Логотип Казан Утлары
Бәян

Сары каеш билләрдә (дәвамы)

Берәр ай чамасы үткәч, безне «кубинецлар» дип йөртә башладылар. Күрәсең, безнең кайда булганны кемдер әйткән. Алай диючеләргә без исә һаман да шул җилкә сикертү белән генә җавап бирәбез.

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Бу укулар, чыннан да, бик кирәкле иде. Эшләр болай барса, армия белән идарә итүдә элемтә системасы тамырыннан үзгәреш кичерәчәк. Моңа без әзер булырга тиеш дип сөйләшәләр. Алар, сүз дә юк, дөрес бәяли. Чөнки күбесе югары техник белемле. Гуманитар башым белән мин дә моның шулай икәнлеген күпмедер чамалыйм.
Бу укулар миңа да күп нәрсә бирде. Дөрес, үзебез җаваплы булган радиостанциядә эшләү өчен алар берни дә өстәмәделәр. Әмма бүгенге, бигрәк тә киләчәктә элемтә системасының нинди юнәлешләрдә үсәчәген күзалларга ярдәм иттеләр.
Шулай да сизеп торам: безнең экипажны чын эштә сынап карауны
озакка сузмаслар кебек. Моның шулай булачагын, кем әйтмешли, җилкә чокыры белән тоеп йөрибез. Бу көн озак көттермәде: ноябрьнең беренче числосында полкта тревога игълан ителде. Һәр рота, взвод үзенә төшкән бурычны үтәргә кереште. Безнең экипажга Аннино урманындагы ...нчы кварталга барып урнашырга боерык бирелде. Без күрсәтелгән координатлар буенча тиешле урынга барып урнашып, антенна хуҗалыгын тулы көчкә эшләрлек итеп җәелдердек. Җир казып, двигательләрне урнаштырып,
өстеннән маскировка белән каплап куйдык. Радиостанцияне тулаем эш хәленә китердек. Боларны башкару тиешле вакыт кысаларына сыйды. Үзебезнең сугышчан бурычны үтәргә әзер булуыбыз турында еракта урнашкан штабка рапорт бирдек. Ярты сәгать тә үтмәде, безгә моннан илле чакрымдагы икенче ноктага күчәргә боерык бирелде. Сугышчан эшне башкарырга әзерлегебез турында мөмкин кадәр тиз вакыт эчендә доклад ясарга кушылды. Без бөтен корылмаларыбызны сүтеп, төянеп, яңадан кузгалып киттек. Урман бетеп, авыллар-кырлар аша уза-уза, Тамбов
урманнары чигенә барып җитеп, күрсәтелгән урынны тәгаенләп, тиз генә шунда өр-яңадан бөтен хуҗалыгыбызны эш хәленә китердек. Дүрт кешедән торган экипаж өчен бу шактый авыр һәм катлаулы бурыч булып чыкты. Без юлда барганда, каты-коты белән генә туендык. Кохась рульне беразга Козыревка бирде. Ул да тамак ялгап алды. Мин шунда уйлап куйдым: миңа да машина йөртергә өйрәнергә кирәк икән! Әнә ничек кирәге килеп чыкты.
Молодец, Козырев! Шофёр белән ул-бу булса да, сугышчан бурычны үтәү экипаж өстеннән алынмаячак бит. Без бер-беребезне күпмедер алыштыра да алырга тиешбез икән. Шул чакта гына чын оешкан һәм хәрби бурычны үтәргә сәләтле коллектив була алабыз!
Без уртак тырышлык белән күрсәтелгән вакыттан ун минут алдарак, элемтә бирергә әзер икәнлегебезне белдереп, тиешле координатлар буенча тагын хәбәр итәргә өлгердек. Безгә шунда ук морзе ысулы белән яңа төрле адресатларның парольләрен һәм аларга җиткерү өчен текстлар җибәрделәр, ешлыкларын бирделәр. Без шуларны кулланып, барлык күрсәтмәләрне
бирелгән бер сәгать эчендә үти алдык. Кичке эңгер-меңгер төшә башлады. Мин пульт каршында утырам, башкалар төн куну өчен әзерлек эшләренә керештеләр. Осман маскировкага ышыкланып, учак ягып, чәй кайнату ягын кайгырта. Ул арада мин эфирдан боерык алдым:
– Төнге икегә полкның даими тору урынына кайтып җитәргә!
Без бердәм көч белән яңадан, бөтен әйберләрне җыеп, машинага
урнаштырдык. Урман эче кап-караңгы. Кохасьның күз хәтере әйбәт икән, килгән юлны дөрес чамалап, хисапсыз борылмалардан адашмыйча, ачык юлга алып чыга алды. Төнге икенче яртыда без КПП капкасыннан үтеп киттек. Инде машинаны тиешле урынга куябыз да ротага кайтып йоклыйбыз, дибез.
Безгә яңа боерык:
– Частьның стадионында радиостанцияне яңадан эш хәленә китерергә!
Тирләп-пешеп, бу эшне дә тиз арада башкарып чыктык. Инде
радиостанциябезне бер тәүлек эчендә өченче мәртәбә корабыз. Эшебез дә автоматлаша бара. Нәрсәне кайчан, нәрсә артыннан эшлисе турында киңәшеп тә торасы юк. Барыбыз да үз бурычын яхшы белә. Кохась та, шофёр гына булса да, башка эшләрдә дә ни рәвешле катнашырга тиешлеген төшенеп бетте.
Иртәнге дүрттә безнең радиостанциягә полк командиры килде. Ул
фәлән координатлар белән элемтәгә керергә һәм төрле урыннардагы подразделениеләргә яңа бурычлар кую турындагы мәгълүматларны тапшырырга кушты. Андый адресатлар унлап иде, ешлыклары да төрле- төрле. Без аларның һәрберсе белән элемтәгә керә һәм кирәкле хәбәрләрне үз вакытында тапшыра һәм кирәкле җавапларны ала бардык. Болар турында полк командирына хәбәр иттек.
Иртәнге сәгать сигездә командирның барлык подразделениеләр өчен дә өйрәнү тревогасының бетерелүе, һәммәсенең дә бирегә кайтырга тиешлеге турындагы боерыгы да безнең аша бирелде.
Икенче көнне полкның барлык тармакларында да кичәге өйрәнүләргә йомгак ясаганда, бер-ике җөмлә белән генә булса да, безнең экипаж да уңай яктан телгә алынды. Бер-беребезне котлаштык. Шуннан соң Козыревны зарыгып көткән ялына җибәрделәр. Шул вакытка экипаж командиры булып
мин калдым.
Ноябрь аеның бересендә армиягә алынуыма бер ел тулды. Шушы унике ай эчендә баштан күпме вакыйгалар үтте, нинди генә сынаулар аша үтмәдек тә, нинди генә хәл-әхвәлләрдә калмадык. Хәер, инде миңа гражданкадагы тормыш бер төш кенә кебек тоела башлады. Әйтерсең лә, армиядәге тәртипләр буенча яшәү табигый бер хәл булып әверелде. Биредә һәрвакыт килеп чыга торган көндәлек мәшәкатьләрне хәл итә баруның күңелдә канәгатьлек тойгысы тудыруын сизү армия хезмәтенең мәгънәсен аңлауга
китерде. Төрле буын ир-атларына илне саклау буенча куелган бурычлар да бердәй була алмыйдыр. Мылтыктан ата белсә, атта йөрүдә елгыр булса, шулар солдатны бәяләүнең төп күрсәткечләре булып хезмәт иткән вакытлар да әллә ни ерак калмаган. Менә безгә – алтмышынчы елларның беренче яртысында хезмәт итүчеләргә – дөнья илләренең ике системасы барлыкка килеп, аларның капма-каршылыгы глобаль киңлекләрдә булуы
шартларында техник яктан өстенлеккә ирешү иң мөһиме булып әверелә. Мускулларның көчле булырга тиешлеген инкарь итмәстән, баш мие күзәнәкләренең сыйфаты алгы планга чыга. Солдатның сугышчан әзерлеген тәэмин итүдә аның тапшырылган эшне грамоталы итеп башкарырга сәләтле булуы аеруча өстенлекле сыйфат дип санала. Ул исә дәвамлы һәм эзлекле укыту-тәрбия эше белән тәэмин ителә. Менә минем үземә дә, армия дигән
коточкыч зур машинада бер кирәкле винтик булып әверелүем өчен, ел тәүлеге кирәк булды. Алдагы ике елда, әлбәттә, шул ирешелгәннәрне тагын да камилләштерәсе. Сизәм, миңа Козырев белән бер экипажда озак булырга туры килмәс. Дүрт кешелек коллективка ике сержант күпкә китә. Яки аңа, яки миңа аерым бер эш тапшырачаклар. Ул, сүз дә юк, тагын да катлаулырак булырга мөмкин. Шулай булуы әйбәтрәк тә, бер урында озак тапшыру торгынлыкка гына китерә.
Козырев ялдан кайтып, шулай күңел биреп кенә эшләп йөргәндә, мине штабка чакырдылар. «Малиновкадан бергә килгәннәр арасыннан биш ышанычлы иптәшеңне сайлап ал, сезгә мөһим бер бурыч үтәргә туры киләчәк!» – диделәр. Бу минем өчен шактый сәер булып тоелды. Инде миңа мондагы иптәшләрем дә үз булып беттеләр. Күрәсең, читтән күзәтеп йөрүчеләргә яхшырак күренәдер, ни генә димә, без Малиновка егетләре белән ничектер һаман да үз кешеләр булып аралашабыз шул. Димәк, безнең
аралашуларда ышанычлылык дигән нәрсә саклануын дәвам итә. Әмма алар арасыннан да кайсыларындыр сайларга кирәк булачак. Ышанычлы булсыннар, диләр бит. Ә кайсылары ышанычлы? Миңа аларның барысы да бертөрле булып тоела иде. Шулай да, үземә дә аңлашылып бетмәгән нәрсәләрне исәпкә алып, мин штабка бер исемлек бирдем. Инде аларны да чакырып китерделәр. Бик серле итеп, бернинди төгәл сүз кыстырмыйча
гына, иртәгә сәгать унга штабка җыелып киләсез, бер җиргә барып, җаваплы эш башкарып кайтырсыз, дип кенә әйттеләр.
Егетләр белән башкарачак бурычның каядыр ерак бер җирдә буласы турында, әлбәттә, башыбызга да китермәдек. Безне машина белән вертолёт аэродромына китергәч, аптырап та калдык. Алай гына да түгел, безгә һәрберебезгә төргәкләр бирделәр. Хәзер әнә теге бинага керегез, аннан чыкканда, өстегездә шушы төргәкләрдәге киемнәр булырга тиеш. Киеп килгәннәрен андагы кием шкафларына элеп куярсыз.
Шулай эшләдек тә. Без куе зәңгәр төстәге комбинезон сыман киемнәр, шлемнар, аякларга шулай ук унты кебек нәрсәләр дә кигәч, без инде юлыбызның ул кадәр якын булмаячагына төшендек. Шул ук вертолёт безне бер хәрби аэропортка китерде. Көн буе диярлек хәрби транспорт самолётына йөк төядек, бетмәс-төкәнмәс эреле-ваклы ящиклар. Шул ук төндә каядыр очып та киттек. Бик озак очтык, кайдадыр төшеп, биш-алты сәгать ял итеп тә алдык. Тамакларыбызны туйдырдылар. Һавага күтәрелеп, тагын озак кына очканнан соң, самолёт шоссилары тагын җиргә тиде. Иркен сулап куйдык. Люклар ачылгач, мин эчтән генә әгузе-бисмилланы әйтә-әйтә, беренче булып, җиргә төштем, миңа
иптәшләрем иярделәр. Тышта шундый бөркү, ипи пешерү өчен ягылып, яңа гына томаланган мич эче кебек. Самолётыбызны ниндидер караңгы тупикка туктатканнар. Безгә йөкне бушатырга куштылар. Бушату төяү түгел инде. Әйләнеп торучы конвейерга ящикларны куя торабыз, аларны аста кемнәрдер кабул итә баралар. Шуңа күрә эш чагыштырмача тиз барды. Таң беленә башлаганда, очкычыбыз бушап калды. Шунысы кызык, беркем берни сөйләшми, кырмыскалар кебек эшләвебезне генә
беләбез. Җирдәгеләрнең дә тавыш-тыннары юк, караңгыда шәүләләре генә күренә.
Эш беткәч, безгә самолётка ашарга китерделәр. Синченко дигән
иптәшебез, ризыкны кабып карагач, йөзен чытты:
– Нәрсә бу, әчегән кәбестә дисәң, кәбестәгә охшамаган, моны ашагач, нишлисең икән?
– Алдыңа килгәнне аша, әчегән кәбестәне өеңә кайткач ашарсың, – ди Баско.
Ашый торгач, ияләштек, хәтта тәмле кебек тоела башлады. Әлеге ботка сыман нәрсәдән соң тәмле ширбәт белән бездәге көлчә сыман нәрсәне бергә кушып ашагач, тамакка рәхәт булып китте. Кемнәрдер ящик-ящик җиләк-җимешләр, тагын башка ризыклар менгерделәр. Үзләре сүзсез генә елмаялар, безнең кулны кысалар, аннан тиз генә самолёттан төшеп китәләр.
Биргәннең битенә карама, дигәндәй, рәхмәт әйтеп алып калдык.
Кичке караңгылык иңгәч, яңадан күтәрелеп киттек. Без кая килдек,
нинди җирдә булдык, моны беребез дә белми. Очучылар да әйтми. Кайтканда да, бер тукталып алдык. Самолёт җиңел, йөк юк диярлек. Без киң салонда чабыша-чабыша йөрибез, шулай оешкан аякларны язабыз. Биреп җибәргән күчтәнәчләрне ашыйбыз.
Бер атна дигәндә, без «өйдә» идек инде. Шул гадәти киемнәребезне киеп, частебызга кайтып җиттек.
Ротадагы иптәшләр сорашалар:
– Кая югалдыгыз, нигә озак тордыгыз? – диешәләр. Ә без бары елмаябыз да җилкә сикертәбез. Янәсе, беркая да бармадык, шушы тирәдә генә идек.
Берәр ай чамасы үткәч, безне «кубинецлар» дип йөртә башладылар. Күрәсең, безнең кайда булганны кемдер әйткән. Алай диючеләргә без исә һаман да шул җилкә сикертү белән генә җавап бирәбез.
Шул безнең белән барып кайткан Баско дигән егет бер тапкыр әйтә:
– Теге сәфәргә баручыларны син сайлап алгансың икән, моның өчен мин сиңа зур рәхмәт әйтәм. Синең аркада дөньяның шундый ерак җирендә булганмын. Еллар үткәч, искә алып сөйләрлек сәяхәт булды бит. Димәк, син миңа ышаныч күрсәткәнсең.
– Сиңа да ышанмагач, инде тагын кемгә ышанырга? Без бит армиядә беренче көннән бирле бергә, утлар-сулар кичтек. Син разведкага бергә барырлык егет! Шулай булды да.
Дөресен әйткәндә, бу сәфәр гомеремнең дә онытылмаслык бер сәхифәсе булып калды.
Мин инде икенче яңа елымны армиядә каршылыйм. 1964 елны каршы алу инде бөтенләй башка шартларда булды. Безне – берничә сержант белән солдатны – шәһәр Мәдәният йортына чыгардылар. Биредәге гадәти яшьләр белән бергә булу күңелләребезне нечкәртеп җибәрде, армиягә кадәрге тормышны сагынуны көчәйтте. Мин үземдә шуны сиздем: армия тормышына никадәр күнегелгән булмасын, гражданкада яшәп китү, ниндидер бинадан чыккач, саф һава сулаган кебек, табигый икән. Бернинди тоткарлыксыз гадәти яшәешкә керәсең дә китәсең. Хәрби киемнән булсак та, биредә дә безгә, башка яшьләр кебек үк, үз итеп карыйлар. Кызлар вальска чакырып кына торалар. Без дә үзебезне, армия вәкилләренә тиеш булганча, тәртипле тотабыз: биибез, уйныйбыз, көлешәбез, аралашабыз.
Күңелебезгә ошаганнары белән бергәрәк булырга омтылабыз. Киләчәктә дә дуслар булырлыкларына үзебезгә карата яхшы мөнәсәбәт казанырга тырышабыз. Быелгы Яңа ел кичәсе дөньяда яшисе килүне тагын да көчәйтте дияргә тулы нигез бирде кебек.
Мин шушы кичәгә безне чакырган шәһәр комсомол җитәкчеләре белән дә аралаштым. Беренче сәркатип әйтә:
– Сезнең хәрби частьны комсомоллардан гына тора дип әйтергә
мөмкин. Әлегә кадәр алар белән җәмәгатьчелек тәртибендә генә эшли торган сәркатипләр җитәкчелек итеп килде. Минемчә, бу вазифаны башка хезмәтләрдән азат булган берәр егет алып барса, тагы да яхшырак булыр иде. Ул турыда уйланмыйсызмы?
– Армиядә солдат кушканны эшли, уйлар өчен командирлар бар.
– Анысы шулай, әмма кеше барыбер уйламыйча тора алмый.
– Дөрес әйтәсез, бары тик комсомол эше белән генә шөгыльләнүче, оештыру эшләреннән тәм табучы җитәкче булганда, бу хәрби тормышны тагын да эчтәлеклерәк, максатка ярашлырак итеп алып баруга китерер иде.
– Безнең карашлар туры килә, бу сүзне башлауның төп максаты нәкъ шундыйрак җавап ишетү иде.
Мин бу сөйләшүгә артык әһәмият бирмәдем, очраклы гына танышкан кешеләрнең сөйләшер өчен тема эзләве кебегрәк кенә карадым. Әмма секретарь әлеге сүзне юкка гына башламаган икән ич. Соңыннан аңлавымча, минем бу кичәгә баруым да очраклы гына булмаган булып чыкты. Димәк, бу хакта безнең җитәкчелек белән алдан ук сөйләшүләр алып барылган булган. Һәм аларның нәтиҗәләре миңа килеп кагылыр дигән уй башыма да килмәгән иде. Монысы бераз соңрак, март аенда булды. Аңа кадәр мин
бик шатлыклы көннәр кичереп алдым әле.


(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев