Логотип Казан Утлары
Бәян

Камилә (дәвамы)

Минутлык хисләргә алданып, табыныр Кояшымнан ераклаштым. Гомерем буе мине әнә шундый бәхетсезлек эзәрлекләде һәм ул гел шулай кабатлана килде. Яратканнан читләштем, яратмаган белән яттым. Ә кем гаепле соң моңа? Кем булсын, мин үзем! Бары тик үзем генә! Нишләп шундый соң мин? Нишләп? Гомерем буе шуны аңларга теләдем, тик аңлый гына алмадым, гел шул вак хисләр белән чуалдым, ә зурны югалттым... 

(Башыннан УКЫГЫЗ)

3      

    Әлеге ханым белән очрашу минем өчен истәлекле, әһәмиятле булгандыр, шәт, ник дигәндә, ул түгел, ә иң элек мин аңа тартылдым. Яшь ягыннан үземнән олырак хатыннар белән аралашу миңа һәрчак җайлы вә кулай булды. Яшь бит әле, тәҗрибәсез, аягымда да бик нык басып тормыйм, шуңа күрә дә бу кырыс тормышта мин кемгә булса да таянырга, аның ихтыяр көченә буйсынып яшәргә мохтаҗ идем...

Җор һәм шуның өстенә шаян телле, юантык гәүдәле, карасу түгәрәк йөзле, әйткән сүзен шапылдатып, кешенең үзәгенә үтәрлек итеп әйтә торган, туры сүзле, бөтен яклап та килгән, ихлас җанлы ханым иде ул. Юкка гына аны кызлар ансамбленә конферансье, безнеңчә әйтсәк, алып баручы итеп чакырмаганнар, күрәсең! Димәк, сәләте бар, таланты...

Гөлия ханым белән без Камилә лагерьга киткәннән соң танышырга өлгердек. Ансамбльнең яшь солисткасы белән мөнәсәбәтләребез әлегә нык һәм көчле булмавын, әлеге сөю матавыгыннан нәрсә дә булса килеп чыгуына өметсез калуымны тәҗрибәле ханым бик тиз аңлап алды. Күзе төшкән ир затларын кул астында биетергә өйрәнгән, тормышы бар яктан да (әлегә баласыз-гаиләсез яшәп ятса да!) көйләнгән чая хатын яшәү читенлекләре алдында каушап калган сыек егетне, көрәшчеләр теле белән әйтсәк, шул гөнаһлы җирдән җәһәт кенә күтәреп алып, минут эчендә аркасы белән йомшак җиргә китереп салды... Эсперанто урамындагы бер бүлмәле фатир ара-тирә әле дә шулай искә төшкәләп куя. Үземнең чынлап торып яшәү урыным булмагач, әлеге хрущёвка миңа җәннәт булып күренде. Әлеге җылы куышка ничек итеп килеп кергәнемне дә сизми калдым. Хатын-кыз әгәр дә салса, җәтмәсен тирәнгә салырга ярата, диләр шул. Кайчак ирләр ялгышалар: сөекле кызының танышы белән аралашу аларны үзара тагын да көчлерәк якынайта дип уйлыйлар, ләкин ул бер дә алай түгел, ул хата гына икән... Фатирында әллә ни гаҗәп нәрсә дә күрмәдем кебек: көрән төстәге җыелма түгәрәк агач өстәл, уртасы ачык тора, күрәсең, начар ябыла, сөзәк тауны хәтерләткән, килде-китте генә җыелган пыяла стенка, ачып-япканда, ишеге ямьсез шыгырдый торган көйсез кием шкафы. Аның артындагы йомшак матраслы диванны мин соңрак күреп алдым. Керүгә үк Гөлия ханым мине аш ягына чакырды...

– Әйбәт кыз ул Камилә! – дип, ерактан башлады ул сүзен.

Шылт итеп, газ плитәсе кабынды, чит ил символикасы белән өретелгән җыйнак кына чәйнек гөрләп чыжларга тотынды.

– Акыллы, чибәр кешеләрне хөрмәт итә белә.

– Мин аны бик яратам! – дидем мин, Гөлия ханымның Камилә адресына әйтелгән мактау сүзләреннән чиксез дулкынланып. – Минем әлегә хәтле беркемне дә шулай яратканым булмады...

– Яратам дисең инде, алайса?

– Яратам.

– Тик шулай да шикләнәсең кебек, егетем...

– Дөрес, – дип килештем мин, – шикләнәм. Аны кайчан да булса үземнеке итә алуыма шикләнәм.

– Шикләнмә дә син, борчылма да! – дип тынычландырды ул мине. – Сез һичшиксез бергә булачаксыз, бергә...

– Ә каян килә шундый ышаныч сездә? – Сез икегез дә бер-берегезгә охшагансыз, кыскасы, икегез дә тулы түгел... хе.. хе... сәнгать кешеләре, минем уйлавымча, сезнең бәхетегез шунда: сез икегез дә бер-берегезне тулыландырып торасыз, ә ул бик тә мөһим нәрсә, аңлыйсыңмы?

– Аңлыйм да бит...

– Миңа ышан син! – дип елмайды ул. Тик елмаюы ничектер астыртын килеп чыкты кебек. – Без аның белән бик тә яхшы дуслар, Гөлия апа дип эндәшмәгән вакыты, суламаган сулышы юк. Шуңа күрә мине генә тыңлый да ул, кавыштыруны миңа тапшыр, мин барысын да хәл итәрмен...

– Рәхмәт, теләгегез изге! – дип, ихлас күңелдән кабул иттем мин бу сүзләрне. – Минем дә теләгем җитди, мин аңар өйләнергә телим...  

– Бик әйбәт, бик күркәм! – диде Гөлия ханым, тик бу юлы коры һәм артык энтузиазм күрсәтмичә генә эндәште. Шулчак мин сүзне икенчегә борырга теләп, аның өчен бөтенләй көтелмәгән һәм әхлакый яктан шактый җайсыз тоелган четерекле сорау биреп ташладым...

– Ә сез беркайчан да кияүгә чыкмадыгызмы?

Хуҗа хатын тиз генә җавап бирергә ашыкмады. Суыткычны ачып, аннан бисквит торт, атланмай һәм туралган казылык кисәкләре тартып чыгарды да шуларны берәм-берәм аш өстәлендәге тәлинкәләргә тезеп чыкты...

– Утыр, әйдә, аша...

Ачыккан булганмын, күрәсең, мин хуҗабикә куйган ризыкларны тиз генә ашарга тотындым. Май яккан ипигә колбаса кисәге ябыштырып, бутерброд ясадым. Шактый озак чәйнәдем, югары калорияле булды, ахрысы...

– Яшәп алдым мин берәү белән! – диде ул, ниһаять. Тавышы серле һәм тотрыклы яңгырады.

– Кем иде соң ул?

– Идиятуллин... язучы...

– Идиятуллин?! – Мин чак кына тыгылмадым, бутерброд кисәге тиеш җиргә түгел, ә кире якка киткән сымак тоелды.

– Әйе... үзе... Әдәбият һәм сәнгать белән кызыксынуым арткач, мин кайбер язучыларны һәм сәнгать әһелләрен үземчә танып белә башлаган идем. Идиятуллин дигәннәрен инде шактый күптән беләм: «глубинка»да (бездә периферияне шулай дип атыйлар!) хезмәт иткәндә үк. Ул елга якын безнең төбәктә яшәп, җирле редакция коллективы белән тыгыз элемтәдә торып, район турында бер-бер артлы язмалар бастырды. Язмалары җирле хәбәрчеләрнең бер катлы мәкаләләренә охшамаган, шактый кызыклы һәм үзенчәлекле. Язучы гына түгел, танылган драматург та иде әле ул. Авылда дәү әнисе кулында үскән бер яшь ир баланың язмышы тасвирланган спектакле мелодрамалар яраткан гади халык өчен бигрәк тә тансык булды: тамашачы халкы аны бик нык яратты. Әлеге тамашаны хәтта районга да алып килделәр (казанлылар уйнады), без әлеге гүзәл әсәрне карау бәхетенә ирештек. Милли драматургиянең үзенчәлекләрен әлегә бигүк аңлап бетермәгән, дөньякүләм пьеса әсәрләрен укып җенләнгән иҗат кешесе буларак, мин әлеге әсәрне (халык мәхәббәтен казануга да карамастан!) үземчә кабул итеп бетермәдем. Спектакль тәмамлангач, клубның гримёр бүлмәсендә мул итеп әзерләнгән табын артында фикер алышулар башланды. Барысы да драматургны күккә чөеп мактадылар, җылы тостлар җиткерделәр. Мин шунда торып бастым да табын янында утыручыларның ачуын чыгарып (әллә яшьлек дуамаллыгы белән, әллә көнләшүдән!): «Абзый, начар әйбер язмагансың, сүз дә юк, тик шулай да даһи әсәр түгел бу!» – дип әйтеп салдым. Мин аны хәзер үпкәләр, кызып китәр, минем тарафка усал сүзләр әйтер дип уйладым. Ә ул, киресенчә, мыек астыннан йомшак кына елмаеп: «Дөрес әйтәсең, энем, мин аны беркайчан да даһи әсәр дип атаганым булмады, тик ул көн кадагына суккан әсәр һәм шуңа күрә дә ул популяр, шуның белән даһи!» – диде...

Кирәк бит, әй, менә шул даһи Идиятуллин минем каршыда утырган таныш ханым белән кайчандыр яшәп алган икән!

– Озак яшәдегезме соң?

– Юк ла! – дип көлде хуҗа хатын.

– Бер елга ике көн тулмады...

– Нигә алай?

– Нигә дип? Торып башкаралмадык!

– Аңладым...

– Беренче хатыны марҗа иде бит инде аның! Марҗасын, балаларын калдырып, минем тыныч пристанемда предшфартовывать итеп караган иде дә килеп чыкмады, якорен өзде... хе... хе... Әзрәк күзгә күренердәй язучы кешеләрнең шәхси тормышлары белән кызыксынгач, бер нәрсәгә игътибар иткәнем бар: хатыннары белән аерылган кайбер язучы иптәшләр яңа тормыш майтарып җибәрер алдыннан вакытлыча дислокация урынын, гади генә әйтсәк, күңел яраларын басарлык кулай урын эзли башлыйлар. Ә андый җир һичшиксез – кияүгә чыкмаган, яки чыгып та бәхет күрмичә аерылган ялгыз хатынның пристань-фатиры булып чыга. Бер яктан, яшәр өчен җайлы, урамда калмыйсың, икенче яктан, ашау-эчү дә җитәрлек, хуҗабикә әллә ни искитәрлек хатын булмаса да, ничек тә җылы, назлы кочактан мәхрүм итми. Табигый ки, элеккеге хатынга булган үпкәләрне кемгәдер сөйлисе дә килә, ә кемгә сөйлисең? Шуңа инде, шул хуҗа хатынга. Андый чакта ике ялгыз һәрчак бер-берсен яхшы аңлый, бар булган зарын килешле итеп, кешечә уртаклаша ала. Андый хатыннар ни өчендер артык ышанучан булалар, аңарда тукталган әлеге ир дә беркая да китмәс, мәңгегә үз янында калыр, дип өметләнәләр. Тик ни кызганыч, ялгыз хатынның изге өметләре күп очракта акланмый, керәсе ишекләр – киләсе бәхеткә кабат шулай ачык кала...

Шулай да, ирексездән, ул юкка гына хөрмәтле язучыга таш атмыймы икән дигән шик туды. Гөлия ханым, минем ошбу уйларымны сизенгәндәй, тонык кына елмайгандай итте дә тамагын кырып:

– Бик тә көнче иде Идиятуллин! – дип пышылдады. Ул пышылдап эндәшкәч, мин белештермичә, як-ягыма карандым, ишек ягына күз ташладым. – Китүе яхшы булды, үтерде көнләшеп! – дип дәвам итте ялгыз хатын. – Күрәсем дә килми бүтән, ишетәсем дә! – Ә ничек көнләште соң ул?

– Гадәттәгечә! – Гөлия ханым пырхылдап көлде. Газны сүндереп, матур чәйнегеннән зәңгәр чәшкеләргә кайнар су агызды, кечкенәсеннән кайнаткан кара чәй өстәде. Тик нигәдер чәе каты түгел, ә сыек килеп чыкты. Әллә аз салган, әллә өстәмәгән дә. «Нишлисең, ялгыз хатынның бәхете дә ярты гына була, чәе дә сыек килеп чыга!» – дип уйладым мин эчемнән генә...

– Эч, әйдә...

Хәер, мин кыстатып тормадым, миңа нәрсә, буйдак кешегә. Алма пеш, өзелеп төш! Бушлай булгач, сыек чәйдән дә тәм табасың! Шикәрен, җимешен кушып эчкәч, тәмле генә китеп барды! Соңыннан, рәхмәт әйтеп чәшкемне төбе белән әйләндереп каплап куйдым.

– Сәеррәк кеше иде шул! – дип кеткелдәде Гөлия ханым. – Әйтми-нитми, өйгә кайтып керә дә: «Гөлиякәй, нишләп син тәрәзә төбендәге гөлеңне бер баштан икенче башка күчереп куйдың?» – дип, теңкәгә тия башлый...

– Күчерсәгез нәрсә?

– Хе... хе... имеш... мин шул рәвешле... урамда басып торган сөяркәмә сигнал бирәм...

– Нинди сигнал? – Мин нәкъ шул чакны тәрәзә каршына килеп баскан идем, ирексездән, урам ягына күз ташладым. Йорт каршында үсеп утырган ике дәү тупыл күзгә ташланды, дөрес булса, Гөлия ханымның сөяркәләре әнә шул агачлар артында качып тормаганнар микән...

– Янәсе, килә күрмә, керә күрмә, ирем өйдә, карап, көтеп утыра. Керә калсаң, башың бетә...

– Гаҗәп тә кешеләр бар инде.

– Әйтмә инде...

Бервакыт ул юкта бер язучы дусты килгән иде, шушы Идиятуллинны сорап. Кайткач әйттем мин моңа, дустың сине эзләп кергән иде дип...

– Һәм?

– Тузынды... Аннан шул кешене үзе үк эзләп тә барган, бер шешә коньяк күтәреп. Сөйләшкән тегенең белән, «Мин булмаганда, нишләп йөрдең минем гүзәлкәем янында?» – дип сорашкан. Уф! Көлеп үләрсең, билләһи!

– Нәрсә белән бетте инде бу хәлләр?

– Нәрсә белән бетсен, хушлашу белән.

Гөлия ханым белән сөйләшә-сөйләшә, серләшә-серләшә төн җиткәнен сизми дә калганбыз. Төнге уннар җиткән иде инде, ишек ягы диварында эленеп торган сәгать телләре шуны күрсәтте.

– Җарар, йокларга вакыт җитте! – диде хуҗабикә кисәк кенә.

– Ярар, мин дә кузгалыйм! – дидем мин, итагатьлек саклаган булып. – Китим...

– Кая?

– Өйгә.

– Төнләме?

– Әйе инде. – Җилкәләремне селкетеп, кашларымны җыергандай иттем. Янәсе, сезнең янда кала алмыйм, мин – егет кеше, ә сез – хатын-кыз!

– Беркая да китмисең! – диде ул катгый рәвештә. – Миндә каласың.

Хатын-кыз шулай дигәч, ничек каршы төшәсең, карышмадым. Хуҗабикәгә тугры күзләремне төбәп, кыенсынгандай, башымны аска идем. Баш өсте, янәсе, аның сүзе минем өчен закон.

Гөлия ханым дәртләнеп, зал ягына чыгып китте. Соңрак боегып, аның янына чыкканда, ул өс-башын алыштырып, өсте дә, асты да чукланып торган үтә күренмәле эчке күлмәген киеп маташа иде. Күлмәге дә, үзе дә кара. Шул чорларда сатуда кыяр лосьоны дигән бер зәхмәт нәрсә пәйда булган иде. Аның исенә түзәр хәл юк: ачы кыяр исе борынны ярып керә. Аны үз күзем белән күрмәсәм дә, исерек сәрхушләр эчәләр икән дип тә ишеткән идем. Менә шул дөнья зәхмәте белән хуҗа хатын каты гына сөртенә башлагач, җирәнсенүдән укшып куйдым. Мин шулчак аны «тәмле» ис чыгарыр өчен генә сөртәләр дип уйлаган идем, вакыт узгач кына, парфюм серләрен белүчеләр аңлаттылар: шул рәвешле ул битенә сөрткән косметикадан арынган икән бит!

– Җатабызмы?! – Сорау җанны өзәрдәй булып яңгырады. Уильям Шекспирның: «Булыргамы, әллә булмаскамы?» дигән бөек гыйбарәсеннән бер дә ким түгел иде бу.

– Я-тыр-быз...

Ут шул ук минутта сүнде. Гөлия ханым шкаф артындагы йомшак диванга барып ятты. Мин читенсенеп, теләр-теләмәс кенә әнә шул хәрәм түшәккә тартылдым...

Ах, ул кичке төн! Җаннарны җилкетеп, ымсындырып торган серле вә сихри төн! Төн ул падишаһ, төн ул олуг хан, төн ул гүзәл ханбикә! Ничек аңа каршы тормак кирәк, ничек аңар баш имисең дә, тез чүкмичә булдыра аласың, ди?! Мин дә Аллаһ колы, мин дә баш идем, мин дә тез чүктем! Төн патша алдында аның кулыннан төн агуы эчеп, мин дә агуландым, дуслар! Кочагын ачып, җылы түшәгенә дәшкән ханым өзелеп яраткан кешем булмаса да, агуландым, яндым... Минутлык хисләргә алданып, табыныр Кояшымнан ераклаштым. Гомерем буе мине әнә шундый бәхетсезлек эзәрлекләде һәм ул гел шулай кабатлана килде. Яратканнан читләштем, яратмаган белән яттым. Ә кем гаепле соң моңа? Кем булсын, мин үзем! Бары тик үзем генә! Нишләп шундый соң мин? Нишләп? Гомерем буе шуны аңларга теләдем, тик аңлый гына алмадым, гел шул вак хисләр белән чуалдым, ә зурны югалттым... 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 09, 2021

Фото: pixabay
 

Теги: хикәя проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев