Мелодрама тег белән яңалыклар
-
3 декабря 2022 - 09:00
Хан кызы (дәвамы)
- Мин сине Казанга туй күлмәгендә алып китәсем килә... Моннан соң инде борчылмагыз. Гүзәлне бәхетле итү өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләрмен. - Әйткәнегез карга анты, алдан кычкырган күке вәгъдәсе генә булып чыкмасын иде. Яши башлагач, ярый ла: «Бу гомер буена миңа имгәк, җан көеге булыр», – дип, сайлаган ярыңнан күңелең кайтмаса... -
29 ноября 2022 - 09:00
Хан кызы (мелодрама)
Ходай безне, хатын-кызны, ана булыр өчен яраткан. Ана кеше – дөньяның иң мәрхәмәтле заты, матурлык алиһәсе. Балалары хакына үзен корбан итә торган газиз җан иясе. Мин, бахыр, гына бәхетсез язмышка дучар булганмын. Аллаһ мине ни өчендер гарип итеп яраткан. Чибәр син, бик чибәр дип юаталар. Чибәрлек туйда гына кирәк шул, ә тән тазалыгы көн дә кирәк. Минем кебек гарип хатынның (Култык таягын тотып, икенче кулы белән аксый торган уң аягына кагылып ала.) кемгә кирәге булсын?!