Логотип Казан Утлары
Шигърият

Нигә сыкрый күңел?

Газиз халкым булсын гомерле! Җәһилият мәңге капламасын Нурлы аяз милли күгемне.

Кешенең үлгәннән соң да  өч көнлек эше кала...

Олы яшьтәгеләр аңлар мине,

Гаепләсә – яшьләр гаепләр.

Чөнки сүзем – үлем белән бәйле,

Әманәтем калсын, дим, мәгәр.

Мин китәрмен. Тиздән туксан миңа.

Җир астыннан юл юк бер киткәч.

Мәшәкатем төшәр башкаларга,

Ыгы-зыгы тынар – эш беткәч.

Тына алмас бары җаным гына,

Җан-рух үлми, дию хак булса.

Гүрдә генә ял итәрмен диеп,

Әйтә идем дә бит гел, юкса.

Җаным әрнер яшәп туймаганга,

Эшем калганына бүленеп,

Эштә яну – яшәешем булды,

Яшәдем гел эшкә күмелеп.

Үлчәп булмый еллар саны белән,

Таулар сыман өелеп эш кала.

Ниятләрне тиздән әҗәл кисәр –

Шуңа сыкрый күңел, эч яна.

Мәгарәдә белем эстәп яткан

Әбүгалисина – гаян ир.

Безнең өчен китап-мирасханә –

Булды еллар буе шундый җир.

Чорлар күмгән тирән катламнарда

Энә белән кое казыдым.

Эзенә төштем ерак бабамнарның,

Чоңгылларда маяк кабыздым.

Тик сүтелми кала ахыргача

Үзем җыйган серләр йомгагы.

Без – фанатик могиканнар киткәч,

Тамчыдан күл ясар кем тагы?!

«После нас хоть потоп» түгел миңа –

Газиз халкым булсын гомерле!

Җәһилият мәңге капламасын

Нурлы аяз милли күгемне.
 

 

"КУ" 04, 2022

Фото: pixabay

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев