Хан кызы (дәвамы)
- Неудачник мин, кызым. Әниең үлгәннән соң ике тапкыр йортка кереп, гаилә корып карадым. Сине түгел, үземне дә тотасылары килмәде. - Эчкәнгәдер инде, шулаймы? - Шулайрак шул. Әниең минем беренче мәхәббәтем иде. Ныклап яши башламас борын аның бу дөньядан китүен мин бик авыр кичердем. Өстәвенә син зәгыйфь булып тудың. Кайгымны аракы белән юам дип, нык ялгыштым мин, кызым, кешелегемне югалттым...
Мелодраманы башыннан монда басып укыгыз.
Дүртенче күренеш
Ут кабынганда, беседка-чатыр эчендә Рәхимҗан белән Гүзәл сөйләшеп утыралар. Гүзәл көмәнле, корсагы түгәрәкләнеп тора. Элгәрге култык таягын җиңел металлдан нәфис итеп, бизәкләп эшләнгән трость алмаштырган. Гүзәлнең маникюр ясалган уң кулында шул зиннәтле таяк.
Рәхимҗан. Менә, Гүзәлкәем, өйләнешкәнебезгә ике ел вакыт үтте дә китте. Үкенмисеңдер бит миңа чыкканыңа? (Елмаеп, Гүзәлнең күзләренә карый.)
Гүзәл (наянланып). Бик нык үкенәм, Рәхимҗаным. (Иренең күкрәгенә сыена.) Элекке култык таягым, аксап йөрүем, сагындырып, төшләремә керә. Исемең Рәхимҗан булса да, рәхимлек күрсәтеп, кызганып тормадың, пычак астына керттең. «Гарип», «чатан», «имгәк» дигән колакны иркәли торган кушаматлардан мәхрүм иттең.
Көлешәләр.
Рәхимҗан. Хирургның тылсымлы пычагы аяусыз шул, Гүзәлкәем. Ул сине чукылып яшәгән бәпкәдән аккошка әверелдерде дә куйды.
Гүзәл (иркәләнеп). Ә син мине кемгә әйләндердең? «Хан кызы, ач ишегең, мин керәем, синең буең зифа, диләр, мин күрәем», – дип җырлаган идең. Күр инде хәзер, зифа буемны камыр куя торган күәскә әйләндердең бит.
Рәхимҗан. Бөек Такташ дөрес әйткән: «Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке ана булуда», – дигән. Миңа син авырга узган буй-сының белән тагын да матуррак күренәсең.
Гүзәл. Шулай дигән бул инде, карткаем. Әдәп саклаучы чын джентельмен син.
Рәхимҗан. Валлаһи шулай. Син карыныңда иң кадерле мәхәббәтебез яралгысын, булачак бәпчегебезне йөртәсең.
Гүзәл. Җитмәсә, ул әле ир бала, малай кеше, диген Фамилияңне, нәселеңне дәвам итәчәк турыдан-туры варисың.
Рәхимҗан. Әтисен таныр микән, йәле, әнкәсе, мин улым белән контактка кереп, хәбәрләшеп карыйм. (Җиргә тезләнеп, беседкада утырган хатынының түгәрәкләнеп торган бил турын кочаклап, колагын аның корсагына куя.)
Гүзәл. Нишләвең бу, җүләркәем?! Кешеләр күрә бит!
Рәхимҗан. Күрсеннәр, моның гаеп итәрлек ние бар?!
Гүзәл. Уңайсызланудан әйтәм инде...
Рәхимҗан (паузадан соң). Улыбыз футбол уйнап ята бугай. Тубымы, тәпиеме минем колак төбенә дә кунып алды.
Көлешәләр. Рәхимҗан җәһәт кенә тезләнгән җиреннән тора һәм уң кулын алга сузып хатынына дәшә.
Шатлыгым эчемә сыймый. Әйдә, Гүзәлем, ипләп кенә булса да, танцевать итеп алыйк әле.
Гүзәл. Болар ычкынганмы әллә, димәсләрме? (Урыныннан кузгалып, уң беләгенә тростен элә.)
Җитәкләшеп беседкадан чыгалар.
Рәхимҗан (хатынының биленнән ала). Теләсә нәрсә дисеннәр. Үзеңне иркен хис ит. Син – хан кызы. Мин – принц. (Пауза.) «Хан кызы, кер кочагыма, мин күрәем, иреннәрең алсу, диләр, мин үбәем».
Музыка яңгырый. Болар, иреннәрен иреннән алмыйча, үбешкән килеш вальс әйләнәләр. Шул мәлне урам капкасыннан Гөлфирә килеп керә. Өстендә ак халат, кулында – сауганда, сыер җилемнәренә кидерә торган аппарат. Вальс әйләнүчеләргә исе китеп, сокланып карап тора.
Гөлфирә (музыка туктагач, биючеләргә). Әттәгенәсе, өнемме бу, төшемме?! Гүзәлкәем, балакаем, бу синме?! Мин белгән култык таяклы кызмы?!
Гүзәл. Мин, мин, Гөлфирә апа! (Кочаклашалар. Гүзәл башы белән Рәхимҗанга ымлап күрсәтә.) Менә алып киткәндә, сезнең алда мине бәхетле итәм дигән ир-егет. Кайгыртучан ирем генә түгел, Хозыр Ильяс та булып чыкты.
Гөлфирә. Майлы чүлмәк тышыннан беленә. Шул чакта ук күбебездә ышаныч тудырган иде ул, кияү буласы кеше, рәхмәт төшкере...
Гүзәл. Син дә үзгәргәнсең, Гөлфирә апа. Күренеп тора: Гаделша агай вәгъдә иткән профессиональ савымчыга әйләнгәнсең.
Шул мәлдә таушалган киемле, кызгылт чырайлы ир урталарына җиткән кеше, урам капкасыннан үтеп, сөйләшеп торучылар янына килә.
Самат (басынкы гына тавыш белән). Исәнмесез, авылдашлар дип әйтимме... Берегезне дә танымыйм.
Гөлфирә (керүчегә текәлеп карап ала да кычкырып җибәрә). Самат, син түгелме соң? (Пауза.) Әллә мине дә танымыйсың?
Самат (карашын Гөлфирәгә юнәлтеп). Күзләреңә игътибар итмәгәнмен. Хатынымның классташы Гөлфирә бит син.
Гөлфирә. Әйе шул. Ышанасы килми... Ничәмә еллардан соң... (Беравык гаҗиз торганнан соң Гүзәлгә дәшә.) Гүзәл балакай, егылып китә күрмә, бу сиңа ят булып күренгән кеше – әтиең. (Башы белән Гүзәлгә таба ымлап, авылдашына.) Ә бу ире белән җитәкләшеп торган яшь, чибәр хатын, Самат, беләсеңме кем? (Пауза.) Синең кызың.
Ата белән кыз, авызларын ачып, аптыраулы һәм кызыксынган карашларын бер-берләренә юнәлтәләр. Шундук диярлек, икесе дә алга таба укталып, битләрен биткә терәп кочаклашалар.
Гүзәл. Әтием!
Самат. Кызым! (Паузадан соң.) Эзләтүеңне ишетеп килдем.
Гүзәл. Мин сине 18 яшем тулар алдыннан да эзләткән идем. Нигә шул чакта ук кайтмадың?
Самат (бераз сүзсез торганнан соң). Неудачник мин, кызым. Әниең үлгәннән соң ике тапкыр йортка кереп, гаилә корып карадым. Сине түгел, үземне дә тотасылары килмәде.
Гүзәл. Эчкәнгәдер инде, шулаймы?
Самат. Шулайрак шул. Әниең минем беренче мәхәббәтем иде. Ныклап яши башламас борын аның бу дөньядан китүен мин бик авыр кичердем. Өстәвенә син зәгыйфь булып тудың. Кайгымны аракы белән юам дип, нык ялгыштым мин, кызым, кешелегемне югалттым.
Гөлфирә. Шул чакта кайгыдан качам дип, читкә, ят җирләргә чыгып китүең, чыннан да, зур ялгыш булды, Самат. Туган җирнең туфрагы да дәва, диләр. Монда акрынлап мантыган булыр идең.
Рәхимҗан. Сүзгә катнашуым, турысын әйтүем өчен гафу итегез. Атасы була торып, физик кимчелеге булган өчен генә бала «әти» дип эндәшүдән мәхрүм ителерегә тиешмени?! Ялгыз көе, өйләнмичә дә берничә бала тәрбияләп үстергән аталар бар бит!
Гөлфирә. Гаеп эшмени, шушында калып, өйләнә дә алган булыр идең. (Саматка күз кысып.) Бөтен җирең килгән бөркет идең. Алсаң, бәлки, үзем барган булыр идем.
Гүзәл. Буласы булган, үкенүдән узган инде.
Самат. Юк, кызым, мин бик үкенәм. Синең эзләтүеңне белгәч, махсус диспансерда ятып, дәваланып чыктым. Өч ай инде авызыма алганым юк.
Гөлфирә. Кызың ярдәмгә мохтаҗ вакытта эзләп табарга иде аны. Хәзер син үзең ярдәмгә мохтаҗ. Турысын әйтим: шуңа исәп тотып, ул кеше булгач кына кайткансың түгелме?
Гүзәл. Бик әрләмик инде әтине. Алар, әнием белән икесе, миңа гомер бүләк иткәннәр бит.
Гөлфирә. Шәфкатьле бала шул син. Атаңа тел тидертәсең килми.
Гүзәл (шатланып сөйләнә-сөйләнә, урынында әйләнә). Аңлагыз, мин бик бәхетле, бәхетле. Яраткан ирем бар, «әти» дип эндәшергә якын кешем бар. (Әйләнүдән туктап, әтисе каршына барып баса һәм аның кулларыннан ала.) Ә син беләсеңме, әтием, без менә киявең Рәхимҗан белән әнием каберенә куярга мәрмәр таш эшләтеп алып килдек. Бергәләп куярбыз.
Самат. Шәп булган, шәп. Рәхмәт сезгә, балалар. (Рәхимҗанның кулын кыса.) Мин ярым-йорты гына эшләтеп куйган ташны алыштырырбыз, болай булгач.
Гүзәл. Тагын шуны да әйтим: сиңа монда – туган авылыңда торырга бик әйбәт урын да бар, әтием. 18 яшем тулгач, детдомда тәрбияләнгән ятим бала буларак, миңа бер бүлмәле фатир биргәннәр иде. Шунда торырсың. (Шук елмаеп, җиңелчә генә иренең бөеренә төртеп ала.) Рәхимҗан аерып җибәрсә, кире кайтырга урын булсын дип саклаган идем.
Рәхимҗан (сөюле караш ташлап, хатынының биленнән ала һәм үзенә елыштыра). Ә без Казанда торабыз. Килеп-китеп йөрербез, аралашып яшәрбез. Шулай бит, Гүзәл?!
Гүзәл. Әлбәттә, шулай. Ятимлек, ялгызлык газабы дошманыңа да язмасын.
Самат. Күреп торам, Алла бирса, сез мине тиздән оныгым белән дә шатландырачаксыз.
Рәхимҗан. Ә менә бүген берничә шатлык бергә туры килә. Сезнең туган туфрагыгызга аяк басып, кызыгыз һәм авылдашларыгыз белән очрашуыгыз – үзе бер шатлык. Безне шулай ук Гүзәлнең әнисе һәм хатыныгыз каберенә таш кую шатлыгы көтә. Өстәвенә, сөтчелек комплексының тәмам сафка басуын билгеләү көне дә бүген.
Урам якта авыл идарәсе янына килеп туктаган машиналар тавышы ишетелә. Беседка алдындагы һәм аның тирә-ягындагы мәйданчыкка Казаннан килгән Мансур, комплексны төзүдә катнашкан эшче вәкилләре, шулай ук фермада эшләүчеләр бер-бер артлы кереп тула. Төзүчеләр зәңгәр комбинезоннан, сыер савучылар белән терлек караучылар ак һәм карасу төстәге халатлардан. Уң яктагы веранда ишегеннән Гаделша белән Сания, култык таягына таянып Җиһангир белән хатыны Халисә, уллары Ренат белән классташы Миләүшә килеп чыга. Мәйдандагыларга янә урамнан кергән авыл кешеләре дә килеп кушыла.
Зиннур (урам капкасыннан кереп, алга үтә һәм мәйданчыктагыларга мөрәҗәгать итә). Хөрмәтле авылдашлар һәм Казаннан килгән кунаклар! Бөек Тукай әйтмешли, бәйрәм бүген, бәйрәм. Гаделшабыз барыбызның да күз алдында кече бизнес эшмәкәре булды, чын хәзерге заман татары, фермер булып китте. Димәк, җитештерүче-труженик, авылдашларына күпме эш урыннары тудырган эшкуар. Каршыбызда менә ничаклы ферма эшчеләре, киемнәрегез үк әйтеп тора, авылдашлар. Әйдәгез, Гаделша агаегызның үзен тыңлыйк.
Гаделша (җирле үзидарә башлыгы янына үтеп). «Ир куәте иленнән, халкы белән җиреннән» дигән бик акыллы мәкаль бар. Әгәр сез, авылдашлар, текләктәшлек итмәсәгез, өмәләр оештырып, ярдәмләшәбез дип тормасагыз, мин бу эшкә алынмас идем. Рәхмәт сезгә, авылдашлар!
Гөлфирә (урыннан сүзгә катнашып). Синең үзеңә рәхмәт, Гаделша агай. Мин идән юучы гади бер хатын идем. Хәзер мин ирәя дә, горурлана да алам. Сыер савучы гына түгел, савымчыларның бригадиры да мин хәзер
Гаделша (Гөлфирә янында торган Саматны күреп алып). Кайтканыңны ишеттем, Самат ахири. Сиңа да күңелеңә яткан эш табарбыз. (Янә мәйданчыктагыларга мөрәҗәгать итә.) Ә иң зур рәхмәтем минем, әлбәттә, комплексны төзүчеләргә. Аеруча Казанда урнашкан, авыл җирендә төзү эшләре белән шөгыльләнә торган шәхси фирма башлыгы Рәхимҗан Сабировичка.
Зиннур. Рәхимҗан туган, сезне дә тыңлыйсыбыз килә.
Рәхимҗан. Җәмәгать, мин күп сөйләргә җыенмыйм. Эш ырамлы барса, башланган эш – беткән эш икәнлеген сез яхшы беләсез. Эш бездән тормады. Гаделша Шакирович дәртләндереп, кирәк чакта чыбыркы шартлатып торгач, сез дә волонтёр сыйфатында ярдәмләшкәч, комплексны югары сыйфатлы итеп вакытында төзеп бетердек. Инде хуҗасына гына түгел, авылыгызга да файда китерсен. Тагын шуны да әйтмәкче булам: ике арадагы бәйләнеш, хезмәттәшлек киләчәктә дә өзелмәсен иде. Культура объектлары төзү программасы нигезендә тиздән авылыгызда яңа клуб салынырга тиеш дисез бит. Без. бик теләп, янә шул эшкә алына алабыз.
Зиннур. Безнең яктан бернинди дә каршылык булмаячак, Рәхимҗан туган. Сез сыналган якын кешебез хәзер, җитмәсә, авылыбызның кияве дә бит әле. Безнең авыл кызын алып бәхетле гаилә коруыгызга, мәртәбәле киявебез булып китүегезгә без шатланып бетә алмыйбыз.
Рәхимҗан. Әйе, шул турыда да әйтмәкче идем. Җүләр кеше үзен мактар, үтә җүләр хатынын мактар дисәләр дә, мин күңелемдәгесен әйтми кала алмыйм. Минем өчен принцесса, җырларда җырланган хан кызы ул сезнең Гүзәлегез. Әгәр шагыйрь булсам, мин аны сезнең авыл күгендә ачылган чулпан йолдызга тиңләр идем.
Зиннур. Гүзәлебезне зурлавыгыз өчен рәхмәт. Сезнең белән безнең араны алга таба да шул балакай бәйли бит. Беләсегез килсә, сез төзергә җыенган клуб бинасы өчен акча бүленәчәгенә Гүзәл аркасында ирешелде. Чөнки авылга төзек клуб кирәклеген нигезләп хат язучы һәм шуңа бөтен авыл халкыннан кул куйдырып, хөкүмәт органнарына җибәрүче кеше шул булды. Ә бит ул чакта ул үзе ярдәмгә мохтаҗ булып күренә иде.
Мансур. Ә инде нәфис хан кызының үзенә тиң хантигине, шаһзадәсе – син үзең, Рәхимҗан. Шулай ук син бу якты йолдызның беренче булып ачкан кешесе дә, Рәхимҗан. Син ачмасаң, бәлки, ул балкырга өлгермичә калган да булыр иде. Азмыни ачылмый калган йолдызлар?!
Гөлфирә. Хәзер Гүзәлебезне танырлык та түгел. Бая очынып танцевать итүегезне карап, хәйран калып тордым. Күпләр белмидер дә әле: китапханәне җыештырырга кергәндә, мин җырлаганыңны ишетә торган идем. Син чып-чынлап милли моң сандугачы да бит, балакай.
Зиннур. Әйдәгез, җәмәгать, Гүзәлнең шул сәләтен дә тамаша кылыйк, бирелеп тыңлыйк үзен. Элек сәхнәгә чыгарга уңайсызлана иде. Инде уңайсызланырга урын юк.
Гөлфирә. Бик дөрес. Авызымнан алып әйттең, Зиннур. Җырлавын сорыйбыз. Бәйрәм шатлыгына дәртле моң да кушылсын.
Мәйдандагылар. Сорыйбыз, сорыйбыз.
Гүзәл. Мин әле дә уңайсызланам. Авырлы килеш авыз күтәреп җырлап тору килешле түгел.
Мәйдандагылар. Юк, юк, бик килешле. Безнең алда, горурланып, күңелеңдәге хисләреңне түгү сине бизәячәк кенә. Моңлы тавышыңны карыныңдагы балаң да ишетсен.
Гүзәл. Алайса, мин сезгә эчке кичерешләремне чагылдырган җыр тәкъдим итәм. Операциядән соң, шифаханәдә ятканда, үзем чыгарган идем.
Төннең ае, көннең кояшы бар,
Көрпешнең бар Баян-сылуы,
Насыйп булды, мөлдерәмә булып,
Йөрәгемә сөю тулуы.
Кочып алды мине көтмәгәндә
Назлы ләззәт, шашып ярату,
Иркәләде безне җиләс җилләр,
Сихерләде алсу таң ату.
Нурлы балкыш булып таң кояшы
Иңде безнең йөрәк түренә,
Чын мәхәббәт керсез саф чык кебек,
Чын мәхәббәт тиңсез, бер генә.
Рәхимҗан хатынын кочагына күтәреп ала. Алкышлар, хуплаган тавышлар яңгырый: Шәп, шәп! Афәрин! Йөз яшәгез!
Пәрдә төшә.
"КУ" 6, 2020
Фото: pixabay
Теги: ДРАМА мелодрама
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев