Ниһаять...

Мин аның турында язарга күптәннән уйлап йөри идем инде. Менә
һич җаен чыгара алмыйм. Юк кына бит, бер юньле мәгълүмат алырлык түгел. Әйбәт кеше инде индесен – Хәлим Бәдриевич Җәләлов, беләм. Ләкин әйбәт дип кенә язып булмый. Ни өчен әйбәт, кайсы яклары? Нигә соң әле син аның турында сүз кузгатырга уйладың, диюләре бар. Тиктомалдан язасы килүеңә ни сәбәп, фәлән-фәсмәтән?.. Үҗәтләнеп язуым аңа кирәк тә түгелдер... Язма, дип әйтергә кыенсынадыр, ләкин күңелемдә ниндидер җен котырды, берәр юньле нәрсә, әсәр дип әйтүем,
чүтеки чыгарып булмас микән. Белеп булмый бит, чишелеп бетми Хәлим Бәдриевич. Нигә шулай? Ни дип әйтергә дә белмим, язып карыйм әле. Ни дисәгез дә, мин бит әле «Биш татар» сатира жанрындагы театр төркеме белән байтак еллар концерт куеп йөргән кеше. Бик танылган артистлар иде аның составында, уйлап карагыз: Равил Шәрәфи, Рәшит Шамкай, Хәлим Җәләл, Рәшит Сабиров – барысы да, ким дигәндә, халык артистлары. Равил абый белән Рәшит Шамкайга повестьлар язган идем инде. Үзем шул әсәрләрдә – персонаж. Ә Хәлим абый Җәләлгә, Рәшит
Сабирга язылмаган. Үпкәли күрмәсеннәр, дигән теләктә тотындым
инде мин бу турыда сүз кузгатырга. Шушы ниятемне үтәсәм, Сабир турында да каләм тибрәтермен дип уйлап торам. Тегеләрен язуым ничек килеп чыккандыр, бәя бирү сезнең эш... Әле менә Хәлименә җай таба алмыйм. Нинди генә сорау бирсәм дә, әллә нинди әйләнгеч җавап эзли, һаман ачылып бетми. Беләм, укымышлы, акыллы, зирәк, тапкыр; беләм, тормышта утлар, сулар кичкән, алданган-йөдәнгән, типкәләнгән кеше. Ләкин тырыш, үҗәт, бөтенесен булдыра торган булдыклы кеше. Театрда – судагы балык кебек, әдәбиятта – урмандагы кырмыска, уе-фикере чиста; Эстрадада – берүзе – бөтенесе! Ничек шундый шәхес турында язмаска?! Һәм шәхесләр хакында! Мин бит аларны шактый
яхшы өйрәнгән: тормышларын, иҗатларын, кешелек сыйфатларын – гастрольләрдә бергә йөрдек бит. Дустыңның ниндилеген беләсең килсә, юлга чык, диләр. Без юлдан кайтып кермәдек. Дүрт-биш ел эчендә ниләр генә күрмәдек тә, нинди генә очракларга эләкмәдек. Булды, барысы да булды – кемнең кем икәнлеге беленде. Әмма «Биш татар»ның берсе дә яман гамәл кылмады. Мин бу турыда күкрәк кагып әйтә алам. «Биш татар» халкыбызга гадел хезмәт итте, юмор-сатираның югары үрнәкләрен күрсәтте, зәвыклы тамашачы тәрбияләде.
Әйе, бу мәсьәләдәге публицистик мәкаләләрем һәрдаим матбугатта чыккалап тордылар. Ләкин әле минем хәзерге ниятем Хәлим Җәләлов турында язу. Алдан сүз куертуым, әлеге фикерләремнең чагылышы – Хәлим абыйның күңел сандыгын актарырга ничек җай табарга соң? Нәрсәгәдер ябышырга, тотынырга кирәк. Беләм, инде океан аша очып, театр белән
Колумбиягә барып кайттылар. «Шунда самолётыгыз мәтәлеп төшсә» дигән сораулар бирәм, үзен кискен халәткә куеп. «Юк, төнлә очтык, ә яктыргач, аста гел болыт булды», – диде. Авырган чагында «Хәлимнең хәле бик шәптән түгел икән...» – дигән хәбәрләр дә таралган иде. Мыштым гына бүлнискә керде дә «терелеп чыктым» дип әйтте, исе китмичә. Менә ничек
язасың инде мондый кеше турында? Аптырадым, йөдәдем. Үзе минем үҗәтләнеп йөрүемне сизеп, язган китабын бүләк итте. Укып чыктым, барлык тормышын сырлап бетергән – миңа берни язасы калмаган шикелле. Тик нигәдер күңелем һаман кыбырсый. Юк, мәйтәм, публицистика гына бу, хисләр кайнамый, кичерешләр юк, кискен мизгелләр күренми – укучыга шулар кирәк. Кая мәхәббәт, кая көрәш, кая ялгышулар, сөенүләр кая?.. Җитеп бетми болар...

Үземне битәрләп ташладым. Булдыралмый торган нәрсәне дә
булдырырга кирәк, Хәмзин, дидем дә уңайсызланып кына яңадан Хәлим абыйга шалтыраттым. Җәйнең соңгы көннәре иде: шундый җылы, кояшлы.
Телефонны кем алыр икән: үземе, Флүрә ханыммы?.. О-һо! Үзе!
– Нихәлләр, Хәлим Бәдриевич? Нишләп өйдә ятасыз мондый көнне?
Җавап элеккечә ягымлы. Тавыштан таный...
– О-о! Алмаз Наилевич! – Ул миңа әтинең исемен гел йомшартып
«левич»кә басып ясап әйтә.Үземә дә шулай ошый.
– Нихәлләрегез бар?
– Картларча яшәп ятабыз. Флүрә апаңның, эремчек пирогы пешергәне юк әле бу араларда. «Кибеткә чыгып кермисеңме?» – дип, сүз кузгатып тора иде әле.
Сине чакырыр идек, димәкче була инде. Белә минем эремчек пирогы яратканны.

Ну теле дә инде бу Хәлим абыйның, югыйсә ул турыда уйларына да кермәгәндер әле. Кая монда бакча сезонында эремчек пирогы мәсьәләсен уйлап яту?! Сизәм: политикасы бар бит моның әлеге сүзләрендә. Миндә дә аз түгел политика дигән нәрсә... Политикам булмаса шалтыратыр идеммени?..

– Хәлим Бәдриевич, шундый вакытта...
– Ну-ну!.. – ди бу, нәрсәдер минем авыздан тартып чыгармакчы булып.
– Мәйтәм, әллә бакчагызга илтеп кайтыйм микән сезне дип шалтыратуым иде.
Әһә, күңел кылларын шунда чиртәбез болай булгач...
– Менә, менә, менә... Флүрә апаң бераз билләрем... дип тора бит әле, – дигән булды Хәлим абый. Күренеп торган кебек миңа, Флүрә ханым янына ук килеп җиткән инде.
– Бакчага, диме? Алмазмы ул?
Мин икәнне белә, югыйсә. Мине, чын күңеленнән, хөрмәт итә ул
эчмәгәнгә, тартмаганга гына түгел, ә гомумән. Миңа ишетелерлек итеп әйтеп куйды:
– Әйбәт тә кеше инде бу дустың Алмаз, әйеме, Хәлим! Бакчага
бармыйсызмы, диме?
– Карале, Алмаз Наилевич, шәп булыр иде. Флүрә апаңның биле дә җайланып китте әле сине ишеткәч. Синең бит безнең бакчаны күргәнең юк, әйеме?
– Иске генә бернәрсә инде, кешегә күрсәтерлек тә түгел, Алмаз
үзебезнеке, гаеп итмәс әле, – дигәне колакка кереп калды Флүрә ханымның. Инде җыена да башлаган, ахрысы, ниндидер чиләкнең тәгәрәп киткән тавышы ишетелде.
– Алай булгач, алып барам дисең инде. Алып та кайтасыңдыр шәт?
– Әбизәтелне, Хәлим абый.
– Ай, шәп булды бу, Хәмзин. Ай, шәп булды. Җыенабыз! Киләсеңме инде?
– Биш минуттан сезнең подъезд төбендә булам.
– Хуп, бик хуп! Әй, кайлардан безнең бәхеткә тугансың син, дустым. Гомергә шулай булдың! Флүрәкәй, әйдә, теге аяк астында буталып йөргән такталарны да алыйк. Абынып йөрибез, йә билне сындырырбыз. Ай, Хәмзин, вай, Хәмзин!..
Җырлый да башлады бугай:
– Кил син, кил син, үзең кил...
Кара син аны, минем җырны җырлый бит. Белә, телефонны колактан аермаганымны...
Әйткән вакытка мин килеп тә җиттем. Әнә, болар да чыгып килә. Әй, күтәренгәннәр, әй күтәренгәннәр... Флүрә ханым биштәр аскан, ике кулында ике капчык – нәрсәдер... Кая монда бил турында уйлау? Аны күрү белән каршысына йөгердем. Бирми әйберен.
– Үзем, үзем, – ди. – Ишшу сиңа әйбер ташытыргамы?
Хәлим абыйда – такталар. Иренмәгән, бәйләгән. Пөхтә кеше шул. Үзе сөйләнә:
– Хәерчегә яхшылык күрсәтсәң, өеңнең түренә менеп утыра, – ди. –
Машинаңда боларга урын җитәрме?
– Җитәр, Хәлим Бәдриевич, сезне бакчага йөртер өчен алдым бу зуррак машинаны.
– Менә син, маладис, дустым, бакчаңны саттың да котылдың. Ә без, бакча дигән булып кайгырып ятабыз. Бер уйласаң, нәрсәгә инде ул иҗат кешесенә бакча? Җәфа, билләһи. Бара алганыбыз да юк шунда. Җәй үтеп китә инде. Бармасаң, чүп баса, барсаң – алып кайтырлык уңышы булмый. Шул һавасы дигән булып йөрибез инде.
Әйдә, дустым, кузгал, Аллага тапшырып!
Сөйли дә сөйли Хәлим абый, ләкин барысы да урынлы һәм дөрес,
кирәкле. Менә бит, менә бит, чишелә башлады абзый...
– Син Алмазны бик сөйләштереп барма, ул рульдә, игътибарын
югалтмасын! – дип әйтүне кирәк тапты артта утырган Флүрә ханым. Тавышы ягымлы, назлап кына сөйләшә. Уңган хатыныннан Хәлим абый, уңган. Ул аны гастрольләрдә йөргәндә дә гел мактый торган иде инде.
– Минем Флүрәм дә... – дип куйгалый иде Шәрәфи Раушаниясен
мактаганда.
Кайберәүләр өйдән чыгып китү белән хатыннарын яманлый башлыйлар. Болар – юк. Шамкай да шулай. Мактый. Тик аныкын белмәссең: әллә чынлап, әллә юри. Рәшит Сабиров инде өйләнмәде – буйдак. Гомере буе авыру әнисен карады, молодец! Ихтирамыбыз шуңаргадырмы? Күбрәк, шуңадыр! Әлбәттә, иҗатына сокланырлык – татарның нәфис сүз жанрын берүзе сөйрәп бара. Берүзе!
Хәер, бу турыда Хәлим абый янында кычкырып әйтеп булмый, ул да бу жанрда – мастер!
Шуны сизгән кебек миңа карап алды. Сорый:
– Рәшит Сабир нишләп йөри икән бу араларда, бик ишетелми дә,
телевизордан да күренми?
– Күрсәтмиләр аны, күренергә тиешле чыгышларын да кисәләр.
– Бик каты сөйли шул. Җитмәсә, тавышы бик әче.
– Әчелеге, чурт с ним, дөресен сөйләвен өнәмиләр...
– Өстәгеләрне дөмбәсли.
– Әйе, яратмыйлар. Күзгә төртеп, колакка кагып, маңгайга чәпеп әйтүне кем сөйсен?!
– Аның да, малай, чәчләренә көмеш кунды...
– Байтагы коелган да инде...
– Безнең арттан куа.
– Алтмыш тулгандыр бит?..
– Карале, ничә яшьтә икәнен белмибез икән шуның...
– Анысы мөһим түгел, шәп кеше ул.
Артта байтак тыныч кына барган Флүрә ханым:
– Рәшиткә 65 яшь тула...
– Менә күрдеңме минем хатынны?..
– Минеке дә мин белмәгәннәрне белә, күрә, ишетә.
Хәлим абый сүзләремне җөпләгәндәй:
– Алар бит көне-төне телевизордан чыкмыйлар. Ни өчен чыкмыйлар, дим, чөнки эченә кереп карыйлар...
– Бергә уйныйлар, димәкче буласың инде, артистлар белән.
– Әйе.
– Пенсиядә булгач, эшкә барасы юк, ә без синең белән, Алмаз Наилевич, гел гастрольләрдә булдык.– Әй, матур да йөрдегез инде, акчага да кытлык кичермәдек ул елларда... – дигән тавышы колагыбыз янында ук яңгырады Флүрә ханымның. Күрәсең,
арттан алгарак күченгән, башы икебез арасында ук иде.
– Флүрәкәй, урыныңда гына утыр каешыңны буып, гаишникларга эләгеп, дустыбызга штраф түләргә туры килмәсен!
– Әйткәннәреңне болай да ишетәбез. Әйе, ул гастрольләр, малай,
заманында бик зур помыч ясады, финанс мәсьәләсендә!
– Концертка халык килерме-юкмы дигән уй юк иде бит ул чагында – шыгрым тула торган иде заллар. Телеэкраннардан да төшмәдек.
– Дөресен генә әйткәндә, Алмаз дус, безнең популярлык бар иде инде. Халык безне ярата, чыгышларыбызны карый, котырып кул чаба... Син инде гомерлек популяр театр артисты дип уйлыйсың. Юк, исемеңне беләләр, урамда да танырга мөмкиннәр беркавымга, әмма бераздан онытылабыз. Ә без бу «Биш татар» белән кассеталар аша көн саен өй түрендәге телевизорларында иң көтелгән, иң зур кунак шикелле боларның күңелләрен ачабыз. Себер, Мәскәү, Үзбәкстан, кая ул гына – бөтен Урта Азия, бөтен Рәсәй безнеке! Яшерен-батырын түгел – «Биш татар» безнең популярлыкны арттырды. Шул исәптән, рәхмәт сиңа, Алмаз дус!
Ул минем кулны кысты.
Юк инде, уйламагыз, мин аларны бакчаларына алып барган өчен генә түгел бу кул кысулар. Алар бит бөтенесе шулай: Равил абый да, Рәшит Шамкай да, Рәшит Сабир да... Театрга килеп кергәч тә, кулларын җәеп: «О-о! Безнең шеф», – дип, каршыга киләләр. Театр бинасында бит ул, зур артистлар каршында.
Флүрә ханым да, Хәлим абыйның «безнең Алмаз» дип әйткән сүзендә өстемне сыйпаштырып куйды. Машинабыз тигез юлдан йөзеп кенә бара. Шулчак күзем тирә-юньдәге таныш урыннарга төште.
– Кара әле, Хәлим абый, без бит бу тирәләрдә республикабыз
авылларын газлаштыру фонды җитәкчесе Җәүдәт Мидхәт улы ыруының шәҗәрәсен күзаллау өчен, сез – бабалары тарафыннан агачлар утырткан булып йөрдек, фильм төшереп. Хәтерлисеңме? Сорап торам тагы? Хәтерең шәп, югыйсә теләсә нинди поэманы кичен ятлап, икенче көнне сәхнәдә сөйли алмас идең.
– Әлбәттә, хәтерлим.
– Сиңа тугыз буынның кайсысы туры килде әле?
– Төптән өченчесе.
– Кем иде әле ул?
– Җәлил – 1733 нче елны туганы. Аның сценариен шәп язган идең син. Андый мәгълүматлы, андый кызыклы күзаллауларны бик сирәк беләм мин, ләкин бу күпкә үзенчәлеклерәк килеп чыккан иде. Миңа тагын синең бер гамәлең ошады.
– Нәрсә икән?..
– Менә сөйлим. Җәүдәтнең юбилеена республиканың бик күркәм
җитәкчеләре җыелган иде. Хәтта Президент үзе киләчәк дигән хәбәр дә колакка чалынды. Ул да килгәч, башкалар кемнәр буласын аңладык та, күрдек тә инде. Шунда син мәҗлес башланганчы каршыларына чыгып болай дидең: «Менә хәзер Президент киләчәк, диделәр. Инде аны көтеп, тантанабызны бер сәгатькә соңлап башлыйбыз. Ә ул үзе башлый торыгыз, дип телефоннан әйткән.
Ярый, без башларбыз да. Мин бу бәйрәмнең сценариен җәй буе
җиренә җиткереп эшләп, сезнең кебек күркәм кешеләргә тәкъдим итмәкче булам…»

(Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз)

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: