Галимҗан Гыйльманов автор яңалыклары
-
2 августа 2023 - 09:00
ИБЛИС КОТКЫСЫ (кыйсса)
– Хикмәт шунда: менә өченче көн инде төшемә Хозыр-Ильяс керә. – Тукта! Шунда тукта! Хозыр-Ильяс кергән төш – шаукымлы хәбәр. Кисәтү төше. Шуңа күрә дә син аны миңа сөйләргә тиеш түгел. Миңа ачылмаячак ул, чөнки мин изгеләр белән дус түгел. Минем тирә-якта Иблис токымнары гына... Җыен эчкече, бозык, түбән җаннар... Мәхлук бәндәләр... -
27 июля 2023 - 13:00
Ясимә ятимә түгел (хикәя)
Әнисә апасы, ике кулын алга сузган да: "Кызым! Син бит минем кызым!", - дип Ясимәгә каршы йөгереп килә... Ясимә исә аңа гаҗәпләнеп карап тора. Шулай карап торган килеш, күзләре белән генә: "Минем әнием үлгән бит инде, кешенең әнисе бер генә була", - ди... -
4 июля 2023 - 13:00
Ана сүзе (хикәя)
Палатада икәү. Ана белән бала. Дөресрәге — бала белән ана. Бала үлем кулында, ана… Ана язмыш карамагында. Бала хәрәкәтсез. Җансыз. Хәтта сулыш алганы да сизелми, тыны үпкәсенә үк төшеп киткән. Ә ана уяу. Ул инде берничә көн керфек тә какмый... -
12 марта 2023 - 13:00
Алтын басуы (хикәянең дәвамы)
Алтынга манчылып, күпереп уңган бодай басуы буйлап икәү атлый. Икесенең дә шатлыклары эчләренә сыймый. Алтынга чумып утырган иген басуларын күреп шатланалар дип уйлыйсызмы? Алай гына микән? Бу мәл – аларның бер-берсенә йөрәкләрен ачкан мәл... -
11 марта 2023 - 17:00
Алтын басуы (хикәя)
Гөләндәм. Кем ул хәзер Зөлфәт өчен? Классташы гынамы? Дусты-фикердәшеме, ярдәмчесеме? Якын сердәшеме? Кайчандыр күңеленә кереп, күп еллардан соң кабат балкып яна башлаган йолдызмы, хисме, язмышмы? Ә Әлфия кем? Гомеренең иң кыен минутларында янәшә булган, аның бөтен борчуын, мәшәкатьләрен бүлешкән ихлас җанмы? -
4 ноября 2022 - 13:00
Лифтта (хикәя)
Лифтта ябылып калдым. Өченче катта гына торам югыйсә... Юк бит, утырып төшәргә кирәк! Минем белән бергә тагын дүрт кеше ябылып калды... -
3 ноября 2022 - 13:00
Хат кыйссасы (хикәя)
Минем дә бик бәхетле буласым килә. Тормышның чын бәхетенә ирешәсем килә. Ләкин сез, бу хатын бәхеттән бөтенләй мәхрүм калган икән, дип уйламагыз. Һич алай түгел! Мин – беренче мәхәббәт шатлыгын да, бала бәхетен дә тулысынча татыган кеше. Ләкин тормыш бәхете бөтенләй башка икән ул... -
10 июля 2022 - 13:00
Әбием хикәясе (хикәя)
Баштарак сугыш дөрләгән яклардан кайткан бу гаиләне авыл халкы ачык йөз белән каршы алса да, соңыннан алардан бизде. Кешеләрне Сафыйның комсызлыгы, саранлыгы читләштереп бетерде. Сафый берара юкка чыгып торгач, «әллә бу хатынын, балаларын ташлап, акчасы-ние белән читкә качтымы» диючеләр дә булды... -
18 июня 2022 - 13:00
Әдәбият һәм хастаханә (хикәя)
Бервакыт йокым качты, аннары, дивана бәндә кебек, үземне белештермичә, өйдән чыгып китә башладым. Урманнарда, кырларда кунып калган чаклар да булды. Хатын шикләнә башлады. Нәрсә генә эшләмәдем... -
30 декабря 2020 - 13:00
Шәехзадә Бабич хатирәсе
Кинәт бер сәер хәл булып алды. Әллә нинди зәхмәтле тавышлар белән үкереп яткан «җанвар» кинәт туктап-тынып калды. Әллә чираттагы ухылдау алдындагы тынлык шулай озак булып тоелды, әллә картларның догалары күк катына барып иреште – кеше зиһене моны аңларлык түгел иде. -
20 сентября 2020 - 09:00
Көмеш аеллы бүрек вакыйгасы (хикәя)
Артымнан куып җиткән ул бәндә кисәген ничек кенә күрми калдым соң әле? Мин исемә-акылыма килгәнче, бу бәндә башымдагы затлы бүрекне йолкып-тартып алды да кирегә йөгерде... Алай тиз генә алмый торсын әле! Бу бүрек өчен тиккә генә ел буе акча җыйдыммыни мин?!