диләр. Мин һич кенә дә шул авылдан еракка китә алмам, ахры. Дембельгә дә шуннан кайтып китәсе булыр кебек.
– Кайчан китәргә?
– Бүген үк. 

– Мин андый карар кабул ителүен беренче тапкыр синнән ишетәм. Нихәл итәсең? Син хәзер инде шулай да Малиновкада хуҗалык взводында түгел, уку-укыту ротасында хезмәт итәчәксең. Без барыбер бер частьта булабыз, бәлки, күрешә дә алырбыз. Булмаса инде, гражданкада! Хәерле юл!
Шулай итеп, без тагын аерылыштык.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: