Сары каеш билләрдә (дәвамы)

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Кызның йөзендә моңсулык билгеләре пәйда булды.
– Вафат шул инде. Мин аны әбием белән әнием сөйләүләре буенча гына беләм. Бабам әбием белән аерылышканнар. Шуннан соң ул үзенең туган ягы Кукмарага кайтып киткән. Мин исә нефть чыга торган якларда туып үстем.
– Алай икән. Димәк, син бабаңны бөтенләй дә белмисең...
– Әйе, ул мине күрә алмаган. Тәлгат бабам минем дөньяда барлыгымны белмәгән дә кебек.
– Ә минем аның белән армиядә бергә хезмәт иткәнемне кайдан белдең?
– Моны миңа әбием сөйләде. Сез Казан радиосыннан сөйли торган эштә булгансыз, ягъни диктор. Сез сөйли башлагач, бабам әйтә торган булган: «Әнә минем армиядәге однокашник сөйли». Еш кына сезнең белән бәхәскә кереп, болай дип әйтеп куя торган булган: «Син үзең уйлаганны сөйләмисең, язып биргәнне генә укыйсың, – ди икән. – Күңелеңдәгене сөйләсәң, мондый
тормышны мактап утырмас идең. Яки син анда – Казанда – чын тормышны белмисең. Очрашырга туры килсә, үзәгеңә үткәреп төшендерер идем мин сиңа, бүтән алай сөйләп утырырга уңайсызланыр идең, ди икән». 

Мин уйга калдым. Шактый тын утырдык. Кыз инде мин моны үпкәләттем, нигә генә бабамның бу сүзләрен әйттем, дип борчыла башлады кебек. Мин шактый вакыт кызга карап тордым. Карасана, беренче карашка җилбәзәк кенә кыз кебек. Күңелендә бабасының әнә нинди сүзләрен дә йөртә икән.
– Гаҗәп-гаҗәп, ниләр әйткән икән? Армиядән соң бик сирәк очраштык шул. Анда да бик ашыгыч вакытларда гына. Иркенләп сөйләшеп, эчне бушатып әңгәмә корып утырырга җай чыкмады. Инде хәзер соң, ул җир куенында ята. Шулай да аның күрәзәлек сәләте булган икән. Ул бервакыт миңа болай дигән иде:
– Син, Фоат, озак яшәрсең. Картаеп, чәчләрең ап-ак булганчы. Ә мин чәч агартырга өлгермәм. Күңелгә шулай тоела... Дөресендә дә шулай булып чыккан шул.
Бүлмәдә шактый дәвамлы тынлык урнашты.
– Син кайдадыр укыйсыңдыр, әллә эшлисеңме?
– Мин сезнең университетның икътисад бүлегенә укырга кергән идем дә... Тора-бара бу белгечлекне яратмавымны аңладым. Икенче факультетка күчәргә булдым әле.
– Алай икән. Минем ярдәм тиярлек түгелме?
– Юк, инде барысы да хәл ителде. Шул эшләр тәмамлангач, менә сезне дә күреп чыгыйм, дидем.
– Бик яхшы иткәнсең. Менә мин дә күпме яңалыклар белдем. Тәлгат дусны мин болай да догадан калдырмый идем. Инде авылына барып, каберен зиярәт кылып, хәерләр биреп кайтырга кирәк булыр, дим. Синең белән сөйләшкәндә, шулар турында уйлап куйдым. Син инде алга таба да мине онытып бетермә, күренгәләп йөр.
Кыз саубуллашып чыгып киткәч, мин тирән уйга чумдым, күңелемдә яшьлек дустым Тәлгат белән бәйле хатирәләр яңарды...
...1962 елның 1 ноябрендә мине армиягә алдылар. Сугыш башланган елның март аенда туганга, ул вакыттагы тәртип буенча, мине 1960 елда ук җибәрергә тиешләр иде. Әмма район өчен кирәкле кеше дип санап, минем чакырылуны, үземнән дә сорап тормыйча, һаман кичектерә тордылар. Комсомолның район комитетында эшләсәм дә, җырчы булып танылгач, мине концертларда катнашырга чакыралар, язгы һәм көзге кыр эшләре
вакытларында агитбригадалар белән авылларга чыгарып җибәрәләр. Район яшьләре эшен оештыруда да көн үтсә ярый дип кенә йөреп булмый, бөтен мөмкинлегеңне җигеп тырышырга кирәк. Әнә Кукмара янындагы таулар шәп-шәрә иде. 1961-62 елларда нәкъ менә без мәктәп укучыларын, бистә яшьләрен җыеп, өмәләр уздырдык, тау битләренә агачлар утырттык. Ходай рәхмәте, алар бик әйбәт булып тернәкләнделәр, гөрләп үсеп киттеләр. Район үзәгендәге бу күңелле эшне күреп, минем туган ягымдагы Пычак
тавы маңгаендагы кызыл комлы урыннарга да агачлар утыртылды. Элек Кызыл тау дип йөртелгән тау битләре ямь-яшелгә әйләнделәр дә куйдылар. Шундый эшләр белән әвәрә килеп, мин ике ел буе яшьтәшләремнән кала бирдем, армиягә алынмадым.
1962 елны кинәт халыкара мәйданда шактый катлаулы хәлләр килеп чыкты. Американың безгә күрше Төркия җиренә үзенең ракеталарын китереп урнаштырганлыгы билгеле булды. Моңа җавап итеп, безнең ил дә шундый ук куркыныч коралларны илтеп, Куба җиренә корып куйган икән. Болар бик яшерен эшләнсәләр дә, һәр ике як үзенә янаган куркынычны сизеп алды, шуның нәтиҗәсендә бик каты шау-шу килеп чыкты. Төркиядән Кара диңгез аша безнең илгә кул сузымы гына булса, «азатлык утравы» дип
йөртелгән Кубадан Кушма Штатларга мондый корал барып җитсен өчен шулай ук санаулы минутлар гына кирәк. АКШ Президенты Д.Кеннеди һәм КПСС җитәкчесе Н.Хрущёв һәр ике илдә дә сугышка әзерлекне беренче дәрәҗәгә җиткерергә күрсәтмә бирделәр, дөнья менә-менә атом-төш сугышы башлану алдында калды. Кремль белән Ак йорт арасында турыдан- туры телефон элемтәсе булдырылды. Хрущёв белән Кеннеди кирәк дип санаган саен бер-берсенә шалтыратышып тордылар. Анастас Микоянның Гавана белән Вашингтон арасында йөреп, арадашлык итүе дә нәтиҗәле
булды, һәрхәлдә бу бәрелешнең кабынып китүенә ирек бирелмәде. Аның каравы, АКШ Төркиядән, СССР исә Кубадан ракеталарын чыгардылар, ике ил дә ут белән шаярырга ярамаганлыгын тәмам аңлап калдылар. Шуннан соң инде ярты гасыр буена һәр ике ил нинди дә булса кискен хәрәкәтләр ясаудан тыелып яшәп киләләр.
Менә шушы хәлләр кызган көннәрнең берсендә мине хәрби
комиссариатка чакырдылар да кулыма повестка тоттырдылар – өч көннән армиягә! Арпаяз авылына кайтып, әнием белән саубуллашырга, әтинең апасы Шәмсехәят өенә, иптәшләремне-дусларымны чакырып, озату мәҗлесе ясап утырырга, тагын әллә ниләр эшләргә өлгерергә кирәк иде. Дуслар ярдәме белән барысына да өлгерә алдым. Кукмарадан минем белән бергә яхшы танышым Геннадий Говорков та китә икән. Вокзалда озатып
калучылар да шактый иде. Гена белән икәү аларга кул болгап китеп бардык.
Күпме якын кешеләр, дуслар Кукмара станциясендә калды. Аларның якты, елмаюлы карашлары хәзер дә күз алдында кебек. Менә Кукмара артта калды. Өч вагонлы Нократ Аланы – Казан поезды Састамак разъездында тукталды. Монда да гармун уйныйлар, җырлашалар, елашалар. Хәрби комиссариат вәкиле керүчеләрне исемлек буенча тикшерә һәм безнең янга
утырырга куша.
Минем янга уртача буйлы, каратут йөзле бер егет килеп утырды.
Байтак сөйләшми бардык. Күренеп тора, егет әле уйлары-хисләре белән озатучылардан аерылып бетмәгән. Алдына карап моңсуланып баруын дәвам иттерә. Каенсар тукталышында тагын берничә егет керде. Болары – мари егетләре. Сөйләшүләреннән үк билгеле. Ике-өч егет-кыз аларны Казанга кадәр үк озата бара икән. Шулай итеп, Шәмәрдәнгә җиткәнче, Кукмара районыннан армиягә китүче унбишләп егет җыелды. Барысы да миннән яшьрәкләрдер кебек тоела. Минем дә алардан аерылып торган җирем юк,
ике яшь ул вакытта әллә ни әһәмиятле түгел, күрәсең.
Казанга кадәр дүрт сәгатькә якын барырга кирәк. Без Гена белән
Кукмарада озатып калган дусларыбыз турында сөйләшәбез. Аның апасы Зоя – минем яхшы танышым. Ул – китапханәче. Аларның китапханәсе безнең район Мәдәният йорты бинасының икенче катында урнашкан. Төрле чаралар уздырганда, бергә-бергә эш итәргә туры килә. Ул Генаны да, мине дә кочаклап саубуллашты. Бер-берегезгә иптәш булыгыз, дип озатып калды.

Састамакта утырган егетләр дә әкренләп телгә килә башладылар. Берсе безгә ымлап, янындагы иптәшенә әйтә:
– Бу урыс малайларының армиягә китүләренә бер дә исләре китми, ахры.
Тыныч кына сөйләшеп баралар.
– Нигә исләре китсен, аларга кайда да бер. Үз телләрендә булгач, бөтен җир туган илләре кебек тоеладыр.
Өченчесе сүзгә кушыла:
– Менә монысы, синең янда утырганы, урыс түгел кебек, минем аны кайдадыр күргәнем бар.
Моны ишетеп, мин елмаеп куям.
– Әйе шул, ул узган ел Татар Кукмарасына агитбригада белән килгән иде. Җырлады да әле.
Мин инде рәхәтләнеп көлеп җибәрәм. Егетләрнең дә мине үз итүләре күренеп тора.
– Әйе шул, – дим мин, – андагы клуб мөдире Зәкия апа Гыйззәтова һәр елны безне концерт белән үзләренә килергә чакырмый калмый иде.
Без менә шулай әкренләп сөйләшеп киттек. Үз чиратымда мин дә сорап куйдым:
– Ә син үзең кайсы авылдан? Састамакта утыргач, шундагы якын
авылларның берсеннәндер?
– Янсыбы авылыннан. Састамакка ике генә чакрым.
– Әйе, беләм. Әмма сезнең авыл клубында концерт куйганыбыз булмады. Клубыгыз кечкенә, диләр иде. Аның каравы минем авылыгызда кунып чыкканым булды. Әле узган кышта гына.
– Кемдә кундың? Ничек булды ул?
– Кемдә икәнен белмим дә инде. Өйләре Купка авылыннан килгәндә, кырыйдарак иде. Шулай Купка авылында яшьләр җыелышы уздырдык. Декабрьдә көннәр иң кыска чак. Кичә тәмамланганда, инде караңгыланып беткән. Әлеге авылдагы колхоз ул чакта Тукай исемен йөртә иде. Шуның председателе Гали абый Бариев әйтә:
– Бу вакытта җәяүләп юлга чыкма инде. Иртән Кукмарага ат белән
баралар. Шуларга утырып китәрсең.
Мин исә кайтырга карар кылдым. Янәсе, Кукмарадагы танцы кичәсенең азагына гына булса да кайтып өлгерәм. Берәр чакрым китүем булды, буран чыкты. Башка әллә кире борылыйммы дигән уй да килә. Алда бернәрсә дә күренми. Ярый әле, юл кырыйларына, маяк булсын дип, ылыслы ботаклар тезгәннәр икән. Шуларны шәйли-шәйли алты чакрым араны көчкә үткәнмен. Көтмәгәндә, агач рәшәткәгә килеп төртелдем. Эчкә җылы керде,
димәк, болай булгач, биредә авыл булырга тиеш. Чыннан да, шул рәшәткә буйлап, билдән кар ерып бара торгач, бер өй янына килеп чыктым. Инде җеп өзәрлек тә хәлем калмаган иде. Тәрәзәгә чирттем. Фонарь кабызып, бер апа чыкты. Минем хәлне күреп, сорашып та тормыйча, өенә алып керде. Анда бер әби дә, тагын бер апа бар иде. Мине ашатып-эчертеп, йокларга урын җәеп бирделәр. Шулай итеп, бу рәхмәт төшкере апаларда төн кунып
чыктым. Иртән чәй эчертеп озатып калдылар.
– Ә, беләм мин аларны, исемнәрен генә онытканмын, әйбәт кешеләр.
Бу егет Тәлгат исемле икән. Җиде классны тәмамлагач, тракторчы булган. Военкомат аны шофёрлыкка да укыткан. Колхозда шушы һөнәрләре буенча да эшләргә өлгергән.
Ул арада Тәлгатне Састамакта бергә утырган иптәшләре үз яннарына чакырып алдылар. Алар безнең арттагы бүлемдә урнашканнар икән. Шулай ук армиягә китеп барышлары. Берсе (соңрак аның Иске Йорт авылыныкы икәнлеге ачыкланды) Тәлгатне аеруча үз итә. Алар бер-берләренә «кода» дип эндәшәләр.
– Йә кода, хәлләр ничек? Җан көегеңне сагына башламадыңмы әле?
– И кода, сагыныр көннәр алда әле. Казанга иртәгә үк килеп тә китәрмен, дип калды.
Мин елмаеп куям, «җан көекләре»н искә алучы бу егетләр кайчан кода булырга өлгергәннәр?
Казандагы хәрби комиссариатта тагын бер тапкыр комиссия уздырдылар. Шул арада «кодалар»ны бер-берсеннән аердылар кебек. Һәрхәлдә, «кода»ның икенчесе башка күренмәде. Гена да каядыр югалды. Тәмәй авылыннан Рафаэль Галимҗанов исә мондагы комиссиядә армиягә яраксыз дип табылды кебек. Аны кайтарып җибәрделәр, диделәр. Кайдандыр адресны табып, ул миңа посылка да җибәрде әле. Эчендә Һади Такташның
бер томлыгы бар иде. Мин бу җыентыктагы әсәрләрне өч ел буена ятлап бетердем кебек. Тәлгатне исә мин барасы төркемгә керткәннәр булып чыкты. Инде без аның белән, кодалар ук булмасак та, ят егетләр арасында танышлар, кукмаралылар буларак якынлаштык. Безне биредә такта сәндерәләрдә ике тәүлек яткырдылар. Тәлгатнең «җан көеге», чыннан да, сүзендә торган булып чыкты. Тәлгат җаен табып, аның янына чыгып керә
дә алды.
Эш болай булды. Кыз военкомат ишеге төбендә торучы бер солдаттан үтенеп, Тәлгаткә үзенең мондалыгын белдерә алды. Безгә исә әйтеп торалар:
– Теләсә кайсы минутта сезгә автобусларга төялергә әмер бирелүе
мөмкин, шуңа күрә беркая да таралмаска, шушы казармада гына булырга!
Ул арада барыбызга да бер зур бүлмәгә керергә куштылар. «Сезгә хәзер лекция укыячаклар!» – диделәр.
Мин Тәлгаткә әйтәм:
– Лекция ул инде кимендә кырык-илле минут булыр. Димәк, әле ул
арада безне алып китмәячәкләр. Тиз генә койма аша чыгып керә аласың!
Тәлгат миңа капчыгын тоттырып, чыгып ычкынды. Мин исә лекция
тыңлап калдым. Миннән башка тагын утызлап егетне кертеп утырттылар. Сүз физика фәнендәге ярымүткәргечләр турында иде. Күрәсең, теманы очраклы гына туры китермәгәннәр. Монда бәян ителгәннәрне миңа һәм биредәге егетләргә, армиядә гамәлгә ашырырга туры килде.
Лекция дә бетте, мышкылдаган Тәлгат тә килеп керде. Ул арада безгә тиз генә көндезге ашны ашаттылар да юлга кузгалырга әмер бирделәр. Тәлгат кызы алып килгән күчтәнәчләрдән миңа да өлеш чыгарды. Без инде аның белән авылдашлар кебек үз булып киттек. Чит-ят җирләрдә райондаштан авылдашка әйләнү бер дә кыен түгел икән. Без моны Казаннан кузгалып киткәч, аеруча нечкәләп тойдык.
Без барасы хәрби часть вәкиле – иптәшләребез шулай «покупатель» дип атады – Мәскәү ягыннан килгән. Власов фамилияле өлкән бу лейтенант әйбәт кенә кеше булып чыкты, егетләр белән ачык йөз күрсәтеп сөйләшә, тегеләй итмәгез, болай итмәгез, дип артык бәйләнми. Безне кая алып барасыз, дигән сорауга да шаярып кына җавап бирә: имеш, моннан күренми, бетте-китте вәссәлам, барып җиткәч күрерсез. Мәскәүдә ул безне
Павелецкий вокзалына алып барды. Өч-дүрт сәгатьтән без Тамбовка бара торган поездда утыра идек инде. Ярый әле ерак түгел икән. Әмма ул әйтеп куя:
– Сез Тамбовта сигез ай укыячаксыз. Аннан төрле урыннарга
җибәреләсез. Дөнья күрәсегез алда әле.
Тәлгат белән Кукмараны сагынып та өлгердек. Авыл, райондагы үзебез белгән хәлләр турында сөйләшеп барабыз. Ул болай гына гади бер малай булып күренә, бик ачык фикерле, акылы йөгерек егет икән. Караган спектакльләре, концертлары турында кызык кына иттереп үз карашларын белдереп куя. Әйләндереп-чолгандырып тормый, туп-туры гына әйтеп сала. «Узган ел, – ди, – Кукмара РДКсына Камал театры килгән иде. Авыл яшьләре белән барып карадык. «Тормыш җыры» дигән әйбер иде. Миңа
музыкасы матур тоелды. Җыры да нинди матур!
Мәхәббәт көчле, диләр,
Салкын үлемнән!
Әмма бер нәрсә ошамады. Басыйр исемле сугышчы ролен башкаручы артист абый сәхнәгә чыгып басты да, берничек тә хәрәкәтләнмичә, уйнамыйча гына шул бер баскан урыныннан сүзләрен генә әйтеп тора. Район өчен, әйдә, ярар, дип кылануыдыр инде. Казанда да шулай уйнаса, аны сәхнәдән куып төшергән булырлар иде. Башка артистлар да артык тырышлык куеп уйнамадылар».
Карале, бу егетнең тамашага үз бәясе бар икән бит. Алай гына да түгел, аның әйткәннәре сүз югыннан сүз булсын дип, тел шомарту гына түгел, бәлки, уйланылган булуы белән кызыклы. Әлеге спектакльдән Кукмара зыялыларында да шуңа охшаш тәэсирләр калган иде. Янсыбы авылының Тәлгат исемле егете шуны ярды да салды.
Бара торгач, тагын шул билгеле булды: Кукмара районыннан хезмәт итәргә баручылар икебез генә түгел икән ич. Арабызда Зур Сәрдек авылыннан Фаил Гобәйдуллин, Чурадан Андрей Большов барлыгы беленде. Икесе дә таза егетләр (мин соңыннан гына белдем: Фаилнең әнисе Мәрьям апа Арпаяз авылыннан, безгә туган тиешле дә икән. Минем әни аның ирен Харис җизни дип йөрткәне ачыкланды). Шулай итеп, безгә күңелле булып
китте. Дүртәү булу ул инде икәү булудан күпкә яхшырак. Бер-береңә таяну, яныңда иптәшләреңне тою бер дә артык булмас. Ник дигәндә, солдат тормышы турында төрлесен сөйлиләр. Бигрәк тә беренче ел хезмәт иткәндә, «бабайлар»ның төрле хикмәтләр оештырулары гадәти нәрсә булып кабул ителә икән. Янәсе, «өлкәннәргә» ни кыланса, шул килешә.
Икенче көнне төш җитәрәк поездыбыз Мичуринск дигән шәһәргә килеп туктады. Монда шактый озак тордык. Егетләрнең күбесе, вагоннан төшеп, ашау-эчү әйберләре, тәмәке ише әйберләр алып керделәр. Берничәсе хәтта поезддан калды, диештеләр. Чыннан да шулай булгандыр, «покупатель», «стоп-кранга» басып, хәтта поездны туктатты. Әмма барыбер утырып бетә алмаганнар, күрәсең. Частька икенче поезд белән килеп җиткәннәр,
диделәр. Бер-икесе милициягә эләгеп, берничә көннән соң гына табылды. Эш шунда, безне Тамбовка җитәргә ун чакрымнар кала Пушкари дигән бер кечкенә генә тукталышта төшерделәр. «Тәмәкече егетләр» исә, икенче поездда аны узып, Тамбовка ук киткән булып чыктылар. Безне перронга тезеп, барлау уздырдылар. Ничә санасалар да, өч призывникның җитмәве
ачыкланды. Майор йолдызлары таккан бер офицер безне алып килгән өлкән лейтенантны бик каты орышты. Югалганнарны табу сезнең өстә дип, аны тагын да борчуга салды. Без бу кешелекле абыйны бик кызгандык, бер нәфесләренә хуҗа булмаган иптәшләребезне күңелебездән әрләдек.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: