Марсель Бакиров

  • 29 ноябрь 2020 - 13:00
    Хан кызы (дәвамы)
    - Неудачник мин, кызым. Әниең үлгәннән соң ике тапкыр йортка кереп, гаилә корып карадым. Сине түгел, үземне дә тотасылары килмәде. - Эчкәнгәдер инде, шулаймы? - Шулайрак шул. Әниең минем беренче мәхәббәтем иде. Ныклап яши башламас борын аның бу дөньядан китүен мин бик авыр кичердем. Өстәвенә син зәгыйфь булып тудың. Кайгымны аракы белән юам дип, нык ялгыштым мин, кызым, кешелегемне югалттым...
    1932
    0
    1
  • 28 ноябрь 2020 - 15:00
    Хан кызы (дәвамы)
    - Мин сине Казанга туй күлмәгендә алып китәсем килә... Моннан соң инде борчылмагыз. Гүзәлне бәхетле итү өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләрмен. - Әйткәнегез карга анты, алдан кычкырган күке вәгъдәсе генә булып чыкмасын иде. Яши башлагач, ярый ла: «Бу гомер буена миңа имгәк, җан көеге булыр», – дип, сайлаган ярыңнан күңелең кайтмаса...
    1447
    0
    3
  • 27 ноябрь 2020 - 13:00
    Хан кызы (дәвамы)
    - Рәхимҗаныма мәкерле исәп тотып, кияүгә чыгарга өметләнүең безгә билгеле. Ләкин тинтәк башыңны эшләтеп, уйлап кара: кемгә кирәк син? Имгәк башың белән иргә ничек бәхет китерә аласың? Хәтта бала да таба алмаячак син, култык таяклы чатанбикә...
    1444
    0
    3
  • 26 ноябрь 2020 - 13:00
    Хан кызы (дәвамы)
    - Иренең кадерен белмәгән, иренә хыянәт иткән хатын белән мин яши алмыйм. Син пычраткан постель – шакшы чүплек башы хәзер, син сулаган бүлмә һавасы – минем өчен агу. - Китмә, бәгърем, зинһар, кал. Асылыныйммыни инде гафу ит дип? Әллә шушы тупсага ятып, җан биримме? Юк, юк, ничә ел бергә гомер иткән хатының өстеннән атлап чыгарга җөрьәт итмәссең...
    1864
    0
    3
  • 25 ноябрь 2020 - 17:00
    Хан кызы (мелодрама)
    Ходай безне, хатын-кызны, ана булыр өчен яраткан. Ана кеше – дөньяның иң мәрхәмәтле заты, матурлык алиһәсе. Балалары хакына үзен корбан итә торган газиз җан иясе. Мин, бахыр, гына бәхетсез язмышка дучар булганмын. Аллаһ мине ни өчендер гарип итеп яраткан. Чибәр син, бик чибәр дип юаталар. Чибәрлек туйда гына кирәк шул, ә тән тазалыгы көн дә кирәк. Минем кебек гарип хатынның (Култык таягын тотып, икенче кулы белән аксый торган уң аягына кагылып ала.) кемгә кирәге булсын?!
    1506
    0
    3
Реклама