Логотип Казан Утлары
Драма

Хаталы хат

Н а и л ә. Аңлыйм... Нәрсә аңлыйсың?.. Синең әти-әниең ничек яшәгәннәрдер, белгән юк. А л с у (боегып). Бер-берсен яратып, тату яшәгәннәрдер. Н а и л ә. Белмим, белмим. Алар авариядә һәлак булганнан соң, бер генә туганыгыз да сине үзләренә алмаган. Имеш, перестройка башланган чор. Имеш, проблемалары хәттин ашкан. Барысы да эшсез калганнар, акчалары юк, имеш.

ПЬЕСА 


Катнашалар:

А л с у – 20 яшь.

Д а м и р ә  – 45 яшь (кайбер күренешләрдә 21 яшьтә).

А з а т – 23 яшь, Дамирәнең улы.

И л ф а т – 48 яшь (кайбер күренешләрдә 24 яшьтә) – Алсуның үги әтисе.

Н а и л ә – 45-50 яшьләрдә, Алсуның үги әнисе.

Җ ә в и т – 35-40 яшьләрдә. 

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

1

Актүбә шәһәре. Җыйнак кына фатир. Н а и л ә  чәй табыны әзерли. И л ф а т  диванда утыра. Өйдә ниндидер киеренкелек сизелә. Икесенең дә кыяфәтендә борчылу төсмере бар.

И л ф а т. Нәселдән бирелмәгән сыйфатларны кеше тәрбиядән дә, табигатьтән дә алмый. Геннарына нәрсә салынган, шуннан тора.

Н а и л ә. Балалар йортыннан алып үстермәгән булсак, нинди булыр иде әле, билгесез. Малай аласы калган да бит...

И л ф а т. Үзең бит: «Детдом малае, үскәч, бандит булса нишләрбез», – дип тукылдадың. (Елмая.) Алсу курчак кебек иде шул. Өч яшьлек курчак иде.

Н а и л ә. Озакламый кияүгә чыгар. Безгә аңардан бер файда булмаячак. Әле нинди кияү туры килер. Безнең өстән ашап-яшәп ятмагайлары.

И л ф а т. Әйбәт кеше очрасын, бәхетле булсын дип борчыласы урынга, син һаман әллә нинди ямьсез уйлар белән үзеңне бимазалыйсың.

Н а и л ә. Яратмады инде ул мине, яратмады.

И л ф а т. Ярар, тагын тотын ма инде. Әле генә шалтыратты. Менә-менә кайтып җитәргә тиеш. Ул кайтыр алдыннан әйткәләшеп утырмыйк.

А л с у  кайтып керә.

А л с у. Исәннәрмесез!

И л ф а т. Исәнме, кызым. Әйбәт кенә кайтып җиттеңме?

А л с у. Тәртип. Автобуста кеше күп түгел, шофёр да итагатьле егет иде.

И л ф а т. Казан ничек анда?

А л с у. Казан Казан инде ул. Гел кайнап тора.

И л ф а т. Бу юлысы тагын да сылуланыбрак кайткансың.

А л с у (елмаеп). Казан кызы бит мин хәзер.

И л ф а т. Кызым кайткан шатлыктан тамак чылатып алсам да, ярыйдыр. Кибеткә чыгып керим әле.

Н а и л ә. Сиңа сәбәп кенә кирәк инде.

И л ф а т. (шаярып). Сәбәп килеп чыкканга, мин гаепле түгел. (Чыгып китә.)
Наилә,  Алсу чәй эчәләр.

Н а и л ә. Тулай торакта урын юкмы соң?

А л с у. Бик тәртипсез шул анда.

Н а и л ә. Съемный фатирда тәртиптер дә... Бик кыйммәт бит.

А л с у. Тагын бер эштә подработка таптым. Борчылма. Кайту белән гел акча турында сүз башлыйсың.

Н а и л ә. Ул турыда һәркем сөйләшә. Кеше акчаны гел санап тора.

А л с у. Син бигрәк тә. Бухгалтерлык синең каныңа сеңгән.

Н а и л ә. Ә син кайту белән дорфалана башлыйсың.

А л с у. Әйдә, минем рәхмәтсезлегем турында да, гадәттәгечә, бер-ике сүз әйт инде.

И л ф а т  керә. Боларның әйткәләшкәнен аңлый, сөмсере коела. И л ф а т (сүзне шатлыкка юнәлтергә теләп). Көн дә бик матур бүген.

Н а и л ә. Җан тыныч булса, һәр көн ямьле.

И л ф а т. Дөрес әйттең. Әйдә, җан тынычлыгы өчен, кызым кайткан хөрмәткә... (Үзенә, Наиләгә аракы сала.)
Алсу торып, шкаф тартмаларын актара башлый.

А л с у. Әти, минем чебурашкам кайда ул?

И л ф а т. Мин аны гараждагы чемоданнарның берсендә күргәнием бугай.

А л с у. Бир әле гараж ачкычын.

И л ф а т. Ишек катындагы тумбочкада. Туктале, сөйләшеп утырыйк инде башта.

А л с у. Мин тиз генә. Хәзер керәм.

(Чыгып китә.)

И л ф а т. Тагын әйткәләшеп алгансыз, ахрысы.

Н а и л ә. Дөрес аңладың. Талашкан саен, чебурашкасын кочаклап елый иде ул бәләкәй чактан ук.

И л ф а т. Үзенең әтисе бүләк иткән уенчык бит. Өйләреннән детдомга үзе белән алып барган, саклаган. Син ник аны гаражга чыгарып ташладың соң? Сиңа комачаулый торган нәрсәмени?

Н а и л ә. Болай да өй тулы чүп-чар.

И л ф а т. Нәрсә булды инде тагын?

Н а и л ә. Алга таба безгә аңардан игелек булмаячак. Картайган көнеңдә синең хәлеңне дә белмәячәк.

И л ф а т (җикереп). Җитте инде!

Н а и л ә. Эшкә киттем. Мин аны каршы алам дип кайтканием... ә ул...

(Чыгып китә.)

Илфат  аракы эчә дә  ятып йокымсырый.

А л с у  керә. Бер кулында чебурашка, икенчесендә саргайган хат конверты, конверт ачылмаган. Шыпырт кына килеп, әтисенә карап тора. Аның йоклаганын күргәч, Алсу хатны ачып укый. Йөзеннән гаҗәпләнү, хәтта шаккату күренә. Укыгач, хатны сумкасына тыгып куя. Чәй эчә. Аннары табынны җыештыра. Музыка. Алсу тагын хатны ачып укый. Н а и л ә  кайтып керә.

Н а и л ә. Санэпидемстанциядән килеп, офисны сасытканнар. Эштә утырышлы түгел. Бик әйбәт. Берничә көн ял итәрмен. (Илфатка карап тора.) Түнгән. (Шешәне тотып карый.) Карале, күпме эчкән. Иртәгә ял. Миңа да бераз тотып куйсам ярыйдыр. (Шкафтан коньяк салып эчә. Кәефе яхшырып китә.)

А л с у (Наиләгә закуска алып килеп). Әтинең беренче мәхәббәте турында сөйләгәне бармы?

Н а и л ә. Ба-а-ар. (Ашый.) Салган баштан әллә нинди серләрен ачып ташлый торган кеше бит инде, үзең беләсең. Ундүрт яшьтә үзеннән өч яшькә олырак күрше кызына гашыйк булып, чак кына күпердән сикерми калган. Унынчы класста бер җилбәзәк кыз белән йөргән, тегесе ниндидер чир йоктырган моңа. Нинди чир икәнен чамалыйсыңдыр инде.

А л с у. Дамирә исемлесе турында сөйләгәне юкмы?

Н а и л ә (гаҗәпләнеп). Дамирә турында син каян беләсең?
А л с у (каушабрак). Кайчандыр, ничектер телгә алганы бар иде бугай.

Н а и л ә. Әйе, андый мәхәббәте дә булган. Шуның аркасында чак кына төрмәгә утырмый калган. (Көлемсери.) Мәхәббәт, сөю, первая любовь, тәүге сөю... Беренче үбешү... (Усал тавыш белән.) Бала-чага уеннары! Китапларда, киноларда гына матур ул.

А л с у. Тормышта матур булмаса, мәхәббәтне китапларда, киноларда гына матур итеп күрсәтеп булмас иде.

Н а и л ә. Безнең дә Илфат белән мәхәббәт булды шикелле. Тора-бара холкы түзеп булмаслыкка әйләнде.

А л с у. Әйе, сезнең талаш-ызгышларыгыз һаман колагымда чыңлап тора. Бик авыр атмосфера булды өйдә. Хәзер инде аңлыйм – сез бер-берегезне яратмыйча яшәдегез.

Н а и л ә. Аңлыйм... Нәрсә аңлыйсың?.. Синең әти-әниең ничек яшәгәннәрдер, белгән юк.

А л с у (боегып). Бер-берсен яратып, тату яшәгәннәрдер.

Н а и л ә. Белмим, белмим. Алар авариядә һәлак булганнан соң, бер генә туганыгыз да сине үзләренә алмаган. Имеш, перестройка башланган чор. Имеш, проблемалары хәттин ашкан. Барысы да эшсез калганнар, акчалары юк, имеш.

А л с у. Минем мәрхүм әти белән әни мөнәсәбәтләренә моның ни катнашы бар?

Н а и л ә. Мәхәббәтле, тату гаилә булса, туганнары да башка мөнәсәбәттә булырлар иде. Сине детдомнан алганда, директор гаиләгез турында да, туганнарыгыз хакында да бер генә яхшы сүз дә әйтмәде.

А л с у. Ышанмыйм! Мине үпкәләтәсең килгәннән генә шулай дисең син! Ышанмыйм! (Кызып китә.) Син үз гаиләң турында кайгыр, минем нәселне тикшереп утырма. Синең хыянәтең аркасында, бу өйдә тынгылык булмады, шуңа монда бәхет кермәде.

Н а и л ә (усалланып). Ай-һай, оста сөйләшә башладың соңгы вакытта. Казан каласы файдалы йогынты ясамый сиңа. Балакаем, җанкисәгем, әгәр дә син Илфатка әләкләмәгән булсаң, аның холкы, бәлки, бозылмас иде. Бәлки, без хәзер башкачарак яшәр идек.

А л с у. Үз күзләрем белән сине башка кеше янәшәсендә күреп, ничек инде мин аңа әйтми калыйм?! Мин бит бала гына идем әле ул вакытта.

Н а и л ә. Әйе, бала акылы – бала акылы инде ул. Син мине гаепле саныйсың инде, беләм. Гаепле мин, гаепле. Мин дә әүлия түгел, килешәм. Әмма син дә бит кабахәтлек эшләдең. Ник әйтергә иде Илфатка?!

А л с у. Кызгандым мин аны. Хыянәтең белән килешәсем килмәде.

Н а и л ә. Хыянәт... Нәрсә аңлыйсың әле син ир кеше белән хатын-кыз мөнәсәбәтләрендә?! Хыянәт... Син мине саттың, димәк, син дә миңа үзеңчә хыянәт иттең. Нинди генә булсам да, ничек кенә булмасын, барыбер мин сиңа әни булырга тырыштым. (Елый.)

А л с у (күңеле тулып). Ярар инде, әни, елама.

Н а и л ә. Мин – бәхетсез кеше. Хатын-кызның үз баласы булмау – бәхетсезлек бит ул, аңлыйсыңмы? Мин бит сине детдомнан алганда, менә ул минем бәхетем дип уйлаган идем. Төрле чаклар булгандыр...

А л с у. Булды, булды, елама.
 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08, 2021

Фото: pixabay

Теги: ДРАМА драматургия пьеса

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев