ДРАМА тег белән яңалыклар
-
4 декабря 2022 - 09:00
Хан кызы (дәвамы)
- Неудачник мин, кызым. Әниең үлгәннән соң ике тапкыр йортка кереп, гаилә корып карадым. Сине түгел, үземне дә тотасылары килмәде. - Эчкәнгәдер инде, шулаймы? - Шулайрак шул. Әниең минем беренче мәхәббәтем иде. Ныклап яши башламас борын аның бу дөньядан китүен мин бик авыр кичердем. Өстәвенә син зәгыйфь булып тудың. Кайгымны аракы белән юам дип, нык ялгыштым мин, кызым, кешелегемне югалттым... -
3 декабря 2022 - 09:00
Хан кызы (дәвамы)
- Мин сине Казанга туй күлмәгендә алып китәсем килә... Моннан соң инде борчылмагыз. Гүзәлне бәхетле итү өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләрмен. - Әйткәнегез карга анты, алдан кычкырган күке вәгъдәсе генә булып чыкмасын иде. Яши башлагач, ярый ла: «Бу гомер буена миңа имгәк, җан көеге булыр», – дип, сайлаган ярыңнан күңелең кайтмаса... -
1 декабря 2022 - 09:00
Хан кызы (дәвамы)
- Рәхимҗаныма мәкерле исәп тотып, кияүгә чыгарга өметләнүең безгә билгеле. Ләкин тинтәк башыңны эшләтеп, уйлап кара: кемгә кирәк син? Имгәк башың белән иргә ничек бәхет китерә аласың? Хәтта бала да таба алмаячак син, култык таяклы чатанбикә... -
30 ноября 2022 - 09:00
Хан кызы (дәвамы)
- Иренең кадерен белмәгән, иренә хыянәт иткән хатын белән мин яши алмыйм. Син пычраткан постель – шакшы чүплек башы хәзер, син сулаган бүлмә һавасы – минем өчен агу. - Китмә, бәгърем, зинһар, кал. Асылыныйммыни инде гафу ит дип? Әллә шушы тупсага ятып, җан биримме? Юк, юк, ничә ел бергә гомер иткән хатының өстеннән атлап чыгарга җөрьәт итмәссең... -
29 ноября 2022 - 09:00
Хан кызы (мелодрама)
Ходай безне, хатын-кызны, ана булыр өчен яраткан. Ана кеше – дөньяның иң мәрхәмәтле заты, матурлык алиһәсе. Балалары хакына үзен корбан итә торган газиз җан иясе. Мин, бахыр, гына бәхетсез язмышка дучар булганмын. Аллаһ мине ни өчендер гарип итеп яраткан. Чибәр син, бик чибәр дип юаталар. Чибәрлек туйда гына кирәк шул, ә тән тазалыгы көн дә кирәк. Минем кебек гарип хатынның (Култык таягын тотып, икенче кулы белән аксый торган уң аягына кагылып ала.) кемгә кирәге булсын?! -
19 октября 2022 - 11:00
Хәтер хөкеме
Мин инде егерме ел буе синең алдыңда гаебемне тоеп яшим. Син минем балачак дустым, яшьлек дустым. Мин Нәркизәгә өйләндем дә тыныч, рәхәт тормыш белән яшим дип уйласаң, ялгышасың. Әллә ничә тапкыр синнән гафу үтенергә йөрдем, ярлыкау соравымны анык җиткерер өчен сүзләр, фикерләр эзләдем... -
16 июля 2022 - 09:00
Бозлавык (драма)
Иремне җирләгәнгә ел ярым гына вакыт узды. Пневмония белән китеп барды. Бердәнбер таянычым, юанычым газиз улым иде. Аны да Ходай үз янына алды. Кызым Пермьдә. Тормышының рәте юк – ире белән һич тыныша алмыйлар. Ул нишләр ике бала белән? Ничек яшәргә соң хәзер? Күз тигезделәр микән әллә Дәнисемә?! -
31 августа 2021 - 15:00
Хаталы хат
Н а и л ә. Аңлыйм... Нәрсә аңлыйсың?.. Синең әти-әниең ничек яшәгәннәрдер, белгән юк. А л с у (боегып). Бер-берсен яратып, тату яшәгәннәрдер. Н а и л ә. Белмим, белмим. Алар авариядә һәлак булганнан соң, бер генә туганыгыз да сине үзләренә алмаган. Имеш, перестройка башланган чор. Имеш, проблемалары хәттин ашкан. Барысы да эшсез калганнар, акчалары юк, имеш.