Камилә (дәвамы)

(Бәянне башыннан укыгыз)

Зарема белән без кабат очраштык. Очрашу диюем бигүк дөреслеккә туры килмәс, чөнки бергә эшләгәч, күрешү мөмкинлеге дә шактый зурая. Эш урынында да хөкүмәт өчен егылып-китеп көч куясы юк, барысының да үз мәшәкате, барысында да Яңа ел кәефе. Зареманың мине үз ягына авыштырырга тырышып йөргәнен яхшы ук сизсәм дә, мин бу нәрсәгә артык игътибар бирмәдем, аны әлегә озакка сузылачак уенның башлангыч бер өлеше дип кенә кабул иттем. Хәер, аның бу эчкерсез сәясәте миңа үземчә ошый да иде кебек, чөнки, ни генә әйтсәгез дә, хатын-кыз игътибары теләсә нинди ир кеше күңеленә май булып ята.

– Хәлил, – дип башлады ул сүзен, хәйләкәр елмаеп, – әгәр дә мин синнән бер ярдәм сорасам, син миңа булышыр идең микән? – Әйе, рәхәтләнеп! – дидем һәм мин бу очракта һәрбер итәкле җан иясенә ярдәм итәргә әзер торган кавалер сыман кыландым. Хатын-кызга ярдәм итү, хәлдән килгәнчә, аңа хезмәт итү минем холкыма кергән. Һәм иң мөһиме шул: мин бу сыйфатымны еллар узгач та югалтмадым, киресенчә, көчәйттем генә. Бәлкем, шуңа күрәдер дә (хатын-кыз сизгер бит ул!) мин хатын-кызлар галәмендә һәрчак тансык булдым, аларның теләгән, көткән якын кешеләренә әверелдем.

– Әйт, нишләргә?

– Яңа елга дип әйберләр алган идем, азык-төлек... Шуларны өемә алып кайтырга булыша алмассың микән?

– Яхшы, – дип, шундук килештем мин, – булышырбыз...

Казан – борынгы кала, Питер, Мәскәү кебек атаклы калалардан да борынграк ул. Ундүрт-унбиш катлы «небоскрёб»лар арасында иске авыл өйләренә охшашлы агач яисә таш йортларга тап булу ихтималы да монда гадәти хәл. Зарема әнә нәкъ шундый борынгы йортларның берсендә яшәп ята икән ләбаса! Үзәк урамнарның берсендә, тик чак кына читтәрәк, кеше күзенә чалынмый торган тын вә аулык җирдә! Ике яклап салынган бура йортның бер ягында Зарема үзе, ә икенче ягында исә буйга җиткән аңгыра малае белән олы яштәге усал телле бер татар хатыны яшәп ята. Без Зарема белән икәү ишек төбендә күренүгә үк, безнең кайтканны сизенеп булса кирәк, шул явыз хатын тишек-тошыклары чүпрәк-чапрак белән капланган котсыз ишектән атылып чыкты да сөймәгән күршесен төрле әшәке сүзләр белән каезларга тотынды. Кешеләргә күтәрелеп, каршы сүз әйтергә дә базмаган, күңеле белән йомшак, нәүмиз җанлы Зарема күршесеннән авыр сүзләр ишеткәч, бик нык оялып, мине тиз генә үз ягына кертеп җибәрде. Мин кулыма ике сетка ашамлык-эчемлек күтәргән килеш каушавымнан абына-сөртенә, эчке якка авыштым. Арттан теге явызның:

– …титутка! Тагын кемне алып кайттың монда?! Ташыйсың да, ташыйсың, һич бетмәде инде синең бу хахальләрең! – дигән әче тавышы ишетелеп калды. Ул әче тавыш әле тиз генә тынмады, ике якны аерып торган картон дивар аша озак яңгырап торды...

– Бездә монда гел шул инде, – дип зарланды Зарема. – Ошатмады мине ул хатын яшьтән үк, гәрчә аңар начарлыгым тимәсә дә...

– Мин дә шулай уйлыйм, – дип фикер йөрттем мин. – Бар шундый токым адәмнәр, алар кешедән гел начарлык эзлиләр, шуңа күрә торып-торып явызланалар...

– Үзенчә сәбәбе дә бар кебек инде, – диде ул.

– Ул мине шул аңгыра малаена бирергә дип йөргән иде, тик мин чыкмадым, бәлкем, шуңар да үчләнәдер...

– Ә... әйе, аңлашыла, – дидем мин.

– Әле һаман да өметен өзми, димәк, җитмәсә, мин дә монда кайтып кердем.
– Өмете күптән өзелде инде ул хатынның, – дип көлде ул. – Мин инде ике мәртәбә кияүгә чыгарга өлгердем.

Зареманың ике мәртәбә кияүгә чыгуы бу минутта минем өчен яңалык булды, билгеле. Шуңа күрә ул көлгәндә, мин нигәдер көлмәдем. Утыз яшен узып барган ханым өчен шактый күп түгелме соң бу?! Кайчан һәм ничек шулай тиз генә аерылышырга да өлгергән соң әле ул?

– Бәлки, сөйләрсең?

– Нәрсә сөйләргә?

– Кияүгә чыгуың турында.

– Ә, әйе, – дип кул селтәде ул. – Нәрсә ясыйм сиңа? Чәй... Кофе?..

– Нәрсә дә ярый.

Хуҗа ханым кофе әзерләгән арада мин өй эченә күз салдым. Гади авыл йортыннан берни белән дә аерылмый: кергән юлда – аш бүлмәсе, икенчесе – зур як – зал ягы. Аш ягы да авылча гына көйләнгән: сары төсле клеёнка ябылган дүрт чатлы өстәл, шуның тирәсендә берничә иске урындык, өстәрәк савыт-сабалар куяр өчен озынча зур агач киштә беркетелгән. Өй газ белән җылытыла, гөрләп, газ миче янып тора, шулай да майны эретерлек һава юк, бүлмә һавасы уртача, салкынча гына иде. Тәрәзәләре тыштан тимер рәшәткәләргә (кеше-мазар кермәсен диптер инде!) тотылган, дермантин белән җылытылган өй ишеге дә шактый сәләмә, эчке йозагы да яртылаш урыныннан купкан, тышка чыгып тора иде. Әйе, ир кеше кулы җитмәве яхшы ук сиздерә иде, өйнең тәртибе киткән, чисталык ягы да исә кардиналь үзгәрешләр сорый...

Чәен ничектер җайсыз, тәмсез итеп ясады. Өстәл өстенә чаты кителгән касә һәм эченә чәй элпәсе каткан хәшәрәт дәү кружка китереп куйгач, кәеф бөтенләй төште. Шуларга газ плитәсендә кайнап чыккан шыксыз кара чәйнектән тубырдатып, кайнар су агызды, яңа чәй пешереп тормады, үтә күренмәле пыяла чәйнектә сакланган иске чәйне генә тамызды. Әнә шул читләре китек касә һәм фил башы төшерелгән алагаем дәү кружка күземә бу дөньяда нинди дисгармония бар, шуның ачык вә үрнәк чагылышы булып күренде.

– Бу йорт минем өчен туган өй инде, – дип әсәрләнеп сөйләнде ханым, уймак ирен очларын кыймылдатып, чәен йота-йота. – Әти белән әни өйләнешкәч үк, шушында яши башлаганнар, бу йорт бабайдан калган, әни ягыннан ул... Без өч кыз шушында туып үстек, әти-әни кооператив фатир сатып алгач, шунда күчтеләр. Сеңлем Фәридә хәзер алар белән тора, мәктәптә укыта, ә менә Зулусик...

– Кем, кем?

– Зулусик... хе... хе... Зөлфия, – дип, чын күңелдән елмайды ул. – Кияүдә, ике баласы бар, ире белән өч бүлмәле фатирда яши. Ә бу йортта, нигездә, шулай дисәк тә ярый, мин калдым. Сүтелергә тиеш бу йорт, миңа яңа фатир бирергә дә мөмкиннәр...

– Яхшы икән...

– Ничек дип әйтергә дә белмим, – дип, икеле-микеле сөйләнде Зарема, – Казан уртасыннан бер дә читкә китәсе килми. Бирсәләр, каяндыр читтән бирәчәкләр...

– Начар түгел алай да, – дидем мин, хуҗабикә ясаган тәмсез чәйне сиздермичә генә каршымнан читкәрәк этеп. – Бердән, өр-яңа җайлы фатирга күчәсең, икенчедән, явыз күршеңнән котыласың.
  Без рәхәтләнеп, онытылып көлештек. Икенче якта күрше хатынның безнең тарафка ачынып мыгырдаганы һәм ютәлләп йөткергәне ишетелде. Зарема, ияге белән ишарә ясап, мине зал ягына чакырды. Зал уртасында – кара төстәге дәү пианино басып тора. Ул пианино каршына утырды һәм нечкә йөгерек куллары белән сак кына аның клавишларына кагылды. Башта Бетховен, аннан соң Сәйдәш музыкасы яңгырады. Уйналган ноктюрннарның барысы да гади тыңлаучы өчен билгеле һәм тансык музыка иде. Аннан соң ул сузып-сузып җырлады. Тавышы көчле, куелган һәм соклангыч иде.

Шуңа шаккаттым: ул җырлаганда хәтта күрше як та тын калды. Мин чиксез соклануымны җиткерергә теләп, җырчы ханымның аркасыннан килеп кочтым. Ул ихлас елмаеп, мине кулымнан кысып тотты һәм торды. Мин, ирексездән, аны кочып алдым, үптем, күкрәгемә кыстым. Хисләнүдән арына алмаган җаныма дәрт һәм наз бәреп керде, ләкин дөрес эшләмәгәнемне аңлап, вакытында тыелып кала алдым. Әгәр дә шулчак тыелып калмаган булсам, эшнең кайнар кочак, җылы түшәк белән бетәчәгенә инде шигем юк иде...

Юк! Мин үз сүземдә тормадым! Утыз бере көнне Камилә янына бармадым, качтым! Барысын да таптап, җимереп, өч көн элек кенә танышкан чит хатынның ишеген ачтым. Менә шунда, Зареманың «туган йорты»нда, хәмер эчендә болганган хәлдә, көйләнмәгән музыкаль инструмент клавишларын бәрә-бәрә, мин Яңа елны күңелемә Камилә кебек якын тоелмаган һәм өзелеп сөймәгән кеше белән каршы алдым. Бәхет төнебез кешечә үткәрелсә дә, ул нигәдер гаҗәеп вә соклангыч хисләр, эмоцияләр китермәде. Аңлашыла ки, җаваплы һәм сынаулы юлдан читкә тайпылып, мин үзем дә белештермичә җиңел юлга кереп киткәнмен...

Хәер, Зареманы ах итеп, өзелеп яратмасам да, миңа аның белән яшәве җайлы һәм уңайлы булды. «Туган йорт»та озак яшәргә туры килмәде, без, хуҗа хатын әйткәнчә, Казан каласының ерак районына – квартал ягына күчеп киттек. Күченү әллә ни зур мәшәкатьләр алып килмәде кебек, чөнки Зарема, яңа йортка – яңасын алырбыз дип, күп әйберне юк бәягә генә сатып китте. Тик менә зур пианиноны сигезенче катка алып менү шактый зур авырлык китереп чыгарды. Ун кеше ялладык. Җәфаландык: лифтка сыймый, этаждан этажга өстерәдек. Калын, тыгыз бау белән! Һәр катка ярты сәгатьтән артык вакыт сарыф ителде. Алмыйк, сатыйк, калдырыйк, дип тә әйтеп карадым. Юк, тыңламады! Зарема үзен бик нык югары куеп: «Мин җырчы, профессионал, минем өемдә музыкаль инструмент торырга тиеш! – дип тәкрарлады. Шул вакытта инде ул безнең җүнсез оешмабызны ташлап, кабат опера хорына әйләнеп кайтырга да өлгергән иде. Фатир зур түгел, бер генә бүлмәле, пианино бүлмәнең ярты өлешен диярлек алды. Тик анысы гына бер хәл: теге явыз күрше хатыннан котылдык дип, юкка сөенгәнбез икән, аларга да нәкъ безнең каттан, каршы яктагы күрше фатирны бирделәр. Хәер, сөенечле ягы да булды: күп кешелек йортка күчкәч, мәңгелек күршеләр дә ничектер үзгәрделәр, безнең белән тавыш чыгарудан туктадылар...

Зарема белән бергә яшәү мине нык үзгәртте. Мин бу тормышта кайбер әйберләргә гадирәк карый башладым. Аннан соң мин үземне әзрәк кыюрак, әрсезрәк тотарга өйрәндем, үз-үземә ышанычым да артты. Хатын белән (без язылышмыйча гына яшәдек!) яшәү теләсә нинди ир кешегә дә йогынты ясамыйча калмый, үзең генә түгел, хатын-кыз белән яшисең! Зарема белән талашканымны һәм хәтта ачуланышканымны да хәтерләмим. Безнең арада җәнҗал кебек нәрсәләр дә чыкмады. Көнләшмәде, нидер сизсә дә, көнләшеп аптыратмады. Хәтта үзем үк махсус тавыш чыгаргалап карадым, анда да ул мине җайлап, назлап рәткә салды. «Ярар инде, җаным, кирәкми, тынычлан, әйдә, матур гына яшик!» – дип, тавышны зурга җибәрмичә, мин җүләрне шундук урыныма утыртып куя торган иде. Әни белән апа Зареманы кабул итмәделәр, олы, янәсе, карт, бала табарлык чамасы да юк. Бер әти генә безнең демократ булып кыланды. Ул хәтта безгә килеп, бер көн кунып киткәч: «Безнең җүләргә – таман гына инде бу хатын!» – дип, җанга ятышлы фикер әйтергә дә өлгерде...

Ләкин шуны да онытырга ярамый: теләсә нинди җайлы, уңай холыклы хатын-кызның да күңел түрендә хәтәр уйлар ята. Капма-каршы җенес халкын гаепләп әйтүем түгел, аларның гаебе юк, тормыш дигән нәрсә шуңар этәрә аларны. Хатын-кыз яраткан ир кешесен иң элек үзенеке, бары тик үзенеке итәргә тырыша! Ә аның юлы бер, ул да булса шушы яраткан ир затын үзенә карату һәм ахыр чиктә – өйләндерү! Ярты ел чамасы язылышмыйча яшәгәннән соң, Заремада да әнә шул хосусыйлык теләге күзгә күренеп көчәйде. Үземнән ун яшькә олы хатын белән язылышырга теләгем юк иде, билгеле! Шулай да, әй, ярар инде, әйдә, өйләнсәм дә, начар булмас, килеп чыкмаса, аерылышырмын дип, нигәдер мин бик җиңел генә ризалаштым. ЗАГСка барып гариза яздык. Талон чоры иде ул. Яңа өйләнешүчеләргә бирелә торган талонга миңа салоннан ялтырап торган кара ботинка, аңа исә парфюмер набор сатып алдык. Ура! Бер айдан соң без язылышабыз! Өйләнешү турында беренче чиратта әти белән әнигә, аннан соң туганнарга да хәбәр ителде. Туйлар уздырып тормыйча, барабыз да язылышабыз, имеш! Ләкин язылышу көне килеп җитәр алдыннан гына мине ниндидер ачы сагыш басты, уй! Үз гомеремдә тәүге мәртәбә өйләнәм: ни туй юк, ни кәләше, урысча әйтсәк, «не то»! Юк! Тартмый күңел, килми өйләнәсе! Мин поликлиникадан «больничный» ясатып (билгеле ки, апа булышты!), сәбәп табып, авылга китеп бардым. Карлы-буранлы вакыт, – ятам авылда буран сызгырганын тыңлап! Ни әти өйлән, дими, ни әни бер сүз әйтми! Шулай итеп кабат куркак җан булып калдым, язылышу көне килеп җитте, ә мин кылымны да кыймылдатмадым, кәләшемә дә хәбәр ирештермәдем, кыскасы, авылда качып яттым. Ә ул мине көткән, эзләгән, ападан да белешкән. Ә мин юк, мин авылда, әти дә бер сүз әйтми, әни дә, минем өйләнергә теләмәгәнемне күргәч, сөенеченнән кош тоткан кебек йөри. Өч-дүрт көн узгач, бардым мин ул ЗАГСка! Янәдән язылышу көнен билгеләр өчен түгел, билгеле. Нигәдер (үзем дә аңламыйм!) акланыр өчен...

– Извините, – дидем мин ярты бүлмәне биләп утырган бер юан гәүдәле марҗа апайга, – я не стал жениться!

– Ну ладно! – диде ул миңа.

Исе китмәде, кашын селкетмәде.

– Можно было и не приходить, не отчитываться, поэтому же мы даем месяц на обдумывание! Только вот талон верните, пожалуйста!

– Извините... я талон уже отоварил...

Зарема шуннан соң да тавыш чыгармады, җәнҗал куптарып маташмады. Аңлап, кешечә мине кичерде. Без кабат бергә яшәп киттек. Ләкин ул бергә яшәүнең акрынлып тәме бетеп бара иде инде. Тормыш иптәшем миңа яшертен серен дә ачты – ул бала таба алмаячак. Беренче тапкыр кияүгә чыккач, иренең сүзен тыңлап, ул беренче баласын төшерттергән. Янәмәсе, әлегә бала кирәкми, гаилә бюджеты аны күтәрә алмый. Ә беренче баланы төшерттерү – ул ут белән уйнау белән бер, хатын-кыз киләчәктә бала табу мөмкинлеген югалтырга мөмкин. Зарема белән нәкъ шундый хәл килеп чыга. Терсәк якын, тешләп кенә булмый! Икенчесендә мари егетенә чыга, тик анысын ул үзе ташлап кача. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 09, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: