ТАТАР БАРДА ХӘТӘР БАР
МАРСЕЛЬ ГАЛИЕВНЫҢ «РУХ» КИТАБЫНА БӘЯЛӘМӘ
Халык язучысы Марсель Баян улы Галиевның
«Рух. Поэзия духа» исеме белән дөнья күргән
китабы, алда торган юбилее уңаеннан инглиз
теленә тәрҗемә ителеп, чит ил укучыларына да
барып иреште. Хуп вә мәслихәт! Ә моннан алда
берничә ел элек әлеге китапның иҗади мәкаләләр
һәм әдәби портретлар кушып тулыландырылган
«Рух» исемле беренче басмасын адашым Марсель
үзе миңа бүләк иткән иде – менә мондый ишарәле
сүзләр язып: «Шигърият коесына энә белән кое
казып төшкән галим буларак, сез бу китабымны
аңларсыз дип уйлыйм». Заманында, чыннан да,
төрки-татар шигърияте турында фәнни хезмәтләр
һәм дә Тукай премиясенә тәкъдим ителгән яки үзем
яраткан аерым шагыйрьләр иҗаты турында мәкалә-
рецензияләр язган без фәкыйрегез, ни кызганыч, үтә
дә кысан һәм мәшәкатьле чакка туры килгәнгәдер инде, әлеге гаҗәеп саллы
китапны игътибарсыз калдырганмын.
Инде менә үземне битәрләп, соңарып булса да, шул китапны соклана-
соклана, кайта-кайта укып чыктым да таң калдым. Арттырып әйтмим: үзе исән
вакытта ук классигыбызга әверелгән әдибебезнең зирәк акыл мәсләге, кырыс
заман сынавына һәм ачы тәҗрибәгә нигезләнгән хөр вә фәлсәфи фикерләр
йомгагы, бәгырьдән кайнап, мөлдерәмә тулып түгелгән хис-тойгылар ташкыны
икән лә бу китап! Әлбәттә инде, күңелемне тетрәткән, бүгенге көндә гадәттән
тыш актуаль булган әлеге хезмәт турында дәшми кала алмаячагымны аңладым.
Инде 93 нче яшькә чыгуыма, димәк, зиһен-хәтерем нык саегуга, телемнең
елгырлыгы югалуга карамастан, татар рухы сеңгән илаһи китапка – җан
авазына лаеклы бәя бирергә көчем җитәр дип уйлыйм.
Алдан ук шуны искәртим: китапның, чыннан да, югары кимәлдә
эшләнгәнлегенә укучыларны ышандыру, эссе жанрында язылган әлеге хезмәткә
гыйльми-эстетик мөнәсәбәтемне белдерү өчен мин эчтәлекне шәрехләү белән
бергә үреп бару ысулын сайладым. Бу ысул теория белән мавыгуны чикләп,
хәтәр һәм мәртәбәле татар кавеменең рухын җанлы яшәешләрдә һәм конкрет
мисалларда күз алдына китерергә һәм аңларга ярдәм итәчәк. Әдипнең
иҗат стиле, сәнгатьчә фикерләү үзенчәлеге хакындагы гомумиләштерелгән
нәтиҗәләр, шушы күзәтүләргә бәйләп, ахырда ясалачак.
***
«Рух» сүзе – галиҗәнап инсанның асыл табигатен билгели торган
атама. Марсель Галиев аны китабының исеменә чыгарган һәм гаҗәеп киң
сыйдырышлы төшенчәгә – архетипка әверелдергән. Һәм, әлбәттә, аның
мәгънәләрен төрле тармаклар белән керештереп ачу һәм тасвирлау миссиясен
ул акыл-хис пәйгамбәре Шагыйрь образы һәм дә аның илаһи теле белән
бәйләгән. Шуңа күрә дә, киң мәгънәдә алганда, татарның менталитеты рухына
багышланган әлеге китап теленең ода-алгыш теленә якын торуы, күтәренке-
эмоциональ рухлы нәсер стилен хәтерләтүе бер дә гаҗәп түгел. Сәнгати-
фәлсәфи уйлануларга нигезләнгән иҗади язманың жанрын да әдип шартлы
рәвештә «поэма» дип билгеләгән. Бу үзенчәлекле табыш-корылышларның
артында, әлбәттә, автор үзе тора.
«Иң башта сүз булган, Алла сүзе» дип илаһи Инҗилдә искәртелгәнчә,
ушбу фәлсәфи-лирик һәм тарихи-публицистик «эссе»ның авторы да кәгазьгә
иңдергән уйларын Сүзне олылаудан башлый. «Сүзләрнең яме, тәме нинди?!»
– дигән сорау куя да, Сүзне берчә йөрәк тибеше, кан йөреше булган җанлы
тылсым итеп, берчә үзенә генә хас моң һәм авазлар тәңгәллегеннән торган
тел бердәмлеге һәм дә киң кулланышта йөргән талир тәңкә итеп күз алдына
бастыра. Тел аһәңе һәм җыр аһәңе бер тамырдан, телнең эчке хасиятеннән
яралган җыр-моң кешенең халәте-рухиясенә дәва, омтылыш дәрте өсти,
ди әдип. «Шагыйрьләргә тел, тылсымлы сүзләр ярдәмендә кеше җанының
иң нечкә кылларына чиртә белү сәләте, куркыныч янаганда, сүз гаскәрен
дошманга каршы дәррәү юнәлтү куәте бирелгән», дип раславы белән Марсель
Баян улы, һичшиксез, хаклы. Эсседа тасвирланган Чыңгыз ханга иң яраткан
өлкән улы Җучиның үлү хәбәрен дә ипле һәм кинаяле тел белән бары олуг
җырчының гына җиткерә алуы – шуның бер мисалы.
Сүзнең тылсымлы кодрәте Марсель Галиевның үз телендә дә төрле
төсмерләрдә балкып, хәтта инсанның биш сиземләү тойгысының һәркайсына
да нигезләнгән гыйбарәләре һәм метафоралары белән игътибарны җәлеп
итә. Китабыннан фәндә синестезия (төрле тойгыларның үрелеп гәүдәләнүе
мәгънәсендә) дип аталган бу күренешкә нисбәтле мисаллар китерик: «Әнә
бит дулкыннарда җем-җем килә сүз тәңкәләре» (күрү тойгысы). «Мәгърур тел
тирәгенең мең-мең яфраклары ягымлы шыбырдашып, аң-зиһенеңә тараламы?»
(ишетү, күрү тойгылары) һәм башкалар.
Автор үзе бу хакта, ягъни сүз белән ничек эш итүе турында болай ди: «Туган
телемнең һәр сүзе кадерле миңа. Кайчакларда аерым бер сүз энҗесен алам
да, тел өстендә тибрәтеп, сак кына тешләп, тәмләп карыйм: эчке балкышын,
төсен-исен тоям, учка алып, чөя-чөя ләззәт алам шикелле... Сүзнең хикмәте
кызыктыра мине. Кабырчыктан диңгез шавы ишетелгән кебек, һәммә сүзнең
дә тирәнлегендә тавышсыз тавышы, утсыз уты, үз җаны-аҗаганы бар».
Сүзгә карата менә шулай сизгер, чын художникларча мөнәсәбәттә булу,
һәр сүзнең, автор әйткәнчә, кабырчыктан диңгез тавышы ишетелгән кебек,
үзенә генә хас яңгырашын, аһәңен һәм мәгънә төсмерен тоеп иҗат итү
шагыйребез теле яки әдәби сөйләменең, сәнгать стиленең ни өчен «уникаль»
булганлыгының серен ача түгелме соң?! Бу һич тә үз-үзенә соклану түгел, ә
сүзләр сайлау, аларны үз ихтыярыңа буйсындыру ләззәтенә соклану! Әдипнең
менә шулай кәлимәгә карата гаҗәеп дәрәҗәдә сизгерлегенә, сүз дәрьясында
иркенләп йөзүдән, чыннан да, тәм табуында «су» кәлимәсен, күп кырлы затлы алмаз кебек әйләндерә-әйләндерә әсәрләнеп тикшерүе мисалында, чын
күңелдән ышанасың.
Килешәм: шигъри җанлы әдипнең ана теленә мәхәббәт белән сугарылган
әдәби сөйләмендә сүз-образларның артык ишәеп китүе, өсте-өстенә өелеп,
уку барышында ук мәгънә үзенчәлекләрен тоеп-төшенеп алуны кыенлаштыру
очраклары да сизелеп-сизелеп кала. Әмма шуны сиземләү тойгысына авторның
сүзләрне моңарчы билгеле булмаган мәгънәви-эмоциональ төсмерләрдә
яңгыратуына гаҗәпләнү һәм хуш күрү, аларны үзара көтелмәгән бәйләнешләргә
кертеп могҗизалы образ-сурәтләр тудыруына соклану тойгысы килеп кушыла.
Китаптагы «Ана теле» бабын да әдипнең сүзләр дөньясына сәяхәте
контекстында карарга кирәк. Ул моны үзе дә искәртә: «Туган ягыма сүзгә сусап
кайтам» – ди. Әйе, туып-үскән авылында туплый башлаган ул ана теленең
мөкатдәс байлыгын, күршеләрендә яшәгән җор телле авыл аксакалын – ил
агасын кичләрен аларның капка төбендә йотлыгып тыңлап утырганда чумган
ул шифалы тел коесына. Менә аның, шагыйрь булып өлгергәч, туган ягындагы
искиткеч табигать гүзәллеге белән үрелгән ана теленә багышланган шигъри
юллары:
Минем өчен шушы телдә –
кояш чыга, җир әйләнә, йолдыз калка.
Минем өчен шушы телдә –
кошлар сайрый, җилләр исә, дөнья гүли.
Минем өчен шушы телдә –
Идел ага, иген үсә, илем ныгый.
Минем өчен шушы телдә –
тормыш гаме, бәхет тәме, дөнья яме.
Сүз рухын культ югарылыгына күтәреп раслаганнан соң, Марсель
Галиев кавемебезнең умыртка баганасы булган милли менталитетыбызның
башка буыннарын тасвирлауга күчә. Хронологик планда караганда, төрки
бабаларыбыз һәм халкыбыз тарихында иң тирән эз калдырган елдам
юлдашыбыз – ат. Алтай-Саянда яшәгән түркләр дөньяда беренче булып
өзәңге уйлап тапканнар. Архимедның «Миңа таяну ноктасы бирегез һәм мин
дөньяны әйләндереп каплыйм» дигән сүзләре бик тирән мәгънәле. «Таяну
ноктасы» – терәк буларак өзәңге дә яугиргә чапкан ат өстендә чайкалмыйча
утыру куанычы тудырган. Янә килеп, түркләр атлы яугиргә дошманына кизәнеп
чабу өчен кылыч уйлап тапканнар. Бу гаҗәеп зур ачышлар, үз чиратында,
сугыш театры һәм сугыш тактикасының кискен үзгәрүенә һәм төрки кавеме
атлы гаскәрләренең Византияне яулап алып, мөстәкыйль төрек дәүләте төзүгә
китергән.
Безнең тел-авыз иҗатында да «Кайларга гына бармый, ниләр генә күрми /
ир-егеткәй белән ат башы» дигән җыр бар. Без югарыда китергән мисаллар
Марсель туганның ат дәверен сагынып җирсенүе, ачыргаланып ямансулавы
белән аваздаш. Рәнҗетелгән, күзләреннән мөлдерәп яшь тамган ат язмышын
әдип бүгенге татар авылы һәм татар язмышы белән чагыштыра – тәңгәл куя.
Казан ханлыгына нигез салган Олуг Мөхәммәд ханга да атлы һәйкәл куя
алмавыбызны искә төшерә. Автор хаклы: күпме дәверләр татарның иң якын
юлдашы, ышанычлы таянычы булган атларның мәҗүси матурлык уятып,
өсләренә атланган җайдаклар белән бербөтен булып, тоякларыннан очкыннар уйната-уйната элдерүләрен бүген инде бары ипподромда һәм Сабантуй
мәйданында гына күреп була.
«Ат рухы» бабын алга таба «Җир рухы» бабы алыштыра. Җирнең
җирле халык өчен никадәр кадерле булуын раслау өчен, әдибебез пратөрки
бабаларыбыз – һуннар тарихына мөрәҗәгать итә. Кытай елъязмаларыннан
илче Н.Я.Бичурин һәм инглиз (Англия) синологы Э.Паркер тәрҗемәләре аша
(соңгысының китабын русчага тәрҗемә итүче – татар галиме В.Мирзаянов)
билгеле булган иң борынгы һун дәүләте хөкемдарының төркичә исеме Баһадур,
ә кытайча Модэ/Модунь (безнең эрага кадәр 209–174 елларда идарә иткән).
Чыганакта бәян ителгәнчә, заманында Кытай/Чин дәүләтен өркетеп, дер
селкетеп торган, хәтта ясак түләргә мәҗбүр иткән бу илбашы баштагы дәвердә
күрше дунху кабиләсенең (монголлар) нәфесен канәгатьләндерергә риза була:
тегеләр сораган иң яраткан атын, аннары иң чибәр хатынын карышмыйча
бирә. Ә инде дунхулар җир бүлеп бирүен таләп итүгә кадәр барып җиткәч,
кырт кисә: «Җир – дәүләт нигезе! Ул бер чит кавемгә дә бирелмәячәк!» – дип,
кискен баш тарта һәм бирергә тәкъдим иткән яраннарының башын кистерә.
Аннары азгынлык күрсәткән күрше кабиләне, яу барып, пыран-заран китерә.
Һуннардан өркеп яшәгән Чин дәүләте исә, дип яза әдип, чик буйларына
тоташтан таш дивар төзетеп, үз-үзен йозаклап яшәргә мәҗбүр була. Бу асылда
һун бабаларыбызның, кытайларны көнбатыш тарафка үткәрмичә, шул як
биләмәләрендә яшәгән халыкларны саклап калганлыгын раслый торган тарихи
факт!
Сүз уңае белән бу урында Баһадур образына, аның дәүләти титулына
мөнәсәбәттә бер иҗади өстәмә кертеп җибәрү соралып тора. В.Мирзаянов
Паркерның кытай чыганакларыннан алган cheg-li kutu shan-yü дип укыла
торган һун титулын дөрес тәрҗемә итми: Тенгри куди Җания дип ала. Берочтан
«толкуется как «Великий сын неба» дигән моңарчы кабул ителгән тәрҗемәне
дә китерә. Янә килеп, үзе керткән сүзләрнең берсенә «скорее всего Җания
означает җан иясе, т.е. властелин душ» дип, ачыклык кертергә омтыла.
Ләкин ничә буын синологлар тәрҗемә иткән титулны инкяр итүе, үзенчә
төзәтүе белән галим, һичшиксез, ялгыша. Chenli дигән һун сүзе, асылда,
Күк дигән мәгънәне белдерә: čiŋ/čini (япон., диал.) ~ čien (кит.) – Күк, čin/
şin (төрки, монг.) – биек, бөек, вершина. Чингиз/Чыңгыз хан исеме дә шул
тамырдан алынган. Икенчедән, shan-yü сүзе һич тә җания дип түгел, ә шанью
дип укыла һәм шаньюй/шаньйы дип алына. Безнең карашыбызча, ул дравид
һәм сак бабаларыбыздан ук килә һәм патша мәгънәсен белдерә торган san-gi
һәм šon/šaon титулларына барып тоташа, ахырда шушы ук калыпта «хон»/хан
сүзе барлыкка килә.
Марсель Галиевның һуннар юлбашчысы Атилланы (Аттила) аерып
чыгарып, шул бөек төрки шәхесенең рухына багышланган бабы да һун
бабаларыбызның данлы тарихы белән керешә. Алай гына да түгел, һун ыруы
Ашинадан башлангыч алучы алтай түркләре һәм башка төрки кабиләләр
табынган мифологик Бүзкорт – ана бүре образы белән үрелеп китә. Мифологик
легенда буенча, ана бүре – дошманнары юк иткән төрки кавемнән гарипләнеп
исән калган бердәнбер ир баланы тәрбияләп үстергән тотем образ. Шул булачак
ыру башлыгыннан ана бүре тапкан ун баладан инде – араларындагы иң елгыры
Ашина исемле була – төрки кавем кабат тернәкләнеп-үрчеп китә һәм, ишәя-
ишәя, башка төбәкләргә дә тарала.
Язучыга илаһи фантазия канатлары бирелгән. Түрк ыруг-кабилә башлыклары ставкасындагы алтын бүре башы чигелгән изге байракны әдибебез Атилла
эргәсенә күчерә. Ә Атилла җәйләүдә түгел, ә үзе җитәкчелек иткән күп санлы
гаскәре белән искиткеч зур империянең мәшһүр башкаласы Рим бусагасында
тора. Менә-менә ул атлы яугирләре белән шәһәргә бәреп керәчәк тә кол биләү
үзәген пыран-заран китерәчәк.
Ләкин Атилла, никадәр көчле булса да, Римне харап итәргә җөрьәт итми.
Сәбәбе – Атилла һәм төрки-һун кавеменең этник рухы – ата-бабадан килгән
яклаучы һәм саклаучы изге бүрегә табыну. Баксаң, Рим халкы табынган ана
бүре дә шәһәргә нигез салган Ромул белән Рем исемле игезәкләрне имезеп-
тәрбияләп үстергән икән бит! Борынгы Римне, димәк, һәлакәттән Атиллага
ялварырга чыккан папа Лев та, императорның сеңлесен хатынлыкка вәгъдә
итү дә, өеп китерелгән алтын-көмеш тә түгел, ә бүре коткарып кала. Марсель
туганның шартлы версиясе һәм иҗади фантазиясе буенча, тотем бүре
турындагы легенданы алып килгән һәм Римгә нигез салган этрускларның,
хәзерге галимнәрнең раславынча, пратөрки кавем булуларын Атилла зирәк
акылы белән сизенгән булып чыга түгелме соң?!
Алай гына да түгел, моны Атилланың олуг җырчысы да белгән. Монда яу
белән килер алдыннан Рум гаскәре белән ике арада булган Каталун кырындагы
орыштан соң мәҗлес оештырыла. Менә шул мәҗлестә, думбрасын чиртә-
чиртә, ярым көйләп тулгыганда әйтә ушбу фикерен җырау. Әдип чичән теле
стилендә иҗат иткән толгау сүзләрендә нәкъ менә бүре мотивы калкып чыга.
Бүзкорт рухы сүнә калса,
Кем йөгәнләр дөньяны? –
дигән сорау куя да, җырау: «Йөгән Атилла кулында. / Алда торган ил капкасын
/ Каракошлар какмасын; / Күккә чөйик ак лачын! / Тәңре улы Атилланың
/ Кылычы кында йокласын», – дип тәмамлый толгавын. Фикерләр уртак
булганлыктан, шулай булып чыга да: бүрегә табынган Рим каласына каршы
Атилла кылычын күтәрә алмый, ди әдип үз сүзләре белән. Әмма барыбер кол
биләү исәбенә мал туплап, гладиаторлар канын коеп, кәеф-сафа корып яткан
шәһәр түрәләренә дәһшәтле янап, Атилланың Рим капкасы төбендә торуы
кискен үзгәрешләргә китерә. Шул тарихи яу йогынтысында Рим империясендә
колбиләүчелеккә чик куела.
Бу шанлы шәхеснең исеме белән бәйләнешле күләмле халык эпик
җырларына һәм җирле топонимнарга таянып, автор Европада Атилла рухы
хәзер дә яши дигән фикергә килә. «Дала рухы» дигән бапта исә Ак бабай –
бөек дала хәтерен гәүдәләндерүче символик образ бу – кылган дулкыннары
йөгергән ялан уртасындагы таш балбал янында татар малаена, эстафета
рәвешендә, яргаланып беткән йөгән тапшыра да, башыннан сыйпап, күкрәүле
тавыш белән болай ди:
– Син – Атилла оныгы! Беркайчан да хәтереңнән җуйма. Син – Атилла
оныгы!
«Күктә – Тәңре, җирдә – каһан» – менә шундый баш астында бирелгән
һәм хронологик яктан Алтын Урда чорына караган бапта Чыңгыз хан рухы
уятыла. Марсель Баян улы бөек җиһангирны мәһабәт тирмә уртасындагы
учак эргәсендә, Күк-Тәңрегә эндәшә-эндәшә, гыйбадәт кылып утырган
хәлдә тасвирлый. Үзе яулап алган бер халыкның да диненә кагылмавы,
гыйбадәтханәләрне җимермәве, күндәмлек күрсәткән бер кавемне дә рәнҗетмәве турында аңа хисап бирә. Моңарчы бер-берсе белән сугышып яткан
биләмәләрне бергә берләштереп, зур дәүләт төзүенә горурлануын белдерә.
«Корылтайда сөйләгән чыгышымда мин тирәмдә тупланган максатыма
ирешергә ярдәм иткән биде халкы моннан соң күк монгол исемен йөртсен.
Монгол исеме «мәңге ел/эл» – мәңгелек ил дип олылавыма туры килә.
Бөтен данлы җиңүләремнең таҗы – ул Синдер» – ди, Тәңрегә юнәлтелгән
гыйбадәтендә мәшһүр хан.
Чыңгыз ханның Алтын Урда дәүләтен ике гасыр буена исән-имин һәм
тәртиптә тотарга ярдәм иткән атаклы «Яса»сы да корылтайда игълан ителә.
Ошбу дәүләт биләмәләрендә булган илчеләр һәм сәүдәгәрләр монда хөкем
сөргән ипле тәртипкә, хәтта кичтән саксыз урамда калдырылган асыл мал
төялгән кәрван йөкләренә дә беркемнең дә ягылмавына тиктомалга гына
гаҗәпләнеп һәм сокланып язмаганнар икән!
«Шанлы исем» һәм «Милләт рухы» дигән бапларны, урын кысанлыктан,
бергә бәйләп күздән кичерү урынлыдыр. Авторның үз сүзләре белән
әйткәндә, Исем, чыннан да, – халыкның бисмилласы. «Татар» дигән шанлы
атама безгә көч-егәрлек бирә, табынганда күккә чөя, абынганда күтәреп ала,
бөтенлегебезне саклап, киләчәккә әйдәп бара.
Инглиз синологы Паркер ачыклаганча, татар атамасы та-та рәвешендә
(кытай телендә «р» авазы юк) безнең эрага кадәр үк инде билгеле булган.
Данлы Сарай-Бәркә һәм Сарай-Бату хәрабәләре янында горурланып һәм
ачынып басып торган әдип «татарның Атлантидасы» дип атаган урта гасыр
дәүләте Алтын Урданың да халкы һәм теле татар рухлы булганлыгы шиксез.
Марсель Галиев француз философы Монтескьёның: «Бу җиңүчән
халыкның гаҗәеп батырлыкларын данга күмәргә тарихчылары булмаган» –
дигән сүзләренә мөрәҗәгать итә. Акыл иясе бу очракта фәндә хөкем сөргән
«евроцентризм»ның төрки кавемне түбәнсетүен күздә тотып, заманында
җиһанны тетрәткән, тарихта тирән эз калдырган төрки-татарларның
җәмгыятьтә тоткан урыны, берсеннән-берсе саллы җиңүләре тиешле
югарылыкта яктыртылмаган, бу халык иң зур бәягә лаек, дип әйтергә теләгән
булса кирәк. Үз ягыннан Монтескьё, китапта үзәккә алып күрсәтелгәнчә,
бабаларыбызның төрле илләрне һәм империяләрне яулап, дөньяның өч
кыйтгасында хуҗа булып торуларын мисал итеп китерә.
Лев Толстой иҗатыннан китерелгән «татарник» («шайтан таягы») дигән
чәнечкеле кура үләне дә – ул көпчәк таптап, тәмам изеп киткәннән соң да,
яңадан тураеп баскан рәвештә тасвирлана – татарның бирешмәс рухына ишарә
итүе белән отышлы.
Әдибебез үз ягыннан, шушыларга өстәп, татарның гайрәте һәм талантлы
кавем булуын исемнәре данга күмелгән конкрет шәхесләр мисалында күрсәтеп
бирә. Алар арасында элекке татар морзаларыннан чыккан галим-голәмә,
әдәбият-сәнгать әһелләре генә түгел, тәхет тоткан патшаларга кадәр бар.
Шундыйлардан руска Россия тарихы язып биргән Карамзин, шигъри поэзия
теле тудырган Державин исемнәрен атаганнан соң, авторыбыз төрекләргә хокук
тарихы дәреслеге язган Садри Максуди, Франциядә калып, дөньяны шаулаткан
биюче һәм балетмейстер Рудольф Нуриев кебек талантларны барлауга күчә.
Балетта ир-егетнең ролен гаҗәеп калку итеп беренче планга чыгарган
Рудольф Нуриевның тантаналы триумфын, биегәннән соң югары зәвыклы
Париж тамашачыларының «оча торган татар»ны аягүрә басып, ярты сәгать
буе алкышлап торуын тел остасы илһамланып тасвирлый, «ХХ гасырда тагын кемгә тигән мондый бәхет!» – дип соклана. Бу вакыйганың Гиннессның
рекордлар китабына кертелүен искәртә. Иң мөһиме, автор әлеге фактны
мөмкинлек алганда, татарның нәрсәгә сәләтле булуын раслый торган югары
дәрәҗәле үрнәк итеп күрсәтә.
Милләтебез рухы алга таба Тел, Моң, Хәтер белән бәйләп карала һәм әлеге
өч кодрәт берлеге Дин яктысы белән сугарылып торырга тиешлеге искәртелә.
Халыкны яшәтә торган милли рухның бер канаты тел булса, икенче канаты,
әлбәттә, моң. «Галибанә моң» бабында Марсель Галиев бүтән телләргә тәрҗемә
ителми торган «моң»ны татар җырының аерылгысыз асыл сыйфаты итеп
карый. Һәм ритмик-эмоциональ тәлгәш (блок) тезмәсен «Татар җырында» дип
башлый да арытабан шул кат-кат кабатлана торган гыйбарәгә «ефәктән нәфис
көй борылмалары бар», «Сак белән Сок язмышына тиң үкенечле хәсрәте бар»
кебек моңның табигатен ача торган сыйфатлар өстәп бара.
Авторның сүзләренә әңгәмәдәше Илһам Шакиров сүзләре – моң төшенчәсен
башкару осталыгы белән дә бәйләп аңлавы килеп ялгана. Моң ул – җырдагы
традицион бормаларны, мелизмнарны куллана белү өстенә, тавыш тембры да.
Тавыш буяуларын (бизәкләрен) тәэсирле чыгарыр өчен табигатьтән килгән
йөрәк сиземләве һәм осталык кирәк, дип ачыклык кертә мәшһүр җырчы.
Илһам Шакировның төрки-татар кавеменең иң бөекләре рәтендә торуын
күрсәткән фактларны китап авторы бик уңышлы сайлаган. Җыр сәнгате белән
бәйләнешле иҗатының башлангыч чорында ук Илһам татар мохитен әсир
итеп кенә калмый, ә Бөтенсоюз аренасына чыга. Зур сәхнәләрдә Мөслим
Магомаев, Батыр Закиров, Марлен Дитрих, атаклы биюче Мәхмүд Әсәнбаев
белән бергә чыгыш ясап, рус һәм башка милләт тамашачыларының да таләпчән
игътибарын яулый. Казакъстанда партия Үзәк Комитеты Политбюросы
әгъзасы Динмөхәммәт Кунаевның кумирына әйләнә. Беренче мәртәбә Мәскәү
филармониясенең Чайковский исемендәге атаклы залында җырлаганда,
Мәскәү консерваториясенең танылган профессоры Александр Гольденвейзер,
таң калып, янәшәсендә утырган Нәҗип Җиһановка:
– Какое чудо Вы к нам привезли! – дип, үзенең абруйлы фикерен белдерә.
Ә икенче юлы шул ук залда чыгыш ясаганда, партерда энә төртерлек тә
урын калмаганлыктан, атаклы музыкант-виолончелист һәм дирижёр Мстислав
Ростропович концертның беренче өлеше беткәнче сәхнә кырында басып тора.
«Карурман»ны исе китеп тыңлый да, әсәрләнгән хәлдә сәхнә артына кереп,
Илһамның кулын кыса:
– Бу җырыгыз белән Сез мине үтердегез... – ди. Шунда ук визиткасын
чыгарып бирә. Ә икенче көнне Ростропович хатыны – Зур театрның опера
җырчысы, атаклы Галина Вишневская белән Илһамны өйләрендә кунак итәләр.
Әйе, күңелләрне соңгы чиккә җиткереп әсәрләндерә-тетрәндерә торган
«Карурман» җыры – Илһам Шакировның кемлеген, буй җитмәслек бөек талант
иясе булуын аеруча калку итеп ача торган мөкатдәс моң һәм тел-авыз иҗаты
җәүһәре. Әдип Илһамның әлеге үлемсез җырны репертуарының үзәгенә һәм
дә башкару осталыгының таҗына әверелдерүен күздә тотып, татарның иң
яраткан җырчысын:
– Син – кара урман иясе, моң иясе! – дип атый.
«Милләт рухы»на багышланган бапка кабат әйләнеп кайтып, Марсель
туганның татарның башкаласы Казанга бәйләнешле уйларына аерым
тукталасы килә. Бапта яһүдләрне алты чатлы Давид йолдыз җыеп торган
Иерусалим турында мәгълүмат бирелеп, хаклы рәвештә: «Татарның калебе Казанмы? Аксакал башкалабыз милләтнең туң катламын да уятырлык
фидакарь көчкә ияме?» – дигән урынлы сорау куела. Шушы уңайдан зирәк
акыллы авторның шәһәр нигезенә эт күмелүе һәм киләчәктә шәһәр этләргә
калачак дип фаразланган риваятьне үзенчә шәрехләве гыйбрәтле. Эт кавеме
кулга ияләштерелгән бүре нәселеннән. Ягъни эт – бүре гаярьлеген җуйган
күндәм җанвар. Без – юашланган нәсел варислары, ди автор. Шул ук вакытта,
күргәнебезчә, мөмкинлек туып кузгалганда, татарның тауларны урыныннан
күчерерлек сәләткә ия булганлыгын да таный.
Сөембикә манарасы янында басып торганда, сагышлы хәтере аны Казан
ханлыгын яулап алу хөрмәтенә Мәскәү Кремле каршында («кремль» сүзе татар
сүзе «кирмән»нән ясалган) төзелгән тугыз манаралы соборга илтеп бәйли.
Гөмбәзләре чалманы хәтерләткән бу собор элекке Казан кальга-кирмәнендәге
Кол Шәриф мәчетеннән күчереп салынган дигән фикер бар. Татарның дөрес
тарихын һәм шушы фикерен үткәреп язган китабы өчен тарихчы Михаил
Худяковның Сталин төрмәсендә атып үтерелгәнлеге күпләребезгә билгеле.
Әдип татар мәркәзе Казанда милләтебезнең милли рухы һәм милли йөзе
җитенкерәмәвенә борчыла. Күркәм архитектуралы биналарны игътибар үзәгенә
алып, яңа төзелешләргә шәрык рухы өстәргә, шулай ук атаклы шәхесләребезгә
куелган скульптура аллеясе булдырырга тәкъдим итә. Янә дә урамнарыбызга
Ибн Фадлан, Карл Фукс, Лев Гумилёв кебек татарга хезмәт иткән затларның
исемнәре кушылса, Казан ханлыгын нигезләгән Олуг Мөхәммәдкә һәм
Сөембикә-ханбикәгә һәйкәлләр куелса, милләтебез яши һәм яшәячәк дигән
ышанычыбызны раслау булыр иде бит дип оран суга.
Татарның элек-электән укымышлы, китаплы кавем булганлыгын тарих 1917
елгы инкыйлабка кадәр үк инде таныган. Шуңа күрә дә «Китап рухы»на аерым
бап багышлануы да бик урынлы. Бу инкыйлаб халык исеменнән ясалса да, сүз
һәм вөҗдан иреге имансыз тоталитар режим шартларында көлгә очырылды.
Күпме гасырлар буена халыкны рухландырып килгән диннең үзенә дә, гарәп
имласы белән язылган яки басылган дини һәм дөньяви китапларга да һөҗүм
башланды. Автор бик дөрес күрсәткәнчә, явызлар кулына кермәсен дип, изге
китапларны якыннарының җәсәде белән бергә кабергә күмү гамәлгә кергән
иде ул заманнарда.
Ә менә хәзер – нинди зур илаһи шатлык, ди әдип, җете төсләр белән бизәп,
зиннәтле итеп бастырылган гаять зур күләмле Коръәне бар татар халкының. Яңа
үзгәрешләр дулкынында оештырылган республика «Яңарыш» җәмгыятенең
башлап алынуы һәм үз фонды исәбенә 2011 елда Италиядә нәшер ителгән бу
затлы Коръән бүгенге көндә Болгарның Ак мәчетендә саклана.
Әлбәттә инде, VIII гасырда хәзрәти Госман (Мөхәммәт пәйгамбәребезнең
кияве) тарафыннан куфи хәрефләре белән күчерелгән һәм нибары дүрт данә
генә сакланып калган иң кадерле Коръәннең Урта Азия белән бәйләнешле
нөсхәсе язмышы да Марсель туганның игътибарыннан читтә калмаган.
Заманында Сәмәрканд мәчетендә сакланган бу Коръән катлаулы юллар үтеп,
Уфа Диния нәзарәтендә пәйда була. Ә аннары мөфти Ризаэддин Фәхретдин
җитәкчелегендәге комиссия тырышлыгы белән кабаттан Сәмәркандка барып
ирешә. Хәзерге вакытта Урта Азия мөселманнарының уртак мирасы булып
исәпләнүче һәм Ташкент музее сейфында сакланучы бу изге Коръән Кәрим,
шулай итеп, атеизм һөҗүме һәм явыз һәлакәт янаган заманда, татарлар кулы
катнашып, бәхетле язмышка ирешә, ди әдип.
Бу урында Марсель туган китабына махсус рәвештә кертеп бик дөрес эшләгән тагын бер кызыклы мәгълүматка тукталып китәсе килә. Автор
аны Саратов өлкәсендәге бер авылның мулласы авызыннан сөйләтә. Әфган
сугышында үзен үтерергә җыенган мөҗаһидка ишеттереп, әбисе өйрәткән
«Лә илаһә...» догасын әйтеп кенә исән калган икән ул. Шушы гаҗәп хәл һәм,
үзе әйткәнчә, атаклы сәяхәтче, галим Жак Ив Кустоның язмышы аңа ислам
дөньясына ныклап тартылырга ярдәм иткән.
Кустоның мөселман динен кабул итүе белән бәйләнгән язмышы исә үзе
ясаган ачыш белән бәйле. Гибралтар бугазында суның ике катлам тәшкил
итүен, Урта диңгез суының өстән чыгуын, Атлантик океаны суының өстән
керүен һәм кара-каршы агымнарның үзара кушылмавын тикшереп-белеп,
бу шаккаткан. Әмма галимне иң нык гаҗәпләндергәне әлеге ачышның инде
Коръән сүрәсендә тасвирланганлыгын ишетеп белү булган. Шушы «уникаль»
факт белән таныштырган әдип. Кустоның, исе китеп, Коръәнне укып чыкканнан
соң мөселман булып китүенә һәм шул уңайдан әйткән тирән мәгънәле
сүзләренә басым ясый:
– Ант итеп әйтәм, замана фәне Коръәннән мең дүрт йөз елга артта калган.
Бу изге Китапта – инсан сүзе түгел, Күк иясенең асыл сүзе.
Димәк, җирдә яшәү фәне өйрәткән Аллаһның серле ачкычы Коръәнне
дөньяви Китап дип тә билгеләве белән авторыбыз гаҗәеп дәрәҗәдә хаклы.
Дөньяви китаплар – кызыксынучан, туктаусыз эзләнүчән табигатьле
Марсель галиҗәнапнең иң яраткан дөньясы. Ул татарның акыл-зиһене, уй-
хыялы, тарихы тупланган кулъязма китапларны рухи пирамидалар дип атый.
Аның зирәк бәяләвенчә, китапларда кешелекнең рухи кардиограммасы чагыла.
Шигъри җанлы әдип өчен китапларның иң кәттәләре, иң якыннары, әлбәттә,
шигърият рухы һәм аның мөкатдәс тылсымлы теле белән бәйле. Татар теленең
шагыйранә бөеклеген бер «Идегәй» дастаны гына да бәхәссез раслап тора,
ди әдип һәм дастаннан зирәклеге-тапкырлыгы белән күңелләрне әсир итә,
йөрәкләрне җилкендерә торган үлемсез өзекләр китерә. Ни кызганыч, каһарман
Идегәйнең үзен «татарның актык өметен сындырган», «илсез калдырган»
шәхес итеп каравы белән генә килешәсе килми. Асылда, Идегәй – халык өчен
файдалы реформалар үткәрү, шәһәрләрне төзекләндерү, сәүдәне киңәйтү, кол
сатуны тыю, яу белән килгән Литва князен кыйрату исәбенә, киресенчә, Алтын
Урданың гомерен озайтуга ирешкән көчле хөкемдар!
Сүз уңаенда искәртик: шигъри телле проза остасы да булганлыктан, әдип
җырлап торган проза сөйләмен шулай ук үз итә. «Торналар төшкән җирдә»
дигән повестен үзе редакцияләгәндә, Мөхәммәт Мәһдиевнең уйнаклап торган
теленә мөкиббән китүе – шуның бер мисалы.
Фәлсәфи һәм канатлы гыйбарәләр авторы буларак, Марсель туган, янә
килеп, зирәк-тапкыр телле акыл ияләре белән шагыйрьләр арасында да зур
уртаклык күрә. Әлеге китабында ул Шәрыкта Зөлкарнәй исемендә йөргән
Александр Македонский белән олуг акыл иясе Диогенга бәйләнешле риваять
китерә. Яу сәфәре алдыннан Македонскийны котлап, хәерле юл теләп җыелган
мәҗлескә Диоген гына килми калган икән. Яраннарын ияртеп, моның янына
җиһангир үзе китә. Шундый дәрәҗәле «делегация»не күргәч, кояшта кызынып
яткан Диоген торып утыра да Александрга төбәлә. Хөкемдар саубуллашырга
килгәнен белдереп:
– Берәр үтенечең юкмы миңа? – дип сорый.
Башкалар бер алдына, бер артына төшеп, бил бөгеп торган дәһшәтле
җиһангирга акыл иясенең җавап урынына әйткән сүзләре шаккатмалы:
– Әз генә кырыйгарак тартыл әле, Кояшны каплыйсың!
Македонский Диогенның үткен һәм зирәк акылына хәйран кала. Кайтырга
чыккач:
– Әгәр мин Александр булмасам, һичшиксез, Диоген булыр идем, – дип
әйтеп сала.
Марсель Галиевның бу символик кушымтасы: «Шагыйрь ике мәлдә генә
тезләнергә хаклы: гыйбадәт кылганда һәм чишмәдән су эчкәндә» – дигән
хикмәтле гыйбарәсе белән аваздаш. Алга таба әдип: «Минем өчен ак кәгазь
– намазлык, тел – илаһи остаз» – дип белдерә һәм шагыйрьнең сүзгә сәҗдә
кылу сәләтенә, халыкның хасталы рухын әрнетә-әрнетә уятып, асыл исеме
биеклегенә күтәрә алуына, хәтта еланны елата алу елдамлыгына багышланган
мәдхия-алкыш тезмәсе тудыра.
Әдипнең шигърият биеклегеннән торып иҗат иткән менә шундый
күзәтүләренә ахырда борчулы уйлары килеп ялгана. Татарлар санының төрле
юллар белән туктаусыз кимүе, мәктәпләрдә ана теле дәресләренең кискен
кыскартылуы, катнаш никахларның отыры күбәя баруы кебек фактларны
игътибар үзәгенә чыгарып, милләтпәрвәр әдибебез алдыбызга утлы сорау куя:
– Маңгаена өметсезлек мөһере сугылып, эшафотка менеп басканнарның
берсе – минем халкыммы?
Чаң сугу рәвешендә маңгаебызга бәреп әйтелгән бу гыйбарәне
битарафлыгыбыздан ваз кичәргә, милли рухыбызны сакларга һәм якларга
чакырган үтә дә мәгънәле оран дәвам итә:
– Җаны булганнарның җаны калыксын, каны булганнарның каны кайнасын,
аңы булганнарның аңы уянсын! – дип дәшә безгә йөрәгенә хәвеф төбәлгән
газиз Ана теле. Һәм «бәлки әле соң түгелдер, рухыңны ияргә мендер, иелгән
башыңны күтәр» – дип, җәмәгатьчелеккә һәм киләчәккә өмет баглап тәмамлана
авторның йөрәкләрне җилкендерә торган мөрәҗәгате.
***
«Рух» китабын шәрехләвебездән күренгәнчә, Марсель Галиевның
образлы фикерләү һәм шәхси иҗат стиле ике-өч төрле фикерләүнең гармоник
берлегенә, үзара үрелүенә корылган. Баштагы икесе – акыл ияләренә, галим-
голәмәгә дә хас булган аналитик һәм системалы фикерләү төрләре. Бу фикер
сөреше төрләрен булачак әдип университетның журналистика бүлегендә
укыганда ук үзләштерә башлаган. Студентлар арасында үткәрелгән фәнни-
әдәби һәм публицистикага бәйле бәхәсләрдә катнашу, Альма-Матерның
фәнни китапханәсендә Платон, Ницше, Шопенгауэр кебек философларның
трактатлары белән танышу аңа фикерләү куәсен чарларга һәм үстерергә нык
ярдәм иткән. Шуңа күрә дә Мансур Хәсәнов җитәкчелегендә Марселебез
язган диплом эшенең яклау комиссиясе тарафыннан «5»кә бәяләнүе,
дипломнигының сәләтен сизеп алган җитәкчесенең аны аспирантурага
чакыруы аңлашыла да.
Тик фатирсызлык һәм балалы гаиләсенә янаган мохтаҗлык үз көченә өмет
баглаган яшь каләм тибрәтүчене (студент чагында ук «Беренче карлыгачлар»
җыентыгында бер төркем шигырьләре басылып чыга бит!) матур әдәбиятны
пропагандалаучы булып Язучылар берлегенә эшкә урнашуга китерә. Аның
әдәбият мәйданында бер-бер артлы мәртәбәле урыннар яулавы шуннан
башланып китә…
Системалы фикерләү тибы арытаба әдип әсәрләренең структур
төзелешендә, эчтәлекнең язучы уй-нияте белән ничек, нинди тәртиптә
керешү-яраштырылуында чагылыш таба. «Рух» китабында исә без ошбу
фикер сөреше йогынтысын әдипнең бөтенне (бу очракта төрки-татар
кавеменең данлыклы йөзен күрсәтүгә һәм этнос буларак аны яклауга-саклауга
юнәлдерелгән идея-проблеманы) аерым өлешләргә – тематик бапларга
таркатып күчемле бәйләнешләрдә сурәтләвендә һәм, үз чиратында, милләтне
олылаучы рухларның үзләрен дә асыл сыйфатларга аерып тасвирлавында
күрәбез. Марсель Галиев тарафыннан рухланып тудырылган күренекле милли
шәхесләребез һәм каләмдәшләренең портретлар галереясе дә (аларга авторның
үз куллары белән ясаган Хәсән Туфан рәсем-портреты килеп ялгана) аерым бер
система тәшкил итә һәм каһарманнарның шәхси-индивидуаль сыйфатларын үтә
дә дөрес һәм тәэсирле итеп гәүдәләндерүләре белән сокландыра. Болар бар да
әдипнең, алда өлешчә искәртелгәнчә, тагын бер стиль сыйфаты – үзе яшәгән
тирәлекне һәм мохитне нечкәләп күзәтә белү сәләте һәм дә шуны иҗатында
оста файдалануы белән бәйләнгән.
Марсель Галиев иҗатында аеруча көчле үсеш алган, шул исәптән әлеге
китабының теленә дә хас булган икенче фикер сөреше тибы – ассоциатив
фикерләү. Ассоциация, ассоциатив фикерләү (грекча – берләштерү) – кайсыдыр
яклары белән үзара охшаш яки охшаш булмаган предмет-күренешләрне бергә
кушу-берләштерү алымы дигән сүз. Бу ысул әдип һәм шагыйрьне һич тә күзгә
бәрелмәгән яки сизелмәгән объект-төшенчәләрне бергә бәйләп, бөтенләй
көтелмәгән феноменаль образлар тудыру остасы итеп күз алдына бастыра. Без
моны алда авторның сүзләрне күрү, ишетү, капшап сизү тойгыларына бәйләп
һәм җанлы итеп үзенчә яңгыратуында күрдек.
Әдип, үз тирәсендәге охшашлык яки яшерен тәңгәллеккә корылган өр-яңа
образлар, сурәтле гыйбарәләр иҗат итү белән генә канәгатьләнмичә, ассоциатив
фикерләү ысулы янә югары дәрәҗәдә – поэтик хикәяләү, шәрехләү катламын да
актив куллана. Без бу очракта авторның, җае килгән саен, китабында теге яки
бу рухның асыл табигате белән һич көтелмәгәнчә һәм гаҗәеп төстә берләшә-
яраша торган җанлы һәм үтә тәэсирле эпизодлар (мәсәлән, ярты сәгать буена
дәвам иткән алкышлар, «Карурман җыры»ның маэстроны таң калдыруы)
куллануын, шулай ук бабаларыбыз тарихыннан, хәтта чит илләр тормышыннан
алынган гадәттән тыш вакыйгалар (акыл иясенең хаким алдында тез чүкмәве,
Аллаһка юнәлдерелгән доганың үлемне җиңүе) кертеп җибәрүен күздә тотабыз.
Ассоциатив һәм системалы фикер сөрешләренең үзара үрелүенә корылган
мондый дәлилләрнең үземә ничек тәэсир итүеннән беленгәнчә, һәр бап «поэтик
бомба» вазифасын үти.
Гомумән, тумыштан бирелгән художник-рәссамлык сәләте, табигатьнең
сихри матурлыгын һәм элгәреге татар авылының тылсымлы, җор телен
балачактан калебенә сеңдереп үсү, әйләнә-тирәне нечкәләп күзәтергә ярату
әдипне дөнья сурәтен үзенчә күрергә һәм сүзләрдән, алар аңлаткан нәрсәләрдән
хикмәтле сурәтләр ясарга өйрәткән. Ә арытабан ошбу сыйфатлары, бай
тормыш тәҗрибәсе һәм иҗади фантазия белән үрелеп, әдипнең яраткан
стиль үзенчәлегенә әверелгән. Сүз барган китапта, мәсәлән, әдип чибәр авыл
кызының йөрешен «кояш кебек тәгәрәп бара» дип тасвирлый. Сабантуй
бәйгесендә атларның җан-фарманга чабышын мәҗүси кодрәткә тиңләп,
«дәһшәтле матурлык» дип билгели. Яки Ак бабайның: «Ат тояклары кытыклап
тормаса, дала йөрәге тибүдән туктый», – дип сөйләве. Билгеле, зыялы укучыга исәп ителгән мондый хикмәтле яңгырашлы образлар, һичшиксез, тәэсир итү
таләбенә һәм чама тойгысына буйсынырга тиеш.
Тагын шунысы игътибарга лаек: әдип шапылдап кына телгә килеп торган, еш
кабатлана торган метафоралардан һәм чагыштырмалардан кача, үз табышларын
кулланырга омтыла. Мәсәлән, «тел коеларын саклаган авыл», «кодрәт эчендә
коену», «татар сүзләрен балачактан имеп үсү», «хыялы мәтәлчек ата», «сүзләр
аягүрә баса» һ.б. Мәкаль булып китәрлек канатлы гыйбарәләр иҗат итү дә –
авторның яраткан алымы. Сүзне озынга сузмас өчен ике-өч кенә мисал китерик:
«Сүз сандыгың сай булса, тел тидермә тел байлыгына», «Беләм дип масайма,
белмәвең чабуыңнан тартыр», «Тауга карап тау булма, үзәнгә карап үзең бул»,
«Тел бирмәгән бил бирмәс, бил бирмәгән ил бирмәс».
Шагыйрь дә, прозаик та булганлыктан, әдип шигъриятнең кабатлаулар
белән керешкән рефрен алымын да чәчмә текстында мул куллана. «Галибанә
моң»га яки «Ана теле»нә багышланган бапларда, «Татар җырында» – дип
башлана торган һәм «Синдәдер ул» – дип башланып, «Ана теле» дип тәмамлана
торган рефреннар, кабатланган саен яңа мәгънә һәм сурәт төсмерләре
белән балкып, күп буынлы ритмик-эмоциональ тезмәләр барлыкка китерә.
«Томырылып чаба тулпарлар» дигән рефрен исә «Ат рухы» темасын шанлы
һәм аянычлы узганнарга кайта-кайта тасвирларга һәм тәэсирле-эмоциональ
төстә яңгыратырга мөмкинлек бирә.
Йомгак ясап әйткәндә, китап авторның тел егәрлеге сурәтләү үзенчәлегенә
генә түгел, ә ата-бабаларыбыздан калган тел хәзинәсен гаҗәеп тирән итеп
үзләштерүенә, шул исәптән моңарчы күзгә чалынмаган, колак ишетмәгән сирәк
сүзләрне каяндыр табып, үз иҗатына һәм телебезгә кертеп җибәрүенә дә бәйле.
Урта һәм югары уку йорты укытучыларына мин студентлардан әдипнең теленә
һәм сурәтләү үзенчәлегенә бәйләнешле курс һәм диплом эшләре яздыртырга
тәкъдим итәр идем.
Төп нәтиҗә шул: халык язучысы Марсель Галиевның «Рух» китабы (рус
һәм татар телләрендәге басмасының исеме «Рух. Поэзия духа») – һичшиксез,
бүгенге татар әдәбиятының җитди казанышы. Ул Европа әдәбиятларында,
бигрәк тә Англия һәм Франциядә, ниндидер бер тема яки проблеманы «эшкәртү
тәҗрибәсе» рәвешендә гәүдәләндерә торган эссе жанрының татар әдәбиятында
кулланылган уңышлы үрнәге дип бәяләнергә лаек. Китапның инглизчә басмасы
да хуплап каршы алыныр, хәтәр һәм мәртәбәле татар исемен чит илләрдә дә
горур яңгыратыр дип ышанам. Әдип үзе исә якын киләчәктә безне яңа иҗади
казанышлары белән шатландырыр дигән өмет-теләктә калам.
«КУ» 05, 2026
Фото: архив
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев